ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет24/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   ...   20   21   22   23   24   25   26   27   ...   31
Мәрҗәни

Г. Гыйсмәти. Бүген йөз ел тулды 

60 


Мәрҗани  хәзрәтләре  «Кем  Коръәнне  үз  фикере  белән 

аңлата,  шул  үзенә  утта  урын  әзерләсен»  хәдисе  турысында 

«Мөкаддимәте вәфиятил-әсляф»тә әйтә: «Исламның дөреслекне 

тикшерүчеләре бу ике караш ноктасыннан карап аңлыйлар:  

1. Гарәп әдәбияты, ислам гыйлемнәре белән таныш булма-

ганнар Коръән кәримне аңлатсалар, ул кешеләр – гөнаһлылар. 

2.  Коръән  кәримне  тарткалап,  сузгалап,  үзенең күңел  телә-

генә,  үзенең  «мин  әйттем»енә  тарткан  кешеләр  шулай  ук  зур 

җинаять кылганнар җөмләсеннән булалар. 

Дини  гыйлемнәрне  яхшы  белгән,  гарәп  әдәбиятын  белгән 

кешеләр  Коръән  кәримне,  объектив  күз  белән  карап,  аңлат-

салар, монда һичбер зарар юк. 

Мәрҗани  хәзрәтләре  тәкълид  бәласеннән  котылып,  шушы 

юлга аяк баса да, гомеренең ахырына кадәр хөр фикерендә дә-

вам итә. Үзе хак дип күргән нәрсәләрне дошманнарының һөҗү-

меннән курыкмый әйтә, яза. 

Фикыһ  мәсьәләләрендә,  Имам  Әгъзам  хәзрәтләренең  эзен-

нән  бару  белән  бергә,  хата  дип  тапкан  урыннарда  мөстәкыйль 

юл белән китә. Туры, хак дип тапса, кемнең сүзе булса да, кабул 

итә;  Имам  Әгъзам  мәзһәбендә  юк,  дип  тормый.  Менә  шул  юл 

белән  Мәрҗани  халкыбызны  ваемсызлык  йокысыннан  уятуга 

кереште, тырышуында нык булды. Менә уяну дәверебезнең ба-

шы,  асылы,  төп  нигезе  булган  фикердә  хөрлек  юлын  алга 

сөрүче,  үләр  хәлгә  килгән  тормышыбызга  җан  өрүче  мәрхүм 

Мәрҗани хәзрәтләренә бүген йөз ел тулды.  

Әҗәлдән  элек  үлемгә  йөз  тотуны,  үлмәс  борын  каберен 

эзләүне  теләмәгән  кешеләргә  шатлык  көне  –  бүгенге  көн. 

Бүгенге көн – иҗтимагый канун хөкеме буенча, тормыш, мәдә-

ният  юлында  куәтләрен  сарыф  итеп,  бетерә  язып  та,  тагын  да 

куәтле  рәвештә  яшәү  өчен  куәт  җыеп  ятучы  татар  милләтенең 

бәйрәм  көне.  Бүгенге  көн  –  уянуыбызга,  хакыйкатьтә,  сәбәбче 

мәрхүм Мәрҗани хәзрәтләренең туган көне. 

 

«Йолдыз» газетасы. – 1915. – 9 гыйнвар. – Б. 2. 



61 

Исмәгыйль Габиди 

 

 



Мәрҗани хәзрәтләре 

 

 

 

 

 



Бүгенге көн һиҗри хисап белән төгәл менә йөз ел элек иде, 

Казан  мөселманнары,  бәлки,  бөтен  татар  милләте  өчен  гыйль-

ми, фикри хезмәтләре белән юлбашчылык итәр, даһилык кылыр 

бер  сәләтле  бала  туды  –  Шиһабетдин  Мәрҗани  хәзрәтләре 

дөньяга килде. 

Ул үсте, тәрбияләнде, олуг җәсәденең мөбарәк күкрәкләрен 

гыйлем  нурлары  белән  нурландырып,  хөрмәт  һәм  камиллеге, 

фикер һәм тойгылары милләтнең хәл һәм киләчәген бердәнбер 

идеяләреннән  итеп  кайгырткан  хәлендә,  шушы  ук  Казаныбыз, 

шушы  ук  халкыбыз арасына  килеп,  үткен һәм тирән  мәгънәле, 

әтрафлы һәм бай күзәтүле каләм һәм фикерләре белән хезмәткә 

тотынды,  язды,  сөйләде,  эшләде.  Кыскасы,  милләтнең  бәхете, 

аерым затларның ачылуы өчен матди һәм мәгънәви ярдәмнәрен 

багышлап, һәртөрле эшкә керешүләрдә булды. 

Бу  хезмәтләренә  халык  тарафыннан  рәхмәтләр  әйтелү,  бу 

юлбашчылыгы  өчен  ихтирамнар  белән  куллары  үбелү  иң  алда 

тотылган  бер  бурыч  булса  да,  хәзрәтебез,  вакыты  белән, алмаз 

һәм  якутлар  бәрабәренә  дә  алышынмаслык  булган  кайбер  фи-

керләре  өчен  халык  авызыннан  авыр  сүзләр  ишетте,  шелтәләр 

алды.  Бу  хаксыз  гаепләүләр,  бу  урынсыз  сүзләрне  сөйләми  ка-

лырга  аера  белмәүче  гади  кешеләр  аңлый  алмаган  кебек, 

үзләрен  дин  башлыклары  [итеп]  хисаплап,  мәҗлеснең  түрендә 

һәм халыкның агымы алдында утырган голяма [дип] аталганна-

рыбыз да изгелек итә белмәделәр, тыелмадылар. 






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   20   21   22   23   24   25   26   27   ...   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет