Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның тарихи бер тәнкыйте
32
Атага хөрмәтсез балалар булырга мөмкин. Үз халкына кар-
шы төрле мөгамәләләр мөмкин. Ләкин үзен Хисаметдин бине
Шәрәфетдин Болгари дип атаган бу язучының үз бабалары бул-
ган болгарлар хакында бу дәрәҗәдә хөрмәтсез бер тойгы да бу-
луы һәм аларның тарихи бәхетсезлекләре хакында бу дәрәҗәдә
кара игътикад саклап, аны дөньяга язып чыгаруы – бу безнең
кебек тик үзенең кавеме вөҗданын югалткан бер халык
кешеләре тарафыннан гына мөмкин. Ул әйтә:
«Әл-кыйсса. Безнең Болгар әһеле дә бозыклык һәм баш
күтәрү белән мәшһүр иделәр. Голямалары шәригатьтә хәйлә
белән рибаның дөреслегенә фәтва биргәннәр иде һәм башка зи-
на кебек, кеше үтерү кебек эшләр күп иде... Җомгадан калды-
лар, биш вакыт [намаз] артыннан укый торган догаларны кал-
дырдылар, сыра һәм аның кебек нәрсә хәләл дип фәтва
бирделәр, Мисыр
4
юк дип җомга намазын куйдылар. Имам
Шафигый сүзе түгел дип аны сүктеләр. Гаед
намазын куйдылар,
Аллаһ Тәгаләгә гөнаһлы булдылар. Аллаһ Тәгалә шуның өчен
Аксак Тимер хәзрәтне хакимлек итүче итте. Ул заманда Болгар-
да Бикчура хан иде, әмир Тимер хәзрәти Бикчура ханга илче
җибәрде: ни өчен җомга һәм гаед [намазлары] укымыйсыз. Хан
голямаларына әйтте: «Әмир Тимергә ни җавап бирерсез?» –
дип. Голямалар әйттеләр: «Китаплар белән җавап бирербез», –
диделәр. Болгар голямалары җавап бирделәр...».
Шундый гөнаһлары өчен Аллаһ Тәгалә Шәһре Болгар
өстенә Тимерне җибәргән. Тимер голяманың җавабын ишетеп,
гаскәренә әмер итте: «Укларыгызны һәм тупларыгызны атыгыз!
Билләһил-галиййил-газыйм [Бөек һәм Олуг Аллаһ белән ант
итәм], бу Болгар шәһәренең урынын юк итәрбез һәм харап
итәрбез», – дип ант эчте. Өч көн эчендә шәһәребезне юк итте
һәм харап итте. Таш кальгаларыбызны туп белән ваттырып,
Волга төбенә салды. Вәзирләрне кистерде, энҗедәй кызларын
һәм хатыннарын, кол итеп, гаскәр рәисләренә бирде, халыкны
4
Мисыр – җомга намазын кайдадыр укыр өчен шәһәр булу шарты.