«Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе» Бәйрәмнәр бәйләме Мамадыш 2016



бет3/5
Дата17.07.2016
өлшемі0.62 Mb.
#206127
1   2   3   4   5

Алина. Ие, Аудый. (Марпага): Марпа түти, ничек суң самауарыңны куйдыңмы?

Бәлешеңне тыктыңмы?



Марпа. Куйдым, куйдым, Үлүнә, бәлешне дә тыктым, самаруым да кайнап утыра. Каз канатларым да, безне кайчан сыдырырлар микән, дип, кәрҗиндә моңаеп җаткан булалар.

Оксана. И Марпа түти, әле канат та сыдырасы бармыни? Мин әле, бәлеш ашап, җыру җырлап, биеп тузанны гына кагып кайтырбызмы дигән ием.

Юлия. Үксүнә, Марпа түти кире уйлап куып чыгармасын тагын. Кем эшләми, шул ашамый.

Оксана. И, шаярттым гына бит мин. Эшлибез, эшлибез, малмыни ул безгә, кызларга, күктәге җолдызларга.

Марпа. Җолдызлар дигәннән, кая суң әле сезнең кондызларыгыз. Кайда җолдызлар, шунда кондызлар. Кызлар җыелып көлешәләр, пышылдашалар.

Лиза. И, Марпа җиңги, сез әллә җегетләр килгәнне җаратасыз, әллә җук, дип әйтмәгән иек.

Марпа. Нинди инде ул әйтмәгән. Мин тагы рәхәтләнеп кич утырырбыз, аулак өй ясарбыз, дип Гөргөри дәдәгезне дә, юк сылтауны бар итеп, Ташлыярга җибәргән булам.

Марҗый. Мин үземнең җомыкый Бәчүгемә сер итеп кенә пышылдаган идем, Мунчалалар чишмәсенә суга төшкәч. Җә киләм, җә җук, дигән була җолкыш.

Зоя. Мин дә үземнең Чумарыма әйткән идем. Ул вакытка эшем бетсә, килермен дигән ие.

Кызлар бер-бер артлы мин дә, мин дә дип көлешәләр.

Марпа. Әйбәт булган, кызлар, әйтүегез. Әйдәгез, утырыгыз әле, җайлап-җайлап кына, бәлешләр пешкәнче, җырлар җырлыйк, сайлап-сайлап. Ул арада малайлар - чүплектәге калайлар да килеп җитәрләр.

Альбина. Җегетләр диң, Марпа түти.

Марпа. Җегетләр, борын асты җелекләр дим бит инде.

Зоя. Әйдәгез, кызлар. Сүз көрәштермәгез әле, берәр моңлы җыр сузыек.

Җыр «Әкрен кирәк, ипләп кирәк».

Кызлар җырлап бетергәч, җегетләр җырлап килгәне ишетелә.

Лиза. (тәрәзәдән карап). И, бәхетләре булгыры, килеп тә җиттеләр бит.

Марпа. Синең җегетең дә бармы суң, Ылыйза?

Лиза. Бар, бар, Марпа түти, минеке дә бар! (Кызлар төзәтенә, көзгегә карыйлар. Егетләр җырлыйлар).

Кызлар, кызлар, без килдек,

Ишек төбенә килдек.

Сез безне көттегезме,

Килерсез, дидегезме?

Кызлар. Килерсез дә димәдек,

Көтәрбез дә димәдек.

Ничек җил-җил килсәгез,

Шулай кире китәрсез...



Егетләр. Сез бигрәк усалсыз,

Сез бигрәк кызасыз.

Болай усал булсагыз,

Кияүсез дә калырсыз.



Кызлар. Курыкмагыз, курыкмагыз,

Без кияүсез калмабыз.

Инде кияүсез калсак та,

Сезнең янга бармабыз.



Марпа. Җә, кызлар, җегетләрнең күңелләрен төшерәсез бит. Әле үзегез яңа гына, минем Питерем килерме, минем Ычтапаным килерме, дип, кара кайгыга батып утырадырыегыз.

Кызлар. Җук ла инде, Марпа түти, алай димәдек бит.

Марпа. Әйттегез, әйттегез. Әйдәгез, җегетләр, түрдән узыгыз. Бергә-бер күңелле була ул. Җәш чак - җәмле чак, кызларга җегетләр, җегетләргә кызлар кирәк чак. Менә, өйләр нурланып китте. Әйдәле, гармунчы, сыздыр бию көен, бер биеп тузан койыйк әле. (Чүпләмле бию)

Алик. Марпа түти, кызларың симезме? Җук ла инде, казларың симез булдымы дим?

Марпа. Ходайга шөкер, Ычтапан улым, майлары агып тора.

Толик. Кызларың да ару күренә, Марпа түти. Симез казлардан бер дә ким түгел (барып төрткәләп килә).

Оксана. Кит, җүнсез, син үзең ата каз шикелле муеныңны сузып йөрисең, нәкъ безнең ата каз инде менә (Йөреп күрсәтә, көлешәләр). Җыр башлый.

Исемнәре Үксүнҗә лә,

Исемнәре Үксүнҗә.

Сине уйлап ата казга

Таптала җаздым кичә.

Эдик. Исемнәре Анныйдыр,

Исемнәре Анныйдыр.

Аның бар ашаганнары

Прәннек белән манныйдыр.



Алина. Исемнәре Бәчели

Исемнәре Бәчели.

Сине уйлап, суган турап,

Күземнән яшь чәчери.



Алик. Исемнәре Клара,

Исемнәре Клара,

Туксан тугыз яр сөяргә,

Каян алдың права?



Альбина. Әбиемнең ак шәле

Җирләргә тияр әле.

Бабайга да әби чыккан,

Миңа да чыгар әле.



Альбина. Сандугач сайраган була,

Оя сайлаган була.

Борынын да сөртә белми,

Кызлар сайлаган була.



Бергә. Әйдәгез әле, дус булыйк,

Җырлашмыек үчекләп.

Үчекләшү начар гадәт,

Татулыкка ни җитә?



Радиун. Ух, җырлап тамагым бетте, чатнап китте, кая, Марпа түти, суык суың җукмы?

Марпа. (су бирә). Менә, җылыныбрак киткәндер инде.

Радиун. (эчеп карый). Юк, җөрәк җануын басмады бу. Кая әле, чишмәгә барып, боздай суыгын алып кайтыем.

Марпа. Җук, җук, Радиун, җөри күрмә, кич кояш баегач, су буена төшәргә җарамый.

Вася. Ә нишләп җарамый?

Лиза. Менә без үскәндә сөйлиләр ие: Комазан башының Куян Илҗәсенең кызы кич, кояш баегач, суга төшкән дә, телсез - чукрак калган. Җарамагач, җарамыйдыр инде, борынгылар белми әйтмәсләр.

Славик. Безнең нәнәй дә, кич тырнак киссәң, гомерең кыскара, ди.

Алик. Кич кешегә акча бирергә дә, алырга да ярамый, ди безнең әби.

Эдик. Безнең әби дә, кулыңны юеш килеш селкемә, шайтан килер, ди торган ие.

Альбина. Әле тагын менә мондые да бар: кырык көнгә хәтле баланы да ялгыз калдырырга ярамый, җен алмаштыра, ди.

Алик. Синең балаң җук бит әле, тумаган бала өчен кайгырып утырма.

Юлия. Кызлар, бүген ничәсе әле ул?

Лиза. Алтысы.

Юлия. Безнең тәтәй «Туганайлар»ны укып утырган ие, сынамышлар чыккан.

Алтысында көн җылы, кырда икмәк бик куе. Алтысы ябалак кар, кырда иген бик уңар.



Альбина. Әле тагын, ай колакланып туса, җылы булыр, дигәне дә бар.

Алик. Алай, болай сигезендә сикертә, бөтен Дүсмәтнең кызы, бергә кияүгә китә, дигәне җукмы?

Марпа. Андые җук. Ә менә тавык әтәч булып кычкырса, Дүсмәтнең бөтен карт җегетләре өйләнеп бетә дигәне бар.

Кызлар. Җегетләр, әйдәгез түгәрәк ясап җырлап алыек. Җыр «Кашың кара, буең зифа».

Оксана. Әйдәгез, бер баскач, «Ачык авыз»ны уйнап алабыз.

Лиза. Әйдәгез, яшь чакта аулакта серләшәсе килә бит ул. «Йолдыз санашлы» да уйныек.(“Йолдыз санау” уены)

Альбина. И, төннең матурлыгы, күк тулы җолдызлар.

Алик. Бер-бер артлы әтәчләр кычкыра.

Марпа. Нинди әтәчләр әле бу вакытта..?

Альбина. Таң әтәчләредер инде, Марпа түти.

Марпа. Вакыт үткәне сизелмәде дә, ничек күңелле утырдык. Үзем дә сезнең белән яшәреп киткән күк булдым. Әйдәгез, бәлештән дә авыз итиек инде.

Алина. Юк, юк, Марпа түти, Гөргөри дәдәй кайткач, бергәләп утырып ашарсыз.

Альбина. Нәнәйләр дә борчыла торгандыр. Хуҗаларга рәхмәт әйтиек тә, таралышыек, кызлар - җегетләр.

Җыр. Әй, бакылдый үрдәк, әй бакылдый,

Күлләрдәге сулар кипкәнгә.

Рәхмәт инде бездән хуҗаларга

Безне чакырып кунак иткәнгә.



Марпа. Җегетләр, кызлар, һәрберегез берәр каурый алыгыз әле. Чишмә буйларына, су юлларына сибә-сибә кайтыгыз. Киләсе елга да бибиләребез күп булсын, су буйларыннан тезелешеп-тезелешеп кайтсыннар.

Каз канатлары сибәрбез,

Сез барасы юлларга.

Каз өмәсе бәйрәмнәрен

Бергә үткәрергә язсын

Киләсе елларга да.




Кодалар килгән безгә

Сәхнәдә әби йон эрләп утыра.”Әкрен кирәк, ипләп кирәк” җырын көйләп бишектәге бәбине тирбәтә.

Әби. Көндәлек мәшәкатьләр белән көн сизелми дә, үтә дә китә. Көн күзгә күренеп озая. Баксаң, җаз да килеп җата икән бит.(Тәрәзәдән карый.)Әллә нишләп Чтапан да озаклады. Буран да чыгарга тора...

Иван. (Су күтәреп керә.) Бигрәк авыр булды бу чиләк.

Әби. Улым, суның өстен капладыңмы? Шайтан төкермәсен дим.

Микай. Нәнәй, шушы утын җитәдер инде?

Ана. Җитәр, җитәр улым.

Әби. Үлинә,Үринә. Эшләрегез бетәме инде, балакайларым?

Кызлар. Хәзер бетә инде, әби.

Әби. Булдыралар да инде безнең ыланнар, иеме, килен? Алар да булышмаса нишләр идек, тәтәләре дә өйдә җук.(Бишектә бәби елап җибәрә.)

Ана.Ой, кызым уянды бугай. Әү, Әү, җылама, кызым, җылама. Үсә-үсә зур була, бигрәк матур кыз була.(Кызлар икесе- ике яктан килеп бәбине яраталар.)

1нче кыз.Чәп-чәп чәбәкәй,

Безнең Анный бәләкәй.

Ул акыллы, ул тәтәй,

Килмә монда, кәҗәкәй!



2нче кыз. Үчтеки-үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки.

Үсә-үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз булыр!



Әби. Кая әле, бөтенесе минем кечти кызымны яраткан булалар, мин дә бер сөеп алыем әле.

Тәтәсенә ай кебек,

Нәнәсенә көн кебек,

Бабасына туп кебек,

Әбисенә гөл кебек,

Килгән –киткән кешеләргә

Чүп кадәр дә юк кебек.(Бәбине сикерткәли.)

Ана. Кая әле, бием, ега күрмә нәниебезне. (Кулына ала. Балалар берсен-берсе үрти башлыйлар.)

Иван. Әй, Микай, чуен диген әле.

Микай. Әйтмием әле менә, син гел үртисең.

Иван. Җә, әйт инде, үртәмием дидем бит инде...

Микай. Чуен инде, чуен.

Иван. Кара муен, кара муен!

Микай.Син гел шулай инде, мактанчык!(Башын кашып, уйлап торгач.) Иван,

кара әле, синең тәпиең нәрсәгә буялган?



Иван. Кая, кая?(Башын иеп карый.)

Микай. Имә башыңны, имә, патша түгел мин сиңа! (Бөтенесе көлешәләр,

Иван үпкәләп, читкә китә.)

Иван. Тагын кайсысын гына үртәргә суң?(Барып кызларны төрткәли башлый.)

Кая, Иван дәдәгезгә урын бирегез әле!



Үлинә. Кит әле безнең яннан, бу бит безнең урын!

Иван. Сезнең урыныгыз дуңгыз абзарында,мырык-мырык,шырык-шырык.(Мыркылдап күрсәтә.)

Үринә. Син үзең дуңгыз, Иван, борының сазга буялган!

Иван.Күрсәтием әле мин сезгә, дәдәгез белән телләшкәнегез өчен, чыркылдыклар!(Өй буйлап йөгерешә башлыйлар.)

Әби. Күр әле син бу шайтан балаларын! Тәтәләре өйдә җуклыкны гына көтеп торалар, менә бу каешның барлыгын да оныталар.(Каеш белән селтәнеп, куып йөри. Балалар каешны күргәч, шым булып, утырышалар.)

Ана. Балалар шул әле, балалар, тәтәләренең җырак юлда икәнен дә аңламыйлар.Исән-сау гына җөреп кайта күрсен инде, берүк, Чтапаным.(Җырлый.)

Быеллардан урган бодайдан

Корт анасы таптым курайдан.

Иртәләр саен мин телимен,

Синең исәнлегең Ходайдан.

Бүген төшләремдә сине күрдем:

Карурманда бура бурадым.

Иртәләрдә тордым, төш юрадым,

Бер Кодайдан сине сорадым.

Өйнең артларында садым бар,

Садның эчләрендә мәгем бар.

Бу дөньяда минем ни кайгым бар,

Сандугачтан артык ярым бар.

Әби.И килен, әллә нинди моңлы җырулар җырлап, күңелне йомшартып җибәрдең бит әле.Әйдә, сыерның көне тулган, күз-колак булып кериек.Чтапан улым да кайтып җитмәсме, нишләптер озаклады, бу җулы. Ару гына җөреп кайта күрсен инде, кодаем.(Балаларга.) Ә сез ару гына уйнагыз, Начтукны җылата күрмәгез, алайса, кергән саен авызын җәеп җылап утыруы була.(Китәләр)

Микай.Әби белән нәнәй чыгып китте, ә без әйдәгез, каеш сугышлы уйныйбыз!

Балалар. Әйдәгез, әйдәгез.(Түгәрәк ясап тезелешеп утыралар. Берсе каеш тотып, түгәрәк тирәли йөри, җыр барышында каешны бер бала артына ташларга , ул бала сизмичә калса, йөгереп килеп, каеш белән сугарга тиеш.)

Әй, каешым, каешым,

Кем артына ташлыем?

Кем йокламый, кем өлгер,

Тиз генә торып йөгер.

Йоклап калсаң түзәрсең-

Каеш тәмен белерсең.

(Бер-ике уен уйныйлар, менә Начтыйга катырак эләгә ахры, ул кычкырып елый башлый.)



Иван. Бетте баш, әби белән нәнәй керә, качыгыз тизрәк! (Качышып бетәләр.)

Ана. (Керә-керә)Әй син, Начтый, Начтый, уйнаганчы көләсең, ә аннан суң җылыйсың. Уйнаганда алай гына була инде ул, кызым!

Әби. Бәләкәй шул әле, иеме, кызым, аңлап бетерми. (Юри генә ачуланган була.)Күрсәтермен әле мин аның дәдәләренә, туталарына.(Берәм- берәм качкан җирләреннән чыгалар.)

Иван. Җылама, Начтый, җылама, тиздән тәтәй базардан кайта, сиңа да тәмле әйбер алып кайта...

Начтый. (Еламсырап.)Дәдәй, ә син базарда булдыңмы?

Иван. Булдым.

Начтый. Ә ул зурмы суң?

Иван. Күтәреп карамадым.

Начтый. Ә ул көчлеме суң?

Иван. Көрәшеп карамадым.

Начтый. Дәдәй, ә син анда нәрсә күрдең? Минме? Менә шундый нәрсә күрдем: мөгезсез, койрыксыз, киң маңгайлы, кәкре аяклы бер сыерны чылбыр белән бәйләп куйганнар, шундый итеп кычкырып җибәрде...

Начтый.Койрыксыз сыер була ди мени? Аю булгандыр ул...

Иван.Кит әле, нинди аю? Минем аюны күргәнем бар, ул бит соры төстә, озын койрыклы була.

Балалар. (Әкренләп уенга кушылып китәләр.)Ул бит бүре.

Иван. Сез үзегез бүре.Минем бүрене күргәнем бар: аның койрыгы кыска, чабарга ул бик оста, соры тунын сала да, ак тунын кия кышка.

Балалар. Ул бит куян!

Иван. Нишләп куян булсын, аның койрыгы озын була, агачтан-агачка сикереп чикләвек җыя.

Балалар. (Көлешәләр.)Ул бит тиен! (Бу вакытта әтиләре кайтып керә. Балалар уен белән мавыгып, аны күрмиләр. Ул шыпырт кына әниләре, әбиләре белән күрешә.)

Чтапан. Булды , улым, туктат әкиятеңне. ( Балалар әтиләре янына йөгерешәләр.)

Балалар. Тәтәй кайткан, тәтәй!

Әби. Кодайга шөкер, бөтенебез дә җыелдык. Гаилә башыбыз-йорт җозагыбыз кайтты.

Чтапан. Базардан кайттым, базардан кайттым!

Берегезне дә онытмадым.

Кая, кемгә ни кирәк?

Алдым мин бик күп бүләк.(Капчыгын уртага куя.)

Балалар. Тәтәй, бабайга нәрсә алдың?

Чтапан. Менә аңа итекләр, үзләре җөри торган.

Балалар. Ә әбигә нәрсә алдың, тәтәй?

Чтапан. Әбиегезгә –алкалар, җем-җем итеп яналар.

Балалар. Нәнәйгә нәрсә алдың?

Чтапан. Алдым мин шәл бизәкле,

Алсу-кызыл чәчәкле. (Ананың иңенә сала. Һәр бүләкнең иясе берәм-берәм рәхмәт әйтеп, килеп ала.)



Балалар. Ә үзеңә?

Чтапан.Алдым мин бик шәп каеш-

Шәп төшә ул, понимаешь.



Кызлар. Ә кызларыңа, тәтәй?

Чтапан. Кызларыма бүләкләр-

Матур- матур күлмәкләр.



Малайлар. Ә улларыңа?

Чтапан.Рәсемле китаплар кулларына.

Бәләкәй Бәчүк. Ә миңа-бәләкәй Бәчүгеңә нәрсә алдың, тәтәй?

Чтапан. Сине дә онытмадым, улым.Менә сиңа да матур итекләр, җәле, киеп җиппәр, инде биеп күрсәт! (Кул чабалар. Бәчүк бии.)

Чтапан. Эх, булдыра да инде минем улым, тач тәтәсе.(Күтәреп ала,кулдан-кулга алып сөяләр.)

Әби. Йөзеннән нур ага, теленнән бал тама.

Ана.Кояштан яктырак, балдан татлырак минем улым.

(Тыштан тавык кытаклаган тавыш килә,эт өрә.)



1нче кыз.Күр әле бу тавыкларны, кич дип тә тормыйлар, ничек кытаклыйлар!

Әби.Вакытлы-вакытсыз тавык кытаклау-җә берәр җаңалыкка, җә берәр көтелмәгән кунакка. Кая әле,карап керием әле.(Әндри коданы ияртеп керә.)

Әндри кода. Үзегез бик әз күренәсез,

Безнеме әллә көтәсез?

Җук, көтмәдек , дисәгез,

Борылабыз да китәбез!



Барысы бергә.Әйдүк, кода,кер, әйдә!

Әндри кода.Исәннәрмесез, саулармы , барчагыз да?

Чтапан.Теләп алган кунак чакырганны көтми-үзе белеп килә, диләр. Бик шатлыклы чакка туры килдең: базардан гына кайтып керүем.

Әби. Әндри кода, кем өчен болай киендең-ясандың суң әле син? Әллә берәрсенә күзең төштеме?

Әндри кода.Җук ла инде, Марпа түти, күзем төшмәде.

Өченче көн-тәтәйнең туган көне,

Кичә атна көн-җал көн,

Бүген- Полый белән минем туган көн! Күңел ачарга сылтау бетә ди мени!(Биеп китә.)

Безнең тәтәй бит аючы,

Без үзебез куянчы.

Ашыйк-эчик,уйныйк-көлик,

Күңел ачыйк туйганчы.



Чтапан. Безнең тәтәй бит бүрече,

Без үзебез төлкече.

Ашаган –эчкән җирләрдә,

Булмыйк адәм көлкесе.

(Әби, Әндри кода, Чтапан бергә бииләр.)

1нче кыз. Әндри кода, синең туган көнең булгач, сиңа бүләк бирергә кирәк бит инде.

Әби. Әйе шул! Менә сиңа эшләпә!

Ана. Менә сиңа җефәк билбау!

Әби. И,Әндри кода, бигрәкләр дә чибәрләнеп киттең инде! Җәгез әле, балалар, кодага” Ак калач”ны җырлыек әле.

Әндри кода. (Җырлап бетергәч.) Мин барыгызны да җаратам шул! (Бөтенесен берьюлы кочаклап ала.)

Әби. Булдыра инде безнең кода, беребезне дә читкә какмый. Түлке, нишләп әле син үзең генә җөрисең? Полый кодача белән телгә килмәгәнсездер бит?

Әндри кода. Мин киткәндә өйдә калган иде, кайтуыма кайда булыр, бер Кодай үзе генә белә инде.

Палый кодача. ( Кызуланып килеп керә.) Биш минутка гына дип чыгып киткән иде, биш көн утырып чыгарга җыенган бугай минем Әндрием! Күр әле моны! Маланҗа кодача туйга барырга җыенган кебек киенгән бит бу, күр әле басып торуларын гына!

Ана. Күрдеңме, кодача, Әндри коданы син килүгә ничек матур итеп киендердек.

Әби. Киендерсәң, кисәү агачы да кияү җегетенә әйләнә ди бит! (Көлә.)Полый кодача, кызулап кереп, котны алдың, исәнләшергә дә онытып торабыз икән бит!

Полый кодача. Әйтмә инде, Марпа түти. Бер ташбака әйткән ди :”Ашыгып йөреп, харап булам инде мин,”-дип.Шуның шикелле инде мин дә. Арумысез,барыгыз да?

Әби. Ару, ару, Кодайга шөкер әлегә.

Әндри кода. Син үзең генәме суң, әллә балалар беләнме?

Полый кодача. Нәнәләре кайда-балалары шунда инде, тәтәләре генә әллә кайда җөри!

Әндри балалары.(Йөгереп кереп, әтиләрен кочаклыйлар.)Ә без тәтәй җанына килдек!

Әндри кода. Менә бит, миннән башка биш минут та тормый минем балаларым. (Чтапанныкылар, Әндри балаларын чакырып, үзләре янына утырталар. Зурларны әби өстәл янына утырта.)

Радиун. (Уртага чыгып, куркыныч тавыш белән.)Без үзебезнең бүреләрне дә алып килгән идек, хәзер мин аларны чакырам, сез барыгыз да качыгыз.(Качалар.)Әй бүреләр, монда килегез, җылакларны тотып ашагыз, сөякләрен дә калдырмагыз!(Начтый куркып еларга тотына, Радиун үзе дә куркып кала, аннан көләргә тотына.)Җук бүреләр, җук!Ә менә өй тулы җүләрләр бар! (Тәгәрәп көлә.)

1нче бала. Ачма авызыңны, карга керер!

2нче бала. Керер дә күкәй салыр!

3нче бала. Бәләкәй- бәләкәй карга балалары чыгар.

Барысы бергә. (Малай тирәсендә кычкырып йөриләр.)

Менә йөрерсең карга булып кычкырып: кар, кар!



Радиун. Сез нәрсә, мин бит шаярдым гына, кызык булсын дип кенә.

Әндри кода. Кызык түгел шул, кызганыч була язды, малай актыгы! Малай минеке-акылы тиленеке!

1нче кыз. Кызлар-малайлар, әйдәгез ”Алмагачлы” уенын уйныйбыз, бик кызык уен бит ул!

(Күз бәйләп,берәү уртада, җырлаганнан соң, каршысына кем туры килә, шуны танырга тиеш.)

Утыр, утыр, Бәчели,

Алмагачың төбенә.

Кем утырган җаннарыңа,

Әйтеп бирче тиз генә.(1-2 уен уйнарга була.)



Чтапан. Кая әле, Маланҗа, нәрсәләрең бар анда, кунакларны сыйларга, тез барысын табынга!(Хатын-кызлар табын әзерли.)

Әби. Ашап-эчеп утырыгыз әле, кодалар.Чтапан улым базардан алып кайткан күчтәнәчләрдән авыз итегез, балалар. Палый кодача, сезнең Әләксине телгә бик оста диләр, кая, безгә дә берәр нәрсә сөйләп бирмәс микән?

Палый кодача. Сөйлисеңме, улым?

Әләкси. Берәр нәрсә ялганлыеммы, чын хәл сөйлиемме?

Әби. Җарар безгә, ни булса да, кызык кына булсын.

Әләкси. Чакта, чакта, без яшь чакта,

Әти унөчтә, ә мин унбиштә чакта,

Бабай бишектә, әби ишектә чакта,

Бардык борчакка, әллә каян шул чакта

Килеп чыкты дәдәйләр, бәйләделәр усакка.

Җиз дагалы итек белән берсе типте корсакка.

Бик авыртты шул чакта.

Әле дә булса минем тәндә шул итекнең бар эзе,

Әби кендек дигән була- корсагымда тай эзе.

Әби. Бигрәк булдыра торган җегет икән бит син, Әләкси.Җәш чакта Мәкчем бабаң шулай җор телле иде.

Палый кодача. Бабай дигәннән, кая суң әле безнең Метри кода, бер дә күзгә-башка чалынмый, әллә өйдә җукмы суң ул?

Әби. Өйдә, өйдә, сакалы чөйдә.

Палый кодача. Нишләп ул бер дә тормый?

Әби. Авырый ул, авырый, көне буе пич башында җата, бер дә тормый.(Палый белән кара-каршы җырлашалар.)

Авырта үкчәләре,

Чәнчешә бит эчләре...

Палый кодача. Чык, кодагый , бакчага,

Мәтрүшкәләр өз анда.

Парда тот та яп шунда,

Авырткан урынына.



Әби. Авырта ди башларын,

Җыергалый кашларын...




Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет