ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет14/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   31
Мәрҗәни

Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның тарихи бер тәнкыйте 

35 


кызым Туйбикәне дәваласыннар». Кыскасы, Барач вәзир барып 

чакырды.  Ул  гарәпләр  ханның  йортына  килделәр,  кызны 

күрделәр,  әйттеләр:  «Бу  –  паралич  зәхмәте,  моңа  «хәдәнг»  яф-

рагы белән себерке бәйләп, мунчада чабарга кирәк». Хан әйтте: 

«Ул  «хәдәнг»  нинди  агач?»  Сәхабәләрдән  берсе  төрки  теленә 

бик оста иде, әйтте: «Ул каен агачы». Хан әйтте: «Ул агач бездә 

күп,  бәйләгән  себеркеләребез  дә  күп».  Сәхабәләр  әйттеләр: 

«Безгә яңа агачтан алган каен яфрагы кирәк». Хан әйтте: «Кыш 

көнендә  аны  кайдан  табарга?»  Кыскасы,  хан  әйтте:  «Минем 

дөньяда  күргәнем  бу  кыз  балам  иде,  бүтән  балам  юк.  Аны  те-

релтсәгез,  яңа  каен  агачыннан  себерке  бәйләсәгез,  мин  сезнең 

динегезне  кабул  итәрмен».  Кыскасы,  пәйгамбәребез  галәйһис-

сәлам бу өч сәхабәгә өч нәрсә биргән иде: сездән могҗиза сора-

салар, бу өч нәрсәдән ярдәм табарсыз, дип. Чалма  – аны Габд-

рахман бине Зөбәергә биргән иде. Кара савыт – аны Зөбәер бине 

Җәгъдәгә биргән иде. Таяк – аны хәзрәти Тальхәгә биргән иде. 

Чалма, кара  савыт,  таяк.  Болар  ул  кара  савытны  куеп,  кара  са-

вытка таякны кадап куйдылар. Хәзрәти Габдрахман (Аллаһ ан-

нан  риза  булсын)  пәйгамбәребез  биргән  чалманы  башына  чол-

гап,  ике  рәкәгать  намаз укыды,  бу  ике  сәхабә  «амин»  диделәр. 

Ул  таяктан  озаеп,  яшәреп,  Аллаһ  Тәгалә  рөхсәте  белән,  Аллаһ 

рәсүле  могҗизасы  бәрәкәтендә,  боларга  бер  олы

 

ботаклы  каен 



булды. Аннан себерке бәйләп, хан кызын мунчага җибәреп чап-

тырдылар. Шунда ук терелеп, хан сараена йөгереп кайтты һ.б.». 

Шул  могҗизаны  күргәч,  әүвәл  Шаһи  үзе,  аннан  соң 

вәзирләре, алар артыннан бөтен Болгар кавеме ислам динен ка-

бул иткән булалар. Сәхабәләр өч ел калып, аларга мәчетләр са-

ла, дин өйрәтә, намаз укыта, шул чалма һәм таяк белән җомгада 

хөтбә укый булганнар. Өч елда тәмам урынлашып җиткәч, кай-

тып киткәннәр һәм шул өч сәхабә бөтен тормышы ислам тари-

хы  белән  иң  аз  таныш  адәмгә  дә  ачык  билгеле  булган  мәшһүр 

Габдрахман бине Зөбәер, Тальхә һәм Зөбәер бине Җәгъдә бул-

ган булалар. 



Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның тарихи бер тәнкыйте 

36 


Хәзерге  көннең  урта  мәктәп  баласы  да  бу  сәхабәләр  белән 

Болгар  халкының  ислам  динен  кабул  итүе  вакыйгасын  бергә 

йөртүгә,  тарих  белмәү, дип  көләчәк  кенә.  Ләкин  безнең  элекке 

заманыбызда башка һәр нәрсә белән бергә үз тарихыбыз, дини 

тарихыбыз да шул дәрәҗәдә ташланган иде ки, безгә араларын-

да, берничә йөз еллык кына түгел, мең ел заман булган ике ва-

кыйганы  бергә  бутасалар  да,  ышаныр  идек.  Чөнки  гади 

халыкның тарихыннан хәбәре шул кадәр иде. Бүген берәү чык-

са да, «Тәварихы Болгар»ны кире кагып, аңа тәнкыйть язып ма-

ташса, юк хезмәт дип карарга кирәк булыр иде, ләкин Мәрҗани 

дәверен безнекенә охшатырга мөмкин түгел. 

Яраткан  әсәрләрең  кайсылары?  Шуларны  әйт,  аннан  соң 

үзеңнең  кем  икәнеңне  сөйләп  бирермен,  лиләр.  Чыннан  да, 

кешенең  яратып  укыган  китабы  –  аның  фикри  мәртәбәсенең 

үлчәве. Баштанаяк иң гади акылга да сыймаслык әкият, ялгыш 

уйлар һәм хорафат белән тулган «Тәварихел-Болгар» ул заман-

да,  бәлки,  татар  телендә  язылган  әсәрләр  эченнән  голяма  һәм 

мәдрәсә  әһеле  арасында  иң  шөһрәтлесе  һәм  иң  игътибарлысы 

булгандыр.  Шуннан  аларның  фикер  һәм  игътикадына  ул 

әсәрдәге  ялгыш  уйлар,  хорафат  һәм  әкиятнең  бик  яраганлыгы 

үзеннән үзе килеп чыга. Шуңа күрә Шиһаб хәзрәтнең ул әсәргә 

тәнкыйть  язуы,  Хисаметдин  Мөслимине  кире  кагудан  бигрәк, 

ул заманның бөтен гомуми фикерләрен тәнкыйтьләү булып чы-

га.  Чөнки  Мөслиминең  «Тәварих»ындагы  нәрсәләр  аның 

берүзенеке  түгел,  бәлки  бөтен  татар  дөньясының  уртак  малы 

шикелле.  Ягъни  ул  ялгыз  түгел,  аның  язганнарына  мохит  кул 

куя, мохит аны яратып, үзенеке [итеп] ясый. Тагы бер кабатлау: 

шулай булгач, Шиһаб хәзрәтнең ул әсәр хакындагы тәнкыйтен 

шул замандагы булган гомуми хорафатка, гомуми тарихи хатага 

каршы сугыш ачу, дип карарга кирәк. 

 

__________ 



 




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   10   11   12   13   14   15   16   17   ...   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет