Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической связью частей



Pdf көрінісі
бет50/68
Дата23.03.2023
өлшемі1.04 Mb.
#471013
түріИсследование
1   ...   46   47   48   49   50   51   52   53   ...   68
Гиниятуллина - Исследование сложноподчиненных

Җамал Вәлиди 
ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ ГРАММАТИКАСЫ
[Дарелмөгаллимин һәм дарелмөгаллимәтләр, урта мәк­
тәпләрнең югары сыйныфлары, укытучылар курслары өчен 
һәм ибтидаи вә рөшди мәктәп укытучыларына юлбашчы ула­
рак тәркиб ителде]
Кушма җөмләләр
«Кушма җөмлә» дип берничә җөмләнең бергә кушылып 
ясалуыннан хасыйл булган тәркиб җөмләгә әйтәләр. Кушма 
җөмләләр ике төрле була: ияртү юлы белән ясалган кушма 
җөмләләр, бәйләү юлы белән ясалган кушма җөмләләр. 
Ияртү юлы белән ясалган кушма җөмләләрдә бер җөмлә 
икенче бер җөмләгә ияртелә, ягъни кушма җөмләне тәшкил 
иткән җөмләләрнең берсе асыл максатны аңлатучы төп җөм­
лә булып икенчесе аның сәбәбен, яки вакытын күрсәтүче 
бер иярчен кисәк булып кына хезмәт итә. Шуның өчен мо­
ның әвәлгесенә «баш җөмлә», икенчесенә иярчен җөмлә исе­
ме бирелә. Мәсәлән: «Ул, яңгыр яуганга килә алмады» ди­
сәк, без монда ике җөмлә табабыз. Чөнки монда ике җөмлә 
(суждение) бар. Бердән аңа («ул»га килә алмау белән хөкем 
ителә (ул килә алмады); икенчедән яңгырга яву белән хөкем 
ителә (яңгыр яуган). Ләкин бу соңгысында яңгырга яву белән 
хөкем ителеп кенә калмый, аның өстенә яңгыр яву, яки яңгыр 
яуганлык аның килә алмавына сәбәп итеп күрсәтелә вә сәбәп­
лекне аңлату өчен, аның ахырына «га» тагылмасы китерелә. 
Шуның өчен ул «иярчен җөмлә» дип атала. Бу мисалда 


121
Приложение
иярчен җөмләбез фәкать бер ия белән бер хөкемдән гый­
барәт булды. Ләкин иярчен җөмләнең үзенә караган иярчен 
кисәкләре дә булырга мөмкин. Мәсәлән: «Ул, яңгыр бик каты 
яуганга килә алмады» Монда «бик каты» дигән сүз иярчен 
җөмләнең иярчен (рәвеше) буладыр.
Бәгъзы бер иярчен кисәкләр баш җөмлә белән иярчен 
җөмләнең икесенә дә иярергә мөмкин. Мәсәлән: «Ул, бүген 
яңгыр яуганга килә алмады» дисәк, монда «бүген» дигән сүз 
һәр ике җөмләгә карарга мөмкин. Чөнки яңгыр яву да бүген 
булган, килә алмау да бүген булган. Иярчен җөмлә белән баш 
җөмләнең ияләре дә уртак булырга мөмкин. Мәсәлән: «Ул, 
авырганга килә алмады» дисәк, монда «ул» дигән сүз һәм 
«авырган»ның һәм «алмады»ның иясе буладыр.
Иярчен жөмләләр үзенең мәгънәсе җәһәтеннән 16 төргә 
бүленәләр: 1) вакыт җөмлә; 2) сәбәп җөмлә; 3) максат жөмлә; 
4) рәвеш җөмлә; 5) аергыч жөмлә; 6) теркәгеч җөмлә; 7) тө­
шем җөмлә; 8) күчем җөмлә; 9) юлдаш җөмлә; 10) шарт җөм­
лә; 11) ригая җөмләсе; 12) бүлемсез җөмлә; 13) ярау җөмлә; 
14) тагылма җөмлә; 15) юллау җөмләсе; 16) нисбәт җөмләсе. 


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   46   47   48   49   50   51   52   53   ...   68




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет