ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том



бет21/39
Дата11.06.2016
өлшемі1.79 Mb.
#127457
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   ...   39

СЕР ДӨНЬЯСЫ

Безнең тормыш үзе бәхет шул ул,

Мөкатдәс моң гомер-гомерлек,

Яши белеп яшәү өчен бу юл

Адашмыйча даим йөрерлек.
Аңламаса әгәр таныш-белеш,

Төшенмәсә хәтта балалар,

Һаман шушы калыр безнең килеш,

Безнең белән көннәр баралар.


Ярата бел, ә башкасы — килер,

Кулга кергән чыкмый калмады,

Минем сөю океаннарга сыяр,

Төпләреннән мәрҗән алмалы.


Сагынгансың, әллә исеңә дә

Төшерерлек сәбәп булмаган?

Безнең тормыш дөнья иңсәсенә

Яшерелгән мәрҗән, җан сөйгән!




СӨЮ ЧИГЕМ

Инде була үлсәм дә, дип әйтсәм,

Үпкәләмә, мондый сөюне

Бүләк иткән миңа күкләр күптән,

Тик таныдым яңа үзене.
Шундый изге, күңел саташа да,

Ачыла да кинәт ябыла,

Күзләр белән күзләр ярәшә дә

Күңел диңгезләре ярсына.


Бәхетенә хәзер балаларның

Сөенешеп, кошлар шикелле

Сайрашыплар яшик, йөрүләрем —

Киткәннәрем кебек килерле!


Офыклардан офыкларга тоташ

Дәрьялары, бәхет, дигәннең,

Яңгыр булып тама калса күз яшь,

Тәмам сүнәр шушы көйгәнең.



ЯНА ТОРДЫМ

“Минем сине яратуым —

Синең мине яратуың!..”

Булды микән безнең күктә

Йолдызлар да сездәгечә,

Әллә инде сүзең күпкә

Сөйлисеңме чәнчә-чәнчә?
“Минем сине яратуым —

Синең мине яратуың?..”

Яратканнар бергә кичә

Утын-суын бу дөньяның!

Араларны сүзме кисә —

Толым-толым бу куш каен?!.


“Минем сине яратуым!..

Синең мине яратуың!..”

Җилләр сөйләп-сөйләп исә:

“Яратырым, яратырмын!..”

Дәртем булдың бүген-кичә,

Яна тордым, яна тордың!




ХӘТЕР САДАКАСЫ

Шушы кадәр сагынгансың, диләр,

Эһ җилләрнең юк-бар сөйләве

Йөрәгемне каушатты да, көннәр

Хәтер яңгырларын иләде.
Син алай ук илдән чыгып китеп,

Имгә җитми калган зат түгел,

Ара — ерак, ә син якын итеп,

Ак карларым булып бер түгел.


Тиздән — бәйрәм, Яңа елның яме

Чыршылары белән бизәктә

Һәр йортка да килеп керер әле,

Үзеңнеке һәрчак үзәктә!


Шушы кадәр сагынгансың, диләр,

Ә оныту иде гадәтең,

Бер учыма җыелдылар көннәр,

Яңа елга соңгы сәгатем!




БУ ЯШӘЕШ

Бу яшәеш әфсәнәсе,

Күңел гыйбат гамьханәсе,

Оныттырып мәганәсе —

Айнымаган һәм айнасы!
Бу яшәеш хөкүмәте,

Күңел гыйбат бар өммәте,

Онытылып һәм хикмәте,

Айнымаган һәм айнасы!


Бу яшәеш хәрәкәте,

Күңел гыйбат кирамәте —

Башларымның харабаты,

Айнымаган һәм айнасы!


Бу яшәеш бәрәкәте,

Күңел гыйбат гыйбадәте —

Башларымның бәйрәмәте,

Айнымаган һәм айнасы!




САГЫШЛЫ ЯР, БӘГЫРЬ!

Сагыш тулы чиләкләрең

Түгелде, чайкалды да,

Утлар капты, йөрәкләрем

Янды да, айкалды да.
Ничекләр генә түзгәнсең

Саргаеп сагынуда?

Ничәмә көзгә кергәнсең,

Язларга ялгыз гына!


Күз салмас ярлар түгелсең,

Түгелсең салкыны да,

Юл салып ирләр йөрисен

Бозгансың сабырыңда.


Болай да дөнья тәкәббер,

Сине кем дигәннәрдер?

Сагышлар тулып чайкалыр,

Түгелгән күңелләрдер!




САН ЯЛГЫШЫ

Кемнәр бар, әгәр искәрсәк,

Саннарга алыр өчен?

Җаным да хәтта мең кисәк,

Бөтенгә биргән көчен!
Җомгамның йомгагы булып

Тәгәрәп төште яшем,

Бу әле ничәнче тулып,

Беренче түгелешем.


Беренче тапкыр яңарам

Меңенче искерүдән,

Беренче ачыла ярам

Меңенче күз төшүдән.


Кемнәр бар? Искәрми калу

Юк иде ялгыш кына,

Бу минем санга алыну —

Хисаплар ялгышына.



КЕЧЕЛЕК

Кечегә калдым, кешегә

Йөрелгән иде кебек,

Үзеңнән чыксаң кешегә,

Күбегең кала, чүбек.
Кечедән кешедә йөреп

Кешелек эзләнелгән,

Кешедә — кечелек, диеп

Эзенә баш иелгән.


Үзеңдә икән, үзеңдә —

Үзәктә бу кешелек,

Үзеңдә булса, илеңдә

Буласы — кояш кебек.


Үзеңдә юкларны читтән

Эзләмә, табылмас ул,

Кечедә калдым, кешедән

Кешегә күченеп кул.



УЛ ШУЛАЙ

Дөнья белән әшнә булып йөреп,

Шаярткалап сүзнең уңында,

Дошманнарга усал эттәй өреп —

Чумалабыз югы-барында.
Бар бәланең башы — көнчелектә,

Үчекләнә хәтер изелеп,

Никләр генә хәйран итим, һич тә

Кала бармый бар да киселеп.


Җыела ул, шуның өчен олы

Башны биргән, казан кадәрле,

Онытылмый, чыгар сүзнең юлы

Олы тауларны да аудара.


Ә күңелгә барча галәмнәрнең

Сере сыяр, мәгәр хәл шулай,

Юкка димим ул буш сөйләүләрең,

Кайта-китә йөри ул уйлар!




СИНЕ-МИНЕ

Синең назың харап итте бу йөрәкне,

Кочар булып сузылдым мин чиксез күкне,

Ни хәсрәтем бар иде соң — гомер үтте

Шушы хисләр кочагында...

Шушы хисләр кочагында мин дә үкме?


Бу хараплык кисте минем өметемне,

Синдә диеп белдем әмма бәхетемне,

Өзелгәндә генә калган үзәгемне

Текте вакыт энә-җептә...

Текте бәхет энә-җептә сине-мине.


“ҖАНЫМ!” — ДИГӘН ЧАГЫҢ...

Юктан барга чыктым, бардан — юкка,

Гомер акты көннәр саенда,

Текәләнеп ярлар кала бара,

Ә йөрәкләр алга ашкына.
Ишек яңагына сөялдең дә...

Якынайтып ерак араны —

Бәгырьләрең шушы сагынуда

Ничәнче кат инде яралы.


“Җаным!”— дигән чагың...

“Аек!”— дигән,

Тынмас чагы кышның бураны,

Олы юллар калын толып кигән,

Уйлар илне ничә урады.
Юклардан бар идек кенәмени,

Бардан юкта инде бу хәлләр,

Күк иләге ак кар онын или,

Ачылып калган капка-ишекләр.






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   ...   39




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет