ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет10/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   31
Мәрҗәни

Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның тарихи бер тәнкыйте 

27 


Беренче  тип  язучыларның  йөрәгендә  табигать  тарафыннан 

салынып, тормыш белән тәрбия кылынып килгән илаһи бер ор-

лык  була.  Аларның  бөтен  язулары,  бөтен  хәрәкәтләре,  мәсләк 

һәм  фикерләре  –  шул  орлыкның  җир  өстенә  чыгып,  үсүеннән 

гыйбарәт.  Әрем  орлыгыннан  гөл  тууын  яки,  киресенчә,  көтү 

мөмкин булмаган кебек, табигать һәм тормышлары белән бил-

геле бер юл белән барырга әзерләнгән бу тип язучылар да шул 

үзләренең тоткан мәсләгеннән башкага борыла алмыйлар. Алар 

теләсә-теләмәсә  дә  шуңа  мәҗбүрләр.  Ул  кызыл  гөл  булып 

үсәргә яратылган, әмма халык ал чәчәк кенә сөя, бәс, аны ярат-

маулары,  аңа  игътибар  итмәүләре  бик  мөмкин,  ләкин  ул 

мохитнең фикеренә, теләвенә карап, үзен үзгәртә алмый. 

Нинди орлык – шундый чәчәк. 

Ләкин  халыкның  зәвыгы  –  вакытлы  нәрсә.  Ул  тиз  үзгә-

рүчән. Бу биш-ун елда ал чәчәк яратып, кызылны игътибарсыз 

калдырган  икән  –  бик  мөмкин  бераздан  соң,  аның  зәвыгы,  ка-

рашы алмашынып, ал чәчәкне ташлар да элек игътибарсыз кал-

дырган  кызыл  гөлне  ярата  башлар.  Әмма  икенче  типлар  таби-

гать тарафыннан алай билгеле бер нәрсәгә әзерләнгән булмый-

лар. Алар ачык төстә буш пыяла савытлар. Ул савытның эченә 

нинди  су  салынса,  алар  шуның  төсенә  керәләр.  Мондый  буш 

пыяла  савытка  су  салучы  исә  –  аның  эчендә  яшәгән  мохите, 

халкың модасы. 

Мохитнең  хәзерге  фикерендә  иң  куәтле  төсе  ысул  җәдидә 

икән – савытка шул су  тула да  ул ысул җәдидә каһарманы бу-

лып  мәйданга  чыга,  тирә-ягына  прогрессив  җәдид  фикерләре 

чәчрәтә  башлый  –  әсәрләре  шул  рухта  чыга.  Аннан  соң  мохит 

үзгәреп, тирә-якны кызыллык баса, иң куәтле төс кызыл суллык 

була икән – һәрвакыт мохитнең фикере белән генә тула торган 

буш пыяла савыт кызыл төскә керә, чөнки аның эченә мохиттән 

агып,  кызыл  су  тулган  була,  ул  тирә  ягына,  әсәрләре  аркылы, 

кызыл  су-суллык  чәчрәтә  башлый.  Тагы  бер  вакыт  килсен  дә 

суллык,  кызыллык  модадан  чыгып,  тар  милләтчелекме,  хәтта 

динчелекме  мәйдан  алсын  –  пыяладагы  су  да  үзгәрә.  Аннан 




Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның тарихи бер тәнкыйте 

28 


милләт  төсе  белән  буялган  тамчылар  чәчри  башлый.  Гомумән, 

аның  үзенең  бер  төбе,  бер  төсе  булмый  –  эчендә  яшәгән 

мохиттә нинди су булса, пыялада шул тула, табигый шул төстә 

булып күренә.  

Болар халыкка, шөбһәсез, ярыйлар да. Боларның араларын-

да  ихласлылары  була,  алар,  бичаралар,  чын  күңелдән  һәрбер 

яңа төскә кергән саен: «Менә хаклык кайда икән, без элгәре ял-

гышканбыз...»,  –  диләр.  Әмма  арада  үзенең  төсен  юри  үзгәр-

түчеләр – халыкның зәвыгына ошаган нәрсә язып, юри шул ха-

лыкта  мода  булган  төскә  керүчеләр  –  халык  яраткан  масканы 

кирәк  саен  алмаштырып  кия  барганнары  да  була.  Болар 

һәрнәрсәдән  элек  язган  нәрсәләренең  халыкка  ошавы  ягын  ка-

рыйлар.  Ни  нәрсә  хакында,  нинди  төстә  язганда  хуш  күренүгә 

чыгуын  алдан  билгеләп,  язуларына  юри  шул  төсне  бирәләр. 

Шуңа күрә, мохиттә җәдидлек өчен көрәшү яхшылык саналган-

да,  болар  прогрессив  җәдид  була,  түбән  халык,  эшче  һәм 

хөррият  рухы  мәйдан  алса,  болар  шул  рухны  куәтли,  тагы  бер 

вакыт  милләт  дәвере  керсә,  үзләре  ике-өч  ел  элек  кенә 

кабәхәтләп  сүккән  милләтне  изге  бер  нәрсә  итеп  мәйданга  чы-

галар, үзләрен шуның төсенә буйыйлар.  

Шиһаб  хәзрәт  үзенең  бөтен  эше,  бөтен  язулары  һәм  бөтен 

тормышы  белән  әүвәлге  тип  мөхәррирләр  җөмләсеннән.  Аның 

бөтен рухани тормышы – эчендә яшәгән җәмәгатьнең зәвык һәм 

фикеренә каршы. Ул бөтен голяманы хата юлда таба. Моны яз-

са,  сөйләсә,  аны,  табигый,  яратмаячаклар,  сүгәчәкләр,  җәһән-

нәмгә  җибәрәчәкләр,  ләкин  ул  моңа  төкерми  дә.  Үзенең  ни 

нәрсәне  хак  дип  ышангансың,  төп  игътикадың

1

  белән  нинди 



фикерне  хакыйкать  дип  табасың  –  аныңча,  шуны  үзең  ышан-

ганча  язарга  тиешле.  Халык  яратмый,  сүгә,  мең  төрле 

гөнаһларда гаепләп, сине хур итәргә тырыша, дөньяда булдыра 

алмаса,  динеңә,  вөҗданыңа  чабаталы  аягы  белән  кереп,  сине 

җәһәннәмгә җибәрә икән – барысын, теләгәнен кылсын, ике ти-

                                                           

1

 Игътикад – дини ышану системасы. 






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   6   7   8   9   10   11   12   13   ...   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет