Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның тарихи бер тәнкыйте
29
енлек әһәмияте юк. Үзе чын дип ышандымы, ул халыкның ни-
чек каравын һич игътибарга алмый – шуны сөйли, яза һәм эш-
ли. Халыкның мондый һөҗүм гаепләүләренә каршы ул бер дә
канын бозмый, аның бик табигый эш икәнен аңлый, аңа бер дә
исе китми: «Сүзең дөрес, игътикадың сәламәт, карашың туры
булганнан соң, наданнар һәм юләрләр, ахмаклар һәм киреләр
өрсәләр, өрә бирсеннәр. Аллаһка тапшырдык. (Андый гаеп-
ләүләр дөньяда яңа эш түгел). Алар Аллаһ Тәгалә хакында:
«Аллаһ үзенә бала алды», – диделәр, Аллаһның китабы булган
Коръән хакында: «Әүвәлге кешеләр әкиятләре», – диделәр,
пәйгамбәрләрнең олугы Мөхәммәд галәйһиссәлам хакында:
«Чынлыкта, ул – юләр», – диделәр, ди. Заманындагы халыкның
өрүенә ул, чыннан да, бер дә игътибар итмәде, аны аңла-
мадылар, урыныннан чыгардылар, мең төрле гаеп һәм яла як-
тылар, чабаталы аяклары белән аның саф вөҗданын таптап, аны
мөгътәзилә
2
һәм кяфер ясадылар – җәһәннәмгә хөкем иттеләр.
Ул һаман үз юлында, үзенең ялгызлыгы белән горур бер хәлдә
дәвам итте. Ныклыкның бу дәрәҗәсе төрки-татар галәмендә тик
мәрхүм Исмәгыйль бәк Гаспринскийда гына күренгән.
__________
Шиһаб хәзрәт, Бохарадан кайтып, Казанның беренче
мәхәлләсенә имамлыкка чакырылгач, махсус голәма мәҗлесе
ясап, аны имтихан кылырга булалар. Үзен бөек дип ышанган-
нардан берсе: «Синнән сүз сорамакчы була идек», – ди.
Олуглар тарафыннан, яшьләрнең чамасын таратып карау
өчен, бу рәвешле «сүз сораулар» ул заманда бөтен ислам
дөньясының гыйльми гадәтләреннән иде. Табигый, моңа каршы
барырга һичкемнең батырлыгы җитми иде. Ләкин Мәрҗани
шундый кечкенә урында да үз табигатеннән читкә чыга алмый.
Үзенең имамлыкка ярау-ярамавы мәсьәләсенә тәэсир итү мөм-
2
Мөгътәзилә – исламда барлыкка килгән бер секта әһеле.
Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның тарихи бер тәнкыйте
30
кин булырдай – димәк, башкалар каршында иң зур мәртәбәдән
мәхрүм калу булып чыгуы ихтималлы бер турыда да –
мәгънәсез гадәткә сукырларча иярүне аның җаны кабул итми:
«Ник миннән сорыйсыз? Мөшкел мәсьәләгез булса, мәҗлестә
зур голямалар бар, алардан сорагыз», – ди.
Мәхәлләнең зур байлары, гадәттә, бик үзсүзле халык була.
Алар шәкерт һәм хәлфәнең түгел, имам һәм мөдәрриснең дә һәр
турыда үзенә кол булуын тели. Бөтен татарда ул шулай бара да:
мәчет, мәдрәсә тирәсендә мәхәллә баеның сүзе канун [итеп] то-
тыла. Һәммә кеше моңа гади дип, шулай тиеш инде ул, дип ка-
рый; ләкин Мәрҗани моңа да буйсынмый. Бернәрсә аңламаган,
тик акчасына алданып, белмәгән мәсьәләләренә тыгылган бай-
ларны, бик күп лыгырдый башласалар, башка чара булмагач:
«Кит, ахмак, син нәрсә аңлыйсың», – дип, таяклап чыгарудан да
тартынмый.
Сәмәрканд китапханәләреннән берсендә тирегә куфи язуы
белән язылган бер Коръән саклана икән. Бу шәһәр рус гаскәре
тарафыннан алынгач, моны Петербургка күчергәннәр. Җирле
мөселманнар да, алган руслар да моны хәзрәти Госманның
мосхәфе диләр иде. Хәтта аның кылыч белән шәһит ителгән ва-
кытта Коръән өстенә тамган каны да бар. Бәс, шөбһәләнергә юл
юк, һич тикшерми-нитми, моны шулай дип, бар да кабул
итәләр. Ләкин Мәрҗанинең тирән карашы халыкның бу игъти-
кадындагы хатаны күрә һәм аның Госман мосхәфе түгеллеген
исбат итә. Мондый хәлләр – аның бөтен гомере буена чәчелгән
вак кисәкләр. Ләкин шул кисәкләрдән бербөтен җыела.
Мин монда юри тышкы карашта бик очраклы һәм бик
әһәмиятсез күренерлек җирләрен алам. Ләкин боларның
һичберсе аның тормышына нисбәттә очраклы эш түгел, болар –
аның бөтен мохиткә башка рәвештә яратылган табигатенең
төрле сурәттә дөньяга чыгышлары. Болар безгә аны ачалар, ул
бөек акыл һичбер турыда үзенең тиеш дип тапкан сүзен әйтүдән
тыелмаганын, аның тирән карашы, иң гади нәрсәләрдән алып,
иң зур мәсьәләләргә кадәр һичбер эшне, һичбер гамәл һәм фи-
|