Ир бирмәк-җан бирмәк (татар халык мәкале)



бет6/13
Дата18.07.2016
өлшемі1.32 Mb.
#207383
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13

***

Җыен узуга, икенче көнне иртүк, Нургалине авыл Советына чакырттылар, Тышкы ишектән керә-керешкә Фатыйхның кемгәдер: «Әнә үзе дә килеп җитте, аның белән сөйләшкәндә катыраклык фарыз»—дигәнен ишетеп өлгерде ул. «Минем белән катырак сөйләшергә тиеш кеше кем булыр икән»? дигән уй белән Нургали ябылыр-ябылмас калган ишекне ачып, эчкә үтте. Фатыйхның соңгы сүзләрен ишетеп калганын сиздерәсе килеп: «Әйе, килеп җиттем шул, чакыргансың бит. Тик ни өчен чакырганыңны гына белмим. Ә бу иптәшне кем дип белик»?—дип читтәрәк нидер укыган сымак утырган ят кешегә карап куйды.

—Кем булса да сиңа барыбер түгелмени?

—Ярар, әйдә, миңа димәгәе әллә кем булсын, әйт йомышыңны, Фатыйх. Нигә минем кирәгем чыкты соң әле сиңа, һич аңламыйм...

—Син читтә хатын өстенә хатын алып, гүләйт итеп йөрсәң дә, әлегә шушы авыл кешесе саналасың бит. Синең кайда, ниләр эшләп йөргәнеңне тикшерергә безнең полный хакыбыз бар. Әллә хатының белән балаңны ташлаган кебек, туган авылыңнан да ваз кичтеңме? Боларны авыл сәүите белергә тиешме? Тиеш! Эрвәлүтсия хатын-кызларга да ирләр белән тигез хокук бирде. Сәүит власы кирәк чакта аларны яклауны да үз өстенә алды. Боларны гына аңлыйсыңдыр шәт?

—Аңлыйм да ди, йә, шуннан?..

—Сине авылда Газзәбану белән законный аерылу өчен генә кайткан дип сөйлиләр, дөресме шул? Бу заманда ике хатын белән яшәргә ярамаганны чамалыйсыңдыр инде...

—Син нәрсә тузга язмаганны сөйләп утырасың, Фатыйх? Үзең чыгаргансыңдыр әле бу сафсатаны... Минем аерырдай хатыным юк һәм булмас та. Өмет тә итмә... Алар икесе дә миңа бертигез газизләр.

—Да-а-а, менә кешене байлык нишләтә... Хуҗаңның байлыгына кызыгып, аның кызын үзеңә каратып, Газзәбануны нинди утларга салганыңны сизми дә калгансың дип әйтимме?! Ай-яй, ничек җиңел сөйләшәсең, «икесе дә бертигез газизләр» ди бит әле. Әгәр шул вакытта аны Нурислам белән күрше малае коткармаса, тәки ургылып аккан язгы ташуга ташланасы булган Газзәбануың. Күпме авырып, танымаслык хәлгә килеп йөрде бичара. Аны элеккеге Газзәбануыбызга кайтару өчен күршеләрегез кулыннан килгәннең барын да эшләде. Ә си-и-и-н «икесе дә газизләр» имеш... Юк инде, берсен аермый барыбер берни дә булдыра алмыйсың хәзер. Нибуч, сәүвит законына буйсынмый хәлең юк...

Моңарчы үзенә мәгълүм булмаган бу авыр, җан өшеткеч хәбәрне ишетү, бигрәк тә Фатыйх авызыннан, җитмәсә чит кеше алдында, җиңел булмады Нургалигә. Әмма Фатыйхның: «Хуҗаңның байлыгына кызыгып...» дигән сүзләреннән гарьләнү һәм аның Газзәбануга өмет багълавын сизеп утыру, ничек тә түзем булырга тырышкан Нургалине чыгырыннан ук чыгара язды. Бүлмәдә ят кеше булганын да онытып җибәрде булса кирәк:

—Җитте, Фатыйх, канца да канцов, ни өчен чакыртканыңны аңладым. Газзәбануга юкка борыныңны сузасың. Гомерендә бер ир чырае күрмәсә дә, яңа влас, кодрәте җитеп, сине әллә кем итеп күтәрсә дә, карамаячак ул сиңа. Аны җәлләп, хәленә кергән булып, миңа каршы әллә нинди ялганнар корып, кирәксә-кирәкмәсә авыл советына чакыртып котыртуларыңны туктат. Юкса мин сине...

—Нәрсә-ә-ә, әле син миңа янамакчы буласыңмы?!—дип Фатыйх кулларын йодрыклап, гайрәт күрсәтер өчен микән, урындыгын ачу белән этеп җибәрде һәм аягүрә басканын сизми дә калды.

—Синең белән кул пычратырга әллә мине дурак дип белдеңме?—дип Нургали үтә мыскыллы караш ташлады Фатыйхка.

Тик моңарчы нәрсәдер укыган кыяфәттә утырган өченче кеше телгә килде.

—Иптәш Салахов, утырыгыз! Ул бит сезне специально вызывать итә, неужели шуны аңламыйсыз?—Аннары Нургалигә таба борылып:

—Ә сез, Ташкент кунагы, кайда утырганыгызны, кем белән сүз көрәштереп һәм кемгә кизәнгәнегезне, чамалыйсызмы, ә?

—Чамалыйм, бик яхшы чамалыйм. Ни укырга, ни эшкә дигәндәй, авылның бер хөрсәнтәе иде ул... Бәхетенә, илгә яңа влас килеп, аны әнә нинди зур «түрә» ясады. Башта предкамбид, ягъни «ярлылар комитеты»на персидәтел итеп куйдылар. Чөнки алар гомер буе үтә дә ярлы яшәделәр. Кечкенә генә салам түбәле өйдә, бер кәҗә дә асрый алмаган, фәкать чабата ясап кына көн күргән Сәлахетдин абзыйның игелексез малае булып үсте ул. Гражданнар сугышы елларында халык өстенә салынган әллә нинди исемдәге налоглар өчен дип икмәк җыйган чакта, Фатыйхыбыз үтә активлашып китте. Кешеләрне куркытып, йорт саен тентүләр ясап, хәтта өй тулы балаларының да соңгы умачлык оннарына кадәр алып чыгып киткән кеше ул. Менә шул тырышлыклары өчен авыл сәүите персидәтеле итеп куелган да инде ул. Ул елларда халык шул кадәр таланмаса, егерме беренче елгы ачлыкка бу кадәр бирешмәгән булырыек. Бәлки, Нурислам белән безгә дә читкә чыгып китәргә туры килмәсие. Фатыйх, сиңа да минем ничә кат өйләнгәнемне тикшереп, кайсын аерырга, кайсы белән торырга дип миңа әмер биреп утырасы булмасые. Ә мин пока үзбәкләр җирендә яшим. Шөкер, анда болай вакланмыйлар, анда башка тәртип... Ирләрнең берничә хатын белән торганында берәүнең дә эше юк. Мөмкинлегең бар икән хет өч, хет дүрт хатын белән яшә. Хатын-кызны ялгыз, балаларыңны ятим генә итмә, барын да тигез күр.

Үзенә карата әйтелгән әр-хур сүзеннән Фатыйх бер агарды, бер күгәрде, чигә тамырлары зәңгәрләнеп бүртеп чыкты.

—Карале моны, исе дә китми, чын дошман сүзен сөйләп утыра бит әй! Ә сез шуңа полный ирек бирәсез,—дип, кунагына борылды. Ә тегесе тыныч кына:

—Ничево, тиздән үзбәкләр җирендә дә тәртип урнаштырырбыз! Бик сикерә алмассың,—дип сүз башлауга Нургали аны бүлдереп:

—Анда сезгә эш калмады инде. Сездән башка да тәртипнең шундыен урнаштырдылар, исең-акылың китәр. Урыс башкисәрләренең генә килүе җитмәгән, татарларны бригада-бригада итеп җибәреп күпме үзбәкләрне кырдылар. Үзбәк аналары күпме газиз улларын, үзбәк хатыннары гаиләне туендыручы газиз ирләрен югалтып, өй тулы бала-чага белән ятим калдылар. Шул үзбәкләрнең рәнҗеше безгә дә төшмәгәе дип борчыласы урынга… Их, сез…

—Нинди үзбәкләрне? Басмачыларны диген, басмачыларны кырдылар алар, бик дөрес эшләделәр. Дан аларга! Дан!—дип, ачу белән кычкырып җибәрде теге.—Тыңлап-тыңлап торам да, чыннан да син контра сүзен сөйлисең бит, егет,—дип нәтиҗә ясады ул.

—Ә син монда килеп нәрсә сөйләп утырасың? Нинди басмачылар?.. Электәге үз тәртипләре белән яшәргә теләгән шул ук үзбәкләр бит инде алар. Ачлык вакытыңда күпме татарларны үзләренә сыендырып, ярдәм иткән үзбәкләр шулар бит иңде. Ул бәрелешләрдә татарларның үзләре күпме кырылганнарын беләсезме соң сез? Ташкентка килеп җиткәнче үк чүл-далаларда ятып калган, ерткыч хайваннарга азык булган бихисап татарларның санын беләсезме соң? Кемнәрнең газизләре бетмәгәндер анда! Үзбәкләр хәзер урыстан битәр татарларны күралмый башладылар, безгә ләгънәт укыйлар. «Татарга ит яхшылык, көт явызлык» дип, безне сүгәләр. Ә сез, дан аларга, дан дисез. Мин сезгә дошман да, контра да түгел. Бары тик дөресен генә сөйләдем. Кайбер сүзләрем ошамаса, бигайбә, Фатыйх. Башка йомышларың булмаса, мин китим инде.

Нургалинең бу сүзләреннән соң рәис тә ничектер йомшаргандай булды.

—Әйе, чыннан да йомышыбыз бар сиңа. Авыл сәүите идарәсе һәм камсамул-яшьләр исеменнән авылда клуб төзелешенә бераз акчалата ярдәм сорамакчыек синнән. Үз көчебез белән төзи башларга карар кылдык.

Шактый авыр сөйләшүнең көтмәгәндә мондый борылыш алуына Нургали эченнән генә сөенеп куйды. Әмма бу халәтен сиздермәде.

—Юк-барны тикшереп, ачу китереп утырганчы сүзне менә шуннан башларга кирәгие сиңа. Ярар, миннән эш калмас, үз өлешемне кертермен. Әти дә аты белән булышыр дип уйлыйм, сөйләшермен. Аннары яңа мәктәп салу турында да уйламыйсызмы? Мәдрәсә бинасы кечерәк тә, искереп тә килә. Кичә җыенда балаларның күплеген күреп сөендем. Бу эштә ата-аналар да ярдәм итми калмас дип уйлыйм. Менә бу эшләрегез барып чыкса, халык сиңа рәхмәт кенә укыячак. Минем дә улым үсеп килә, кулдан килгәннең барын да эшләрмен.

Нургали бераз тынычлангандай булып, саубуллашып чыгып китсә дә, үзен борчыган шикле уйларыннан өенә кайтып җиткәнче арына алмады. Теге кеше кантоннан НКВД тирәсеннән булмады микән? Шул җүнсез Фатыйх коткасына бирелеп, артыграк ычкынып киттем бугай… Нишләтәсе бу кызу холыкны? Локман абзый да: «Заманалар бозылып бара, зинһар, сак булыгыз, алдыгызны-артыгызны карап йөрегез»,—дип кат-кат әйтеп, озатып калганые бит юкса. Татарның акылы төштән соң дип белми генә әйтмәгән шул безнең халык.


***

Санаулы көннәр иллә дә тиз үтә икән. Әмма кем өчен бит, Нургали белән Газзәбануга яшен тизлегендәй тоелса, Маһирә өчен... Көннәреннән бигрәк төннәренең озынлыгы иксез-чиксез кебек. Җыен узганга да көн артыннан көн үтә тора. Газзәбануына хәзрәтнең киңәше турында тәки бер сүз әйтә алмады Нургали. Сөйләшү, килешү һичшиксез булырга тиеш һәм аның котылгысыз икәнен дә белә үзе. Тик аның ни белән тәмамланасын күз алдына китерә алмый гаҗизләнә.

Өч елга якын аерым яшәсәләр дә, мәхәббәтләренең өр-яңадан дөрләп китүе икесенә дә зур бәхет китерде. Өстәвенә, алма кебек бала белән дә бизәлгән бу илаһи мәхәббәт беренче елларыдагыга караганда күпкә кайнаррак икәнен тоеп, бер-берен назлап туя алмаганда... Йә, Хода, ничек итеп сүз башламак кирәк... Ниләр генә уйлап бетермәде Нургали. Йә, җаен табып, рөхсәт итүен сорап та карады ди. Әгәр риза булмаса... Ул чакта нишләргә?.. Бу никахның кирәклеген аңлатканда үземне таләпчәнрәк тотсам... Алайса бөтенләйгә талак, дисә... Әйтә ала ул аны, малай аның кулында. Ул вакытта нишләргә? Газзәбану белән никахлашкач, әтисенең сөйләгән вәгазе исенә төште Нургалинең. «Улым, Көектә Яруллиннар нәселе ишәергә тиеш. Бабаңның миңа үпкәлисе килгән чаклары аз булмады. Синнән башка балаларыбыз, нишләптер, йә үлек, йә терек туганнары да ике-өч көнлек кенә гомер белән тудылар. Нишләтәсең, Ходайның кушканы булгандыр... Килешеп, бик тату да һәм муллык белән дә яшәдек юкса. Бервакыт бабаң, көтеп-көтеп тә өмете киселгәч, миңа болай диде: «Зариф улым, сиңа, Зөлкамал киленнең рөхсәте белән, яшь хатын алып кайтырга кирәк. Аллага шөкер, тормышыбыз бөтен. Мин ике килен, син ике хатын асрамаслык кешеләрмени без? Шәригать тә, мөселманга мөмкинлеге булса, хәтта дүрт хатын белән никахлы яшәүне хуплаган.

Әниегез дә ризалашты кебек. Ул «яшь хатын» дигәнен бергәләп тә эзләп карадык, әмма кулаен гына тапмадык. Аңа ошаганы миңа, миңа ошаганы аңа ошамады. Бәлки әле алдагылары гомерле булмасмы дигән өмет белән яшәп карарга булдык. Нишләтәсең, безнең өчен «өмет үсендерер, өметсезлек үкендерер» дигәндәйрәк килеп чыкты булса кирәк,—дип, әтисе сөйләгәннәренең барын да хәтереннән уздырды Нургали.

Әтисенең тормышка ашмаган гамәлләре бердәнбер улында кабатланыр дип кем уйлаган. Тик нәкъ киресенчә... Маһирәсе узган ел: «Әллә тәрбиягә берәр бала алып карыйкмы?» дигәние. Ул бала чын Яруллин була алмаячак шул. Аннары нәселебезгә ни китерәсен кем белгән? Их, ачлык, каһәр суккыры ачлык... дип ул вакыттагы өзгәләнгәннәре дә күз алдыннан үтте аның. Җитмәсә,Маһирәсе дә җае чыкса-чыкмаса, һәр көн диярлек «Газзәңә әйттеңме, ризалыгын бирәме?» дип җанын телгәли. Кичә ул аңа: «Туктат әле бу сорауларыңны, вакыты җиткәч үзем әйтермен», дип, кисәтергә мәҗбүр булды. Кисәтүен кисәтте Нургали, әмма бу кыска гына әйтелгән җөмлә икесен дә тирән уйга салыр дип кем уйлаган. Маһирәгә сөйгәненең шул вакытта үзен кырысрак тотуы һәм әйткән сүзенең дә боерык биргәндәгедәй әйтелеше ошамады, билгеле. Ризасызлыгы хәтта йөзенә дә бәреп чыкты. «Яхшы, сез теләгәнчә булыр»,—диде дә, җылап җибәрүеннән куркып, тиз генә өйдән чыгып ук китте. Нишләргә, кая гына качып бер туйганчы җыларга дип, өй артына йөгерде. Аулак урындагы биек шомырт агачы, аның төбендә ике генә кеше утырырлык эскәмия дә бар анда. Тын гына елады да елады Маһирә. Нургалием эзләп чыгар да, юатмый калмас әле дип тә өметләнде үзе.

Өйдә ялгызы гына калган Нургалинең дә үз уе. Маһирәнең яратуы чын ярату микән? Өзелеп яратуны, моның яраткан кешең өчен үзеңне корбан итәргә әзер булу икәнен аңлыймы икән ул. Әллә аның минем белән никахлашуы әти-әнисе алдында гел чираттагы капризы гына булды микән? Әнә бит, әтисе безнең өчен дип шәп кенә йорт салдыра башлагач, ничә мәртәбә әйтеп карадым. «Без авылда торырбыз, синең үз өең, Газзәбануның үз өе булыр», дигәч, «юк» дип кырт кисте бит. Питердан соң әтиләр хакына Ташкентта яшәргә риза булганыма да рәхмәт әйтсеннәр әле! Шул чакта, ничек мин бер ни дә уйлый алмадым икән? Туктале, ә мин үзем Маһирәне чын ярату белән яраттыммы соң? Аның гаҗәеп моңлы тавышы, татарның мин белмәгән элеккеге җырларын йөрәкләрне сыкратырлык моң белән җырлаулары, скрипкәсеннән агылган үзәк-өзгеч моңнары белән миннән тәкатьсез гашыйк ясады түгелме соң? Бу инде яратудан бигрәк талантка баш ию, соклану, чиксез хөрмәт итү генә түгелме соң? Аннан, Локман абзыйның безнең мәхәббәтебезгә катнашы бармы? Никахыбызны оештыручы, әлбәттә, ул булды, әмма кызының теләген генә үтәмәде микән. Ничек кенә булмасын, хатынымның әтисе дә бит әле ул. Тиеш булса да, ничек мин аңа бабай дип дәшә алыйм ди, юк... Ә Маһирә әтине күрүгә «әткәй» дип, әниемне «әнкәй» дип, шунда ук әйтә башлады. Минекеләр эределәр дә киттеләр. Бик тиз яулады ул аларны. Әгәр нык яратмаса, шулай булыр идемени? Аннан, миңа карата да, һаман бер төсле игътибарлы, нишләргә белми тора... Мин салкынайсам аңа ни булыр? Ярату гына түгел, вөҗдан да бар бит әле... Саф кыз булып тормышын миңа багышлаган, чын ярату булмаса, язмышы белән шулай уйный алырые микән? Минем аны рәнҗетергә хакым бармы соң? Юк бит... Газзәбану да аңларга тиеш моны.

Маһирә шомырт төбендә алай озак та утырмады шикелле. Ишегелдында каенанасының:

—Газзәбану, Нургали, сез кайда? Мунча өлгерде, керергә бик вакыт,—дип, дәшкәне ишетелде.

—Әби, әни су буенда кел чайкый, әти дә шунда китте.

—Бар, җаным, йөгереп кенә төш тә, мунча сезне көтә диген. Су буена төшсәләр дөньяларын оныта инде алар.

—Әби, әби, нәлсәләлен онталал, дидең? Анысын онытмасыннал диимме?

—Ярар, ярар, улым, бар, йөгер инде. Әби чакыра диген.

Хафизның әбисенә биргән җавапларын бик рәхәтләнеп тыңлады Маһирә. Ләкин менә «мунча» сүзе аның җенен үк кузгатты. «Бар икән, ни бетмәгән мунчадыр инде бу, көн дә мунча...—дип эчтән генә сукранып та куйды. Нургалиләрнең күтәренке кәеф белән шунда җитәкләшеп кереп китүләрен, аннан шундый матураеп, алсуланып, янә җитәкләшеп чыгып килүләрен күреп тору, Маһирә өчен иң авыры, газаплысыдыр, мөгаен. Аерым-аерым чыксалар да була бит инде, югыйсә. Моны Газзәбану үч итеп эшлидер әле. Хәзер иң яхшысы—урамга чыгып китү. Тегермән якларын, аеруча теге ялгыз, карт өянке тирәләрен урап кайту булыр.

Ишегалдында Зөлкамал очрап:

—И-и, киленкәем, син дә су буендаең мәллә? Шактыйдан күзгә чалынмадың.

—Юк, әнкәй, бакчада булдым мин. Ә хәзер болын тирәләрен әйләнеп кайтмакчы булам. Сорасалар, әйтерсең... Сорап та тормаслар әле... Мин кемгә кирәк?..

—Алай димә, балакаем. Менә Аллаһы боерса, никахыгызны яңартуга гел бергә булырсыз әле.

—Абау, әнкәй җаным, син каян беләсең? Кем әйтте? Әллә Газзәбану әйттеме?

—Юк, кызым, безнең якта сүз иясе белән йөрми диләр. Хәере белән үтсен диген.
***

Урам тыныч, бала-чагадан башка, олы-карты күренми, очраганнары да исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашалар да, тыныч кына китеп баралар.

Карт өянке янына тиз килеп җитте Маһирә. Шунда киселгән агач төпләренә калын гына такта беркетеп, озын эскәмия сымак нәрсә ясап куйганнар. Өяңке тирәсен йөреп, кайбер муртайган урыннарын капшый-капшый агачны өйрәнә башлады.

—Апай, син монда үзең генә нишләп йөрисең?—дигән тавыштан сискәнеп китте Маһирә. Башын күтәреп, як-ягына караса, артында басып торган чибәр генә яшьүсмер кызны күрде.

—Менә бу япа-ялгыз үскән, инде бик картайган өяңкенең хәлен белергә дип килгәнием.

—Анысы әйбәт булган. Тик монда ялгыз килергә ярамый диләр. Аннары таң атыр-атмас вакытта бигрәк тә куркыныч диләр.

—Ә нигә ярамый, нигә куркыныч диләр?

—Ул кеше башта саташа башлый, соңыннан чирләп үк китә икән диләр.

—Алай булгач, аның берәр тарихы да бардыр әле. Бәлки сөйләп тә бирерсең...

—Юк, аны Бибиҗамал исемле бер әби сөйли. Аны шул өяңкенең яшьтәше икән дип тә әйтәләр.

—Син мине шул әби белән таныштыра алмассың микән, сеңлем?

—Аның өе ерак түгел, моннан тәрәзәләре дә күренеп тора. Ә-ә-нә!

—Күрәм-күрәм. Әйдә, бергәләп барыйк...

—Юк, монда ялгыз килгәнсең бит әле. Анда барасың да барасың инде... Аның исеме Бибиҗамал булыр.

—Ярый алайса, Аллаһының рәхмәтләре яусын үзеңә, сау бул акыллым,—дип, кызга янә сынаулы бер караш ташлап:

—Өяңкебез белән дә хушлашыйк инде,—диде.

«Ий, үз гомереңдә ниләр генә күрмәгән серледән-серле Олуг Өяңке,—безгә кабат күрешүләр теләп тор! Исән-имин яшә!—дия-дия Маһирә кыз күрсәткән тәрәзәләргә карап китәргә кузгалды.

Маһирә килеп кергәндә карчык өендә иде. Йорт бик таза күренә. Өйнең эчендә дә чисталык, тәртип. Бик күркәм карчык икән, башында ап-ак яулык. Өстендә матур гына зәңгәр сатин күлмәк. Итәге чигелгән ак алъяпкыч ябып куйган.

—Әссәләмүгаләйкүм, вә рахмәтуллаһ, вә бәракәтүһ, Бибиҗамал әби,—дип, зурлап сәламен бирде Маһирә.

—Сүбхәналлаһү. Вәссәләмүгаләйкүм, кызым. Йөргән аякларыңа җиңеллек, үзеңә күп-күп саваплар иңдерсен бер Аллам. Син кем, кемнең кызы буласың? Күзем күрми минем, таный алмыйм. Тавышың бик гүзәл үзе, җансыз җаннарны да эретеп җибәрерлек дип әйтимме, әмма миңа таныш түгел. Нинди җилләр, нинди йомышлар китерде сине минем яныма?—дип, ачык тавыш белән сорауларын тезеп бирде Бибиҗамал.

—Мин бу авылныкы түгел, кунакка гына кайткан кеше, әбекәй. Йомышым бер генә. Сездән якында гына япа-ялгыз үскән карт өяңкенең тарихын беләсем килә. Аны сез яхшы беләсез дип әйттеләр. Сөйләмәссез микән?

—Сөйлим, кызым, нишләп сөйләмәскә... Өяңкенең үзе турында: үскәндә ялгыз булмады ул. Аңа терәк булып, җил-давылдан саклаучылары да барые. Үзе чәчкәннәреннән тишелеп чыкканнары да күп булды. Ә хәзер ялгыз. Тагын күпме гомере калгандыр... Яшәсение әле, шаһит буларак. Тыңла алайса кыйссасын да...—Карчык бисмилләсен әйтеп, сөйли башлады.

Бу бик күптәнге тарих. Миңа тиздән 97 яшь тула. Мин туганчы ук булган вакыйга ул.

Безнең Көектә бөтен яктан килгән, искиткеч чибәр Гөлҗәүһәр исемле кыз белән Мөхәммәтнур атлы егет булган. Кечкенәдән үк бик дус, бергә уйнап үскәннәр. Күршеләр дә икән әле. Өйләре өяңкегә бик якын булган. Аларның уйный торган урыннары да—шул агач төбендә. Әйткәнемчә, өяңке үзе дә ялгыз түгел, янында башка агачлар да күп булган. Менә егет белән кыз үсеп буйга җиткәннәр. Алар икесе дә бик моңлы итеп җырлый торган булганнар. Мөхәммәтнур җырлый башласа, хәтта сайрар кошлар да сайрауларыннан туктап аны тыңлый икән. Бу һич аерылмас ике гашыйк җанга сокланмаган кеше калмаган. Аларның даны тирә-юнь авылларга да таралган ди. Авыл халкы, туган-тумача яшьләргә матур язмышлар юраган.

Менә беркөнне көтмәгәндә, уйламаганда кыз юкка чыга. Су буенда кер чайкарга төшеп киткән Гөлҗәүһәр эзсез югала. Озак кайтмагач, егет борчылып су буена йөгерә. Басма өстендә буш чиләкләрен, чайкарга дигән керләрен күреп, анасы да өнсез кала. Тиз генә тирә-юньгә күз сала, куак араларын караштыра, башы әйләнеп, китеп суга егылмады микән дип көянтәсе белән басма тирәсен тикшереп карагандай итә. Елганың бу тирәсе шактый тирән, юк, нишләп суга батсын ди ул. Кечкенәдән суда йөзеп үстеләр бит алар...

Шулай да, Мөхәммәтнур чума-чума шул тирәдән һәм елганың агышы буенча ерактанрак та эзләп караган. Юк, суда түгел ул, димәк, Гөлҗәүһәрне урлаганнар... Бу якларда кыз урлау йоласы юк-юктан очраштыргаласа да, үз авылы егетләренең берсеннән дә шикләнми Мөхәммәтнур. Караңгы төшүгә атка атланган авыл егетләрен үзе белән алып, күрше авылларда да булалар. Ләкин кыз табылмый. Бердәнбер өмет ул да булса, һәр йоланың үз тәртибе дигәндәй, икенче көнне иртәгесен кызны урлаган егетнең ир туганнары белән әтисе кыз өенә килеп хәбәр итәргә тиешләр.

Йола үтәлми, килгән-киткән кеше дә күренми, кыз бер хәбәрсез югала. Бу вакыйга ике гаиләне генә түгел, бөтен авыл халкын борчуга сала. Телләрендә Гөлҗәүһәр дә Мөхәммәтнур... Төрлечә фаразлаулар: чынлап торып җен-пәриләргә ышанучылар—җеннәр генә алып киткәндер, бигрәк гүзәл иде шул диләр. Буй җиткән матур татар кызларын фахешханәләргә сату өчен урлаучылар да бар икән дигән хәбәрләр дә тарала. Чегәннәр эше түгелме икән дияр идек, бу арада аларның күренгәннәре юк, Гөлҗәүһәрнең әнисе мари авылына күрәзәчегә дә барып караган. «Кызыгыз исән, ләкин өйгә кайтмаячак инде ул» дигән имеш. Тагын бер өмет туа—өч көннән базар көне. Ул Көектән алты чакрым ераклыкта урыс авылында. Атна саен һәр якшәмбе олы базар. Кайлардан гына килмиләр дә, ниләр генә сатмыйлар. Мөхәммәтнур үзенең дуслары белән таң атуга шунда юнәләләр. Менә шунда кызының усаллыклары белән дан тоткан, урыс катнаш Кучат дигән авылда икәнен ишетәләр.

Икенче көнне дуслары белән Кучатка юл тоталар. Ни хәл итмәк кирәк, кыз урынына кыйналудан аңын җуйган Мөхәммәтнурны арбага салып алып кайталар. Берничә көннән аягына басса да, ул инде элеккеге Мөхәммәтнур булмый. Акылына зәгыйфьлек килгән дип тә әйтә алмыйлар. Ябыга, сула, төннәрен йокламый, телсез калгандай бер кеше белән дә сөйләшми. Тик һәр көнне таң атыр алдыннан Карт өяңке янына килә дә иң моңлы җырларын җырлый. Сүзләрен дә, көен дә бутамый, бары да элеккечә, тик аларның тагы да сагышлырак, моңлырак җырлануын сизмәү мөмкин булмаган

Гөлҗәүһәр сөйгәненең ошбу газапларын ишетеп өзгәләнә. Ул да бик нык үзгәрә. Элеккеге Гөлҗәүһәрнең күләгәсе генә кала. Газаплы булса да көннәр үтә тора. Аның бала табу вакыты да якынлаша. Беркөнне коточкыч хәбәр—Мөхәммәтнурның Карт Өянке янында үле гәүдәсенә тап булып, авыл халкының күз яшьләре белән аны җирләгәннәрен ишетә. Ишетә дә, эчен тотып сыгылып төшә Гөлҗәүһәр.

Һай, бу тулгак дигәннәре түгел микән? Ачыдан-ачы тулгаклары, хәтта Мөхәммәтнуры хәсрәтләрен, аны мәңгегә югалту кайгысын азга гына булса да оныттыра алмаган, киресенчә тагы да тирәнәйткән генә.

Янында кендек әбисе белән каенана булган кеше бөтерелә. Кендек әби Гөлҗәүһәрнең тәнендәге хисапсыз кара янган урыннарны күреп: «Һай балакаем, ни хәлләр түзәргә кирәк. Күпме бәби кабул итеп, мондый җәбер кичергән хатын-кызны беренче күрәм», дип аптырап калган. «Әйдә, син үз эшеңне кара инде, җәме. Бөтен эче ду килә, баланың ашыгуы бит инде бу. Бик яшь, рәтен-башын да белмидер, ярдәм ит, киңәшләрен бир үзенә»—дип каенанасы әмер кыла.

—Кызым, тулгагың шуңа кызулый, малайдыр, бик тере күренә. Сиңа актык көчеңне туплап көчәнергә кирәк. Җылама, кызым, җылама, бу вакытта җылау көчеңне генә ала. Көчән, кызым, көчән, балам,—дип тилмергән кендек әби.

—Көчән инде, баланы харап итәсең бит. Көчәнми генә бала тумый, шуны да белмәскә,—дип каенанасы да ризасызлык белдерә җитмәсә.

—Юк,—дип кычкырып күзләрен чытырдатып йомган бичара.—Җир йөзендә бу мәрхәмәтсез токымның дәвамы калырга тиеш түгел. Үз хәсрәтем үземдә калсын, аңа кагылмагыз. Ә рәнҗешләрем Мөхәммәтнурымныкы белән кушылып шушы нигездә калсын,—дигән.

Чытырдатып йомылган, шомырт карасыдай кара күзләре башка ачылмаган. Икенче көнне Гөлҗәүһәр карнындагы баласы белән гүр иясе булган.

—Ялгыз өяңке кыйссабыз шуның белән тәмам. Әллә җылыйсың инде?—дип Бибиҗамал, күзе күрмәсә дә кунагына таба борылды.

—Алланың рәхмәтләре яусын сезгә, җыладым шул, бу кыйссаны башкача тыңлап та булмыйдыр. Сезнең сөйләвегез үзе бер зур хәзинә бит. Мин бүген кайтуга язып куям, Аллаһы боерса. Ничек килдем әле...

—Карале, кызым, син кемнең кунагы буласың? Үзең әйтмәдең, мин сорамаганмын. Өяңке тарихын сөйли башласам, бөтен дөньямны онытам шул.

—Зариф абыйларга кайттым мин.

—Ә-ә, шулаймыный? Алайса Ташкиннан кайткан кунактыр инде син. Газзәбануыбызның көндәше буласыңмы?

—Шулайрак шул, әбекәй. Язмыштыр инде...—диде дә, Маһирә тагын күзләрен сөрткәләп алды. Ә Бибиҗамал барын да сизеп утыра.

—Яраткансыңдыр инде. Яратмасаң, хатыны, баласы булган кешегә чыкмасыең.—Әллә гаиләле икәнен белмәгән көе гашыйк булдыңмы?

—Юк, белдем. Хәтта хатынын өзелеп яратканын, яңа туган малае барын да белдем. Иләс-миләс чагым да түгел бит югыйсә. Ул вакытта инде миңа егерме бер яшь иде. Чибәр-чибәр генә шактый гыйлемле егетләргә димләп тә, очраштырып та карамадылар түгел. Нишләтәсең, берсенә дә күңелем төшмәде. Әлла соңгарак калып та җитлектем инде… Ә. Нургалиегезне бер күрү белән әллә нишләдем… аны аңлатып та, сүз белән дә сөйләп булмый. Күргән өстенә күрәсем килә, күрсәм, янәшәмдә генә йөртәсем килә. Күрше бүлмәдә әти белән сөйләшкәнен генә ишетсәм дә, йөрәгем дөп-дөп итеп ярсып тибә башлый. Атылып шул бүлмәгә кереп китәрдәй булам… Ярый Ходай саклады. Шундый халәттә айга якын азапландым. Йокым качты, хәтта ризыгымның тәме китте. Көндезләрен тавышы колагымда, үзе—бөтен төсе, кыяфәте белән күз алдымда булды. Гашыйк булу дигән хикмәт шушыдыр инде ул име, Бибиҗамал әби? Минем тәмам чарасыз калган хәлемне әтиләрем дә сизде булса кирәк. Сылтау—сәбәп табып, әйтик, зур сәүдәгәр фәлән әфәнде, төгән әфәнде белән очрашуга дип Нургалине өйгә чакыра башлады әти. Анда без әнием белән катнашырга тиеш тә тиеш инде… Ходайның рәхмәте—Нургали дә миңа карап-карап ала башлады. Ул күз ташлаган саен мин комач кебек кызарам икән (монысын әнием әйтә). Шулай бер көнне, әтием аны гармуныңны алып безгә кичке ашка кил дип чакырган, әнием белән килешеп инде. Миңа әйткән кеше юк. Эштән кайтып керсәм, бөтен өйгә таралган тәмле аш исләреннән башларым әйләнеп китте. Пешекче Суфия апа зур залда табын көйли.

—Суфия ханым, бездә тагын бер «атаклы сәүдәгәр» белән очрашу буламы әллә?—дим. (Ә үзем булса гына ярарые дип уйлыйм).

—Мин тучнысын гына әйтә алмыйм, әтиең үзе әйтер әле,—ди. Үзе бик тә серле елмая. Мин кулымдагы сумкамны ыргыттым да, әйдә, йөгер аш бүлмәсенә. Ишекне ачар-ачмас кына колак салам. Әти белән әни нәрсәдер мәш киләләр, үзара пыш-пыш сөйләшәләр дә. Берни аңларлык түгел… Ә күңелем нидер сизенә… Алар миңа берәр көтелмәгән сөенче килсә, шулайрак кыланалар иде. Ә-ә-ә, шулаймы, кызык итим әле мин сезне дидем дә, «эһе-е, эләктегезме» дип, ишекне ачтым. Килеп тә кердем, икесен бергә кочаклап та алдым. Шаккатты болар:

—Менә, ичмасам, син бүген кеше төсле, кызым,—диде әти.—Шулай йөр, без синең уйнап, көлеп, шаярып йөрүеңә ияләнгән. Инде кайчаннан бирле сөмсерең коелып, ни ашавың, ни йокың дигәндәй, безне борчуга салып йөрисең. Безнең бар куанычыбыз син генә, кызым, шуны онытма. Әгәр син нидәндер канәгать түгел икән, борчуларың бар икән, үзебезгә әйт. Ялгыз яну, ялгыз көюдән дә авыр тагын ни бар икән? Аллам сакласын!—Шулай дип әти бераз сабак та биреп алды.

—Әти, ярар, барын да аңладым. Мин тырышырмын. Әгәр бүген кирәгем булмаса, планлаштырган бер эшем бар иде, миңа бераз тәмле әйберләрегезне бирегез дә, мин үз бүлмәмә әллүк,—дидем.

—Кирәгем булмаса, кирәгем булмаса дип инде… Юк, кызым, син уйлаган зур кешеләр түгел киләсе кунакларыбыз. Берсен син беләсең,—Нургали, икенчесе аның дусты Нурислам. Каршы булмасаң, (дигән була бит әле!) кичке ашны бергә ашарбыз. Аннан үз җаеңны үзең карарсың тагы. Хәзер килеп тә җитәрләр инде. Әйдә, әнисе, табынны карыйк, Суфия ханымга эшлисе эшләреңне кушарсың да, ул китәр,—диде әти. Әнием аңа каршы:

—Ай, Аллам, миңа булышырга Суфия кирәк булачак бит, нигә җибәрәсең?—диде.

—Маһирә өйдә бит, Маһирә булышыр,—дип, әти кырт кисте дә куйды. Мин исә эчемнән генә «рәхмәт яусын, әти» дип, өсләремне алышырга элдердем. Иң кызыгы шул—Нургалием үзе генә килде. «Нурисламга кибеттә өстәмә эш бирделәр. Ул бүген фатирына да бик соң кайтачак»,—диде. Ул кичне мин гомерем буена оныталмам инде. Ризыкларны бик тәмләп, мактый-мактый ашады Нургали. Мин нәрсә ашаганымны, табында ни булганын бөтенләй хәтерләмим. Бер-беребезгә карап та алгалыйбыз, күзгә-күз очрашкан мизгелләр дә булды. Мин «кызармасам гына ярарые» дип телим. Үч иткәндәй битләрем уттай яна, ничек кызармасын инде ул. Нургали исә тыныч, үзгәрми дә, минем төсле каушамый да. Әнием китергән һәр ризыкны мактап ашавын белә. Әни куана: «ашаган малда өмет бар, аша җаным аша»,—дип кыстый да кыстый. «Менә монысын гына, менә бу калҗасын гына, менә бу кисәген генә»,—дия-дия ашата торгач, кунак: «Рәхмәт, Зәйнәп апа, башка булмый. Минем әни дә, нәкъ сезнең күк кыстап ашатырга ярата иде,—диде.—Алар хәзер мондый ризыкларны төшләрендә дә күралмый торганнардыр. Бүген мин гүя үз әнием кулыннан ризыкланган күк ашадым да ашадым, гаеп итмәгез инде… Сагынам мин аларны, бик сагынам, хатынымны да, туып кына калган улымны да бик сагынам…». Миңа читен, бик тә читен булып китте. Кызгандым мин аны, ә үзем шушы кешегә башымны җуеп гашыйк… Шулчак үзенә күтәрелеп карасам, күзләре мөлдерәмә, түгелеп китмәсен дип, ахры, кул аркасы белән сыпырып куйды. Шулчак әти:—«Әйдә, якташ, ал әле гармуныңны, бер көн эштә уйнаган кебек уйнап җибәр,—димәсенме.—Минем дә үз авылымны, әти-әниләремне сагынуларымны әйтеп сыздыр әле… Үзебезчә, татарча бер моңланып алыйк. Бирешмә, якташ, синең туган җиреңнән аерылуың вакытлыча гына. Ә минеке менә гомерлек булды… Җәсадем дә чит-ят җирләрдә калачак. Әти-әниемне дә үз кулым белән җирли алмадым. Алар мине, мин аларны, өзелеп сагынып, бер күрергә зар-интизар булып яшәдек.

Күпме татарларыбыз чукындырудан качып туган җирләрен мәңгегә ташлап китәргә мәҗбүр булды. Быелгы коточкыч ачлык, янә безнең Идел буйларында башланды. Аңа корылык кына сәбәп түгел икәнен дә беләбез, тик аны әйтергә генә ярамый. Тагын күпме кеше кырылачак…

Сиңа килсәк, кыйгырма, мин сине сынап өлгердем инде. Син ышанычлы, гадел, зирәк акыллы, булган егет. Синең өчен кулымнан килгәннең барын да эшләячәкмен. Сиңа сәүдәдә гыйлем алырга һәм урыс телен өйрәнергә кирәк. Укытучысы каршыңда утыра, үзең тырышсаң миннән дә, Маһирәдән дә эш калмас.

—Ну, әти-и, минем белән сөйләшмичә дә шулай эшләп буламыни? Мин риза булмасам әгәр?

—Ә син кем кызы соң? Әллә онытып җибәрдеңме?—дип тыныч кына җаваплады әтием.

«Менә шулай, Нургали әфәндем. Бу йортта миңа «әти-әни» дигән мөһер сугылып, берәр эш йөкләнә икән, ул үтәлергә тиеш. Понятно? Әмма мин ялкауларны яратмыйм, сүз тыңламаучы, өй эшен үтәмәүче укучыларны җенем сөйми» дип, шаяртуымнан өчесе дә көлеп җибәрде. Әниемә минем бу сүзләрем әллә ошамады инде, ул мине «әйдәле» дип аш бүлмәсенә алып китте. Сөйләшергә дә өлгермәдек, гармун тавышы… Шулкадәр моңлы, мин ишетмәгән көй. Залга атылдым. Үзләренә күренмичә генә көйнең ахырын уйнап бетергәнен көттем. Йөрәк бәгырьләреңне сызлатырлык моңлы көенә, Нургалинең шушы көйнең үзе таләп иткәнчә уйный алу осталыгына таң калдым. Түзмәдем: нинди көй бу? Композиторы кем? Шулай оста уйнарга сезне кем өйрәтте?—дип сорадым.

—Безнең авыл көе ул. Көйне чыгарган кешесен әйтә алмыйм. Минемчә, аны беркем дә белмидер…—диде ул.

—Бу көйгә, кызым, әле генә без искә алган үз татарларыбызның ачыдан-ачы язмышы, хәсрәте салынган. Шуңа күрә дә шулай моңлы, үтә моңлы ул.

Көн арты көннәр үтте. Рус теленнән Нургалигә бик теләп дәресләр бирәм. Аннан соң җыр, музыка дәресләре китә. Менә шулай без бер-беребезгә һаман якыная бардык. Күбрәк мин яраттым бугай, миңа шулай тоела. Ниһаять, без никахлашып, бергә яши дә башладык.

—Әле авылга, көндәшең янына да кайтырга батырчылык иткәнсең. Ничегрәк кабул иттеләр соң үзеңне? Зарифлар нәселләре белән Көекнең иң дәрәҗәле кешеләренең берсе. Алар киң күңелле, мохтаҗларга ярдәмле, тырыш, булган кешеләр. Газзәбану да авылыбыз күрке. Әйтәләр бит әле: «килен каенеш туфрагыннан» дип, ул да бик уңган, булган, ачык чырайлы, үзләре төсле үк мәрхәмәтле бала булып килде. Минем үземне дә ач үлемнән алар коткарып калды. Шешенә башлаганыем инде. Газзәбану белән Зөлкамал көн саен чиратлашып килеп ризыкландырып тордылар. Алар мине генә түгел, байтак кешеләрне саклап калган затлар. Әле күптән түгел генә вафат булган мәрхүм Газимҗаныбызны да... урыны җәннәттә булсын. Нургалинең Ташкиннан җибәреп торган ярдәме аркасында... И-и, җаным, барыгызга да Аллаһының рәхмәтләре яусын! Әйтсәм әйтим инде, Нургалиеңнең кендек әбисе булам мин. Аны кулыма алган минутларда, бер Раббемнан, монысын үзең сакла инде, гомерле итә күр» дип сорап ялварганнарымны һич онытасым юк. Күзем сукырайганчы авылыбызда кендек әбисе булдым. Аннан миңа ярдәмгә Гыйззелбәнат килде. Аллага шөкер, безнең авылның туфрагы бик уңдырышлы булып чыкты. Тупырдаталар гына хатыннар, җанашларым. Төн йокылары күрмәгән чаклар күп булды инде... Күбесенчә төнлә туалар бит алар, үч иткәндәй. Кай төннәрне, чиратка баскандай, өчәр, дүртәр бала кабул иткән чаклар да булае. Авылның бер башыннан икенче башына чабаек инде, Гыйззелбәнат белән. Шөкер, бик тату эшләдек без.

—Карале, Бибиҗамал әби, ул Гыйззелбәнат апаны «килде» дидегез. Бу авылныкы түгелмени ул?

—Юк, Казан кызы. Ул безнең ише генә түгел. Зур духтыр, әллә прафисырмы шунда, шундый кешенең кызы диләр аны. Ул кендек әбисе генә түгел, белмәгән эше дә юк бугай аның. Ерактан урыс авылларыннан имгәнгән ирләр дә килә аңа. Алар аны бик зурлап «хастаправ» бит ул диләр. Ә эче төшкән һәм балага уза алмаган хатыннарның карап торганнары ул. Безнең авыл, тирә-күршеләр генәме, Казанның үзеннән дә киләләр аңа.

—Ә эче төшкәннәргә ничек ярдәм итә икән соң ул?

—Чүлмәк сала. Аның кечкенә генә бик матур чүлмәге бар. Минем үземдә дә булды ул эч төшү дигәннәре. Без хатын-кызлар җүләррәк бит. Кайчакта ирләр күтәрмәгәнне дә күтәрәбез. Авыл җирендә хатын-кызга яшәүләре бер дә җиңел түгел шул. Ярый ла ул ирең таза, сине җәлли торган булса, аларның да төрлесе бар бит. Чирлеләре дә, ялкаулары да... Минем Мифтахетдинем, җан кисәгем, урыны җәннәтнең түрендә булсын, иллә дә булган кеше ие, коеп куйган балта остасы булды. Аның үз кулы белән салган йортта яшим, мең шөкер. Ачуланган чакларым да булгалады. Акча яратты, чит авылларда да йортларны күп салды, куна-төнә йөргән чаклары да булды, шаяргалаган чаклары да булгалады бугай. Үзем күрмәдем. «Кеше сүзе кеше үтерер» дигәндәй, кеше сүзе белән борчымадым, артыннан да йөрмәдем. Бәлкем шуңа да рәхмәтле булгандыр. «Бар да тигез җәннәттә» дигәндәй, төрлесе булгандыр инде. Ул югында капчык-капчык ашлыгын да, бәрәңгесен дә кем күтәрсен... Менә шул вакытта эчем төшкән дә инде. Ярый Гыйззелбәнат үзенең шул сихри чүлмәге белән үз урынына утыртып куйды, рәхмәт төшкере. Ә картым, әйтер хәлем юк, үземә йомшак булды, үз гомерендә бер каты сүз әйткәне дә булмады. Сагынып кайтырые, «рәхәтем минем» дип, мине дә рәхәтләндерә ие, җанашым. Менә аннан башка, инде җиде ел, безнең яндагы ялгыз картайган өянкебез күк (мин аны үзем Байтирәк дим), Мифтахетдинемне юксынып яшим. Сине үзенә тарткан, шул өянкенең үзен яраткан Гөлҗәүһәр белән Мөхәммәтнурын сагынмыйдыр, юксынмыйдыр дип, беребез дә әйтәлмыйбыз. Ул әлегә картаеп, муртаеп бетсә дә тере, җаны бар, яши. Кешеләр өчен, ике гашыйк җанның фаҗигале тарихын онытмасыннар, гыйбрәт алсыннар дип, шулай азапланып булса да... Ә син, Маһирә, теге кыз әйткәннәрне күңелеңә якын алма, шикләнмә. Бервакыт, ул тарихны сөйләргә дә ярамый дигән сүз таратучылар да булды. Ни хәл итәсең, ышанучылар да табылды. Ә мин сөйләвемне дәвам итәм. Барыбызның да язмышларыбыз Аллаһы Тәгалә кулында. Аңа бары да мәгълүм... Гөлҗәүһәрне урлаган үтә явыз егетнең һәм аның ата-анасының язмышы да кеше ышанмаслык... Гөлҗәүһәрне җирләгәннән соң, шул ук җәйнең бер давыллы төнендә аларның өйләрен, бөтенесе изрәп йоклаганда, яшен суга. Яшене дә гадәти булмаган, имеш. Өй эчендә бөтен җирне айкап, тәгәрәп йөри торганы булган диделәр. Зур ике катлы йорт урынында бары кара кисәүләр генә калган, диделәр.

—Абау, дөрес микән ул, әбекәй?

—Аны мин, кызым, дөрес дип тә, дөрес түгел дип тә әйтә алмыйм. Ярар, кунагым, әйтергә яраса, минем дә сиңа гадәти булмаган бер үтенечем бар бит әле. Җыеннан соң, кичке уенда синең скрипкәдә уйнап җырлаганыңа шаккатмаган кеше калмаган, сөйләп бетерә алмыйлар. Бик тә ишетәсем килә. Ишетеп кала алырмынмы, юкмы, белмим.

—Нургали белән сөйләшермен әле мин.

—Әгәр башка күрешә алмасак, еллар үтеп, минем вафатым турында ишетсәң, Гатиатулла кызы Бибиҗамал әби рухына дип дога кылырсың, яме. Ташкинга кайткач әти-әниеңә сәламнәремне тапшырырга да онытма, яме. Газзәбану белән тату яшәргә тырыш,—дип, әйтеп кенә бетерде Бибиҗамал, ишекне шакылдатып Нургали килеп кермәсенме... Маһирәсен күреп күзе дүрт булды егетнең: «Син монда ничек килеп эләктең әле?»

—Кендек әбисе кулында яңа гына җылый-җылый дөньяга килгән Нургалиемне күрергә дип кергәнием,—диде Маһирә.

—Күзем тимәсен, бик тапкыр да икәнсең әле,—дип, соклануын белдерде карчык.

Әбинең күрмәвеннән файдаланып, гашыйклар битләрен биткә куеп, бер-беренә сеңеп бетеп, кочаклашып алдылар.

—Әбекәй, менә монысы безнекеләрнең яңа гына мичтән алган вак бәлешләре, сиңа күчтәнәчкә. Иртәгә Коръән ашына чакырып кайт дип җибәрделәр мине. Сәгать 12 тулыр алдыннан үзем килеп алырмын. Намазын бездә генә укыр диделәр.

—Һай, рәхмәт төшкерләре, мине куандырган өчен, Раббем сезне дә куандырсын. Кайтып җиткәч тә, әти-әниеңә, яраткан Газзәбануыма рәхмәтләрем белән сәламнәремне тапшыра күр, улым, дип озатып калды ул.

Бибиҗамал карчык Маһирә белән очрашудан, соңыннан гына булса да Нургали белән дә күрешүдән соң нык дулкынланып калды. Гәззәбану белән икесе бергә килеп кергән булсалар, бу кадәр үк талкынмас иде, җаным. Маһирәнең кем икәнен ачыклауга, үзе өчен иң кадерле кешегә әйләнгән Газзәбану күз алдыннан китмәде. Кызганды ул аны, бик кызганды. Маһирәнең авылга кайтырга җөрьәт итүен үзенчә аңларга тырышты. Аңа нәрсә, «үлеп ярата», «гыйшкыннан аерылып, ике атна буе ялгыз яшәүгә ничек түзсен ул»... Ә Газзәбануның йөрәгенә төзәлмәслек тирән җәрәхәт алып кайтуын каян белсен? Бала чагыннан ук, зур байлык белән яшәгән әти-әнисенә бердәнбер, бик кадерле кыз булып, ни генә кылса да үз ихтыярында, үзе теләгәнчә генә яшәгән кыздан ни көтәсең... Ә менә авылыбызның иң акыллы егете дип йөргән Нургалинең Газзәбануга карата гафу ителмәслек бу рәхимсезлеген ничек аңларга? Төрлечә уйлап, хәтта үзенең Мифтахетдинен дә Нургали урынына куеп карады. Юк, ул беркайчан да мондый юлга басмасые. Шушы уйларыннан арына алмаган Бибиҗамал ястү намазында буталгалап бетте, гомер булмаганны. Аптырагач, ишегалдына чыкты. Һай, борынны ярып кергән җәйге саф һава, бөтен кара җирне каплап үскән бәбкә үләннәреннән таралган алма исләре, тын гына искән җилгә агач яфракларының лепердәгән, чыпчыкларның чыркылдаган тавышлары җаныма мең шифадыр. Күзләрем күрмәсә дә, барын да ишетеп, тоеп, сизеп тора алуларым Аллаһы Тәгаләмнең миңа биргән зур бүләгедер. Әлхәмдүлилләһ.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет