ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет4/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   31
Мәрҗәни

Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның кайбер әсәрләре  

(юбилей мөнсәбәте белән тәнкыйть) 

14 

Менә  бүген  инде  шул  сыйфаты  өчен  бөтен  ислам  дөньясы 



аның  исемен  ихтирам  белән  телгә  ала,  шуның  өчен  аны 

халкыбызның  прогрессив  өлеше  үзенең  фикри  үсешенең  тари-

хында бик кадерле бер урынга утырта. 

Борынгы  ислам  мәдәнияте  тарихын  язган  чакта  Мәр-

җанинең  «Мөкаддимә»се  миңа,  Җирҗи  Зәйдан

 

белән  Күстәү-



Ләбүннән  кала,  әһәмиятле  чыганакларның  берсе  булды.  Аның 

«Әл-бәркыль-вәмиз»ы,  дини  мәсьәләләргә  караган  тагын 

берничә  әсәрләре  мәдрәсәдә  чакта  бик  дәрт  белән  укылды; 

ләкин  аның  әсәрләре  эчендә,  мәдрәсә  галәменнән  чыгып 

яңарган  яшь  буынга  иң  нык  тәэсир  биргәне  «Назурәтел-хак». 

Әсәрнең тәмам исеме «Назурәтел-хак фи фәрзыятил-гыйша һәм 

ин  ләм  ягый  биш-шәфәкъ»  [«Шәфәкъ  кызыллыгы  бетмәсә  дә, 

төнге  намазның  фарызлыгы  өстән  төшмәве  хакындагы  хакый-

кать телескобы»] булып, моңардан аңлашылганына күрә, бу ки-

тапны  язуга  башлыча  сәбәп  шул  заманда  бик  күп  бәхәсләр 

тудырган  ястү  [намазы]  мәсьәләсе.  Шәфәкъ  батып  җитмәс 

борын таң ата башлаган җирләрдә ястү фарызмы, түгелме? Бер 

як: «Түгел», – ди. Чөнки намазга вакыт шарт, шәфәкъ батмагач, 

вакыт кергән булмый, бәс, шарт табылмый, шартның юклыгы – 

шарт ителгәннең юклыгына сәбәпче – бәс, ул җирләрдә җәйнең 

кыска төннәрендә ястү юкка чыга. 

Шәригатьне хәреф буенча аңлаудан туган бу караш Шиһаб 

хәзрәтнең  һөҗүмнәре  астында  юкка  чыга.  Ләкин  асыл  нокта 

анда  түгел:  шул  мөнәсәбәт  белән,  шул  турыда  үзенең  фикерен 

әйтү, үзенә башка[ча] уйларга хакы барлыгын исбат итәр өчен, 

дамелла,  төп  мәсьәләгә  керешмәстән,  элек  бик  киң  мөкаддимә 

язарга мәҗбүр булган. Ястү фарыздырмы, юктырмы? – Моның 

бу  яки  теге  ягын  исбат  итү  Мәрҗани  өчен  зур  бер  плюс  була 

алмас иде, аның әсәренең асыл кыйммәте шул мәсьәлә мөнәсә-

бәте  белән  кергән  мөкаддимәдә,  намаз  мәсьәләсенәчә  булган 

әүвәлге  алтмыш  битендә.  Мөкаддимәдәге  фикерне  берничә 

сүздә  җыярга  туры  килсә:  «Аллаһ  азат  [итеп]  яраткан  акылга 

богау  салмагыз,  мөэминнең  фикере  хөр,  менә  Корьән,  менә 




Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның кайбер әсәрләре  

(юбилей мөнсәбәте белән тәнкыйть) 

15 

хәдис  –  шуларны  өйрәнсен  дә  үзе  аңлаганча  ышансын  һәм 



гамәл  кылсын.  Мин  үземне  һичкемнең  фикер  һәм  мәзһәбенә

5

 



иярергә  мәҗбүрмен  дип  белмим...  рәвешендә  нәтиҗә  ясарга 

мөмкин булыр иде. 

Һәр татар баласы кебек, без дә иман шартын ахырына кадәр 

укыган,  андагы  «кәферме  син,  мөселманмы  син»нәрне  бик 

тырышлык  белән  ятлаганбыз.  Анда:  «Тәңрем  –  Аллаһ,  пәй-

гамбәрем – Мөхәммәд галәйһиссәлам, динем – ислам, китабым 

– Корьән» кебек, диннең катгый нигезләре белән беррәттән үк, 

игътикадта мәзһәбем – «әһле сөннә вәл-җәмәга»

6

, гамәлдә – Әбү 



Хәнифә,  дип  өйрәттеләр.  Соңра  игътикадта  мәзһәп  әшгари 

белән  матүридигә  аерылганын,  гамәлдәге  мәзһәбләр  –  хәнәфи, 

шафигый,  малики,  хәнбәли  икән  –  ахирәт  көнендә  жәһәннәм 

утыннан  котылуны  теләүчеләр  үзләренең  бөтен  игътикад  һәм 

гамәлләрен  шул  алты  кешенең  икесенә  тапшырылу  мәҗ-

бүрилеген,  без  әшгари  белән  хәнәфигә  ияргәнебезне,  аларга 

каршы  барырга  ярамавын  белдерделәр.  «Бисмилла»,  «Аллаһ», 

«Корьән»  сүзләре  белән  янәшә  өйрәтелгән  ул  «әшгари», 

«хәнәфи»  сүзләре  безгә,  бер  безгә  генә  түгел,  һәр  мөселман 

баласына  җиде  яшьтән  керә  башлап,  мохитның  тәэсир  итә 

баруы  белән  алар  йөрәкнең  төбенә  кадәр  тамыр  җәеп,  бөтен 

акыл тормышын каплап ятканнар. 

Моның белән дә тукталмаган, яшең арту, күбрәк аңлый һәм 

китаплар өйрәнә башлау белән синең игътикадың, бөтен галәм 

һәм  яратылган  нәрсәләрне  берничә  сүздә  җыеп  бирер 

мәртәбәдә, гади һәм катгый калыпка коелган була. 

Дөнья  җиде  көн  эчендә  яратылган,  аның  гомере  җиде  мең 

еллар.  Бу  вакыт  үтеп  бара  инде.  Адәмнәр  һәр  сәгать  кыямәтне 

көтәргә тиешләр.  Тормышта  яхшылык  һәм  изгелек  исеменә  ни 

нәрсә,  нинди  эш  булырга  мөмкин,  аларның  һәммәсе  булып 

                                                           

5

 Мәзһәб – мөселманнар хокук системасына нигезләнгән дини юнәлеш. 



6

  Әһле  сөннә  вәл-җәмәга  –  Сөннәт  һәм  бердәмлек  тарафдарлары,  ягъни 

пәйгамбәрнең өйрәтмәләренә берсүзсез иярүче сөнниләр. 





Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет