ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет17/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   ...   31
Мәрҗәни

Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның тарихи бер тәнкыйте 

41 


нан  җитеп,  бер  ел  кадәр  сугышалар.  Нәдершаһ  үтерелә,  шәһәр 

харап  була.  Бохарага,  аның  атасы  Сәлим  ханны  Нәдершаһ 

үтергән иде, дип, Солтанморад дигән берәүне хан [итеп] куя... 

Моңа  каршы  Мәрҗани:  «Ходаем,  ни  кадәр  ялганнар,  ни 

кадәр  төзсез  сүзләр»,  –  дип  хәйран  була.  «Беренчедән  –  ди  – 

Тимер белән Нәдершаһ бер заманда яшәгән адәмнәр түгел. Та-

рих буенча катгый нык билгеле: Нәдершаһ Тимердән өч йөз ел 

соң Хорасанда дөньяга килде. Икенчедән, ул бу мәзһәбтә түгел. 

Аның  гыйльми,  мәдәни  хезмәте  күп. Голямага,  «әһле  сөннә»гә 

хөрмәтенең ни дәрәҗәдә зурлыгы тарихларда ярылып ята». 

5.  «Тәварихел-Болгар»да  [язучы]  Тимер  белән  Чыңгызны 

кызык  очраштыра.  Тимернең  Аллаһ  тарафыннан  яхшылыкка 

өндәп, яманлыктан тыеп йөрергә җибәрелгән бер падишаһ сый-

фаты  белән  күп  җирләрне  алгач,  ул  заманда  Кытай  падишаһы 

булган  (?)  Чыңгыз  ханны  дингә  өнди,  күп  шәһәрләрне  харап 

итә,  үзен  үтерә,  урынына  улы  Торымтайны  хан  итеп  куя  һ.б. 

Мәрҗани моңа каршы: «Һай, ялганчы», – диюдән үзен тыя ал-

мый һәм бу хикәядә ни дәрәҗәдә бозык ялганнар тулганлыгын 

исбатлый:  «1)  Аксак  Тимер,  Чыңгызның  вафатыннан  йөз  ел 

үткәч,  дөньяга  килде;  бәс,  алар  ничек  очрашып,  сугышалар, 

үзеннән йөз ел элек вафат бер адәмне Тимер ничек иманга өнди 

дә, килмәгәч, ничек үтерә; 2) тарих белән мәгълүм, Чыңгызның 

дүрт улы бар: Җүҗи, Чыгтай, Түли һәм Үктәй, әмма Торымтай 

дигән улы һич булганы юк». 

 

__________ 



 

Мин  Шиһаб  хәзрәт  тәнкыйтенең  кайбер  маддәләрен  генә 

сайлап  алам.  «Тарихел-Болгари»  хакында  бүген  андый  тән-

кыйть  язып  маташу  көлке  булачак.  Ләкин  Мәрҗани  дәверендә 

тарихтан  хәбәрсезлек  шул  дәрәҗәдә  иде  ки,  шул  баштанаяк 

әкият,  хорафат  һәм  ялгыш  уйлар  белән  тулган  «Тәварихел-




Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның тарихи бер тәнкыйте 

42 


Болгар»  могтәбәр  бер  китап  булып,  кулдан  кулга  йөри  иде, 

аның  сүзләре  хакыйкатькә  алына  иде.  Заманындагы  һәрбер 

туңлык  белән,  фикердә  әсирлек  һәм  хорафат  белән  көрәшә 

килгән  Мәрҗанигә  бу  тарихны  тәнкыйтьләве  –  шул  күп  хез-

мәтенең бик табигый бер кисәге. 

Аның тәнкыйтен мин бөтенләй китерә алмадым. Ул үзе дә 

әсәрнең һәр маддәсенә аерым кагылмаганын, тик мөһимрәк та-

былганнарына  туктаганын  сөйли  һәм  әйтә:  «Хисаметдин  бине 

Шәрәфетдин  Болгариның  китабында  булган  ялгышлар  һәм  ял-

ганнары  чиктән  тыш  күп.  Калдырмыйча  бәян  ителгән 

тәкъдирдә,  берничә  зур  китап  язарга  кирәк  булачак.  Ул  кадәр 

артык  эштән  тыелып,  аңлатуның  бу  кадәресе  белән  чикләнеп, 

калганын акыл ияләренең үз фикерләренә йөкләп калдырылды. 

Аллаһ  –  дөреслекне  белүче,  Анда  сыену  урыны  һәм  Ул  миңа 

Ярдәмче буларак җитә. 

 

«Аң» журналы. – 1915. – № 2. – Б. 39–47. 



 

 

 



 

 

 


43 

Ризаэтдин Фәхретдин 

 

 



«Мәрҗани» 

 

 

 

 

 



«Мәрҗани» – үз гасырында ислам дөньясының галиме бул-

ган  Шиһабетдин  Мәрҗани  хәзрәтләренең  дөньяга  килүенә  йөз 

ел  тулу  мөнәсәбәте  белән  нәшер  ителгән  бер  әсәр.  639  биттән 

гыйбарәт булган бу әсәрдә Мәрҗани хәзрәтләренең кул-язу кли-

шәсе,  мәчете,  үзе  торган  йортының,  үзенең,  мәдрәсәсенең  рә-

семнәре бар. Бөтен китап бу бүлекләргә аерыла: 1. Мәрҗанинең 

тәрҗемәи хәле. 2. Мәрҗанинең гыйльми хезмәтләре. 3. Мәрҗа-

ни хакында мәкалә һәм хатирәләр. 4. Төрлеләр. 

[...]. 

Мәрҗани  хәзрәтләренең  тәрҗемәи  хәле  ителеп  язылган  бу 

әсәр – хакыйкать хәлдә, бер гыйлем чишмәсе. Бәяли белүчеләр 

өчен  файдаланырга  һәм  тикшерергә  тиешле  булган  бәхәсләр 

һәм мәсьәләләр монда күп. 

Мәрҗани  хәзрәтләренең  төрле  әсәрләрендә  һәм  төрле 

мөнәсәбәтләр  белән  сөйләнгән  сүзләре,  шушы  китапта  тулы 

ысуллар  рәвешенә  куелган  һәм  төрле  темалар,  үзләрен  терки 

торган кагыйдәләр асларына җыелган. Бу турыда әйтелергә ти-

ешле булган хезмәтләр тәмам җиренә килеп җиткән, төзәтелеп 

һәм  тулыландырып  беткән  булмаса  да,  бик  файдалы  бер  юл 

башланган һәм җимеше күренәчәк бер юл күзәтелгән. Шул як-

тан китапны төзүчеләрнең хезмәтләрен танырга мәҗбүрмен. 

Русия  мөселманнары  арасында  башка  мәмләкәтләрдә  дә 

Шиһабетдин  һәм  Зыятдиннәр,  Шәмсетдин  һәм  Таҗетдиннәр 

хисапсыз  дәрәҗәдә  күп  икәнлеге  мәгълүм.  Ләкин  ислам  динен 






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   ...   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет