46
Борһан Шәрәф
Мәрҗани хакында җавапларым
«Шура»ның 11 нче номерындагы Габдулла әфәнде Биги та-
рафыннан бирелгән сораулар эчендә Мәрҗани хәзрәтләренә ка-
раган 3 юлы күп укучыларның күзләренә чалынмый калган бу-
лырга кирәк. Юкса ул мәшһүр галим турысында язар өчен күп
укучылар берничә сүз тапкан булырлар иде.
Мәрхүмнең иярченнәреннән Х. Үтәки җәнаблары «Шура»-
ның 23 нче номерына кертелгән җавабы белән онытылган сорау-
ны искә төшерде. Олуг галимебезнең вафатына 25 ел тулу
мөнәсәбәте белән үз дәрәҗәсенә яраклы рәвештә юбилей ясау
мәсьәләсе дә кузгалып торган чакта, аның хатирәсенә берничә
күзәтүләр язып, Габдулла Биги әфәндегә мин дә җавап бирәчәк
булдым. Аның сораулары: «Мәрҗани хәзрәтләренең миллә-
тебезгә күрсәткән хезмәтләре ни нәрсәләр? Тараткан фикерләре-
нең тәэсире үзе дөньяда чакта күренгәнме?» – дигәннән гыйбарәт
иде. Мин Шиһаб хәзрәтнең берничә хасиятьләрен түбәндә искә
алып, шуңа җавап чыгармакчы булдым. Хасиятьләре шулар:
1. Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре Бохарада укып та, ан-
нан канәгатьләнмәгән һәм шуны бөтен дөньяга игълан иткән
кешеләрнең беренчесе булды. «Бохар күргән» кешеләр һәммәсе
үзләренең камиллекләренә, мәдрәсә һәм остазларының олуглы-
гына алданып йөргән, халык та шуларны хаклап һәм яклап тор-
ган бер заманда Шиһаб хәзрәтнең бу каһарманлыгы бик олуг
бер хезмәт иде. Соңра татарларның Бохарага карашлары бөтен-
ләй алмашынуга сәбәп булды.
Б. Шәрәф. Мәрҗани хакында җавапларым
47
2. Шиһаб хәзрәтнең гыйлем һәм камиллеккә ихтирамы, аңа
юнәлүе һәм аның алдында тез чүгүе мәрхүмнең үзен дә кул ас-
тына алган, үз шәхси мәнфәгатьләреннән, вак дөнья теләк-
ләреннән өстен иткән. Шуңа күрә гыйлем һәм хакыйкать аннан,
ягъни гыйлем хадименнән бер нәрсә таләп итсә, ул шуңа:
«Ләббәйкә!» – дип, шартсыз, ык-мыксыз җавап биргән. Бу хакта
халыкның яратмавы, голяманың һәм муллаларның каршы
килүләре аңа чүп булып кына күренгән. «Алар Аллаһ юлында
сугышырлар һәм куркытып шелтә кылучыларның шелтәсеннән
курыкмаслар» [Коръән, 5:54] аятен искә төшерерлек булган.
Шиһаб хәзрәт белгән нәрсәләрне ул заманда белүче булма-
ган, димибез. Ул аңлаган мәсьәләләрне аңлаучы үзе генә бул-
ган, дип әйтсәк, хата булыр. Әмма ул әйткән сүзләрне башкалар
әйтә алмаган, ул ачкан хакыйкатьләрне башкалар ябып тоткан-
нар, бәлки хәзергәчә дә караңгы калган булырлар иде, дип әйтә
алабыз. Башка белүчеләрнең ышанулары аныкы дәрәҗәсендә
катгый була алмагандыр, дип уйларга юл бар.
Аллаһ сыйфатлары мәсьәләсендәге дәгъвалары, ястү нама-
зы мәсьәләсендәге «Назурә»се, дүрт тугры хәлифәнең өстенлеге
мәсьәләсендәге бәхәсләре, хөтбә, җомга намазыннан соң өйлә
намазын уку мәсьәләсендәге катгый бәяннәре, Бохараның бил-
геле укыту ысулларын тәнкыйтьләве, шәрех һәм хашия
исемендәге чүп-чарларны игътибардан себереп-түгеп, Коръән,
хәдис һәм чын голяма әсәрләрен күтәрергә тырышлыгы, һәрбер
мәсьәләдә хөкем һәм тикшерүне алга чыгарып, тәкълид
1
һәм
гадәтнең хакимлегенә һөҗүм ясавы, Тәфтазаниларның фикер-
ләрен танытуы – ул олы галимнең никадәр батыр һәм хаклык
өчен никадәр гайрәтле һәм фидакяр икәнлегенә ачык дәлилләр.
Бу мәсьәләләрнең берәм-берәм халыкның прогрессына һәм дин
эшенең алга китүенә ачык рәвештә күп тәэсир күрсәтмәсә дә,
галимнәребезнең хәзинәсендәге нәрсәләргә яңадан бәһа куеп
чыгу булганлыктан, бездә фикер туга, безнең милли һәм
1
Тәкълид – дин галимнәренең сүзләренә сукырларча иярү.