ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет23/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   ...   19   20   21   22   23   24   25   26   ...   31
Мәрҗәни

Г. Гыйсмәти. Бүген йөз ел тулды 

58 


җинаять,  куркаклыкны  идеал  итеп  күрсәтте.  Исламның  бу 

дәверендә илаһ дәрәҗәсенә җиткерелә язган затлар, нәрсәләр дә 

күбәйде.  Мәгънәсез  шәкелләр  белән  тулы  кәгазьнең,  ишан  ку-

лыннан чыккан ташлар, җиде тыкрык чатына ыргытылган алама 

чүпрәкнең, күрәзәчеләрнең алдаулары белән пәрдәләнгән суның 

шәрәфәтенә, изгелегенә ышану күп кешенең идеалы дәрәҗәсенә 

җитте,  дине  булып  әверелде;  боларга  ышанмаган  кешеләр 

мөселман  түгел  булып  хисапландылар;  аларга  кимсетү  күзе 

белән  караучылар  җәһәннәмдә  мәңге  калуга  хөкем  ителгәннәр 

дәрәҗәсенә  ирештерелделәр.  Беренче  дәвердә  җәннәт  белән 

сөендерелсә, икенче дәвердә җәһәннәм иң зур хөкем сөрде.  

Бу  тәкълид  дәверләре  җәһәннәм  дәвере,  бидгать  падишаһ-

лык  сөргән  дәвер  иде.  Менә  шул  дәвернең  соңгы  көннәрендә 

мәрхүм  Шиһабетдин  Мәрҗани  хәзрәтләре  туды,  шул  дәвердә 

яшәде,  шул  дәвердә  хезмәт  итте,  ләкин  дәверенә,  заманына 

бөтенләй башка юл, башка рух белән. 

Мәрҗани  хәзрәтләре,  мөбарәк  билләрен  бәйләп,  хөрмәтле 

җиңнәрен  сызганып,  тәкълид  дәверен  бетерүгә,  җәһәннәм  азы-

гын  киметүгә,  бидгать-начар  гамәлләрдән  котылырга  кереште, 

безнең өчен дә «иҗтиһад бетте, акылының алга этәрүе, фикере-

нең күрсәтүе буенча кешенең йөрүе хәрам, уйлауга берәүнең дә 

хакы юк», дигән явыз игътикад белән көрәшүгә кереште. 

Бу сөйләнгән мәгънәләр яхшырак аңлашылсын өчен аларны 

ачыграк сөйлик.  

Тәкълид дәверендә хөкем сөреп, һәркемнең тормышын кол-

лык  дәрәҗәсенә  китерүче  голяма  сыйныфының  уе  болай  иде: 

«Мөҗтәһидләр

1

  ни  әйтсә,  тагын  ачыграк  итеп  әйтик,  Ибне  Га-



бидин, башка фикыһ китапларында, «Гакаид Нәсәфия шәрехе» 

һәм игътикад юлында нигезсез язылган игътикад китапларында 

ни  диелсә  –  шул  һәркемнең  юлы,  һәрберәүнең  игътикады  бу-

лыр; бу китапларда күренгән нәрсәләр тәрбияле акылга каршы 

                                                           

1

  Мөҗтәһид  –  үз  тырышлыгы  белән  ислам  чыганакларыннан  нәтиҗәләр 



чыгаручы галим. 


Г. Гыйсмәти. Бүген йөз ел тулды 

59 


килсәләр дә, аларны инкяр итәргә, Коръән-хәдис юллары белән 

китәргә берәүнең дә хакы юк. Мөҗтәһиднең сүзе Коръән кәрим, 

хәдис  шәрифләргә  каршы  килсә  дә,  мөҗтәһиднең  сүзенә  иярү 

кирәк;  Коръән  кәрим,  Рәсүл  хәдисе  дәлил  була  алмый;  мөҗ-

тәһиднең сүзе генә катгый дәлил була». 

Бу бәхәсләр, бу сүз көрәштерүләр, дини мәсьәләләргә кара-

лып  сөйләнсәләр  дә,  тормышыбызга зур  тәэсир  итте;  һәркемдә 

фикер  торгынлыгы  хасил  булды;  олы  кешеләр  балалар 

хөкеменә,  акыллы  кешеләр  ахмак,  юләр  хөкеменә  керделәр, 

йомшаграк әйтсәк, шулар җөмләсенә керә яздылар. 

Мәрхүм  Мәрҗани  кебек  булдыклы,  төптән  уйлаучы  затка 

бу рухи хәләт һәм тормыш хәләте тәэсир итте, ләкин киресенчә 

булган рәвештә. Ул коллык тормышының дөрес түгеллеген, ис-

лам дине рухына бөтенләй каршы икәнлеген күрсәтүгә кереште. 

Мәрхүм  Мәрҗанинең  бу  турыдагы  фикерләре  һәрбер 

әсәрендә сизелгән кебек.  «Назурә»,  «Әл-бәркыль-вәмид»,  «Мө-

каддимәте  вәфиятил-әсляф»,  «Әл-хикмәтел-бәлига»  китапла-

рында бик күп урын алалар.  

Мисал өчен, бу турыдагы Мәрҗанинең каршы сөйләүләрен-

нән бер кадәрен сөйләп үтик. 

Мәрҗани  хәзрәтләре  әйтә:  «Сез:  «Дүрт  мәзһәб  бар,  алардан 

узу  ярамый»,  –  дисез.  Мәзһәбләр  исә  уннан  артык.  «Без  Имам 

Әгъзам

2

 мәзһәбендә», – дисез; шулай була торып, «Мохтасар»ла-



рыгызда:  «Имам  Әгъзам  болай  дип  әйтүен  әйтә  дә,  имам 

Мөхәммәд яки имам Әбү Йосыф

3

 фикеренчә фәтва бирелә», – ди-



сез. Бу урында үзегезнең үзегезгә каршы килүегезне сизмисез». 

Мәрҗани  хәзрәтләренең  моннан  башка  каршы  сөйләүләре 

чиксез күп. Теләгән кешеләр мәрхүмнең әсәрләренә мөрәҗәгать 

итә белерләр. 

Без  бу  урында  тагын  бер  мисал  китерү  белән  канәгатьлә-

нәбез.  


                                                           

2

 Имам Әгъзам – имам Әбү Хәнифә. 



3

 Имам Мөхәммәд, имам Йосыф – Әбү Хәнифә шәкертләре. 






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   19   20   21   22   23   24   25   26   ...   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет