БАР ИДЕҢ ДӘ...
Бар идең, инде күңелең
Сүнгән дип даулы йөрәк
Аңлады, үпкәләгәнсең
Сагыш утында көйрәп.
Белмәдем, яратып әйткән
Сүзләрем колагыңа
Соңарып барып җитүдән
Тияр дип бәгыреңә.
Белмәдем, сөю сагышың
Чайкалыр, түгелер, дип...
Бу кайнар гомер агышың
Ник китте тугарылып?
Бар идең, инде юклыкка
Син мине хөкем итеп,
Салдың да шыксыз тарлыкка,
Кимердең бәгырь итен.
ЭҺ БУ ГОМЕР
Эһ бу гомер, чаналарың
Киттеләр дә салулап —
Кая минем җырлауларым
Басу-кырларны урап?
Эһ бу гомер, саналмыйча
Калдырмый саннарында,
Юк-барыңа карамыйча
Күп йөрдем туйларыңда.
Эһ бу гомер, таянмадым
Дәрәҗә, байлыгыңа,
Дөньяны тотып кулларым,
Җай бирми айнырына.
Эһ бу гомер, мәхәббәткә,
Гыйлемгә ихлас итеп,
Бакырга сатты, бәямдә
Алтын тауларын күреп.
Үпкәләдем, дисең... Мин, мөгаен,
Кыя таштай ишелеп төшкәнмен,
Күгемдәге йолдызларым, аем
Болытларың каплап киткәндер!
Беренчесе түгел насыйбыма…
Соңгысыдыр бәлки, йа Хода,
Ничәнче кат утта калуыма
Чик булырмы шушы дөньяда?
Ибраһимга дошман учак якты —
Аяк куймый бакча ясадың,
Йосыфыңны туганнары сатты,
Ә ул тапты тәхет насыйбын.
Беренче кат түгел минем хәлем —
Ачылуы йөрәк ярамның,
Син үзең дә яралысың, беләм,
Ут эчендә көйрәп янганым!
Үпкәләдем, дисең...
Гафу, берүк,
Мин саксызга хөкем чыгарып
Дөрес эшләгәнсең, торам белеп,
Күз яшьләрем җаным сугарып.
БҮСЕЛЕШ
Дөнья белән бәхәсенә кердем,
Дөнья белән булдым ише дә,
Кем чакта да кеме генә идем,
Киме генә идем, төше дә.
Шундый кыска булган икән гомер,
Шундый озын юлы, югыйсә,
Яна-яна сүнә бара күмер,
Самавырны кайнар пар бүсә.
Болыт булып очкан чагында да,
Төшкәндә дә җиргә яңгырдай,
Минем әле чәчәк буласым да
Килер әле һушың язардай.
Хакыйкатьнең төрле бизмәнендә
Үлчәнәбез, гүя үзгәргән
Саннарыбыз...
Дөнья үзәгендә
Чыктым әле мин дә йөгәннән!
БУЛМЫЙ КАЛГАЧ БУЛАСЫЛАР
Син анда әллә ниләрең
Сөйләмә, булмаганны,
Ялгыштым, дигән сүзләрең
Өнемне алды, җанны.
Эһ гомер, бушларга алып,
Акчага сатмасаң да,
Торамын исләрдән калып
Тормышым бакчасында.
Көз җиткән... Яфрак сылуын
Җил сөреп куа кая?
Минем дә күчә баруым,
Минем дә гомер зая.
Очармын кебек идем дә
Канатым җәеп-җәеп,
Әллә син саташтың, әллә
Мин үзем — аяк таеп.
Ноябрь, 2001
ХАТАЛЫ ЮЛӘРЕҢ МИН
Бер ялгышып, аны гомер буе
Төзәтүдән әллә гыйбарәт —
Тормыш дигән бу яшәеш туе?
Һай, күпкәрәк киткән, күпкәрәк.
Яшьлек белән беленмәгән, диеп
Картлык кора тәүбә куәтен,
Мәгънә эзлим сәҗдәләргә китеп,
Килешмәсә дә бу килбәтем.
Энә очы төртелүдән генә
Мәрткә талган кыздай йөрәгең
Гомер буе йокы сөременә
Бирелгәнгә хата көрәдең.
Уятырлык егет булалмыйча,
Уйламыйча җаның хәлләрен,
Итагатьлек атын ташламыйча
Яшәмәкче иде — юләрең!
ҖАН СЫЗЛАВЫ
Туган телем — анам теле,
Утны-суны кичкән телем,
Җанга якын һәм бәхетем,
Намусым син — туган телем!
Изгелекнең кадере — зур,
Игелеккә китерә ул,
Изге дә син, игелектә,
Туган телем, таяныч бул!
Гамәлләрнең бөеклеге
Олы итә халыкларны,
Бөекләрнең һәм сүзләре
Җәлеп итә башкаларны.
Туган телем, синең хакка
Бар гамәлем, Хода разый
Булса иде тырышлыкка!
Тик нигәдер җаным сызлый…
ДӨНЬЯСЫ ДА БӘХЕТ
Күңел дәртен моңнар аланлыгы
Чәчәкләре белән адаштырып,
Ничәнче кат җаным канатланды,
Өмет шәмен күктә зар яндырып.
Ә мин очтым илаһилык табып,
Һәр тамчының тоеп бәрәкәтнең!
Әллә инде җәннәтләрдән иңеп,
Күкләр насыйп итте бар хикмәтен?
Син еларсың, сагынырсың, дидем,
Аңламассың яшәү серләрен дә,
Насыйбыңа терәгең дә идем,
Бәхетең дә татлы көннәреңдә.
Моңнар аланлыгы чәчәк аткан —
Сафлыгыма җанның рәхәтедәй,
Дөньясы да бәхет, тапсаң җөп сан,
Ә калганы бары сурәте лә.
ХИКМӘТ ИҢҮ
Һәммә кеше бәхет табып җирдә,
Ирешмәкче гүя күкләргә!
Безгә кирәк бу да, ул гомер дә —
Китмәс микән артык күпләргә?
Азмы булды әллә кемлек хакы,
Очсыз тиенгә дә сатылып,
Күңелләргә буран кереп ятты,
Эттәй өргән кичә егылып.
Әхлак төзәтәбез, ямаулыкка
Шәригатьтән алып, холыктан,
Сихәтлек тә кирәк безнең хупка,
Артык өлеш һәм дә байлыктан.
Догадабыз, үзебезгә кирәк,
Башканыкы торсын читтәрәк!
Әмма миңа иңде бүген хикмәт —
Бәгырь пыяласын чирткәләп.
ШӨКЕР, КАНӘГАТЬ
*Рәссам Рәшит Имашка
Ул, кадерләп, күңел сурәтене
Төрә торды кәгазь уравына,
Аңлагандай тормыш хикмәтене,
Сөйли торды үзе, ура гына.
“Без элекләр, — диде, — ятим үсеп,
Ятимлектән өстен була алдык!
Инде хәзер, шушы яшькә җитеп,
Кем идек тә, кемнәр була алдык?”
Сүз ерагы дөнья читләреннән,
Бүгенгедән урап кайнарлады,
Кызыллыгы салкын битләремнән
Чәйнегенә үрләп җыр җырлады.
Башкорт балы башны айкыймыни,
Дару гына бит ул, и җәмәгать!
Күңел бүлмәсендә сурәт кими...
Булганына шөкер һәм канәгать!
“АК БҮРЕ” УЕНЫ
*Рәссам Шамил Нигъмәткә
“Ак бүре”дән нинди гайрәт чыксын
Сәхнә уенының чарлагында?
Сурәт калды, күңелләрнең шашкын
Чакларында җырга кушылсынга.
Сурәт калды, сүрелмәсен, диеп,
Көя янсын өчен беркөн хисләр,
Никтер бар да сагышлылар, боек,
Иркен, юкса, тарткы, иркен төсләр.
Күз яуларын эзләгәндәй кичләр
Шаярмакчы тойгы киштәсендә,
Китте генә, йөгереште хисләр
Мәңгелеккә җаннар төйнәлсенгә.
Достарыңызбен бөлісу: |