Ир бирмәк-җан бирмәк (татар халык мәкале)



бет2/13
Дата18.07.2016
өлшемі1.32 Mb.
#207383
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13

***

Әтисе алдында яңа зур курчак тотып утырган Тәскирә Хафиз килеп керүгә:

—Әтием кайтты, әтием,—дип курчагына күрсәтә-күрсәтә такылдарга кереште.—Менә миңа нәлшә алып кайткан, матулмы? Хәзел безнең кәҗәне үлтәләп такмак әйтә алмашшың, без дә шыел алабыз, әти шулай диде.

—Шыел түгел, сыел диген, сакау!—дип Хафиз кырт кисте.

Әллә инде Тәскирәнең атасы алдында утыруыннан көнләшеп куйдымы, малай үзен үтә төксе тотты. Нурислам, кызын алдыннан төшереп:

—Сөбхәналла, мәшалла! Мин кайтканчы ничек матур булып үсеп куйган безнең «кияү», әле кайчан гына төпсез ыштаннан артын ялтыратып, мүкәләп йөргән малай чичти егет булган бит, әй. Маладис, «кияү»! Кил әле үземә, бер рәхәтләнеп сөйләшик»,—дип Хафизны кочаклап алмакчы булды.

—Мин «кияү» түгел, мин Хафиз Ялуллин!—дип, күрше абыйга горур гына караш ташлап, әнисе артына ук елышты. Өлкәннәр көлешеп куйдылар.

Газзәбану белән күрешкәндә Нурислам элеккечә аңа соклануын яшерә алмады.

—Күрше, ни гаҗәп, син һаман чибәрләнә генә барасың, күзем тимәсен! Нургалиең күрсәме, валлаһи дип әйтәм, сиңа өръяңадан үлеп гашыйк булачак.

Нургали исеме чыгуга, Газзәбануның күзләренә мөлдерәп яшь тулды. Моны күреп алган Нурислам, аны бу халәтеннән аралау өчен тиз генә сүз катты:

—Хафиз Ялуллин, мин дә сиңа бүләк алып кайттым бит. Йәле безнең кәҗә турындагы такмагыңны әйтеп җибәрче!

—Алдан бүләгеңне күлсәт, аннан әйтәм.

Хафизның бу сүзләреннән соң Тәскирә ашыга-ашыга яңадан әтисенең алдына менеп утырды. Ңурислам кесәсеннәң бик матур кош килбәтендәге таштан ясалган, матур итеп буялган сыбызгы алып, сызгыртып та җибәрүгә, Хафизның йөзенә кояш чыктымыни. Өлгереп җиткән шомырт төсле чем-кара күзләреннән нурлар чәчеп, сыбызгыга текәлде.
Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй,

Имиләле бәләкәй.

Бел чокыл да сөт билми,

Вәйт, уңмаган нәмәкәй,—


дип, кызу-кызу сөйләп тә китте.

—Әти, дөлеш әйтми ул. Безнең кәҗә шөтне, беләшең килшә, ике чокыл билә. Шыбыжгыңны билмә аңа, миңа бил, яме, әти.

Хафиз дәшмәде, коелып төште. Тәскирә: «Алайша үжем әйтәм»,—дип такмакларга тотынды.
Тәшкилә елый икән,

Битен дә юмый икән,

Юалые ул битен,

Кәҗәше билми шөтен.


Хафиз кызга усал караш ташлап:

—Минем дә әти кайтыл әле, мин дә сиңа бел нәлсә билмәм»,—дип елап ук җибәрде. Нурислам тиз генә сыбызгыны аңа сузып:

—Матурым, мин бит аны сиңа дип апкайттым. Сыбызгы сызгыртып йөрү кызлар эшемени?. Әнә уйнасын курчагы белән. Тиздән синең дә әтиең кайтыр. Кара сиңа нинди матур ат җибәргән. Тагын әллә ниләр апкайтыр әле»,—дип малайны юатмакчы булды. Әмма Хафиз сыбызгы кулына эләгүгә, йөгереп өйдән үк чыгып китте. Чиксез шатлыклар хөкем сөргән бу гаиләдә, малайның күңелендәге фаҗигане аңламадылар да кебек, үзара көлештеләр генә. Тик Газзәбану бу көлүгә кушыла алмады. Киресенчә, ачы күз яшьләре белән елап җибәрүдән чак кына тыелып торды. Саҗидә, ахирәтен юатыр өчен микән:

—Син бит мине, җаным, аякка бастырдың, кеше иттең! Менә күпме вакытлардан соң бүген, Аллага шөкер, яңадан Нурисламыма хатын булу бәхетен татыдым. Менә сиңа нинди матур атлас күлмәклек, әле тагын озын чуклы ефәк шәл апкайткан. Яле, бөркәнеп күрсәт әле,—дип бүләкләрне аның кулларына салды.

—Кара син боларны, нинди җитезләр. Шул арада инде өлгергәннәр дә! Шатлыгыңнан, үзеңә дигән бүләкләрне дә миңа бирәсең, ахры. Андый вакытта хатын-кызны артык юмарт була диләр иде, әллә дөрес инде...

Сүзгә Нурислам кушылды.

—Юк, Газзә, бу—хас сиңа дигәннәре. Ал син аларны, минем төсем итеп киярсең. Мәңге онытасыбыз юк изгелекләреңне. Аллаһының рәхмәте яусын үзеңә, барысы өчен дә...

Нурисламның үзенә якын ук килеп, бигрәк тә: «Барысы өчен дә...» дип, күзенә карап әйткән сүзләреннән Газзәбануның ике бит уртасы пешкән алма кебек кызарды.

—Рәхмәт инде, тик мин аларны алмасыем. Әгәр миңа яхшылык эшлисегез килсә, бәлки, башкача килешербез. Безнеке авылдагы язгы эшләрне дә бөтенләйгә онытты бугай. Бар авыр эш әткәй белән миндә. Кайтуны да җыен вакытына гына көйләгәннәр, ай-яй, хитрыйлар да инде... Анда да җыен кунагы булып, парлашып кына кайталар бит, җан көекләре... Гозерем шул, күрше, язгы эш вакытларында безгә әзрәк булыша алсаң, бик разый булырыем. Эшләрне бетергәч, Хафизымны алып китәрмен дип торам. Бөтенләйгә дип әйтүем түгел, безнең өйдә, Әсма килен янында, без түгел, анда әтиләр дә артык җанга әйләнеп бара. Нургалиләр киткәч, монда кайтырбыз. Әле ярый әткәй безнең өчен үлеп тора, исән генә булсын инде...

Газзәбану яшь тулы күзләрен Нурисламнан читкә алды.

—И-и, Газзәбану, тукта әле, ташласана бу тузга язмаган сүзләреңне! Мин анысы көчемнән килгәнчә ярдәмемнән ташламам. Ә Нургалинең моңарчы кайта алмавы һич сезне онытканнан түгел. Син дип үлә ул! Сагынуына чыдый алмыйча, инде ничә мәртәбә бөтенесен ташлап китәргә җыенды. Аның өстендә шул кадәр күп тауар хәзер. Локман абзый тауарны Кытай, Төркия, тагын әллә кайлардан ала башлады. Череп баеды ул. Бөтен кибетләре өстеннән синең Нургалиеңне хуҗа шикелле тота. Ну башлы да малай булып чыкты ул. Тәки менә дигән итеп алып бара бит шундый зур эшне. Дөрес, Локман абзый аны ярты елдан артык тәҗрибәле сәүдәгәрләр кул астында өйрәнчек итеп тә йөртте. Бәк шомарды ул хәзер. Әллә зрәгә генә кияве итте дип беләсеңме? Нургалинең акчасы да күп, сезне үз янына алып китмәкче була. Йорт та белешеп йөри бугай. Миңа сер итеп кенә: «Әгәренки әтиләр бик каршы булсалар, авылга кайтып ике катлы өй салам да, беренче катында кибет ачам»,—диде. Ә син, җүләр баш, китәргә җыенгансың. Хәзер нәрсәдер шунда, бөтен дөньясы буталып бетте. Сәүитне сүгеп, алтыннарын яшереп йөргән байлар өр-яңа кибетләр ачалар, туктап калган фабрикларны эшләтә башладылар. Линин да аларны яклый икән. Моны хөкүмәтнең Неп дигән өр-яңа политикасы диләр, һич аңламассың...

Иреңне Маһирәсе белән кайта дип елап-сыктап йөрмә, аның синнән бер дә артык җире юк. Зур укымышлы дисәләр дә, хатын-кыз—хатын-кыз инде ул. Кәнишне, калфакны кыңгыр салып, җир себерерлек озын күлмәкләр, укалы камзуллар киеп, биек үкчәле бәтинкәләрдә керт-керт басып йөргәч, әллә кем булып күренәдер инде. Кайтсын әле, кайтсын... Синең чибәрлегеңне, кулларыңда ут уйнатып эшләгәннәреңне, атасына охшаган менә дигән малай үстергәнеңне күрсәме, коелып иңәчәк әле ул. Бала табарга яраклы түгел икән дип тә ишеттем әле мин аны. Дөрестерме, юктырмы, бу кадәресен анык кына әйтә алмыйм.

Газзәбану Нурисламның бу сүзләренә бик үк ышанып бетмәсә дә, бераз тынычлана төште. Чәйгә утырырга никадәр кыстасалар да, каласы итмәде, өенә, үзенекеләр янына ашыкты.
***

Авыл халкы мәш килә—тиздән җыен. Хатын-кызлар өмә ясап өй юа, мунча яга. Яшьрәкләре яңа күлмәк тектерү хәстәрен күрә. Ир-атлар сабанда арган атларын тәрбияләү, тарантас, ат сбруйларын тәртипкә китерү белән мәшгульләр. Хәллерәкләре атларын чабышка әзерли. Карт-коры, бабайлар абзар-кура тирәсен җыештыра, ишегалды, капка төпләрен себерә.

Көрәшчеләр, инде атна буе, сарык шулпасы белән итен ашап, чи йомырка эчеп тәннәренә көч җыя. Малайларның да шөгыльләре күп: исәйгәнрәкләре йөгерешкә әзерләнә. Һәрберсенең хыялында—беренче булып килү, билгеле. Ә кечерәкләре исә җыен иртәсендә, иң алдан торып, йомырка, чикләвек, кәнфит-прәннекләрне күбрәк җыйнау хыялы белән яна. Шуңа күрә, чүпрәк капчыкны зуррак итеп тектереп кулларына алганчы, апа-җиңгинең берсенә дә тыңгылык юк. Әниләрен көненә ничә мәртәбә: «Әни җаным, үзең торганда мине уятырга онытма, яме»,—дип, ә кайбер шаянраклары: «Мине үзең уянганчы ук уят, белдеңме»,—дип йөдәтеп бетерәләр.

Инде җыенга бер-ике көн кала, хатын-кыз, нәкъ бәйрәменә хас, бөтен дирбиясын кертеп, татлы чәй ризыклары әзерләү һәм ипи салу мәшәкатьләренә чума. Ул көннәрне хатын-кыз кулында күәстер, җилпучтыр, иләктер, чәй камыры өчен генә тотыла торган агач чиләктер—чиратлашып бии башлыйлар. Ипи күәсләренә аерата эш күбәя. Алар күршеләр арасында чиратка басалар. Һәр йортның үз күәсе булмавында тирән мәгънә дә ятадыр әле. Гадәттә күәсне юып тормыйлар, өстәвенә ипи салу өчен баш ясарга дип бер тотам әче камырын да калдыралар.

Бу көннәрне мичләр, хәтта икешәр мәртәбә ягыла. Өй эчендәге кызулыктан миләр пешәрлек була. Чәй янына куела торган: балан, эремчек бәлешләре, баллы паштет, кортлы сумсалар, чәкчәк, бавырсак, кош теле шикелле татлы ризыклар өчен бодай онын җиз иләктән генә илиләр. Эченә сары май, сөт өсте, шикәр комы салып, йомырка сытып, сөткә генә басылган камыр, чүпрәсен дә мулрак җибәрсәң, күзгә күренеп кабара башлый. Шул камырдан ясаган татлы ризыклар бала-чаганы мич тирәсенә беркетә дә куя инде. Алардан аңкыган хуш искә өлкәннәрнең дә авыз сулары килгән чакта, балалар ничек түзә алсын. Маңгайларыннан борчак-борчак тирләр тамып торса—тора, әмма, өйдән чыгу юк инде. Әниләре: «йөзләре килә микән? Көеп китә күрмәсеннәр тагы»,—дип мич капкачын ачкалап караган саен, бала-чага да мич авызына ук кереп китәрдәй булып мәш киләләр.

—Әни, әни, әнә почмакта торган бәлеш кызара башлаган бит, анысын алырга да вакыттыр! Әни, дим, печтек кенә бирерсең иңде, яме.

—Кунаклар килгәч, кем үзен тәти тота, шуңа иң тәмлеләрен бирермен,—дип әниләре кисәтеп куя....

Әйе, мич ашларыннан аңкыган хуш исләр өйләрдән ишегалларына, хәтта урамнарга кадәр таралды. Әле күптән түгел генә ачлыкның ачы газапларын кичергән һәм күп кенә газизләрен югалткан авыл халкы күңелендә, ирексездән, авыр хатирәләрен дә кузгатты. «И, җаннарым, бу бәхетле көннәрне сез генә күрә алмыйсыз бит. Инде, газиз Аллам, башка беркайчан да бәндәләреңне ризыксыз калдыра күрмә! Гүр иясе булган газизләребезнең урыннарын җәннәттә кыл!»—дип елашып та алдылар.

Җыенга нәкъ әвәлгечә, бөтен шартын үтәргә тырышып әзерләнү, ни генә булса да, Көек халкының күңел яралары төзәлә башлавын күрсәтә иде. Узган елның мул уңышларыннан, ниһаять, халыкның тамагы туйды, өсте бөтенәйде. Шатлык өстенә шатлык булып быел да, чәчүне тәмамлауга, ике көн рәттән талгын гына, җиргә тәмам сеңдереп, җылы яңгыр явып үтте. Әйтерсең лә, табигать үткән елларда бөтен яшеллекне көйдереп бетергән корылыгы белән, ач үлем җибәргәне өчен гафу үтенә, хатасын төзәтә диярсең. Өстәвенә, кояшлы яңгыр вакытында күк йөзендә әкияти салават күпере сузылды. Урамнар бала-чага белән тулды. Аларның чыр-чуларыннан һәм:
Яңгыр яу, яу, яу,

Тәти кашык базарда,

Тәмле ботка казанда,—
дип сикерә-сикерә такмаклауларыннан авыл шау итеп торды. Бу матур манзарага карап сокланмаган кеше калмагандыр. Ә картлар, боларның барысын да, быелгы уңышның мул булачагына юрады.

Җыен көне якынайган саен, Газзәбануның күңелендәге кара шом да үскәннән-үсә барды.

Нургалиләрнең кайтып төшүләре нәкъ егетләрнең бүләк җыю көненә туры килүе дә аның эчен пошырды.
Яшь хатын

Нургалинең яшь хатыны белән кайту хәбәре бөтен авылга таралды. Яше-карты, бары да Газзәбануны кызганды.

Шәригать нигезендә ирләрнең ике-өч хатын белән торуы гадәти хәл саналса да, Көектә хәзерге Фарук мулланың бабасыннан башка, берәүнең дә ике хатынлы булуын хәтерләмиләр. Күрше-тирә авылларда да мондый гаиләләр булмаган. Ил өстендә алтынчы елын хакимлек итүче совет хөкүмәте шәригать кануннарын катгый тыйган бер чакта, Нургалинең бу кыланмышын аңлый алмый йөдәделәр. «Урыс баеса чиркәү сала, татар баеса хатын ала, дигәндәй, безнең егет тә артык баеп киткән, ахры»,—дип сөйләнделәр. Шулай да бу хәбәрне, фәкыйрьлеге аркасында вакытында өйләнә алмый калган, инде менә ике ел авыл советы рәисе урындыгын биләгән Фатыйх үзенчә кабул итте. Нургалинең Ташкентта өйләнүен ишетүгә, элек тә күзе төшеп йөргән Газзәбануга өметләнә башлаган иде. Инде авылга парлашып кайтасыларын да ишеткәч, Газзә түзмәс, аерылыр дип уйлады. «Әгәреңки шулай килеп чыга калса, балалы дип тә тормасыем»,—дип хыяллана ук башлады.

Газзәбану каенатасының Нургалиләрне каршы алу мәшәкатьләре белән ыгы-зыгы килгәненә гел битараф калды.

—Килен, үзеңә мәгълүм, тегеләрне каршыларга мин Хафизны да алып бармакчыем. Нурислам: «Баланы да азаплама, үзең дә хафаланып йөрмә. Мин генә барыйм,—ди. Син нәрсә әйтерсең икән?—дигән соравына да илтифатсыз гына:

—Ярар, дөресен генә әйткәндә, Хафизны башта ук җибәрәсем килмәгәние,—диде. Ул арада, ялт итеп, Нурислам үзе дә кереп җитте.

—Йә, күрше, ничек? Килештегезме?

—Ярый, без риза, Аллага тапшырдык.

—Бик әйбәт, поезд иртәнге бишкә килеп җитә. Миңа сәгать дүртләрдән дә калмый кузгалырга туры киләчәк. Кичтән үк кирәк-яракларны хәстәрләп куясы булыр.

Ирләр өйдән чыгып китүгә, Зөлкамал сак кына:

—Газзәбану, балакаем, карале, кичә безнең күршеләр тарантаска салына торган ястыкларына яңа матур тыш киерткәннәр икән. Син дә үз ястыгыңа теге зур чәчәкле яңа теккән тышлыгыңны киертеп куймыйсыңмы соң? Җыенга барганда да шуны салырыегыз. Аннары, дуга кыңгыравын бераз ялтыратып, кызыл тасма белән бәйләп тә куйсагыз, матуррак булырые, дим. Бая Сәгыйдәләргә кергәнием, килене Мәрфуга, безнеке төсле үк җиз кыңгырауларын ялтыратып утыра. Шакларкаттым, самавырлары төсле ялык-йолык килеп тора. Иллә дә уңган булып чыкты бу киленнәре,—дип сүз куертып алды.

—И-и, әнкәй, малаең үзе генә кайтасы булса, ниләр генә эшләмәсием. Кушканны гына эшли торган кешемени мин? Ничек бер дә сизмисең соң с-и-н? Менә инде ничә көн йокым йокы, ашым аш, эшем эш түгел. Эчләрем тулы ут. Болай да бит, мунчаны ю дидең, юдым, аларга йокларга ак келәтне ю дидең, анысын да юдым. Инде аларны каршы алырга үземнең бирнә ястык-җәймәләремне әзерләп куярга кушасыңмы? Дәшмәгән саен, килен кеше—ким кеше, дип басымчак итүеңме? Каенана булдым дигәч тә... Бу баланы рәнҗетмәгәем дип тә уйлый алмыйсың бит, ичмаса...

Килененең бу сүзләреннән соң Зөлкамал бераз уңайсызланып куйса да, сиздермәскә тырышты.

—Газзәбану, кызым,—диде ул сак кына,—баянак Саҗидә сине үзләренә кереп чыксын әле, дигәние. Нәрсәгә икәнен әйтмәде әйтүен, көтәрмен диде. Бар әле, кереп чык булмаса. Калган эшләрне әткәң белән бергәләп эшләп бетерербез, Аллаһы боерса. Син борчыла күрмә, яме,—дип, аннары килененең аркасыннан назлап кына сыйпап та куйды.

Килене белән бу сөйләшүнең зурга китмичә тыныч кына тәмамлануыннан, аны картының да ишетми калуыннан Зөлкамал бик разый иде.
***

Саҗидәнең борчылган йөзен, яшь белән мөлдерәмә тулы күзләрен күргәч, Газзәбану сискәнеп китте.

—Ахирәткәем, ни булды? Әллә тагын авырып киттеңме?

—Ю-у-к, авырмыйм анысы, шөкер. Тик Нурисламга шигем бар, менә шул бөтен тынычлыгымны алды. Кичәдән бирле җанымны кая куярга белми изаланам. «Нургалиләрне үзем каршы алырга барам», —дип ашкынып йөрүләрен күрсәң... Зариф абзый үзе бармакчые бит, нигә дип безнекенә куштыгыз? Мөгаен, аның икесе генә сөйләшә торган яшерен сере бардыр.

—Китчәле, юкка үз башыңны да, кеше башын да катырмачы. Шикләнмә дә... Сер сөйләшер өчен әллә монда җаен тапмасларыемы?

—И-и, җаным, ул гынамы соң... Кичә көтү куганда түбәноч Майҗамал:

«Саҗидә, карәле, Ташкинда синең Нурисламыңның да хатыны бар икән дип сөйлиләр. Бел аны, йоклап ятма! Нәрсә генә булса да, бүтән анда җибәрә күрмә үзен. Тәки, Газзәбану шикелле, иреңнән колак кагырсың. Газзәне әйтәм, гүзәлләрнең гүзәле булып та утырып калды, ә синең саулыгың да ташка үлчим генә бит әле»,—ди, күзен дә йоммый.

—Ә син шул ыштырбитнең сүзенә ышандыңмы? Аны бит авылда гайбәт капчыгы дип кенә йөртәләр. Кеше котыртып йөргәнче, үзен генә белсәче! Инде без белгәне генә дә, ничә тапкыр иргә чыгып карады. Берсе белән дә тора алмады бит. Тапкан котыртыр кеше, әҗәтканә! Төкереп кенә бир шул гайбәтче сүзенә...

—Гайбәтче Майҗамал сүзенә төкереп тә тормасыем әле, Нурислам үзе, инде ике төн рәттән «Зөмәрә» дип саташа башлады. Үз тавышына үзе уянып китә дә, соңыннан йоклый алмыйча изалана. Сораша башласаң, дәшми, йоклаганга салыша.

—И ахирәткәем, тагы ниләр уйлап табарсың икән инде? Үлем көтеп яткан чакларыңны бик тиз оныттың әле син, җаным. Барына шөкрана кылып, иреңне назлап, үзең дә назланып кына яшисе урынга... Ярый, «Зөмәрә» дигәне дә булган ди. Үпкән-кочкан, җилгә очкан. Ирең бит әле әллә кайда түгел, үз яныңда лабаса. Тазарып киткәнеңә куанып, нишләргә белми йөри, Тәскирә кызым дип үлеп тора. Менә минем хәлгә тарысаң, нишләриең икән син?!

—Синең хәлеңне аңламый дип беләсеңме әллә мине? Аңлыйм, бик аңлыйм, җаным, ярдәм генә итә алмыйм. Әйе, үз хәсрәтең таулар кадәр булгач, минеке сиңа тары бөртеге күк кенәдер инде...

—Хәтта тары бөртеге кадәр дә түгел. Юкка мокчынып үз-үзеңне бетермә. Миңа да чыгарга кирәк. Үз борчуларым да баштин ашкан, бүген әнкәй белән дә чүт эләгешеп китмәдек. Ярый, Хак Тәгалә саклады тагы. Сүз бозау имезә дигәндәй, ахшамга соңга калабыз түгелме соң? Укы намазыңны, ихлас күңел белән телә теләкләреңне. Аллаһы Тәгаләбезгә сыен!—дип Гәззәбану чыгып китмәкче булды.

—Теләгеңә алай гына ирешеп булсае ла... Син менә намазыңны да калдырмыйсың, теләкләрнең дә ниндиен генә теләмисеңдер... Алайса нигә соң Аллаһы Тәгалә сиңа кайгы өстенә кайгы сала?

—Бар икән... Инде Аллаһы Тәгаләгә дә тел тидерә башладыңмы? Әстәгъфирулла, тәүбә, әйттем исә кайттым диген. Акылыңа кил, Саҗидә,—дип шактый ачуланып, ишекне каты ябып чыгып китсә дә, күңеленнән нидер сизенгәндәй, ахирәтен кызганып та куйды.

Ничек сизенмәсен ди... Ахирәте урын өстендә ятканда Нурисламның үзе тирәсендә йотардай булып йөргәннәре әле дә булса күз алдында бит. «Нургали дә Маһирә янында шулай кылана микән? Аларныкы алай гына да булмагандыр әле, югыйсә, никахлашуга кадәр үк барып җитмәсләрие. И, Раббым! Нигә шулкадәр түземсез итеп яраттың ул ир затларыңны? Ә хатын-кызны гел хәсрәт-кайгы өчен генә яраткансың, ахры»,—дип ихтыярсыз авыр сулап куйды. Соңыннан бу уйларын, иблис вәсвәсәседер дип, бер Алласыннан үзен ярлыкавын сорап, ахшам намазына ашыкты.

Бу төнне Зарифлар йортында кайсы гына тынычлап йоклый алды икән? Хәер, кочагына сеңеп йоклаган сабый әнисенең кайнар күз яшьләреннән мендәр тышының лычма булуын сизмәде дә...


***

Июньнең иң матур иртәсе... Тирә-якта иксез-чиксез басу-кырлар... Табигатьнең шушы матурлыгына, сафлыгына сокланып, талпына-талпына мәдхия җырлаган тургайлар тавышы күңелләрне сихри наз белән күмә. Һәр тарафтагы иртәнге саф һава сулышларны иркенәйтә, бөтен җанны иркәли.

Йомшак ястыкка терәлеп, сиртмәле тарантаста тирбәлә-тирбәлә, шушы илаһи матурлыкка таң калып, тыныч кына барасы да барасы гына бит инде Нурисламга. Аллага шөкер! Саҗидәсе дә терелде, кызы да матур гына үсеп килә, сыердан да уңдылар... Юк, юк шул, барыбер нидер җитми шикелле, нигәдер җаны тынгысыз... Бара-бара да: «Алда нинди хәбәр көтә мине? Әллә сөенеч, әллә... Аллам сакласын!»—дип уйлап куя.

Малкай да нидер сизенәме, югыйсә, һич куаламый да бит үзен, ә ул гел юыртып бара. Бәлки, яшь хуҗасын каршы алырга барганын ул да сизенәдер.

Поезд килергә ярты сәгать кала, ул инде станцада иде.

Дустының күз карашыннан икесе генә сөйләшер сүзе булганын шунда ук аңлады Нурислам.

—Маһирә, без теге куаклар артын карап килик әле, кайтасы юлыбыз шактый ерак, бәлки бездән соң үзең дә барып килерсең,—дип Нургалине ияртеп, кызу-кызу китеп бардылар. Бераз китүгә, тәмам түземлеге беткән Нурислам болай дип сорады:

—Зөмәрәне күрә алдыңмы? Ни хәле бар? Бу арада гел төшемә керә. Нишләптер, бик начар күрәм. Тәмам борчуга салды әле ул мине...—диде.

—Тыс-с-с, әкренрәк, Маһирә ишетмәсен, ул берни дә белми... Ә сиңа борчылыр урын юк. Ул Казаннан килгән бер татар кызын фатирына керткән. Шул кыздан яздырып, сиңа хат җибәрде. Хәзер Зөмәрәң безнеңчә әйбәт кенә сукалый да башлаган.

—Әллә сезгә үзе килдеме?

—Юк, мин үзем бардым. «Бик авырайдым инде, соңгы көннәремне йөрим. Игез булсалар, ни хәл итәрмен, куркып торам»,—ди. Чыннан да, корсагы артык зур күренде. Без юлда көннәрне бәбәйләмәгән булса инде... Төшләреңә дә шуңа керми микән?—дип, Нургали кесәсеннән хатны алып бирде.

—Монда гына укып бетерә алмассың, бик калын күренә. Озакласак, Маһирә дә шикләнә башлар. Кайткач, аулакта иркенләп укырсың. Кара аны, сак бул! Саҗидәңә эләксә, утлы табада биетер, Аллам сакласын...

Нурислам бераз тынычланып киткән кебек булса да, авылга тизрәк кайтып җитәргә ашкынып, Чаптарны гел куа башлады. Куенындагы калын хат аның үзен дә чыбыркылап куа кебек. Юк-юкта хат салынган кесәсен капшап куя. Андагы билгесезлектән туган уйлар Нурисламны әллә кайлардагы Үзбәкстанга, Зөмәрәсе янына алып китте. Саҗидәсенең терелүенә өмете киселгән чакларда, ул аны авылга алып кайтып никах укытырбыз да, шунда яшәп калырбыз дип уйлаган вакытлары да булмады түгел. Зөмәрәсе дә аннан калмас өчен Көеккә кенә түгел, дөнья читенә китәргә дә разый иде. Нурисламның еш кайтуларына да күбрәк Зөмәрәнең: «Алай-болай була калса, безгә рәнҗеп китә күрмәсен, ризалыгын алып калырга тырыш»,—дигән киңәшләре ярдәм итте. Авылга дигән күчтәнәч һәм бүләкләрне дә Зөмәрә үзе туплап җибәрә иде. Хәтта Нурислам исеменнән акча да җибәргәләде. Мондый вакытларда ул бер Алласыннан, кылган гөнаһларын ярлыкавын сорап, сәдәкам булсын дип, багышлап куя торган булды. Бу мәрхәмәтле җилнең каян искәнен Саҗидә белмәде, билгеле.

—Их, Нурислам, белсәң иде син Хафизымны ничек сагынганымны! Мин киткәндә орчык күк кенә малай иде, үскәндер инде. Синдә кыз, миндә егет—кодалар булып китмәгәек әле...

—Бирсен Ходай! Улыңа нинди бүләк апкайтасың соң?

—Кечкенә гармун алдык, дус кеше.

—Үзең шикелле гармунчы итәм дисең инде, име,—дип Нурислам ничектер, үзе дә сизмәстән, артка борылып карады. Маһирәнең Нургали куенына тәмам сеңеп бетеп утырганын күреп, кисәк кенә авылда боларны көтүдән җанын кая куярга белми, ут йотып йөргән Газзәбану күз алдына килде. Нурисламның ачуы чыгыпмы, әллә көнләшеп тә инде, ачы итеп сызгырып, каты гына дилбегәсен тартып җибәрүе булды, Чаптар кисәк ыргылып чабарга тотынды. Мондый кискен хәрәкәттән, артка сөрлегеп киткән Маһирә ризасызлык белгерде.

—Нигә шул кадәр куасың, Нурислам? Атың үз җаена гына атласын әле. Сезнең якларның шушы гүзәллеген тагын кайчан күрәм мин? Зинһар, ашыкмыйк! Тургайлар җырын озаклабрак тыңлыйсым килә,—диде.

—Ярар, алай озаклап тыңласың килгәч, тыңла инде, рәхәтлән! Ә мин, әнә теге, бездән артта калган артышлар арасына барып килим әле...—дип, Нурислам атны туктатып, дилбегәне дустына бирде дә, элдертте генә...

—Әллә бәвелен тота алмый инде?—дип Маһирә көлеп калды.

Нурислам артышлар арасында сузылып ятып, хатны йотлыга-йотлыга укыды. Аны үзендә саклый алмаячагын аңлап, юк иткәнче сүзен-сүзгә күңеленә салып калдырасы килеп, кат-кат укыды. Инде вак-вак кисәкләргә ертып бетергәч тә, хатның соңгы юллары күз алдыннан китмәде.

«Нурислам бәгърем!

Бу хатым сиңа килеп кергәндә, мин инде, Аллаһы кушса, котылган булырмын. Син Нургали биргән адрес белән Казанга барып, точнысын белерсең, шуннан миңа хат та язарсың. Нургали артыннан хат җибәрергә әмәлен таба күр яме. Аларның кайтканын инде хәзердән үк түземсезлек белән көтә башладым. Малай тапсам, Ислам дип, кыз булса, Исламия дип исем кушарга уйлыйм. Син ничек теләриең, язып җибәр. Игез генә булмасалар ярарые, бик куркам... Бала бераз исәя төшкәч, Казанга барырга хыялланам. Шунда күрешериек, Аллаһы боерса. «Сагынганда айга кара, мин дә айга карармын. Күз нурларың айга төшсә, шуннан эзләп табармын». Хуш, Нурисламым. Үлеп сагынып, бер күрергә зар-интизар Зөмәрәң».
***

Иртәнге намаздан соң ук мунча ягып җибәрделәр. Газзәбану җәһәт кенә су китерде. Аннары Нургалиләрнең кайтып җитү вакытларын чамалап, өстен-башын алыштырырга кереште. Ире җибәргән затлы күлмәген кулына алса да, никтер, киясе итмәде. Гәүдәсенә бик килешле итеп тегелгән бәби итәкле җете ал сатин күлмәген киде. Ал ефәк җепләр белән баш-башын үзе чиккән ак батист яулыгын артка чөеп бәйләп куйды. Калын чәч толымнарына көмеш чулпыларын такты. Аякларына тән төсле юка фильдеперс оекларын һәм баскан саен шыгырдап тора торган, куе кызыл күннән тегелгән каймалы башмакларын киде.

Зариф абзый килененә, каш астыннан гына, күз салып:

«Сөбханалла, мәшалла! Ходаем биреп тә караган инде гүзәллекне! Кара син, һәр атлаганы саен ымсындырып торырлык тулы төз балтырлары гына да кайсы ирне әсир итмәс... Яман күзләрдән Үзең сакла, бер үк! Инде бу балага көндәш сабырлыгын да бирсәңие, бер Аллам!»—дип уйлап куйды. Шунда ук, «Бөтен авылына бер дигән, сөеп туймаслык хатынын оныттырып улыбызны үзенә карата алган Маһирәсе нинди зат икән? Шул кадәр зур байның укымышлы бердәнбер кызы авылга, җитмәсә, көндәш өстенә кайтсын әле... Бар икән кыюлык, тәвәккәллек. Аллага тапшырдык»,—дип уйлап, үзенең һәрчак укый торган догасын кабатлады. —«Рабби йәсир вә лә тугассир сәһһил галәйнә, йә Рабби вә тәммим бил хәер».

Авыл башыннан ук ишетелгән үз кыңгырауларының чыңлавын беренче булып, капка төбендә басып торган Хафиз ишетте.

—Бабай, бабай, кайталал, тизләк чыгыгыз!—дип сикергәләргә дә тотынды. Зариф абзый «Бисмиллә»сен әйтеп, зур капканы киереп ачып җибәрде. Үзе урам якка чыгып бер кулы белән Хафизны җитәкләде. Икенче кулын каш өстенә куеп, күзләрен Нургалиләр кайтасы якка төбәде. Киленен дә үз янына чакырды. Тик Газзәбану урам ягына чыкмыйча гына каршы як капка баганасы янында тукталып калды...

Менә, ниһаять, атлар капкага якынлашты. Газзәбануның күзе иң элек Нургалигә төште. «Абау җаным, танымаслык булып үзгәргән түгелме соң?». Әллә аркасын бик төз тотып утыргангамы, өстәвенә баш киеме дә әллә нинди биек булгангамы, әллә янында рәттән утырган хатын-кыз кечкенәрәк гәүдәле идеме, ире аңа гаҗәеп озын буйлы булып күренде.

Газзәбануның бу көннәрдә рәтләп йоклый алмавыннан болай да төссез-ләнебрәк калган йөзе акбурдай агарып китте. Тез буыннары хәлсезләнеп, күз аллары караңгыланып әлҗе-мелҗе килде. Ярый әле, капкага терәлеп баскан икән. Нурисламның: «Тр-р-р, Чаптар!»—дигән тавышы да колагына тонык кына булып ишетелде.

Һәрвакыт ачык капкадан кереп китәргә ияләнгән ат урам якта ук туктатылуына разый булмады, ахры. Башын югары күтәреп кешнәп җибәрде. Алгы уң аягы белән берничә мәртәбә, җирне каезлагандай, кискен хәрәкәтләр ясады. Аннары, башын чайкый-чайкый тыпырдап, бөтен гәүдәсен биетеп торды. Күзен аттан алалмый карап торган Хафиз:

—Бабай, калале, кала инде безнең Чаптал миңа биеп күлсәтә иеме? Әллә теге мыеклы абый минем әтиме? Ә янындагы апай кем икән ул? Баш өстенә әллә нәлсә куйган?—дип Маһирәнең калфагына төртеп күрсәтте.

Ул арада Нургали тарантастан очып төштемени...

—Әссәләәмүгаләйкүм, әти, исән-имин торасызмы?—дип колачларын җәеп килә башлауга, Хафиз ятсындымы шунда, бабасыннан ычкынып әнисе янына йөгерде.

Өч ел буе күрешмәгән, сагынулары хәттин ашкан ата белән угыл кочаклашып күрештеләр. Күңелләр тулышты, күзләре дымланды... Газзәбану, ниһаять, үзен кулга алды. Күз карашы, ихтыярсыз, тарантаска төште. Маһирә әле һаман шунда утыра. Нурислам белән нидер сөйләшәләр. Газзәбануның нәфрәт тулы уклы күзләре көндәшенә текәлде. Аның буйга үзеннән күпкә кайтыш булырга тиешлеген һәм йөзе-төсе белән дә үзеннән артык түгеллеген чамалап алды. Шөкер, азга гына булса да тынычланып киткәндәй булды. Шулчак Нургалиенең елмаеп үзенә таба атлап килгәнен күрде:

—Улым, менә бу кеше синең әтиең була инде, күреш үзе белән,—дип Хафизны, аркасыннан йомшак кына этеп, әтисенә каршы атлатасы итте.

—Юк-ла, ул минем әтигә тамчы да охшамаган, аның киемнәле дә әтиләлнеке төсле түгел..—дип, Хафиз баскан җиреннән кузгалырга да уйламады. Әтисенең тәмам түземлеге төкәнеп:

—Улым, бәгърем! Менә син нинди матур, зур булып үскәнсең... Кил әле, балакаем, мин бит сине үлеп сагындым,—дип Хафизны күтәреп алып, күкрәгенә кысты һәм шашып-шашып үбә башлады. «Күрәсеңме син» дигәндәй, Газзәбану тагын көндәшенә төбәлде. Тарантас тирәсендәге бала-чаганың күплеген күреп исе китте. Кайчан шулай җыелып өлгергәннәр диген, әллә гел көтеп торганнар инде? Күрше-күлән дә капка төпләренә чыгып баскан. Тагы ни күрсен:

«Каенатасы Маһирәгә тарантастан төшәргә булышып маташа түгелме соң? Бар икән, нәрсә дип ялагайлана инде шуңа, җитмәсә күпме күзләр карап торганда... Монда кадәр кайткач, үзе дә төшәрие әле»,—дип каенатасына да үпкәләп куйды ул.

Улы белән мәш килгән иренә дә, күңелендәге иң авыр сорауларга җавап таба алмаммы дигәндәй, сөзеп-сөзеп карап алды. Өстендәге затлы постаудан, тезләренә кадәр озын итеп тегелгән, ябык якалы чем-кара казакие, тирән эчле биек баш киеме (фәс), аягындагы ялтырап торган читек-кәвешләре һәм нәкъ байларныкы сыман җибәргән купшы мыеклары—бары да Нургалине танымаслык итеп үзгәрткән. Үзен тотышы, хәтта аяк атлаулары да ят булып күренде. Нургали улын кулында кысып тоткан килеш икенче кулы белән хатынының иңнәреннән кочып алды. Әмма, аннан килгән нәзакәтле хушбуй исе дә, үзен тартыныбрак тотуы да ят иде. Маһирәсе карап торгангамы, Нургали, чыннан да, элеккечә бөтен күңеле белән ачылып китә алмады.

Газзәбану, иренең бу аңлаешсыз халәтеннән гасабиланып:

—Нәрсә булды сиңа, хәзер мин нишләргә тиеш? Баланы да ятим...—дип, башлаган сүзен дә әйтеп бетерә алмыйча, кайнар күз яшьләренә тыгылып, әтисе кулында утырган улына капланды. Нургали тиз генә баланы җиргә бастырды. Күңелендәге бар җылылыгын салырга тырышып, сөеклесен юатмакчы булды. Әмма соң иде инде. Аның йөзе буйлап гөрләвектәй аккан күз яшьләрен туктатырга, ай-һай, кемнең генә көче җиткән булыр иде икән... Ул бу хәлендә көндәше белән йөзгә-йөз очрашырга теләмәде. Тиз генә ире кулыннан ычкынып, йөгереп диярлек өйгә кереп китте. Газзәбану артыннан ишетелеп калган көмеш чулпыларның чыңлавы Маһирә колагында, үзәк өзгеч моң булып, озак, бик озак сакланды. Ул Нургалигә ияреп авылга кайтуына үкенеп тә куймады микән әле.

Газзәбану үзеннән соң ишек алдында ниләр булганын: каенанасының улы белән елап күрешкәннәрен, икенче киленен мөлаем елмаеп каршылавын—берсен дә күрмәде. Чаршау артындагы мендәренә капланып: «Юк, юк, ул инде минеке түгел, башканыкы—Маһирәнеке... Ә мин, җүләр, нәрсә дип монда калдым соң? Шушы ачы газапларны күреп яшь түгәр өченме?»—дип өзгәләнеп елады да елады.

Көндәшенең дә тиз генә өйгә керергә аягы тартмады бугай. Моны башкалар да сизде булса кирәк, ишегалдында озаграк юану җаен карадылар.

Өйгә башлап кергән Зариф абзый килененең елаудан туктап бераз тынычлана төшкәнен күргәч:

—Рәхмәт, балакаем! Зинһар, сабыр бул, тешеңне кысып булса да түзәргә кара, сынатма... Бары да узар, Аллаһы боерса!—дип килене ягында булуын сиздерәсе килде. Өйалдыннан Зөлкамалның «Әйдәгез, балалар, өйгә керегез!—дигән тавышын ишетүгә, Газзәбану тиз генә кече якка узды.

Маһирә сап-сары итеп юылган баскыч такталарын, өйалды сайгакларын күрүгә гаҗәпкә калып, соклануын яшерә алмады. Зөлкамал олы килененең кече якта икәнен белеп, аңа ишеттерерлек итеп:

—Ий, безнең Газзәбануның кулы тисәме... Аның бар эшләгән эше шулай көлеп тора, Аллага шөкер. Әле аның пешергән ризыкларын ашап карасагыз, телләрегезне йотарсыз,—дип, олы килененең дә күңелен күтәрергә тырышты.

Өйгә керүгә, Маһирәнең күзе тәрәзә төпләре тулы гөлләргә төште.

—Гөлләрегез дә гөлләрегез, ниндиләре генә юк: ак, ал, кызыл чәчәкләргә төрелгән яраннар, кына, тамчы гөл, ислегөл, тагы, тагы әллә нинди мин белмәгән гөлләр дә бар икән...—дип, ян тәрәзәгә таба атлады.

—Апай, менә бу гөлне әклен генә каккалап куйсаң, злә дә тәмле ис чыга, әни гел шулай итә. Минем әни үстелә алалны, ул алал белән сөйләшә дә әле. Су сибәлгә әнигә мин дә булышам,—дип Хафиз ислегөлне йомшак кына каккалап күрсәтте. Чыннан да гөлнең хуш исе бөтен өйгә таралды.

Маһирә ишетелер-ишетелмәс кенә:

—Матурым, әниең кайда соң синең?—дип сорап куйды.

—Кечкенә якта. Ул сине такта ялыгыннан калады да калады, әби югында...

Баланың кычкырып әйткән бу җавабыннан, көндәшләр бик уңайсыз хәлдә калып, нишләргә дә белмәделәр. Берсе—нигә бу сорауны биргәненә, икенчесе бала алдында ярыктан көндәшен күзәткәненә үкенеп бетә алмады. Болай да күзгә-күз очрашудан куркып торган көндәшләрнең хәле тагын да авырайды.

Кинәт кенә:

—Әнкәй, утырышып беттегезме инде? Бәлешне чыгарам,—дип һич көтмәгәндә Газзәбануның тыныч кына дәшүеннән барысы да җиңел сулап куйды. Зөлкамал тиз генә һәр кеше турысына кашыклар таратып чыкты. Маһирә үзенә тигән агач кашыкны әйләндергәләп карый башлауга, чулпылар чыңлавын ишетеп, сагаеп калды. Бәлеш күтәреп чыккан Газзәбануны һәм аның илаһи гүзәллеген күреп каушап та китте шикелле. Кулындагы кашыгын кая куярга белмәгәндәй аптырады, җитмәсә, аны ялгыш идәнгә үк төшереп җибәрде. Үткер күзле Зариф абзый яшь килененең бу халәтен аңлап, тиз генә «Бисмиллә»сен әйтеп, кулына пычак алды. Бәлешне түгәрәкләп кисеп, табындагылар санынча өлешләргә бүлеп чыкты. Пары чыгып торган кайнар бәлештән, авыздан сулар китерерлек искиткеч тәмле ис бөтен өйгә аңкыды.

Һәммәсенең дә күзе Зариф абзыйда... Көтәләр. Шулчак Маһирә иренең атасына үтә дә охшаш булуын һәм икесенең дә бөтен яктан килгән, матур кешеләр икәнлеген күреп, кабат сокланды. Җәһәт кенә Хафизга да күз салды. «И-и, бабасы белән әтисенең бала чакларын күрәсең килсә, шушы малайга гына карарга кирәктер»,—дигән уй белән иелеп, Хафизның маңгаеннан үбеп алды. «Менә син нинди бәхетле икәнсең...»—дигәндәй, көндәшенә карап куйганын сизми дә калды.

Күзләр очрашты... Күз уклары чагышудан очкыннар чәчрәмәсә дә, бу мизгелдә эчләрендә нинди ялкыннар дөрләп киткәнен көндәшләр үзләре генә белгәндер...

Зариф абзый янә «Бисмиллә»сен әйтеп, бәлештән авыз итте дә:

—Бик тәмле булган! Хафиз улым, телеңне тотып аша, яме, йә ялгыш йотып җибәрерсең,—дип шаяртып, башкаларны да бәлешкә җитешергә чакырды. Барысы да тәмләп ашарга кереште, тик Маһирә генә сәерсенебрәк нидер көткәндәй утырды. Нургали аңа ярдәмгә килеп:

—Әни, бәлешне салырга тәлинкәләр бирсәң әйбәт булырые,—диде.

—Ии, улым, бәлешне кем инде тәлинкәгә салып ашый, булмаганны. Бәлешне ничек ашаганнарыңны әллә оныткансың да инде. Кайнар көе, тәмләп кенә ашагыз әле, үзебезчә.

Маһирә нәрсә соң әле үземне сынатып утырам дигәндәй, кашыгын тутырып алып, кабуы булды, авызын кулы белән каплап «Һыы-һ-һы»—дип, ыһылдарга тотынмасынмы?.. Йота да алмый, кире чыгарырга да уңайсыз. Җитмәсә, яннарында утырган Хафиз көлә-көлә:

—Өлеп кабалал аны, өлеп. Өлеп капсаң авыз пешми ул. Менә миңа калап аша син, ашыкма,—димәсенме!

Нургали Газзәбануга кырыс кына караш ташлап:

—Чыгар инде бер тәлинкә,—диде.

—Юк, мәшәкатьләнмәгез, зинһар! Хәзер ничек ашарга икәнен белдем инде. Өлеп кабалга киләк икән бит, әле ярый Хафиз өйләтте,—дип, барын да көлдереп, Маһирә үзенең уңайсыз хәлдә калганын җиңеләйтә төште.

Тик көндәш-көндәш инде: «Шул кирәк сиңа... Нургали белән дә шулай авызың пешсә шәп булырые!»—дип уйлап куйды Газзәбану.

—Чыннан да, бәлеш бигрәк тәмле булган. Хафиз да булышкан, ахры, юкса, бабаң әйтмешли, телләреңне үк йотарлык булмас иде бу. Туа-тумыштан мондый тәмле бәлеш ашаганым юк иде әле минем,—дип, Маһирә сүзен дәвам итте.

—Ю-у-к, син нәлсә? Бәлеш пешелеп йөлелгә мин бит ил кеше... Бабайга булышам мин. Бабай «Ялый әле, улым, син булгансың, ату нишләлием,—ди.—Әйе бит, бабай?

Улының бу сүзеннән Нургали уңайсызланып китте шикелле. Әмма Хафизның үзен тотышына, акыллы, матур итеп сөйләшә белүенә сокланып туялмады. Алдына алып, күкрәгенә кысып-кысып сөясе килде. Тик... нигә бу омтылышына ирек бирмәде соң әле ул? Нигә тыелып калды?.. Юкса Газзәбануы да ничек куанган булыр иде бит...

—Сез үзегездә бәлеш пешермисезме әллә?—дип сорасы итте Зөлкамал.

—Әтиебез күбрәк вак бәлеш белән өчпочмак ярата. Бәлеш сирәк була. Бездә күбрәк манты пешерәләр.

—Манты дигәне ниндиерәк була? Безгә дә пешереп ашатырсың әле, Аллаһы боерса. Аннары синнән без дә өйрәнеп калырбыз,—димәсенме Зөлкамал. Гомерендә ризык пешерүнең ни икәнен дә белмәгән Маһирә:

—Манты казаныгыз бармы соң? Аның бит үзенең махсус казаны була,—дип пешереп күрсәтү мәшәкатеннән оста гына котылды.

Инде бәлешнең төбенә чират җиткәндә генә урамнан җыр, гармун тавышлары ишетелде. Зариф абзый ян тәрәзәләрне ачып җибәрде. Якынаеп килүче егетләрне күреп:

—Җыен өчен бүләк җыючылар бу, бүген бигрәк иртәләгәннәр. Ах, шайтаннар, туры безгә киләләр бит болар... Сез кайтасын ишеткәч, бөтен авыл шау купты, кәнишне. Улым, әзрәк хәстәрләнебрәк кайта белдегезме соң?

—Бер дә борчылма, әти, сынатмабыз...—дип, Нургали Маһирәгә күз кысып алды. Маһирәсе дә, матур итеп елмаеп, иренә шулай ук күзен кысып җавап бирде. Боларның һәр хәрәкәтен күзәтеп торган Газзәбану: «Кыланмышларына тагын күпме чыдарга кирәк. Ташкиннарына тизрәк олаксалар, ичмаса, күзләрем күрмәсие»,—дип, эчтән сызды.

Ул арада йөгәннәре тәңкәләр һәм шөлдерләр белән бизәлгән, дугаларына җиз кыңгыраулар таккан һәм ике яклап кызыл башлы сөлгеләр аскан атлар ян тәрәзә каршына килеп туктадылар. Җиз кыңгыраулар вә шөлдерләр чыңлавына кушылган тальян моңы, егетләрнең җыр сузулары, аларга ияреп атларның да пошкыргалап куюлары Маһирәне тәмам әсир итте. Ул үзен, хәтта кайда икәнлеген дә онытып, гаҗәеп матур яңгырашлы музыка дөньясына килеп эләккәндәй хис итте. Бу һич көтелмәгән гүзәл манзараны күзләре белән дә күрәсе килеп, ашкынып, тәрәзә каршына килеп басты. Аны күреп алган егетләр, бер-берсе белән нәрсәдер пышылдашып алдылар да, шунда ук такмаклы җыр башладылар:


Зариф абзыйның йортына

Кунаклар кайткан диләр.

Монда чыгып безгә дә

Бәлки сәлам бирерләр.


Без алай да итәбез,

Без болай да итәбез.

Җыен батырларына дип

Сездән бүләк көтәбез.


Безгә сөлге дә ярый,

Безгә яулык та ярый,

Әгәр бирәм дисәгез,

Чиккән күлмәк тә ярый.


Яшь килен дә кайткан диләр,

Бүләге дә бар диләр.

Бүләкләрен алмыйча,

Барыбер китмибез диләр.


—Вәйт, шилмалар! Бигрәк иртәләгәннәр, бәлеш төбен тынычлап ашарга да бирмәделәр, шайтаннар. Кара син аларны, җыру да чыгарып өлгергәннәр бит. Анысына Сәгыйрь малае Хәниф мачтыр диләр. Ул инде төнәген үк миңа: «Зариф абзый, быел бүләкне яшь киленегез бирер, әйтеп куегыз үзенә»,—дип лыкылдап торганые аны…

Маһирә тиз генә бүләкләр салынган чемоданнан җыенга дигәннәрен алып, Нургалигә тоттырды. Урамга чыгуга, егетләр Нургалине сырып алдылар. Бүләкләрне күреп исләре китте: кайсы тел шартлата, кайсы сызгырып җибәрә, кайсы: «Вәйт, ичмасам бу бүләк, һай, рәхмәт яугырлары, яшь киленкәебез дә юмарт икән...»,—дип сөйләнделәр. Яшь киленкәй дигәннәренең Газзәбану апаларыннан өч-дүрт яшькә өлкәнрәк икәнен каян белсен алар...

—Батыр калучыга миннән куен сәгате, ә менә бу бүләк—тальян гармун Маһирәнең әтисе Локман абзыйдан, ә менә монысы — яшел атлас күлмәклек—Маһирә апагыздан. Ат чабышында беренче килгән егетнең сөйгәненә булыр,—дип Нургали бүләкләрне Хәнифкә тапшырды. Бүләк тальянны кулына алуга, Хәниф аны:

—Менә ичмасам бу гармун тек гармун!—дип, башта әйләндерә-әйләндерә карады, телләренә баскалап тавышын тыңлады. Аннары башын кыңгыр салып, уйнап та җибәрде. Барысы да бик канәгать калды. Тик капка төбен сырып алган бала-чага, берсен-берсе этә-төртә, һәркайсы алгарак чыгарга тырышып:

—Яшь килен апай безгә дә күчтәнәч бирер әле,—дип чыр-чу килә башладылар.

—Аз гына сабыр итегез! Улым, бар, киленгә әйт әле, алып чыксын күчтәнәч кәнфитләрен, шунсыз китмәсләр бу тишек борыннар,—дип, Зариф абзый чак тынычландырды үзләрен.

Бала күңелен күрү—Маһирәнең аерата яраткан шөгыле. Менә бүген дә, балаларның кәнфит алгандагы канәгать йөзләренә багып, үзе дә сабыйларча куанды. Әмма үз артыннан сипкелле генә бер малайның:

—Яшь килен апайның кәнфите тәмле—тәмлесен... Тик үзе әллә кем түгел бугай,—дип әйткәнен ишетеп, күңеле кителсә дә, сиздермәде, ишетмәмешкә салышты.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет