КИБӘННӘН ИШЕЛМӘ СИН
*Язучы Марсель Галигә
Хәлем зарда кем юатты,
Син идеңме, кайсыгыз?
Мәгәр кисеп, телеп атты
Өметсездә кайчыгыз.
Үпкәләмим, насыйбы бу,
Гомеремнең хәленнән:
Туй дип туган йөресә ду —
Бирмәде хәбәреннән!
Күңел урамнарым да киң —
Кояшның тантанасы,
Булмадым түгел, уңдым мин,
И адәм тәганәсе!..
Чатыр тауның башларына
Менсәң, дөньяң киңәйсен,
Кемлегең бар, шәпсең санга,
Кибәнең ишелмәсен.
БӨЕКЛЕК СЕРЕ
Кеше җаны бәндәсенең хәтта
Мескен булуын да өнәми,
Әллә кемлек белән саташуда
Хыял сарайларын келәмли.
Хакыйкатьнең кырыс таләбенә
Буйсынуы авыр, кемгә дә
Әллә кемлек насыйп бәхетенә,
Хәтта болыт сарган көндә дә.
Ахмаклар юк, бары мин кемнәрнең
Башбаштаклык сүзе гадәттә,
Мөһер сугып әллә кем булуның
Җаен эзли алар, әлбәттә.
Серләр хикмәтенә төшенгән дип
Бик азларны саный тарихлар,
Бөек булу — башкаларны изеп
Узу түгел, күтәр, көчең бар!
Хәтер уйнагында уймак кадәр
Бер кәефлек мизгел йөрәккә
Энә төртте, килде нинди хәбәр,
Гомерләрне кичкән — үзәктә.
Балачакның азмы югалгандыр
Егетлеккә киткән көннәре,
Син үзең дә була алмадың түр,
Мин дә узалмадым элгәре.
Кадер сорый бездән килер көннәр,
Бәхетлегә юра төшләрең,
Безнең инде күптән самим хәлләр,
Үзсенүдән ары үсмәдем.
Хәтер уйнагында уем-уем
Түрләре бар, сирәк яңарам,
Бүген синең кемдә икән уең,
Ә мин әле синнән ямь алам.
РӘХМӘТ ДИГӘНЕ
Бу дөньяны тану серләренә
Азлардырмы күптән төшенде?
“Байлык!”— диеп анда кемнәр генә
Әрәм итми калды көчене?
Дан-дәрәҗә эзләп азмы сатты
Хәтта үзен адәм баласы?
Азларымы анда тамак ертты,
Әрәм итте насыйп буласын?
Сабырлыкны өстен күрүчеләр
Соңардылар лаек өлешкә,
Бәхетемнән миңа насыйп чыгар
Кебек иде ни бар килеш тә!
Бу дөньяны тоту бәндәлекнең
Бәясе дә, Хакның биргәне,
Узып булмый көннән, тапканымның
Бәрәкәте — рәхмәт дигәне.
Сент.-окт., 2001.
БАЙЛЫК
Бу дөньяның заты — байлык, диләр,
Яшәү мәгънәсенә чумучылар
Кебек алар гомерләрен иләр —
Суга кереп, коры чыгучылар.
Нәрсә соң ул байлык? Ни көче бар?
Кем сатыла, шуны аласыңмы?
Дөнья үзе хәтта сатлык товар,
Һәркөн көтә килеп аласыңны.
Тик сатылмый илаһият үзе
Һәм мәхәббәт —
Кем дә белеп торсын!
Гамәл кебек алар бәндә йөзе,
Гомер бакый сине озата барсын!
Бу дөньяда тапкан — монда кала,
Күңел сандыкларың ташып торсын,
Үзенекен дөнья кире ала,
Байлык белән күңел шыплап тулсын!
Октябрь, 2001.
ИРЕШҮ САНЫ
Өметсезлек шайтаныннан чыгып,
Йолдызларга таба юл алам,
Бу күңелем җитмәсә дә ныгып,
Талпынам да канат кагынам.
Күтәреләм, кочагымда калган
Кебек була чиксез дөньялык,
Мин үземнең бөеклекне тоям,
Мескенлекне тоям оялып.
Ил белән ил сүздән туктыйлар күк,
Эфирлары тына, галәмдә
Йөзгән кораблары һаман бип-бип
Бәбкә кебек ялгыз хәлендә.
Дөнья — фани, беләм, әмма халкым
Бөек була алсын иде дә...
“Өметсезлек баткагыннан калкын!” —
Диеп дәшкән сыман кеме дә!
ДӨНЬЯ ГАМЕНӘ БИРЕЛҮ
Гарык булып дөнья гамьнәренә,
Калган чакта саның саныңда,
Җан белән җан ничек серләшергә
Белә булыр барлык хакында.
Белә булыр бүген киләчәкне,
Белә булыр күптән үткәнне,
Кем дә күрмәс безнең күрәчәкне,
Кем дә җыймас безнең түккәнне.
Баш чөергән дөньялыктан бизеп,
Без эзләрбез гадел иясен,
Заман үзе киткән чакта изеп,
Кем дә алмас безгә тиясен.
Чәчелер байлык, ил җыйганга хәтта
Комсызның да кулы сузылмас…
Кайда идем икән мин ул чакта —
Намусыма тузан ягылмас?
СҮЗ ШӘРАБЫ
Сүз шәрабы сезне исертмәсен
Беләм, әмма каләм дәртенә
Бирелә дә күңел, өермәсен
Болгата да йөрәк — ярсына.
Дөньялыкны ташлап күккә чыга,
Укымакчы Хакның китабын,
Тезелешеп фәрештәләр эзгә,
Тәкбир әйтә, көтеп җавабым.
Белсә идем мин Ходайның телен,
Укыр идем бөек Китабын,
Гарәп түгел шул ул, татар сүзен
Мин ишеттем анда беркавым.
Сүз шәрабы сезне исертмәс ул,
Ә мин инде күптән дивана,
Бәхетем дә, яшәү серем дә шул,
Таңнан күңел җырлап уяна.
ЧӨЕЛҮ
Бөеклекнең итәгенә барып
Ябышкач та егылып каласыны
Исләреннән чыгарганнар арып
Савыктырса күңел ярасыны,
Илгә күңел салсын,
Халыгыннан
Аерылганнар ерак бара алмый,
Бу бөеклек — тәкәбберлек белән
Бәндәләрне һаман-һаман алдый.
Чөеләбез,
Йолдыз җыяргамы
Очынабыз, хозурлыкны эзләп,
Бөеклекнең итәк ертыгымы —
Егылып калдым,
Кулларымда учлап!
СӘБӘП ХАЛӘТЕ
Сәбәп башка, йөреп аштан-ашка,
Бардан юкка чыгып, юктан — барга,
Үзең кылган шушы тамашага
Зарда калган булып, шушы барда
Яшәлгәндер,
Белмим...
Без яшибез,
Безнең хәлләр, туган, тәмам башка,
Чебен төшми,
Таракан да ашка,
Күңелләр — киң...
Башлар гына ташка
Төшеп китәр сыман!
Чоры башка,
Башка заман, башка
Җырлары да;
Ә күңелем сыктап җырлады да
Менә әле гыйсьян булдым мин дә,
Сәбәбе бар чөнки,
Сәбәп — ашта!
КОДРӘТ ХАКЫ
Җилкә тарлылар да бу дөньяны,
Киңлеләр дә, беләм, күтәрә —
Кемгә күпме, ничек төшкәнене
Сөйләшкәләгән бар үзара.
Хәтер сандыгыннан мең елларның
Чәчелеп китә кара мәрҗәне,
Бәяң күтәр, хакы булыр барның,
Һәркемнең дә “насыйп” дигәне.
Өлешләрне өрлек кебекләр дә
Көтеп алды вакка чыкмыйча!
Ни хәлләрдер, белмим, ул күкләрдә —
Күпләрнеме йөртте екмыйча?
Җилкә тарлык берни түгел мәгәр,
Күңел киңлегендә — мәртәбә!
Җилкә киңлегендә күпме егәр
Ил эчендә китте әрәмгә.
Достарыңызбен бөлісу: |