Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической связью частей



Pdf көрінісі
бет51/68
Дата23.03.2023
өлшемі1.04 Mb.
#471013
түріИсследование
1   ...   47   48   49   50   51   52   53   54   ...   68
Гиниятуллина - Исследование сложноподчиненных

Аергыч җөмлә
«Нинди, кайсы? сөальләренә җавап булган җөмләләр аер­
гыч җөмлә дип аталалар. Аергыч җөмләнең хөкеме күбрәк 
ишетмә фигыль буладыр. Мондан башка шикле вә шик­
сез фигыльләр һәм фигыль вә сан иярченнәреннән берни­
кадәресе иярчен җөмләнең хөкеме булып килергә мөмкин. 
Мисаллар: Ерактан, әллә кайдан ишетелә күк күкрәгән аваз. 
(Г. Тукай); Бу күлнең кояшчыгыш ягында, зур урманлы тay 
астында ташлары өскә аварга торган бик биек яр бар. 
(Г. Ибраһимов); Сандугачлар сайраган минбәргә кунган кар-
галар. (М. Гафури); Тын күлләрнең иртән кояш чыгар вакы-
тындагы хәле кебек, бу диңгезнең өстеннән күккә туктаусыз 
бу күтәрелә. (Г. Ибраһимов); Яхшы кешеләрнең аты йөрмәс, 
күз ачкысыз салкын, җил, буран. (И. Башмаков); Бу начар 
өйнең эчендә икмәге юк ярлы бар. (Г. Тукай) 


122
Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...
Теркәгеч жөмлә
Теркәгеч җөмләнең хөкеме ишетмә һәм шиксез фи­
гыльләрдән һәм фигыль вә сан иярченнәренең бәгъзыла­
рыннан буладыр. Һәм ахырларына «ның» тагылмасы ките­
реләдер. Мәсәлән: Ул килгәннең икенче көнендә мин килдем. 
Әхмәд киләчәкнең алдагы көнендә киттем. Үзе юкның күзе 
юк. (Мәкаль) Михнәте күпнең рәхәте дә күп. 
Вакыт җөмлә
«Вакыт җөмлә» баш җөмләдәге эшнең вакытын күр­
сәтә. Вакыт жөмләнең хөкеме күбрәк ишетмә фигыль бу­
лып, аның ахырына вакытны анлату өчен «да­дә» «ча­чә» 
«та­тә» килә. Мәсәлән: Сыерлар су эчкәндә бозаулар боз 
ялый. (Мәкаль); Һөд-һөд бер дә аптырамыйча: «Ай па-
дишаһым! Аларның сүзләре дә дөрест минем сүзем дә 
дөрест: башка белән килгәне дә, күрә торган күзләре 
дә күрмәс булалар» диде. (Г. Гыйсмәти); Иртүк тора 
таңнар ачылганда, кош-корт яңа канат какканда: егълап 
бу бер ялгыз хидмәт әйтә, һәркем таң йокысын таккан-
да. (М. Укмас); Таң сызылганчы йөрерләр, әйтмичә һичбер
кәлям. (Г. Тукай) 
Бәгъзан вакыт җөмләнең хөкеме хәл фигыльләренең үт­
кәне һәм киләчәк заманнарыннан вә хәзерге заманның юклы­
гыннан буладыр. Мәсәлән: Күз ачып йомганчы, һичшиксез, 
җыярсың бер чиләк. (Г. Тукай); Иртә торгач та, юын да, 
дәресең укырга тотын. (Г. Тукай); Мин килмичә, китмәсен. 
Фигыль иярченнәреннән «юк» һәм «бар» да ахырлары­
на «да» тагылмасы килеп, вакыт җөмләнең хөкеме булып 
киләләр. Мәсәлән: Мин юкта килеп киткән. Галим барда те-
лең тый. (халык сүзе); Ә, шулаймы акча барда, бар да дус 
шул бар да яр. (Г. Тукай) 
Масдарлар да вакыт җөмләдә хөкем урынын тоталар. 
Бу вакытта аларның ахырына «ка­кә» яки «белән­илән» та­
гылмаларының берсе киләдер, Һәм эшнең шул ук вакытта 
(тизлектә) эшләнүен аңлатадыр. Мәсәлән: Мин аның янына 


123
Приложение
килүгә, юк булды. (Г. Ибраһимов); Кармак суга төшү белән, 
эчемдәге уңайсызлык тагы басылды. (Г. И.) 
Вакыт җөмлә бәгъзан шарт җөмлә формасында киләдер: 
Кич булса, бу урынга төшәчәкләр. (М. Гафури); Кар яуды 
исә, эреп юкка чыга. (Г. Баттал) Көлсә монда тук вә әхлям 
халык тәкъбирләре, һәp ишеткән җан җыларлык андагы 
тәъбир җылый. (Г. Тукаев); «Вә эшләр булган тәкъдирдә 
яки «булган кырыста» эшләр күңелле түгел». Ятып калган-
чы, атып кал. (Мәкаль); Яланда черегәнче, ындырда чересен. 
(Г. Ибраһимов) кеби вакыт мәгънәсен бик ачык аңлатмаган 
җөмләләр дә «вакыт җөмлә» дип хыйсабланыла. 


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   47   48   49   50   51   52   53   54   ...   68




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет