ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет18/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   ...   31
Мәрҗәни

Р. Фәхретдин. «Мәрҗани» 

44 


бидгатьләрдән сафларга, кәлям әһелләренең

1

 уйдырмаларыннан 



аерырга, гомумән, ислам динен сәләф

2

 гасырында булган рәве-



шенә  кайтарырга  тырышучы  һәм  бу  юлда  җәфа-мәшәкатьләр 

тартучы Шиһабетдиннәребез күп түгел.  

Дөрес,  безнең  Шиһабетдинебезнең  гомере  дә  гыйлем  база-

рындагы дәрәҗәләре түбән адәмнәр белән дәгъвалашып һәм шу-

ларны кире кагып үтте, бик зур адымнар атларлык әзерлеген юк 

җирләргә  сарыф  итәргә  мәҗбүр  булды.  Юкса  Шиһабетдинебез 

тагы  да  файдалырак,  гомумирәк  хезмәтләр  күрсәтергә  яраклы 

булган  булыр  иде,  ләкин  моның  гаебе  Мәрҗанидә  түгел,  бәлки 

заман һәм тормыш иткән урыннар, гомумән, мохит өстендә.  

Юкса  Мәрҗани  әгәр  дә  сәләф  гасырында  булган  исламны 

күрсәтеп  Сәгыйд  бине  Мөсәййиб  һәм  Зөһри,  Малик  һәм 

Әүзәгый,  Әбү  Хәнифә  һәм  Әхмәд  бине  Хәнбәл,  Шафигый  һәм 

Шөгъбә, Яхъя бине Мәгыйн һәм Ибне Мөнзир, Әбү Йосыф һәм 

Габдулла бине Мөбарәк, Мөхәммәд бине Хәсән һәм Ләйс бине 

Сәгъд һәм дә шулар дәрәҗәләре каршыларында билгеле булган 

юлны  ачык  бәян  итеп,  бер  әсәр  төзегән  булса  иде,  «Гакаид 

нәсәфия» шәрехләре, «Гакаид гадудия» һәм «Тәүдыйх» хашия-

ләренә


3

 караганда, файдалы булган булыр иде. Ләкин бу турыда 

Мәрҗани гозерле иде. Инде бу хезмәтләр башкаларга йөкләнә. 

Ислам  дөньясы  өчен  котылу  юлы  бер  генә,  аның  тармагы, 

фәләне  дә  юк.  Ул  исә  сәләф  гакыйдәсен  һәм  сәхабәләр,  таби-

гыйннар  һәм  шуларга  гасырдаш  галимнәр  кабул  иткән  юлны 

сайлаудан  гыйбарәт.  Сәләф  гасырында  булмаган  гакыйдә  һәм 

гамәлләрдән, тарикать һәм юллардан, тузан кадәр генә булса да, 

файда булыр, дип белмибез.  

Мәрҗани,  гәрчә  дөньяга  шушы  исем  белән  чыкмаса  да, 

хәтта  хәнәфиләргә  тарафдарлыкта  фанатизм  һәм  чамасызлык 

белән яла ягылуга дучар булса да, хакыйкать хәлдә, аның юлы-

                                                           

1

 Кәлям әһелләре – дини ышануларны сай акыллары аша аңлатырга тырышу-



чылар, мәсәлән, җәһмиләр, мөгътәзиләләр, әшгариләр, матүридиләр. 

2

 Сәләф – борынгы изгеләр, ягъни сәхабәләр (пәйгамбәр иярченнәре). 



3

 Хашия – китап читләренә язылган аңлатма. 




Р. Фәхретдин. «Мәрҗани» 

45 


на  караганда,  Коръән,  Сөннәткә

4

  тотыну  һәм  шулардан башка-



ларны  танымау  тиеш  килеп  чыга.  Сәләф  гакыйдәсе  дә  шуннан 

гыйбарәт. Әбү Хәнифә белән Әбү Йосыф та шуны дәгъва кыла. 

Вафаты вакытында Әбү Йосыфның: «Илаһым! Коръән, Сөннәт 

һәм  бөтен  мөселманнар  сүзенә  туры  килгәненнән  тыш,  бөтен 

фәтваләремнән кире кайттым», – дип тәүбә итүе билгеле. 

Ислам дөньясында «әһлес-сөннә вәл-җәмәга» юлының исе-

ме  белән  укыла  торган  гакыйдә  китапларының  «әһлес-сөннә 

вәл-җәмәга»  юлы  булудан  бигрәк,  кәлям  әһеле,  ягъни  әшгари 

һәм  матүридиләр  юлы  икәнлеген,  анда  булган  темаларның 

Коръән  һәм  Сөннәткә  яраклы  булудан  бигрәк  тә,  мөгътәзи-

ләләрне  кире  кагуны  нигез  [итеп]  тотылганлыгы  аңлашылырга 

һәм  шушы  фикерне  Аллаһ  ризасы  өчен  һичкемнән  курыкмый 

сөйләргә  тиешле  иде.  Хәлбуки,  Әшгари  юнәлешендә  булган 

фирка  башлыклары  хакында  шул  юнәлешләреннән  тәүбә  итү-

ләре,  кәлям  әһелләре  юлында  аз  гына  да  хәерле  эш  юклыгын 

танулары  һәм  җан-тәннәре  белән  Коръән-Сөннәткә  сыенулары 

риваять  ителә  һәм  дә  бик  ышанычлы  кешеләр  моңа  шәһәдәт 

бирәләр.  Инде  фирка  башлыклары  бу  эшләреннән  тәүбә  итеп 

котылсалар  һәм  җаваплылыктан  азат  булсалар,  иярченләренең 

хәлләре  ничек  булыр..? Шушы  турыда  фикер  йөртергә,  инсаф-

лык белән хөкем чыгарып карарга тиешле иде. 

«Мәрҗани» исемле әсәр нәшер ителүе шушындый эшләргә 

җирлек  әзерләсә  кирәк,  дип  өмет  итәбез  һәм  шуның  өчен  дә 

әзерле,  гыйлемгә  гашыйк,  инсафлы,  тәрбияле  яшьләрдән  Мәр-

җанинең бу китапта сөйләнгән юнәлешләрне тәнкыйтьләүләрен 

көтәбез.  Боларны  тәнкыйтьләү  нәтиҗәсе  Американы  табу  бул-

мас,  әмма  ислам  дөньясы  өчен  Америка  табудан  да  әһәмиятле 

һәм файдалы нәрсәдән гыйбарәт булыр. Иншалла! 

 



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   ...   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет