ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет16/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   ...   31
Мәрҗәни

Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның тарихи бер тәнкыйте 

39 


Кыскарак бетерү өчен маддә-маддә аерырга, хәрефкә-хәреф 

алмыйча, нәтиҗә генә бирергә мәҗбүрмен: 

1. «Тәварихел-Болгар» айларның хасиятен сөйләгән вакытта 

әйтә:  мөхәррәмнең  унҗиденче  көнендә  язидиләр  хәзрәти 

Хөсәеннең  (Аллаһ  аннан  риза  булсын)  башын  кисеп  алып, 

Димәшкъ шәһәренә китерделәр. Язид баштан гафу үтенде, шул-

вакыт баш телгә килеп: «Мин Аллаһның хөкеменә ризамын, без 

үз  эшебез,  үз  гамәлебез  белән  түгел,  Ходаның  язмышы  белән 

үләбез. Мин кыямәт көнендә синнән кан дәгъва кылмам», – ди-

де.  Башны  гәүдәгә  кире  ябыштырдылар.  Ул  тәмам  әүвәлгечә 

утырды,  тик  яра  эзе  генә  калды.  Сәфәрнең  егерме  алтысында 

һиҗрәтнең  илле  алтынчы  елында  Кәрбәлада  күмделәр.  Шуңа 

күрә Язидкә ләгънәт укырга ярамый, ди. 

Моңа  каршы  Мәрҗани  кырт  кисеп:  «Бу  сүзләр  –  һәммәсе, 

шиксез, ялган», – ди. Хәзрәти Хөсәеннең җирләнүе илле алтын-

чыда түгел, бәлки алтмыш беренче елда, мөхәррәмнең унынчы, 

Гашура  көнендә  икәне  күптөрле  юллар  белән  нык  билгеле.  Бу 

һәм  хисапсыз  күп  китапларда  шул  рәвеш  ачык  бәян  ителгән. 

Монда  ике  сүз  булырга  мөмкин  түгел,  ди.  Шулай  ук  башта 

бәхиллек  сорап,  аның  гафу  итү  вакыйгасы  –  баштанаяк  ялган. 

Моны  бәян  [итү]  турында  китергән  гарәп  гыйбарәсе  дә 

бөтенләй  ялгыш  һәм  бозык.  Язидме,  Хәҗаҗ  һәм  шуларга  ох-

шаш  затлармы  –  аларга  ләгънәт  кылу-кылмауның  һичкемгә 

файда, зарары булу ихтималы юк. 

2.  «Тәварихел-Болгар»  иясе  хәзрәти  Галинең  җөмадиәл-

әүвәлнең  сигезендә  туып,  унбишендә  вафат  булганын,  вафат 

булгач,  бер  кызыл  дөя  килеп  чыгып,  шуңа  күтәртеп,  «Бә-

кыйг»ның


5

  бер  почмагына  җирләнүен  сөйли.  Мәрҗани  моның 

да ялган икәнен ачып бирә: «Хәзрәти Гали – ди – һиҗри кыры-

гынчы елда, рамазанның унтугызында Күфәдә вафат булды. Бу 

хакта  ике  сүз  юк.  Һәммә  китаплар  шулай  ди.  Шулай  ук 

                                                           

5

 «Бәкыйг» – изге сәхабәләр җирләнгән бер зират исеме. 




Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның тарихи бер тәнкыйте 

40 


тууының  да,  әл-Мөсәлла  әйткәнчә,  җөмадиәл-әүвәлдә  түгел, 

бәлки  рәҗәб  аенда  икәнен,  кабере  дә  Күфәдә  икәнен  бәян  итә. 

Хәзрәти Галинең җирләнүе, кайбер сәбәптән, яшерен тотылды. 

Шунлыктан  аның  кабере  хакында  күп  әкият  бар.  Берничә 

шәһәрнең  һәрберсе аның  үзендә  булуын  дәгъва  кыла.  Гадендә, 

Бәйнәл-җәбәләендә,  Бәлехтә,  Нур  Асайда  һәм  башка  берничә 

җирдә  дип  тартышалар.  Бәлех  янында  аның  кабере  дип  даими 

[рәвештә]  бер  таваф  бара.  Мавараэннәһер  һәм  Хорасан  халкы 

шул  җирдә  хәзрәти  Гали  кабере  булуына  ышаналар,  һәр  ел 

шунда ике сукырның күзе ачыла, дип ышаналар икән. Мәрҗани 

моңа каршы әйтә: «Хәзрәти Галинең кабере шунда булуы, бул-

ган  тәкъдирдә  аның  тәэсире  белән  сукырларның  күз  ачылу  ва-

кыйгасы  акыл  буенча  булмаслык  түгел,  ләкин  мәсьәлә  урын-

нарда  түгел,  бәлки  бар  булуда.  Моңарчы  һичкем  һичбер 

сукырның  шунда  килеп  күзе  ачылганын  үз  күзе  белән  күргәне 

юк, болар бар да шунда гади күңелне, халыкны җыеп, аларның 

кесәләрен  талау  өчен,  каберлекләр  саклаучы  паразит  дәрвиш-

ләрнең корган тозакларыннан башка нәрсә түгел». 

3. «Тәварих» иясенең Болгар халыкларына бәйләгән бозык-

лыкларын Шиһаб хәзрәт: «Болар һичбер тарихи әсәр белән нык 

түгел,  болар  –  һәммәсе  уйдырма,  болар  –  һәммәсе  ялган,  һәм-

мәсе Болгар халкына яла ягу һәм аларны хурлау», – ди.  

4.  «Тәварихел-Болгар»да  шундый  бер  вакыйга  тасвирлана: 

ул  заманда  кызылбаш[лар]ның  Мәшһәд  исемле  шәһәрендә 

Нәдершаһ дигән бер адәм чыгып, Бохара, Сәмәрканд, Үргәнеч, 

Хива  һәм  болардан  башка  күп  «әһле  сөннә  вәл-җәмәга» 

мәзһәбендәге халыклы шәһәрләрне алды, голяманы үтереп, ха-

лыкны үзенең ялган мәзһәбенә өндәде. Шулвакыт Аллаһ Тәгалә 

Хозыр  пәйгамбәрне  җибәреп,  Аксак  Тимергә  төш  күрсәтә. 

Төштә  шул  Нәдершаһка  каршы  барырга  әмер  була.  Ул  гаскәр 

белән килеп, Нәдершаһның бәкләреннән берсен үтертә дә Боха-

рага  юнәлә.  Моны  сизгәч,  Нәдершаһ  кача,  Тимер  аның  артын-






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   ...   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет