5. Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ.
Мәктәп программасына кертелгән әсәрләр арасында укучыларда иң күп бәхәс тудыручы әсәрләрнең берсе – Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясе.
Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясе бик кыска, әмма гаять тетрәндергеч. Ватан сугышы еллары. Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктыйлар. Берсе фронтка гаскәр алып китеп бара, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайта. Вагоннарның берсендә яшь татар лейтенанты үлем белән тартышып, саташып ята. Кинәт егет татарча җыр, туган як моңын, Таһирә җырын ишетә. Каршы эшелонда бар кыз моңаеп җырлый. Егет әсәрләнгән: бу бит аның сөйгәне Таһирә тавышы! Күрше вагоннан агылган шушы җыр, күктән иңгән ак фәрештәдәй, аны ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына, тыныч вакытларга, елга, болын буйларына алып китә. Ул кем җырлаганын белә алмый. Ул кадәресе аның өчен артык мөһим дә түгел. Мөһиме – җыр туктамасын, җанга газиз моң яңгырап тотсын. Туган як көйләре егетнең соңгы сәгатьләрен якты нур белән балкыталар, күңелендә _____________
1Язучылык хезмәте турында. Җыентык. - Казан: ТКН, 1958.- 176 б.
ләззәтле хисләр, истәлекләр, татлы хыяллар кузгаталар, тормышка ямь бирәләр..., аның авыр хәлен җиңеләйтеп җибәрәләр. Әмма бу вакытлы гына тынычлык, чөнки хәле авырайганнан-авырая барып, соңыннан үлеп киткән егетнең гәүдәсен кызыл теплушкадан алып чыгып, “ бер калкулык өстендәге ялгыз нарат төбенә илтеп күмәләр”. Иле өчен һәлак булган яшь егеткә табигать тә баш ия: “ Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады. Нарат төбендәге кабер өсте, әйтерсең, егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк якты хыяллары белән кинәт нуланып балкыды”.
Ләкин укучыларны тетрәндергәне бу түгел иде (сугыш сугыш инде, нишләтәсең), иң ачындырганы хикәянең соңгы җөмләсе булды: “Караңгы төндә
каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.” Дәрес буе бәхәс,
фикер алышу бара. “Нигә инде яралы егет үләр алдыннан гына булса да Таһирәсе белән очрашмый икән?” – дип, аптыратып, йөдәтеп бетерделәр. Язучыга да үпкәләделәр. Шулай язучы укучыларның күңелләрен яулап алып, мавыктыргыч әдәбият дөньясына алып кереп китә.
Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясе дәһшәтле сугышның исәннәр күңелендә сакланып калган сөреме, якыннарны югалту ачысы, аерылышу фаҗигасе белән үрелеп, сугышның рәхимсезлеге, гади кешеләргә алып килгән бәхетсезлеге, корбаннары, михнәт-газабы, җан өшеткеч дәлилләр рәвешендә сурәтләнә.
6.“ Тауларга карап” әсәрендә күтәрелгән проблемалар.
Фәлсәфи тирәнлек, сурәтләнгән хисләрнең эстетик тәэсире ягыннан “Тауларга карап” хикәясе әдипнең әсәрләре арасында да берникадәр үзенчәлекле урын алып тора. Биредә катлаулы, драматик киеренке тойгы-кичерешләр гаммасы, геройларның хәят-яшәеш турындагы тынгысыз уйлары тасвирлана.
Локман карт илдә барган сугышларның тере шаһите. Ике герман сугышы Локман карт нәселенең ике кешесен – улы белән оныгын чәчәктәй гүзәл чагында һәлак итә. Адәм баласы өчен шуннан да олы кайгы, шуннан да катырак хәсрәт бар микән? Шул ачы язмыш картны тирән хәләткә сала, әсәрнең беренче битләрендә аның җансызлыгы, “яшен суккан агачтай сүнеп калуы” күзгә ташлана. Картның үзе өчен дә яшәү мәгънәсе югала, ул һәрвакыт үз уе, үз хәсрәте белән, бары тик нәселенең тамырын өзгән дошманга карата чиксез ачу-нәфрәте генә аны бу дөньяда тота. Картлык зәгыйфьлеге аңа берәр юаныч, эш табып, аз вакытка онытылып торырга да ирек бирми. Менә ул “сары тунын киеп, капка төбенә чыгып, шомарып беткән зур ак таш өстенә ипләп кенә утыра. Ул шулай, кулларын җиңнәре эченә тыгып, аркасын кояшка куеп, җылынып утырырга ярата. Көзнең үзенә генә хас шундый кабатланмас җылы, тымызык көннәре була. Кояшның дәртләнеп балкуы, күкнең биек зәңгәр булуы белән ул үтеп киткән җәйге көннәрне дә хәтерләтә. Әмма әйләнә-юньдәге хәрәкәтсез тынлык, шул тынлыкта табигатьнең күзен йомган, иңбашларын салындырган шикелле оеп утыруы, офыкларның күк белән тоташмыйча каядыр шунда үзеннән-үзе эреп югалуы бу көннең кичегеп килгән соңгы кабатланмас бер көн булуын әйтеп тора.”1 Ә. Еники укучыны тасвир ителәчәк вакыйга, күренешләргә әзерли, моңсу талган табигать күренешләре Локман картның киң эчке монологына аваздаш булып тора. Шул монолог аша без картның тормыш
юлы белән танышабыз. Ул чәчәк авыруыннан үлгән дүрт кыздан соң туган Тимерҗанны искә төшерә (“Бу бала һичбер авыруга да бирешмичә үсәргә тиеш
иде, һәм аңа Тимерҗан исеме куштылар”). Аның балачагы, бергәләп утырып барулары, тегермәнгә йөрүләре, (“Тимерҗанны бик яшьли үзеннән калдырмыйча тегермәнгә алып йөри башлаган иде. Янәсе, ир бала – ата дусты ул, аягына бастымы – әнисеннән китәргә тиеш. Аннан ир бала әнисенең җылы канаты астында гына үссә, нечкә көпшә кебек, зәгыйфь, йомшак, кыюсыз була; баланы таза, нык, күндәм итәр өчен аны җилгә, яңгырга, эссегә, суыкка алып _____________
1Мисаллар китерелә. Әмирхан Еники. Сайланма әсәрләр. 2 том.- ТаРИХ, 2002. - 108 б.
чыгарга кирәк, имеш”), үсеп өйләнүе картның күз алдыннан үтә. Тимерҗан “кайдадыр Польша җирендәге юеш окопта” ятып кала, киленнәре Зәйтүнә тифтан үлә, карт белән карчык кулында оныклары Батырҗан гына торып кала. Әдәпле, инсафлы егет булып үсеп җитә Батырҗан. Әмма тагын сугыш башлана,
Батырҗанның да үлү хәбәре килә. Сугыш кеше күңелендә гаять тирән яралар калдыра. Әсәр сугыш уты кабызучыларга зур нәфрәт уты белән сугарылган.
Хикәянең бик әһәмиятле идеясе ахырга калдырылган. Көннәрдән бер көнне өстенә офицер шинеленнән бозып тегелгән путалы пальто киеп, яшь бер хатын җыйнак кына биләү күтәреп, Локман карт ихтасына килеп керә. Бу хатын – Батырҗанның фронттагы дусты, сөйгәне, Локман картның килене, ә кулындагы яшь бала Батырҗанның улы булып чыга. Бу исә Локман картка яшәп китәргә
терәк, тормышка тотынырга көч бирә. Шушы нарасый Локман картның ике буыны өзелеп калган нәселен кабат ялгап, тергезеп җибәрә. (“Яшеннәрдән,
давыллардан сынмаган Локман карт һаман да әле аяк өстендә. Кайчагында ул Батырҗанның өч яшьлек улы Газизҗанны җитәкләп буа ярына төшә. Көн
кояшлы була, күк ерак, сыек зәңгәр, көньяктан йомшак кына җылы җил исә. Буа шаулый. Локман карт яр буендагы берәр ташка утырып, баланы тезләре арасына ала да, зур кулларын аның җылы корсагына куеп каршындагы текә тауга, моннан бик күп еллар элек үзенең Тимерҗаны таш тәгәрәтеп уйнаган тауга озак кына карап тора. Ерактан, бик ерактан ак читле күгелҗем болытлар акрын гына йөзеп киләләр һәм аларның күләгәләре йомры тау түбәләре өстеннән тын гына шуып үтәләр... Әйе, күләгәләр шуып үтә, тормыш бетми һаман, һаман дәвам итә”). Сугыш гомерне, тормышны өзә, мәхәббәт ялгап дәвам иттерә.
Хикәя тирән мәгънәгә ия: ул тормышның мәңгелеге, буыннарның өзелмәс чылбыры хакында уйлануларга этәрә. Р.Мостафин “Тауларга карап” хикәясе фикри тирәнлеге, характерларның бирелеше ягыннан кайбер калын романнарга торырлык, дип, бик хаклы бәяләгән бу әсәрне.1 Дөньяның, тарихның нинди генә трагедияләрендә дә Локманның нәселе бетми. Алай гына да түгел, тарих үзенең мәрхәмәтсезлеге белән дәвам итә, ә тарихны тудыручы һәм кешелекне алга алып баручы яңа буыннар һаман яшиләр, киләчәккә баралар, аларның язмышы үзе тарихка әверелә. Әйе, бу – тарихка тирәнтен ышанып, аның фаҗигасенә дә оптимистларча карау философиясе. Кешеләр язмышы күпме генә авыр, күңелсез булмасын, кешелек һәрвакыт җиңә һәм халык һич тә үлми. Тарих аралыгының ике читендә торган Локман карт белән аның оныгы Газизҗаннар арасындагы өзелмәс мөнәсәбәт, бәйләнешләр шул турыда сөйлиләр. Шуңа күрә дә әйтергә мөмкин ки, Ә.Еники иҗатында олы һәм яшь буыннар арасындагы мөнәсәбәтне күрсәтү, идея-эстетик концепция буларак, яхшы ук ачык һәм приципиаль бер проблема дәрәҗәсенә күтәрелгән.
7. Сугыш темасында символик образлар бирелеше.
Кайсыбер әсәрләрендә әдип турыдан-туры табигатьнең үзе турында сөйли башлый. Аларда тудырылган образлар, геройлар детальләр ярдәмендә гомуми кешелеклелек хис-кичерешләрен сурәтләү югарылыгына күтәрелә. “Мәк чәчәге” нәсерендә ул чын поэтик образ тудыра. Мәк чәчәге матурлык, тынычлык, иминлек символы булып тора. Автор шул нәфис, шул ук вакытта ярдәмгә мохтаҗ образны кертеп, тереклек һәм кешелек дөньясы арасында бәйләнешнең асыл мәгънәсен ачып бирүгә ирешә.
Мәк чәчәге образын тулы итеп тасвирлау өчен автор аның тирәсендә чолганышны, мохитне күрсәтүне әһәмиятле сәнгатьлелек чарасы буларак куллана. Символик образ булган мәк чәчәгенең тормышы ике чорга бүлеп бирелә: беренчесе – бакчада, икечесе – явыз дошман гүзәл бакчаны кара туфракка әйләндереп куйганнан соң. Шушы капма-каршылык нәсердәге хис-кичерешләрнең тирәлеген тагы да көчәйтә. Мәк чәчәге тирәлектән, тереклек дөньясыннан аерылган, кешеләргә булган җылы мөнәсәбәтен сагынып искә төшерү генә аның халәтенә күпмедер яктылык иңдерә. Мәк чәчәге – типик образ буларак бирелә. Ул – матурлык символы. Чәчәк бу очракта гадәти булмаган хәлгә куелган, чөнки ул чокыр төбендә. Автор типиклашкан образны _____________
1 Фәрит Бәшир. Сөйлә, каләм! (Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр). - Казан: ТКН, 2001.- 86 б.
типик булмаган хәлгә куеп, сугышның фаҗига булуын искәртә. Күрәбез, матурлык чокыр төбендә күренми, дөньяны, тирә-юньне күрми, анда бары тик өмет кенә яши.
Сугыш булып узган җирләрдәге тереклекне, хайваннар дөньясын тасвирлавын Ә.Еникинең үзенчәлеге дип билгеләргә була. Кешелек җәмгыятенең асылын ачу ягыннан әһәмиятле булган шундый хикәяләренең берсе – “Ялгыз каз”. Әлеге хикәядә гадәттән тыш, мавыктыргыч бер вакыйга тасвирлана. Хикәянең төп герое – ала каз. Казны, гадәттә, тыныч тормыш шартларында гына очратырга мөмкин, ягъни каз – тынычлыкны символлаштыручы кош. Каз бу очракта язучы тарафыннан кулланылган сәнгать
чарасы да. Төп образны чолгап алган мохит төрле һәм бай. Аның хуҗасы Мишага, солдат Иванга карата мөнәсәбәттә каз образы ачыла башлый, ләкин анда табигый башлангыч өстенлек итә: бәбкәләр күрү белән аларны ияртеп, су буена китә.
“Ялгыз каз” һәм “Мәк чәчәге” кебек этюдларда да болай бик гади булып күренгән хәлләр һәм образлар сугыш вәхшәтенә каршы торган гуманизмны аерата конкрет чагылдыралар. Аларда да үлемгә нәфрәт, ә яшәүгә мәхәббәт белән алга, фашизмны тар-мар итәргә ашкынган илебез кешесенә дан җырлана. Мәк чәчәгенең солдатларга төбәлгән соңгы сүзләрендә тирән мәгънә ята: “Сез
көнбатышка таба барасыз! Сезне анда канлы сугышлар көтә булыр, һәр адымыгызны бәлки үлек гәүдәләр, кара кисәүләр аша атлап үтәргә туры килер. Ләкин мин – дөньяның матурлыгыннан туймаган, һаман да аны матур итәргә теләгән ялгыз мәк – сезнең һәр үткән адымыгыз артыннан чәчәкләр үсеп калуын теләр идем... Көл һәм каннан яралган чәчәкләрнең рәхмәте сезне мәңгелек дан һәм бәхеткә илтсен! Хуш, Кеше, хуш! Ак юл сезгә!” 1
Ә. Еники – татар әдәбиятын күп төрле әдәби типлар, тормышчан образлар белән баеткан язучы. Аларда әдип үз заманы героеның катлаулы язмышын,
каршылыклы характерларын күрсәтә. Әдипнең иҗат дөньясы киң һәм күпкылы. ____________
1Мисаллар китерелә. Ә. Еники. Әсәрләр. Өч томда. 3 том. - Казан: ТКН, 1991.- 55 б.
Аның әсәрләрендә сурәтләнгән кеше образлары нигезендә тирән эчке кичереш, уйлану, сиземләү кебек катлаулы психологик халәтне бирү ярдәмендә ачыла. Ул – кешеләр язмышындагы, аларның үзара мөнәсәбәтләрендәге авыр хәлләрне, драматик кичерешләрне тирән аңлаучы һәм шуларны үзенә генә хас чаралар ярдәмендә сәнгать чыганагына әйләндергән сүз остасы. Язучы иҗатында чынбарлыкны эстетик үзләштерү, шул рәвешле, җанлы характерларны тудыру, психологик анализның киң мөмкинлекләреннән, төрле чараларыннан һәм формаларыннан файдалану аша бара.
8. “Кунакчыл дошман” әсәрендә яшь солдат образы.
Ә. Еники сугышны тормыш чынбарлыгы буларак сурәтли. Хикәяләрдә тасвирланган вакыйгалар, хәлләр карап торышка бик гадәти, алар үз эчләренә зур проблемаларны да алмыйлар кебек. Әмма язучының уйлау һәм иңләү даирәсе күпкә киң. Ул сугышчы, ил сакчысын тирәлектән аермый, аның эчке сыйфатларын, омтылышларын гадәти тормыш чолганышында күрсәтә. Әдипнең төп казанышы – геройларның индивидуаль күңел дөньясын табуы.
Кеше язмышларын драматик һәм фаҗигале җирлектә ачу ягыннан аеруча тәэсирле бу әсәр. Автор башта өч солдатның кем икәнлеген әйтеп куя: “Аларның берсе Горький шәһәреннән грузчик Василий, икенчесе Норлат егете, өченчесе Чистай мишәре Талип иде”. Соңыннан без сугыш башының чын дөреслеген ишетәбез: “...Өченче көн сугыш башланды. Гитлер армиясе, совет халкын йомшак урыны өстендә буарга теләгәндәй, безнең илгә таң алдыннан, дөнья иң татлы йокыда чакта бәреп керде. Ә бу өч солдат хезмәт иткән батальон, шушы кабәхәт хаинлык эшләнгән көннән бер атна чамасы элек кенә
дәүләт чигенә килеп, оборона ныгытмалары төзергә керешкән иде. Аны әле чын мәгънәсендә сугышчан часть дип тә булмый, чөнки солдатлары балта, пычкы, көрәк кебек атмый торган кораллар белән генә коралланганнар иде. Хода белсен, корткычлык булгандырмыдыр инде ул, ләкин чик буенда яткан батальонга коралның чынын, ата торганын төзү эшләре беткәч кенә бирергә вәгъдә итәләр”.1 Бүгенге көндә, тарихи мәгълүматларны тулырак күзәтү мөмкин булганнан соң, “Кунакчыл дошман” әсәренең нигезенә салынган вакыйгаларның реаль картиналары ачыграк тоемлана башлады. Бөтен фронт буенча булган мондый хәл. Кинофильмнарда күрсәткәнчә, ура кычкырып, баштан-аяк коралланган солдат дошманга каршы көрәшмәгән, ә сугышта катнашканнар сөйләвенчә, өч кешегә бер мылтык булган. Бер солдат аткан, калган икесе атар өчен, мылтыклысының үлгәнен көтеп торганнар.
Шулай итеп, сугыш башланган көндә, кулларына көрәк тоткан төрле милләт вәкилләре чик буенда тулысынча коралланган дошман чолганышында калуы тасвирлана. Сарык көтүедәй таралып беткән солдатларның өчесе шушы газаплы, фаҗигалы юлларын башлыйлар. Сугышның беренче көнендә аларның күз алдында чәчәккә күмелеп утырган шәһәрчекнең (“ Кичтән капка төпләрендә оек бәйләп утырган әбиләр, бакча сукмакларында йөгерешеп йөргән нәни балалар йокыларыннан уянырга да өлгермичә хәрабәләр астында күмелеп калдылар”.) ярты сәгать эчендә җир белән тигезләнгәнен күрү тетрәндерә. Алай гына түгел, немец солдатлары шәһәрдән качып котылырга теләгән хатын-кызны, бала-чаганы пулеметтан кырганнар.
Шулай адашып йөргәндә, алар фашистлар белән очрашалар, дошман кулына эләгәләр: “Аларның бу яман шаулап сөйләшүләре, һичшиксез, безнекеләр турында иде. Ни сөйләшәләр – әйтүе читен. Ихтимал, рус солдатының кулында таяк, үзе ялангач, үзе аңгыра, я, шулар белән сугышып йөр инде, дип көлүләре булгандыр”. Шулчак немецның башына мәкерле исәп туа: “Барыбер бу “хайваннарны” куяр урыны да юк, тылга-мазарга озатырга артык кешесе дә юк.
Ә совет армиясен җимерер өчен нәрсә эшләсәң дә ярый – фюрерның әйткәне шулай!” Һәм өч солдатны ашатып, эчертеп, тәмәкесен биреп, бер шарт белән җибәрәсен әйтәләр. Башта Василий: “Без колбасага сатылучылар түгел”, – дип кычкырырга теләсә дә, үзен батырларча тыныч, каушамыйча тотуын дәвам итә. Аның акыллы, яхшы психолог булуы, өч егетне дә үлемнән саклап кала. “Безнең, ягъни бөек немец армиясенең, сезне ничек яхшы каршы алуыбызны, ____________
1Мисаллар китерелә. Ә. Еники. Әсәрләр. Өч томда. 3 том. - Казан: ТКН, 1991.- 59 б.
ничек ашатып-эчертеп җибәрүебезне сөйләп бирәсез”, – дигән сүзләргә ризалык бирү җиңел буламы соң? “ Офицер сөйләп бетергәнче Василий башын
иеп торды. Ул белә: әгәр күтәрелеп караса, дошман тырнагыннан ычкыну булмаячак. Бу минутта тынычлыкны саклау аның өчен тау күтәреп торудан да авыррак иде. Шулай да ул шик тудырмаслык нык тавыш белән: “Аңладык!” – диде.” Авторның: “Бу вакыйганы миңа 1945 елның язында госпитальдә ишетергә туры килде. Сөйләүче – палатадагы күршем, сугыш дәвамында алтынчы мәртәбә яраланып госпитальгә кергән әлеге шул Норлат егете Хәким булды. Ул көннәрдә кызыклы да, гыйбрәтле дә булып тоелды бу вакыйга, чөнки безнең армия фашистларга каршы Берлинның үзендә соңгы, каты сугыш алып бара иде инде”, – дип тәмамлавы әсәрне тагын да үтемлерәк, ышандырырлык итә. Шулай итеп, “Кунакчыл дошман” әсәрендә үлем рәхимсезлегенә капма-каршы итеп яшәү көче, кешенең мораль ныклыгы куела.
III. Әмирхан Еникинең сугыш темасына язылган повестьларының үзенчәлеге.
“Ә.Еники турында язу бик авыр. Моның өчен аның талантының серен белерлек оста булырга кирәк. Әдип әйтергә теләгәнне тәнкыйть теле белән әйтеп бирү гаять кыен. Иң яхшысы – аның әсәрләрен укып чыгу. Укыган саен, тирәнрәк аңлый барасың, матур җанлы геройларына тагын да сокланасың, әдипнең сурәтләү осталыгына таң каласың. Ә.Еники хикәяләве ялыктырмый, туйдырмый. Кайбер әсәрләре халкыбызның күңеленә салынган, гасырлар буе аның рухи байлыгы булган сүз кебек. Аларда – сагыну да, шатлану да, боегу да, талпыну да, көч тә, бөтен авырлыкларны , кайгыларны җиңеп чыгуга ышаныч та...”1 – дип язды КДУ доценты Ф.Сафиуллина.
Әдәби әсәрнең уңышы язучы тудырган образлар һәм идея эчтәлеге белән генә билгеләнми. Аларга ирешү, аерым алганда, тел чараларыннан башка мөмкин түгел. Еники әсәренең җырдай ритмикасы, аһәңлеге, күңелгә ятышлы булуы, сүз, сүз мәгънәләре белән генә түгел, иң элек сүзнең җөмләдәге урыны, аның ятышлыгы, җөмләләрнең, абзацларның бер-берсенә бәйләнеше, шуларның гомуми бербөтен барлыкка китерүе белән аңлатыла.
“Без әдәби осталык турында сөйлибез. Ләкин әдәби осталык, беренче чиратта, тел осталыгы, телгә байлык, телне дөрес куллана белү дип аңларга кирәк. Язучы кешедә телгә карата аеруча бер сизгерлек булырга тиеш: ул һәр сүзнең мәгънәсен аңлау гына түгел, аның эчке аһәңен, сүзләрнең үзара бәйләнешен тоярга тиеш.” 2
Хәзерге татар прозасының күренекле вәкилләреннән берсе булган Әмирхан Еники әсәрләренең иң төп үзенчәлеге катлаулы һәм каршылыклы язмышларны психологик тирәнлек белән сурәтләүдә, тел-стиль чараларының зур осталыкта, сюжет-композиция төзүдә кызыклы һәм оригиналь алымнар куллануда бик ачык күренә.
___________
1 Сафиуллина Ф. Рухи матурлык җырчысы. – Казан: Казан утлары, 1979. – 122 - 128 б.
2Ә.Еники. “Хикәя турында”. – Язучылык хезмәте турында. Казан: 1958, 175 б.
Вакыйгаларны сурәтләүдә, төрле персонажларга характеристика бирүдә автор еш кына үзенең геройлары белән бер булып сөйли. Ягъни уртак сөйләмгә мөрәҗәгать итә. Бу геройларның эчке дөньясын реалистик сурәтләүгә, кеше күңелендә кайнаган хисләрнең серенә төшенергә, күңел диалектикасына үтеп керергә, уй-фикер һәм кичерешләргә үз мөнәсәбәтен белдерергә кирәк. (Мәсәлән “Бала” әсәрендә Зариф белән, “Бер генә сәгатькә” әсәрендә Гомәр белән, “Кунакчыл дошман” әсәрендә Василий белән уй-фикерләре үрелеп китә).
Сугыш вакытында иҗат иткән хикәя-повестьларында Ә.Еникигә образларны сурәтләүдә, геройларның тормыш юлын күрсәтүдә контрастлык хас. (“Бала” әсәрендә табигатьнең матурлыгы һәм ялгыз кечкенә кыз; “ Кунакчыл дошман” да әсәрнең исеме үк каршылыкка нигезләнгән).
Ә.Еники хикәяләвендә үзенчәлекле яңгыраш кабатлаулар исәбенә дә барлыкка килә. Кабатлаулар – телнең грамматик төзелешендә дә, стилистикасында да шактый урын алып тора. Кабатлау – сүз ясый, кабатлау – эмоциналь бизәк була, кабатлау – мәгънәви басымны арттыра, кабатлау – үзенчәлекле яңгыраш барлыкка китерә. (“Азрак, улым, азрак, азрак.”, “Хак сүз, хак сүз”, “ Әй, Шәрифуллам, китә бит, китә” – “Бер генә сәгатькә” әсәрендә; “Мин бит тере! Ничек мин тере булуымнан зарланыйм ди!” – “ Мәк чәчәге” әсәрендә; “Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры” – “ Кем җырлады?” әсәрендә; һ. б.).
Әсәрнең исеме, башлам белән бетем арасындагы эчке, мәгънәви бәйләнеш сугыш темасына багышланган һәр әсәрендә диярлек бар. Мәсәлән, “Бер генә сәгатькә” әсәрендә бу җөмлә әсәр башыннан алып ахырына кадәр дәвам итә, төрле мәгънә белән кабатлана. “Кем җырлады?” әсәрендә бетем өлешендә укучыларны тетрәндерерлек җавабы да бар: “Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннан да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде. “Тауларга карап” әсәрендә күренешләр өч тапкыр кабатлана: улы, оныгы, оныгының улы. Бу тормышның, яшәешнең дәвам ителүен күрсәтү өчен бер алым булып тора.
“Һәр кошның – үз моңы”, ди халык. Ә. Еники дә әдәбиятыбызда үз моңы, үз темасы, үз яңгырашы булган әдип.
Аның әсәрләреннән аерылуы кыен. Сирәк язучының әсәрен икенче, өченче кат укып була. Ә.Еникине кайта-кайта укыйсың. Укыган саен әдипнең тирән фикеренә, кешенең бөтен барлыгын бирә белүенә, хикәяләү осталыгына, теленең байлыгына һәм аһәңлелегенә сокланасың.
Йомгаклау.
Темабызны “Әмирхан Еники әсәрләрендә сугыш темасының бирелеше” дип алдык, чөнки ул сугыш вакытындагы хикәя-повестьлары белән танылып киткән язучы.
Без курс эшебезнең беренче бүлегендә Әмирхан Еники биографиясенең әһәмиятле вакыйгалары аша аның шундый югары дәрәҗәдәге бөек язучы булып китүен күзәттек, чөнки язучының теле, яшәеше, әхлагы – аның чыгышына бәйле. Биографиясенең без әһәмиятле дип санаган чоры – Дәүләтканда яшәве. Әгәр Дәүләткәндә дөньяга күзе ачылмаса, Әмирхан Еники язучы булып китмәс тә иде. Бары тик шушы матур табигатьле төбәктә генә аның киләчәктәге хыяллары формалаша башлый. Моның берничә төрле алшарты да була. Беренчедән, Дәүләткәннең үзәгендә бай гына китапханә бар. Әмирхан аннан алып китаплар укый. Икенчедән, кайбер сәүдәгәр, приказчикларның өйләрендә сакланган “Ялт-йолт”, “Ак юл”, “Сөембикә”, “Аң”, “Шура” журналларын сорап алып укыштыргалаган була. Өченчедән, әби-бабасы йортында сакланып калган, ләкин таушалып беткән “Тутыйнамә”, “Бакырган”, “ Бәдавам”, “Бүз егет”, “Каһарман катыйль” китапларын кулга төшереп, аңлый алганнарын, укып карый.
Дүртенчедән, бу якларга кымыз эчәргә килүчеләр күп була. Кымызчылар арасында бер җәйне Нәгыймә Таҗдарова (1957 елда әдип аның турында китап та яза) белән Нури Сакаев, Маһирә Мивәлиевна белән Шакир Шамильский булалар. Икенче бер җәйне Казаннан хатыннары белән Галимҗан Нигъмәти һәм Гомәр Гали киләләр. 1924 елда Мәҗит Гафури, Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләр кымызда булалар. Әмирханның әдәбият белән “җенләнә” башлаган елларында шундый күренекле сәнгать әһелләрен, галимнәрне, әдипләрне күрүе һәм ишетүе сайлаган юлыннан баруга этәргеч була.
Безнең уйлавыбызча, Ә.Еникинең язучылык һөнәрен сайлауга, китап кибетенә курьер булып эшләгәндә, әдәбият җыелышларында катнашуы да этәргеч ясый. Бигрәк тә, Такташ, Кутуй, Җәлил, Толымбай, Садри Җәләй, Ченәкәй кебек яшь язучыларны күрүе, әдәби бәхәсләрне тыңлавы, язып карау теләген уятадыр. Чөнки шул чорда “ Озын көй тыңлаганда”(1926), “Дус кеше” (1928), “Яз башы” (1929) дигән хикәя һәм повестьларын иҗат итеп карый.
Бөек Ватан сугышы еллары татар язучылары иҗатында гына түгел, ә Ә.Еники иҗатында да зур сыналыш һәм җитлегү дәвере булды. Чөнки илебез һәм халкыбыз өстенә ябырылган мәрхәмәтсез фашизм белән көрәш безнең барлык материаль, физик һәм рухи көчләребезне гаять киеренке тарихи сынау алдына китереп бастырды. Сугыш, явызлык һәм вәхшәт белән аяусыз, канлы бәрелеш кырларына чыгып, илнең җиңеп чыгу тантанасы булып тарихка керде.
Ә. Еники дә, безнең күпләгән язучыларыбыз шикелле, фронтка китте һәм, солдат булып, чигенү хурлыгын да, һөҗүм итү һәм җиңү шатлыгын да йөрәге аша кичерде. Сугыш еллары язучыбыз өчен драматизм белән тулы зур тормыш мәктәбе булып, аның иҗатында үз халкының рухи матурлыгына соклану белән тулы гуманизм идеясен киң итеп ачып җибәрде. Аның иҗаты тарих, тормыш һәм кеше язмышы турында җитди уйланулар белән сугарыла башлады.
Дөрес, сугыш темасына бәйле әсәрләрендә без укырга күнеккән сугыш вакыйгалары, ягъни хәрби операцияләр юк. Аның геройлары сугыш эчендә аеруча батырлык күрсәтү белән дә калкып тормыйлар, чөнки язучы андый максатны куймый.
Ә. Еники, иң башта, сугыш чынбарлыгы һәм драматизмның кеше рухында, психологиясендә ничек чагылышына игътибар итә. Сугыш шартларында кешенең эчке дөньясы, шатлыгы һәм кайгысы, ул нинди сынаулар кичерә - менә шуны үзәккә куюга омтылыш язучының төп максаты булып тора. Шулай итеп без бу курс эшебездә Ә.Еникинең, иң беренчеләрдән булып, сугышта кешенең язмышын, аның хисләрен күрсәтүен әйтеп уздык.
Курс эшебезнең икенче бүлегендә “Сугыш темасына” багышланган һәр әсәренә кыскача анализ ясар өчен берничә бүлекчәләргә бүлергә булдык.
1. “Сугыш темасына” багышланган беренче әсәре. Бу бүлекчәдә 1941 елда язылган “Бала” әсәрен анализладык. Әсәрдә үлем рәхимсезлегенә капма-каршы итеп яшәү көче, кешенең мораль ныклыгы куела. Кискен, кешенең кемлеген билгеләүче моментта герой бердәнбер дөрес юлны сайлый. Солдат Зарифның урман эчендә адашып калган кызга әнисен табуда ярдәм итүе тасвирланган. Әйтеп үтәргә кирәк, хикәядәге гадәти булып тоелган сюжет кешедә булган әһәмиятле гомуми сыйфатларны ачуга ярдәм итә: балаларга мәхәббәт, кеше кайгысына битараф булмау, үз тормышын куркыныч астына куеп, башкаларга ярдәм итү. Авторның әйтергә теләгән фикерен матур, ышандырырлык итеп күрсәтә алуын исбатладык.
2. Ватан азатлыгы өчен көрәштә резервта торучы гаскәрләр дә катнашуы турында – “Без дә солдатлар идек” хикәясе мисалында күзәттек. Повестьта автор унбиш кешелек каравыл взводының сугыш чорындагы көндәлек тормышын тасвир итә. Алар фронтның алгы сызыгыннан ераклаша, шуңа күрә геройлыкларын күрсәтүләре белән аерылып та тормыйлар. Взводның төп вазифасы – боеприпаслар склады янында каравылда тору, аларны вагоннарга төяп, кирәкле урыннарга озатып тору. Повестъның өске агымында каравыл хезмәтен үтәүче солдатларның тормыш-көнкүреше, дөнъяга карашлары, үзара мөнәсәбәтләре сурәтләнсә, аскы агым әсәрдәге песонажларның рухи дөнъясын, индивидуалъ характер сыйфатларын, төрле милләт халыклары арасындагы гореф-гадәт, традицияләрнең тотрыклылыгын ачуны алгы планга куя. Автор, батырлыкның зурысы-кечкенәсе булмавына, һәркемнең дә җиңүдә үз өлеше булуын ассызыклый. Һәм иң әһәмиятлесе – автор бүгенге көндәге бер васыяты итеп өмет катыш әйтә: “Онытмагыз, без дә солдатлар идек,” – ди. Без укытучылар, балаларга бу фикерне, һичшиксез, җиткерергә тиеш.
3. “Ана һәм кыз” әсәренең язучының конкрет тормыш фактларына нигезләнгән әсәре икәнлеген әйтеп үттек. Бу драматизмда илебез кешеләренең искеткеч рухи чыдамлыгы һәм тыйнаклыгы гәүдәләнеп калган. Авыру ананың армиядәге улын сагынып көтүе һәм кызы Рәхиләнең энесе солдат Хәсән турындагы хәбәрдән соң үзләре өстенә төшкән рухи авырлыкны, газапны батырлык белән кичерүе – болар миллионнар башыннан үткән хәлләр булып, үзләренең мәгънәләре белән гомумиләштерү дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр.
4. “Бер генә сәгатькә” хикәясендә сугышның бирелешен күзәтү аша дәлилләдек. Сугыш темасы мондый хикәягә аерылышу сагышы рәвешендә килеп керә. Заһидә драмасы да зур мәгънәгә ия: Гомәр сөйгән кызын күреп китәрмен дип өметләнгән иде бит. Ләкин Заһидә соңга кала, егет китеп бара. Матур очрашу булмый. Димәк, кешеләр язмышы һәм теләкләре гел бертөрле шома, тигез юллардан бармый икән. Әмма укучының күңелендә бу кешеләр очрашсыннар иде, Гомәр исән-сау әйләнеп кайтсын иде дигән изге теләк уяна. Сөйгәннәрне бер-берсеннән, балаларны ата-анасыннан, ирләрен хатыннарыннан аерган рәхимсез сугышка каршы күңелдә нәфрәт уты кабына.
“Иң мөһиме: мин, бер ана кичерешләре белән генә чикләнмичә, башка кешеләрнең дә күңелендә солдат егетнең кыска гына арада күренеп китүеннән туган уй-хисләрен күрсәтергә теләдем, дип язган иде автор үзенең бер мәкаләсендә. – Шулай итеп, мин совет кешеләренең рухи ныклыгын, патриотик хисләрен үземчә тулырак ачарга тырыштым”. Автор сүзләре белән без әсәрне күзәткәндәге фикерләребезне ныгыттык.
5. Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясендә укучыларда кайсы өлеше бигрәк тә бәхәс тудырганын сөйләдек. Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясе бик кыска, әмма гаять тетрәндергеч. Ватан сугышы еллары. Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктыйлар. Берсе фронтка гаскәр алып китеп бара, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайта. Вагоннарның берсендә яшь татар лейтенанты үлем белән тартышып, саташып ята. Кинәт егет татарча җыр, туган як моңын, Таһирә җырын ишетә. Туган як көйләре егетнең соңгы сәгатьләрен якты нур белән балкыталар, күңелендә ләззәтле хисләр, истәлекләр, татлы хыяллар кузгаталар, тормышка ямь бирәләр..., аның авыр хәлен җиңеләйтеп җибәрәләр. Әмма бу вакытлы гына тынычлык, чөнки хәле авырайганнан-авырая барып, соңыннан үлеп киткән егетнең гәүдәсен кызыл теплушкадан алып чыгып, “ бер калкулык өстендәге ялгыз нарат төбенә илтеп күмәләр”.
Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясе дәһшәтле сугышның исәннәр күңелендә сакланып калган сөреме, якыннарны югалту ачысы, аерылышу фаҗигасе белән үрелеп, сугышның рәхимсезлеге, гади кешеләргә алып килгән бәхетсезлеге, корбаннары, михнәт-газабы, җан өшеткеч дәлилләр рәвешендә сурәтләнә. Ләкин укучыларны тетрәндергәне бу түгел иде (сугыш сугыш инде, нишләтәсең), иң ачындырганы хикәянең соңгы җөмләсе булды: “Караңгы төндә
каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.” Гадәттә, дәрес буе бәхәс, фикер алышу бара. “Нигә инде яралы егет үләр алдыннан гына булса да Таһирәсе белән очрашмый икән?” – дип, аптыратып, йөдәтеп бетерәләр. Язучыга да үпкәлиләр. Шулай без, шатланып, язучының укучыларның күңелләрен яулап алып, мавыктыргыч әдәбият дөньясына алып кереп китүе белән уртаклаштык.
6. “Тауларга карап” әсәрендә күтәрелгән проблемалар һәр укучының йөрәгенә үтеп керешле булуын сөйләдек. Фәлсәфи тирәнлек, сурәтләнгән хисләрнең эстетик тәэсире ягыннан “Тауларга карап” хикәясе әдипнең әсәрләре арасында да берникадәр үзенчәлекле урын алып тора. Биредә катлаулы, драматик киеренке тойгы-кичерешләр гаммасы, геройларның хәят-яшәеш турындагы тынгысыз уйлары тасвирлана.
Локман карт илдә барган сугышларның тере шаһите. Ике герман сугышы Локман карт нәселенең ике кешесен – улы белән оныгын чәчәктәй гүзәл чагында һәлак итә. Адәм баласы өчен шуннан да олы кайгы, шуннан да катырак хәсрәт бар микән? Шул ачы язмыш картны тирән хәләткә сала, әсәрнең беренче битләрендә аның җансызлыгы, “яшен суккан агачтай сүнеп калуы” күзгә ташлана. Картның үзе өчен дә яшәү мәгънәсе югала, ул һәрвакыт үз уе, үз хәсрәте белән, бары тик нәселенең тамырын өзгән дошманга карата чиксез ачу-нәфрәте генә аны бу дөньяда тота. Картлык зәгыйфьлеге аңа берәр юаныч, эш табып, аз вакытка онытылып торырга да ирек бирми. Ләкин беркөнне ул Батырҗанның улы барлыгын белә. Бу исә Локман картка яшәп китәргә терәк, тормышка тотынырга көч бирә.
Бу бүлекчәдә без хикәянең тирән мәгънәгә ия булуын, ягъни ул тормышның мәңгелеге, буыннарның өзелмәс чылбыры хакында уйлануларга этәрүен күзәттек. Р.Мостафин “Тауларга карап” хикәясе фикри тирәнлеге, характерларның бирелеше ягыннан кайбер калын романнарга торырлык, дип, бик хаклы бәяләгән бу әсәрне. Дөньяның, тарихның нинди генә трагедияләрендә дә Локманның нәселе бетми. Алай гына да түгел, тарих үзенең мәрхәмәтсезлеге белән дәвам итә, ә тарихны тудыручы һәм кешелекне алга алып баручы яңа буыннар һаман яшиләр, киләчәккә баралар, аларның язмышы үзе тарихка әверелә. Әйе, бу – тарихка тирәнтен ышанып, аның фаҗигасенә дә оптимистларча карау философиясе. Кешеләр язмышы күпме генә авыр, күңелсез булмасын, кешелек һәрвакыт җиңә һәм халык һич тә үлми. Тарих аралыгының ике читендә торган Локман карт белән аның оныгы Газизҗаннар арасындагы өзелмәс мөнәсәбәт, бәйләнешләр шул турыда сөйлиләр. Шуңа күрә дә әйтергә мөмкин ки, Ә.Еники иҗатында олы һәм яшь буыннар арасындагы мөнәсәбәтне күрсәтү, идея-эстетик концепция буларак, яхшы ук ачык һәм приципиаль бер проблема дәрәҗәсенә күтәрелгән икәнлеген сөйләдек.
7. Язучының сугыш темасында символик образлар бирелешенең әдәбиятка яңа үзенчәлек алып килүен “Ялгыз каз” һәм “Мәк чәчәге” кебек этюдларда күзәттек. Кайсыбер әсәрләрендә әдип турыдан-туры табигатьнең үзе турында сөйли башлый. Аларда тудырылган образлар, геройлар детальләр ярдәмендә гомуми кешелеклелек хис-кичерешләрен сурәтләү югарылыгына күтәрелә. “Мәк чәчәге” нәсерендә ул чын поэтик образ тудыра. Мәк чәчәге матурлык, тынычлык, иминлек символы булып тора. Автор шул нәфис, шул ук вакытта ярдәмгә мохтаҗ образны кертеп, тереклек һәм кешелек дөньясы арасында бәйләнешнең асыл мәгънәсен ачып бирүгә ирешә.
Сугыш булып узган җирләрдәге тереклекне, хайваннар дөньясын тасвирлавын Ә.Еникинең үзенчәлеге дип билгеләргә була. Кешелек җәмгыятенең асылын ачу ягыннан әһәмиятле булганшундый хикәяләренең берсе – “Ялгыз каз”. Әлеге хикәядә гадәттән тыш, мавыктыргыч бер вакыйга тасвирлана. Хикәянең төп герое – ала каз. Казны, гадәттә, тыныч тормыш шартларында гына очратырга мөмкин, ягъни каз – тынычлыкны символлаштыручы кош. Каз бу очракта язучы тарафыннан кулланылган сәнгать
чарасы да. Төп образны чолгап алган мохит төрле һәм бай. Аның хуҗасы Мишага, солдат Иванга карата мөнәсәбәттә каз образы ачыла башлый, ләкин анда табигый башлангыч өстенлек итә: бәбкәләр күрү белән аларны ияртеп, су буена китә. Димәк, Ә. Еники – татар әдәбиятын күп төрле әдәби типлар, тормышчан образлар белән баеткан язучы.
8. “Кунакчыл дошман” әсәрендә яшь солдат образы белән горурландык.
Ә. Еники сугышны тормыш чынбарлыгы буларак сурәтли. Хикәяләрдә тасвирланган вакыйгалар, хәлләр карап торышка бик гадәти, алар үз эчләренә зур проблемаларны да алмыйлар кебек. Әмма язучының уйлау һәм иңләү даирәсе күпкә киң. Ул сугышчы, ил сакчысын тирәлектән аермый, аның эчке сыйфатларын, омтылышларын гадәти тормыш чолганышында күрсәтә. Әдипнең төп казанышы – геройларның индивидуаль күңел дөньясын табуы.
Бүгенге көндә, тарихи мәгълүматларны тулырак күзәтү мөмкин булганнан соң, “Кунакчыл дошман” әсәренең нигезенә салынган вакыйгаларның реаль картиналары ачыграк тоемлана башлаганлыкны, кеше язмышларын драматик һәм фаҗигале җирлектә ачу ягыннан аеруча тәэсирле булган әсәр дип санадык.
III бүлеккә Әмирхан Еникинең сугыш темасына язылган повестьларының үзенчәлеген урнаштырдык. Әмирхан Еники турында Ф.Сафиуллина язган сүзләр бик урынлы дип саныйбыз: “Ә.Еники турында язу бик авыр. Моның өчен аның талантының серен белерлек оста булырга кирәк. Әдип әйтергә теләгәнне тәнкыйть теле белән әйтеп бирү гаять кыен. Иң яхшысы – аның әсәрләрен укып чыгу. Укыган саен, тирәнрәк аңлый барасың, матур җанлы геройларына тагын да сокланасың, әдипнең сурәтләү осталыгына таң каласың. Ә.Еники хикәяләве ялыктырмый, туйдырмый. Кайбер әсәрләре халкыбызның күңеленә салынган, гасырлар буе аның рухи байлыгы булган сүз кебек. Аларда – сагыну да, шатлану да, боегу да, талпыну да, көч тә, бөтен авырлыкларны , кайгыларны җиңеп чыгуга ышаныч та...”
Әдәби әсәрнең уңышы язучы тудырган образлар һәм идея эчтәлеге белән генә билгеләнми. Аларга ирешү, аерым алганда, тел чараларыннан башка мөмкин түгел. Еники әсәренең җырдай ритмикасы, аһәңлеге, күңелгә ятышлы булуы, сүз, сүз мәгънәләре белән генә түгел, иң элек сүзнең җөмләдәге урыны, аның ятышлыгы, җөмләләрнең, абзацларның бер-берсенә бәйләнеше, шуларның гомуми бербөтен барлыкка китерүе белән аңлатыла. Ә. Еники үзе дә әдәбият турында мәкаләләр язган. Шуларның берсендә болай дигән: “ Без әдәби осталык турында сөйлибез. Ләкин әдәби осталык, беренче чиратта, тел осталыгы, телгә байлык, телне дөрес куллана белү дип аңларга кирәк. Язучы кешедә телгә карата аеруча бер сизгерлек булырга тиеш: ул һәр сүзнең мәгънәсен аңлау гына түгел, аның эчке аһәңен, сүзләрнең үзара бәйләнешен тоярга тиеш.”
Вакыйгаларны сурәтләүдә, төрле персонажларга характеристика бирүдә автор еш кына үзенең геройлары белән бер булып сөйли. Ягъни уртак сөйләмгә мөрәҗәгать итә. Бу геройларның эчке дөньясын реалистик сурәтләүгә, кеше күңелендә кайнаган хисләрнең серенә төшенергә, күңел диалектикасына үтеп керергә, уй-фикер һәм кичерешләргә үз мөнәсәбәтен белдерергә кирәк. (Мәсәлән “Бала” әсәрендә Зариф белән, “Бер генә сәгатькә” әсәрендә Гомәр белән, “Кунакчыл дошман” әсәрендә Василий белән уй-фикерләре үрелеп китә).
Сугыш вакытында иҗат иткән хикәя-повестьларында Ә.Еникигә образларны сурәтләүдә, геройларның тормыш юлын күрсәтүдә контрастлык хас. (“Бала” әсәрендә табигатьнең матурлыгы һәм ялгыз кечкенә кыз; “ Кунакчыл дошман” да әсәрнең исеме үк каршылыкка нигезләнгән).
Ә.Еники хикәяләвендә үзенчәлекле яңгыраш кабатлаулар исәбенә дә барлыкка килә. Кабатлаулар – телнең грамматик төзелешендә дә, стилистикасында да шактый урын алып тора. Кабатлау – сүз ясый, кабатлау – эмоциналь бизәк була, кабатлау – мәгънәви басымны арттыра, кабатлау – үзенчәлекле яңгыраш барлыкка китерә. (“Азрак, улым, азрак, азрак.”, “Хак сүз, хак сүз”, “ Әй, Шәрифуллам, китә бит, китә” – “Бер генә сәгатькә” әсәрендә; “Мин бит тере! Ничек мин тере булуымнан зарланыйм ди!” – “ Мәк чәчәге” әсәрендә; “Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры” – “ Кем җырлады?” әсәрендә; һ. б.).
Әсәрнең исеме, башлам белән бетем арасындагы эчке, мәгънәви бәйләнеш сугыш темасына багышланган һәр әсәрендә диярлек бар. Мәсәлән, “Бер генә сәгатькә әсәрендә бу җөмлә әсәр башыннан алып ахырына кадәр дәвам итә, төрле мәгънә белән кабатлана. “Кем җырлады?” әсәрендә бетем өлешендә укучыларны тетрәндерерлек җавабы да бар: “Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннан да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде. “Тауларга карап әсәрендә күренешләр өч тапкыр кабатлана: улы, оныгы, оныгының улы. Бу тормышның, яшәешнең дәвам ителүен күрсәтү өчен бер алым булып тора.
“Һәр кошның – үз моңы”, ди халык. Ә. Еники дә әдәбиятыбызда үз моңы, үз темасы, үз яңгырашы булган әдип.
Аның әсәрләреннән аерылуы кыен. Сирәк язучының әсәрен икенче, өченче кат укып була. Ә.Еникине кайта-кайта укыйсың. Укыган саен әдипнең тирән фикеренә, кешенең бөтен барлыгын бирә белүенә, хикәяләү осталыгына, теленең байлыгына һәм аһәңлелегенә соклануыбызны тагын да кабатлап әйтәбез.
Кулланылган әдәбият.
1. Абдуллина Г. Блоклы-модульле технология кулланып. (Ә.Еники иҗатын өйрәнү). – Казан: Мәгариф, 1998. – 33-35 б.
2. Әдһәмова Г.М., Сафиуллина Ф.С.,Фатыйхова Ф.Ф., Юзиев Н. Г. Татар Совет әдәбияты һәм туган тел. – Казан: ТКН, 1991. – 187 - 193 б.
3. Әмирхан Еники. Кичке шәфәкъ. (Повестьлар) – Казан: ТКН, 1989. – 384 б.
4. Әмирхан Еники. Әсәрләр. Биш томда. 1 том. – Казан: ТКН, 2000. – 447 б.
5. Әмирхан Еники. . Әсәрләр. Биш томда. 3 том. – Казан: ТКН, 2002. – 400 б.
6. Әмирхан Еники. Хәтердәге төеннәр. (Мәкаләләр, очерклар һәм истәлекләр).– Казан: ТКН, 1983. – 224 б.
7. Әмирхан Еники. Юлчы. Хикәяләр. – Казан: ТКН, 1979 . – 469 б.
8. Әмирхан Еники. Әсәрләр. Өч томда. 1 том. – Казан: ТКН, 1991. – 464 б.
9. Әмирхан Еники. Әсәрләр. Өч томда. 2 том. – Казан: ТКН, 1991. – 415 б.
10. Әмирхан Еники. Әсәрләр. Өч томда. 3 том. – Казан: ТКН, 1991. – 416 б.
11. Әмирхан Еники. Сайланма әсәрләр. 2 том. – ТаРИХ, 2002. –416 б.
12. Әмирхан Еники. Мәк чәчәге. Хикәяләр. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1999. – 142 б.
13. Әмирхан Еники. Дан үз вакыты белән килә ул. – Казан: Мәдәни җомга. 2009 № 8. – 9 б.
14. Әхмәдуллин А., Гыйззәтуллин Н., Х.Хәйри, Г.Халит. Герой, стиль, осталык. (Ә. Еники повестьларының сюжет- композиция үзенчәлекләре.) – Казан: ТКН, 1972. – 191 - 209 б.
15. Вәлиев М. Х. Табарга һәм югалтмаска. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: ТКН, 1982. – 69 - 76 б.
16. Вәлиев М.Х. Күңелең көткәне. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: ТКН, 1984. – 25 - 30 б.
17. Гаррапова Р. Сүз-сурәт ясау остасы. (Ә. Еники прозасының поэтик ономастикасы). – Казан: Мәгариф, 1998. – 85 - 86 б.
18. Гали Халит. Кешегә һәм чынбарлыкка мәхәббәт белән. (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре). – Казан: ТКН, 1975. – 116 - 148 б.
19. Гәрәева С. “Матурлык” матурлыкка юл ача. – Казан: Мәгариф, 2007. –
13 - 15б.
20. Гыйззәтуллин Н. Әдәбият һәм тормыш. (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре). – Казан: ТКН, 1982. – 3 – 22 б.
21. Гыймадиева Н.С. Имтиханнар өчен сочинениеләр. – Казан: Яңалиф нәшрият йорты, 2003. – 136 б.
22. Даутов Р., Исмагыйль Рәми. Әдәби сүзлек. ( Элекке татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: ТКН, 2001. – 399 б.
23. Закирҗанов Ә. Сүз сәнгатенең Әмир-ханы. – Казан: Мәдәни җомга, 2009
№ 8. – 8 б.
24. Курбатов Х. Р. Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы. – Казан: ТКН, 1971. – 196 б.
25. Мансур Вәли – Барҗылы. Күңелем кошы. (Укытучылар, педагогия колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004. – 49 - 82 б.
26. Мусин Ф.М., Хәбибуллина З. Н., Закирҗанов Ә.М. Татар әдәбияты.(Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 11 нче сыйныфы өчен дәрәслек-хрестоматия. – Казан: Мәгариф нәшрияты, 2006, – 266 - 287 б.
27. Рахман Р. Дәреслектәге биремнәр һәм темалар буенча сочинениелар. - Казан: “Раннур”, 2004. – 176 - 181 б.
28. Рахман Р. Татар телендә 100 сочинение. - Казан: “Раннур”, 2001. – 149 б.
29. Рахман Р. Дәреслектәге биремнәр һәм темалар буенча сочинениелар. - Казан: “Раннур”, 2004. – 176 - 181 б.
30. Ркаил Зәйдулла. Еники. – Казан: Идел. 2009. № 5. – 42 - 44 б.
31. Сафиуллина Ф. Рухи матурлык җырчысы. – Казан: Казан утлары, 1979. –
122 - 128 б.
32. Сәхапов М. Хакыйкать йөзе. ( Югары сыйныф укучылары, педагогия колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты. 2005. – 319 б.
33. Свиригин Р. Яңа геройлар һәм яңа алымнар. (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре).
– Казан: ТКН, 1985. –3 - 26 б.
34. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан: “Раннур”, 2001. – 97 - 121 б.
35. Фәрит Бәшир. Сөйлә, каләм! (Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр). – Казан: ТКН, 2001. – 77- 88 б.
36. Хатипов Ф. Әдәби осталык серләре. – Казан: Мәгариф, 2002. – 15 - 18 б.
37. Хатипов Ф. Әмирхан Еники әсәрләренең теле. – Казан: Мәгариф, 2006.
– 13 - 15б.
38. Хафизова А. Ә.Еники иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы. – Яр Чаллы. Фән һәм мәктәп, 2008. – 25 - 27 б.
39. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. ( Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты. 2000. – 351 б.
40. Хузина М. Мастера психологической повести.(Эстетические и философические открытия В. Распутина) – Казан: Мәгариф, 2007. – 21- 23 стр.
41. Шиһапова Г. Мәңге үлмәс яктылык. – Казан: Мәгариф, 1998. – 41- 42 б.
Достарыңызбен бөлісу: |