Б. Шәрәф. Мәрҗани хакында җавапларым
48
иҗтимагый тормышыбыздагы алмашынуларга башлап зур
сәбәпче булды.
Иҗтиһад заманының үтмәве мәсьәләсен киң сурәттә
мәйданга куюы үзе генә ни тора! Төркия, башта бик күп ислам
мәмләкәтләре бу хакта Русиядән көнләшергә тиешләр. Имам
Әбү Хәнифәнең: «Алар – кешеләр, без дә –кешеләр», – дигәнен
аңлап, шуны татарларга да аңлатырга тырышу аз хезмәтмени?
Бу хакта Курсави хәзрәтләренең дә хезмәтен онытмыйбыз. Лә-
кин халыкка тәэсир [итү] Мәрҗанидән булды. Курсавиның «Әл-
иршад» һәм «Шәрхе гакаид»лары басылып, мәйданга куелганда
инде базарның кызуы үткән иде. Шуңа күрә ул әсәрләрнең чы-
гуы аз гына да имеш-мимешкә сәбәп булмады. Шау-шуның ба-
рысы Ташкичү каһарманы колагына яңгырап беткән иде.
Кечкенә генә ике эш: А. Шиһаб хәзрәт үзенең хисабы белән
Казанда ике мәсчетнең михраб урынын алмаштырган. Чөнки бу
мәчетләр кыйблага кыек салынган булганнар. Хәзерге һәм
элекке замандагы «уйлап эшләүче» муллалар, гади халыкның
«кыйбланы үзгәртте» дигән сүзен ишетмәс өчен, бу хәрәкәттән
сакланырлар иде, дип уйлыйм. Б. Сөйләүләренә караганда,
Шиһаб хәзрәт урамда, мәсәлән, өеннән чыгып мәчеткә барганда
авыз эченнән берәр дәрес кабатлап барып, кешеләрнең сәламен
дә алмый торган булган; мәчеттә намаз көткәндә Коръән я баш-
ка китапны уку белән мәшгуль булган. Бу эшләр зур камиллек
түгел, әмма моның өчен гади халыктнан өстен тору кирәк-
легендә шөбһә юк. Хәзерге һәм элекке заманда «сәясәтле» го-
лямалар, мәчеткә кергәндә һәм чыкканда, берничә кешеләр
белән исәнләшеп-сөйләшеп, аларның «хәтерләрен табу»ны
камиллектән саныйлар түгелме?
3. Татарлардан галим сыйфаты белән чит мәмләкәтләрдә
танылган кешеләрнең иң беренчесе Шиһабетдин Мәрҗани бул-
ды. Мәдрәсәдә һинд басма китабының битләре читендәге
кыек
язуларын ихласлык белән укыган заманымда, шул китапта бер
мәсьәләгә дәлил өчен «әл-фәзыйлү Шиһабетдин әл-Мәрҗа-
Б. Шәрәф. Мәрҗани хакында җавапларым
49
ни»нең фикере аерым язылганын күрү миңа шулчаклы шатлык
булды, татарлык өчен шулкадәр горурландым ки, тизрәк кыч-
кырып, иптәшләремне җыеп, китапның шул урынын күрсәт-
мичә чыдый алмадым. Ул китапта татар галимен искә төшерү-
ченең кем икәнен белергә телисезме? Рәхим итегез: Мәрҗа-
нинең сүзе белән дәлил итүче кеше һинднең иң зур һәм иң
мәшһүр галимнәреннән имам Габделхәй әл-Лүкнәви иде.
Мәрҗанинең Истамбулда, яхшы дип табып, бастырылган
«Мулла Җәлал» хашиясен актарганда, мәшһүр тарихчы Нәҗип
Гасыйм бәкнең «Төрек тарихы» әсәрендә Мәрҗанидән күче-
релгән сәхифәләрне укыганда, шул ук милли горур хис ителә.
1874 елларда Лондонда бер китап фирмасы «Гомуми энцикло-
педия сүзлеге» бастырганда, мәшһүр кешеләр арасына Шиһаб
хәзрәтнең тәрҗемәи хәлен тәкъдим итәр өчен, хат белән аның
үзенә мөрәҗәгать иткән, бу хакта материал сораган. Бу хат
хәзергәчә мәрхүмнең варислары кулында саклана.
4. Шиһаб хәзрәт заманында бик таралган бер фикер –
мөселманнарның Русиядә алга китүенннән өмет өзеп, Төркиягә
күченү кирәклеге – булган. Казанның иң мәшһүр мөдәррис-
ләреннән Кәрим хәзрәт һәм башка күп кешеләр, шул фикергә
нигезләнеп, күченгәннәр. Ләкин Шиһаб хәзрәт Русиядә татар-
ларның алга китүләре мөмкин икәнлеге фикерендә булып,
шуның юлларын күрсәткән. Бу мәсьәләдә хаклык кай тарафта
булганы ул заманда караңгы булса да, уңыш һәм турылык аның
тарафында булганы хәзер көн кебек ачык.
5. Шиһаб хәзрәттән элек гыйлем эше мулла һәм мәдрә-
сәләргә хас кебек булган. (Элекке заманда христианнар гый-
лемне монастырьга япкан кебек). Ул исә гыйлемне мәдрәсә по-
чмагыннан чыгарган. Аның дәрес бирү түгәрәгендә файда алу-
чылар күп булса, дәресендә китап ачып утырмыйча аннан фай-
да алучылар янә күбрәк.
Б. Шәрәф. Мәрҗани хакында җавапларым
50
Казанда Сәлах хәзрәт шәкерте һәм «Мәрҗани» мәдрәсәсенә
дошман булган мәдрәсәгә караган мәшһүр Галимҗан хәзрәт
[Баруди] үзенең Шиһаб хәзрәттән файда алуы, Казандагы башка
остазлардан файда алуына караганда, артыграк булганны го-
рурлану белән искә ала. Казанда сәүдәгәр, морза һәм гади ха-
лык сыйныфына карап, Мәрҗани янында камиллек тапкан
кешеләр күп булган. Гыйлемнең мәдрәсә бүлмәләреннән һәм
чаршауларыннан читкә чыгуы, ягъни гыйлемнең халыклашуы
берничә ун еллар элек мәйданга куелу сәбәпле, хәзерге заманда
указсыз һәм «вазыйфаларсыз» кешеләр арасында да шундый
галимнәр табыла ки, бу хәл белән милләтебез өчен горурланма-
ска мөмкин түгел.
6. Аның тарихка хезмәте, милләтебез эчендә нигезле булып,
тарихка хезмәтнең беренчесе булганлыктан, никадәр бәя
бирелсә дә, урынында, ләкин мәрхүмнең бу юлдагы хезмәт-
ләренең бер өлеше генә мәйданга чыгып, бик күп хезмәт һәм
мәшәкатьләреннән һаман да файдаланылмаган көе торыла. Ва-
рислары, аннан соң килгән буыннар, эшкә килгәндә суына тор-
ган ваемсыз ихласлылар аның әсәрләрен мәйданга чыгаруны
булдыра алмый торалар.
Сүз чыкканда шуны искә төшерик әле: «Шиһаб ахун»ның
кабер ташы берничә заманнар Казан зиратында иң гүзәл таш
булып торган иде. Инде таш өстендәге тулы айның алтыны бе-
теп, бөтенләй кызганыч хәлдә калган. Ялланып хаҗга йөрүче
берәүнең каберенә чардуган ясаган Казан халкы Шиһаб ахун
каберенә тиешенчә хатирә ясый алмый. Аның ташын да
төзәттермиләр. Мәрхүм үзе кабер ташларының кадерен бик
белүче, аларны эзләп сәфәр чигүче, һәммәсен дикъкатьләп
өйрәнүче булган.
Югарыда искә алынган алты маддәгә өстәләчәк нәрсәләр
янә бик күп. Тәрҗемәи хәлләрен аңлатуда, әлбәттә, күренер.
Ләкин бу кадәресеннән дә югарыдагы сорауларга җавап чыга.
Б. Шәрәф. Мәрҗани хакында җавапларым
51
Шиһаб хәзрәт галим, гыйлемгә ышанучан, гыйлемнең
кирәклеген гади халык фикереннән югары тота ала һәм шулай
тота, гыйлемгә тырышлыклы һәм аның өчен гайрәтле кеше бул-
ган. Үзеннән соңгыларның күз алдында гыйлемнең дәрәҗәсен
күтәргән. Чит мәмләкәттә татар исеменең, гыйлемгә бәйләп
бәйләп, телгә алынуына сәбәпче булган. Бик күп гыйльми
мәсьәләләрне мәйданга куеп, тикшерү һәм хөкем чыгаруның
кадере беленә башлауга, иске хәзинәбездәге нәрсәләрне акта-
рып, бәһаләрен тикшерүгә сәбәпче һәм кузгатучы булган. Болар
аз хезмәт түгел. Боларның әсәрләре дә күз алдында.
Без – Мәрҗани хәзрәтләрен күрмәгән, аның янында булу-
чылардан гына әсәрләнгән кешеләр «олуг абыз»ны шулай та-
ныйбыз.
«Шура» журналы. – 1911. – № 24. – Б. 757–759.
52
Габделбари Баттал
Мәгънә һәм хакыйкать эзләүче галим
Казаннан бер фазыйл
1
чыкты алмас булып,
Хасидләре
2
күбәйде гам-хас
3
булып,
Мәгани җәваһирен
4
кулга элгән,
Хакаикъ
5
диңгезендә гаувас
6
булып.
Достарыңызбен бөлісу: |