ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет22/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   ...   18   19   20   21   22   23   24   25   ...   31
Мәрҗәни

Г. Баттал. Мәгънә һәм хакыйкать эзләүче галим 

55 


почмакларыбызга  зая  җибәрергә  тотынган  ирләребезнең  иң 

алдынгысы – шөбһәсез, Мәрҗани хәзрәтләре. Бу затның моннан 

60–70  [ел]  элек  иске  карашларга  һәм  фикер  туңгылыгына  кар-

шы сүз әйтә башлавы, аның гаять үткен тәнкыйтьләүче акылга 

ия һәм хакыйкать сөюче бер зат булганлыгын ачык күрсәтә. 

Һәр  эшендә  китап  сүзе  белән  генә  йөргән  һәрбер  «китап 

язучы  рахмәтуллаһи  галәйһи»нең  сүзен  «ышандык  һәм  рас-

ладык» дип кабул итәргә өйрәнгән, үзләренең көч һәм гыйльми 

дәрәҗәләренә  бик  нык  ышанган  адәмнәр  Шиһаб  хәзрәткә 

каршы аякландылар, яклаучыларның һәрбер яңа фикер, һәрбер 

яңа  агымга  каршы  төшүләре  бик  табигый.  Ләкин  хакыйкать 

һичбер вакытта басылып калмый, табигый нәрсәне һичбер кеше 

туктата  алмый.  Шиһаб  хәзрәтнең  мәгънәсез  һәм  файдасыз 

эшләргә  каршы  чыгуы,  бәхәс  һәм  тәнкыйтькә  өндәве  җилгә 

китмәде.  Мәрхүм  милләт  улларының  башына  туры  фикерләр, 

йөрәгенә  якты  өметләр  керүгә  җирлек  әзерләде.  Татарларның 

иҗтимагый  сәламәтлеген,  матур  киләчәген  теләп,  эш  күрүче 

яшь  буын,  үзенең  олуг  остазы  Мәрҗанигә  дә  бурычлы. 

Милләтләрнең  алга  китүе,  иҗтимагый  эшләрендә  яңа  юлларга 

кереп  китүе  сәбәпсез  һәм  кинәт  булмый.  Болар  төрле  эшлек-

леләр, төрле вакытлардагы төрле сәбәпләр аркасында мәйданга 

киләләр.  Мыжлап  яткан  схоластика,  ваемсызлык,  масаю  һәм 

эгоизм  оясына  таяк  тыккан,  динне  ялгыш  аңлатып,  бөтен  бер 

милләтне  «адашканнар  адашуы»  эчендә  тоткан  кешеләргә 

каршы  аркылы  төшү  белән  аякка  баскан,  милләтнең  үткәнен-

тарихын  тикшереп,  үзебезне  үзебезгә  таныткан,  рус  теле  һәм 

мәдәниятенә мөнәсәбәтебезнең башка төрле булырга тиешлеген 

сөйләгән  Мәрҗанинең  бездә  фикри  инкыйлаб  тууда  тәэсире 

булмаган, дип кем әйтә алыр? 

Шиһаб  хәзрәт  башка  ислам  мәмләкәтләрендә  дә  танылды, 

аның исеме бөек ислам язучыларының мөһим әсәрләренә керде, 

рус дөньясында да, Европада да телгә алынды. Димәк, Мәрҗани 




Г. Баттал. Мәгънә һәм хакыйкать эзләүче галим 

56 


без  татарларның  дөньяга  яхшы  исеме  чыгуына,  фән  һәм  мә-

дәният  дөньясында  таныла  башлануына  да  сәбәп  булды.  Шун-

лыктан  без  бөек  остаз  Шиһабетдин  Мәрҗани  хәзрәтләренең 

исеме  белән  башка  мәмләкәтләрдәге  мөселманнар  һәм  руслар, 

европалылар  алдында  мактана  да  алабыз.  Чыннан  да,  Шиһаб 

хәзрәтнең безгә милли бер мактана ала торган нәрсә икәнлеген 

мәкаләмнең башында бер шигырен күчергән Акмулла да аңла-

ган. Ул аның хакында әйтә: 

 

Мәйданга ул чыгарды артык гайрәт, 



Мизмарда

9

 сабикълардан



10

 чыкты гасрәт

11

;  


Хәмде лилләһ

12

, бу диярда



13

 бездән чыкты  

Мәржани Шиһабетдин ахун хәзрәт! 

 

«Йолдыз» газетасы. – 1915. – 9 гыйнвар. – Б. 1–2. 



 

 

 

 



 

 

                                                           

9

 Мизмарда – чабу мәйданында. 



10

 Сабикълардан – элекке кешеләрдән. 

11

 Гасрәт – абыну. 



12

 Хәмде лилләһ – Аллаһка мактау. 

13

 Диярда – дөньяда. 




57 

Габдулла Гыйсмәти 

 

 



Бүген йөз ел тулды 

 

 

 

 

 



Ислам галәменең түбән төшүенең баш сәбәбе – ислам дине, 

дип  уйламыйча  сөйләүче  затлар  булсалар  да,  ислам  тәгъли-

матын белүче кешеләр, мөселманнарның аскы, түбән дәрәҗәдә 

калуларын  таныган  хәлдә,  түбән  төшүгә  сәбәпне  башка  җирдә 

күрәләр. 

Бер милләтнең түбән төшүе кебек сәяси, иҗтимагый, тари-

хи һәм рухи мәсьәләгә дини сәбәпнең караш ноктасыннан кара-

ганда, югарыда әйтелгән соңгы фирканың фикеренә кушылабыз 

һәм бу урында шул караш ноктасын аңлатмакчыбыз.  

Ислам тарихына күз салсак, бер-берсенә нигездә каршы ике 

дәверне күрәбез: фикердә хөрлек һәм фикердә коллык. 

Беренче дәвергә караган кешеләр, дин – рухны тәрбияләүче, 

кешеләр  бәхетенә  хезмәт  итүче,  дип  караганлыктан,  кеше  тор-

мышында  беренче  сәбәп  булган  акыл  даирәләренә  киңлек,  ир-

кенлек  бирү  тарафында  иделәр,  кешегә  бирелгән  акыл  нигъ-

мәтен  юк  итүгә,  бөтен  булган  нәрсәләрне  тулы  һәм  өлешчә 

рәвештә  эченә  алган  фикер  диңгезенә  җирәнгеч  нәрсәләрне 

ташлап,  мохитен  киметү,  бетерү  җинаятенә  төшүдән  качалар 

иде. Шунлыктан бу дәвер хөкем сөргән чакта ислам галәме пар-

лак, һәркем хөр, рухи яктан олы, хезмәте дә бөек иде. 

Төрле сәбәпләрдән, бу бәхет дәвере бетүгә йөз тотты; акрын-

лык белән, ләкин куркыныч сыйфатлы икенче дәвер яки тәклид 

дәвере  баш  күтәрә  башлады,  бәхет  дәверенең  һәрбер  малын 

һәлак  итүгә,  кеше  асылын  югалтучы  рух  түбәнлеген,  хыянәт, 






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   18   19   20   21   22   23   24   25   ...   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет