Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической связью частей


Бәйләү юлы белән ясалган кушма җөмләләр



Pdf көрінісі
бет57/68
Дата23.03.2023
өлшемі1.04 Mb.
#471013
түріИсследование
1   ...   53   54   55   56   57   58   59   60   ...   68
Гиниятуллина - Исследование сложноподчиненных

Бәйләү юлы белән ясалган кушма җөмләләр
Бәйләү ысулы белән ясалган кушма җөмләләрнең эчен­
дәге җөмләләр мәгънә жәһәтеннән нинди булса да бер 
мөнәсәбәт белән багъланган булсалар да бер­берсенә ияр­
миләр, бәлки һәркайсы үзенә бер аерылып тора торган, ял­
гыз гына әйткәндә дә бер дәрәҗә бөтенлеге бозылмый тор­
ган җөмлә булып киләләр. Боларның бер­берсенә мәгънәчә 
булган мөнәсәбәтләре төрле бәйлекләр белән күрсәтеләдер. 
Ләкин бу бәйлекләр бәгъзан төшеп калырга да мөмкин. 
Мәсәлән: Такыр баш өши, колак ут кебек яна, ләкин ул 
аңа илтифат итми, чөнки көяз. (Г. Ибраһимов) Менә монда 
дүрт җөмлә булып, һәрбер җөмлә үзенең күршесендәге җөм­
лә белән мәгънә җәһәтеннән бәйләнмештер. 
Соңгы ике җөмләнең бер­берсенә булган мөнәсәбәтләрен 
аларның арасындагы «ләкин» һәм «чөнки» бәйлекләре биг­
рәк ачык күрсәтеп торадыр. Ут кебек яна, ләкин (ягъни, янса 
да) аңа илтифат итми, чөнки (ягъни итмәвенә сәбәп) көяз. 
Әмма әвәлге ике җөмлә арасында без андый бер бәйлек 
күрмибез. Ләкин моңа карап бу ике җөмләнең арасында 
аларны кушма җөмлә иттерерлек якын бер мөнәсәбәт бул­
мавы белән хөкем итәpгә ярамый. Мондый вакытта тышка 
түгел, эчкә; шәкелгә түгел, бәлки мәгънәгә карарга кирәк. 
«Такыр баш өши» белән «колак ут кебек яна» җөмләләре 
монда бер­берсенә бик якын булып, боларның hәp икесе вә 
заманга гаәд булган бер төрле хәлне аңлаталар. Боларның 
арасына кирәк булса бәйлек куеп: «такыр баш өши һәм 
колак ут кебек яна» дип тә әйтергә мөмкин. (Кушма җөм­
ләләрдә бу бәйлекләрнең бәгъзан төшеп калуы югарыда әй­
телгән иде.) 


133
Приложение
Бәйләү юлы белән ясалган кушма җөмләләр барсы егерме 
өч төрле булып ошбулардыр: 1) берек җөмлә; 2) бүлем җөм­
лә; 3) кире җөмлә; 4) кайтару җөмләсе; 5) истисна җөмләсе; 
6) бәйләмә ригая җөмләсе; 7) борма җөмлә; 8) бәйләмә сәбәп 
җөмләсе; 9) дәлил җөмләсе; 10) нәэкид җөмләсе; 11) нәтиҗә 
җөмләсе; 12) галә җөмләсе; 13) ишарә җөмләсе; 14) бәян 
җөмләсе; 15) вәһәм җөмләсе; 16) хөласа җөмләсе; 17) гый­
ләвә җөмләсе; 18) сискәнеч җөмләсе; 19) бәйләмә вакыт җөм­
ләсе; 20) бәйләмә төшем җөмләсе; 21) мөрәҗәгать җөмләсе; 
22) нәхту җөмләсе; 23) тәфсыйл җөмлә. 
Без монда янәшә җөмләләр арасында мәгънәгә булган 
мөнәсәбәтләрнең һәр төрлесен дикъкатькә алырга тырыштык 
вә һәрбер бер­берсенә нинди булса да бер мөнәсәбәт белән 
багъланган ике яки берничә җөмләгә кушма исеме белән 
аерым бербөтен итeп карарга тырыштык. Ләкин боларга бер 
мәгълүм калыпка киертелгән, һичбер үзгәрми вә җөмләләргә 
охшамый торган бөтенләй аерым вә эш беткән бер нәрсә итeп 
карарга ярамый. Бәйләү юлы белән ясалган кушма җөмләнең 
эчендәге җөмләләрнең бер­берсенә мөнәсәбәтләре һәрвакыт 
вә hәp кайсында бертөрле булмый. Кушма җөмлә белән куш­
ма булмаган җөмләләрне бер­берсеннән аера торган катгый 
бер чик билгеләү дә мөмкин түгел дип әйтерлектер. Чөнки 
hәpбep янәшә килгән ике җөмләнең арасында, гәрчә бик якын 
булмаса да, бер мөнәсәбәт буладыр; ләкин аңа карап hәpбep 
янәшә торган җөмләне кушма җөмлә дип булмый. Кушма 
җөмлә булу өчен җөмләләрнең арасында мәгънәгә мөнәсәбәт 
булу гына җитми, ул мөнәсәбәт шактый якын булырга кирәк. 
Бy мөнәсәбәт мәгънәдә генә калмый, җөмләнең тышкы төзе­
лешендә дә күренәдер. Мөнәсәбәтнең ераклыгын якынлыгын 
аеручы алыб та һәркемнең зәукыдыр.
Җөмләләрне бер­берсенә багълый торган бәйлекләргә 
карап кына да ике җөмләнең чын мәгънәсе белән кушма бу­
луына хөкем итeп булмый. Мәсәлән: Ничә еллар карчыгым 
белән торган бүлмәдән ашханә ягалы бер почмакка күчү 
әлбәттә миңа күңелле түгел иде, ләкин алай да угълымның 


134


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   53   54   55   56   57   58   59   60   ...   68




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет