ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том



бет11/39
Дата11.06.2016
өлшемі1.79 Mb.
#127457
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   39

ИЛ БӘХЕТЕ

Гомер чәчәкләрем сулсын, диеп

Юкка йөри җилләр саташып,

Кара болытларга башын иеп

Торамы соң таулар, ярашып?
Бөркет булып күтәрелә калсам,

Чүгәр сыман җил дә тезенә,

Бу болытлар бар да әрәм-сәләм —

Мәңге калмый күкнең йөзендә.


Дөньялыкны нурлап кояш чыга,

Хәтта таулар, шунда үзгәреп,

Башларыннан ак бүреген сала

Һәм сазлыклар кала күгәреп.


Гомер чәчәкләрем җимешләнер

Муллык белән илем түрендә,

Юкка йөри җилләр, кояш көлер

Минем әле чиксез күгемдә.



Март, 2002.


ИШ КАЛМАДЫ

Бу күңелдә якты хыял,

Максат, дәртем бар иде,

Үтте көннәр гамәл-гамәл,

Мыскал ут та калмады.
Бу өемнең түрләрендә

Асыл ярым — кызыл түш!..

Үтте көннәр, күңел өчен

Кершәне дә калмады.


Бу илемнең элекләрне

Кем диярлек бар иде,

Үтте көннәр, бу хәлләрне

Күрерлекләр калмады.


Бу гомернең им өчен бер

Кара миңе булса иш,

Көннәр үтте, дәрман өчен

Җанга ягып калмады.



БАР ИДЕК ТҮГЕЛМЕ?

Ил эчендә күпме сүзләр

Булды, юкка барсы да!

Гайбәт күзе яман күзләр,

Балны бутап ачыга.
Күпме егет “минмен” диеп

Киң күкрәген какмады?

Уттан чыгып, утка кереп,

Ялкыны да йокмады.


Бу дөньяда тормыш өчен

Яшәлү дә, үлем дә...

Анда бару нәрсә бирсен —

Гамәл юкта илеңдә!


Бәхеткә юралды хәтта

Бәхетсезлек хәбәре!

Ник тукталып калдык чатта,

Бетеп кыйбла әсәре?!.




ЯЛ

Гомер уза, кайчак сиздереп тә

Куя үзенең үтеп баруын,

Минем әле бүген уйлар читтә —

Эзләп йөрим күңел даруын.
Савыгырмын сыман җәйләремнән

Көзләремә таба килешли,

Беләм инде, оят башкалардан,

Ир кешегә ауру килешми.


Дау сорамый күңел, ял сорамый,

Буласылар — булган, килешем

Тынлык хөкемендә угын чарлый,

Киермәкче ният керешен.




ГОМЕР АЛАНЫ

Рәхмәтле дә була алмый калдым

Ахырысы шушы язмышка,

Суларны да, утларны да кичтем,

Океан булдым, булдым йомычка.
Үпкә сүрүләрем ертылгандыр,

Тегәр җебем хәтта өзелеп,

Безнең бәхет уңда һәм сулдадыр,

Ишелешем әле төзелеп.


Гүя дөнья араларны ерак

Итә юри, күңел сизсенгә,

Син бит монда җаннан якындарак

Һәм насыйбым бәхет өченгә.


Рәхмәтле дә була алмый калган

Көннәремнең тишек табаны

Бәгырь түрләренә эзен салган,

Җәйрәп калган гомер аланы.




ЯШӘҮ ҺӘМ КӨРӘШ

Гомер — үткер, киләчәккә үтеп,

Хасил кылып өмет-хыялны,

Яшәтә ул ният тәгәрәтеп,

Ишә барып холкы кыяны.
Дәрте кайчысына кем киселми

Йөргәне бар, җанның сүрүе

Сиңа һаман бер дә теткәләнми

Калган кебек күренәдерме?


Исән әле, исән, насыйп итсә,

Исәп әле йөзне узарга,

Кузгатмагыз, әгәр егет типсә —

Хәтта гасырларны кубара.


Куганым да — дөнья, кала барып,

Йомычкалар сөрер диңгезе,

Гомер — үткер, усал хәнҗәр булып

Киләчәккә барып төртелде.



САРМАН БУЙЛАРЫНДА

Сарман буйларында, һай егетләр,

Чалгы айкар гына җир сирәк,

Бәхетеңә булган бу гомерләр

Барсын әле, дисәң, җай кирәк.
Хыялларда гына Зәңгәр таулар,

Яулык болгап каршы алыр ярлар,

Сарманнардан китеп, кайткан чаклар

Аз булмады, йөрәк һаман кайнар.


Сарман буйларына сандугачлар

Кунып кына сайрар тал кирәк —

Көннәренә сыешалмый күпләр...

Ил эчендә җайлар бик сирәк!




КӨЗЛӘРДӘ КАЛДЫМ

Бу йөрәкнең ватылуын

Ничекләр төзәтермен?..

Дөньялыгым, җимерелдең,

Ходам, ник бу хөкемең?
Сафлыкның чишмәләредәй

Челтерәп ага идем,

Сөенеч белән гел шулай

Күкләргә бага идем.


Гөнаһсыздан кайгыларга

Салучы булдың үзең,

Ничек керим бу язларга,

Көзләрдә калып көзем?


Дөньяда ни гаеп булсын,

Күкләрнең хатасы юк...

Кешеләр үзләре хаин,

Ышаныч тотасы юк!



Апрель, 2002.


КҮҢЕЛДӘ АК КЫШ, БАЛАМ!

Күңелеңә яктылыклар

Тормыштан алсаң иде,

Ата-анаң зар-моңлылар,

Көннәргә томан иңде.
Ничек болай март аеның

Якты кояшы китеп,

Апрель буйлап бураннарның

Зәһәре йөри үтеп?


Мин әле яфрак ярырмын,

Чәчәккә төренәм дип

Хыялда үксеп калганмын,

Кышларым кабат җитеп.


Яктырыр көннәр, бу тормыш

Һаман язларга барыр,

Көнемне биләгән ул кыш

Күңелдән китми калыр.




КАЗАН ТАНТАНАСЫ

Бар күңелләр өмет белән тулган,

Гүя безгә якты көннәр язган,

Хәтерләрне айкап, йөрәк аша

Гасырларга үтеп бара Казан.
Ашкын хисләр зур үрләргә дәшә,

Күңелләрдән чиксез күккә аша,

Төзәлә дә өзгәләнгән ярам,

Бәхетемнең ишекләрен ачам.


Бар тарафтан дәртле җырлар ага,

Түрләремә тантаналар бара,

Бу көннәрнең шавы белән бергә

Күңелләрне хисләр кочып ала.


Күрешербез, сөйләшербез, безгә

Чал тарихлар нәсыйхәтен тезә,

Якынаеп ерагайган ара,

Килер көннәр кояш балкып керә.


Бу тантана гүя мәңгелек җыр,

Күңелләрдән китми һаман балкыр,

Киләчәккә безне алып барыр,

Үргә илткән дан байрагы булыр.



13.04.02.


ӘЛЛӘ ТАБАСЫҢ?

Каерылып карыйсың да, кара

Күзләреңнән яшьләр йөгереп...

Борчулы бу йөрәк соңгы ара

Киселепләр кала, өзелеп.
Ник алай ук булды икән тормыш?

Язылыштан, ахры, барсы да!

Сандык өсләрендә кая барыш?

Качмакчыңнар кереп артына?


Юл тузаны өсләреңә иңәр,

Йөз сырларын гүя тигезләп,

Йөгрек йөрәк үз җаена тынар,

Алган сулышларым тыгызлап.


Каерылып карыйсың да, яшьлек,

Сан калдырып китеп барасың...

Бу картлыкны белмим, әллә байлык,

Әллә дан һәм шөһрәт табасың?



17-18.04.02.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   39




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет