Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической связью частей



Pdf көрінісі
бет56/68
Дата23.03.2023
өлшемі1.04 Mb.
#471013
түріИсследование
1   ...   52   53   54   55   56   57   58   59   ...   68
Гиниятуллина - Исследование сложноподчиненных

Юллау җөмләсе
Юллау җөмләсендә иярчен җөмләнең хөкеме әсәл фи­
гыльнең юклыклары булып, баш җөмлә сөаль җөмләсе 
рәвешендә килә вә бу җөмләләрдән нинди булса да бер эш­
нең берәүдән садир булуы юлланып, вә хәтта бик табигый 
һәм аңа лязим кеби иттерелеп күрсәтеләдер. Мәсәлән: Ул 
картаймый, кем картайсын? Ул искерми, кем искерсен? 
(Ф. Әмирхан) Без җырламый, кем җырласын, безнең көннәр 
санаулы. (Җыр) Ул да белмәгәч, кем белер аны? Шундыен 
алмыйча, тагын ниндиен алыйм? Бәгъзан бу җөмлә кыс­
картылып hәp икесенең хөкеме генә әйтеләдер. Мәсәлән: 
Бармый нишләсен. 
Mуафикъ җөмлә
Монда иярчен җөмләнең төп гонсыры нинди булса да бер 
сөаль алмашы булып, баш җөмләсендә төп гонсыр «шул» 
алмашы яки шундан ясалган икенче бер алмаш буладыр. 
Мәсәлән, Мин ничек, син шулай. Кем өскә чыкты, шул ала. 
Кайсы яхшы, шунсын ал. Ничек килгән, шулай китте. Ни 
чәчсәң, шуны урырсың. (Мәкаль) Ничек күктә яна бер данә 
йолдыз, шулай янсам, ни булды, төшми җиргә. (Г. Тукай) 
Тагылма җөмлә
Тагылма җөмләләр иярчен җөмләләр арасында үзенә мах­
сус бер урын тотадыр. Монда иярчен җөмләнең баш җөмләгә 


130
Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...
иярүе фәкать форма ягындан булып, мәгънә жәһәтендән 
монда һичбер төрле иярү булмыйдыр. Монда иярчен җөм­
ләдә мәгънә игътибары белән мөстәкыйль булып, тик аның 
хөкеме мөстәкыйль фигыльдән түгел, бәлки хәл фигыльнең 
хәзерге заманындан була вә бу фигыль күп вакытта ярдәм 
фигыльләреннән «булып» буладыр. 
Тагылма җөмләнең баш җөмлә белән мәгънәсе булган 
мөнәсәбәте төрлечә буладыр. 
1) бәгъзан баш җөмлә иярчен җөмләдәгендән соң булган 
бер хәлне бәян булып төшәдер. Мәсәлән: Ул тормышының 
матур көннәре үтеп китеп, эш җитте. (Г. Исхакый); (Ягъни 
матур көннәр киткәч (киткәннән соң) эш җитте. 
2) бәгъзан иярчен җөмләдәге хәлнең баш җөмләдәге 
хәлгә тәэсире (яки сәбәплеге диик) булганлык аңлашыла­
дыр. Мәсәлән: Балык каптыра торган җиребез күләгәле 
һәм салкынча булып, аерым бер рәхәтлек бирмәктәдер. 
(Г. Ибраһимов) (Ягъни балык каптыра торган урын салкын-
ча, шуның өчен анда рәхәт.)
3) яки баш җөмлә иярчен җөмләне бәян вә тәхсыйл булып 
төшәдер. Мәсәлән: Менә шул мәҗбүрият Зыя өчен көтелмә-
гән бер бәхет ачып, аның комсыз саран атасы үзенең бөтен 
теләгенә каршы, мәхдүм угълын уракка чыгып барлачак ат-
лар белән теге малайлар, егетләр арасына кунарга җибәр-
де. (Г. Ибраһимов) Монда иярчен җөмләдә Зыя өчен бәхет 
ачылганлыгы әйтелә. Әмма баш җөмләдә ул бәхетнең нидән 
гыйбарәт булганлыгы бәян ителәдер. 
4) бәгъзы мондый җөмләдән кире җөмлә мәгънәсе дә 
аңдашыладыр. Мәсәлән: Бу өйнең ике ишеге бар: берсе 
төнгә, берсе кыйблага карый. (Г. Ибраһимов) Каралучылар 
шуның кыйбла ягыннан кереп, төн ягыннан чыгалар. 
(Г. Ибраһимов) (Ягъни, кыйбла яктагысыннан керәләр, әмма 
төн ягыннан барып чыгалар.)
5) урыны белән болардан берек җөмлә мәгънәсе дә 
аңлашыла. Мәсәлән: Аның атасының атасы Гыйбадулла 
исемле булып, тирә-якка данлыклы бер адәм булган. (Г.И.) 


131
Приложение
(Ягъни Гыйбадулла исемле булган һәм тирә-якка данлыклы 
булган.) 
И с к ә р м ә : иярчен җөмләләрдә форма ягыннан иң әһәмиятле 
урынны тоткан кисәк – аларның хөкемнәредер. Шул хөкемнәре­
нең төрләре һәм шәкелләре белән алар үзләрен җөмлә итeп күр­
сәтәләр вә бер­берсеннән бигрәк шуның белән аерылалар. 
Боларда да әлбәттә хөкемнәр күбрәк фигыль була. 
Җөмләдә ялгыз хәлләрендә иярчен кисәк булып килгән фи­
гыльләргә дә иярчен җөмлә итeп карарга мөмкин. Мәсәлән: 
«Ул, киләчәктән хәбәр бирә» дигәндә «киләчәк»кә җөмлә дип 
карарга була. Чөнки анда бер хөкем бар, чөнки монда нинди 
булса да бер нәрсә киләчәк. Тагы шул нәрсә киләчәкне белә. 
Гомумән hәp урында фигыль булдымы, анда бер хөкем (суж­
дение) булмыйча булмый. Тик аның иясе генә әйтелмичә кал­
дырылырга мөмкин. 
Шулай булса да, без монда җөмлә эчендә җөмләнең бер 
кисәге булып килгән фигыльләргә иярчен җөмлә итeп түгел, 
бәлки гади бер иярчен кисәк итeп кенә карыйбыз. Монда без­
гә форма ягына игътибар ителмичә булмый, иярчен җөмлә 
булу өчен җөмләнең башка кисәкләреннән шактый аерылып, 
бер дәрәҗә мөстәкыйль бер булып торырга кирәк. Шуның 
өчен монда иярчен кисәк булып килгән фигыль үзенең ияр­
ченнәре белән берлектә мөстәкыйльрәк, озынырак булып 
килсә, боларга ияләре булмаса да, бер иярчен җөмлә итеп ка­
рыйбыз. Мәсәлән: «Ул йөгереп килә» җөмләдә без «йөгереп» 
дигән сүзгә рәвеш җөмлә итеп түгел, бәлки гади рәвеш итеп 
кенә карыйбыз; әмма «Атларны, юлдан читкәрәк чыгарып, 
туара башладык» җөмләсендә «юлдан читкәрәк чыгарып»ка 
иярчен җөмлә (рәвеш җөмлә) итеп карыйбыз.
Аннан соң иярчен җөмлә дигәч тә аларның һәммәсе дә 
бер дәрәҗәдә түгелдер. Мәсәлән: шарт, ригая, юллау җөм­
ләләре тәмамлык булып килгән иярчен җөмләләргә кара­
ганда күп мөстәкыйльдер. Шуның өчен хөкемнәре ялгыз 
көенчә генә килсә дә, боларга иярчен җөмлә итеп карыйбыз. 
«Чакырсаң, барам, чакырмасаң да барам, бармый нишләсен» 


132
Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...
җөмләләрендә «чакырсаң, чакырмасаң да, бармый» хө­
кемнәре өчесе дә иярчен җөмлә булалар. 
Бүлемсез, муафикъ һәм тагылма җөмләләрнең исә, ялгыз 
бер фигыльдән (хөкемнән) генә гыйбарәт булган хәлдә ис­
тигъ маллары юктыр. 


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   52   53   54   55   56   57   58   59   ...   68




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет