Ир бирмәк-җан бирмәк (татар халык мәкале)



бет4/13
Дата18.07.2016
өлшемі1.32 Mb.
#207383
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13

***

Өлкәннәрнең сүзен тыңлап, мәчеттән чыгып китсә дә, гает намазыннан соң, Хафизның өйгә ялгызы гына кайтып керәсе килмәде. Берничә малай белән кибет янында туктап калды, әмма күзе гел мәчет юлында булды. Ә әтиләре күренми дә күренми... Әнә чыгарлар, менә чыгарлар дип көтә-көтә аптырагач, әллә күрми калдым микән, дип шикләнеп, ялгызы гына кайтып кергәч, әнисе гаҗәпләнеп:

—Улым, әтиләрең кайда? Нигә бергә кайтмадыгыз? Күршеләр әллә кайчан кайттылар бит инде. Без монда әбиең белән «безнекеләр дә кайтып җитәрләр», дип самавыр яңарта-яңарта да арып беттек инде. Бар, балакаем, кунак апайны да чакыр, ул да баядан бирле аптырап ятадыр,—дип Хафизны келәткә җибәрмәкче булды.

—Юк, әни, мин киттем әле. Әти белән бабайны хәзел үзем апкайтам,—диде дә, ишеген дә ябып тормыйча йөгереп чыгып та китте. Аның артыннан: «Ай күрде, кояш алды малаеңны»,—дип әбисе куанып калды.

Мәчет тыкырыгын борылуга, капкадан чыгып килүче әтиләрен күреп, сабый, очар коштай булып, аларга таба атылды. Әтисе дә адымнарын тизләтеп, кулларын җәеп улы каршына ашыкты. Һай, бу минутларда Нургали йөзендәге бәхет тулы елмаюны һәм аның газиздән газизен күкләргә чөярдәй итеп күтәреп алуын Газзәбануы күргән булса, гомере буе ирен гел шул кыяфәттә генә күз алдына китереп яшәгән булыр иде. Яшь ананың тулы бәхете—нарасыен кулына алып, аның үзенә генә хас хуш исен исни-исни, сөт тулы күкрәкләреннән имезә алуы белән генә чикләнә алмый. Тулы бәхет өчен иренең дә баласын кулына алырга ашкынып торуын, инде кулына алгач, йөзендәге бәхетенең ташып торуын күрү дә үтә зарурдыр.

—Үскәнемдер шул, бердәнберем, акыллым...—дип тагын да әллә нинди матур сүзләр әйтергә теләсә дә, улының бөтен игътибары бабасында булуын күреп туктап калды.

—Бабай, син нигә алтта каласың? Кызулак атла инде, әни дә, әби дә сезне көтә-көтә көтек булдылал. Нулислам абыйның кайтканына да бишбылтыл,—дип Хафиз өйгә тизрәк кайтып җитәсе килүен белдерде. Ә бабасы өчен бераз арттарак калып, үзенә иң кадерле шушы ике җанның бәхет диңгезендә йөзгәннәрен карап кайтудан да ләззәтлерәк тагын ни булырга мөмкин? Күпме көтте, күпме догалар укып, Раббысыннан сорады ул шушы минутларны!

Кибет янына җитәрәк, андагы малайларны күреп алуга, Хафиз әтисенең колагына пышылдады:

—Син мине хәзел төшел инде. Әнә ул малайлал миннән гел көләләл. «Синең әтиең юк, ул сине ташлап киткән»,—диләл. Хәзел күлсәләл: «Бәбәй, бәбәй булгансың»,—дип көлмәсеннәл әле...

Әтисе аны шунда ук җиргә бастырып, кулыннан җитәкләп алды да, шыпырт кына:

—Улым, өйгә кайткач, кунак апайны күрдеңме соң син? Ул да безне шулай көтә микән?

—Белмим, мин аны күлмәдем. Әни аны келәттә диде. Йоклыймы шунда...

Нургали Маһирә белән кабат никахлашырга тиешлекләрен, әтисе белән килешеп, Газзәбануга җыен узгач кына, ә Маһирәгә бүген үк әйтергә кирәк дип санады һәм капкадан керә-керешкә келәткә күз салды. Ишеге ачык. Ишеккә эленгән чаршауның бер чите чак кына ачылып киткәндәй булды. «Э-һе-е, Маһирә монда булырга тиеш»,—дип уйлап, җәһәт кенә чаршауны ачып җибәрде. Ирен көтә-көтә зарыгып беткән Маһирә, хәтта үз-үзен белештермичә, Нургалинең күкрәгенә капланды. Тыны кысылудан күпмедер вакыт башын да күтәрә, әйтергә теләгән сүзен дә әйтә алмады. Бу минутларда аның бар теләге—ничек тә түзәргә, күз яшьләрен күрсәтмәскә, көнләгәнен сиздермәскә... Әмма никадәр генә тырышса да, иңбашларының дерелдәвен басарга көче җитмәде. Көтмәгәндә бу хәлдән сагаеп калган Нургали:

—Абау, җаным, нишләвең бу, әллә елыйсың инде? Ни булды, Газзәбану белән сүзгә килмәгәнсездер бит?—дип сүз башлады.

—Юк, берни дә булмады. Сүзгә килергә безнең рәтле-юньле сөйләшкәнебез дә юк бит әле. Нишләп шулкадәр озак тордыгыз? Нурисламның кайтканына да байтак булды бит инде. Моннан соң берүк алай үземне генә озакка калдыра күрмә, яме. Бу келәттә бер ялгызым әллә ниләр уйлап бетердем. Ә син ансат кына: «Без кайтканчы юынып чык, мунча бик шәп,—дидең дә китеп тә бардың. Сездән соңгы мунчада, ялгызым гына мөмкинме бу... Кайтканыма да үкенеп куйдым. Әле бер башланмаган тагын тугыз көн торасы бар бит. Ничекләр генә түзәрмен,—диде дә, яшь тулы мөлдерәмә күзләрен иренә күрсәтмәс өчен кабат аның күкрәгенә капланды.

—Маһирә, тукта, бәгырь, алай түземсезләнмә. Сабыр бул. Әле моңарчы уйлап та карамаган яңа сынаулар көтә икән бит безне. Монысына, бигрәк тә, син әзер булырга тиеш.

—И, Раббым, биниһая, эчем пошканые аны, хәерлегә булмаган икән... Нинди сынаулар?.. Аңлатыбрак сөйлә инде, зинһар.

—Чү, Маһирә, ишек янында кемдер йөри шикелле. Йә, тыңла, тиз генә сөйлим дә, аннары өйгә керербез, көтәләрдер... Намаздан соң Фарук хәзрәт безнең калуыбызны сорады. Ни өчен икәнен хәзер сиңа да аңлатырмын,—диде дә, келәт ишеген ябып, Маһирәне кочагына алды һәм назлап кына алдына утыртты. Алай-болай чит колаклар ишетә күрмәсен тагын дигәндәй, ярым пышыдап, сөйли башлады.

—Син менә, ник кайтканыма да үкенеп куйдым, дидең. Моны безгә Аллаһыбыз Үзе кушкан булып чыкты бит әле. Бүлдермәле, бүлдермә, ничек дип инде... сабыр гына тыңласаңчы. Ишек алдында кемдер йөри бугай...

Кемдер дип шикләнгәне «Ялгыз чакларында аз булса да сөйләшеп алсыннар инде балакайлар»,—дип келәт белән абзар арасында вакыт сузып йөргән Зариф иде.

—Фарук хәзрәт безнең ничек никахлашуыбызны җентекләп сорашты. Билгеле инде, миңа барын да сөйләргә туры килде. Шуннан соң ул безнең никахыбызның шәригать кушканча булмаган, моңарчы ирле-хатынлы булып яшәвебезне гөнаһ кылу булган диде. Хәзер сез, кайткан көе, Газзәбануның ризалыгын алып, никахыгызны яңартырга тиешсез, диде. Шунсыз сез монда, аерата ата-баба нигезендә гөнаһка керә күрмәгез, моңарчы кылган гөнаһларыгызны Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавын сорагыз, диде. Газзәбану килен ризалыгын бирүгә миңа хәбәр салырсыз, никахыгызны шәригать кушканча үзем яңартырмын, Аллаһы боерса, диде.

—Нургали җаным, ә Газзәбануың риза булмаса...

Нәкъ шул вакытта тышкы яктан: «Нургали, Маһирә килен, әйдәгез, сезне генә көтәбез... Ашка Нурисламнар да чакырулы, алар да кереп җитәр»—дигән тавыш ишетелде.

Һич көтелмәгән шомлы хәбәрдән болай да каушап калган Маһирә бу тавышка дертләп китте. Юк, сөйләшеп бетерик инде, дигәндәй, иренең беләген чытырдатып кысты. Зариф та алай ашыгып дәшәсе түгел иде дә бит, нишләсен. Инде көтә,көтә түземлеге тәмам төкәнгән Газзәбану үзе өйдән чыгып килә иде шул.

Нургали Маһирәне йомшак кына кочып алды да шыпыртлап кына: «Ярый, тынычлан. Калганын соңыннан сөйләшербез, керик инде, көтәләр бит,—дип, келәт ишеген әкрен генә ачып җибәрде.

Каршыларына бакча ягындагы арт капкадан Саҗидәсе белән кызын ияртеп, авызын ерып, сөйләнә-сөйләнә Нурислам да килеп керде.

—Ну, ма-ла-ай, бездән калгач, җомга намазын әллә өр-яңадан укыдыгыз инде... Көттереп тә карадыгыз... Мә, дус кеше, син яраткан бу күчтәнәчебезне табынга үзең турап куярсың. Син аны бик оста башкарасың,—дип, ашап түгел, карап та туймаслык каклаган казны Нургалигә сузды.—Ә менә бу очып китәрлек юка кош телләрен Ташкент кунакларына дип Саҗидә белән Тәскирә кызым бергә пешерделәр. Авыз итеп карале, Маһирә, Нургалиеңә дә каптыр, бәлки әле ошап та куяр...

Маһирәгә бу минутларда үзен кулга алу авыр, һай, бик авыр иде. Нурисламнарга елмаерга тырышуын да күңеле белән түгел, фәкать ачылыр-ачылмас иреннәре аркылы гына көчкә сытып чыгара алды. Күзләре исә кызын җитәкләп бераз гына читтәрәк басып торган мөлаем йөзле Саҗидәгә төбәлде. Нурисламның җылы сүзләре һәм үзен туганнарча якын тотуы эзсез калмады, әлбәттә. Маһирәгә дә җан кергәндәй булды.

—Менә нинди матур кешеләр сез, рәхмәт төшкерләре...—диде дә, бер кош телен кабып та җибәрде.—Бигрәк тәмле булган, авызда эреп кенә китә,—дип, җамыякны үз кулына алды. Ни гаҗәп, йотып җибәргән шушы кечкенә генә бер кош теленнән җанына сихәт тапкандай, хәтта тынычланып киткәндәй булды. Саҗидә белән очрашуны шөбһәләнебрәк көтә иде ул. Ни генә әйтсәң дә, көндәшенең ахирәте бит. «Шөкер, рәхмәтле Аллам, моннан соң да рәхмәтеңнән ташлама!»—дип уйлап куйды да, ниндидер бер җиңеллек белән: «Нургали, ач авызыңны, сиңа да каптырыйм әле, әткәй әйтмешли, тик телеңне тотып тор, йотып җибәрә күрмә, бел аны»,—дип, иренең шаярып, зур итеп ачкан авызына бер кош телен шудырып та җибәрде.

—Абау, бу кош теленең тәмлелеге... Үләм, кош теле белән үз телемне дә йотып җибәргәнмен бит. И-и, Тәскирә матурым, ичмаса син дә тотып калмадың, инде нишләрбез икән?

Рәхәтләнеп көлештеләр. Өлкәннәрнең бу матур шаяртулары Тәскирәгә бик тә ошады. Бөгелә-сыгыла бөтен ишегалдын яңгыратып көлде балакай. Гөнаһсыз сабыйның шулай онытылып көлүен Маһирә челтерәп аккан чишмә тавышына тиңләде. «Сайрар сандугачтыр син!»—дип сокланып, Тәскирәнең алсуланып торган бит уртасыннан үбеп алды һәм баланың гел йодрыклап торган бер кулына игътибар итеп:

—Акыллым, син дә миңа күчтәнәч алып кердең мәллә? Баядан бирле карап торам, уң кулыңда нидер бар түгелме соң?—дип сорап куйды Маһирә.

—Әйе!—Тәскирә учын ачып җибәрде. Карасалар, анда кызыл билле бер прәннек. Учында озак тотудандыр, дымлана да башлаган.

—Шиңа түгел, Хафиҗга ул күштәнәш. Шиңа булды бит инде...

—Кешеләрнең Хафиҗы бар икән бит, кунак апасы... син әле белмисеңдер?—дип Нурислам да сүзгә кушылды. Тагын тәмләп көлештеләр.

Бала белән шулай мәш килгәндә, чулпыларын чыңлатып Газзәбану да күренде.

—Карале боларны, бездән башка гына бәйрәмне әллә монда ясап яталар инде? Кайчаннан бирле без аларны көтеп утырабыз...

—Киттек, киттек, әнисе, әле менә күршеләр кергәч кенә бераз тоткарландык,—дип Нургали Газзәсен култыклап алды.

Зарифның баскыч төбенә чыгып, кулындагы озын саплы агач чүмечне әйләндергәләп торуын күрүгә, егетләр бер-берсенә күз кысып, серле генә елмаештылар. Хатын-кызларны салпы якларына салам кыстыра-кыстыра алдан үткәреп җибәрделәр дә, үзләре озын чүмеч артыннан тиз генә мич арасына шудылар. Мич башының горур падишасы, чиләк ярым керешле, зур кувшинга охшаган мәһабәт чүлмәк яныннан кайсы гына ир тукталмыйча, сәлам бирмичә үтә алыр икән? Мич кырыена җайлы гына кечкенә баскыч та куелган булып чыкты.

—Башта чүлмәкнең тышкы ягына колагыгызны куеп, аның эчке җанын тыңлап карагыз! Сезне көтә башлаганына бүген нәкъ бер ай,—диде Зариф.

Егетләр дә шаян... Нурислам чүлмәккә колагын куюга:—Сөбхааналла! Әйбәт, бик әйбәт пышылдый, җанкисәгем! Беләсезме, мин моны нәрсәгә охшатам: хатын-кызлар төн уртасы җитәрәк, нидер пышылдап, әкрен генә безнең җылы куенга кереп сеңәләр бит әле... Чүлмәкнең эчке җаны да нәкъ шулай пышылдый. И-и, малай, әллә ниләрне искә төшерә бу... —дип хыялга бирелде.

—Азып барасыз, тәмам азып барасыз бит, шайтаннар,—дип елмаеп куйды Зариф.—Ярар, ни генә булса да, газиз башкайларыгыз сау булсын!—дип, бисмилләсен әйтте дә, чүлмәк авызын ачып җибәрде.

—Һа-а-ай, моннан бөркелеп чыккан искитмәле гаҗәеп хуш ис, тынга килеп капланды да, күңелләрне иләсләндереп җибәрде. Димәк, тәме дә көче дә шәптер...—дип дустына күз кысты Нургали.

—Булса да булыр икән... Бөтен җаныңны рәхәтләндереп, хәтта башларны әйләндереп җибәрерлек илаһи хуш ис бу. Шул исеннән генә дә исерерсең, валлаһи! Күпме кешеләрдә сынаганым бар, Зариф абый, бары сезнең чүлмәктән генә аңкый ул. Әллә аның үзенә генә хас берәр сере бармы?

—Тәмле телеңә бал да май, күрше, рәхмәт!—дип Зариф чүмечен тутырып әчебалны сосып алды да, мич кырыена куелган ике чокырга тутырып салды.—Менә хәзер, бисмиллә әйтеп, тәмен дә татып карагыз. Сезгә дип куана-куана әзерләгән шушы сыемда нәрсә, исләре, янә нәрсә тәмнәре барын да дөрес әйтеп бирә алсагыз, йоклар алдыннан Аллаһы боерса, үзегезгә тагын берәр чокыр тамар...—дип, Зариф егетләргә карап серле генә елмайды. Ә тегеләре, озаклап, йотым саен туктала-туктала мактап, рәхмәтләрен дә әйтергә онытмыйча, иллә дә тәмләп эчә торгач, чокырларын бушатып та куйдылар.

—И-и, рәхмәт төшкерләре, сыемның кадерен вә бәһасен белүегезгә мин бик шат. Менә монысы әчебал артыннан кабымлыгы буладыр дип, Зариф икесенә дә тәлинкәгә кечкенә генә шакмаклап киселгән сап-сары кәрәзле балның берәр кисәген алып кабарга кушты.

—Әти, син, «Бу малай шул гомер авылга кайтмый торгач, бал кортлары турында да уйлап карамады, әчебалымның да тәмен күптән онытып бетергәндер инде»,—дип уйлаганыеңмы әллә?

—Дөресен әйтим, җан дустың сөйләвенә караганда, сез бит анда француз шампаннары белән генә сыйланып ятасыз. Минем балга артык исе китмәс дигән шигем барые шул, балакаем.

—Әйттең сүз, Зариф абый... Синең әче балыңмы-ы?! Шампаннарыңны бәреп ега бу! Француз үзе дә бу балны татып карасамы?! Валлаһи дип әйтәм, шампанын бер читкә этеп кенә куярые. Тик бу хәзинә аларга тәтеми шул... Зариф абый, бездән яшермичә дөресен генә әйт әле, ничекләр ирешәсең син бу осталыкка? Әллә берәр серле догасын беләсең инде?—диде дә Нурислам чокырындагы соңгы тамчысын да йотып куйды.

Дүрт ел буена бердәнбер улын көтеп, сагыш утларында янган Зарифның күңеле тәмам тулышты. Шатлыктан мөлдерәмә күзләрен Нурислам белән янәшә басып торган газизеннән аерып ала алмады. Керфек араларыннан ихтыярсыз шатлык яше сыгылып чыкты. Бәхетле, бик бәхетле иде ул бу минутларда. Үзен җирдә түгел, күкнең җиденче катында итеп хис итте: хәрәкәтләре җиңел, күңеле каядыр очына. Карап торышка да яшәреп үк китте хәтта. Кайтканнан бирле улының үзенә булган олы ихтирамын тоеп ләззәтләнде Зариф. Ата күңелен бәхетле итәр өчен әлләни күп тә кирәкми шул...

Көтмәгәндә мич арасында икенче бәхетле җан, бөтен йөзенә кояштай елмаю кунаклаган Зөлкамал пәйда булды.

—Карале боларны, безнең якка чыгарга уйламыйлар да. Чүлмәк булгач—шул җиткән ахры. Калган сүзегезне табын янында сөйләшерсез. Әтисе, син олы кеше, ризыкны озак көттерү бер дә яраган эш түгел. Үзең белергә тиеш, кызларны да көттермәгез.

—Ярый, карчык, хәзер чыгабыз,—дип, Зариф, карчыгын җайлап кына аркасыннан сөя-сөя аш бүлмәсенә озатты да, тиз генә тагын тулыр-тулмас бер чүмеч әчебалны өчесенә бүлеп чокырларга салып куйды. Шул арада Зариф Нурисламның кайбер сорауларына кыскача гына булса да җавап бирергә ашыкты.

—Беренчедән,—диде ул,—мин әчебалга, башкалардан аермалы буларак, чүпрә салмыйм. Аның урынына балның ипиен, ягъни дә чыршын салам. Урыслар аны перга диләр. Шуңа күрә әчебалның хуш исе дә, тәм сыйфаты да яхшы саклана. Дөрес, минем балның исерткеч көче азрак, акыллы кешегә аның кирәге дә шуның кадәр генә... Ә инде артыннан кәрәзле бал кабып җибәрсә-ә-әң, әчебалның тәнгә көч, дәрт бирү сәләтен бермә-бер арттыра. Ә син, улым, бая биргән соравыма җавап табып карале!

—Бүгенге әчебалыңа, әти, юкә балы исе белән безнең Яссы Аланда гына була торган искитмәле хуш исләр бергә кушылган да, шушы чүлмәккә тулган. Ә безнең Яссы Алан гел юкә агачлары белән уралган. Нинди генә чәчәкләр үсми анда, әти, ә? Их, әти, белсәң иде минем сагынуларымны...

—Рәхмәт, улым! Ташкин кияве булып бетте, ахры, бу малай дип шактый борчылганыем. Туган ягыңның ямен дә, балымның тәмен дә онытмаган икәнсең әле, шөкер! Әмма дә, улым, монысы гына бик аз... Нәни чагыңнан ук бик яраткан Яссы Аланың, су буйларың, ниһаять, бабаларыңнан калган иң изге җир—туган нигезең сине көтә, балакаем! Рәнҗетмә аларны... тизрәк кайту ягын кара инде син, улым.

Ниһаять, мич башындагы сихри чүлмәктән аерылып, йөзләре алсуланып, дәртләре ташып торган ир-егетләр табынга кушылгач, китте уен-көлке, берсеннән-берсе шаянрак төртмә сүзләр... Тик Маһирә генә ачылып, бу шаяруларга кушылып киталмады. Араларында Саҗидәдән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен. Аның таң алдыннан күргән төшеннән һәм аны юраудан туган шатлыгы күзләрендә, йөзендә балкый иде. Юк кына сүздән дә шундый матур итеп көлә. Һәр хәрәкәте, юк-юкта Нурисламын йотардай булып карап, каш сирпеп алулары, сөйләменә шаян сүзләр кыстырып җибәрүләре, хәтта ирен дә хәйран калдырды. Ахры түземлеге төкәнгән ир:

—Дускай, күрәсеңме, сизәсеңме.. Саҗидәнең куанычын?.. Синең кайтуыңны барыбыздан бигрәк ул өзелеп көткән ахры. Көнләшмим дисәң дә, көнләшерсең, валлаһи...—дип, Нургалинең җилкәсеннән какты.

Саҗидәсенең дә сер бирергә исәбе юк:

—Күрше хакы—Алла хакы диләр, ничек куанмыйсың, ә?.. Ул югында җырсыз-моңсыз калып, сөрсеп бетә язганыек бит. Аның кайтып күзгә күренүеннән үк шушы йортка гына түгел, хәтта бөтен урамыбызга ямь керде. Үзең дә: «Җомга намазында Фарук хәзрәт тә Нургалидән күзен алалмады, әле намаздан соң Зариф абзый белән икесен алып та калды»,—дип әйттең бит.

Ул арада Зөлкамал, нигәдер борчылып:

—Ай, Алла-а... атасы дим... карап торган күршебез, нарасыйларыбызның кендек әбиләрен ашка дәшәргә ник беребезнең башына килсен. Без монда шау-гөр, ул бер ялгызы бит... Улым, Хафиз, барыгыз, Тәскирә белән бергәләп йөгереп кенә чакырып чыгыгыз әле әбиегезне,—диде.

—Юк, әнкәй, бала-чаганы гына җибәрү яхшы булмас, хәзер үзем керәм!—дип, Газзәбану кузгалуга, Нургали: «Әйдә, бергә керәбез!»—диде дә, хатынына серле генә елмаеп, сабыйларча җитәкләшеп, очардай булып чыгып та киттеләр.

Түрдә утырган Маһирә ихтыярсыздан тәрәзәгә борылды. Маһирәнең һәр хәрәкәтен күз уңыннан ычкындырмаган Саҗидә, «аларда эшең булмасын әле», дигәндәй, аны тиз генә үзенә каратып, күрше Гыйззелбәнатның кем булуы, ниләр эшләве турында бәйнә-бәйнә сөйләргә тотынды.

Күп тә үтмәде, бөтен фасонын китереп, баш түбәсендә түгәрәк поднос белән күчтәнәчен куеп, керт-керт басып, көләч йөзе белән бөтен өй эчен балкытып «кендек әбисе» дигәннәре килеп тә керде.

—Бәйрәмнәр котлы булсын! Шушы матур табыныгызга мине дә чакырып куандырганыгыз өчен Алланың рәхмәтләре яусын! Мәле, күрше, минем күчтәнәчемне дә алып куйчы. Нургалиебез кайтышка дип пешердем, ул ярата торган катлы паштет бу,—дип, аны Зөлкамалга сузды һәм җәһәт кенә паштетны каплаган чигүле ак тастымалын читкә алып куйды. Паштетның гаҗәеп матур өске бизәлешен күреп, барысы да аһ итте. Соклануын яшерә алмаган Маһирә дә, Саҗидәгә карап, әкрен генә: «Сүбхааналла! Бу паштетны ничек кул барып, өлешләргә кискәләргә кирәк... Татарның чәй ашы дип үзбәкләргә күрсәтерием мин аны. Шаккатсыннар иде»,—диде.

Ул арада, Гыйззелбәнат: «Әйдәгез, йортка бер дога!»—диюгә, бары да кулларын күтәреп, гадәттәгечә, дога кылдылар. Дога артыннан Зөлкамал бисмилләсен әйтеп, пилмән бүләргә кереште.

—Газзәбану кызым, син табынга биреп торырсың, яме,—дип әйтүе булды, Саҗидә чәчрәп чыкмасынмы:

—Юк, ул бу арада болай да би-ик күп чапты. Бүген ничәмә еллар буе тилмереп көтеп алган ире янында кунак кына булып утырсын әле. Кияү пилмәнен дә үзем таратам, башка эшләреңә дә үзем булышам, яме, Зөлкамал апай,—дип, мөлдерәмә тулы беренче тәлинкәне:—Менә, күрше, монысын әниең синең алдыңа куярга кушты,—дип, Нургали алдына китереп куйды.

—Рәхмәт, әни! Шулай да, бу йортта беренче тәлинкә һәрчак әти алдына куела торганые. Бүген дә шулай калсын әле,—диде дә, пилмәнне атасы алдына куярга теләде Нургали.

—Илтифатыңа рәхмәт, улым! Әйдәле, бүген анаң әйткәнчә булсын. Коръән дә ана хакын олырак күрә бит. Оҗмахны да аналарның аяк астында дип тикмәгә генә язмаганнардыр, улым.

Саҗидә үзенә тапшырган эшне тәмле теле, ачык чырае, күз иярмәс җитезлеге белән башкарып та куйды. Аның ярдәменнән бик тә канәгать калган Зөлкамал:

—И-и-и, рәхмәт төшкере, баскан җирендә биеп торган яшь кызлардан бер дә ким түгел икәнсең әле син, күрше. Пилмәнне салып өлгертер хәл юк үзеңә... Шул арада һәр кемгә хас шаян сүзен каян табып өлгерә диген...,—дип соклануын белдерде. Аңа бик теләп Гыйззелбәнат та кушылды.

—Бүген сиңа күзебез тимәсә генә ярарые, Саҗидә. Эчтән генә «Сүбхааналла» дип утырам. Мондый ук дип белми идем әле мин сине. Нәрсә эшләсәң, ни сөйләсәң бары да килешеп тора тагы үзеңә. Аллага шөкер, яныңда яраткан ирең, нинди матур булып кызың үсеп килә. Гомерең буе шулай шат, бәхетле яшәсәңие!

Бу мактау сүзләренә тагы да үсенеп киткән Саҗидә:

—Җәмәгать, кайсыгызныңдыр тәлинкәсендә эченә он салып ясаган бәхет пилмәне эләккән булырга тиеш. Ашыкмыйча әйбәтләп чәйнәп ашагыз. Бер шартыбыз бар: әгәр ул парлы кешегә чыкса, башта безгә күрсәтеп, аннан үзенең пары белән бүлешеп ашасын.

—Әйтик, ул Нургалигә чыкты ди, йә, чәнти бармак башы кадәр генә пилмәнне ничек итеп өчкә бүлмәк кирәк?—дип, Нурислам, уенын-чынын бергә кушып шаяртып куйды.

—Язмышын ничек өчкә бүлгән, бәхетен дә шулай өчкә бүлер,—диде Саҗидә көлә-көлә.

—И-и, бигрәк вак итеп бөккәнсез, чикләвек диярсең, унысын берьюлы кабып йотарлык кына булган бу. Бәхетемне табам дип ничек итеп берәмләп кенә ашарга кирәк моны? Ну-у, кызлар...— диде Нургали.

—Аның бөтен кызыгы да шунда инде... Вак-та вак дисез, кияү пилмәне булганга вак алар! Өмә ясап бөктек без аларны. Ул вакытта башкалар ни уйлагандыр, белмим, әмма мин: «Нургали өчен кияү пилмәненең монысы соңгысы гына булсае. Сине тауар алырга чит илләргә дә күп йөри диләр. Тагы шунда берәрсенә гыйшкы төшеп, кабат бездән кияү пилмәне ясата күрмәсәе,—дия-дия бөктем мин аларны, Нургали дускай.

Әлеге сүзләрдән соң да көлешеп алдылар алуын, ләкин ул ничектер ясалмарак килеп чыкты шикелле. Газзәбану үзе дә сизмәстән көндәшенә карап куйды. Көтмәгәндә кинәт күзләр янә очрашты... Бары бер мизгел, әмма бу мизгел икесе өчен дә: «Йә Раббым, бир сабырлык...»—дип кенә уйларлык булгандыр, мөгаен. Нәкъ шул вакытта:

—Ул-ла, бәхет пилмәне миңа келгән, миңа,—дип Хафиз кычкырып җибәрмәсенме... Һәммәсе дә көтелмәгән бу хәлгә шау-гөр килеп, Хафизга текәлделәр. Табында туган киеренкелек тә узып китте.

—Кая, кая, безгә дә күрсәт, күрсәтмичә йотып җибәрә күрмә,—диештеләр. Хафиз уч төбендәге ярым сытылган пилмәнен табындагыларга «менә ул, менә» дип күрсәткәндә, кинәт Тәскирәнең үзенә карап, үпкәләгән сымак, турсаебрак утырганын күреп алды да:

—Сиңа да билимме соң?—дип сорарга мәҗбүр булды. Моны көтмәгән кыз куанычыннан елмаеп җибәрде.

—Биләшең килшә, бил!—диде.

Балаларның мәш килеп бәхет пилмәнен бүлеп маташулары һәм аны бер-берсенә карап ашап куюлары бу күркәм мәҗлескә янә ямь өстенә ямь булды.

Зөлкамал, урыныннан кузгалып, Нургали янына килеп утырды.

—Улым, менә хәзер гармуныңны алып уйнап җибәрсәң дә була. Син киткәннән бирле безнең йортта җырлаучы булмады. Ни җырларга яраткан атаң да бөтенләй тынып калды.

—И, әни, болай булгач, әйдә, кызлар, әни яраткан җырны җырлыйк әле,—дип гармунын алды да башын кыңгыр салып уйнап һәм җырлап та җибәрде:
Су буена төшкәнем юк,

Үсә диләр тал-тирәк.

Яна дисәң, ялкыны юк,

Ялкынсыз яна йөрәк.


Нигә пешми икән лә җир җиләк?

Нигә яна икән лә бу йөрәк.


Нургалинең үзе уйнап жырлаганын шулкадәр сагынганнар, күрәсең, аңа кушылырга берсе дә җөрьәт итмәде. Бердәнбер улының шушы үтә дә моңлы тавышын бер ишетергә зар-интизар булган ана, «өнемме бу, әллә төшем генәме» дигәндәй, әле улына, әле Газзәбануга, әле Маһирәгә карый-карый улын йотлыгып тыңлады. Ниләр генә уйламады ул бу минутларда. Маһирәнең, үзенең кайда икәнен дә онытып, Нургалине тыны белән суырып алырдай булып утыруын ошатмады, әллә көнләшеп тә куйды инде... «Син шулай суырып алмаган булсаң, улыбыз әллә кайчан безнең янда яшәгән булырые»—дип өзгәләнде. Җитмәсә, нәрсә дип монда тагылып кайткан диген? Нургалиен дә әйтерием... Ир кеше булып, үз сүзеңне дә әйтә алма инде... Алма күк хатынының тилмерепләр көтеп торганын белә бит юкса. Ярар, яшьләрнең башы-күзе тонган, уйлап та җиткермәгәннәр ди, ата-анасы ни караган?! Локманын да әйтерием, шуның кадәр байлыгы белән кызына өйләнмәгән кеше тапмаган... Безнең малай шикелле бөтен яктан коеп куйган, ышанычлы кияү булырлык кешене ычкындырамы соң?! Өйләнгән булмагае, чурт булсын, кызына әйбәт кияү, үзенә тугры ярдәмче булсын, дигәндер. Байлар төптән уйламыйча, берни дә эшләмиләр. Акыллары алтын аларның.

Шул чак Нурисламның:

—Зариф абый, син дә үзеңнең теге борыңгы җырыңны сузып җибәр әле,—диюенә, Зөлкамал да, авыр уйларыннан арынып:—Әйе шул, улым, син уйна, элеккечә итеп атаң да бер җырласын әле, ичмасам.—Ә улы шуны гына көткәндәй, шатланып:

—Маһирә, кил әле безнең янга. Скрипкәң белән син дә кушылсаң, әти ничек кенә җырлар әле. Теге җыр дип синең белән бергә җырлый торган «Уел»ны әйтәләр бит алар,—диде дә, читтәрәк торган зур чумаданнан нечкә билле тартма алды. Менә скрипкә дигәннәре кайда яткан икән.

Йә, Раббым, скрипкәдән агылган үзәк өзгеч, илаһи моңнан табындагылар бары да өнсез калды. Ни түзем Зариф та яшь тулы мөлдерәмә күзләрен Маһирәнең нәфис кулларыннан аерып алалмыйча, үзе дә сизмәстән, ишетелер-ишетелмәс кенә:—«И бала, бала...»—дип куйды. Ниләр генә уйлап әйтте икән ул бу сүзләрне...

Маһирә әллә ишетте инде, уйнавыннан туктап, тагын нидер ишетергә теләгәндәй, Зарифка текәлде.

Зариф исә:

—Уйна, кызым, уйна, туктама,—диде дә, әле моңарчы берсе дә ишетмәгән сүзләргә салынган җырын сузды.


Ай-һай диеп бер җырласам,

Селкенәдер кыя ташлары.

Упкыннарга керми, ни күрәсен белми,

Җилкенәдер егет башлары.


Скрипкәнең сихри тылсымы белән үрелеп барган бу моңлы җырны һәркем үзенчә кабул итте. Нургали атасын кочаклап ук алды:

—Рәхмәт, әти! Белсәгез иде, күпме көттем мин бу көнне! Әти, бу җырыбызның бергәләп җырлый торган үз сүзләре дә бар бит әле. Әйдә, нәкъ электәгечә анысын да җырлыйк әле.


Арыслан ла киек ай алдырмас,

Каршысында биек тау булса!

Егеттәй генә егет һич кайгырмас,

Газиз башы аның сау булса...

Газиз башы аның сау булсын!
—дип, җырны үзенчә тәмамлады Зариф.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет