гарәп сүзләре һәм исемнәре интенсив рәвештә үтеп керә башлый: мәктәп, мәдрәсә, дәрес, хат, китап; Җәгъфар, Саттар, Габдрахман, Габдулла, Ибраһим, Исхак, Хәбибулла, Габбас, Хәсән, Хөсәен, Касыйм, Фазыл, Җәббар, Фәйзерахман, Мансур, Фатих, Халит, Хәмзә, Вәлит, Шәмсетдин, Гомәр, Госман, Гали, Гайшә, Хәдичә, Фатыйма, Рокыя, Әсма, Зәйнәп, Рабига, Сафия, Зөбәйдә, Хәлимә, Әминә, Ләйлә, Зөлфия, Сания, Әлфия, Әнисә, Халисә, Сәхипҗамал һ. б.
Төрки телләрнең күбесенең, шул исәптән татар теленең дә, башлыча Ислам дине йогынтысында гарәп исемнәре белән тулылануына урта гасырларда фарсы теле шактый нык булышлык-арадашлык иткән. Болгар дәүләтенең Урта Азия, Иран һәм башка Шәрык илләре белән борынгы заманнардан ук башланган дәвамлы сәүдә һәм культура багланышлары аркылы болгар-татар теленә, ә соңыннан исә, Алтын Урдада һәм Казан ханлыгы чорларында, татар теленә байтак кына фарсы сүзләре һәм кеше исемнәре (мәсәлән, Бану, Бәһрам, Гәүһәр, Гәүһәршат, Гөлзадә, Гелнара, Гөлсинә, Гөлзифа, Гөлназ, Гөлшат, Гөлҗиһан, Гөлчирә, Диларә, Дилә, Дилназ, Диләфруз, Дираз, Лалә, Маһи, Маһия, Наһар, Нияз, Пакизә, Раушан-Раушания, Рушат, Рәния, Рөстәм, Сәрвәр, Фәрһад, Фәйрүз-Фәй-рүзә, Фирәзә, Хуҗи-Хуҗия, Шаһбаз, Шаһигардан, Шаһимәрдан, Әсфәндияр, Җиһангир, Җиһанша, һәнүз-һәнүзә һ. б.) кергән.
Татар исемнәре хәзинәсендә меңнән артык ел дәвамында саф төрки-татар исем компонентлары белән гарәп 1шм фарсы телләреннән кергән исем компонентлары үзара кушылу аркасында байтак кына катнаш (гибрид) төзелешле кушма исемнәр барлыкка килгән һәм алар үзләре берничә катнаш этнолингвистик катлам тудырган. Әйтик, Айиазар, Акназар, Илморат, Ишморат, Йөзлеҗамал, Колгали, Колсәет, Колшәриф, Коләхмәт, Котлызаман, Котлыниса, Миңлегаян, Галимбәк, Гайшәбикә, Дәүләтбай, Дәүләткилде, Муллагол, Рахманкол, Мөхәммәтхан, Ханмөхәммәт, Нурсылу, Әсмабикә, Әмирхан, Әхмәтхан, Әхмәтҗан, Айгөл, Айназ, Илназ, Акхуҗа, Бикморза, Илморза, Ишморза, Иркәбану, Шаһнияз, Ишнияз, Миңлегөл, Гөлбикә, Гөлүсә, Дилүс, Маһисылу, Маһикамал, Маһибәдәр, Маһинур, Гаделҗан, Галимҗан, Закирҗан, Зәкиябану, Камербану, Нурзадә, Фаягөл, Хәсәнша(һ), Бибинур, Бибиҗамал, Былбылниса, Ниязгали, Таҗетдин, Ширгали, Шәмсеҗиһан һ. б. исемнәр әнә шул юл белән ясалганнар.
Биредә шунсын да әйтергә кирәк: төрки телләрдәге (шул исәптән татар телендәге) ике компонентлы кушма төзелешле исемнәр модель-системасы кеше исемнәрен чиксез төрлеләндерергә мөмкинлек бирә һәм шәхесне хөрмәтләп, олылап, сурәтләп-тасвирлап әйтү-атау формаларын (шәкелләрен) барлыкка китерә. Чагыштырыгыз: Сылу: Айсылу, Минеылу, Нурсылу, Таңсылу, Байсылу, Сылубикә, Сылугөл, Сылуназ, Сылуниса, Сылуҗиһан; Әхмәт: Вәлиәхмәт, Галиәхмәт, Миңлеәхмәт, Нуриәхмәт, Зыяәхмәт, Саниәхмәт, Шаһиәхмәт, Әхмәтгәрәй, Әхмәтзакир, Әхмәтвафа, Әхмәтсафа, Әхмәтшакир, Әхмәтша(һ), Әхмәтшәриф, Әхмәтҗан, Әхмәтһади, Һадиәхмәт; Сәхипҗамал, Гарифҗан һ. б. Аяныч ки, хәзерге яшь буынга мондый тасвирый сурәтле күркәм исемнәребезне кушмыйбыз диярлек...
Телебездә гарәп, фарсы исемнәренең таралышы, кулланылышы төрле чор-дәвердә төрлечә булган. Болгар-татар теленә гарәп һәм фарсы исемнәре Идел-Кама Болгарстаньшда рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгәннән соң (922 нче ел) алына башласалар да, XVII йөз азакларына чаклы халыкта артык киң таралышка, кулланылышка һәм популярлыкка ия булмаганнар. Бу чорга кадәр татарларда борынгы болгар-татар кабер ташларындагы, сан алу кенәгәләрендәге һәм башка тарихи язма чыганаклардагы кеше исемнәре нәкъ менә шуны раслыйлар. XVIII йөздә бу хәл
бик нык үзгорә. Тагарлар арасында Ислам дине тәэсирендә гарәп һәм фарсы исемнәре тагын да киңәебрәк тарала башлый. Алар, башлыча, Ислам динен (мәсәлән. Ислам, Исламия, Исламгали, Исламетдин, Ис-ламша(һ), Исламшәех, Нурислам, Исламшәриф, Мөслим, Мөслимә, Динислам, Динмөхәммәт, Динәхмәт һ. б.), Мөхәммәт пәйгамбәрне, аның сәхабәләрен һәм туганнарын, башка пәйгамбәрләрне, Аллаһыны олылауга, аларныц илаһи сыйфатларын атауга нигезләнгәннәр.
Ислам диненә нигез салучы Мохәммәт//Мөхәммәд пәйгамбәр Коръәндә Әхмәт исеме астында гәүдәләнә. Телдән сөйләнгән хәдисләрдә Ислам пәйгамбәре үзен Мөхәммәд дип тә, Әхмәд дип тә, Мәхмүд дип тә, Хәмид дип тә атый. Бу исемнәрнең барсы да «дан, мактау» төшенчәсен белдерә торган бер үк хмд тамырына кайтып кала. Бу хәл исә гарәп теле грамматикасының үзенчәлеге һәм лексикасының синоним сүзләргә бай булуы белән аңлатыла.
Мөхәммәт пәйгамбәрнең Мөхәммәт, Әхмәт, Мәхмүт, Хәмит дигән исемнәренә, гарәби һәм фарси генезислы антрополексемалар ялганып, күп кенә кушма төзелешле кеше исемнәре барлыкка килгән һәм Ислам йогынтысында болгар-татарлар тарафыннан да кулланылышка алынган яки болгар-татарда бу исемнәргә болгар-татар антропокомпонентлары кушылып, кушма төзелешле төрләре ясалган һәм актив кулланылышта йөргән. Мәсәлән, Мөхәммәтбакир, Мөхәммәтзакир. Мөхәммәтҗан, Мөхәммәтша^), Шаһимөхәммәт, Баймөхәммәт, Ишмөхәммәт, Нурмөхәммәт, Ташмөхәммәт; Әхмәтбакир, Әхмәтвафа, Әхмәтзыя--Зыяәхмәт, Әхмәтвәли — Вәлиәхмәт, Әхмәтсәет ~ Сәетәхмәт, Әхмәтһади ~ Һадиәхмәт; Мәхмүтгали, Мәхмүтвәли, Мәхмүтбай, Мәхмүтгәрәй, Мәхмүтхан, Мәхмүтҗан, Солтанмәхмүт, Сәетмәхмүт, Мәхмүдә; Хәмитбай ~ Хәмәтбай, Хәмитҗан ~Хәмәтҗан, Нурхәмит ~ Хәмитнур; Хәмидә, Бибихәмидә, Гөлхәмидә һ. б.
Ислам руханилары тарафыннан Мөхәммәт пәйгамбәргә бирелгән эпитетлар да вакытлар үтү белән болгар-татарларда актив кулланылыштагы кеше исемнәренә әверелгәннәр: Рәсүлулла («Аллаһынын илчесе»), Нәбиулла (Аллаһының пәйгамбәре»), Камил («мөкәммәл, һәр ягы җитеш»), Кәрим («юмарт», «мәрхәмәтле»), Вәси («яклаучы»), Лотфулла («Аллаһ мәрхәмәтле»), Нигъмәтулла («Аллаһ бүләге»), Мостафа («сайлап алынган, иң саф; башкалардан өстен»), Мохтар («сайланган, сайлап алынган»), Хәйдәр («арыслан»), Җәвад («юмарт»), Әмин («ышанычлы, тугрылыклы»), Һади («туры юл күрсәтүче, туры юлга күндерүче») һ. б.
Ислам дине йогынтысында Мөхәммәт пәйгамбәрнең төп сәхабәләре һәм хәлифләре Әбүбәкер («яшь дөя атасы»), Гомәр («яшәү, гомер итү, чәчәк ату»), Госман («акрын, ашыкмас»), Гали («бөек, олы дәрәҗәле») исемнәре һәм Әбүбәкергә бирелгән Ситдыйкъ («тугрылыклы»), Гомәргә кушылган Фарук («яхшы белән яманны нечкәләп аера белүче»), Госманга тагылган Зиннурайни («нурлы бизәк, нур иясе»), Галигә шагыйлар биргән Мортаза («сайлап алынган») кушамат-эпитетлары да мөселман халыкларда зур популярлыкка ия була.
Ислам тәэсирендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла («Аллаһ колы»), әнисе Әминә (1. ышанычлы, тугрылыклы; 2. куркусыз, тыныч), абыйлары Габбас («кырыс, катгый»), Хәмзә («үткен, өтеп ала торган». Хәмзә батыр һәм кыю кеше була, ул бер сугышта батырларча сугышып үлә; шуннан соң Мөхәммәт аны Әсәдулла — «Аллаһының арысланы» дип атый), хатыннары Хәдичә («җитлекмәүче, вакытыннан элек (җиде айдан) туучы»), Гайшә («яшәүчән, тере»), Сафия («саф, эчкерсез»), Мәймүнә («шат, бәхетле, рәхәткә тиенгән»), Өммехәбибә («сөекле, сөелгәннең анасы»), Хафаза («хәтерендә саклаучан, хәтерчән»), кызлары Фатыйма («имүдән аерылган»), Өммегөлсем («ал янаклының анасы»), Зәйнәп (1. кәккүк;
2. тулы, таза гәүдәле), Рокыя (I. тылсым; 2. күңелне үзенә тартып торучы, җәлеп итүче), кызы Фатыйма белән ике туган энесе Галидән туган оныклары Хәсән («чибәр, матур, яхшы»), Хөсәен («чибәр, гүзәл, яхшы; ике матурның берсе» (Хәсән һәм Хөсәен — игезәк ир балаларга, Хәдичә һәм Фатыйма (Фатыйманың әнисе — Хәдичә)-—игезәк кыз балаларга кушыла торган традицион исемнәр) һәм башка туган-тумачаларының исемнәре да киң таралышка һәм кулланылышка ия була.
Яһүдләрнең Тәүратындагы пәйгамбәрләрнең исемнәре дә мөселманнарның «изге исемнәре»нә әверелеп киткән: Адәм («адәм, кеше»), Гайса («Аллаһ мәрхәмәте»), Гозәер («ярдәмче, теләктәш»), Давыт («сөекле; үзенә җәлеп итүче»), Ибраһим («халыклар атасы»), Исхак («ул көлде»), Исмәгыйль («Аллаһ^үзе ишетә»), Идрис («өйрәнүче, укучы»), Ильяс («Аллаһ могҗизасы»), Йосыф («Аллаһ тарафыннан арттырылган, өстәлгән гүзәллек»), Зөбәер («көчле; акыллы»), Муса («бала»), Сөләйман («исән-имин яшәүче; тыныч»), Шогаеп («нурлы»), Хозыр («мәңге үлемсез»), Якуб («ияреп баручы, арттан калмаучы»), Яхъя («Аллаһ шәфкате, бәрәкоте»), Әюп («тәүбә итүче») һ. б. Ислам руханилары Исламның төп пәйгамбәрләре булып саналган Адәм пәйгамбәргә Сафиулла («Аллаһынын сайлап алганы»), Мусага—Кәлимулла («Аллаһының әңгәмәдәшчесе»), Гайсага — Рухулла («Аллаһының рухы») дигән өстәмә исемнәр, эпитетлар биргәннәр. Пәйгамбәрләрнең чын исемнәре һәм эпитет-исемнәре мөселман дөньясында шулай ук киң таралышка һәм актив кулланылышка ия була.
Исламның Аллаһыны олылауга, аңа табынуга корылган теофор исемнәре «иң күркәм» (Әл-Әсма әл-Хөснә) 99 исемне үз эченә ала. Бу исемнәр Аллаһының илаһи сыйфатларын, атрибутларын белдерүче эпитетлардан гыйбарәт. Мәсәлән, Азамат («бөек, шөһрәт, дан»), Басыйр («барсың да күреп торучы»), Барый («бар итүче, яратучы, тудыручы, иҗат итүче»), Вахит («бердәнбер»), Ваһап («тереклек бирүче, гомер бүләк итүче»), Вәли («хакимлек итүче һәм яхшы бәндәләрнең дусты»), Газиз («кодрәтле, көчле; кадерле»), Газим («бөек, югары дәрәҗәле»), Гали («һәрнәрсәдән өстен һәм бөек»), Гаффар («гөнаһ-хаталарны гафу итүче, кичерүче, ярлыкаучы»), Даян («кылган эшләренә күрә җәзасын бирүче»), Заһир («күренекле»), Кави («көчле, куәтле, киң кодрәтле»), Кадыйр («кодрәтле, һәрнәрсәгә көче җитүче»), Касыйм («бүлеп бирүче, өлеш чыгаручы»), Каюм («бер дә үзгәрмәүчән, тотрыклы»), Каһһар («чиксез көчле, бик куәтле»), Кәбир («олы, боек»), Кәрам («юмарт, киң күңелле»), Кәрим («юмарт, рәхимле»), Латыйф («шәфкатьле, игелекле, мөлаем»), Моталлип («җавапка тартучы»), Мәннан («чиксез рәхимле, нигъмәт бирүче»), Мәннаф («өстен, иң югары»), Мәҗит («данлы, мактаулы, вөҗданлы зат»), Насыйр (ярдәм бирүче, яклаучы»), Рахман («рәхимле, шәфкатьле, миһербанлы»), Рәхим («мәрхәмәтле, рәхимле, аяучан»), Рәззак («ризык бирүче, туендыручы?)), Рәкыйп («барын да күреп торучы»), Сабир («түзем, сабыр»), Самат («мәңге яшәүче»), Саттар («гафу итүче, кичерүче»), Сафи («саф, чын»), Сөббух («олы, данлы, мактаулы), Сөбхан (дан, мактау»), Фәттах («ачучы»), Хак («барлыгына шик булмаган, чын зат»), Халикъ («яратучы, бар кылучы»), Харис («саклаучы, яклаучы»), Хәер («изгелек кылучы»), Шәкүр («шөкер итүче»), Җәббар («зур көч-куәт иясе», «кодрәтле»), Җәлил («олылык хуҗасы»), Җәмил («күркәм, матур, чибәр»), Һади («туры юл күрсәтүче»), Әхәт («бер генә, тиңдәше юк») һ. б.
Мөселман бәйрәмнәренең атамаларына нигезләнеп тә гади һәм кушма төзелешле кеше исемнәре ясалган. Мөселман бәйрәмнәре күп түгел һәм алар барсы да беренче булып Ислам диненә өндәүче Мөхәммәт пәйгамбәр исеме белән бәйләнгән. Ислам дине барлыкка килгәч туган һәм барлык мөселманнар өчен мәҗбүри саналган бәйрәмнәр икәү—-Ураза һәм Корбан бәйрәме.
Милади белән X. һиҗри белән III йөздә боларга тагын өч бәйрәм өстәлә, «Ләйләте әл-кадер»—сер ачылу төне (татарлар «Кадер кичәсе» диләр), «Гарәфә» — искә төшерү бәйрәме һәм «Ләйләте эл-бәраәт» — үлгәннәр рухына дога кылу бәйрәме.
Милади белән XII, һиҗри белән V йөздә янә ике бәйрәм өстәлә: «мигъраҗ» — Мөхәммәтнең Мәккәдән Бәйтелмөккатдәскә (Иерусалимга), аннан «Аллаһ янына төнге сәяхәтен» искә алу бәйрәме һәм «мәүлет» — Мөхәммәтнең туган көне.
Бу бәйрәмнәр, Коръәннең 62 сүрәсендә (9 нчы аять) телгә алынган. Җомганы исәпләмәгәндә, Ислам диненең «мәҗбүри» кагыйдәләренә бәйләнмәгәннәр. Алар Ислам барлыкка килгәннән сон күп еллар үткәч уйлап чыгарылганнар.
Хәзер безнен якларда таралган сөнни мәзһәбе мөселманнарындагы дини бәйрәмнәргә һәм аларның атамаларына нигезләнеп ясалган кеше исемнәренә тукталып үтик.
Ураза бәйрәме (Гайде фитыр). Бу бәйрәмдә ураза тоткан һәр кеше шәригать нигезендә мохтаҗларга фитыр садакасы бирергә тиеш. Бәйрәмнең исеме дә әнә шул фитырга бәйләнгән. Ураза тотучылар, үзләренең ай буена көндезен ач торып, төннәрен уяу булулары, тәравих намазы укыганнары өчен, Аллаһыдан «теге дөньяда» бүләк өмет итеп «бәйрәм» итәләр.
Ураза бәйрәменең беренче көнендә махсус намаз—гает укыла. Монысы инде борынгыларның уразадан сон аерым ашарга ярамый дигән карашларына һәм кабилә белән бергә җыелып, Аллаһыдан рөхсәт сорау йоласына кайтып кала.
Гает көнне туган ир балаларга гает сүзе кергән исем кушу гадәте йола-традиция булып киткән: Гает (диалекталь вариантлары --Ает, Аит. Болардан Гаетов, Аетов, Аитов фамилияләре ясалган). Гаетбай — Аетбай, Гаеткол ~ Аиткол, Гаетмөхәммәт (диалекталь вариантлары Аетмөхәммәт, Аетмәт, Аймәмэт, Әйтмәт, Әйтүкә, Әйүкә), Гаетхан, Гаетхуҗа, Гаетҗан һ. б.
Электә татарларда рамазан аенда ураза тотканда, таң атканчы сәхәр ашау вакытында туган кыз балаларга гарәби чыгышлы сәхәр («таң ату; сәхәр вакыты») компоненты булган исем кушу йола-гадәте урын алган. Сәхорбан («таңчы») тан атканда — сәхәр вакытында туучы кыз бала. Казан губернасы буенча 1834—1858 елларда уздырылган «Ревизские сказки» материалларына караганда, бу исем XVIII гасыр азагында һәм XIX гасыр урталарында Казан артындагы татар авылларында еш очраган), Сәхәрбану, Сәхәрбикә, Сәхәрбәнат, Сәхәрия, Сә-хәрхәят һ. б.
Корбан бәйрәме. Бу бәйрәмдә мөселманнар корбан чалалар. Корбан чалу йоласы да, ураза кебек үк, борынгы мәҗүсиләрдән күчереп алынган. Аның тарихы борынгыларның җан бар, дип ышануларына, анимизмга барып тоташа. Кыргый халыклар үзләренең шәхси һәм иҗтимагый тормышларындагы һәр күренеш җаннар тормышына да хас: җан ашый да, эчә дә, өйләнә дә, бала да таба дип уйлаганнар. Җаннарның иң яраткан ризыгы кан дип уйлап, алар өчен кан агызганнар. Шуннан корбан чалу килеп чыккан.
Ислам дине иң элек Гарәбстанда кин таралган. Андагы борынгы мәҗүсиләр йоласы, Тәураттагы Ибраһимның улы Исхакны (мөселманнарда Исмәгыйльне) корбан чалу турындагы әкияткә бәйләп, корбан чалу изге йола итеп канунлаштырылган.
Электә корбан аенда, бигрәк тә Корбан бәйрәме көнне туган балаларга гарәпчә корбан (үз-үзен аямаучы, корбан итүче, фида кылучы) сүзе кергән кеше исемнәре биргәннәр. Корбан, Корбанын, Корбанай, Корбан-
бай, Корбанбакый, Корбанбикә, Корбанбулат, Корбанбәк, Корбанвәли, Корбангази, Корбангали, Корбангилде, Корбанкол, Корбангөл, Корбан-гүзәл, Корбаннәби, Корбансылу һ. б.
М. ә ү л ет//М ә ү ли д бәйрәме. Бу бәйрәм XII йөздә урнаша, ә Россиягә XIV йөздә генә килеп керә. Ул Мөхәммәтнең туган көненә багышланып, барлык мөселманнарда да, ай календаре белән 12 нче Рабигыль-әүвәлдә үткәрелә.
Мәүлет (мәүледе-н-нәби) бәйрәме көнне туган балаларга мәулет сүзе кергән исем кушу йола-мотив булып киткән: Мәүлет-Мәүлидә, Мәүлетбай, Мәүлетбикә, Мәүлетбирде, Мәүлетбәк, Мәүлетгәрәй, Мәүлетдин, Мәүлеткол, Мәүлетхан, Мәүлетша, Мәүлетьяр, Мәүлетжан һ. б.
Гашура бәйрәме дүртенче хәлифә Галинең улы Хөсәеннең үлүенә (дин юлында шәһит китүенә) багышланган. Шул вакыйгага бәйләп, шигый мөселманнары Хөсәен үлгән көнне — мөхәррәм аеның унынчы көнен (гарәпчә гашир «унынчы») дини бәйрәм итеп үткәрә башлаганнар. Гашура — гарәп булмаган мөселманнарда мөхәррәм аеның синонимы.
Мөхәррәм аеның унынчы конендә — Гашура бәйрәме көнне яки гомумән мөхәррәм аенда туган балаларга Гашура, Гашир-Гаширә, Ашир-Аширә, Әшүр-Әшүрә исемнәрен кушу гадәткә кергән.
Дин әһелләре мондый исемнәрне махсус пропагандалап, аларны туплап, аерым китапчыклар, циркулярлар//күрсәтмәләр бастырып чыгар! ан-нар. 1848 елда Казанда «Ислам Аллаһы тәгалә әл-Хәсәни», 1865 елда «Аврадия Фәтхи», 1899, 1900 елларда ахун Бендуковның «Исем. Балага күркәм исем бирергә киңәш һәм укучы сабыйларга Һәдия кылырга муафикъ китап», 1914 елда Кәримовларның «Унбер Әхмәт исемнәре» һ. б. китаплар бастырып таратыла. Бу китапларда исемнәрнең дини ягы макталып, аларның шәригатькә туры килүе таләп ителә. Аллаһы тәгаләнең 99 күркәм исеме санап чыгыла һәм аларның мәгънәләренә аңлатма бирелә.
Оренбург мөселман диния нәзарәте 1894 елның 13 мартында исемнәр турында махсус циркуляр чыгара (№ 1886) һәм гамәлгә ашыру өчен мәхәллә имамнарына җибәрә. Бу циркулярда мәхәллә имамнарына, муллаларга яна туган балаларга нинди исемнәрне кушмаска, ниндиләрен кушарга кирәклеге турында күрсәтмә бирелә.
Тыелган исемнәргә төрки чыгышлы Җәмәтәй, Сүрсснбай, Салбай, Көсбикә һ. б. исемнәр кертелә. Алар эчтәлексез һәм ямьсез исемнәр итеп санала.
Яңа туган балаларга Рамазан, Роҗоп, Мөхәррәм, Шәгъбан, Сәфәр һ. б. кебек ай исемнәрен, җомга, шимбә, якшәмбе, дүшәмбе... шикелле яңа көн атамаларын кушарга тәкъдим ителми. Циркулярда яңа туган балаларга традицион асыл, иш, им, ахун, бик, бикә, баба, бану, бай, тимер, дәүләт, солтан, мелла-мулла, мирза, хан, хаҗи, хуҗа, яр, әмир, җан, гөл һ. б. антропонимик компонентлар ялганып ясалган кушма исемнәрне бирмәскә кушыла.
Яңа туган балаларга Аллаһ исемнәренә габде («кол») сүзе кушылган исемнәрне (мәсәлән, Габдрахман, Габделкәрим, Габделрәхим, Габ-делкәбир, Габдерәшит һ. б.), пәйгамбәрләр исемнәрен (Мөхәммәт, Әхмәт, Идрис, Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Якуб, Әюп, Муса һ. б.), Мөхәммәт пәйгамбәр сәхабәләренең (Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали), якын туган-тумачаларының исемнәрен (мәсәлән, ир балаларга: Габдулла, Габбас, Хәмзә, Хәсән, Хөсәен, Сәгыйть, Халит, Вәлит, Сабит, Җәббар; кыз балаларга: Хәдичә, Гайшә, Фатыйма, Рокыя, Мәрьям, Әсма, Зәйнәп, Сафия, Зөбәйдә, Хәлимә, Рабига, Әминә, Ләйлә, Сәгадәт һ. б.) бирергә киңәш ителә.
Мәсәлән, Идел, Урал, Казбек, Эльбрус, Һиндия, Алтай, Байкал, Ирания, Саян, Зәй, Рейн, Рим, Кавказ, Памир, Лена, Марсель, Дунай, Иргиз, Ферганә, Әнкара, Ашказар һ. б. Кеше исемнәре белән географик атамалар арасында элек-электән үзара күчеш яшәп килгән (Килдеураз, Миңлебай, Әлмәт < Әлмөхәммәттән, Акъегет, Күккүз, Пәроү, Балтач, Азнакай һ. б.— торак пунктлар; М. Болгари, Әл-Казани, Г. Кандалый, Г. Кур-сави, Г. Чокрый, Г. Утыз Имәни, Ш. Мәрҗани, һ. б.— «йай» нисби фамилияләр). Совет чорында татар иҗат интеллигенциясе арасында тәхәл-лүс фамилияне топонимга нигезләп ясау күренеше тагын да активлаша: Г. Иделле, Фатих Сәйфи-Казанлы, Фатих Сойфи-Уфалы, М. Сөендекле, С. Урайский, Г. Болгарская, Г. Кайбицкая, Г. Минский, Ә. Айдарская, Г. Камский һ. б.
Татарларда, XX гасырның 80 нче елларыннан башлап, кыз балаларга: Айсылу, Айгөл, Айназ, Алия, Галия, Гөлназ, Гөлйөзем, Гөлшат, Гөлзадә, Гөлнара, Гөлчәчәк, Гүзәл, Илсөяр, Иркә, Иркәгөл, Ләйсән, Лилия, Нурия, Зөлфия, Әлфия, Гөлфия, Таңсылу, Гөлсинә, Нурзадә, Фәния, Фәнзилә, Фәнзия, Ләйлә, Чулпан, Лалә, Сөмбел, Миләүшә, Фәридә, Нур-бизок, Гөлүсә; ир балаларга: Айнур, Айбулат, Айдар, Айрат, Булат, Нурбулат, Ирбулат, Алмаз, Ирек, Азат, Илгизәр, Илдар, Илшат, Илнур, Илсур, Илфат, Рөстәм, Фәнзил, Фәнис, Фәннур, Фәрит, Нуршат, Нурлан, Равил һ. б. кебек исемнәр кушу аерата ешайды, активлашты. Боларның күбесе — зәвыклы, җыйнак-җиңел әйтелешкә, матур мәгънәгә ия, заманча милли исемнәр. Әмма шәһәр һәм авылларыбызда бертөрле исемно-ребезнең артык күбәеп-ишәеп китүе коллективта (балалар бакчаларында, мәктәп сыйныфларында, махсус урта һәм югары уку йортлары төркемнәрендә, предприятие, учреждениеләрдә һ. б.) аралашу, шәхесләрне атау, аларга эндәшү процессында кыенлыклар китереп чыгара. Исем үзенең төп функциясен- -шәхесне аерып, аныклап, индивидуальләштерсп-конкретлаштырып атау-номинацияләү функциясен тиешенчә башкара алмый. Бер коллективта (сыйныфта, группада һ. б.) бер үк исемле Гөлназ, Гөлнара, Гөлшат, Ләйсән, Лилия; Айдар, Айрат, Алмаз, Илдар һ. б. берничә адаш (атташ-исемдәш) булуы, мәсәлән, укытучыга исеме белән Гөлназ яки Алмаз һ. б. дип эндәшеп, аңа сөйләргә яки такта янына чыгарга мөмкинлек бирми. Әйтик, бер сыйныфта яки группада биш Гөлназ (миңа, мәсәлән, Казан дәүләт университетының 25—30 студенттан торган һәр группасында (биш курска группаларның саны 25 тән артып китә) биш яки алты Гөлназ исемле студентка булуы мәгълүм) булып, укытучы: «Гөлназ, тактага чык!»—дигәч, биш Гөлназ да, урыннарыннан торып, такта янына чыгарга тиеш була. Мондый очракларда укытучы укучыга яки студентка исеме һәм фамилиясе яисә фамилиясе белән генә эндәшергә мәҗбүр була: Гөлназ Сабирова, Гөлназ Шәрәфиева; Сабирова, Шәрәфиева һ. б. рәвешле.
Татар теле — бөтендөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай, кеше исемнәре хәзинәсе иң мул булган телләрнең берсе дигән идек. XX гасырның 50 нче елларына кадәр шактый актив кулланылышта йөргән: Гөлбәдәр «гөл һәм ай», Гөлҗамал «гөл кебек чибәр», Галиябану «бөек, югары дәрәҗәдәге бикә, ханым», Маһикамал «камил ай», Шәмсекамәр «кояш һәм ай», Сәрвиназ «кипаристай төз, зифа буйлы наз иясе», Сәр-бикамал «кипаристай төз, зифа буйлы камиллек иясе», Сәрвиҗамал «кипаристай төз, зифа буйлы чибәр», Фаягөл «бәһале, кыйммәтле гөл», Фәйрүзә «фирүзә (бирюза)», нур чәчеп торучы асылташ»; Галимҗан «галим, белемле җан (кеше)», Сәйфулла «Аллаһ кылычы», Сәйфетдин «дин кылычы», Фәйзерахман «Рәхимленең (Аллаһының) юмартлыгы», Фәйзулла «Аллаһ юмартлыгы», Искәндәр «ирләрне яклаучы», Нуретдин «дин нуры, яктылыгы», Фазыл «өстенлек, намуслылык, галимлек», Хәбибулла
Достарыңызбен бөлісу: |