Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның кайбер әсәрләре
(юбилей мөнсәбәте белән тәнкыйть)
23
«Мөстәфад»ның беренче бүлегенә килгәндә, монда беренче
кул, икенче кул – һәр икесе гамәлдә. Һәр тарихчы кебек, Шиһаб
хәзрәт тә, әлбәттә, язачак ввакыйгалары, ирләре хакында тулы
мәгълүмат бирү өчен күп тарих китаплары актаргандыр. Ләкин
аның даһи акылы боларга канәгать итмәгән. Ул китапны
ташлап, тарихи бер хакыйкатьне эзләү өчен мокшы авыл-
ларына, әллә кайдагы ташландык каберләргә киткән, искедән
зур нәселләрнең варисларында булган, борынгы китап
читләрен, дәфтәр битләрен актарган.
Язучы халкыбызның тарихыннан хәбәрсезлеген, моның
гайрәтләр сүнеп, хурлыкка калырга сәбәп булуын бәян
иткәннән соң, тарихчының тарихи материалга ничек карарга
тиешлеген сөйли дә үзенең максатын бу рәвешчә йомгак ясый:
«Без инде белә хәбәрдар булганыбыз хәтле, Болгар һәм
Казан хәлләренә бәйләнешле хикәяләр, хәбәрләр, риваятьләр
һәм сүзләрне кулыбызга төшкән кадәр китаплардан, язмалардан
җыештырып, бу китапны төзибез. Чөнки тарихчының вазый-
фасы – үзе хәбәрдар һәм игътибарга лаек сүзләрне, хәбәрләрне
арттырмыйча, киметмичә, ничек бар шулай китерү, эчтәлегенең
төп өлешен төшереп калдырмыйча һәм берәүнең файдасына яки
икенченең зарарына тарафдар булмыйча аңлатып бирү.
Булганны, яхшымы ул, яманмы, булганынча бәян итү».
Менә шул вакыйганы булганынча бәян итү өчен, Шиһаб
хәзрәт кулына төшкән кадәр булган тарихи китапларны
актарган өстенә искенең калган әсәрләрен, тарихи дәгъваларын
исбат итүдә ярдәмгә чакыра.
Болгарлар хакында «төрек белән сәкалибә арасында туган
бер халык» дигән мәшһүр сүз бар. Тарихчы шуның «төрек»
дигән ягын ала да, иске заманда болгарлар хакында язган
әсәрләрдәге күп болгар сүзен хәзерге халкыбызда таба. Моннан
болгар белән безнең телдә берлегебез чыга. Шуның өчен ул
зиратларга йөри. Спас өязендә Шәһре Болгардан алтмыш
чакрым ераклыкта Иске Рәҗәп авылында «Ташбилге» исеме
белән билгеле борынгы бер зират бар икән, тарихчы монда
Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның кайбер әсәрләре
(юбилей мөнсәбәте белән тәнкыйть)
24
булган. «Башка ташлары җимерелеп беткән, тик өчесе бар», –
ди. Шул ташлардагы язуның берсе бик хуш, оста кеше язган
нәсех язулы, икенчесе һәм өченчесе дә шулай ачык язган күфи
язулы. Болар болгар заманыннан калган, дип уйлана. Үзләрендә
«Әнбал углы Хөсәен», «рәҗәб аеның өченче көне ирде», «тарих
йете йөз кырык бишенчедә» дигән кебек, беренчедән, кай
заманда язылганын, димәк, кайсы халыкныкы икәнен күрсәтә;
икенчедән, безнең хәзерге телебезнең үзе төзелгәндә төрле
булган сүзләр бар – бу фактта безнең өчен асыл әһәмият татар
мулласының тарихи хакыйкатьне эзләүдә шул мәртәбәгә җитүе,
шулай нечкәләве. Болгарларның төреклекләре турында күп
эзләнгән, байтак кабер ташлары актарганнан соң, «сәкалибә»
мәсьәләсенә килә.
Кайберәүләр, «сәкалибә»дән славянны аңлыйлар икән, Мәр-
җани боларны кире кага, үз тарафыннан «сәкалибә»дән максат –
чуаш, чирмеш, ар кебек фин төркемнәре, ди. Шул дәгъваны
исбат [итү] юлында тарих китапларындагы вакыйгалардан үзенә
яраклы нәтиҗә чыгарырга тырышканнан соң, ул тагын ялганлау
ихтималы булмаган үлек материаллар эченә, ул халыкның
хәзергәчә дәвам иткән кайбер калдыклары арасына керә.
Хәзер дә Шәһре Болгар һәм Казан тарафларының төнь-
ягында – чирмеш һәм ар, көнбатышында чуаш һәм мокшы
төркемнәре, көнчыгышында – башкортлар. Бу Казан тараф-
ларында һәм әүвәлдә финнардан бер төркем, соңра алар китеп, я
мөселман булган я аралаш утырган һәм чирмеш теленчә, я чуаш
һәм ар теленчә аталган авыллар бар: мәсәлән, Шинбер, Киме
һәм Күәм исемендә мөселман авыллары бар. Чирмешчә мәгъ-
нәләре: кара кан, итек, зират; «Ачасыр» чуаш теленчә
«угылсыз» мәгънәләрендә була. Чирмеш иле, һәм Чуаш иле,
Чуашлар орысы, Маҗар, Бортас, Ар, Күшәр, Мокшы, Мокшы
күл исемле авыллар бар. Мамыш исемле авыл, асылда, бер
Мәмеш исемле чирмеш исеме белән аталган. Кайбер фин
авыллары мөселманнар теле белән аталган: мәсәлән, Сары
Кукшай ягында Мирзалар исемле чирмеш авылы бар. Бу мок-
|