Г. Хәбиб. Мәрҗани һәм аның сүзләре
70
калар сүзенә караганда алда тотып, шуның белән гамәл кылыр,
мәгънәсендә. Әмма, мөҗтәһид булмаган кешегә тәкълид тиеш-
ле, мәгънәсендә түгел. Шәригать дәлилләре белән гамәл кылу
бер мәзһәбтән икенче мәзһәбкә күчү [булып] саналмый.
«Мәзһәбтә ныклык кирәк», – диюдән: «Рәсүлүллаһ, сәха-
бәләр һәм изге дин галимнәре юлында булырга кирәк», – дигән
мәгънәне аңлап: «Абсолют бер фәкыйһнең
6
фәтвасенә ябышыр-
га тиеш», – [дигән] мәгънәне аңларга ярамый.
Аллаһ Тәгаләгә ышануның нигезен «Аллаһның күркәм
исемнәре бар, алар белән дога кылыгыз» [Коръән, 7:180], «Аңа
[Аллаһка] охшаш бернәрсә юк һәм Ул – Ишетүче, Күрүче»
[Коръән, 42:11] дигән ике аять җиңел генә аңлатып бетерә.
Кәлям гыйлемендәге каршылыклы һәм бозык фикерләрне,
гасры сәгадәттән соңгы бидгатьчеләр чыгарды.
Достарыңызбен бөлісу: