Ир бирмәк-җан бирмәк (татар халык мәкале)



бет5/13
Дата18.07.2016
өлшемі1.32 Mb.
#207383
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13

***

Ташлыярдан зурлап чакырылган кунаклар сәгать сигезләргә килеп җиттеләр. Үзләре белән оныклары Фәргат белән Мансураны да алганнар. Алар артыннан Хафиз да күрше-тирә йортлардан җыйган бәйрәм күчтәнәчләрен күтәреп, кайтып керде. Ишегалдында песи малае белән уйнап утырган Фәргатне күргәч, куанычы икеләтә артты. Көлеп үк җибәрде малаең. Үзенең саран түгеллеген күрсәтергә тырышыптыр инде, горур гына кыяфәт белән, бер кәнфитен алып Фәргаткә сузды.

—Мансура да килде. Әби белән бабай да монда...—дип, тезеп китмәсенме кунак малаең. Хафиз әле капчыгына, әле Фәргаткә карап:—мә, аңа да бил алайса,—дип капчыгыннан саргылт төскә буялган бер күкәй алып бирде. Алуын алды Фәргат, әмма рәхмәтен әйтмәде. Ул гынамы әле, кырт борылды да өйгә үк кереп китте. Ошамады бу Хафизга. «Янында әбисе булса—улым, ләхмәтең кайда, дип әйтелие. Юк, әбисе дә, бабасы да күлмәде шул»,—дип уйлап кына өлгерде малай...

—И-и, минем улым кайткан икән! Ә без әниең бик тәмләп пешергән баз коймагы белән чәй эчәргә җыенып йөри идек. Ерак әби-бабаең сиңа иптәш булсын дип кечкенәләрен дә алып килгәннәр,—дип әтисе сүз катты.

—Белә-әм, дип,—боек кына җавап бирде Хафиз.

—Нәрсә, улым, юлларың уңмадымы әллә? Кәефсез күренәсең. Әле без сине болай тиз кайтырсың дип уйламаганыек. Тәскирә белән бергә йөрдегезме? Чыгуын бергә чыгып киткәч, кайтуын да бергә кайтырсыз дип көткәниек.

—И-и, әни капчыкны бигләк кечкенә итеп теккән. Тиз тулды ул. Тәскиләнең капчыгы зул, Фәми абыйлалга келеп калды. Ул абый, аның апае да бәйләм булмаган көнне дә күчтәнәч биләләл.

—Улым, синең дә бик күп булган бит. Кая, капчыгыңны карыйк әле,—дип капчыкны күтәреп карады әтисе:—у-у-у бик күп булган бит бу! Кемнәрне генә сыйлап бетерерсең икән инде?

—Балыгызны да...

—Матур апайныдамы?

—Әни аны матул апай дип әйтмә ди. Исеме белән әйт ди. Ә аның исеме миңа ошамый. Кунак апай дип әйтә башладым.

—Ә ул үпкәләмәдеме соң?

— Белмим, нигә матул апай димисең, алай әйтүеңне ялатканыем,—ди.

—Син нәрсә дидең?

—Нәлсә, нәлсә дим—әни кушмый әйттем.

—И, бәгырь кисәгемдер шул! Шатлыгым да, бәхетем дә син бит, балакаем!—дип, улын кочагына кысып, маңгаеннан, күзләреннән үбә-үбә, күңеле булганчы сөйде Нургали,—Раббым, исән-имин булып, үзем үстерә алсамые. Синең дә бәхетле булуыңны күрсәмие!

Үзе башлаган бу матур әңгәмәне һич кенә дә өзәсе килмәде Нургалинең. Бу кичерешләрен гомеренең соңгы минутларына кадәр оныта алмаячак ул... Хафизга сорау артыннан сорау бирүен дәвам итте:

—Күршеләргә килеп кергәч, үзеңне ничегрәк тоттың, ничек сүз башладың?

—Кызык син, әти. Үзегез ничек өйләтсәгез, шулай инде. Кетгәч тә «Әс-сәләмәгаләйкүм!—Җыен бәйләмегез котлы булсын!—дидем дә капчыгымны суздым.—Нургали янә сак кына елмаеп:

—Шуннан, шуннан, улым?—дип сорашуын белде.

—Шуннан утылган да шуган.—Икәүләшеп рәхәтләнеп көлештеләр.—Кайсылалы кочаклап алды, капчыгыма күчтәнәчләл салды, исән-сау бул, авылма, дәү үс, диделәл.

—Йә, йә, улым, чыгып киткәндә үзең ни дидең?

—И-и, әти, анысын да үзегез өйләттегез бит инде...—«Ләхмәт яусын! Сау булыгыз, бай булыгыз!»—дидем.

—Рәхмәт, улым, өйрәткәннәребезнең берсен дә онытмагансың. Исән генә була күр.

—Әти, син менә Тәскиләне тыңлап кала әле, яме. И сакау да инде...

Яннарына Маһирә килеп җиткәнен сизми дә калдылар.

—Кайларда гына йөрде икән безнең кунак апабыз иртә таңнан?

—Инеш буенда менә шушы матур малайны эзләп йөрдем,—дип, икесен дә кочаклап алды Маһирә.

—Әти, дөлес әйтми ул, Тәскилә белән без уламга киттек, ә ул—Саҗидә апай янына,—димәсенме малаең.

—Улым, кунак апаңа күчтәнәчеңне бирмисеңмени?

—Аңа гына түгел бит ул. Өйгә келгәч бөтенегезгә дә биләсе...

—Ай рәхмәт, улым. Әйдәгез, ерак бабайлар да өйдә, баз коймагы ашарга безне генә көтәләр,—дип, Нургали икесен дә җитәкләп, ашыктыра ук башлады.

—Ул баз коймагы дигәнегезне дә «өлеп кабалга» киләкме? Өйрәтерсең әле, Хафиз, йәме.

—И, син бигләк инде...—диеп, чыркылдап көлеп җибәрде Хафиз.

Күңеле тыныч түгел Маһирәнең. Ничек тыныч булсын инде? Көндәшенең әти-әнисе белән беренче очрашачак минутларын төрлечә күз алдына китереп, төне буе ниләр генә уйламады ул. Ул гынамы—дүрт елга якын сөю-сөелү ташып торган парлы төннәреннән соң, беренче мәртәбә ялгыз калган төн... Җитмәсә, Нургали белән Газзәбануның бер-берен җитәкләп, куанышып мунчага йөгергәннәре күз алдына килә дә баса, килә дә баса... һәм шуңа гаҗәпләнә—авылга җыенганда бала-чага күк берни уйламый чык та кит инде... Бары тик Нургалием белән сәяхәт кылам. Ниһаять, бабаем сагынып сөйли торган җыенны күрәм, җыенга бүләкләр алып кайтабыз. Ул авылның урманнарын, данлыклы Яссаланын, Кирәмәтен, тирән елгасында тезелеп аккан чишмәләрен, ул чишмәләрнең челтерәп аккан саф суларын татып карыйм, язларын ташу вакытында күперләрен агызып китә торган мул сулы елгасын күрәм, кайда гына булсам да, гел Нургалием белән бергә булам, имеш. Шуның кадәр чикләнгән уй, хыяллар—гәҗәп түгелмени? Тагы да гәҗәбрәге—дөнья күргән, гомер иткән әти-әнисе дә ник бер сүз әйтсен, ник бер искәртсеннәр.

Маһирә баскыч төбендә туктап, бисмилласын укыды. Аның көндәшенең әти-әнисеннән уңайсызланганы, күңеленә авыр җәрәхәтләр ясарлык сүзләр әйтмәсләрме дип шикләнүләре нык сизелә иде.

—Әйдә, җаным, каушама әле. Ибраһим абый да, Сәгыйдә әби дә бик әйбәт, аңлы кешеләр. Миңа хөрмәтләре зурдан. Шөкер, сиңа да шулай булыр, бер дә шикләнмә яме, тыныч бул!.

—Рәхмәт, бергенәм! Шикләнүләремне, әйтерсең лә, җилгә очырдың... …Ишектән керә-керешкә Ибраһим ачык чырай белән Маһирәгә кулларын сузды.

—Исәнме, кызым,—дип, ике куллап, чал башын иеп, зурлап күреште.—Хәерле сәгатьтә, балалар. Зариф кодалар үзеңне яшь киленнәре итеп, «төкле аягың» белән дип кабул иткәннәрдер. Зөлкамал кодагыебыз бигрәк тә, Нургали кияү аның бердәнбер улы бит. Сәгыйдә белән безгә кем буласыңдыр, анысын бер Аллам үзе беләдер. Ни генә булмасын, язмыштан узмыш юк дигәндәй, бергә-бергә тату, хөрмәт күрсәтеп яшәргә язсын! Кызыбызны да, оныгыбызны да ятим итмәссез, дип ышанабыз Сәгыйдә апагыз белән, Аллам үзе сакласын!—шулай диде дә, күңеле тулды, ахыры, мөлдерәмә күзләрен, күз төпләрен кул аркасы белән сөрткәләп куйды.

Маһирә дә:

—Аллаһының рәхмәтләре яусын, Ибраһим абый. Мине эчкерсез, туганнарча кабул итүегезне гомерем буена да онытмам—диде.

Бу минутларда өстәл янында утырган Сәгыйдәнең үз хәле хәл иде. Сәгыйдәнеке генәме соң?... Бите буйлап аккан яшьләрен сөртеп бетерергә өлгерә алмыйча изаланды ул. Маһирә бераз гына сабыр итеп, аның каршына үзе килде, һәр сүзенә тирән мәгънә салып, түземлек вә итагать белән күреште. Әти-әнисенең сәламнәрен җиткерде, һәм алдан әзерләп куйган бүләкләрен тапшырды. Сәгыйдәгә—бик гүзәл зур кәшимир шәл белән ак батис яулык, Ибраһимга—затлы камзул вә ука белән чигүле шәп түбәтәй һәм балаларга мул гына тәм-том күчтәнәчләр.

Кунакларга Ташкент бүләкләре ошады булса кирәк. Күрешкәндә, салкынлыгын сиздерү өчен ахыры, бармак очларын гына сузган Сәгыйдә дә кинәт ачылып китте. Тыныч кына рәхмәтен дә әйтте. Киләсе атнада үз авылларында буласы җыенга кунакка да чакырды, хәтта.

Хафиз дә үзенең күчтәнәчләрен—кемгә кәнфит, кемгә төрле төсләргә буялган күкәйләрен таратып чыкты. Барысы да аны хуплап, рәхмәтләрен әйттеләр.


Җыен

Авылның элек-электән сабан туйлары, җыеннары уза торган урынга килеп җитүгә, мондагы гаҗәеп гүзәллекне күреп өнсез калды Маһирә. Авыл ягыннан зифа буйлы яшь каеннар белән каймаланган, тирә-юне яшеллеккә күмелгән гаҗәеп зур болын. Болынның өске ягында—тау битендә борынгыдан ук килгән зур зират. Анда нинди генә агачлар юк. Ул биек-биек чыршылар, наратлар, искитмәле каеннар! Читтән, ерактанрак караганда калын урманны хәтерләтә бу зират. Аз гына җил булганда да андагы карт агачларның шаулавы кешеләргә нидер сөйли, йә нәрсәдәндер кисәтә дә шикелле. Болынның аскы ягында шактый мул сулы инеш. Инеш тирәли урыны-урыны белән ябалдашлары тоташып диярлек үскән тал-тирәк. Инешнең тегермән бөясенә кушылган җирдән бераз өстәрәк авылның ике катлы су тегермәне. Аннан бераз читтәрәк тегермәнченең каралты-курасы белән рәттән җиренә җиткереп салынган үз йорты. Бу зур хуҗалыкны авыл белән болыннан аерып торган күпъеллык юан-юан карт өянкеләр, зирек агачлары, яшь таллар нинди генә вакыйгаларның шаһитләре булмагандыр. Кинәт шунда, башка агачлардан читтә япа-ялгызы үскән карт өянкегә күзе төште Маһирәнең. Нигәдер серле булып күренде ул аңа. Монда башка вакытта килергә кирәк әле, дип уйлап куйды.

Яшь киленнең авылны яратуы, үзе өчен гел гадәти күренгән һәр нәрсәдән матурлык табып, сокланып, мөкиббән китеп барулары Зарифны аерата куандырды. Карчыгының да канәгать кенә елмаеп утыруын күреп, атын да кумаска булды. Дилбегәне бушатып җибәрүгә, хуҗаның ни теләгәнен аңлады малкай. Аякларын биеткәләп, кыска-кыска адымнар белән атлый башламасынмы... Баш югары, кыңгырау вә шөлдерләрнең чыңлаган тавышларына үзе дә куангандай, горур башын еш кына чайкаштыргалап та ала. Атларда адәм акыллары бардыр, диеп тикмәгә генә әйтмиләрдер шул. Күрә бит ул, тоя бит ул мәйданга агылган халыкның үзенә карый-карый сокланып узганын.

—Маһирә килен, карале бу малкайны, ниләр кылана!... Син кунагыбыз өчен, син күрсен дип артисланадыр әле, мөгаен,—дип, аты белән мактанмакчы булды Зариф. Әмма, килененең бөтен гаме үзләреннән алда барган аттагы Нургалидә икәнен күреп, күңеле сүрелеп китсә дә, сиздермәде. Алдагылар исә һаман ераклаша барып, тәмам күздән дә югалдылар.

—Әткәй, Чаптарны кызулатыйк әле. Нурисламнар да күренми, әллә алар да узып киттеләр инде?

Ниһаять, атларны тиешле урында калдырып, Зарифныкылар бер тирәгә җыйналдылар. Кода-кодагыйлар бергәрәк, өлкәннәрчә. Алар янында яшьләр үзләре бер төркем булып, мәйданны күзәтәләр. Мәйданның нәкъ уртасында матур-матур бүләк сөлгеләр эленгән озын колга куелган. Башка төр бүләкләр зур гына арбада, халыкка күренерлек итеп, тәртип белән урнаштырылган. Бераз гына читтәрәк озын гына колга очына бик тә, горур кыяфәтле әтәч салынган кәрҗин асып куйганнар. Аның ара-тирә дәү канатларын җилпеп, үзенчә кычкыргалап куюы—үзе бер кызык. Мәйданнан читтәрәк тезелеп киткән олауларда балалар өчен кәнфит-прәннектер дисеңме, яшь кыз-кыркыннар өчен бизәнү әйберләре дисеңме—ни генә юк. Мәйдан тирәли төркем-төркем яшьләр гармун уйнап, җырлап узалар. Мәйдан гөж килә. Халыкның олысы-кечесе Зариф кунакларын, аеруча Ташкенттан яшь килен булып кайткан Маһирәне, энә күзеннән үткәргәндәй күзәтәләр. Авылдашларының Нургалине нык сагынганнары, шулай ук аны аңлап ук бетерә алмаганнары да хәтта күз карашларыннан ук сизелеп тора. Яннарына киләләр, күрешәләр, сорашалар...Нургалинең тиздән инде бөтенләйгә кайту тиешлеген дә яшермиләр, аерым басым ясап әйтәләр. «Газзәбануыңны да, Хафизыңны да башка болай саргайтма инде»—дигәннәрен дә Маһирәгә күп ишетергә туры килде ул көнне. Уңайсызрак хәлдә калган вакытлары да аз булмады аның... Әнә бит, якында гына бер төркем яшьләрнең Зарифныкыларга төбәп җырлап килүләре...


Аклы ситса күлмәгеңне

Кидең ни, кимәдең ни.

Ятлар белән уртак ярны

Сөйдең ни, сөймәдең ни.


И җил исә, җил исә,

Тал яфрагын җил кисә.

Сикереп суларга төшәрсең

Ярың ятларны сөйсә.


Сандугач та моңлы сайрый

Безнең инеш буенда.

Мин кайгырмый, кем кайгырсын,

Ярым ятлар куйнында.


Өлкәннәр җырчыларга артык игътибар бирмәде кебек... Дөресрәге, ишетмәмешкә салыштылар булса кирәк. Чыгырыннан чыгарга җитешкән Нургали:

—Кемнәр болар, берсен дә танымыйм. Бәлки син таныйсыңдыр? Гармуннарын алып изәм бит хәзер мин боларның...,—дип ачуын тыя алмыйча, Нурисламга дәште.

—Мин дә танымыйм, безнең авылныкылар түгел. Шул Фатыйх көчекләредер.. Вакланма да, пычранма да, бел аны...

Түзмәде Газзәбану, әле иренә, әле көндәшенә күз төшереп алды да: «Җырласыннар,—диде эченнән генә. Монысын гына йотарсыз... миңа тагы да ачыракларын йотарга туры килә бит әле. Җәй җиттеме, улым белән йоклаган келәт яныннан һәр төнне диярлек җырлап үтәләр. Миңа нәрсә эшләргә кала соң? Бары тик күз яшьләремә тыгылып, төннәрне ялгыз вә йокысыз уздырудан башка».

Газзәбануга, ничек тә дулкынланмыйча, тыныч кына (читләр ишетмәсен өчен) сөйләвен дәвам итү җиңел булмады. Шул ук вакытта көндәшенә дә бик ишеттерәсе килә иде аның. Әмма соңгы җөмләсендә үзен шулкадәр «мескен» хәлдә калганын тоеп, күңеле тулышты. Җылап җибәрүенең котылгысыз булуын аңлап, кисәк Нургалидән кулын тартып алды да, инеш буена йөгерде. Нургалинең аны куып җитеп, юатасы килде. Әмма Маһирәсе кулын ычкындырмыйча, аннан калмады.

«Маһирә, җанкисәгем, син, зинһар, калып тор әле. Без хәзер килербез»,—дип караса да, «Юк, нәрсә булды? Ңигә миңа моңда калырга кирәк?»,—дип, күзләрен мөлдерәтеп, иренә елышты Маһирә. Нургали ирексездән: «Аңлады... барын да ишеткән, димәк. Халык алдында үзен генә ялгыз калдыруларын теләмәгәне әллә каян күренеп тора бит, югыйсә. Нишләмәк кирәк, юк, хәзер иң дөресе—хатыны янына Маһирәне алып төшмәү»—дип нәтиҗә ясады һәм уйга калды... Урыслар: «Хатын-кызны аңлау өчен бер пот тоз ашарга кирәк»—диләр. Нинди бер пот, капчыгы белән ашасаң да, аңлап бетерә алмассыңдыр.

Ирләр бөтенләй башка: тиз ышанучан, үтә гади, җайлы кешеләр...

Маһирәне монда алып кайтып, ялгыштым бугай. Аның7 « Мин дә кайтам, бәгърем, синнән каламмы соң, бергә, только бергә кайтабыз»—дип, куйныма сарылулары... Менә хәзер исә әүвәл—Газзәбануны көйләргә кирәк, монысының да хәтерен калдырырга ярамый. «Ике хатын арасы—ике ут арасы» дип, минем ишеләргә әйтәләрдер, мөгаен...

Газзәбану тиз генә бер талтирәкнең куе ябалдашлары астында чүгәләде дә, эчке халәтенә буйсынып, ачы күз яшьләренә ирек куйды. Күңеле бушаганчы җылады да җылады. Артымнан төшми калмас, шунда әйтәсемне әйтеп бетерермен дип, ирен көтте. Юк-юкта ябалдашлар арасыннан төшкән юлына күз салгалады. Шулай бер мәлне үзеннән ерак кына түгел икесенең бергә басып торганнарын күреп, йә, Ходам, агылый белән тагылый күк әллә мине көтәләрме болар? Минем шушы хәлемдә нигә ул үзе генә түгел, ә мин ялгыз! Эчтән генә «юк инде» дип, тиз генә инештә битен-күзен юды, сөртенде. Бераз тын алды да, ябалдашның бер кырыен күтәреп, йөзенә берни булмагандай төс салып, чыгарга җыенды. Ләкин ул урында алар юк иде инде. Шул чак каршысына томырылып, чабып төшкән Хафизны күрде: «Нишләп мин ялгыз булыйм ди, әнисен эзләп төшкән улым бар бит минем, рәхмәт балакаем»,—дип, Хафизын кочаклап алды.

—Әни, син кайда йөлдең? Әбиләл җибәлде мине. Алал сине көтә-көтә алып беттеләл.

—Әтиең кай тирәдә?

—Әнә ич тегендәләк! Кунак апай белән.

—Әйдә,балам, шунда алып бар мине. Тормасыннар әле кукыраеп, әлләкем булып...

—Нәлсә, нәлсә дисең? Анда җыенны башлыйлал бит, тизләк!

Фатыйхның: «Җәмәгать, җыенны башлап җибәрергә бик вакыт»—дип, сүз башлавына, төрле яктан, бер тавыштан диярлек: «Мулла абзый килеп җитсен, аны көтәргә кирәк... Хәзрәтнең фатихасыннан башка ярамый... Юк, юк, көтәбез»...—дигән сүзләр яңгырады.

—Җәмәгать, шауламагыз, Фарук абзый авырып тора икән. «Бара алмыйм» дигән, көтеп тормаска кушкан,—дип, халыкны тынычландырмакчы булган Фатыйхны бер төркем картлар чорнап ук алдылар. Янә шау-шу китте. Картларны Зариф тынычландыра башлады:

—Дөрес түгел. Кичә генә җомга намазында барыбызны таң калдырган мулла абзый ничек инде җыен көнендә генә авырып китсен ди. Кем ышансын бу сүзгә. Хәзер үзем барам да, алып та киләм. Хәзрәтнең фатихасыннан башка җыен кадәр җыенны ничек уздырмак кирәк...

Иң абруйлы кешеләрнең берсе буларак, Зарифка авыл халкының хөрмәте элек-электән зур иде. Бүген дә аны хуплаучыларның бик күп булуы берәүне дә гаҗәпләндермәде. Үзен авылның төп хуҗасы итеп санаган Фатыйх та чигенергә мәҗбүр булды.

Зарифларны Хаҗәрбикә абыстай үзе генә каршылады. Сәламләшкәннән соң Зариф:

—Хәзрәт урын өстендә үк мәллә?—дип, борчылганын сиздерде.

—Юк, Аллага шөкер таза-сау. Түр бүлмәдә, иртәдән бирле Коръән укый хәзрәт. Йомышыгыз булса, рәхим итегез. Ашыгасыз шикелле, үзен генә чакырыйм, булмаса,—дип, абыстай кереп китте.

Хәзрәт ишектән күренүгә, борчып йөрүләренә гафү үтенеп, җыен халкының гозерен тапшырды Зариф. Үз чиратында Фарук мулла да, авыл халкының үзенә карата игътибарлы вә ихтирамлы булуына, һәр очракта динебезгә тугрылык саклавына рәхмәтле калуын әйтте:

Әле дә сез бар, диндәшләрем. Димәк, мин үзем уйлаганча ук, ялгыз түгелмен икән, мең шөкер! Көтеп алган олуг җыеныбызга чакыруыгыз өчен Аллаһының рәхмәтләре яусын! Ә сез көткән хәер-фатихамны мәчетебездә, нәкъ башка еллардагыча укып, җыеныбызга багышладым, Раббем үзе кабул итсен!

Бу очрашу барысында да авыр тәэсир калдырды. Үзара сөйләшкәңдә Зарифның: «Фарук мулланы җыенда катнашудан мәхрүм итү, ай-һай, бер җүнсез Фатыйх эше генә микән? Әнә бит бер көнне, җыелышта нәрсә дип сөйләгән: «Дин ул халык өчен агу. Линин мәрхүм үзе исән чакта ук чиркәүләрне җимерергә кирәк»—дип сөйләгән ди. Шунда үзе «закон» чыгарырга ярата торган Кәлимулла абзыебыз: «Чиркәүләре чукынып китсен, аларның эше шул. Әмма, безнең дин турында Линин алай әйтмәс»—дигән бичара. Бүгенге хәлебез шуның гел киресе бит. Аллага тапшырдык, тагын ниләр күрсәтер...

Зарифтан үзе теләгән хәбәрне алгач, Фатыйх тыныч күңел белән җыенны ачып җибәрде. Фарук мулланың сырхаулыгына бик ышанып ук бетмәсәләр дә, халык та тынычланды. Мәйданның үзәгеннән аз гына читтәрәк көрәшчеләр үз урыннарын алдылар. Көрәшкә мөкиббән ирләр шул тирәгә якынаеп ни генә сөйләмиләр:

Сабирҗан быел да батыр калачак. Ташкент бүләге—гармунны алмый каламы соң ул? Кичә үк инде бүләк җыючы Хәнифтән сорап, уйнап та караган икән... Тульке минеке булыр бу гармун дип тә әйткән ди. Булыр, булыр, бер ай буе бер сарык ашый бит ул, дип әйтә ди әнисе.

—Туктагыз әле, алдан кычкырган күкенең башын ярмагыз тагы. Әнә күрәсезме, Сабирҗан белән рәттән басып торган күрше авыл егетен, Әхтәм исемле ул. Быел Сабирҗанны сыртына салмасам, исемем Әхтәм булмасын дип әйтә ди.

—Лутче үзебезнең Сабирҗан җиңсен! Ну, өздереп тә уйный инде, ичмасам. Ә сезнең Әхтәмегез гармун уйнау түгел, җырлый да белми бит ул. Бу сүзләрне ишетү һәм көрәшчеләрне энә күзенән үткәргәндәй, күзәтеп тору Маһирә өчен рәхәт тә, кызык та иде.

Әмма нәтиҗә авыл халкы көткәнчә булмады шул. Сабирҗанны тәки сыртына салды бит Әхтәм. Бүләкләрне тапшырганда үзенә бер кызык булды тагы. Һәрхәлдә, гармунны Сабирҗанга, куен сәгатенә тагын бүләкләр өстәп, Әхтәмне ризалаштырырга маташтылар. «Син гармунның моңын табу түгел, бакасы белән телен дә бутыйсыңдыр әле»,—дип, шаяртып та карадылар. Ну, хурланып та карады Әхтәм бу сүзләргә. «Уйнамый торсын әле»—диде. Шулай да бераздан җитди генә:

—Әгәр бер атнадан авылыгызга килеп, уйнап күрсәтмәсәм, сез дигәнчә булыр,—диде. Күршеләр белән әчелешле яшәү яхшыга илтмәс, дип уйлады ахры.

Көрәштән кала иң зур тамаша—ат чабышы. Чабышка килгән атларны Сорна урманының басу белән тоташкан урыныннан киң юл буйлап, кардон өенә якын ачыклыкка алып киләләр. Шунда атларны бер рәткә тезәләр. Барлык җайдаклар читтәрәк, атка атланган өлкән кешенең ак яулык тоткан кулына карап торалар. Ак яулык селкенүгә, атлар томырылып чаба башлый. Соңгы тукталыш—тегермәнгә җитәрәк сөлге бәйләнгән багана яны. Анда янә бер өлкән ир чабышкыларны кабул итә. Җиде-сигез чакырымны үткәннән соң тау өстеннән үтеп, тегермән борылышында аска төшәргә тиешләр. Ул юл мәйданга бик ачык күренеп тора. Кемдер тау өстендә күтәрелгән тузанны күреп: «Атлар килә»—дип сөрән сала. Халык шаулаша, кайсы атның беренче киләсен чамаларга тырыша.

—Газимҗан абыйның Ак бәкәле беренчелекне бирмәс.

—Икенчелекне Садрый абзый юртагы алыр, ә өченче урында, узган елдагыча, Исмәгыйльнең айгыры килер—дия-дия юрарга керештеләр. Яшьрәкләр атларны каршыларга тегермән янына йөгерде. Газимҗанның улы Мәхмүт, йөргән кызы Мәфрүзә белән күптән инде шунда. Мәйдан халкы гөж килә. «Маһирәнең бүләген—яшел атлас күлмәклекне Акбәкәл ала да ала инде. Безнең авылда андый чабышкының булганын белмиләр дә. Нишләптер Газимҗан абый үзе күренми»...—ди берсе. Икенчесе:—Казанга киткән ди. Мәхмүтен ачлыктан әти-әнисен югалтып, дөм ятим калган Мәфрүзәгә өйләндерәсе килә икән. Хатын-кызсыз йорт—ятим йорт инде ул. Шәмсенурымны ачлык кына харап итте шул. Үз кабымлыгын да миңа биргәндер җанашым. Мәхмүт белән Мансурамны мулла абзыйларда балалар өчен ачылган Әмрикә ашханәсе саклап калды,—дип сөйләгәние диде. «Чыннан да, менә шул ярдәм һәм мулла абзый белән абыстайның бәяләп бетергесез хезмәтләре аркасында бездә балалар үлеме азрак булды. Күбрәк өлкәннәр кырылды шул»,—дип раслады күбесе.

Нәкъ шул вакытта тынычланырга өлгергән атларны мәйданга алып керә башладылар. Халык дуу китереп кул чаба, яшьрәкләр кайсы «ур-ра» кычкыра, кайсы сызгырып җибәрә. Нәтиҗә—чыннан да, халык юраганча. Беренче булып горур кыяфәттә Акбәкәл бара. Аның башын як-якка чайкап алулары да «күрәсезме мине, быел да ышанычыгызны акладым» дигәндәй тоела, йөгәненнән тотып барган Мәхмүт тә, ат өстендәге энесе Мансур да горур вә бик бәхетле иделәр. Алар өчесе дә бер җан булып, бер сулышта дигәндәй бөтен мәйданны әйләнеп чыктылар. Акбәкәлнең муйнына кызыл башлы зур киндер сөлге салдылар. Мансурга Зариф абыең бүләге дип каеш йөгән бирделәр. Сөенеченнән авызы колагына җиткән малай: «Зариф абый, сиңа рәхмәтләр яусын» дип кычкырып бөтен мәйданны яңгыратты.

Хәниф ялык-йолык килгән яшел атлас күлмәклекне кулына алуга, ярдәмчеләренә күз кысты. Алары шунда ук: «Бүләкне алырга Мәфрүзә үзе чыксын, үзе алсын!»—дип мәйданны яңгыраттылар. Оялуыннан бит алмалары кызарып чыккан. Мәфрүзә нишләргә дә белмәде, аптырап калды. Инде халык арасыннан да: «Бар җаный, бар, оялма, бүләгеңне ал»!—дигән тавышлар ишәя башлагач, башын аска иеп, оялып кына Мәхмүт янына килеп басты.

Бүләкне кулына алуга әллә нишләп китте Мәфрүзә. Кинәт, күзләрен яшь элпәсе каплап, гел томан эчендә калгандай булды. Өстәвенә тамагына төер утырды. Ник бер сүз әйтә алсын... Бер кулы белән күзләрен каплап, башын аска иде. Мәйдан халкы аның күңеле тулудан туган эчке халәтен аңлап, дәррәү кул чаба башлады. Шул чак Газзабану тиз генә үзенекеләрдән аерылып, Мәфрүзә янына ашыкты. Каршысына бөтен мәйданны балкытып, чулпыларын чыңлатып килүченең Газзәбану апасы икәнен таныгач, җан керде кызга, хәтта яшь аралаш көлеп тә җибәрде. Шулай булмыйни—соңгы елларда якын туганыдай күреп, көн саен диярлек хәлен белеп, ярдәм итеп торучы да шул Газзәбану апасы булды бит. Әти-әниләрен җирләгәндә дә Зариф абыйлары бөтен өй эчләре белән булыштылар. Инде үзе өчен иң җаваплы бу минутларда да, Газзәбану апасының янәшәдә генә булуы—әйтерсең лә, кызга канатлар куйды. Газзәбану бу юлы да башындагы өр-яңа ак ефәк шәлен алып, Мәфрүзәнең иңенә салды һәм болай диде: «Менә бу шәлем сиңа Нургали абыең белән безнең бүләгебез булсын. Бәхетле бул, балакаем!» Һәм тавышын бераз акрынайта төшеп (башкаларга ишетелмәсен өчен) «Сөйгәнеңне бер кайчан да, беркемгә дә бирмә һәм һәрвакыт, һәр кайда гел бергә булыгыз!»—диде. Әмма якындарак кына Газзәбанудан күзләрен ала алмыйча, үзенең кайда икәнен дә онытып басып торган Фатыйх барын да ишетте. Ишеткәннәрен халыкка, аеруча, Зарифныкыларга ничек тә сиздерәсе килеп: «Иптәш Яруллина, сиңа авыл советы идарәсе исеменнән ятим кызыбыз Мәфрүзәгә биргән зур бүләгең өчен дә һәм аңа, аеруча киләчәк мәхәббәтенә кагылышлы изге теләкләрең өчен дә рәхмәтемне белдерәм. Синең бу теләкләреңә җыеныбызда катнашкан һәр кеше һәм ерактан кайткан кунакларыбыз да кушылыр дип ышанам. Ә авыл советы синең еллар буенча шушы балага кылган ярдәмнәреңне беркайчан да онытмас, рәхмәт Газзәбану!»—шулай дип, аның кулын да кысмакчы булды Фатыйх. Әмма Газзәбану аның сузылган кулларына күз дә салмыйча, толымнарын чайкалдырып кырт борылды. Яланбаш калган Газзәбану, тагы да гүзәлрәк күренде. Халык арасыннан: «Һай, сөбхәналла», «Һай күз генә тимәсен», «бер килмәгән җире юк бит», «Раббым, үзең сакла», «Гүзәллекне бирсә дә бирә икән Ходай», дигән соклану сүзләре күп ишетелде. Шулчак Мәфрүзә дә түзмәде: «И, җаныкаем, менә шушылай гына йөре, ничекләр килешеп тора үзеңә»,—дип әйтми калалмады. «Бик дөрес әйтәсең, сеңлем. Шәлләр, яулыкларга уралып үз матурлыгын үзе яшереп йөрмәсен, иеме. Яңа заман килә, яңача яши башларга кирәк»,—дип, Мәфрүзәне хуплаган булып, Фатыйх та үз фикерен җиткерде.

Газзәбану: «Әйдә, балакаем, үз урыннарыбызга барыйк инде. Син Маһирә апаңнарга рәхмәтеңне әйтерсең»,—дип Мәфрүзәне җитәкләп китеп барды. И, бу гөнаһсыз җаннарның мәйдан буйлап, тирә-юньгә нур бөркеп атлап барулары... Юк, атлап түгел, йөзеп барулары... Әйтерсең лә, алар үзләренең Бәхет дигән диңгезләрен йөзеп үтәләр. Бәхет тә бер килсә килә бит ул... Әнә каршыларына улы белән Нургалинең җитәкләшеп йөгерә-йөгерә килүләрен күреп: «Бәхеткәйләрем минем!»,—дип Газзәбану үзе дә кочагын җәеп каршы йөгерде. Шул вакытта аларны мәйдан халкының бердәм көчле кул чабулар белән алкышлаулары бәхет өстенә бәхет түгелмени?! Кешегә бәхетле мизгелләр кичерү өчен әллә ни күп тә кирәк түгелдер... Ә кода-кодагыйларның шатланулары... ...Балаларының бәхетле булуларын күрү—ата-ана өчен икеләтә бәхет дими ни дисең. Үз яннарына китертәсе килеп, ике кода бер юлы диярлек кулларын изи-изи: «Хафиз улым, әтиләреңне безнең янга алып кил, безнең янга»,—дип кычкырып ук җибәрделәр. Ә Маһирә... Маһирәсе нишләсен инде... Нургалиен дә җибәрми калалмады, үзе дә иярә алмады. Калган урынында басып тора.

Хафизмы соң ул бабасы кушканны үтәмәүче... «Ярар, ярар, улым, әнә безне көтеп торган кунак апайны да үзебез белән алыйк инде»,—дип карады әтисе. «Юк, аны соңыннан үзем алып килермен»,—диде.

Кинәт мәйдан уртасында кемнеңдер кычкырып елаган тавышына сискәнеп киттеләр. Ул—Ак бәкәлен муеныннан кочаклап, «Әти, бәгърем»,—дип үксегән Мансур иде. Шунда ук мәйдан халкына Казанга киткән Газимҗанның вафат икәнлеге мәгълүм булды. Күпләрнең «Иннә лилләһи үә иннә иләһи раҗигун» дип дога кылулары ишетелде.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет