Хисаметдин менла



бет3/4
Дата11.07.2016
өлшемі465.33 Kb.
#191652
1   2   3   4


Менламыз, Хәнифәнең янына тугры килеп, диде:

Ни өчен озак чыкмадың, саумысың, җаным?

Әлхәмделилла! Әмма күп тору мөмкин түгел, күрешүебез миңа да хуш исә дә, куркамын ки, белмәсеннәр! – назлы, йомшак тавыш илә диде Хәнифә туташ.

Курык-курыкма, мин сине тиз җибәрмимен, җаным!-диде менла вә, бер казыкны җирдән суырып чыгарып, бакчага керде. Хәнифә туташның уң кулыннан алып һәм бик тә зәвык белән кысып, яшь кызны бакчадагы кечкенә бер бинага таба алып китте. Бу кечкенә бина Габбас аганың мунчасы иде. Мунчаның эче пакь вә чиста иде.



Мунча сәкесенә кыз вә егет янәшә утырдылар.

Безгә күптән шулай күрешү кирәк иде,-диде Хисаметдин, уң кулы белән Хәнифәне муеныннан кочаклап. Хәнифә туташ сул кулы белән менлага сарылды. Егет вә кыз бик бәхетле булып, икесенең күңелендә гыйшык уты яна иде. Гыйшык ләззәте белән ләззәтләнеп, егет вә кыз үбешеп, кочышып бер-берсенә якын сарылдылар.

Син хәзер җавап куярга килә идең, мин сагалап көттем, – диде Хисаметдин.

Бу хатымда мин сиңа бер яңа вакыйга турында белдермәкче булган идем, мине Сибгатулла Җаватовка бирәләр.

Ничек ул булыр, кеше бит агач түгел, алып биреп булмый.

Ничек булсын, мин хатымда да яздым, беләсеңме, Бикбулат мулла хатыны белән Гали байдан баш кодалый килгәннәр иде, бүген-иртәгә эшне тәмам итәчәкләр.

Җаным, безне кем аерыр? Мәхәббәтебез шул кадәр көчле ки, безне ни Гали бай, ни атаң-анаң аера алмаячак.

Аны син сөйлә, атай-анай әйтәләр ки, бармасаң, көчләп бирербез. Сөймәгән кешегә яр булу миңа агудыр.

Җаным, син миңа яр булырсың. Минем мәхәббәтемне һичкем җиңә алмас.

Шул вакыт менла, түзә алмыйча, Хәнифәнең иреннәреннән суырып үпте. (...) Яшь кыз тәмам егетнең ихтыярына бирелде.

Мин сине элек әдәп өчен яхшылык белән сорармын. Әмма бирмәсәләр, миңа алла биргән ихтыяр куәтемә һичнәрсә каршы килә алмас. Бу сүзләрне әйткәндә егетнең күзләре ялтырады, тавышы бераз тетрәде, хәтта туташ бу каһәрле тавыштан бераз куркынды. Моны аңлап, менла, Хәнифәгә сөеп карап, болай диде:

Курыкма, син мине янә элеккечә сөячәксең, ачуым килгәндә мин каһәрлемен, ләкин ачуым атаң-анаңа килде.

Шәригатьчә дә көчләп бирү мөмкин түгел? Дөресме? – дип сорады Хәнифә туташ.

Кияүгә чыгу эшендә кызларга тулы ихтыяр биреләдер. Алар, шәригатькә каршы килеп, яман булсалар, без дә яман булырбыз. Безнең ихтыяр вә хөрриятебезне-ирегебезне ала алмаслар. Җаным! Кеше тормышында бер бәһале вә яхшы нәрсә – хөррияттер. Без үз хөрриятебезне саклый белербез.

Хөрриятсез яшәү көч вә газап-кысынкылык икәнен мин дә беләм, – диде Хәнифә туташ.



Бу сүзләр менланың күңеленә хуш килеп, диде:

Дөрес әйттең, җаным! Фикерләрең минеке белән уртак икән.

Болай булгач, бер-беребездән аерылмабыз! – диде Хәнифә туташ.

Зәвык вә сафа чигеп, ике гашыйк таң яралганны белми калдылар.

Ничек урыныма кереп җитәрмен икән? Әни-фәлән намазга тормасын, җибәр, җаным, сәламәт бул!-диде Хәнифә туташ.

Сәламәт бул!-диде Хисаметдин.

Яшьләр саубуллашып аерылыштылар. Менлабыз бакчадан чыгып юк булды. Хәнифә туташ, аяк бармакларына басып, үз бүлмәсенә узды.


VII
Берничә көн үтте. Хәзерге вакытта Хисаметдин шәһәрнең тимер юл вокзалында. Көн кичкә авышкан. Шәһәрнең һәммә халкы вокзалга җыелган. Чөнки бу поезд белән мөфти хәзрәтләре Петербургтан Уфага узачак имеш. (...)

Вокзалның эчендә вә тышында анда-монда мөселманнар сөйләшеп йөриләр. Гали бай Җаватов бу шәһәрнең ахуны вә башка байлар белән бергә сөйләшеп тора. Бикбулат мулла да шунда күренә. Ләкин авызыннан "әйе, шулай"дан башка бер сүз дә чыкмыйдыр. Әбүзәр бәк Дәүләтгилдиев, ялтыравык төймәле формасын киеп, Хисаметдин белән йөри.

Барчасыннан ерак, вокзалның бер диванында яшь бер әфәнде утыра. Бу кеше, крымка бүрекне[6] бераз кырын киеп, һичкемгә кушылмаеп, утыргычның артына аркасы илә таянып, камыш таягы белән ачык калушларының йөзенә уйнап орыр иде. Күзләре дикъкатькә иң лаеклылар. Арыслан гайрәте белән карыйлар. Күзләре белән татарлардан һәрберсен йотып багар, һәр багышында кешенең эченә кереп чыгар. Бу вакыт әлеге арыслан күз, Хисаметдин менла белән Әбүзәр мирзага багып, сүзләрен тыңлый иде. (...)

Кинәт колокол каккан тавыш поездның килүен белдерде. Күп халык платформага чыгып, мөфтине күрергә өмет итте. Мөфти хәзрәтләре үзенә махсус бер вагон алган иде. Шәһәр байларының чакыруын кабул итте. Вагоннан чыкты. Исламнар бер-бер артлы мөфти хәзрәтләренә сәлам бирерләр иде. Күбесе кулын үбеп, түбәнчелек белән каршыладылар. Мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилев хәзрәтләре хәзерләнгән табын янына утырды. (...)

Хисаметдин вокзалда арыслан күзне эзли башлады. Ләкин теге арыслан күз инде вокзалдан чыгып киткән икән, аны тапмыйча, Әбүзәр белән вокзалдан чыгып, "Мохтар!" дип, каты тавыш белән кычкырды. Шунда ук, җир астыннан чыккан кебек, артында извозчик Мохтар пәйда булды. Ике яшь егет Мохтарның арбасына утырып киттеләр. Юлда барганда Әбүзәр бәк Мохтардан сорады:

Эшләр ничек, баеп буламы?

Мең рәхмәт, сез урнаштырдыгыз! – диде Мохтар.

Миңа рәхмәт кирәкмәс. Яхшы гына баерсың. Шул булыр җаныма хуш рәхмәт. Сөйлә, айда күпме табасың? – дип сорады Әбүзәр бәк.

Егермедән егерме өч монетка кадәр табамын, – җавап бирде Мохтар.

Соң ничек алай була? Егерме өч сум табасың, ә айлык хакың фәкать алты сум?-диде менла.

И дустым менла! Айлык хакны инде сөйләмә. Извозчиклыкта башка юллар белән табалар. Әгәр йокламасаң, һәр көн казанырсың өч-дүрт сум. Ә хуҗага бары ике сум бирсәң дә, бик шат буладыр. Шулай һәр көн бер-ике сум яшереп каласың да, акча да җыела.

Болай мал хасил итмәк тугры юл түгел, – диде менла.

Бик тугры, чөнки ул акча өчен бәлки ничә төн йокланылмый. Моны ат хуҗасы үзе дә аңлый, һич сүз әйтми, зарар юк,-җавапланды Мохтар.

Әлбәттә, хуҗа аңласа бу эшне һәм дә рәнҗемәсә, зарар юк,-диде менла.

Кара, эшне бел! – диде Әбүзәр бәк.

Аллага шөкер, хәзердә илле монет акча тупладым,-диде Мохтар.



Эшлә, эшлә, әүвәл җәфа, соңра сафа, – сүз кушты Хисаметдин. Сөйләшә-сөйләшә яшьләр бер йорт янына җитеп, арбадан төштеләр. Бу йортка төшереп, Мохтар күздән югалды. Бу өй зур агач өй булып, ишегалды мәйданы киң иде. Яшьләр зур өйгә кермичә, бакчага үтеп, анда булган бакыр мастерскоена керделәр. Бакырханә эче тузан вә бакырчы хезмәткәрләр белән тулы. Анда самавыр төзәтәләр, монда лампа төзәтәләр. Бер тарафта молоток-чүкеч илә бакырны чик-чик сугып, башны авырттыралар. Бу бакырханәнең хуҗасы теге, вокзалда күргәнебез, арыслан күз Зурколаков иде. Әбүзәр бәк белән Зурколаков шулкадәр якын дус иделәр ки, гүя боларның ике гәүдәсенә бер җандыр. Мондый дуслыкның сәбәбе бу ике зат уй-фикерләренең уртак булуыдыр.

Әбүзәр бәк татар тормышы хакында фикерләрен күп җирдә сөйләсә дә, һичкем аңламады. Кайбер татарлар: "Фән вә фән, мәгърифәт, гыйлем вә һөнәр кирәк дип сөйлиләр, бу ни сүз? Гыйлем вә мәгърифәтсез дә гомер итә беләбез",-дип, Әбүзәр бәктән көлделәр. Кайбер исламнар болай диделәр: "һөнәрле, мәгълүматлы кавем булу, әлбәттә, яхшыдыр, ләкин татар милләте һөнәрле була алмас. Бик күп еллар узды, татар милләте зыяланмады да, инде Әбүзәр кебекләр татарны башка милләтләр шикелле һөнәрле вә мәгълүматлы итәргә телиләр, бу-мөмкин түгел",-дип, Әбүзәр бәктән көләләр иде. Әбүзәр бәк, мондый татарларга ачуланып, дияр иде ки: "Әфәнделәр, мең еллар узды, татар зыяланмады, дисез. Зыяланмадык шуның өчен кем, эчебездә мәгълүмат алырга омтылыш, теләк юк иде. Мең елларга бакмагыз, бу вакыттан зыялыланырга омтылыш-теләгебез уянса, заман узу белән без дә мәгълүматлы булырбыз. Ләкин, мең еллар шулай узды дип, йоклауда дәвам итсәк, мең түгел, янә миллион еллар үтәчәк вә без искечә наданлык дәрьясында калырбыз вә үзебез һөнәрләр белмичә, башка милләтләргә хезмәтче вә кол булырбыз. Бәс, телик мәгърифәтне вә һөнәрне, чөнки татар да ярты гакыл түгел, зиһене бик камилдер. Зыялы булырга сәләтле бер халыктыр.-Уяныгыз, кардәшләр! Уйланыгыз, моның кеби гакылсыз дәлилләрегез илә үзегездән көлдермәгез! Карагыз башка милләтләргә, бигрәк тә французларга, немецларга: болар суда көймәдә балык кебек йөзү түгел, һавада кош кебек очу машинасы төзи беләләр. Әмма безнең сукалау белән вак сәүдәдән башка һөнәребез юк кебидер... вә фәлән... фәлән". Бу юлда Әбүзәр бәк һәр никадәр сөйләсә дә, фикерләрен һич кемсә аңламас иде. Кыскасы, бу фикерләр стенага борчак сипкән кеби иде. Татарны зыяландырудан өметен кисәргә дә аз калган иде. Ахыр чиктә Әбүзәр өметсезлектән котылды. Зурколаков та мондый идеяләргә күңел беркеткән кеше иде һәм Әбүзәр бәккә фикердәш булды. Икенче дусты Хисаметдин шулай ук аның фикерләрен хуплар иде.

Әмма Максудыбызга килик. Гайса Зурколаков, егерме алты яшьлек бер егет булып, һөнәре бакырчылык иде. Бакырханәсе атасыннан калган иде. Хәзердә атасы вафат булган, Гайниҗамал исемле карт анасы бар иде. Атасы исән вакытта Гайсаны мөселманча вә бераз русча укыткан иде. Яшь вакытларыннан бирле Гайса Зурколаков ислам вә рус, гыйлем вә һөнәр китапларын укырга һәвәс егет булды.

Гайниҗамал абыстай алтмыш яшьләренә җитмеш бер хатын иде. Гаять диндар, яхшы вә хакыйкатьле хатын. Шәһәрнең барча халкы Гайниҗамал абыстайны хөрмәт итәләр иде. Гайниҗамал абыстай менланы күреп болай диде:

Менла, син улымның хәлен белергә күптән килмисең?

Хәзердә хәл белергә килдем, абыстай. Сиңа бер үтенечем дә бар.

Нинди үтенечең, менла, сөйлә, ишетәек.

Безгә мәрхәмәт итеп, башкода булсагыз иде, абыстай. Өйләнергә телим, Габбас аганың кызын сорасагыз, бик зур мәрхәмәтегездән булыр иде!-диде Хисаметдин менла. (...)

Бер өч-дүрт көннән соңра Гайниҗамал абыстай Габбас агайга башкода булып барды исә дә, Хәнифәне бирергә якын да килмәделәр. Хәнифә туташ Сибгатуллага бармаячагын вә менла Хисаметдинга бару теләген һәр никадәр анасына сөйләсә дә, Шәмсекамәр абыстай кызына:

Үз файдаңны үзең белмисең, ризыклы вә бай хатын булырсың. Сабыр ит, Сибгатуллага бирербез. Сүземне тыңла: син бала, мин ана! Баштан колак зур булмый, – дип, Хәнифәне үгетләде. Үзенчә төрле чаралар кылды.



Шәһәрдән илле чакрым ераклыкта бер авылда торучы ишан вә багучыны китертеп, бу ишан Хәнифә туташны Хисаметдин менладан суытмага вә Сибгатулла әфәндегә җылытмага, ягъни мәхәббәт иттермәгә кереште. Вә бу хәйлә илә Хәнифә туташка догалар эчереп вә аягына туфраклар ташлап вә шуның кеби башка нәрсәләр эшләп, ишан хәзрәтләре Габбас агада бер атна кунак булып ятты. Киткәндә: "Инде курыкмагыз, эшемне тәмамладым",-дип, Габбас агадан акча һәм әйберләрдән гыйбарәт күп бүләк алды. Ләкин хәзерге заманда суытмак вә җылытмак, сөйдермәк вә биздермәк һөнәрләрнең юк нәрсә икәнен вә мондый һөнәрләр – булмый торган эш, чын ялганчылык вә шарлатанлык икәнен һәрбер зиһенле кеше яхшы белер.


VIII
(...) Август аеның якты бер көне иде. (...) Авыл өстендә зур шау-шу вә гөрелтеләр купты. Түбән очтан өчәр ат җигелгән ун арба җил кебек киләләр.

Бай туе, бай туе башланды! – дип, халык, умартадан чыккан корт кеби, өйләреннән тамашага чыга башладылар. Туй җәмгыяте урам буенча әйләнә, мылтык атудан, кыңгырау тавышыннан колаклар тона. Урамны төтен алды, бер сугыш купты дип уйларсың. Алдагы колясканың мылтыклары артыграк гөрселдиләр, бу коляскада кияү булачак Сибгатулла әфәнде һәм кияү егетләре утырган, атлары яшен кебек йөгерә. Хәтта ки юл аша узып баручы бер эт, өлгермичә, коляска көпчәкләре астында калып, уртага ярылып, эчәкләре һаваны бераз исләттеләр. Туй Хисаметдин менланың йорты каршысына җиткәндә, Сибгатулла әфәнденең кушуына күрә, мылтыклар тагын да көчлерәк гөрселди башладылар. Сибгатулла әфәнде шул мылтык шартлаулары белән үзенең җиңүче булуын Хисаметдин менлага күрсәтергә уйлаган иде. Ләкин Хисаметдин, өйдә булмаганга, үзенең җиңелүен күрә вә ишетә алмады.



Сибгатулла әфәнде бик шат булып, туй мәҗлесен зур һәм тантаналы итеп ясады. Ни өчен шатланмасын, теләгенә ирешә, бу көн Хәнифәне аладыр! Кияү егетләре һәммәсе бал бузасы әсәреннән кып-кызыл кызарганнар. Сибгатулла әфәнде бигрәк тә кызарган иде. Ул кияү егетләренә карап: "Сүттерт, йөздерт!"-сүзләрен бик шатлык илә әйтә. Кыскасы, туй процессы ишетелмәгән вә күрелмәгән бер сурәттә башланды. (...)

Көндезге сәгать дүртләр иде. Кояш үзенең нурларын вә эсселеген чуар булып җәйрәп яткан кырларга чәчә. Сабан басуы дип аталган кырларның күренеше бик гүзәл иде: солы, карабодай вә тары үсеп утырган кырлар күзләргә кызгылт, аксыл, саргылт төсләрдә күренәләр иде. Кырларның гүзәллеге шат туйчыларны тагы да шат итә иде.

Туй җәмгыяте "Н" авылыннан биш чакрымнар киткән бер вакытта, көтмәгәндә каршы яктан атлы бер егет килеп җитте. Бу егет туй җәмгыятенең барудан тукталуына сәбәп булып, иң элек алда баручы Гали байның коляскасы янына килеп сөйләште. Сүз-сүздән соң байның ачуланганлыгы күренеп тора иде. Бәлки бу егет яман хәбәр китергәндер, дип уйладылар. Атлы хәбәрче белән биш-алты минут сөйләшеп, Гали бай углы Сибгатулланы янына чакырды. Туй җәмгыяте: "Ни өчен туктадык?" – дип кычкырыша башлады. Сибгатулла әфәнде исә, атасы илә хәбәрләшкәч, үлек кеби агарып, кайгы вә фикерләр дәрьясына батты. Башкода Бикбулат мулла телсез калып, нишләргә, ни дияргә белмичә аптырып калды. Шунда Гали бай: "Кайтырга кирәк",-дип, туйчыларга игълан итте.

Бу ни хәл? Ни гаҗәеп, ни өчен кайтабыз?-дип, туйчылар хәйранга калдылар. Ничек булса да булды, туйчыларның барчасы, башларын җиргә иеп, кире авылга кайтырга мәҗбүр булдылар. Тик Гали бай белән Бикбулат мулла гына, кайтмыйча, хәбәрче атлы егет артыннан шәһәргә юлландылар.



Юлда күп уйланулардан соң, Гали бай Бикбулат муллага болай диде:

Гаҗәеп, мин хәстәрлек күрдем, туй чыгымнарын күтәрдем вә кәефләрен тәмам кылдым, ә алар кызларын югалтканнар Бу ни галәмәт!-Бу сүзләргә каршы Бикбулат мулла бер сүз дә әйтә алмады, тик башын тагын да түбәнрәк иде.




IX
Туйдан алда берничә көннәр Хәнифә туташ казык төбенә хатлар куйса да, алар сөйгәненә җитешмәде – Хисаметдин шәһәрдә дә юк, хәбәре дә юк. Хәнифә туташка мәгълүм түгел ки, ни сәбәптән менланың туйдан хәбәре озак юк икән? Бәс, Хәнифә туташ өмет итте ки, Гали бай туе кебек олуг вакыйгадан Хисаметдин хәбәрдар булып шәһәргә киләчәк вә үзен коткарачак. Чөнки: "Безне кем дә аера алмас", – дигән сүзләре гуташның хәтерендә иде. Әмма туташның өмете акланмады. Инде шимбә көн җитте, якшәмбе – туй. Әмма Хисаметдиннан һичбер хәбәр юк. Кайгыга баткан Хәнифә үз бүлмәсендә өзгәләнә: "Ничә көннәр көтәмен, ни өчен килми икән? Бер-беребездән аерылмаска вәгъдә бирештек. Аның мәхәббәтендә мин шикләнмим. Мәхәббәтенә күрә мине ташламас, аерылышуны һич тә уйлый алмыйм Ни өчен мине болай зарыктыра икән? Гаҗәеп! Юк, туй турында ул белмидер, белсә, бакчага, әлбәттә, килеп җитәр иде һай кош булса идем, очып яныңа җитешеп, хәлемне белдерер идем. Бүген инде шимбә көн булды. Килеп җитмәсә, мин һәлак булдым. Сөймәгән кеше белән бергә яшәмәк һәлакәт булмыйча нидер? Йә Алла, нинди гөнаһларыма күрә мине газаплыйсың. Юкса ул хыянәт иттеме? Хәер, ул андый кеше түгел. Кичен бакчага килер. Ул җаным мине ташламас. Икейөзле кеше түгел".

Ничә мәртәбә туташ теге казык янына чыгып керде, әмма менла юк, хаты алынмаган.

"Килмәде, килмәде, һәлак булам ахры? Юк, монда ни булса да бар, эшнең аелын белергә кирәк. Менла хыянәт итсә дә Сибгатуллага никахланмамын". Шул рәвешле куп уйлардан соң Хәнифә туташ ныклы бер карарга килде. Вә үз-үзенә диде: "Туктагыз, мин эш кылырмын, миңа хәзер барсы да бер, мин һәрбер казага әзермен". Шулай дип, яшь кыз үз-үзен юатты вә күңеле бераз хуш булды. Анасы исә олуг гайрәттә туй хәзерлекләре белән мәшгуль иде. Ахыр чиктә ярты төннәр булды. Хәнифә туташ бакчага хаты янына чыгып, бу юлы да менланың юклыгын белеп, хатын кире кесәсенә куйды вә бүлмәсенә кайтты. Өйдә барсы да яттылар Хәнифә туташ кулына беренче туры килгән киемен киеп, тәрәзәдән әкертен генә туры урамга сикерде. Бу – яшь кызның өйдән качуы иде. Төн бик караңгы. Шәһәр тирән йокыга талган. Каравылчы сызгыруыннан башка, яшь кызның колагына бер хәрәкәт тә ишетелмәде. Урамда янган фонарьлар гына кызның күңеленә бераз тынычлык бирделәр. Ул, бераз батыраеп, тротуар буйлап бара бирде. Күргәнебезчә, бу яшь кыз караңгы бер төндә иртәгәге никахтан качып бара. Әмма кемгә, кая барырга? Кем сыендырыр?

"Ни булса булыр, Гайниҗамал абыстайга барып хәлемне белдерим, ул яхшы хатын, мине һәрвакыт ярата иде",-дип, ул туп-туры Зурколаков өенә юнәлде (...)

Абыстай, үтенеп сорыйм, Хисаметдин менла шәһәргә килеп җиткәнче мине яшереп тор, кил Алла ризалыгы өчен!

Ай кызым, әстәгъфирулла! Ата-анаңа итагать кирәк. Юк, юк, өйгә кайт! – диде Гайниҗамал абыстай. – Бу ни хәл, ярабби! Ничек яшьләр бозылдылар! – Бу сүзләр Хәнифә туташның елавын, яшьләрен тагын да арттырып, ул янә каты ялварып:

Әгәр син, абыстай, шәфкать итеп яшермәсәң, мин үз-үземне үтерүгә кадәр барырмын. Кил, шәфкать ит, җанымны коткар!-диде. Шуннан сон гына Гайниҗамал абыстай кызны берничә көнгә калдырырга риза булды вә әйтте:

Бак, кызым, өч көннән кая теләсәң, шунда кит. Бу эшләр ярамас.

Хәнифә туташ, рәхмәтләр әйтеп, Гайниҗамал абыстай өендә урнашты.


X
Гали бай илә Бикбулат мулла, шәһәргә җитеп, Габбас агайга керделәр.

Туй мәсьәләсендә "Н" авылында бер гауга купкан кебек, бу вакыт Габбас аганың өендә госманлы-төрек сугышына охшаш хурлашмак вә дәгъва башланды. Гали бай кодасының өенә килеп керү белән иң әүвәл сүзләре мондый булды:

Инде, Габбас ага, яхшы кешеләр болай эшләмиләр. Туемны ничек кайтардыгыз. Мин туй белән киләм, сез кызыгызны күздән юк иткәнсез. Моны туйдан элек хәбәр итәргә кирәк иде, бу рисвайлык миңа!

Сабыр ит, мин җан-тән белән. Үзебез синнән дә рисвай булдык...

Гали бай белән Габбас ага арасында хурлашмак шул дәрәҗәгә җитте ки, бер-берсенә күп әдәпсез сүзләр дә әйтештеләр. Шәмсекамәр абыстай үзе чыкканнан соң гына дәгъвалар азая төште. Чөнки Шәмсекамәр абыстай чыгып, шулай ук күп сөйләп, татлы ашатты да ачы костырды:

Алла, алла, байлыгыгызга инанып, кызымны көчләдем, харап булдым, йөрәк бәгърем баламнан аердың. Кайдадыр, белмибез,-дип, Шәмсекамәр абыстай күп сөйләде. Кыскасы, Хәнифә туташның югалуы күп сүзләргә, каты дәгъваларга сәбәп булды.



Ләкин без, бу бәлешләребезне калдырып, менла Хисаметдинның хәлләренә күз салыйк.

Туйдан ике атна кадәр элек шәһәрнең чиста бер чәйханәсендә башка кешеләрдән ерак вә аерым бүлмәдә чәй эчеп, Хисаметдин, Әбүзәр бәк вә Зурколаков әфәнделәр утыралар. Зурколаков әфәнде кызып болай сөйли башлады:

Дуслар, милләт файдасы, милләт файдасы дип сөйләнәсез, сүз белән файда барлыкка килмәс, эш кирәк, җил куганнар.

Мин бөтенләй файдасыз да тормыймын, сабыйларны укыту белән милләткә хезмәт итәм,-диде көлебрәк Хисаметдин менла.

Бу эшләрне сөйләмә, ихласлы милләтпәрвәр кеше бары тик балалар укыту белән генә канәгатьләнмәс. Булса булсын зуррак файда, – кисеп әйтте Зурколаков.

Синең телең-кискен пычак. Синең белән кем дә сөйли алмас, – җавапланды Хисаметдин.

Сабыр итегез, дуслар! Иң кирәк булган нәрсә, – сүзгә кереште Әбүзәр бәк,-кирәк булган нәрсә-татарны фән китапларыннан хәбәрдар итеп уятудыр. Җәмгыятебезнең күпчелеге фәннәрдән хәбәрләре юктыр. Фәнни китапларны туплап, шәкертләребезгә таратырга кирәк!

Бу – икенче эш, бу мәгъкуль! – диде Зурколаков.

Бу уртак эш хакында күп киңәшкәннән соң, өч дус мондый карар бирделәр: шәһәрнең ислам халкыннан акча туплап, Кырымда нәшер ителгән җәгърәфия, тарих вә табигатькә караган фән китапларын сатып алып, шәкертләргә вә укый-яза белгән фәкыйрь кешеләргә өләшергә. Әбүзәр бәк вә Зурколаков кеби кешеләрнең, әлбәттә, үз акчаларына да китаплар алдырырга хәлләреннән килә иде. Ләкин, бу вакыт мөселман җәмгыяте гомуми эшкә никадәр ихласлы, һәвәсле булуын тәҗрибә өчен, иганә акча җыярга карар бирделәр. Дуслар, иганә дәфтәре ачып, акча тупладылар. Мәгарифне сөюче исламнарның күбесе бу эшкә шактый булышлык вә ихлас күрсәттеләр. Әмма кайбер мөселманнар: "Буш эш белән йөрисез, безгә фән нигә кирәк",-дип, иганәгә акча бирмәделәр. Мондый мөселманнарга каршы Зурколаков бик ачы вә яман сүзләр әйтте. Хәтта ки иганә акчасы җыелгач, дуслар Әбүзәр бәктә булганда Хисаметдин менла Зурколаковны шелтәләде:

Гайса, синең телеңне бераз кыскартмак кирәк, бик хәрап синең телең, иганә акча сораганда, ничә кайбер исламнарны хурладың. Бераз әдәп кирәк иде.

Нинди әдәп? Исламлык дәгъвасын кылалар да, уртак исламия файдасы өчен монет кадәр акчаларын чыгармак өчен алар белән сәгать буе сөйләшергә кирәк. Миңа фән китапларының файдасын инкяр итсеннәр дә, мин мондый кешеләрнең сүзләрен әдәп белән тыңлап торыйм. Исламия файдасы өчен тырышып йөрүне тиле вә буш эштән санасыннар да, мин аларга әдәпле булыйм. Андый гакыллы ишәкләр фән белүне зарарга санасыннар да, мин аларны хурламыйммы? Андый мөселманнарны хурлау гына аздыр. Битләренә төкереп, алардан йөз чөерергә кирәк. Андый гакыллы ишәкләрне...

Булды, булды! Җитәр, җитәр, Алла өчен җитәр инде, Гайса, синең белән сөйләшү мөмкин түгел! – дип, Гайса әфәнденең сүзен кисте Хисаметдин.

Әлбәттә, минем белән буш сүзләрне сөйләшеп булмас! – кисеп әйтте Зурколаков.

Туктагыз! – диде Әбүзәр бәк. – Китаплар җибәрү хакында хат языйк.



Дуслар хат яздылар. Хат белән бергә иганә акчасына үзләреннән дә шактый акча өстәделәр.

Ун көннәр узгач, фән китаплары почта белән килеп тә җитте. Мәгарифпәрвәр егетләр китап өләшүне Хисаметдин менлага тапшырдылар. Бәс, Хисаметдин, китаплар өләшер өчен, тирә-якта булган татар авылларына чыгып китте. Нәкъ шул вакыт, ягъни Хисаметдин китаплар өләшергә авылларга чыккан вакытта, туй эшләре башланды.

Туй турында ишетү Хисаметдинга һич мөмкин түгел иде. Чөнки менла авылларда зур тырышлык вә эштә булып, дин кардәшләренә китаплар биреп, фән мәнфәгатьләрен кайгыртып-аңлатып сәфәрдә йөрде. Ахыр чиктә, туй маҗараларыннан соң бер көн соңра, "Нун"га кайтты. (...) Хәнифә турында ишетеп, анасыннан никадәр сорашса да, эшнең аелына төшенә алмады. Анасы диде ки, кайберәүләр авылда сөйлиләр, Габбас кызы качкан имеш. Кайберәүләр, суга баткан, дип сөйлиләр. Кайберәүләр, Габбас ага кызын үзе яшергән, дип сөйли. Авылдагы төрле-төрле хәбәрләрдән менланың гашыйк җаны бик борчылып, өендә бер төн дә кунып тормыйча, шәһәргә мәгъшукасын эзләргә юлланды. Шәһәрдә көнне анда-монда сугылып, төрле кешеләр белән сөйләшеп, борчылып уздырды. Ләкин мәгъшукасы хакында һичбер дөрес хәбәр ишетмәгәч, кичен Гайниҗамал абыстайга барырга карар бирде. (...)


Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет