ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том



бет10/39
Дата11.06.2016
өлшемі1.79 Mb.
#127457
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   39

ИРЛӘР КУӘТЕ

Аңламаслар, димим,

Аңсыз түгел,

Җансыз түгел адәм баласы,

Тарихлардан килеп, менә бүген

Асылыма кабат кайтасы.


Борчулары белән узылган бу

Тормыш юлы чатта борылса,

Атларыңны инде җай гына ку,

Юл яхшы ул — җайга барылса!


Мескеннәр дә әллә кемдә йөри,

Санга кереп китеп сансызлар,

Нишләтәсең, киресенә юрый,

Кемлегеңне бозып язмышлар.


Һәркемнең дә җан кадере бар ул,

Кимсенүдә кими юньлегең —

Замананы чыгырыннан борыр

Ирдән иде бугай кемлегем!



КӨЧ ЮГАЛТА БАРУ

Үзем генә белгән хисләремнең

Диңгезендә кайнап көннәрем,

Бу яшәеш белән йөрүемнең

Нәрсә икән файда дигәнем?
Гомер — зая, аның терәгенә

Табылганы юк бер заманның,

Биләүләргә салып, иләгеңдә

Бишек итеп ничә тирбәдең!


Егылганда кулын бирергә дип

Сузылганда артын куярга

Өлгерми дә калган яшәеш ип

Эзләп керер бу көн арага.


Ни хакың бар йөз чөерер өчен

Башны болгап аннан качарга?

Югалыплар бара инде көчең —

Инде өмет җәннәт бакчага!




ИМГӘ КЕРҮ ЮЛЫ

Илне кочкан мәлдә күңелемне

Каплап алды сагыш бөркәнчеге,

Бу күзләрдән төшкән берәмлеге

Күлләр булыр әле, җан ачыгы.
Күкләр, иңеп, сулкыл-сулкыл килә,

Ерганаклар, ертып илнең йөзен,

Елга булып, дәрья булып тула,

Җанга сеңә, канга бутап тозын.


Елмаюлар кабатланмас кебек,

Ачылмаслар сыман бу күңелләр,

Сагыш дигән катлы ул бөркәнчек

Башым-буем кәфен урап иңләр.


Шатлык иңдә булса, тиңгә килер,

Җайга керер иде заманасы,

Бәндәләрне имгә китерәдер

Сагыш булып төшкән бәддогасы!




ДАН СЫРНАГЫ

Дан сырнагы бер ябышса балакка,

Атлатмас тынычлыкта уң-сул якка.
Әллә кемлек чөйдерде һәм борынны,

Чишеп кенә ташларсың билбавыңны.


Шөкер Хода, илдә мәйдан — ирләргә!

Тел чайкап ник бер-береңне керләргә?


Кодрәтеңә тиң икән, көчең күрсәт,

Ил каршында гайрәттә бар ул гыйбрәт!


Кешелектә кешечә булу тиеш,

Кешеләргә кешеләр буладыр иш.


Бәхет, дисәң, бәхетең ул — изгелек,

Изгелектә игелек барын белик.


Дан сырнагы ябышса да балакка,

Нәфесеңә калма, бәндә, колакта.




ЗӘМЗӘМ ЯНЫНДА

Ялгыштыра, уйный дөнья, нәфсегә

Биреләбез, иярәбез тиз генә.
Хәтта затлы ирләрнең дә йөрәген

Шаяртты ул — гайрәт итеп теләген.


Кичәге шөкер дигәннәрең кая?

Азгынлыкта бүген кордыңмы оя?


Чөмергәнсең, уйныйсың, шаярасың,

Җанашым дип шайтанга таянасың.


Кичә сөйләгән булып нәсыйхәтең,

Бүген оныткансыңдырмы хикмәтен?


Менә шулай ул дөньялык — бәлале:

Кичә кем идең дә, бүген кем әле?


Изгелек юлын такыр дип белгәннәр

Зәмзәм эзләп әлсерәшеп килгәннәр.




ВАКЛАНЫП АЛУ

Уй шаукымы күңел киштәлеген

Барлый-барлый, даннар хакына

Туры килер гамәл берәмлеген

Күп эзләде дөнья җаенда.
Юкмы иде илдә бәрәкәте,

Юкмы иде ирләр киңәшкә?

Күңел — ертык, саркый җәрәхәте,

Җан киселеп һәм сау килеш тә.


Үпкәләмим, утларында янып,

Сандалларда азмы чүкелеп,

Ныгый гына барды тимер саным,

Ак балавыз җаным мең эреп.


Гомер — бәхет, аның озынлыгы

Гамәлләрнең санын артыкка

Чыгармасын, кешенең барлыгы

Юклар була — төшсә ваклыкка!



Февраль, 2002.

ТАМАША МӘЙДАНЫ

Көн агылды кичәләргә кереп,

Иртәләргә чыгып, соңарып,

Алдым кебек дөньялыкны күреп,

Хыялымда тәмам күгәреп.
Уй пәрдәсе күңелләрне каплап,

Йөзне ябып мәгърур дөньядан,

Фикер тугаенда гына утлап,

Төшеп кала бардык олаудан.


Кәрван китте, кая бөек Чыңгыз?

Сөләйманмы йөри арада?

Хозернеме бардыр бер күргәнең?

Ильястырмы илтә ярларга?


Көнгә кайтам һәм төнемнән узып,

Ак һәм кара һаман янәшә,

Күптән инде бетте хәтер тузып,

Уң һәм сулым — уен, тамаша!



БӘХЕТ КИЧӘЛӘРЕ

Назлы кичләр бәхет бүләк итеп

Сөендерер дигән өмет белән

Ватык күңелемне учта тотып

Елмайгандай булам, имеш, көләм.
Авыр болыт күкне каплап елый,

Кисәк-кисәк — кичнең адымнары,

Җилләр генә уң-сул җырлап йөри,

Дулкынлатып ни дәү ханымнарны.


Соңарыла — юл өзеге уеп...

Еллар елап чаба хәтеремә,

Кисәк-кисәк, төзек-төзек булып

Кереп барам көннәр хәтәренә.


Назлы кичләр бәхет вәгъдә итеп,

Таңнарымны эзләп адаштылар,

Насыйбымны фаллар сөйләп бирер,

Бәхетемдә генә саташтылар.



ЯРГА КАЙТУ

Бу күңелем ярсуыннан

Саркыган чишмә сыман

Агылып еллар башыннан,

Дәверләр кичеп һаман,

Егылып беркөн, яңадан

Ачылган яралардан

Сыгылган чишмә чыңыдай,

Бәхеткә туенгандай

Җырлармын, җырның китеге,

Ертыгы булмый, диләр,

Күңелнең инде китүе

Хәтергә салыр ниләр?
Сөйләрсең, синең сүзләрдә

Хаклык бар, инанганың,

Сынап та сыналыр хәлдә

Күп булды калганнарым,

Әмма дә күңел ярсуы

Саркыта хисләремне,

Әле дә тына баруы

Сагайтып кичләремне.



ИР БУЛУ


*Бакый Урманче рухына дога
Белешмәдек, кул да бирешмәдек,

Ул чакларда Бакый аганың

Легендага күптән әверелеп,

Капкан чагы сүзләр каймагын.


«Бу Тукайның сынын, кыяфәтен

Сиңа карап оста ясаган!» —

Дип шаярткан чакта дуслар, үзем

Соклана да белми яшәлгән.


Бакыймыни, Сибгать, Туфаннарның

Сүрәнәеп йолдыз яктысы,

Кайнарлыгын Мартен мичләренең

Эзли иде йөрәк ярсуы.


Инде пештем, заман шундый итеп

Чүкеде бу татар баласын...

Бакый күзе аша барсын танып,

Сурәтләрдән илгә багасың!






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   39




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет