ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет25/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   ...   21   22   23   24   25   26   27   28   ...   31
Мәрҗәни

И. Габиди. Мәрҗани хәзрәтләре 

62 


Фәкать  каһарман  бер  адәмнең  батыр  күкрәге  алдында 

гайрәтле бер кул белән тотылган тимер калканнар, бәгырьләргә 

тукынып,  тәннәрне  зәһәрләр,  сөякләргә  тиеп  каннарны  эчәр 

өчен,  дип  ашкынып  килгән  мылтык  ядрәләрен  дә  бик  нык 

түземлеге белән кире кайтарырга, тәэсирсез калдырырга хезмәт 

иткән кебек, хәзрәтнең ныклыгы, кискен ният һәм тәвәккәллеге 

алдында  да  нинди  генә  бастырыкларда  тетрәп  калмыйча,  буй-

сынмыйча, уза алмадылар. 

Шиһаб  хәзрәт  Казан  мөселманнарының  фикер  куәсе  ягын-

нан  бик  түбән  бер  вакытларында  дөньяга  килгән  һәм  халыкны 

шул  наданлык  һәм  түбәнлегеннән  коткару  юлында  һичбер 

киртәләргә  карамый,  башлаган  эшен  очлап  чыгаруга  бик  нык 

осталык күрсәткән бер даһиебыз иде. Ул тырышты, чиктән тыш 

бер фидакярлек белән тырышты. Барлык хәлебез хакында озын-

озын  күзәтүләр  белән  төшенде.  Ләкин  халык  һәм  милләт,  аны 

вакытында  хакы  белән  танып,  хезмәтен  бәяләмәде.  Бу  хәл 

безнең  ул  вакыттагы  аң  һәм  белемебезнең  үсмәве  һәм  үсә 

белмәве,  үсәргә  теләмәве,  тагын  да  дөресрәге,  наданлык  һәм 

фанатизмыбыздан иде. 

Шуңа күрә бүгенге көндә инде Шиһабетдин хәзрәтне бөтен 

милләтебез  хәтергә  алып,  рәхмәт  һәм  сәламнәрен  юллап,  пакь 

рухларына  олыларыбыздан  башлап  та  сабыйларыбызга  кадәр 

хәер-догалар кылу белән үзләрен бәхетле саный. 

 

«Йолдыз» газетасы. – 1915. – 9 гыйнвар. – Б. 3–4. 

 

 

 



 

 

 




63 

Галиәсгар Гафуров 

 

Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани исеменә.  



Үткән йөз елны искә төшерү 

 

 

 

 

 



Безнең һәр көнебез – тарихи бер көн. Мәсәлән, бу 1333 ел ра-

бигыль-әүвәленең 7 нче көне тәүлекнең тулган көне дә, атнаның 

тулган  көне  дә,  айның  тулган  көне  дә,  һәрбер  елның,  ун  елның, 

йөз  елның  һәм  аннан  артыкның  тулган  көне  дә  була.  Ләкин  ва-

кытлар  –  алар  бер  аршин  гына  бит,  алар  бер  нәрсәне  үлчәгәндә 

генә кирәк булалар. Менә безнең артыбызда калган йөз ел бүген 

бер  нәрсәне  үлчәп  бетерә.  Ул  безнең  бүгенге  көндәге  баһади-

рыбыз шәех Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани хәзрәтенә үлчәү сала. 

1333  –  7  рабигыль-әүвәл,  1333  –  7  рабигыль-әүвәл.  Менә 

шул  ике  санның  арасында  хасыйл  булган  төп-төгәл  бер  йөз  ел 

вакытны  безнең  Мәрҗани  үзенең  матди  һәм  мәгънәви  [яктан] 

булуы белән тутырып тора. 

Дөрес, ул бу озын йөз елның һәрбер җирен бертигез тутыр-

мый. 1233 елның 7 рабигыль-әүвәлендә Ябынчы авылында, авыл 

мулласы  Баһаветдин  хәзрәтнең  өендә  бер  ир  бала  туган.  Ул 

баланың  әһәмияте  ул  чагында,  әлбәттә,  берәүгә дә  билгеле  бул-

маган,  ул  чакта  берәү  дә:  «Татар  дөньясының  ае  Шиһаб  хәзрәт 

Мәрҗани  дөньяга  килде»,  –  дип  белмәгән.  Ләкин,  хакыйкатьтә, 

ул шулай икән. Ул көн, ягъни 1233 елның 7 рабигыль-әүвәле та-

тар дөньясының яңа ае туган көн икән. Ул бала үз ата-анасыннан 

башкага  игътибарлы  булмаган  булса  да,  шәех  Мәрҗанинең  бар 

булуына  хөрмәт  йөзеннән,  кешенең  туган  көненнән  башланган 

тәрбиясенең тулылыгына тәэсире булырга тиешлегеннән, без ул 

чагында  могтәбәр  булмаган  Шиһабетдинне  хәзер  дә  тулы  итеп 




Г. Гафуров. Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани исеменә.  

Үткән йөз елны искә төшерү 

64 

игътибарга  алабыз.  «Ул  көндә  атаклы  булмаган  бер  авыл 



хәзрәтенең  өендә  туган  бала  бүгенге  көнебезнең  югары  ягында 

сузылып  яткан  100  елның  теге  башын  үзе  белән  тутырган  шул 

шәех Мәрҗани иде», – дибез. Ләкин без болай диеп кенә тукта-

сак, аз булыр; ул көндә туган бала бер Шиһабетдин хәзрәт кенә 

түгелдер  бит;  ул  көндә  мең  бала  тугандыр,  бәлки,  шул 

Ябынчының үзендә дә аннан башка туган балалар булгандыр; без 

ул  көндә  туган  мең  кешене  искә  алмыйбыз  да  бары  тик 

Шиһабетдин  хәзрәтне  генә  искә  алабыз.  Моның  сәбәбе  нәрсә? 

Менә  бүген  безнең  вазыйфабызга  төшкән  эш  шул  нәрсәне  табу 

һәм шуны кешегә күрсәтү булса кирәк. Чыннан да, татар дөнья-

сында Шиһаб хәзрәтне нәрсә таныттыра? 

Менә шунда инде исәпләргә һәм дәрт күрсәтергә кирәк.  

Шиһаб хәзрәтне ни өчен мактыйбыз? Ул татар дөньясының 

берәр  черек  җирен  тазарттымы,  ягъни  ул  яхшыландырулардан 

берәр  төрле  эш  эшләдеме;  ул  берәр  төрле  кирәкле,  файдалы 

эшкә  нигез  салдымы;  я  булмаса  ул  берәр  черек  җирне  кисеп 

ташлап,  яңа  бер  нәрсәгә  җирлек  әзерләдеме?  Менә  бу  турыда 

тикшеренгән кешегә, әлбәттә, урын бар. Бу турыда төрле кеше 

сүз сөйләргә мөмкин һәм аның турында төрле сүз сөйлиләр дә. 

Шиһабетдин  хәзрәтнең  билгеле  бер  һөнәр  белән  генә  та-

нылмавы, аның дәрте бер ноктага җыелмауданмы яисә ул нок-

талар күп булганнанмы, анысын хәзергә әйтеп бетереп булмый.  

Шиһаб хәзрәт дөньяда байтак озак яшәгән, ул бик күп төрле 

эшкә зиһен сарыф иткән, ул үзенең көчен төрле җиргә тараткан 

һәм шул таралган көчләрнең очы кая барып чыккан икән? Менә 

шул җеп очын табу кызыклы булыр иде, дип уйлыйбыз. Шиһаб 

хәзрәт  татарны  төзәтергә  һәм  тазартырга  теләдеме,  теләсә,  кай 

юл белән теләде? 

Кайберәүләр әйтәләр: «Шиһаб хәзрәт татар дөньясын бөтен 

ислам  галәме  белән  бергә  гасры  сәгадәткә

1

  кайтарырга  теләде 



                                                           

1

  Гасры  сәгадәт  –  Мөхәммәд  пәйгамбәр  һәм  аның  сәхабәләре  яшәгән 



бәхетле заман. 




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   21   22   23   24   25   26   27   28   ...   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет