II. «Мөстәфадел-әхбар»лар
«Назурәтел-хак»ның кыйммәте тарихи. Ул безнең фикри
үсешебезнең бер баскычында куәтле тәэсир итүче булды. Ул
безнең фикердәге инкыйлабыбызның бер дәверендә йөрәк-
ләребездә эз калдырды – без аны шул үткәндәге тәэсире өчен
изге исем белән телгә алабыз, шуның өчен иясенә Тәңредән
бөек рәхмәт сорыйбыз. Әмма «Мөстәфадел-әхбар»ларга
килгәндә, боларның әһәмияте үткәндәге хезмәтләре өчен генә
түгел, болар бүген дә һәм киләчәктә дә үзләренең кыйм-
мәтләрен югалтмаячаклар, чөнки болар безнең милли тарихы-
бызның, бердән, аталары, икенчедән, нигезләре. Әсәрнең үзенә
туры барып керсәк, яраклырак булыр.
«Мөстәфадел-әхбар» – җиде йөз сәхифәгә якын ике томлы
тарихи әсәр. Бездә элек пәйгамбәрләр тарихы һәм ислам
тарихлары бар иде. Бик сирәк кулларда Әбел-Гази да очраш-
Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның кайбер әсәрләре
(юбилей мөнсәбәте белән тәнкыйть)
21
тыргалый иде. Ниндидер бер уйдырма – «Тәварихел-Болгар»
дигән урам әкияте – йөри иде. «Мөстәфадел-әхбар» тарихын
оныткан, үткәненнән тәэсирләнгән булуны күңеленнән чыгарган
без, татарларга, көтелмәгән бер искәртү, бер хезмәт булды. Төп
тема итеп татарлар алынган бу китап үзенең эченә керәчәк
вакыйгаларны тирән бер сызык белән икегә аера: 1) безнең хал-
кыбызның рус кулы астына кергәнгә кадәрле булган тормышы,
ягъни бәйсезлек дәвере; 2) русның хөкем ителүенә төшкән
хәлдән соңгы заманнар, ягъни хөкем ителү дәвере.
Тормыштагы шул аерылуга каратып, әсәрдә ике бүлек
ясалган. Беренчедә безнең үткәннең мөстәкыйль көннәре,
икенчедә хөкем ителгән заманнарыбыз, Шиһаб хәзрәтнен үз
гасырына чаклы.
Әсәрнең телен хәзерге замандагы стиль белән чагыштырып
торуны кирәк тапмыйм. Шиһаб хәзрәт әсәрендәге җөмләләрнең
шома булмавына, анда бик күп гарәпчә һәм фарсы сүзләр
керүенә гаҗәпләнергә түгел, бәлки татарча китапны уку
наданлык саналган һәм аталары, хатны гарәпчә яза белмәгән
өчен, мәдрәсәдәге угылларын сүгә торган ул дәвердә үзенең күп
хезмәт кергән әсәрен һәркем тарафыннан хурланган татар теле
белән язарга батырчылык итүе өчен Мәрҗанинең бу эшенә
хәйран булырга тиешлебез.
Йосыф Акчура әфәнде үзенең «Голүм вә тарих» дигән
әсәрендә Шиһаб хәзрәтнең «Мөстәфад»е белән Риза казыйның
«Асар»ын милли тарихыбызның нигезләреннән саный.
Әсәрне ачып, укый башласак, без бу сүзнең мәгънәсен ачык
аңлаячакбыз. Әсәрнең тышкы киеме чибәр түгел, андагы мате-
риал да Европа галимнәренең әсәрләрендәгечә ачык һәм та-
бигый тәртип белән тезелеп язылмаган. Ләкин ул вакытта
безнең артык бер нәрсә көтәргә хакыбыз да юк иде. Киләчәк
көннең тарихчылары «Мөстәфад»ның шәкел ягыннан булган
кимчелеген күрмәячәк, теленең тарлыгын да сизмәячәк. Ул
иҗат куәте шул дәрәҗәдә сындырылган, капланган бер халык
эченнән «Мөстәфад»тагы кебек бер хакыйкать эзләүче, сүз һәм
Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның кайбер әсәрләре
(юбилей мөнсәбәте белән тәнкыйть)
22
риваятьләргә ышанмыйча, атын җигеп, мокшы авылларына
барып, карт мокшылардан материал җыеп йөрүче, әллә кайдагы
кабер ташларын казып йөрүче бер адәмнең чыгуына, чыннан да,
гаҗәпләнәчәк. Чөнки «эш – кирәккә, сорауга җавап булып
чыга», – диләр. «Мөстәфад» язылган заманда халыкта андый
бернәрсәне сорау, аңлау кайда – аның өчен «мәҗнүн» дип сүгә-
ләр генә иде. Ләкин даһи шуның белән даһи ки, ул заманыннан
күп еллар алга китә. Ул заманының гомуми фикерләре белән
хисаплашмый – аны тәкъдир итмиләрме, сүгәләрме – болар аны
туктатмый, чөнки тормыш һәм табигатьнең эчке тәэсирләре
белән туган иҗат куәте аңа тынычлык бирми, ул хәтта үзе бик
ачык аңлап җитмәгән хәлдә рухының эченнән килгән тавышка
колак сала, шул теләккә хезмәт итә.
Тарих язучыларны икегә аералар. Йосыф әфәнде боларны
беренче кул, икенче кул дип атый. Беренче кул тарихчылар
моңарчы тарих китапларына кермәгән хәл һәм вакыйгаларны
иске һәйкәлләрдән, кабер ташларыннан, төрле кулъязмалардан,
халык авызларыннан алып җыялар, тарихка кертәләр. Ягъни
материалны беренче кулдан алалар. Икенче кул тарихчылар
төрле китапларда булган тарихи вакыйгаларны үзенчә төзи яки
чит телдән үз теленә күчерә. Риза казыйның «Асар»ын беренче
кулга кертәләр. Чөнки ул материалны үскән җиреннән үз кулы
белән йолкый, аннан «Асар»ына кертеп, тарих сурәте бирә.
Гайнетдин Әхмәрев, имам Халиди, Зәки Вәлиди, Һади Атласи –
болар рус, гарәп яки башка халыкларның тарихи әсәрләреннән
җыеп, безгә күчерүчеләр булганга, икенче кул тарихчылардан.
«Мөстәфадел-әхбар»ның икенче бүлеге баштанаяк беренче
кул эше. Ул анда моңарчы һичбер тарих китабына кермәгән
вакыйгалар һәм исемнәрне үз тырышлыгы белән тормыштан,
хатлардан, кабер ташларыннан, сүзләрдән җыеп оештыра.
Казан, Түнтәр, Мәчкәрә, Чистай, Курса, Ашыт – белмим, тагын
әллә нинди авыл һәм шәһәрләрнен галимнәре һәм мөдәррисләре
– болар һәммәсе Шиһаб хәзрәтнең арымас-талмас тырышлыгы
белән тарихи материаллар эченә кереп киткәннәр.
|