ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет3/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   31
Мәрҗәни

Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның кайбер әсәрләре  

(юбилей мөнсәбәте белән тәнкыйть) 

12 

фетнәгә  әйләнде.  Күп  халык  аңа  сукыр,  надан  рәвештә  ияреп, 



шулай тиеш, дип уйлый башлады...». 

Заманында  булган  шундый  зур  хата,  шундый  кабәхәт 

бидгатькә  каршы  булып,  шул  әсәрне  язарга  теләвен  бәян 

иткәннән  соң,  тагын  шулай,  «Шәмсия»  ияләренең:  «Моны 

кереш, өч бүлек һәм йомгак итеп төзедем», – дигән кебек: «Мин 

үземнең китабымны кереш, эчтәлекле бүлекләр һәм йомгак бе-

лән сүз тәмамлаудан гыйбарәт иттем», – ди. 

Гомумән  әсәр  үзенең  стиле,  тәртибе  һәм  бөтен  тышкы 

кыяфәтләре  белән  моннан  биш-ун  гасыр  элек  Багдад  яки 

Картабада  язылган  гарәп  галимнәренең  китапларыннан  һичбер 

җәһәт  белән  аерылмый.  Бу  яклардан  «Назурәтел-хак»  –  «Кәш-

фез-зонун»нарда  исемнәре  санап  бетергесез  гарәп  әсәрләренең 

берсе,  бертуганы.  Әмма  эчке  ягына  килгәндә,  аның  әйтергә 

теләгән фикере ягыннан каралса, монда сез бөтенләй башка рух 

хис  кылачаксыз.  Монда,  кыскача  әйткәндә,  ислам  дөньясын 

каплап, акылларны богаулап яткан барлык туңлыкларга, барлык 

фанатизм  һәм  каралыкларга  каршы  горур  протест  кылучы 

куәтле  фикер  иясен,  фикердә  һәм  игътикадта

3

  хөр  булу  –  һәр-



кемнең табигый хокукы, дип игълан итәр мәртәбәдә батыр  бер 

каһарманны  күрәчәксез».  «Назурәтел-хак»ның  безнең  өчен  иң 

кыйммәтле  ягы  да  –  шунда.  «Назурә»  очраклы  яки  чыгарма 

рәвештә  килеп  чыккан  бер  әсәр  дә  түгел.  Ул  Мәрҗани  өчен 

табигый  сурәттә  барлыкка  килгән  бер  китап.  Тик  монда  язу-

чының  эчке  дөньясы,  аның  протесты  башка  әсәрләренә  кара-

ганда ачыграк, куәтлерәк файдаланылган. 

Гомумән,  бу  ике  сыйфатта  –  иске  кыяфәт  эчендә  яңа  рух 

булуда  –  Мәрҗани  белән  аның  әсәрләре  арасында  бик  көчле 

ошаш[лык] бар. 

Рәсемнәр безгә аны карт һәм мәһабәт дамеллалардан берсе 

итеп  күрсәтәләр:  башында  Бохара  шәрифчә  итеп  чалынган  зур 

чалма,  эчтән  озын  аксыл  кәзәки,  аякта  читек,  тыштан  кама 

                                                           

3

 Игътикад – дини ышану системасы. 




Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның кайбер әсәрләре  

(юбилей мөнсәбәте белән тәнкыйть) 

13 

якалы  һәйбәт  намаз  туны.  Киемдә  генә  түгел,  йөреш  һәм 



торышның  күбесендә  дә  ул  безгә  могтәбәр  хәзрәтләрнең  берсе 

булып  күренә:  без  аны  озын  таяк  тотып,  мәчет  капкасыннан 

кереп  барган  хәлдә,  михрабда  көйләп  гарәпчә  хөтбә  укып  тор-

ган  сурәттә,  бик  иске  гарәпчә  китаплардан  мендәргә  тезләнеп 

«Тәүзыйх»тан  дәрес  биреп  утырган  рәвештә  күз  алдыбызга 

китерәбез. Гомумән,  ул  тышкы дөньясы, сурәте белән шундый 

бер  дамелла  иде.  Ләкин  аның  рухани  дөньясында  без  башка 

дамеллаларның  һичберсенә  охшамый  торган  бөтенләй  башка, 

бөтенләй  яңа,  ул  заманның  фикри  тормышына  нисбәтле 

революция дип атарлык мәртәбәдә куәтле дулкыннар күрәбез. 

Һәм,  чыннан  да,  чалмасы,  туны,  кулындагы  «Тәүзыйхы» 

белән  башка  хәзрәтләрнең  берсе  булган  бу  бөек  зат  үзенең 

фикри тормышы белән заманына күрә бөтенләй башка, ул моны 

үзе  дә  хис  итә,  үзеннән  бигрәк,  эчендә  яшәгән  мохите  моны 

бигрәк ачык сизә һәм сиздерә иде. 

Бүгенге  кебек  ачык  хәтеремдә:  кадим  мәдрәсәдә  чакта 

остазлар белән бер мәҗлестә заманның галимнәре хаккында сүз 

чыкты  да,  кемдер  Кышкар  дамелла  Исмәгыйль  белән  Шиһаб 

хәзрәтне гыйльми яктан чагыштыра башлады. Шул вакыт остаз 

бик нечкә һәм бик гадел хаким сыйфаты белән: «Шиһаб хәзрәт, 

бәлки,  галимдер,  ләкин  ул  сәләф

4

  юлыннан  чыкты.  Әмма 



дамелла  Исмәгыйль  бу  турыда  гаҗәеп  бер  адәм  иде.  Ул  үзе 

гыйлемнең  һәр  бабында  заманының  бердәнбере  булган  хәлдә, 

сәләф  юлыннан  кыл  кадәрле  [дә]  аерылмады,  сәләфләр  сүзенә 

һичбер хәреф каршы әйтмәде, изге сәләфләрдән бер сүз риваять 

кылынса,  дамелла  Исмәгыйль  өчен  ул  сүз  турында  алай-болай 

фикер йөртү зур гөнаһ санала иде», – диде. 

Ул  вакыт[та]  Мәрҗани  кебек  зур  галимнең,  алай  сәләфкә 

каршы сөйләп үз кадерен үзе төшерүе өчен, аны чын күңелдән 

кызганган, кайберләребез аңа көфер мөһерләре дә баскан иде. 

                                                           

4

 Сәләф – борынгы мөселман галимнәре. 






Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет