ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет27/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   ...   23   24   25   26   27   28   29   30   31
Мәрҗәни

Г. Гафуров. Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани исеменә.  

Үткән йөз елны искә төшерү 

67 

мөселман  иде.  Ул  үзенең  бөтен  барлыгы  белән  татарлык  һәм 



мөселманлыгын исбатлап тора иде. 

Шиһаб  хәзрәтнең  бик  күп  булган  әсәрләреннән  татарлар 

һәм мөселманнар үзләренә бик күп кирәк нәрсәләр табалар һәм 

табарлар. 

Хәтер  саклау  өчен  үзен  күп  имгәтмәгән  ул  туры  затны  за-

манасында  сөймәгәннәр,  аңламаганнар,  танымаганнар.  Ул  ча-

гында битараф карарлык күзләр йомык булып, ул затның бөтен 

барлыгын көнчеләре генә үз күзләре белән атып торганнар. 

Үкенечкә  каршы,  ул  вакыттагы  шәхси  көнләшүнең  әсәре 

әле дә бетеп җитмәгән, хәзер дә шәех Мәрҗанигә, табыну мәр-

тәбәсендә  хөрмәт  итәргә  тиеш  булган  Кышкари  һәм  «динмә-

гыйшәтчеләр»

2

  борынгыдан  калган  тәкълидләреннән



3

  һаман да 

котыла алмыйлар. 

Без  һич  какшамаган  бер  иман  белән  ышанабыз  ки,  вакы-

тында  җылы  мәхәббәт  белән  сөя  алмадык.  Шиһабетдин  хәзрәт 

Мәрҗани  үзенең  әсәрләре  белән  татар  һәм  мөселманнар  ара-

сында мәңге яшәр, бу мәрхүм хәзрәт татар һәм мөселман дөнья-

сының ае урынын башкаларга бирмәс. 

Шиһабетдин  хәзрәт  Мәрҗани  әсәрләреннән  чыгарып,  йөз-

ләрчә  «Асар»лар,  татар  тарихлары,  «Тәсхихе  Коръән  мәсьәлә-

ләре» һәм башкалар язылыр.  

Шуның өчен без чын күңелебез белән ул олуг затны хөрмәт 

итәбез  һәм  күңелебездә булган  хөрмәтле  затларның  түрен  шул 

Мәрҗанигә  бирәбез.  Нәселенә,  милләтенә  кадерле  булган  ул 

затның хөрмәтле исеме мәңге калсын, дибез. 

 

«Кояш» газетасы. – 1915. – 9 гыйнвар. – Б. 3. 

 

                                                           



2

  «Дин  вә  мәгыйшәт»  журналын  чыгаручылар  һәм  анда  мәкаләләр 

язучылар.  

3

 Тәкълид – дин галимнәренең сүзләренә сукырларча иярү. 




68 

Гали Хәбиб 

 

 



Мәрҗани һәм аның сүзләре 

 

 

 

 

 



Бүген кайгылы көн. Чөнки бүген арабызда иң караңгы төне-

бездә  шәм  яккан,  юл  беткән  вакытыбызда  юл  күрсәткән 

Мәрҗани хәзрәтләре юк, шуңа кайгырабыз. 

Бүген  шатлыклы  көн.  Чөнки  моннан  йөз  ел  элек  бүгенге 

көндә  үз  арабыздан  эшлекле  Мәрҗани  хәзрәтләре  дөньяга 

килгән  дә.  Бүген  аның  рухына  Коръән  уку,  дога  кылу  белән 

хөрмәтле  булабыз,  шатланабыз.  Мәрҗани  зур  иде,  олуг  иде, 

бөек иде. Аның зурлыгын, аның бөеклеген мин дә раслыйм, аңа 

туры күз белән караган башкалар да таный, анда каршылык юк. 

Ләкин,  кыска  гына  әйткәндә,  аның  бөеклеге  кай  ноктада  иде? 

Менә  бу  ноктада  төрле  кеше  төрлечә  уйларга,  төрле  нәрсә 

күрсәтергә мөмкин. Башкалар теләсә кайсы фикердә булсыннар

минемчә,  Мәрҗанинең  бөтен  бөеклеге,  бөтен  кешелеге,  һәр-

төрле  богаулардан  азат  хәлдә,  һәр  мәсьәлә  хакында  армый-

талмый хакыйкатьне табарга тырышуында, тапкач, өстенә Каф 

тавы җимерелеп төшүдән дә курыкмыйча, аннан аерылмау, аны 

башкалар  хәтере  белән  алмаштырмавында  иде.  Менә  шушы 

сыйфат  белән  сыйфатланган,  шушы  корал  белән  коралланган, 

моннан  нәкъ  йөз  ел  элек  туган  безнең  баһадир,  динебез,  тари-

хыбыз,  наданлыгыбыз  турысында  байтак  фикерләр  сөйләгән, 

байтак  юллар  күрсәткән,  көнне  төнгә  катып,  байтак  китаплар 

язган.  Ләкин  Мәрҗанинең  күбрәк  китаплары  гарәпчә  булу, 

аларның да байтагының нөсхәләре сатылып бетү, гадәте буенча, 

үз фикерләре төрле китабының төрле җиренә кыстырылган бу-




Г. Хәбиб. Мәрҗани һәм аның сүзләре 

69 


лу, аның сүзләре белән таныш булырга теләүчеләрнең байтагын 

читенлеккә төшерә. Шулай да Мәрҗани рухы белән таныш бу-

лырга  теләүчеләр  шушы  көннәрдә  нәшер  ителәчәк  «Мәрҗани-

нең  тәрҗемәи  хәле»  исемле  китапка  һәм  Ризаэтдин  бине  Фәх-

ретдин  җәнапларының  Мәрҗани  тәрҗемәи  хәлен  язган 

«Асар»ына мөрәҗәгать итсәләр, күп файда хасыйл итә алырлар.  

Бүген  Мәрҗани  хәзрәтләренең  туганына  йөз  ел  тулган  та-

рихи олуг көн. Бүген тел белән, ул булмаганда, каләм белән, ул 

булмаганда,  күңел  белән,  Мәрҗани  хәзрәтләренә  хөрмәт  күр-

сәтелә  торган  мөбарәк,  зур  көн.  Мин  дә  шушы  мөбарәк  көн 

Мәрҗани  рухына  Коръән  укып,  дога  кылына  торган  көн 

хөрмәтенә, турыдан-туры Мәрҗанинең үз китапларыннан алып, 

түбәндәге  аның  кайбер  сүзләре  белән  «Кояш»  [газетасы] 

битләрен мөкатдәс итмәкче булам. 





Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   23   24   25   26   27   28   29   30   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет