Ир бирмәк-җан бирмәк (татар халык мәкале)



бет7/13
Дата18.07.2016
өлшемі1.32 Mb.
#207383
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   13

Коръән ашы

Икенче көнне Зарифлар өендә бик күркәм Коръән ашы уздырылды. Өй тулы чакырылган кунак. Нургалинең кендек әбисе Бибиҗамал карчык белән Хафизның кендек әбисе Гыйззелбәнатны бик зурлап, икесен рәттән Хаҗәрбикә абыстай каршына утырттылар. Коръәнне абыстай укыды. Мәҗлеснең барышын, аның бөтен тәртипләрен үзләрендә уза торган мәҗлес тәртипләре белән чагыштырып, зур игътибар белән өйрәнеп утырды Маһирә. Абыстайның Коръәнне яттан, мәкам белән укуына һәм сүрәләрнең мәгънәләрен аңлатып бирүенә таң калды ул. Аның үз-үзен тотышы, сөйләм теленең бай булуы тәмам әсир итте Маһирәне. Абыстайның үзенә битарафлык күрсәтеп, йә Зариф вә Зөлкамалның икенче килене, йә Нургалинең яшь кәләше дип тә әйтмәве, фәкать ерактан килгән кунагыбыз Маһирә дип кенә атавына күңеле кителеп куйса да, сиздермәде, йөзенә дә чыгармады. Никахларын яңартмыйча торып, мәчетнең үзен танымавын аңлады, ниһаять.

Хаҗәрбикә абыстай, үзенә тапшырылган вазифаны җиренә җиткереп тәмамлаганнан соң, «миңа китәргә рөхсәт булса, кузгалыр идем, хәзрәт көтәдер», диде.

Абыстайны озаткач, Бибиҗамал карчык хуҗалардан сүз сорап алды:

—Җәмәгать, сез барыгыз да җыеннан соң, кичке уенда Маһирәнең скрипкә, Нургалинең гармун уйнап җырлаганнарын ишеткән кешеләр. Минем күршеләрем шаккатканнар, сөйләп бетерә алмыйлар. Ә минем ишеткәнем юк, бик тә ишетәсем килә.

Коръән ашы бик күркәм үтте, Хак Тәгалә кабул итсен. Аш ашка, урыны башка, дигәндәй, ишек алдына, йә бакчага чыгыпмы җыр, музыка тыңлап алсак шәпнең дә шәбе булырые... Газзәбануым да җырларые дип өметләнәм. Нургали киткәннән бирле ни моңлы җырлаган кеше Зарифны да ишеткән булмады.

Шул вакыт өйалдыннан Хафизның тавышы яңгырады:

—Бабай, бабай дим, тизләк, шомолт янындагы колт аела.

—Рәхмәт, улым. Егетләр, әйдәгез минем белән. Болай булгач, бу тирәдә концерт ясап булмас. Бибиҗамал әбиегез ятып торсын, урын салып бирегез,—дип Зариф егетләрне алып чыгып китте. Саҗидә тиз генә өстәл арасыннан чыкты да:

—Менә, җәмәгать, күрше-күләнне җыеп Коръән укытуга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте шушыдыр,—диде.—Шушы йортка үрчем бит бу. Хаҗәрбикә абыстай әле өенә дә кайтып җитмәгәндер. Читкә җибәрмичә җыеп кына ала күрсеннәр инде. Быел үрчем ишлерәк булса, бер үрчемне сезгә бүләк итәрмен дигән иде әле Зариф абый. Бирсен Ходай. Коръән артыннан монда җырлап утыру килешеп бетмәс. Мин барыгызны да үзебезгә чакырам, җәмәгать,—диде.—Мин чәй әзерли торам, ә сез битләрегезне яулыкларыгыз белән урагыз да, шыпырт кына безгә элдерегез. Мондый вакытта кортлар кешеләрнең бимазалап йөрүен яратмыйлар. Әйдә, Маһирә, син скрипкәңне ал, Газзә гармунны алсын. Зөлкамал апайның монда кирәк булуы бар. Гыйззелбәнат апа, син Бибиҗамал әбине култыкла,—дип өстәде ул.

—Сөйләвең дә бик дөрес, Саҗидәкәем, рәхмәт яусын! Миңа, бер сукыр карчыкка, үтенечемне аяк астына салмыйча, бәйрәм ясарга алынганыңа мең рәхмәт. Раббем сиңа үрчемне юмарт бирсәе, Зариф абыеңнан бер умарта бал корты. Үзеңә дә корт анасы бәхетен биреп, Нурисламыңны да бәхеткә күмсәңие,—дип Саҗидәне сөендерүдән үзе дә сөенде әбекәй.

—Бибиҗамал әби, сезгә нинди җырны җырлыйк соң?—дип сорады Маһирә.

—Мин аның исемен әйталмыйм. Күршемдә Җәмилә исемле ундүрт яшьлек, иллә дә моңлы тавышлы кыз үсә. Ул аны язып та куйган, инде җырлап та маташа. Тагын бер тыңласам, өйрәнеп бетәрием ди. Мин аңа сездә буласымны әйттем, бәлки әле үзе дә күренер. Бар икән моң ул балада, аны тыңлап сукыр күзләремнән яшь чыкты. Бер җырыңның исемен «Әллүки» диде бугай. Анысын да язып алган инде, үзең киткәнче шул кызга тагын бер-ике җырыңны өйрәтсәң, бу авылда синең исемең, Маһирә, югалмас дип уйлыйм. Читенсенмә, бик зиһенле кыз ул. Мин белгән мөнәҗәтләрне ике тыңлауда өйрәнеп бетте. Мине җылаткан җыры күңеленнән очып киткән кош турында...

—Ә-ә, «Тәфтиләү» дигән җыр ул!—дип, җырның исеме табылуына Нургали белән Маһирә сөенеп куйдылар.

—Сез мине шулкадәр кызыксындырдыгыз ул кыз белән. Бик теләп өйрәтер идем мин аны. Әйдә, Нургали, Бибиҗамал әбине илтә барганда, мин дә барыйм әле синең белән. Бүген үк танышыр идем,—диде Маһирә.

—Ай, рәхмәт, балакаем. Газзәбануны да калдырмагыз, аның да тавышы моңлы бит. Җәмиләне белә дә торгандыр әле ул. Бергә йөрегез, балалар, китәр көннәрегез дә якыная бит. Һай, ул ялгызлыкның ачыдан да ачы газаплары... Башына төшмәгән кеше генә белми аны. Үземнән беләм...

Маһирә скрипкәсен алып бераз көйләде дә, Нургали белән килешеп, башта көйне генә яңгыраттылар. Аннан Маһирә җырын да сузды.
Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы.

Шат яратса да җиһанга, ят яраткан Раббысы.


И, мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз ахрысы.


Тыңлаучылар барысы да моң эчендә, күзләр мөлдерәмә. Бу йөрәкләрне сулкылдатырлык җырны кабат тыңлау бәхете Бибиҗамал карчыкның үтенүе буенча оештырылгач, аны да күзәтәләр. Ул бит Җәмиләне тыңлаганда да, (скрипкәсез бит әле) сукыр күзләремнән яшь чыкты дип сөйләде. Әйе, бары да күрде, әбекәйнең күзләреннән яшь таммый, ул—ага. Хәзер Маһирә үзе дә бу җырны тыныч кына җырлый алмый. Элек ул аны бик җиңел җырлый иде. Авылга кайткач, монда төрле каршылыклар—төртмә сүзләр, никахны яңарту кирәклеге үзе генә дә күпме айкады аның күңелен, күз яшьләрен түгеп, ялгыз үткән төннәре, Нургалиенә карата да шик-шөбһәләр, саный китсәң күп инде алар. Менә болар барысы да үтә хисле, нечкә күңелле бу кызның үзен дә «Тәфтиләү» җырын күз яшьләрсез җырлый алмау халәтенә китерде.

Беравык тынлык. Ник бер тавыш, ник бер сүз чыксын. Тыңлаучыларның барысы да Бибиҗамал әбинең сүзен көтә. Менә шунда кемнеңдер әкрен генә үксеп алгалаганы ишетелеп китте. Ниһаять, әбекәй телгә килде:

—Маһирә, ерактан кайткан кунагыбыз, абыстай әйтмешли, ул белми әйтмәс, үзәк өзгеч җырыңны тыңлаганда сине йөзең, төсең, бөтен кыяфәтең белән күрәсем килде. Күрдем дә шикелле... колакларым белән. Янымарак кил әле...

Маһирә скрипкәсен калдырып, кыяр-кыймас кына әбекәй каршына килеп басты. Әбекәй аның кулларын назлап кына сыйпап, җыерчыклы яңакларына куйды. Аннан соң иреннәренә китереп, үбеп тә алды. Сүзсез генә йөзенә кагылды, башыннан, чәченнән сыйпап, үзенчә (дөресрәге, хатын-кызларча) назлап, сыпыргалап, буй-сынын да «күрәсе» килгәнен яшереп тормады. Иң кызыгы—Тәскирә белән Хафиз балакайларның әле сузылып, әле чүгәләп, әбекәйнең куллары йөреше артыннан калышмаска тырышып күзәтүләре булды. Барысын зур кызыксыну белән күзәтеп торган кунаклар, ни дияргә дә белмичә, әбекәйнең соңгы сүзен көтте.

Ниһаять, Бибиҗамал тынычланды булса кирәк.

—Мин бүген, яшемә күрә, колакларымның ишетү сәләтен югалтмавыннан, сукрайган күзләремә тугры ярдәмче булып калганын аңладым. Моны бер Аллаһымның кодрәте дими ни дисең... Әлхәмдүлилләһ! Фәкать чәчләрендә генә хаталанганмын икән. Мин Маһирәне Газзәбануымныкы төсле озын толымнар белән күргәнием.

—И-и, әбекәем, бер дә хаталанмагансыз бит. Минем дә толымнарым озын вә калыннар иде. Яңа модага ияреп кистереп ташладым бит, җүләр баш. Миндә алар бик тиз үсә. Икенче кайтуымда, Аллаһы боерса, әниемнеке төсле озын толымнарым белән күрерсез. Кистерәсемне белгәч, әтием дә каты тормады шул, ризалашкандай итте. Ә кистереп кайткач: «Девушка легкого поведения» дигән булды булуын, йомшак кына итеп. Үземә ошагач, аңа да исем китмәде,—дип, Бибиҗамалны бүлдереп, үзенең чәч тарихын кыстырды Маһирә.

—Бу җырыгыз өчен нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр. И, үкенгәнием соң шул кичке уенны күрми калганыма. Син анда җырны язган шагыйрь Тукайның үзе турында, аның авыруы, үлеме турында да сөйләгәнсең икән. Бер көтү балаларга аның «Бала белән күбәләк», «Туган тел», «Гали белән кәҗә» җырларын да җырлап күрсәткәнсең әле...

Түзмәде, Гыйззелбәнат та сүзгә кушылып китте:

—Беләсезме, ул балалар: «Нургали абый авылга бөтенләйгә кайтсыные да, Маһирә апай безнең мөгаллимәбез булсыные, рәхәтләнеп, сүзен тыңлап укырыек. Безгә Тукайның бик күп әкиятләрен сөйләрмен әле дигәние, үзе күренми,—диләр икән.

—Әйтәсе сүземне әйтеп бетерим әле,—дип, әбекәй янә сөйли башлады.—Нургали белән Нурислам—яшьтиләр. Икесе дә сүз куешкандай, бер төнне бер-бер артлы туып яталар бит. Шактый йөгерттеләр алар мине. Буйга җитеп, өйләнүләрен дә бер көнгә туры китергәннәр, әллә белеп, әллә белми... Туйларын, тагы икесе килешеп, беренче көнне Нургалинеке, икенче көнне Нурисламныкы булды. И, ул туйлар, онытылырлык кынамы... Анда да нинди генә җырлар җырланмады.... Газзәбану белән Нургали Галиябану җырын җырладылар.. Әйдә, бүген туйларын искә алып, җырласыннар әле,—диде.

Шуны гына көткәндәй гармунын алып уйнап та, җырлап та җибәрде Нургали:

Читән аша төшкән чакта

Бүрәнәгә абындым.

Минуты ай, сәгате ел,

Газзәбану, сылуым иркәм,

Шулкадәрле сагындым.
Газзәбану аңа кушылып:
Таң әтәчләре кычкыра,

Аерылуның билгесе.

Бу бүләгем сине сөеп,

Хәлил бәгърем, җан кисәгем,

Чын күңелемнән кайнап чыккан

Вәгъдәләрем билгесе.


Маһирәгә шулкадәр үзенчәлекле булып яңгырады бу җыр, ачыклыйсы килеп, соравын да бирми калалмады.

—Нургали, чыннан да Газзәбану дип җырладыңмы? Әллә бүген генәме?

—Нәкъ шулай, Маһирә. Менә шуңа күрәдер дә, туй кунаклары (ярты авыл халкы) бу җырны алардан, белмим, тикмәгә генә әллә ничә кабат җырлатмаганнардыр...—дип, сөенеп җавап бирде Бибиҗамал.

—Ә хәзер чират Нурислам белән Саҗидәгә,—дип тә өстәде.

Янә Маһирә тыңгы бирми:

—Саҗидәләрнең җырласы җырларын никтер әйтмисең әле, әбекәй.

—Алар үзләре белә, кызым. Нургали, уйнап җибәр әле,—диде Бибиҗамал.

Нурислам Саҗидәсенә тутырып бер карап алды:


Каш карасы күзеңдә лә,

Буй зифасы үзеңдә,

Ай-ли, Саҗидә,

Агым суда, басма өстендә

Керләр чайкый сай җирдә,
—дип җыр сузса,

Саҗидәсе исә:


—Ай туганда тудың мәллә,

Ай нуры бар йөзеңдә,


—дип дәвам итте.

Аннары икесе бергә:


Ай-ли, Саҗидә,

Агым суда, басма өстендә

Керләр чайкый сай җирдә,
—дип җырладылар.

Нургали, Газзәбану, Нурислам, Саҗидә—дүртесе бергә җырның кушымтасын җырлап, җырны тәмамладылар. Бибиҗамал:

—Һай, рәхмәт төшкерләре, күптәннән моның хәтле җан рәхәтлеге кичергәнем югые, әйтерсең лә, мин сезнең туегызда ләззәтләнеп утырам. Зариф, Зөлкамал, сезнең өчен бу җырлар бигрәк тә кадерледер. Ул вакытта нәкъ шулай җырладылар бит алар,—дип, сагынып искә алды. Маһирә үзенең көндәш икәнен дә онытып җибәрдеме:

—Газзәбану, карале, әгәр Бибиҗамал әби теге кичке уенда булган булса, нинди генә хикмәтләр чыгармаган булырые. Сез белгәнсез бит инде аны. Ни Нургали, ни син искә алмагансыз,—диде.

—И-и, Маһирә, җыен көнне мин шуларны гына уйлый алырлык идемме? Нургали туксан җиде яшендәге карчыкны ничек борчымак кирәк, дип уйлагандыр. Торып-торып шаккатам мин сиңа, Маһирә.

—Гафу ит, Газзәбану,—дип, Газзәбануга җылы гына карап, башын иеп куйды Маһирә.

—Рәхмәт, гафу үтенергә кирәкми, Маһирә. Бәлки синең гаебең дә юктыр. Ирләр ир булып калалардыр инде. Хатын-кызның түземлелеген Раббем аларга, бәлки, белеп бирмәгәндер.

Көндәшләр арасындагы менә шушы кыска гына сүз алышу—аларның беренче чирканчык алып караулары булмады микән...


Ташлыярга бару

Ул көнне барысы да Чаптар тирәсендә мәш килде. Дугадагы җиз кыңгырауны, шөлдерләрне кабат ялтыратып алдылар. Зур кара лаклы тарантаска чәчәкләре янып торган түшәген салды Газзәбану. Зариф күчәрләрне, тәгәрмәчләрне һәм башка дирбияларны да тикшереп чыкты. Бу төр эшләрдә бабайның иң зур «ярдәмчесе» һәм дә «киңәшчесе» билгеле инде—Хафиз. «Ир орлыгым бит ул минем, эшкә кулы ятып тора балакаемның»,—дип сөя ул аны.

—Улым, кузлага кайсы сырманы салыйк икән?—дип сораган булды бабасы.

—Теге калын, матул сылманы салыйк. Тышын әни чиккәнен. Миңа әти, син кучел булылсың, ди. Яла-а-л, дидем. Бабай, ул сылма кайда икән?

—Әниең беләдер, улым. Әнисе, ишетәсеңме?—дип, үзе белсә дә белмәмешкә салышып, килененә дәште Зариф.

—Кунак апай йоклый торган чоланда ул, балам,—дигән тавышка, бу матур ыгы-зыгылы манзараны кызыгып та, көнләшеп тә күзәтеп торган Маһирә, уянып киткәндәй:

—Хәзер, хәзер үзем алып чыгып бирәм,—дип, ашыгып өйгә йөгерде.

Бу вакытта атны чистартып, ялларын тарап торган Нургали әтисенең бу акыллы хәйләсенә рәхмәтле калды. Ник дисәң, иртәдән бирле Маһирә өчен күңеле борчулы иде аның. Баядан бирле келәт янында, кимсетелгән ятим баладай, сүзсез генә басып торган Маһирәсе бик кызганыч булып тоелды. Инде барасы килмәгән икән (барасы килмәвендә дә Нургали үзе гаепле түгелме соң? Хатынының теләген үтәп чакырмады бит ул аны), шомырт төбендә китабын гына укып утырса соң... дип уйлап та куйды әле. Шул вакыт Маһирәнең:

—Хафиз, менә ул син сораган сырма, әйдә, бергәләп куйыйк әле,—дигән үтә ягымлы тавышы Нургалинең күңелен күтәреп җибәрде.

—Ай, рәхмәт, кунак апасы, син булмасаң каян табарыек без аны. Улым, сырманы куйгач, икегез бергә Чаптар янына килегез әле. Аның сезгә нидер әйтәсе килә бугай,—дип, үзе янына чакырды ул аларны. Менә алар җитәкләшеп килеп тә җиттеләр.

—Йә, Чаптарны карагыз әле, матурайганмы? Ерак бабайларга кунакка барырлык булганмы? Шуны ишетәсе килә аның...—дип, Маһирәнең иңбашларына назлап кына кулларын салып, ат янына якынрак китерде ул аны.

—И-и әти, матул булмыйчы... зелә матул. Мин бел нәлсә эшләсәм бабай миңа «маладис», улым, булдылгансың ди гел. Син дә маладис, әти, җылык-җылык итеп тола, чичти булган. Сыйпап кына толасы килә,—дип Хафиз атны сыйпаштыргалап та алды.—Кая, шикәл каптылыйм әле үзенә,—дип кесәсеннән бер кисәк шикәр алып учына салды да Чаптарга сузды. Маһирәнең коты алынып:

—Һай, җаным, кулыңны тешләмәсен,—дип, Хафизны үзенә таба тартты.

—Нишләп тешләсен... син бигләк инде...—дип көлеп җибәрде Хафиз.

—Мә, үзең билеп кала...

—Юк, юк, куркам, әйтә генә күрмә,—дип, чигенеп, Маһирә Нургалиенә елышты һәм икесенә дә рәхәт булып китте... (Бу минутларда аларны баядан бирле күз уңыннан җибәрмәгән Газзәбану нишләргә дә белмәде. Соңгы көннәрдә бераз тынычланган кебек йөрсә дә, ниһаять, көндәшлек утында гомере буе туктаусыз яначагын аңлады.)

—И, кулкак куян. Мин кулыксам, бабай шулай дип әйтә. Әти, әти дим, кунак апай да балсын әле безнең белән, көләсене кителә ул,—дип, Хафиз әтисенә дәште.

—Үзең чакырдыңмы соң? Ул сине күбрәк ярата бит.

—Яла-ал, чакылам алайса. Кунак апай, әйдә син дә бал безнең белән Ташлыярга. Талантас зул, син әни белән утылылсың. Әти белән без кучелал, кузлада утылылбыз. Чапталдан да кулыкмый башлалсың,—дип, күңелендәгесен тезеп китте сабый. Кунак апай «ә» дә димәде, «җә» дә димәде. Бары «и, сабый» дип Хафизны кочаклап, яшь аралаш көлде генә.
***

Җигүле Чаптар «нигә утырмыйлар инде» дигәндәй тыңгысызлана башлады. Аякларын да тыпырдаткалап куя. Әнә, әти-әнисе белән Тәскирә дә, Хафизны озатып калам дип, кереп җиттеләр. Тәскирә кулында кечкенә төенчек, Нурислам кулында да нидер бар. Урам як капкадан Гыйззелбәнат, үзенең ашап түгел, карап та туйгысыз катлы паштетын күтәреп килеп керде. Өйдәгеләр никтер озаклыйлар... Чаптарның «башка көтәр чамам юк» дигәндәй кешнәп җибәрүе булды, шуны гына көткәндәй, әче балы белән тулы чирекле шешәсен күтәреп Зариф килеп чыкмасынмы... Аның артыннан, гадәттәгечә, шактый зур төенчек тоткан Зөлкамал күренде. Ниһаять, гармунын кочаклап, кулларына Ташкент күчтәнәчләре салынган затлы сумкасын тотып, яшь кәләшен җитәкләп Нургали дә күренде. Малкайның сагынып яшәгән яшь хуҗасы чыкканны күргәч шатланганын сиздерергә тырышуы үзе бер могҗиза. Ул аның күзләрендә дә, башын борып, муенын сузып Нургалигә якынаерга теләвендә дә, иреннәрен дерелдәтеп, нидер әйтергә теләп, тамак төбеннән кыска-кыска гөрелте авазлары чыгаруында да... Бәлки, ул, безне ташлап китмә, кал туган өеңдә,—дип әйтергә телидер. Аңлады Нургали, ничек кенә аңлады әле. Малкаеның үзенә сузылган башын кочаклап, яңакларыннан үпте. Икесе дә мөлдерәмә күзләре белән бер-берсенә карап тынып калдылар. «Рәхмәт, Чаптарым, минем сагынуымны башкалар да синең кебек аңласалар иде»,—диде ул. Әйе, ат белән ир-атның бер-берләрен тирән аңлый алуы—серләрнең-сере.

Менә шунда көтә-көтә тәмам түземлеге төкәнгән Тәскирә балакайның:

—Хафиж кайда, нигә чыкмый ул?—дип кычкыруы барысын да айнытып җибәрде. Кунак апай тиз генә янына килеп, инде җылый ук башлаган сабыйга:

—Хәзер чыга, әнисе аңа яңа киемнәрен киертә калды. Белә бит ул синең үзен озатырга керәсеңне, матур булсын дигәндер,—диде. Тәскирәгә бу сүзләр ошады, күрәсең.

—Менә минеке дә яңа күлмәк. Матулмы, шиңа ошыймы? Минем дә Хафизга күлшәтәшем килә,—дип, күлмәгенең бөтен җирен күрсеннәр өчен әйләнгәләп тә алды.

—Сүбхәәналла, күз тимәсен.

—Бигрәк матур күлмәгең,—дип җырлап җибәрерлек булган бу! Кесәләре дә бар икән... Яңа күлмәкне котлап бүләк бирим әле,—дип, кунак апасы кул сумкасыннан кечкенә генә бик матур кулъяулык алып кесәсенә салды. И, шатланды да соң сабый... Менә шул вакытта әнисе белән Хафиз да пәйда булды. Тәскирә аның баскычтан төшеп җиткәнен дә көтмичә, каршысына йөгерде. Күлмәген күрсәтте, кулындагы кечкенә төенчекне биреп:

—Монышы шиңа, Фәлгат белән Маншулага. Төеншекне шунда белгә шишегеж, Тәшкиләдән күчтәнәш, диген, йәме. Шау бул, тиж кайт, йәме,—дип, саубуллаштылар сабыйлар. Маһирә аларга карап сокланып «Гөлҗәүһәр белән Мөхәммәтнур да шушылай үскәннәрдер, бичаралар» дип уйлап куйды. Нургали башта, «бу тел бистәләренең сүзләрен тыңлап кына бетерерлекме» дип уйлап, «главный кучерны» назлап күтәреп кузлага утыртты. Газзәбануын да шулай кулларында алып килеп утыртмакчы иде дә, Маһирәсе тоткарлап, аз гына соңга калды шул. Аннан моңсу гына басып торган яшь кәләше янына килеп, аның өйрәтүенчә (рус теле укыта бит):

—Ну, милая моя, не скучай без меня, жди,—дип, яңакларыннан үбеп алды. Шулчак түземсез Тәскирә:

—Әни, әни, нәлшә диде ул, нәлшә әйтте?.. Әйт инде,—дип тыпырдый ук башлады.

—Туктале, кызым, әтиең әйтер әле... «Әнә әтиеңнән сора»,—дип, әнисе Маһирәдән күзләрен алмады. Газзәбануны әйткән дә юк инде... Көндәшләрнең әле моңарчы тел яшергәннәрен Саҗидә белмиме соң?

Маһирә сүзсез генә, күзләрен мөлдерәтеп Нургалиенә карап алды да, маңгаеннан, бит урталарыннан кат-кат үпте. Һәм ни генә булса да, иренә булган мәхәббәтенең сүрелмәячәген, хәтта шушы шартларда да көчәя генә барганын аңлады. Башкаларга да шуны сиздерәсе килде, ахры.

Инде Нургали дә тарантаста үз урынын алгач, күчтәнәчләрне дә урнаштырып бетергәч, Зариф: «Әйдәгез, күршеләр, дога кылыйк» диюгә, һәрбере урын табып утырыштылар. Юл догасына сабыйлар да бик теләп кушылды. Дога тәмам. Нурислам капканы ачып җибәрсә, шаккаттылар. Янәшә-тирәдәге бала-чага бары да урамда, капка каршында җыйналып көтеп торалар. Аларны күрүгә Зариф: «Ай, рәхмәт төшкерләре. Кызым, бар әле, өстәлдәге кәнфитләрне алып чык та, сөендер үзләрен,—дип Маһирәгә дәште. Ә балалар: «рәхмәт, кунак апай», «рәхмәт яусын, кунак апай» дия-дия чыр-чу килделәр. Менә шунда Маһирә уйга калды. «Күңелемә бик якын вә кадерле бу авылның балалары өчен миңа «кунак апай» гына булып калырга язгандыр, күрәсең». Ә Чаптарның үз уе—кузгалып китәргә әзерлеген белдергән бөтен җаны, тәне хәрәкәттә. Бу хәрәкәттән—җиз кыңгырау вә барча шөлдерләр бәгыръ кылларыңны тибрәтерлек итеп чыңлыйлар. Өстәвенә малкайның дәртләнеп кешнәп җибәрүләре... Хафизның куанычы эченә сыймый, тиз генә әтисенә борылып: «Әти, дилбегәне бил үземә, син галмуныңны уйна,—диде.

Зариф та оныгына кушылды:

—Авылны чыкканчы Хафиз алып барсын, ә син улың кушканны үтә, уйнап бар. Ташлыяр җыенына барасыз бит. Атыбызның холкын, малаеңның атны йөртә белгәнен күрдең бит инде, тыныч бул.

Ә Хафизга:«Әйдә, балакаем, бисмиллаңны әйт тә, Аллага тапшырып кузгат атыңны»,—диде дә, үзе читкә тайпылды.

Кечкенә генә күчер, нәкъ бабасына охшатып, «Әйдә, малкай, атла!» дип чак кына дилбегәне тартып куюына, Чаптар кузгалып та китте. Нургали Газзәбану ягына башын кыңгыр салып, әнисе яраткан «Ал Зәйнәбем» көен уйнап җибәрде. Озатучылар барысы урамга чыгып, һәркайсы үз уе, үз теләкләре белән кадерлеләрен күздән күмелгәнче карап калдылар.



***

Нургалиләр Ташлыярга киткәч, өйдә ниндидер эч пошыргыч бушлык хасил булды. Янында «кунак апа» дип бөтерелеп йөрүче, сөйләшергә яратучы Хафизның да юклыгы Маһирә өчен бу бушлыкны тагы да тирәнәйтте. Шушы йортка илаһи ямь өстәп, бөтенесен авызына каратып тоткан сабыйны әби-бабасы да бик юксына. Хафиз булмагач, Тәскирә дә керми. Аларның икесенә карап, үзара сөйләшкәннәрен тыңлап йөрү Маһирәгә аеруча зур юаныч булган икән. Аның хәзер иң борчылганы—никахларын яңартуның болай озакка сузылуында төп сәбәпче Нургали үзе түгел микән? Бәлки ул минем белән араны бөтенләйгә өзеп, авылда үзләре генә яшәүне телидер… Алай була калса миңа нишләргә? И, Раббем, рәхмәтең вә ярдәмеңнән ташлама!

Әгәр миңа ялгыз калырга туры килсә, сөйгәнемнең төсе дип карап юанырга балам да юк бит ичмасам. Газзәбанудан көнләшүләрем дә аның ике тамчы су кебек Нургалиенә охшаган баласы булуында түгелме соң?.. Нигә, нинди гөнаһларым өчен мине ана булудан мәхрүм иттең икән, Раббем? Үзем дә гаепле бит… Бары бер гинекологның фаразлавына ышанып, бер чара күрмичә еллар буе ваемсыз йөр инде.

Нургалиемнең һәрвакыт янымда булуы, өстәвенә бик яратып җыр-музыка белән шөгыльләнүләребез, аның гыйлем эстәүдә дә барыбызны сокландырып ирешкән уңышлары—барысы да уртак мәхәббәтебезне гел ныгыта барды. Күрәсең, соңгарак калып килгән шашкын мәхәббәтем тәмам сукрайткан ахры мине. Нургалигә нәрсә—баласы бар, Газзәсе миннән дүрт яшькә яшьрәк тә бит әле. Әнә, малае белән ничек масая ул… Мине «матур апай» дип әйтүеннән дә бик тиз туктатты. Ә ничек матур итеп, яратып әйтә иде ул аны. «Матур апа» дигәнне ишетү үземә дә бик рәхәт булган иде шул. Шуны сизеп туктаткандыр да әле. Хәзер яңадан икенчесенә узу өчен дә бөтен чарасын күрәдер әле… Гыйззелбәнаты янында. Көн дә мунча, бик тыныч ак келәт төнен дә, көнен дә гел алар хозурында, нишләп узмасын ул… Ә мин җүлә-ә-әр… Әгәр монда Нургалиемә охшаган бер кечкенә балам белән кайткан булсам, «никах яңарту», «теге ярамый», «бу ярамый» дигән эчпошыргыч сүзләр булыр идемени. Өч айга якын мулла никахы белән ир хатыны булып яшәп, иреңне бер кочаклап алырга да ярамасын әле… Янымда балам булган булсамы, хәтта гел никахсыз булса да, ничек кенә яратырларые… Сабыйның ни гөнаһысы бар? Мин Хафизны карап туялмаган кебек, Газзә дә карасына коелып йөрмәсие. Барысы да килешеп, кайткан көнне үк никахын да укыткан булырлар иде.

Тукта әле, тегеләр Ташлыярда чакта нигә миңа да Гыйззелбәнат апа белән сак кына киңәшеп карамаска…
***

Кыяр-кыймас кына килеп кергән Маһирәне ачык чырай, тәмле сүз белән каршы алды Гыйззелбәнат. Хуш исле үләнле чәе, тәмле ризыклары белән сыйламакчы булса да, «юк-юк, әле генә өстәл яныннан, бер кабар урыным да юк, рәхмәт, мәшәкатьләнмәгез»,—дип тиз генә тынычландырды ул аны.

—Кайтканнан бирле сезнең белән сөйләшәсем килеп йөрдем, моңарчы җае чыкмады. Әгәр бүген вакытыгыз булса, сезнең белән икәүдән-икәү генә сөйләшер сүзләрем, кайбер ачыклыйсы сорауларым да бар.

—Аллага шөкер, бүген тыныч әле. Төнге өченче яртыда үз җае белән, мине дә, әнкәсен дә артык азапламыйча гына туган, тупырдап торган, бик күркәм ир бала кабул иттем. Ходайның рәхмәте белән сөннәтле булып туды. И-и, әти-әнисенең сөенгәннәре инде… Үзем дә бик сөендем… Бәхетле бала булсын, саклагыз, кешегә бик күрсәтмәгез, дидем. Андый балалар гадәти генә булмыйлар. Алар физик яктан да, акыл үсеше ягыннан да, зирәклеге, чибәрлеге белән дә башкалардан аерылып торалар. Менә бүгенге сабый да берничек тә аңлатып булмый торган нурлар бөркеп туды, әле ул гынамы, кулларыма алуыма таң нурлары гел аңа юнәлгәндәй булды. Нәкъ таң атканда туды бит, җанашым. Алар дөньяга килгәндә үк чиста булып туалар. Аллаһының рәхмәте белән, мондый ир балалар фәрештәләр тарафыннан чистартылып, сөннәтләнеп туалар. Андыйларны—Аллаһы Тәгаләнең сөйгән бәндәсе диләр. Гадәттә алар күркәм холыклы, сабыр, барлык җан ияләренә мәрхәмәтле, игелекле булып гомер кичерәләр.

Бүген төнге йокым бүленсә дә, бер тамчы армадым, кәефем дә әйбәт. Без синең белән тынычлап сөйләшә алабыз. Шулай да, капкамны эчтән бикләп керим әле, кирәгем чыкса дөбердәтерләр,—дип Гыйззелбәнат җәһәт кенә чыгып китте. Маһирә тиз генә бөтен өй эченә: тәрәзә төпләрендәге шау чәчәктә утырган гөлләренә, өй җиһазларына күз йөртеп алды. Мондагы пөхтәлеккә, затлылыкка сокланып, әйе, Бибиҗамал әби сөйләгәннәр бары да дөреслеккә туры килә,—дип уйлап куйды.

Бүгенге изге хезмәтеннән бәхет тапкан кендек әби балкып килеп керүгә:

—Гыйззелбәнат апа, сөннәт белән туганнар турында ишеткәнем юк иде. Безнең Нургали дә шулай тумады микән? Син сөйләгәннәр бары да аңа туры килә бит…—диде ул.

—Мин Хафизның гына кендек әбисе. Аны сөннәткә Зариф бабасы утыртты. Нургалиең турында берни дә әйтәлмыйм. Бибиҗамал әбиең беләдер инде аныкын,—дип елмаеп куйды.

—Тагын нинди сорауларың бар икән, күрше?

—Анысы үзем турында,—дип, үзенең борчуларын оялып кына сөйләп бирде.

—Ярар, җаным, оялма. Сәбәбен ачыклый алсам, соңыннан ярдәм дә күрсәтә алсам, миннән эш калмас, тырышырмын. Әмма бер шартым бар—моны беркем дә белергә тиеш түгел, хәтта Нургалиең дә…

—Мин караганда эчең буш һәм йомшак булырга тиеш, затлы киемнәреңне сал, менә сиңа үземнең чиста халатым. Безгә юынып алырга кирәк,—дип, тәрәзә пәрдәләрен ябып, Маһирәне өйалдына алып чыкты һәм бөтен әзерлек эшләрен шунда башкардылар. Аннары ятагына җайлап кына яткырды да, үзе чаршау артына кереп китте. Аннан ап-ак халаттан, кулларына бик юка резин перчәткәләр кигән Гыйззелбәнат килеп чыккач, башта күзләренә ышанмады Маһирә. Караңгы бер татар авылына каян килгән ул? «Юк, бу ханым Көек авылының гади кендек әбисе генә түгел, гыйлем-мәгълүматы булган шәфкать туташы булырга тиеш,—дип нәтиҗә ясады. Ә бәлки, Бибиҗамал әби әйткәнчә, «духтыр» да булырга мөмкин.

Өйгә спирт исе таралды. Маһирә өмет тулы күзләре белән аның һәр хәрәкәтен күзәтеп ятты. Карап, тикшереп бетергәч, үзенә нәрсә дип әйтәчәген, балаларга хас хыял катыш фаразлый ук башлады. «Бер дә борчылма, балагыз булачак, аның өчен бераз дәваланырга гына кирәк булыр»,—дияр ул. Юк, алай димәде шул. Бераз уйланып торды да:

—Минемчә, балага уза алмавыңның сәбәбе бер генә. Аналыгың өлгереп җитмәгән. Урысча аны «детская матка» диләр. Ничә яшьләрдә син хәзер? Җавап бирәсе урынга сулкылдап елап җибәрде Маһирә.

—Менә монысы кирәкми-и… Минем сиңа хөкем карары чыгарганым юк бит әле. Кечкенәне зурайтырга була, аның юллары бар. Менә сиңа бер белгеч: «балагыз булмаячак» дигән. Ул вакытта син ничә яшьтә идең?

—22 яшьтә идем.

—Сиңа берничә курс массаж, диңгездә йөзү, күбрәк җәяү йөрү кирәк дип тә әйтмәделәрме?

—Юк шул.


—Шуннан соң ничә ел үтте инде?

—Өч ел, өч ел, Гыйззелбәнат апа җаным, миңа хәзер 25 яшь. Мине «яшь кәләш» диләр. Ә мин Газзәбанудан дүрт яшькә зуррак. Шуны белдерәсем килмәгәнгә яшемне әйтәсем килмәгән иде шул.

—Менә нәрсә, акыллым, бераз соңгарак калмадык микән дигән шигем бар барын… Тик «өметсез шайтан гына» дигәндәй, нигә өметне югалтырга… «Ятып калганчы атып кал» диләрме әле, башлыйк без ул чараларны, шыпырт кына. Монда тагын бер атна торасыгыз бар. Ташкентка кайткач дәвам итәрсез. Ничек тә хәбәрләшербез.

—Бик күп рәхмәт сезгә. Диңгезенә дә барып була, мин тырышачакмын, Аллаһы боерса! Үзегез әйтмешли, «өметсез шайтан гына»,—диде Маһирә.– Гыйззелбәнат апа, зинһар ачулана күрмәгез. Тагын берничә соравым бар. Үзегез турында бик тә беләсем килә. Әгәр ул сезнең ниндидер яшерен сер икән, ышана күрегез—ул миндә, фәкать минем күңелемдә генә калачак. Беләсем килгәннәре: сез кем, кемнең баласы, кайда укыдыгыз, нигә сез ялгыз, ничек бу авылда калдыгыз?



—И, бала, бала, минем иң авырткан җиремә кагылдың бит… Биш сорау. Шушы биш сорауның бөтен җаваплары—ул минем авыр, фаҗигале тарихым. Бу авылда аны бары бер кеше, бары бер изге җан иясе генә белде. Һәм ул аны чәчми-түкми үзе белән алып та китте. Ул минем ирем иде, урыны җәннәттә булсын! Бары кырык җиде яшендә дөнья куйды. Үзем дә саклый алмадым, ахры. Балаларыбыз булмады, менә ни өчен мин ялгыз…—Ярар, акыллым, бар сорауларыңа да җавапларымны ишетерсең. Әллә ни гомерем дә калмагандыр. Авыр язмышымның тарихы тагын кемнеңдер күңеленә салынып, вакыты җиткәч, аның дөньяга чыгар көне дә якынаядыр. Бәлкем, бер Раббем Үзе минем хозурыма сине җибәргәндер. Тик шуны онытма, вафатыма кадәр бу бары синең үз күңелеңдә генә сакланырга тиеш. Тыңла.—Казанның татар бистәсендә туып-үскән гади генә бер кыз мин. Иң элек әтием-әнием турында (урыннары җәннәттә булсын!)… Әнием Бибисара—бистәнең генә түгел, бөтен Казанының иң оста кәләпүшчесе булган. Ул үзенең өч кызын да—Фәхрелбәнат, Сәйделбәнат, Гыйззелбәнатны (анысы мин инде) кечкенәдән үк кәләпүш чигү сәнгатенә өйрәтте. Әтием Хәмидулла—оста тегүче, ирләргә каракүл бүрекләр, каракүл якалы затлы пәлтәләр текте.

Ул бала чагында бер урыс авылында ике елдан артык тегермәнче малай хезмәтен башкарган. Анда ул урысларның үзләреннән дә остарак итеп урысча сөйләргә өйрәнгән. Аларның диннәрен, дини бәйрәмнәренең мәгънәләрен дә яхшы белгән. Шул урыс авылында чиркәү каршындагы школга үзе теләп укырга йөргән. Язуын да дөрес язган. Әти турында: безнең Хәмидулла поп янында поп төсле, мулла янында муллага әйләнә, дип сөйли торган булганнар. Әтиебез гыйлемгә тартылган. Үзенең ике улын да Апанаев мәдрәсәсе каршында башлангыч мәктәпкә укырга биргән. «Аена өчәр тәңкәдән, икегезгә алты тәңкә түлим, ярый әле ат асрагач, сезне үзем йөртәм, тулай торакта торсагыз ун тәңкә түлисе булырые. Ишетсен колагыгыз, сабагыгызны тырышып укыгыз, минем йөземә кызыллык китермәгез. Апанаев мәчете бу мәктәпкә үз кесәсеннән өстәмә акча да биреп тора. Кирәк вакытларында аларга атым белән дә, мәчет файдасына сәдакам белән дә булышырга тырышам. Барысы да сезнең өчен бит»,—дип тукып торырга ярата иде. «Кызларымны да шунда укытырыем әле, кызларны алмыйлар шул», дип көрсенеп тә куйгалый иде. Без үз өебез, үз көнебез дигәндәй, үз көчебез белән дөнья көттек. Баеп та китмәдек, ярлы да булмадык. Барына шөкер итеп, югына зарланмый гына сабыр итеп яшәдек. Мин үзем түбәтәйне матур чиксәм дә, яратып башкармадым ул эшне, әни кушканга, акча кирәк булган өчен генә. Абыйларымның дәрес әзерләгән вакытларында гел алар янында булырга тырышаем. Кумадылар алар мине, киресенчә, күңелемә эләктергәннәрне тыңлап карарга яраталарые, бигрәк тә кече абыем Сәлимҗан. Әтигә еш кына әйтерие: «Без белгәнне су кебек эчә бит бу. Аңа малай булып туарга кирәк булгандыр, мөгаен. Әти, син дә бер тыңлап карале төпчегеңне!» Әти мыек астыннан гына көләрие. Әни бик каршы булса да, мине урысча укырга, язарга өйрәтте әти. Сөйләшергә дә өйрәтү өчен, минем белән урысчалап сөйләрие, әни югындарак. Ну, әнинең кәефе китә иде инде… «Нәрсә, син аннан марҗа кызы ясамакчы буласыңмы, Бер Аллаһым, Үзе сакласын! Әйттем исә кайттым, тәүбә, тәүбә, тәүбә, дияр иде җанашым.–Әнә түбәтәен чиксен, хатын-кызның үз эше дә баштин ашкан…» «Син бит, кызым, кеше кешесе булачаксың. Абыйларың, әтиеңнең коткысына бирелмә. Алар ир кешеләр, аларга килешә дә, кирәк тә ул. Син хас үзеңә төшкән вазифаларны тирәнрәк үзләштерергә тырыш. Вакыты җиткәч, кияүгә чыгарсың, алдыңны тутырып балалар табарсың, боерган булса»,—дип, еш кына мине дә үгетләрие. Мин ул чакта бала гына бит әле, әнинең әйткәннәре миңа «ике ятып бер төшемә керде» кебек, бер колагыма керсә, шунда ук икенчесеннән чыгып оча торды. Әтиемнең атлы йомышларын көтеп кенә торам, әни күрми дә кала, мин чыгып таям. Әти янында утырып йөрергә, аның сөйләгәннәрен тыңларга яраттым. Абыйларым мәктәптә гарәпчә укырга, язарга өйрәнде, алар янында мин дә. Аннан дин сабаклары, догалар өйрәнү. Коръән белән танышу, арифметикадан дүрт гамәлне өйрәнү китте. Сәлим абый мине дә өйрәтә. Әти рәхмәт укый һәм яратып, «безнең хәлфәбез» ди. Ә абыем аңа бик куана иде. Менә бу дәресләребезгә әни дә каршы килмәде. Киресенчә, «тырыш, кызым, тырыш, бәлкем, бер яшь муллага кияүгә чыгып куярсың да, абыстай булып китәрсең...»—ди башлады. Еллар үтә торды, абыйларым мәдрәсәнең икенче бүлегендә укуларын дәвам иттеләр. Анда атнага ике мәртәбә рус теле, география, татар һәм гарәп телләре грамматикалары, динебез тарихы һәм башка фәннәрне өйрәнделәр. Әтием алар белән бик горурлана иде. Ул бүлекне тәмамлагач, аларны Малмыж ягындагы ике зур мәчеткә указлы мулла—имам хатиб итеп җибәрделәр. Фәхрелбәнат апайны үзеннән шактый олырак бер муллага кияүгә бирделәр.

Беркөнне әти мине үзе янына утыртып, күптәнге дуслары Иван Васильевич дигән кешеләргә алып китте. Юлда сөйләп барды, ул кеше теш врачы, хатыны Мария Федоровна хатын-кызларны дәвалый икән. Болак буендагы ике катлы кирпеч йортта яшиләр икән. Барып кердек, бик мөлаем кешеләр, урыслар димәссең дә. Татарча да беләләр. Минем белән татарча сөйләшә башлаганнарые, әтием: «Үзегезчә генә сөйләшегез, сезнең телне белә ул»,—дип тора бит әле. Кая инде ул, минем алар кебек сөйләшә алуым. Мине калдырып, әти Иван Васильевич белән каядыр китте. Мария апа исемемне сорады. «Безгә әйтергә катлаулырак икән. Гюзялбанат дисам ачуланмыйсынмы»? «Юк, ничек телисез, шулай әйтегез», дидем. Ошаттым мин ул исемне. Үзе җуан гына маржа икән, иренә караганда шактый карт төсле күренде. Юк, хатыны түгелдер, йә аның апасы, йә берәр ерак теткасыдыр әле дип уйлап куйдым. Ул миңа өйләренең бөтен җирләрен күрсәтә башлады. Андагы бүлмәләрнең саны да чутсыз, эчендәге байлыкны әйтеп тә торасы юк. Идәннән түшәмгә кадәр көзгеләрдән, идәннән минем биеклектәге сәгатьнең суккандагы тавышыннан гына да «абау, нинди сихри дөньяга эләктем» диярсең. Икенче катка алып менеп китте бу мине. Барысына да шаклар катып, артыннан барам. Булса да булыр икән жуанлык, бөтен Казанына бердер ул, мөгаен. Шунда яңадан күрер-күрмәс кенә калган Иван абый күз алдыма килә. Озын буйлы, киң җилкәле, якты йөзле нинди мәһабәт ир кеше. Безнең әти дә кечкенә түгел юкса, ә бу абый аннан бер башка биек кебек күренде. Йортның икенче каты Мария апаныкы булып чыкты. Аның эш бүлмәсендә әллә ниләр бар... Монда идеальный чистота булырга тиеш, ди бу. «Рәзе иты чистота?» дим тузанлы идәненә күрсәтеп. Шундый итеп, арт саннарын дерелдәтеп көлеп җибәрде, минсиңайтим, көлгәндә чибәрләнеп тә китә икән үзе.

—Гюзялбанат, матурым, мина хазер бер бик важный ханум килә, шушы булмане гына юа алмассынмы?—ди.

—Нишләп юмаска, пажаласты, кайда сезнең чиләктер, чүпрәктер и таки дали?—дигән булам бит әле, кыюланып китеп. Ярты сәгатьтә бөтен бүлмәсен ялт иттердем. Сүзсез калды җуан апаең, исе китеп, телен шартлатып куйды.

—Аста аш бүлмәсендә мискада итле шулпа бар, киросинканы ягып, шунда гына утыртып куйсаң, бик яхшы булыр,—ди.

—Харашо, мука, картушка, лук таммы?

—Там, там...—тагы әллә нәрсәләр, диде шунда... Чыннан да, барын да бик җайлы гына таптым. Үзебезчә токмач ясадым. Аш әзер булганда әтиләр дә кайтып җитте. Үзебезнең тәртип белән өстәлләрен дә көйләдем. Мария апа исе китеп:

—Ай, жаным, Гюзялбанат, мына рахмат,—дип минем ничек итеп бүлмәсен чистартканымны да сөйләде. И, әтинең сөенгәннәре шул чакта... Ашны да бик тәмле дип ашадылар, рәхмәт төшкерләре.

—Зрягя гына яратмыйм мин татарларны, алар бик чиста, тамле пешералар, главный—ялкау тугел, матур итеп яши белалар. Акыллы кеше татар, укыган кешене уважать итялар. Граматныйлар алар, честныйлар,—дип, миңа да карап-карап ала Иван абый.

—Иван Васильевич, сез каян өйрәндегез безнең телне?—дип, сорады әти.

—Мин Рязаньга тугел, хан иленә, татарлар Казанына килдем эшка. Аның телен билярга тырышмасан, кайсы татар сине уважать итсен. Аннан врачларнын үз законнары бар—ул авыруны башта теле, ачык юзе белан давали башларга тиеш,—дип җавап бирде Иван абый. Менә шул көнне мине үзләренә эшкә чакырдылар. Без ризалаштык.

«Яхшы хезмат итса, хакын да яхшы туларбыз»,—дип кәгазъгә төрелгән нәрсәдер бирделәр миңа. Кайтканда ачып карасак, йөз илле сум акча булып чыкты бу. Күзләребез шар булды, ни әйтергә дә белмибез...

—Бу бик күп, артык күп, кызым, болай ук килешмәс. Мин үзем сөйләшермен икесе белән дә,—диде әтием.

Менә шулай итеп мин аларда эшли башладым. Әти иртәгесен ат белән китерә дә, кичен алып кайта мине. Атнага бер көн ял бирәләр. Миңа ул чакта ундүрт яшь иде. Дүрт ел эшләдем. Бернинди училище да бирә алмаслык гыйлемне дә, кем уйлаган, гомерем буена үкенерлек коточкыч фаҗигамне дә шуларда алдым. Алар минем, бәһаләп бетергесез бөек остазларым да, һәм шул ук вакытта миңа табигатьнең иң зур бүләге булган хатын-кыз бәхетеннән мәхрүм итүчеләр дә... аеруча Мария Федоровна...

Соңгарак өйгә ял көнемдә генә кайта башладым. Үземә аерым бүлмә бирделәр. Эш күп, барын да яратып, теләп башкардым... Мария Федоровна үзенең чын практикантына әйләндерде мине. Зирәклегемә, һәр нәрсәне тиз аңлавыма исе китә иде.

—Син бик талантлы кыз булып чыктын бит але, Гюзялбанат, иң зур ярдамчыма айланып барасын,—дип гел мактап торды.

Бу йорттагы тәртипләргә гаҗәпләнгән чакларым аз булмады. Минем өчен бүлмәне беренче катта көйләделәр. Кухняга да якын, килгән-киткәннәрне каршы алырга, озатырга да җайлы дигәннәрдер. Үземнең икенче катта, Мария Федоровна тирәсендәрәк буласым килгән иде. Беренче катта Иван Васильевичның йокы бүлмәсе һәм ике эш бүлмәсе, ул аларны беренче, икенче кабинет дип әйтә иде. Беренчесе—теш суыра һәм яңа тешләр куя торганында чисталык, Мария Федоровна әйткәнчә, идеальный булырга тиеш. Үзләре белән таныштырганда супруг, супруга диделәр, ягъни ир белән хатын булалар инде. Ә үзләре аерым йоклыйлар, хәтта йокы бүлмәләре дә икесенеке ике катта. Йокларга ятканда бер-берсенә «Машенька милая», «Ваня дорогой» дип үбеп, тыныч йокы теләп, һәрберсе үз бүлмәсенә кереп китә. Иртән торгач, тагын шул ук хикмәти хәлләр. Иртәнге ашта очрашканда шул ук назлы сүзләр белән бер-берсенә хәерле иртә телиләр. Мин аларына ияләндем шикелле, әмма һәр ашау алдыннан һәм соңыннан өйнең бер почмагына куелган, үзләре икона диләр, шуның каршына басып чукыналар. Ярар, өлкән яшьтәге җуан маржа чукынсын да инде. Аңа килешә шикелле. Ә менә япь-яшь, типсә тимер өзәрлек, урыска бөтенләй ошамаган матур ир кешегә чукыну килешми төсле күренә иде миңа. Икесенең дә күкрәкләрендә алтын чылбырга эленгән алтын тәре. Кайвакытларда аны үбеп тә алалар әле. Башта бик сәерсенсәм дә, әнигә дә, әтигә дә берни дә әйтмәдем. Шулай да бер көнне әнигә үземнең ияләнә алмаган кайбер якларын сөйләргә булдым.

—Кызым, син күпне күрмә, алар бит без түгел, урыс кешеләре. Аларның үз диннәре, үз гадәтләре. Сине какмыйлар, сукмыйлар. Эшләгәнеңә әйбәт түлиләр.

—Әни, синең аларны күргәнең бармы?—дип сорадым.

—Юк, кызым. Каян күрим ди. Атаң сөйләгәннән генә беләм. Әтиең бик мактый аларны,—ди.

—Әни, әйдә минем ял көнемдә бәлеш пешереп кунакка чакырыйк әле үзләрен. Әтигә әйтеп карале. Чакыруын әти үзе чакырыр,—дидем.

Әтиебез шатланып риза булган.

—Кызым, әниеңә акыллы фикер биргәнсең. Ул турыда мин үзем дә уйлап йөри идем. Пешеренегез генә, чакыру миннән калмас,—ди.

Әтинең шундый җылы сүзе чыккач, мин дә кыюланып китеп:

—Әти, чыннан да алар ирле-хатынлымы, супруг-супругамы?—дип сораганыем, әти башта көлде. Аннан:

—Нигә кирәк ул сиңа, алар үзләре беләләрдер. Әниеңне дә аптыраткансың. «Нигә аерым йоклыйсыз?» дип үзләреннән сорашма тагын. Алар укыган, зур кешеләр, җитмәсә әле урыслар. Андый галим кешеләр культурный булалар, бай булалар. Бүлмәләре күп булгач, аерым иткәннәрдер. Бүлмәләре аерым булгач, нигә аерым йокламаска,—дип аңлатырга тырышты.

Шулай көндезге ашка, татар бәлешенә дип үзләрен кунакка чакыртып, әнигә дә күрсәттем мин аларны. Ачык чырай, якты йөз белән каршы алырга чыккан әнине күрүгә:

—Ассаламагалайкем, Бибисара ханум,—дип исәнләшүләренә әниебез каушап ук калды.

—Һай җаным, һай җаным, сөбхәәналла! Вәгаләйкүм-әссәлам, хуш киләсез кунаклар. Әйдәгез, әйдәгез, рәхим итегез, түрдән узыгыз,—дип, тагын ни әйтергә белмичә, шул ук сүзләрен кабатлый гына бит.

—Син, карчык, каушабрак киттең дип әйтимме...—дип әйтә генә башлаган әтине дә бүлдереп:

—И-и, атасы, каушасам да гаеп түгел, сөенүемнән нәрсә әйткәнемне дә белмим инде. Бәрәкалла, төпчек кызым бигрәк тәрбияле кешеләр кулында икән дип сөендем әле. Тикмәгә генә урысча укырга-язарга өйрәтеп йөрмәгәнсең икән кызыбызны. Ә мин сине «нигә аннан марҗа ясыйсың дип гел ачулануымны белдем, гөнаһ шомлыгым белән,—дип тә әйтеп җибәрмәсенме... Әнинең: «кунакларыбызның хәтерләре калыр» дип тә чамалый алмавыннан үземнең котым очты. Менә шул чакта кунак урыс- марҗаларыбызның ничек итеп шаркылдап көлеп җибәргәннәрен күрсәң, исең-акылың китәр... Ул Иван абыйның үзенең күк күкрәгән шикелле гөрселдәп торган калын тавышыннан, өйләр дер селкенгәндәй булды. Ә Мария апайны күрсәң, егылып китәрсең, үзенең иләмсез җуан ботларына куллары белән шап-шап итеп чаба-чаба көлде. Ә без өчебез аларга карап көләбез дә көләбез, туктый алмыйбыз гына бит... Көндезге ашка гына дип чакырылган кунакларыбыз бездә бик озак булдылар. Әни урысча сөйләшә белмәгәч, бик рәхәтләнеп гел татарча сөйләштеләр. Иван абый бигрәк матур сөйли, аңа гел карап, тыңлап кына торасы килә. Үзенә дә әйттем. «Сезнең татарча сөйләшүегез урысчадан матуррак» дип. Тагын рәхәтләнеп көлде. Иң гаҗәбе, нишләптер алар бездә бер мәртәбә дә чукынмадылар. Ә мин боларның чукынганнарын әни күрсә нишләр инде дип куркып утырдым. Алар сөйләштеләр дә сөйләштеләр...

Сүз артыннан сүз дигәндәй, кунакларыбызның язмышлары турында без белмәгән шактый күп нәрсәләр мәгълүм булды.

Алар яшәгән Болак буендагы искитмәле бай йорт Мария Федоровнаның әти-әниләренеке булган икән. Әтиләре нәкъ Иван Васильевич шикелле врач, әниләре—Мария Федоровна кебек хатын-кыз врачы булган. Укыган, зур мәгълүматлы кешеләр булганнар алар. Ике ир бала, бер кыз үстергәннәр. Малайлары кыска гомерле булган.

Мария Федоровнаның әтисе унөч яшьлек ярлы крестьян малаен—Иван абыйны үзенә ярдәмче итеп эшкә алган. Аның тырышлыгын, гыйлемгә тартылуын күреп, бу малай өчен мөмкин булганның барын да эшләгән. Мариясын ничек укыткан булса, Иван абыйны да, үз улыдай, университетның медицина факультетына әзерләгән. Практик яктан әзерләүне үз өстенә алган. Аны физик яктан көчле итеп тәрбияләүдә дә зур игътибар күрсәткән, акчасын да жәлләмәгән. Иван абый инде унсигез яшендә озын буйлы, киң җилкәле, көчле, таза, искитмәле чибәр ир-егет булып өлгергән. Мария Федоровна исә, ул чакта утыз сигез яшьлек ялгыз кыз. Табигатьнең хатын-кызга бүләк иткән иң көчле чоры—нәкъ шул яшьләргә туры килә дә инде. Егетнең дә энергия вә дәртенең түгелергә торган мөлдерәмә чагы. Яшь чагында Мария апа да чибәр булган икән. Гәүдәләре дә бик килешле, спай, бөдрә чәчле, түгәрәк йөзле—мәхәббәтле кыз булган. Соңыннан нишләп шулай котырып симергәндер инде. Стенада эленеп торган карточкалары белән чагыштыра да торган түгел. Тәүлекләр буена бер йортта яшәгән ошбу егет илә кызның бер-берләренә тартылулары гаҗәп тә түгел шикелле, гәрчә араларында егерме яшь аерма булса да. Әти кеше дә сукыр түгел бит, барын сизеп йөри. Хатынының кинәт, хушлашырга да өлгермичә, бакыйлыкка күчүе аның да канатларын сындыра. Кызының язмышын да хәл итәргә кирәк. Гомерләре буена туплаган бай мирасны көчле, гадел ир кулына тапшырасы килә аның. Кызы белән Иван абыйны үз янына чакырып, аларга үзенең иң газиз һәм изге дип санаган соңгы теләген белдерергә мәҗбүр була. Ниһаять, икесенең дә ризалыгын алып, максатына ирешә һәм чиркәү аша законлаштырырга да өлгерә. Шунда Гыйззелбәнат үзен йотлыгып тыңлаган Маһирәгә текәләп карап алды да:

—Маһирә, минемчә, синең дә әти-әниең нәкъ шундый уйлар белән, Нургалине өзелеп яратканыңны да белгәч, көндәш өстенә булса да, гадел, нык куллы мирасчым, кызым өчен ышанычлы ир булыр дип Нургалине сайламады микән? Әйтә башлагач, шунысын да әйтим инде. Тик Газзәбануны ялгыз итмәгез. Кабат утларга сала күрмәгез. Иң гаделе—Нургалиеңне монда кайтырга, барыгызга да монда, бергә яшәргә күндерергә тырыш. Мин соңгы вакытларда Газзәбануны, Мария Федоровна күк, үз һөнәрләремә тарта башлаганыем. Берсе дә югала торган һөнәрләр түгел. Аларны үзләштерә алса, үзе дә югалмас. Үзем өчен, шушы изге хезмәтләрне башкара алырлык дәвамчы калдыралсам, бер Раббем каршында саваплы булалырыем дип өмет итәм. Гөнаһларым бик зур бит минем, Маһирә...

—Нинди гөнаһлар соң ул, Гыйззелбәнат апа?—дип, аны күбрәк шулар турында сөйләтәсе килде Маһирәнең.

—Соңгы ике елымда Мария Федоровна мине йорттагы вак-төяк эшләрдән азат итте. Бөтен көчен, вакытын биреп, мине медицина факультетына укырга кертү өчен тырышты. Дүрт ел эчендә, абыйларым әйтмешли, урыс телен су кебек эчтем. Бүлмәмне медицина турындагы китаплар белән тутырдылар. Аңламаганнары хәттин ашкан. Остазларым икесе ике яктан минем өчен шундый гадиләштереп аңлаталар... Сезгә бит укытучы булырга кирәк, дим, нигә шул университетта гына эшләмисез, дим. Менә шулай, алар шикелле зур врач булам дип хыялланып кына йөргәндә...

Беркөнне кичкырын икенче каттан поднос белән савыт-сабалар күтәреп төшеп киләм. Ничектер, уйланып китеп микән, сыртым белән баскычка шундый каты килеп төштем ки, күземнән утлар күренде. Кычкырып та җибәрдем. Җайлырак та егылырга булае, кулымдагы кыйммәтле чәй сервизын саклыйм дип үземне сакламаганмын. Кулымнан поднос та шуып китте, чынаяклар да челпәрәмә килде. Аларны жәлләп тә, хуҗаларымнан куркып та билемнең авыртуын сизмәгәнмен. Торырга дип кыймылдавым булды, кисәк авыртудан тагын кычкырып җибәрдем.

—Торма, торма!—дип, Иван Васильевич килеп җитте. Мине җайлы гына итеп күтәреп, үз кабинетындагы кушеткага алып барып салды.

—Тыныч кына ят,—дип халатымның төймәләрен чишә башлады.

—Юк, юк, оят бит,—дип аның кулларына ябыштым.

—Нинди уят, глупенькая, если там перелом? Вот тогда не до уята будет, Аллам сакласын. Закрой глаза и замри,—дип кырыс кына әйтсә дә, йөзе шулкадәрле мөлаем, аңа карап сокланмый калу мөмкин түгел иде.

—Не смотри на меня, не трогай мои руки,—дип сак кына шудыра-шудыра халатымны, эчке күлмәгемне салдыруын дәвам итте. Ә мин шунда кискен хәрәкәт белән кыска ыштаныма ябыштым. Әмма янә коточкыч авыртудан ихтыярсыз чыраемны сытып, ыңгырашып җибәрдем.

—Зачем мне твои штаны? Лежи спокойно, никаких движений. Булай булсан син врач була алмыйсын. Понятно?—ди. Ә мин, тынычлана төшкәч:

—Мария Федоровна нигә күренми? Нигә монда төшми?—дим.

—Она уже давно храпит,—дип шундый тупас итеп әйтте, әллә нишләп киттем.

—Зачем так грубо? Сезнең күк матур күңелле кешегә килешми. Иван абый, Сез бер дә усал кеше түгел бит. Йокласын, арыгандыр,—дим.

—Арыган, арыган... Кем арымаган?—ди, ә үзе күзләремә карап шундый матур итеп елмая... Бигрәк мәхәббәтле кеше иде шул.

—Ул син гына кычытмаган җиренне кашып, эш табып юрисен,—ди, үзе һаман елмая. Бу юлы бер күзен серле генә итеп кысып та куйды әле. Һай, җаным, шул вакытта озын кара керфекләренең тибрәнеп куюлары... Миңа бүген шуларны күрү кирәк идеме... Башка вакытта аңа күтәрелеп карарга да ояла идем бит. Бүген нәрсә булды соң миңа... «Мария Федоровна нигә төшми?»—дип сорасам да, «Төшмәсә генә ярарые» дигән уемнан гына иде түгелме соң...

—Иван абый, нигә сез татар түгел?—дигәнемне сизми дә калдым.

—Ә мин сина: нигә син маржа тугел?—дип сурамыйм да, алай булуын телямим да,—ди.

Сискәнеп киттем. Ниндидер бер рәхәтлектә изрәп яткан тәнем кисәк куырылып куйды. Аңлаттымы Иван абыең, шул кирәк сиңа, әйдә тор. Билеңнең авыртуы бетте. Халатыңны ки дә, ычкынуыңны бел, дип уйлап, халатыма үрелдем. А-а-й...

—Что ты делаешь, ярамый бит булай. Только для себя хуже делаешь. Слава Богу, сезненча Аллага шукур, перелома нет. Но кое-что нужно на место посадить, а для этого с твоей стороны нужен полный покой, поняла? Мин сина бер да начар айтмадым. До тебя здесь работала одна маржучка—Шурочка. Чиста эшлами, тамлы пышырми. А рюмкага урела. Незнали как избавиться. Мария Федоровнага: «Шурочка мины кочаклап маташа»—дигач, шул кунны ук расчет ясады. Хазер анладынмы инде, а син уйладын, мин маржаларны гына ярата дип, да?—Икебез дә көлеп җибәрдек.

—Успокойся, сейчас очень больно будет,—дип билемне кисәк әллә нишләттереп алды, шунда нәрсәдер «чырт» итте. Бу юлы авырту кычкыртып кына түгел, акыртып җибәрерлек булды. Ихтыярсыз Иван Васильевичның беләгенә чытырдап ябыштым. Гаҗәп, ачуланмады.Киресенчә, кулларымны сөеп куйды, миңа шул кадәр рәхәт булып китте. Иван абый сизә күрмәсен дип кулларымны тартып алмакчы булам... ала да алмыйм.

—Астан иң соңгы умырткаларың янында нык кызарган ике урын бар. Иртәгә алар кара янып чыгачак. Каты бәрелүдән бераз кан сауган, аларны күргәч, аптырап калма. Үзең йомшак кына массаж ясаштыргалап куя аласың.

—Ә бүген үзегез генә ясый алмыйсызмы соң? Минем массаж нәрсә инде ул, мин аның кай төш икәнен дә белмим бит әле,—дидем.

—Юк, Гюзялбанатым, бүген ярамый. Бир кулларыңны,—дип кулларымны алды да, үз куллары белән йөртеп, менә шушы урыннар булыр,—диде. Аңлата алмаслык, гаҗәп бер рәхәтлек бөтен тәнемә таралды. Ул инде тәнемә генә түгел, җаныма да күчте. Бу халәтем күзләремдә дә чагыладыр, Иван абый күрсә ни уйлар дип, күзләремне йомдым. Үзем оялам, үзем кузгалып та китә алмыйм. Сизде ул, ник сизмәсен, утыз яшьлек ир-егет бит ул. Минем йомык күзләремнән, битләремнән үбә башлады. Иреннәремә үк кагыла башлагач, инде назлы кулларының да башка, куркыныч юнәлеш алуын тоеп: «Иван абый, кирәкми, не надо, Аллаһ нас накажет, вы же русский, женатый, ә мин саф татар кызы»,—дип сөйләнеп, шул ук вакытта, ниндидер бер илаһи ләззәттән изрәп ятудан башка берни дә эшләмәдем бит. Ул гынамы әле, үземнең дә аны кысып кочаклыйсым, үбүенә үбеп җавап бирәсем килә. Шөкер, үземне тыя алдым. Кычкыра да ала идем, башка физик каршылыклар да күрсәтә ала идем. Күрәчәкне күрми—гүргә кереп булмый димәсләр иде. Берсен дә эшләмәдем, дөресрәге, карышырга да теләмәдем. Ниһаять, мин аны яратуымны, ничәмә еллар аңа гашыйк булып, әмма үземне тыеп яшәвемне аңладым. Ә иң кызганычы, аның да мине, бары мине генә яшерен яратуы—менә шундый фаҗигагә китергән дә инде. Монысын мин соңыннан белдем.

Ул мине назлап кына күтәреп, үз бүлмәмә чыгарып салды. Таплы җәймәмне хәсиятләп төрде дә, «Рәхмәт, Гюзялбанатым» дип, җәймәне үземә бирде һәм яшьле күзләремне үпте дә үпте. Ә мин шунда, кинәт муеныма нидер, ят каты әйбер кагылып киткәнен тойдым. Йа, Хода, Иван абыйның тәресе... Ни кылганымны да аңламыйча, мин аны этеп җибәрдем һәм ниндидер бер чиркану белән читкә борылдым. «Гафу ита алсан, гафу ит, ты моя единственная радость, Гюзялбанатым»,—дип әкрен генә чыгып китте.

Йокысыз газаплы төн. Өзлексез аккан күз яшьләре... Йа, Хода, күз яшьләре генә юарлыкмы соң бу кылган гөнаһымны. Таң алдыннан гына йоклап киттем, ахры. Әллә төш, әллә саташу, күктә йолдыз атылган күк булды. Шул йолдыз нурлар чәчеп миңа таба төшә башлады. Якынайган саен зурая. Зурайган саен, йә Хода, тәре сурәтенә керә түгелме соң? Саташканда җеннәрне куркыта торган догаларымны укый башладым. Юк, һаман төшә... Беттем «диюем булды», тын да алалмыйм, кыймылдый да алмыйм. Кычкырмакчы булам, тавышым чыкмый. Бастырылдым... Ниһаять, шабыр тиргә батып уянып киттем. Нинди төн булды бу хәерсез...

Иртәгесен иртүк: «Мария Федоровна, извините, сегодня я у родителей. Завтра приду. Вчера я ничаянно разбила Ваш самый любимый чайный сервиз. Очень переживаю. Будьте здоровы. С приветом Ваша Гюзялбанат»,—дип яздым да, аны аш өстәленә куеп, шыпырт кына үземнең туган йортыма киттем, дөресрәге, качтым. Әниләр бик куандылар, билгеле. Бүген кунарга да калам дигәч, әни бәлеш пешерергә әзерләнә башлады. Әти дә:

—Кызым, мин дә бүген өйдә генә булам, алайса. Хәзер мунча ягып җибәримме?—дип сорады.

—Рәхмәт яусын, әтием. Бүген миңа иң кирәге дә шулдыр, мунчадыр,—дидем. Ярый әле берни дә аңламадылар.

Иртәгесен әти үзе илтеп куйды мине. Шөкер, Иван Васиьевич өйдә юк иде.

Мария Федоровна бик җылы каршылады. «Ой, как мы соскучились без тебя»,—дигән була. Чәй сервизы өчен борчылганыма шелтәләп тә алды. «Не о чем не думай, только занимайся,—ди.

Инде Иван абыйны көтәм. «Аның күзенә ничек күренермен?» дигән уй белән үз бүлмәмә кердем. Күрәм, караватымда записка: «Дорогая, это тебе на память. И. В.»,—янында кечкенә генә бер тартма. Ачып карасам, әнекәйгенәм, әллә нинди нурлар чәчеп торган зур кашлы алтын йөзек. Нәрсә уйларга да белмәдем. Бик матур, киеп тә карадым, таман гына. Бик кыйммәтле икәнен дә чамалыйм, әмма аңламыйм. Әгәр минем үзем өчен куелган бәһа булса, бу бик арзан. «Үз бәһасен белмәгән кызга шул да җитәр»,—дип уйлаганмы? Ятсын шунда, куелган урынында, үзе теләсә нишләсен дип уйлап, яулыгым белән каплап куйдым мин аны.

Мария Федоровнаның тавышын ишетеп холлга чыктым. Ул миңа тиздән бер ханым киләсен әйтеп, үземә дә аның белән бергә менәргә кушты. Мин риза булмадым.

—Иван Васильевич кайда?—дип сорарга батырчылык иттем.

—Ул авылга китты. Атисы авырый икан. Салырга ярата ведь ул. Кубрак салгандыр, наверное. Кайчан кайтасын айтмады,—ди. Күңелсез булып китте. Үзем очрашырга да оялам, күрәсем дә килә. Ниһаять, бу йорттан мөмкин кадәр тизрәк китәргә кирәклекне аңладым шикелле. Укырга да керәсем килә...

Иван Васильевич төн урталарында гына кайтып керде. Әле йокламаганыем, чыкмадым, ул кермәде. Иртәгесен күрештек, кочаклап алмакчы булды, ә мин тиз генә халат кесәмнән йөзекне алдым да:

—Иван абый, бу нәрсә, миңа ни өчен?—дидем, мөмкин кадәр кырыс булырга тырышып.

—Глупенькая ты моя, яраткан кешедан шулай сурамыйлар ведь инде. Яратам, бик яратам, Гюзялбанатым. Яратканым учун ал,—ди.

Мин дә яратам, дип ничек мин аңа әйтә алыйм?!

—Иван Васильевич, мин сезнең мәхәббәтегезне дә, бу бүләгегезне дә кабул итә алмыйм. Яратуыгыз чын икән, онытыгыз, бүген үк сезнең йорттан китүемне теләмәсәгез, башка бу турыда сөйләмәгез,—дидем дә, йөзекне өстәлгә куеп, үз бүлмәмә кереп бикләндем. Мин үзем гаепле бит, бары үзем... Монысы инде газап өстенә газап алуым булды, дип җыладым.

Әмма газапларның иң олысы алда көткән икән әле. Шул гөнаһлы төннән соң бер ай да үтмәде, нык кына кәефсезләнә башладым. Күңелем болгана, ашау артыннан коскалый башладым. Мин бит врач булырга әзерләнгән кеше, барын да аңладым. Мин авырлы, инде нишләргә? Ялга өйгә кайтырга батырчылык итмәдем. Ә хуҗаларым сизеп, миңа берни әйтми генә шатланып йөргән кебек тоелдылар. Мин аптырап калдым, тычканга үлем, мәчегә көлке дигәндәй, нәрсә бу? Иван Васильевич белән сөйләшергә уйладым. Ә ул миңа:

—Бер да борчылма, Мария Федоровна бела. Үзебез тарбиялап устырырбыз,—ди.

Имәнеп киттем. Минем әти-әнием ни дияр, ике абыем укымышлы муллалар, ике апам күренекле генә муллаларның җәмәгатьләре—абыстайлар. Алар өчен мин кем булып калам? Нәселемне былчыратучы зиначы булып каламмы?—дип җылый ук башладым.

—Юк, Гузалым, син мине анламадын. Син минем никахлы хатыным, яшь хатыным булып, шушы йуртта без берга яшарбыз. Мария Федоровна безнен бергә булуыбызны икенче кунне ук белде. Мин яшермадем. Ул минем сине яратуымны болай да бела иде. Шулай килешик, минем синнән башка яратырлык бер кешем дә юк, син бердәнберем,—дип хәтта ялына ук башлады.

—Юк!—дидем.—Мария Федоровнага әйт, минем үземә кул салуымны теләмәсәгез, котылдырыгыз мине бу гөнаһымнан,—дип каты тордым. Мария Федоровна үзе дә сөйләшеп, ризалатырга тырышып карады. Ниһаять, үз вазифасын үтәргә мәҗбүр булды ул. Ә мин икенче коточкыч гөнаһымны алдым. Үз карынымдагы яралгыны, булачак баламны үзем теләп юк иттем.

Ата-ана сизенмиме соң, сизгәннәр алар. Миңа әйтмичә генә борчылганнар. Ничек түзгәннәрдер җанашларым... Аборттан соң рәтләнеп бетүгә, әти мине алмага килергә тиеш иде.

Әтием алмага киләсе көнне иртүк Иван абый, рөхсәт сорап, бүлмәмә керде.

—Гузалым, мины аз гына булса да якын итсан, ал син шушы исталыгымны. Только гафу ит. Син бик яшь, мин олырак кеше ведь, гаеп минда. Мин сины никогда не забуду. Бу йортта дурт ел сины курып, сина карап яшауым белан мин бахетлы булдым. Мария Федоровнаны мин ташлый алмыйм. Айбат кеше ул. Атасы Федор Сергеевич мины кеше итты. Мирасын калдырды. Мин чиркауда ант бирдым. Безнен динда хатын аеру, чиркауга каршы бару гафу ителми, зур гунах. Миным бидам еще атам эча, анам ауру, миннан башка кечкена дурт туганым мина карап торалар. Мария белән балаларыбыз булмады. Ул хаман мина поздно диды. А синен карындагы баламны югалту минем учун сина караганда бик купка авыр булды. Синен балан булыр алы, дай бог. Федор Сергеевич шикеллы, сине укытып врач итасыбыз килган иды, булмады.

—И-и, Иван абый җаным, болай булгач мин дә әйтәм инде. Мин дә яраттым бит сине. Татарча сөйләшүең белән дә күңелемнең түренә үттең. Арабызда синең күкрәгеңдә алтын тәрең, икона каршында чукынуларың, өстәвенә хатынлы булуың минем күңелемне дә җанымны да тимер коршауда тотты. Сез дә шундый ук коршау кысанында булгансыз икән.

—Синен баскычта егылуың ул кыршауларны ватып, яратуларыбызны ташкын кебек ирекка чыгарган,—ди Иван абый.

—Миндә дә гаеп зур бит. Шуңа күрә оялуымнан иртүк үз өебезгә качып китәргә мәҗбүр булдым. Соңыннан муеныгыздагы тәренең аз гына кагылып киткәнен дә тойдым. Хәтерегездәдер, сезне хәтта этеп тә җибәрдем. Ә гөнаһ кылган вакытыбызда ул бит минем бөтен гәүдәм буйлап шуышкан, ә мин исә тоймадым да, ул турыда уйламадым да. Минем гаебем зуррак булып чыга бит, Иван абый... Бу аңлашу кирәк булган безгә. Болай булгач, бүләгегезне кабул итәм. Фаҗигале мәхәббәтем билгесе итеп, үз кулларыгыз белән кидертегез дә инде,—дидем.

Менә ул йөзек, Маһирә, ирем белән яшәгәндә мин аны кимәдем, вөҗданым кушмады. Хәзер дә алай еш кимим.

—И-и, Гыйззелбәнат апа, сезнең белән беренче мәртәбә очрашканда ук күрдем бит мин аны. Бу йөзек зур каратлы бриллиант кашлы бит. Шул вакытта ук үз-үзегезне тотуыгыз, кигән киемнәрегезгә, бизәнү әйберләрегезгә карап мин сезнең авыл хатыны булуыгызга шикләнгән идем. Бу бит искиткеч кыйммәтле йөзек,—диде Маһирә.

—Әйе шул. Иван абый бармагыма кидерткәндә әйткән иде.

—Бәхетле булыгыз, Иван абый, бу йөзеккә караган саен, мин сезнең кайчан да булса үз балагыз булуын да теләрмен. Бирсен Ходаем!—дидем.

—Хуш, Гюзялбанат. Укырга теласаң кил, ярдам итарбыз,—диде дә Иван абый, яшьле күзләрен күрсәтмәскә тырышып тиз генә чыгып китте. Менә без шулай аерылыштык. «Әйдә, кызым, син әзерме?»—дип әти дә килеп җитте. Һәм ул мине туры Фәхрелбәнат апамнарга кайтарып куйды. Жизни бик яхшы күңелле кеше иде. Мин аларда өч ел яшәдем һәм яшь кендек әби вазифасын үтәдем. Беренче зур тәҗрибәне шунда алдым. Әти мине алмага килгәч, бер дә җибәрәселәре килмәде. Ике мәхәлләле зур авыл иде ул. Яучылар да булды, турыдан-туры үзем белән сөйләшеп кияүгә сораучылар да булмады түгел... Үз хәлемне үзем белгәч, берәүгә дә кара шәлемне сөйрәп килергә теләмәдем.

Ә менә бу авылда әтиемнең чыбык очы туганы, булачак иремнең әтисе яшәгән. Әллә ни аралашмаганнар. Ә улының безгә берничә мәртәбә килгәне булган. Ничек килешкәннәрдер, ул үзе мине сорап килгәнме, әллә әтием үзе яучылап биргәнме, анысы миңа мәгълүм түгел. Сөнгатулла белән мине Казан мулласыннан никахландырып, шактый зур бирнә белән Көеккә озатып җибәрделәр. Менә шулай итеп, шушы авылда гомерем үтте. Бик теләсәм дә, балага уза алмадым. Мария Федоровнаның гаебе беләнме, әллә инде гөнаһыма бирелгән җәзамы... Тәгаен икенчесе—кылган гамәлем җинаятькә тиң. Менә ни өчен җәзаның да иң катысы бирелгәндер, дип уйлыйм... Иван белән очрашу вакытындагы илаһи ләззәтне башка кичерә алмадым мин. Беренчесе дә, соңгысы да шул булды. Никахлы ирем өчен хатын булу бурычын гына үтәп яшәдем. Сизенгәндер дип уйлыйм мин аны, аңа да бик рәхәт булмагандыр, әмма ризасызлыгын беркайчан да белдермәде бичара. Урыны җәннәттә булсын! Яратып яшәмәсәм дә, аның белән дөм ялгыз булмаганмын икән. Бу йортта: «Бик арымадыңмы, чәйләп алмыйбызмы?»—дип, төннең ни вакытында булса да бердәнбер көтеп алучым булган ул минем.

Маһирә күпмедер вакыт телгә килалмый торды.

—Рәхмәт, Гыйззелбәнат апа! Сез миңа күпме гыйбрәт бирдегез. Кыюланып бу авылга кайтуыма үкенгән чакларым да булмады түгел. Ә дөресен генә әйткәндә—ничек кайтканмын әле!—дип куанганнарым да күп булды, мең шөкер, чиксез шөкер! «Гөлҗәүһәр белән Мөхәммәтнур кыйссасы» һәм менә бүген сезнең сөйләгәннәрегез минем өчен «Гыйззелбәнат—Гюзялбанат» кыйссасы булып күңелемдә гомерем буе сакланачак. Мин аларны чәчми-түкми язып та куярмын әле.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет