«Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе» Бәйрәмнәр бәйләме Мамадыш 2016



бет2/5
Дата17.07.2016
өлшемі0.62 Mb.
#206127
1   2   3   4   5

Ак Иделдән агып килә


Алга манган яфырак.

Безнең алда сез торасыз

Кояш кебек ялтырап.
Җегетләр дәвам итә:

Аулак икәнен белдек


Сезгә кунакка килдек.

Сездә аулак өй икән,

Безне кертерсез микән?

Кызлар:

Кай арада сиздегез,


Ничек белеп килдегез.

Тәртибегез әйбәт булса,

Әйдә, рәхим итегез.

Микай. Кызлар, безне дә кертәсезме?

Начтук. Тукта әле, ашыкма. Тиз генә түргә кереп утырыр иде бугай. Менә башта табышмак әйтәбез, җавабын уйлап табыгыз. Аннары күз күрер тагын.

Элек үзе судан туды

Хәзер үзе су тудыра;

Ак мамык кебек,

Ялтырый алмаз кебек.

Микай.уйлап тора да:

Кар түгел микән?



Начтук. Кар шул.

Нинук. Хәзер минекен тыңлап кара:

Кулсыз, күзсез, буяусыз


Ясый ул төрле бизәк.


Беркем аны өйрәтми,

Ул үзе шундый зирәк.



Әндери. Кулсыз, күзсез… нәрсә микән ул? Сукыр кешедер әле. (Көлешәләр)

Нинук. Юк, дөрес түгел. Суык бабаң булыр ул.

Марҗый. Туктагыз, үзем әйтәм. Берегез дә белми җавабын.

Сорыдыр үзе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.

Микулай. Әй, моны да белмәскә. Бүре бит ул. (Егетләр, кызлар көлешәләр)

Марҗый. И-и, син бит үзең бүре Микулае, белмәскә.

Нинук. Туңгансыз да бугай , җегетләр, җавапларны да тиз таптыгыз, керегез инде, җә.

Ибай. Безне кертми тордыгыз торуын. Без табышмакларны белдек, ә без сезгә хәзер мәкальләр әйтәбез, беләсез микән. Кая үзем беренче әйтим әле: Эш сөйгәнне…


  • Ил сөяр. (Хор белән кызлар әйтәләр)

Ычтапан. Кем эшләми…

  • Шул ашамый.

Мәкчем. Эш беткәч…

  • Уйнарга ярый.

Җәгүр. Ни чәчсәң…

  • Шуны урырсың.

Әндери. Калган эшкә…

  • Кар ява.

Начтук. Әйдәгез, кызлар, җегетләр дә килде, йөзек салып бәхетебезне юрыйбыз.

Ылыйза. Туктагыз әле, кызлар, аңа бит чишмәдән су алып кайтырга кирәк. Аның өчен бер баш бала һәм төпчек бала кирәк. төпчеге Бәчүк булыр инде. Ә баш бала урынына кем бара? Кара әле, Марпа, син олы бала бит. Барасыңмы?

Марпа. Барам, ник бармаска.

Ылыйза. Ләкин сөйләшә күрмәгез, сөйләшергә һич тә ярамый. Сөйләшсәң, чишмә суының тылсымы бетә.

Марпа. Ярар, ярар, беләбез инде.

Нинук. Әйдәгез алайса алар кайтканчы биеп алабыз.

«Чүпләмле» биюе. Бию беткәч Марпа белән Бәчүк кайта.

Марпа. Менә чишмә суын алып кайтып та җиткердек. Ягез әле, эчегездән генә бер теләк уйлап йөзекләрегезне шушы суга салыгыз. (Салалар. Суны болгаталар. Бер йөзекне судан алып әйтә:)

Марпа. Җыр әйтегез, йөзек кулда. (Түземсезләнеп нинди җыр чыгар микән дип көтеп торалар)

1.Биек тауның башларында

Утырып уйлар уйладым.

Утырып уйлар уйлар өчен

Үскән икән уйларым.

Начтук. Минем йөзек бит бу.

2. Сибелә чәчем, сибелә чәчем

Сибелсен тарамагыз

Чумдым хәсрәт күлләренә

Дусларым, аралагыз.

Зуя. Белеп чыкмаса да була иде бит инде бу җыр миңа. Күңел ачканда…

3.Биек тауның башларында

Үсеп утыра мәтрүшкә

Син дә миннән артык түгел

Аягың кәкерүшкә.

Җәгүр. Кая барсаң да шул кәкре аяк инде минем.

4. Аклы ситса күлмәкләрне

Оста тегүче тегә.

Без яр сөюче түгел

Көнләштерүче генә.

Марҗый. Җәгүрне сөймәгән килеш котыртып йөргән идең бит, шуңа инде бу җыр.

5. Башым авырый башлады

Башым авырый башлады

Башым авырый, катарсың, дип

Сөйгән ярым ташлады.

6. Бакчалары түтәл – түтәл

Арасыннын кош үтәр

Бу гомерләр үтеп китәр

Яшь чакларга ни җитәр

Лидук. Минем йөзек, минеке.

7. Тәлинкә төбе ватык ла

Тәлинкә төбе ватык

Кесәңә ислемай тыгып

Кызлар эзләргә вакыт.

Әндери. Вакыт икәнен беләм дә, миңа карамыйсыз бит үзегез.

8. Аклы ситса күлмәгеңне

Кидең дә мени әле

Такыр басу ябалагы

Килдең дә мени әле.

Микай. Әй, таптыгыз инде тагын җыр. (күңелсезләнеп кала)

9. Алын алырсыз әле

Гөлен алырсыз әле

Күп кызларны сайлап йөрсәң

Ялгыз калырсың әле.

Ибай. Калмам, курыкмагыз. Марпага булса да өйләнермен.

Ылыйза. Утырып та ардырды , әйдәле Зуя үзебезнең керәшен биюен биеп алыйк әле. “Тыкрыклы” уены уйнала.

Үксүнә. Кызлар, егетләр , әйдәгез әле парлашып басып “Тыкрыклы” җырлы – биюле уенга.

1.Исемнәре Анныйдыр

Аның бар ашаганнары.

Прәнник белән манныйдыр.

Куш: Ай – ли плакат,

Пичәйт итәләрме?

Әллә синең ярың белән

Гуляйт итәләрме?

2.Әбинең сарафаны

Менә шушы була инде

Мич асты тараканы.

3.Ки әле галушыңны

Ки әле галушыңны

Бер кычкырып җырла әле

Яратам тавышыңны.

4. Очты китте давылга,

Нинди чибәр кунак кызы

Килгән безнең авылга.

5.Син мени, килдең мени,

Ах, былбыллар булсам дисең,

Син былбылдан ким мени?

6.Китә казлар юл башлап,

Кемнәрнең китәсе килсен

Туган илләрен ташлап.

7. Агыйдел кичтең мәллә,

Бик сөйкемле күренәсең

Дарулар эчтең мәллә?

8.Америка калагы,

Берсе озын, берсе кыска

Ыштаныңның балагы.

9.Исемнәре Сандыра ла,

Исемнәре Сандыра.

Кемнәрең бар, кемнәрең юк,

Кемнәрең сагындыра.

10.Китәләр кыр казлары,

Белмәгәннәр белеп торсын

Без керәшен кызлары.

(Нардуганнар керә)

Начтук. Кызлар, сәгать ничә суң әле ул? Безне нәнәйләр кайда диләр микән?

Ибай. У-у-у, сәгать соң икән бит инде. Таң әтәчләре кычкыра түгелме суң?

Әтәч кычкырган тавыш ишетелә.

Микай. Иртә бит әле, кая соң булсын. Утырыйк әле. (Тышта ат тавышы ишетелә)

Нинук. Әнә, нәнәйләр дә кайтты. Таралышыйк, җегетләр, кызлар.

Бергәләшеп тезелеп басып җырлыйлар:

Әй, бакылдый үрдәк. әй бакылдый

Су төбендәге вак таш өчен.

Әй, дускайларым, мин сезгә әйтәм

Ташлашмаек алла хакы өчен.

Әй, бакылдый үрдәк. әй бакылдый

Күлләрдәге сулар кипкәнгә.

Рәхмәт инде бездән хуҗаларга

Безне чакырып кунак иткәнгә.



Белмәмешнең могҗизалы төше

(Компьютерның төп җайланмаларын өйрәнүгә класстан тыш чара)



Максат: укучыларны уен аша компьютерның төп җайланмалары белән таныштыру;

компьютерны белүнең, информацион технологияләр куллануның хәзерге

тормышта кирәклегенә төшендерү;

табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.



Кичә барышы:

Малай йоклап ята. Будильник шалтырый. Малай киерелә-сузыла.

Малай. Их, йоклыйсы иде бер рәхәтләнеп, туйдырды бу укулары да. (Расписание барып карый) Әй, беренче дәрес информатика гына икән, икенче дәрескә - физкультурага җитешсәм, шул ярап беткән. Туйдырдылар шул информатикалары белән. Компъютер, интернет имеш. Әти-әниләр компъютер белмәгән әле, менә дигән яшәп яталар. Унбиш минут булса да ятып торыйм әле.

Йоклап китә, төш күрә. Алдагы вакыйгалар малайның төшендә бара.

Җырлый-җырлый туп белән уйный (“Тала-тала” көенә)

Мәктәпләрдә азапланып,

Баш катырып йөргәнче,

Ычкыныйм әле урамга

Кеше-кара күргәнче.

Кулымдагы тубымны

Рәхәтләнеп чөярмен.

Укытучым ачуланса,

Чирләдем мин, диярмен.

Атаклы футболчы булсам,

Нәрсәгә ул компъютер.

Мин керткән голны санарга,

Басып торыр арбитр.

(Кирлемән агач артында качып тыңлап тора, сөенеп, кулларын чәбәкли)

Кирлемән. Әһә, тагын укырга яратмаучы бер ялкау, кире малай дәрестән качкан. Мин Кирлемәнгә мондый малайлар булганда уйнарга дуслар табылып тора. Кая, эндәшеп карыйм әле. Әй, малай, кил минем янга, бергә уйнарбыз.

Малай. Кара, минем сыман дәрестән качып йөрүче тагын бер малай килеп чыкты бит әле монда.Әй,син кая? Кил. Үзе чакыра, үзе кача, менә кызык! Үзе әллә нинди сәер, таныш та түгел. Берәр кунак малай дисәң дә инде...

Кирлемән ( качып йөргәннән соң). Менә мин, әйдә уйныйбызмы?

Малай. Син кем соң?

Кирлемән. Минме? Мине дә белмисеңме? Тыңла әле алай булгач. (Кирлемән җырлый )

Танышыйк әле әйдә,

Мин буламын Кирлемән.

Синең ише малайны мин

Эзли идем инде күптән.

Малайларны кирелеккә

Өйрәтүе рәхәт иде.

Хәзер менә әллә нинди

Икенче заман килде.

Кире малай, кире малай

Кире малай Кирлемән.

Синең ише ялкауларны

Киреләтеп табам ямь.

Җә, уйныйбызмы инде футбол? Әйдә, капкага басасыңмы, әллә тибәсеңме?

Малай. Әй лә, уйныйсым килми башлады әле нишләптер, бир монда тупны.

Кирлемән. Менә инде, киреләнә дә башлады. Хәзер инде син миңа кирәк түгел, икенче малай табарга кирәк. Кая кызык итим әле үзен, урманга алып кереп адаштырыйм. (Кычкыра-кычкыра йөгерә, артыннан малай бара, адаша. Ул урман аланында өй күрә һәм шунда керә)

Малай. Нинди җиргә алып килде бу мине Кирлемән.? Әй, кая син? (өй янына килеп чыга) Кара әле, монда да кеше яши микәнни? Урман каравылчысының өе микән соң бу? Керим әле, берәр кеше юк микән. (Шүрәле балалары кайсысы компъютер артында, шүрәле кызлары олы энәләр тотып, бәйләп утыралар,Убырлы идән себерә)

Малай. Исәнмесез!

Убырлы. Исән, исән, бик исән. Фу, кеше исе килә, әллә кеше баласымы соң бу?

Малай. Ә-ә-ә сез кемнәр буласыз соң? Сез кеше түгелмени?

Шүркә. Юк, без Шүрәле балалары. Ә бу безнең әниебез Убырлиянка – урман гүзәле, өебезнең бизәге.

Шүрәлеләр җырлыйлар:

Урманның хуҗалары без – Әтиебез Былтыр дусты,

Шүрәле балалары. Әниебез убырлы.

Шүркә, Шүрик, Шүрәлия, Әгәр безгә дус булсагыз,

Шүрәлинә бар әле. Җырлагыз безнең җырны.
Кысылган бармагы белән

Әти бик озак йөрде.

Тукай әкиятен укып,

Акыл безгә дә керде.

Укыйбыз без җыеныбыз

Шүрәле мәктәбендә.

Өйрәнәбез компъютерны,

Беләбез һәммәсен дә.



Малай. Компьютер дисезме? Сездә дә бармы әллә ул?

Шүркә. Синең исемең ничек соң? Хәзер синең турында беләбез.

Малай. Белмәмеш Ялкаветдинов.

Шүркә. (интернеттан малай турында эзли) Тәк, син 1998 елның 1 декабрендә Укчы йолдызлыгы астында тугансың. Яраткан дәресләрең җыр, рәсем, физкулътура, ә яратмаганнары математика белән информатика икән.

Малай. Каян белдең син барысын да?

Шүрик. Һе, белмәс. Интернетта ЧЫТЫРМАН.RU. сайтында һәр җен-пәригә, албасты, су анасы, йорт ияләренә досъе бар. Шулай ук ялкау, кире, тәртипсез малайларның исемлеге дә бар бездә.

Малай. Кая, кая, бик оста булсаң әйт әле, безнең класс укучылары нишли хәзер?

Шүркә. Каграс менә интернеттан сине эзләтәләр. Син дәрестән качкансың, синең журналда бер кәкре “2” ледән башка билгең дә юк икән. Укытучың синнән сорасы булган бүген дәрестә, ә син трай тибеп йөрисең.

Шүрия. Әни, әни, әтидән электрон хат килеп чыкты бит әле монда.

Убырлы. И кызым, нәрсәләр яза атагыз? Урман албастылары форумына киткән иде бит Мәскәү асты урманына.

Шүрия. Тыңлагыз! Сагындым, тиздән кайтып җитәм. Урманда яңа информацион технологияләр кулланып идарә иткән өчен зур бүләк белән бүләкләделәр. Сезне яратып, Шүрәле Шүрмәкәев.

Шүрәле балалары. Ура, ура, ура, әти кайта.

Малай. Сезгә нәрсәгә инде ул инфо..., инфо... информацион технологияләр?

Шүрәлия. Ничек инде нәрсәгә? Мәсәлән, элек әтиләрне җыелышка җыю өчен, бер пәриме, җенме урманнар, басулар, сазлыклар буенча хәбәр итеп йөри иде, фәлән-фәлән елны, фәлән-фәлән көнне җыелыш була, дип. Ул кайтып җиткәнче җыелышлары башланып, бетеп тә куя иде. Ә хәзер, “шолт”, электрон пучты белән хат килеп төшсә, әти әнинең себеркесенә атлана да, “выжт” очып та китә.

Малай (мыскыллы елмаеп). Нәрсәләр хәл итәләр инде ул җен-пәриләр?

Шүрәния. Кешеләрдә нинди проблемалар бар, безнең әкияти дөнъябызда да шундый ук җыелып кына хәл итә торган мәсъәләләр була. Мәсәлән, табигатънең сезнең тарафтан пычрануы, урманнарның киселеп бетүе, күп үсемлекләрнең юкка чыгуы, елга-күлләрнед сазлыкка әйләнүе без - табигатъ балаларын бик борчый.

Шүрәлинә. Хәзерге балаларның әкиятләр укымыйча, безнең барлыкны да белмичә, тылсымга ышанмыйча, коры, хиссез, үзләре турында гына уйлаучы булып үсүләре дә безне борчуга сала.

Шүрәмия. Әкиятләрне укымагач, безнең барлыкны да белмәгәч, без дә бу дөнъяда яши алмыйбыз бит.

Убырлы. Әле бу гына да түгел, дускаем, тагын бик күп әле безне борчыган сораулар. Менә шуларны ничек хәл итәргә, җиребезне бәла-казадан ничек сакларга дип, баш ваталар да инде безнең җитәкчеләребез.

Малай. Алай икән. Сез дә нәкъ кешеләр шикелле яшисез икән. Кайтып, дусларыма да сөйләп шаккаттырыйм әле. Кая, ничек чыгалар бу чытырманлыктан?

Убырлы. Менә шушы сукмактан атлап кара, юлыңда очраган кыенлыкларны җиңә алсаң, өеңә кайтып җитәрсең, әгәр дә югалып калсаң, безгә рәнҗемә.

Бергә. Хәерле юл сиңа.Без синең кайтып җитәреңә ышанабыз.

Шүрия. Кайтып җиткәч, безнең электрон пучтыга хат язып сал!

Малай. Рәхмәт сезгә, сау булыгыз. (җырлый)

Карурманга бармас идем,

Барсам, адашмас идем.

Әгәр бүген кайтып җитсәм,



Бүтән алдашмас идем. Һәй, һәй-һәй-һәй-һәй.

Гномнар чыга.

1 гном. Кем син? Урман тынычлыгын бозып, ник җырлап йөрисең?

Малай. Ә сез кемнәр буласыз?

2нче гном. Безне дә белми, күр әле. Без “Гномнар һәм Белоснежка” әкиятендәге гномнар.

Малай. Ә-ә, алай икән, кая әле миңа бу чытырманлыктан чыгу юлын күрсәтегез әле, кәрлүшләр.

3 нче гном. Кара син аны, нинди тупас малай. Башта безнең сорауга җавап бир, аннары күз күрер. Менә синең сыман компъютерның “к” хәрефен дә белмәгән кеше кем була?

Малай. Кем булсын, надандыр инде. (Гномнар көләләр)

4 нче гном. Юк шул, белмәдең. Наданын надан инде, ләкин андый наданны “чәйник” дип йөртәләр.

5 нче гном. Чәйникләнеп йөрмә, өйрән компьютерны. (бармакларын яныйлар, көлә-көлә чыгып китәләр)

Малай. Менә син, юл да өйрәтмәделәр.Җитмәсә, “чәйник” дип мыскыл иттеләр. Эх! Өйрәнәсе калган икән шул компьютерны. (Җырлый-җырлый бара)

Корган агачлар чыга.

Малай. Уф, болары нәрсәләр инде тагын? Кеше дисәң кеше түгел.

1 нче корган агач. Без кешеләрнең самолёттан сипкән агулары аркасында корган агачлар. Басудагы чүп үләненә берни булмады, ә без менә шушындый хәлгә килдек.

Малай. Ни өчен басуга сибәсе агу сезгә эләкте соң?

2 нче корган агач. Чөнки компьютердан нинди мәйданга сибәргә кирәклеген карап утыручы бәндә ялгыш төймәгә баскан һәм басу урынына картада урман күрсәтелгән һәм менә нәтиҗәсе.

2 се бергә. Ух, сытабыз, бетерәбез.

Малай. Туктагыз әле, минем нинди гаебем бар?

1 нче к.а. Син дә шундый наданнарның берседер. Дәрес вакытында урманда йөрмәс идең.

2 нче к.а. Менә шул төймәләр урнаштырылган җайланма нәрсә дип атала? Белсәң җибәрәбез, белмәсәң – сытабыз. Бетерәбез. Тиз бул.

Икесе бергә. 1, 2, 3.

Малай. Белдем, белдем, искә төште, калайватыла, юк ла, клавиатура.

Бергә. Дөрес. (агачлар чигенә-чигенә юкка чыгалар)

Малай. Уф, ярый искә төште әле, чистый кысып үтерә яздылар бит. (җырлап китә)

Тычкан. Әй, кем анда моңаеп йөри. Нинди кайгың бар?

Малай. Адаштым мин, өйгә юлны таба алмыйм, бәлки син ярдәм итәрсең?

Тычкан. Минем табышмагыма җавап бирсәң, юлны күрсәтәм. Җир астында, җир өстендәге бөтен сукмакларны да беләм мин.

Компьютерның бер өлеше,

Тотсаң, учка сыеп бетәм.

Экранда бөтен нәрсәне

Кирәк икән – күрсәтәм.

Малай. Русчасы мышка инде, татарчасы тычкан буладыр. Информатика дәресендә шуның белән генә уйнап утырам да инде мин.

Тычкан. Җавабың дөрес. Менә сиңа сукмак, шул сукмактан туп-туры урман авызына килеп чыгарсың, ә аннан инде авылың күренеп тора.

Малай. Рәхмәт. тычкан дус. (китә башлый, выжылдап, себеркедә Шүрәле керә)

Шүрәле. Тукта, тукта, көт әле мине.

Малай (куркып кала) Монысы нинди әкәмәт инде тагын? Себеркегә атланган Убырлы дисәң, мөгезе бар. Шүрәле дисәң, себеркегә атланган. Аптыраш...

Шүрәле. Аптырама, дускай. Мин Шүрәле Бармаккысылганович булам. Җыелыштан кайтып керүгә, өйдәгеләр синең турыда сөйләделәр дә, тукта әле, минем ярдәм кирәк булмас микән дип, хатынның себеркесенә атланып очтым гына. Күрәм, син инде үзең дә урманны чыгып җитә язгансың, молодец.

Малай (тыйнак кына). Тырыштым инде.

Шүрәле. Безнең урман компъютерлаштырылган бит. Әнә, агач башында кош ояларын күрәсеңме? Гап-гади оялар дип уйласаң, син ялгышасың, алар безнең күзәтү камералары. Синең һәр адымың безнең экранда күренеп тора.Без алар ярдәмендә урманга килгән башка кешеләрне дә күзәтә алабыз. Урманыбызга куркыныч янаса, хәзер чарасын күрәбез.Менә минем кулымдагы әйбернең исемен әйтсәң, үзеңә бүләк итәрмен дип алып килгән идем. Белсәң- синеке. Белмәсәң – безнеке. Бөтендөнья албастылар җыелышыннан бүләк итеп бирделәр, иң соңгы моделъ.

Малай. Кая, кая, карыйм әле... Ә-ә-ә, бу компьютерның башы, мие дип аңлаткан иде укытучыбыз, шулдыр әле бу. Минем мондыйны күргәнем юк иде әле.

Шүрәле. Кая, бу бит пик моды. Соңгы моделъ, шту син. Бөтен информация шушында туплана инде. Әйе, компьютерның мие бу: система блогы дип атала. Җә, молодец, бир бишне.Мә, бүләгеңне тот. Ә хәзер әйдә утыр, апаңның “Мерс”ына, өеңә хәтле булмаса да , авыл башыгызга илтеп куям. Я юлыңда тагын берәресе очрап, башыңны бутар. Киттек!

Малай (йокысыннан уяна) Ә кая соң минем бүләгем? Ә-ә-ә, төш кенә булган ахрысы бу. Әле ярый төш кенә булган, ой-яй-яй, нәрсәләр генә күрмәдем?! Тизрәк мәктәпкә чабарга, информатика дәресенә өлгерергә кирәк. (Сумкасын алып, мәктәпкә чыгып йөгерә)

Бергә җыр:

Җир табышмагы кызыклы, Компьютерсыз яшәп булмый

Галәм серләре тирән. Бу катлаулы дөнъяда.

Бу хакта күп белү өчен Аны белү кирәк икән

Информатика өйрән. Хәтта кара урманда.

Компьютер кирәк врачка,

Кирәк диңгезчегә дә.

Хисапчыга, кибетчегә.

Өйләр төзүчегә дә.


Канат сыдыру өмәсе

Максат: керәшеннәрнең онытылып барган йолаларын яңарту, халык авыз иҗаты белән

танышу.

Сәхнәдә Марпа әби ялгызы, үз-үзенә сөйләнә.

Кодай җан биргәнгә җүн биргән бит ул. Узган ел ике ана каз калдырып, бер биби дә чыгармыйча, җәй буе затсызланып ялгызы җөргәннәрие. Берсен күршем Бәчкә Кәтерие белән алыштырып, берсенең башын ук бетергәнием. Ходайга мең шөкер, бер анага да

12 биби чыкты, берсе дә югалмыйча, исән-сау үстеләр. Узган елда Чаллыдагы кызларым Начтук белән Галә кайтты, күршеләрем чакырганны да көтеп тормыйлар, рәхмәт төшкереләре, кереп тә җиттеләр. «Каз өмәсе» дә ясап куйдык. И, аның күңеллелекләре. Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйбат, диләрме әле. Ул эшләгәндә күз иярми, ул җырулары тагын... яшь чаклар искә төшеп китте. Рәхмәт җаусын Святый Тынга, изге Кодайга. Җырлый-җырлый йолкыганны күрәдер. Майлары тамып, авызда эреп тора. 12 биби әз түгел, эш соң бетте. Менә каурыйларын сыдырасы бар. Шуңа күрә кич утырырга бер сылтау да булыр, эш тә эшләнер дип, күрше кызы Марҗыйга эндәшкән идем, Марпа түти, иптәш кызларыма да эндәшимме суң, дигән була. Үткен дә инде үзе, нәкъ ут борчасы. Кызлары булгач, җегетләре килми каламы суң инде? Җарар, җәш чакларны искә төшереп бер утырырбыз ичмасам. Марпаларда “Җон өмәсе” булган, вәт шәп булган, дип сөйләсеннәр әле. Сер итеп кенә әйтәм, Гөргөри җизнәгезне, юк җомышны бар итеп, Ташлыярга җибәрдем. Барып кайт, бөтен кардәш-ыруның хәлен белеп кайт, дидем, хи-хи-хи.

Тыштан җыр тавышы ишетелә.

Ай аллакаем гынам, киләләр дә түгелме суң? Менә телеңә салынып утырсаң. Кунакларыма самару да куймый утырам бит.



Җыр. Пар атларны җиктем яратып,

Килер юлларыма каратып.

Сезләр көттегезме җан атып,

Безләр килдек сезгә яратып,

Минем аякларым җылынып китә,

Ак оегым тартып кигәнгә.

Минем җан гынаем җылынып китә,

Сез дусларым килеп кергәнгә.



Кызлар. Ай гынае аяз булсае,

Ел гынае имин булсае.

Еллар урынына ел тулсае,

Безнең гомеребез булсае.



Марпа.Талдан - талга мин ефәкләр элдем,

Тарта гына тарта тарыктым.

Ел тәүлеге бигрәк инде озын,

Көтә генә көтә зарыктым.



Альбина. И, Марпа түти, бер дә аптырап тормыйсың инде, чатлатасың да әйтеп тә бирәсең.

Марпа. Юк, Аудый җаным, минем сүзләр түгел алар. Безнең әби-бабайлар әйткән инде аны, аларның күңел түреннән чыккан моңлы җырулар алар.

Альбина. Бигрәк тәмле телле, матур күңелле булган инде безнең әбиләр, иеме Үлүнә?


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет