Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической связью частей



Pdf көрінісі
бет58/68
Дата23.03.2023
өлшемі1.04 Mb.
#471013
түріИсследование
1   ...   54   55   56   57   58   59   60   61   ...   68
Гиниятуллина - Исследование сложноподчиненных

Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...
 хәтере калмасын дидем дә карышмадым. Һәм дә шул вакыт-
та игътибарга үземнең дөньяда артык вә кирәксез икәнле-
гемне ачык кына хис итә башладым. (Ш. Камал) Менә монда 
барсы өч кисәк җөмлә бар. Боларның әвәлге икесе берлектә 
шөбһәсез бер кушма җөмлә тәшкил ителәләр. Әмма икенче 
җөмлә белән соңгы җөмләгә бер кушма җөмлә итеп кара мас­
ка да мөмкин, чөнки гәрчә боларның арасында «һәм» бәйле­
ге булса да, боларның эчке бәйләнешләре бик нык түгелдер. 
Бу җөмләләрнең әвәлгесендә карт үзенең тышкы бер хәлен 
күрсәтә, әмма икенчесендә бөтенләй башка бер галемгә, үзе­
нең эчке хаятендә булган бер эшкә күчәдер.
Моны бер «һәм» тәгълимәсе хакында гына түгел, башка­
лар хакында да әйтергә мөмкин. Мәсәлән: Һәммә нәрсә кү-
шек кән, шәбәргән хәлдә җыелып йөз чытып утыралар, фә-
кать күк йөзендә катлау болытлар актарылып, күчеп йөри. 
(Г. Ис кәндәрев) Монда да «фәкать» бәйлеге белән багъланган 
ике жөмләгә кушма җөмлә итeп карамаска мөмкин, чөнки 
монда җөмләләр форма ягыннан да, мәгънә ягыннан да шак­
тый мөстәкыйль булып, гәрчә араларында истиснаны аңла­
тучы «фәкать» бәйлеге булса да, монда соңгы җөмләне өлге 
җөмләдән истисна итүгә ихтияҗ ул кадәр сизелеп тормый. 
Тагы бер мисал: Карчыкның кышы әвәлге кеби орчык би-
етеп үтсә дә, җәйнең күбе шул тарыга бирелә башлаган. 
Ул аны атна саен диярлек аусамый икән дип, барып карый. 
Өстенә утырып ходайдан яңгыр тели, … иген сорый икән. 
Бераздан аны утый башлап, башакларны башлангач, мал 
күрмәсен дип, көненә әллә ничә урый корылыклар куя икән. 
Ләкин карчык дөньясы белән генә канәгатьләнмә-
гән, үлүен ахыртын да уйлап, аны бик хәзерләнеп көткән. 
(Г. Ибраһимов) 
Менә бу соңгы «ләкин» белән башланган җөмлә үзеннән 
элек килгән җөмлә белән һичбер төрле кушма җөмлә була 
алмый. Чөнки монда инде бөтенләй икенче якка күчеләдер. 
Шуйла ки башта бер бит буенча карчыкның эшләгән эшләре 
хакында сөйләнеп килә дә, инде монда «ләкин» белән аның 


135
Приложение
ахыртка булган хәзерлекләре хакында сүз башланадыр, шу­
ның өчен мөхәррир хаты моны бөтенләй икенче юл башын­
нан язарга керешәдер. 
Боларның бөтенләй киресенчә бәгъзан бер кушма җөм­
ләгә бер нисбәт җөмлә генә итеп карарга да мөмкин була. 
Мәсәлән: Ләкин алай да угълымның хәтере калмасын дидем 
дә, карышмадым. (Ш. Камал) Менә бу бер җөмләгә кушма 
җөмлә итеп тә карарга була, чөнки монда «ләкин алай да угъ­
лымның хәтере калмасын дидем» үзе бер җөмлә, «карышма­
дым» үзе бер җөмләдер. «Ләкин алай да» бу ике җөмләнең 
уртак кисәге булып, соңгы җөмләне бөтен көенчә әйтсәк, 
«ләкин алай да карышмадым» буладыр. 
Икенче яктан бу соңгы җөмләгә мәхсус бер җөмлә итеп 
карамаска, теге җөмләнең тәкърар кылынган хөкеме итеп 
кенә дә карарга була. 
Мондый җөмләләрне рус нәхүләрендә «Слитное предло­
жение» дип йөртәләр. Галимҗан Ибраһимов моны шуннан 
алып «оешкан җөмлә» дип атый, («оешкан җөмлә» нинди 
булса да бер кисәге тәкърар ителгән җөмлә була, теләсә баш 
кисәге, теләсә иярчен кисәге булсын), ләкин мин моңа икенче 
яктанрак карыйсым килә. Җөмләнең тәкърар кылынган кисә­
ге бәгъзан бер үзе генә килә. Мәсәлән: «Моңланып, хәсрәт-
ләнеп акрын гына ак ай бата». Менә бу җөмләдә өч рәвеш 
тәмамлыгы бар. Ләкин болар монда фәкать җөмләнең бер 
кисәге булып кына күренәләр, үзләреннән мөстәкыйль бер 
җөмлә тәшкил итүдән ерак торалар. Әмма бәгъзан тәкърар 
кылынган кисәкнең үзенә караган әллә никадәр иярченләре 
була вә шулар белән ул бөтенләй бер мөстәкыйль урын тота 
вә җөмлә рәвешен аладыр. Мәсәлән: Алар тагы тавышлырак 
җырлый, тагы безнең башлар өстендә күбрәк әйләнә башла-
дылар. (Г. Исхакый) Менә бу алыбта инде бер кушма җөмлә 
була. Чөнки монда бер иягә ике хөкем килү белән калмаган, 
бу хөкемләрнең һәр икесе үзләренең иярченнәре белән аерым 
бер җөмлә ревешенә кергәннәр. Хәтта мондый җөмләләр 
(Г. Ибраһимов әйткәндә «оешкан җөмләләр») кушма җөмлә 


136
Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...
дә ясамаслык дәрәҗәдә бер­берсеннән аерым вә мөстәкыйль 
булырга мөмкин. 
Моңа шул ук бая күрсәткән мисал җөмлә була ала: «Ләкин 
угълымның хәтере калмасын дидем дә, карышмадым һәм дә 
шул вакыттан игътибар үземнең дөньяда артык вә кирәксез 
икәнлегемне ачык кына хис итә башладым». (Ш. Камал)
Монда да «һәм» дән элек килгән җөмлә белән андан соң 
килгән җөмләнең икесенә бер ия. Димәкки бу да оешкан 
җөмлә була. Ләкин югарыда мона кушма җөмлә итеп кара­
маска да мөмкин икәнлеген әйтеп үттек. 
Безнең бәйләү юлы белән ясадыгмыз кушма җөмләләр 
бер­берсенә мөнәсәбәт вә якынлыклары җәһәтеннән һәммәсе 
бер дәрәҗәдә түгелдер. Аларның арада шундыйлары бар­
дыр ки, аларда мәгънә җәһәтеннән берсе икенчесенә ияргән 
була. Мәсәлән: «Бәйләмә вакыт» һәм «бәйләмә сәбәп». Сәбәп 
җөмләләр мәгънә җәһәтеннән шул ук иярчен вакыт һәм ияр­
чен сәбәп җөмләләре белән бәрабәр булып, тик шәкел вә 
форма ягыннан гына алардан аерылалар. Без монда бәйләү 
юлы белән ясалган кушма җөмләне тәшкил иткән җөмләләр 
бер­берсенә мәгънә җәһәтеннән иярмәсә, андый җөмләне 
бөтен көенчә аеры хәреф белән күрсәттек. (Мисалларын). 
Әмма эчендәге җөмләләре бер­берсенә мәгънә җәһәтеннән 
багъланган бәйләмә кушма җөмләләрнең фәкать ияргән җөм­
ләсен генә аеры хәреф белә күрсәтеп, иярелмешне вак хәреф 
белән калдырдык. 
Инде югарыда саналган 20 төрле жөмләне берәм­берәм 
тикшерергә керешик.


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   54   55   56   57   58   59   60   61   ...   68




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет