ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет6/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   31
Мәрҗәни

Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның кайбер әсәрләре  

(юбилей мөнсәбәте белән тәнкыйть) 

18 

Мондый  сүзне  бер  Мәликов,  бер  Гаспринский  әйтсә, 



тәэсире булмас иде. Чөнки ул кәферләр эчендә – Франциядәме, 

кайда  –  укыган.  Үзе  тар  чалбар  кия,  тәмәке  тарта  –  андый 

күңеле каралган морзалар ни сөйләмәс.  

Ләкин  Мәрҗани  башка:  яхшы  атаның  баласы,  Бохара 

шәрифтә  ун  ел  укыган,  Казанның  беренче  мөдәррисе,  үзе  шул 

Тәфтазани  һәм  Нәсәфиләрдән  артык  гарәпчә  яза  –  бу  инде 

кемне дә уйга калдырмаслык түгел. 

Безнең  игътикадыбызда  хәзерге  адәмнәрнең  һичберсе 

Корьән-хәдисие  аңлый  алмый  һәм  аңа  мәгънә  бирергә  ярамый 

да  иде.  Мәрҗани  килде  дә  сәләфләр  әйткән  сүзгә  канәгать-

ләнмичә,  хәтта  борынгы  китапларның  сүзенә  каршы  барып, 

Коръәнне, хәдисне үзе аңлаганча тәфсир итә башлады.  

Кызык бер игьтикад – ләкин хакыйкать шулай бар иде – ул 

вакыт[та]:  «Коръәнгә  мәгънә  бирсәң,  кәфер  буласың»,  –  диләр 

иде.  Коръәнне  көйләп  укыйлар,  ләкин  мәгънәсенә  якын  бара 

алмыйлар, бу сәләфләрнең привилегиясе, хәзерге адәмнәр өчен 

ул  турыда  сөйләү  гөнаһ  иде.  Мәрҗани  шуны  гамәле  белән 

жимерде,  Коръәнне  үз  акылы  белән  аңлап,  хөкемнәр  ала 

башлады – ул иҗтиһад

11

 капкасын ачты, башкалар курыкмасын, 



башкалар да бу капкадан керсен өчен, галимнәрнең үзе канәгать 

булырга  тиеш  авторитетларын  ярдәмгә  чакырды.  Ислам  әсәр-

ләрен  өйрәнүчеләргә  мөхтәрәм  исемнәре  мәгълүм  булган  күп 

галимнәрнең  иҗтиһад  бетмәү  һәм  акылга  хөррият  бирү 

турындагы  сүзләрен  китерә,  болар  арасында  ул  заманның  туң 

акыллыларын, һәр турыда «сәләф» дип, «мәзһәб» дип, «борын-

гы  галимнең  сүзе»  дип  торган  әсир  җаннарын  дәһшәткә  төше-

рер мәртәбәдә сүзләр бар иде. 

Мәсәлән, Ибне әл-Гыйззенең  «Мөшкилят»,  «Һидая»гә бир-

гән  искәртүеннән:  «Мән  йәтәгассабү  би-вәәхиди  мүгыыйнин 

гайрир-расүүли  галәйһис-сәләәм  [...]»,  –  дигән  кебек  риваять-

                                                           

11

  Иҗтиһад  –  нинди  дә  булса  дини  мәсьәләдә,  Коръән  һәм  хәдисләргә 



таянып, үзлегеңнән нәтиҗә чыгару. 


Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның кайбер әсәрләре  

(юбилей мөнсәбәте белән тәнкыйть) 

19 

ләре  ул  заманның  игътикады  карамагында  иманлы  адәм  теле 



сөйләргә батырчылык итүе мөшкел саналган сүзләрдән иде. 

Әсәр  баштан-аяк  –  шул,  адәмнең  акылы  өстенә  салынган 

богауларны өзү, фикернең искеләргә кол булып калуына каршы 

көрәшүдән гыйбарәт. 

Таң алдыннан чулпан күренә, чулпан белән бервакытта җир 

йөзе  тагын  ныграк  караңгылана.  Мәрҗани  –  безнең  таңыбыз-

ның чулпаны.  

Бу – матур сүз түгел. Мәрҗани безнең фикри үсеш тарихын-

да  нинди  тәэсир  итүче  икәнен  бөтен  куәте,  бөтен  ачысы  белән 

тик  безнең  шикелле  егерме  яшьләргә  кадәр  акыллары  бөтен 

ислам дөньясын каплаган туң һәм кара фанатизм астына ябылып, 

фикерләре  сәләф  сүзләре  белән  богауланып  яткан,  соңра  азат 

ителгән,  шул  азат  ителү  юлында  бик  авыр  дулкынланулар 

кичергән  егетләр  генә  хис  итә  алачаклардыр.  Рәшид  Казыйның 

«Чулпан»  һәм  «Миръат»лары,  Исмәгыйль  бәкнең  «Тәрҗе-

ман»нары – болар безгә ул вакыт[та] вак, чүп-чар нәрсәләр иде. 

Алар  аркылы  без  Европаның  шәплеген,  мөселманнарның  бетеп 

барганын  белсәк  тә,  бу  фактта  аларга  кушылсак  та,  бу  факттан 

туачак нәтиҗәдә алардан аерыла идек. Борынгы китаплар ислам 

һәм  мөселманның  хур  һәм  кадерсез  булып  бетүен  хәбәр  бирә. 

Бәс,  анда  ниндидер  прогресс,  мәдәният  гаугаларына  мәйдан 

калмаган.  Үзенең  алган  юлында  ныклыгы,  фанатизмы  чиктән 

тыш куәтле булган шәкерт, мантыйкчы, беләм дип дәгъва итүче 

егетләргә тәэсир итә алудан «Тәрҗеман»нар, «Чулпан»нар гаҗиз 

иде.  Ул  беләм  дип  дәгъва  итүче  һәм  фанатикларны  үзләре 

утырган  позициядән  чыгарырга,  иң  элек  шул  үзләре  дә 

ышанырга  тиешле  ислам  галимнәренең  сүзләре  ярдәме  белән 

аларның  башындагы  фанатизмны  куып  чыгарырга  кирәк  иде. 

«Назурә»ләр  менә  шул  хезмәтне  үтәде.  Моның  теле  «Габдел-

хәким», «Казый мөбарәк» шикелле авыр стильле әсәрләрне укый 

алуны  һөнәргә  санаган  кадими  егетләр  дә  хурланмый  укырлык 

дәрәҗәдә  авыр,  кыска,  кискен  иде.  Бөтен  тәртибе,  бөтен  бәян 

рәвешләре дә шул укыган шәрех һәм хашияләрнекенә – моңарчы 



Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның кайбер әсәрләре  

(юбилей мөнсәбәте белән тәнкыйть) 

20 

укып  ләззәтләнеп  килгән  нәрсәләргә  охшый  –  хасил  [булган] 



Шиһаб  хәзрәт  –  кадими  мәдрәсә  крепостенә  кием  алыштырып 

кергән дошман гаскәре. Ул тышы белән безнекенә охшый, шуңа 

күрә аны эчләренә алалар, укыйлар, ләкин укудан калган тәэсир 

бөтенләй башка. 

Ислам  дөньясын  каплап  яткан  караңгы  фанатизм  йөрәк-

ләрендә  тирән  тамыр  җәйгән,  ләкин  табигате  белән  булдыклы 

булган  затлар  ул  тамырларны  суырып  ташлап,  дөнья  һәм 

тормышка  үз  акыллары,  үз  фикерләре  белән  карар  мәртәбәдә 

хөррият  алу  өчен  яңалык  тарафыннан  бик  куәтле  һөҗүмнәргә 

мохтаҗ иде. Шиһаб хәзрәт шул һөҗүмчеләрнең куәтлесе булды. 

Чит  кыяфәттәге  дошманны  күрү  белән  таныйсың  да  якын 

китермисең.  Ләкин  Шиһаб  хәзрәт  безнең  үз  киемебездә  килде. 

Ул  безнең  йөрәк  серләребезне,  барлык  позицияләребезне  белә 

иде,  шуңа  күрә  фанатизм  эченнән  акыл  һәм  фикерләрне  кот-

кару,  җаннарыбызны  хөррияткә  чыгаруда  без,  мәдрәсә 

кешеләре,  өчен  Шиһаб  хәзрәт  иң  куәтле  тәэсир  итүчеләрдән 

берсе булды. 

 



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет