Махмут Галяу МӨҺАҖирләР



бет11/13
Дата04.07.2016
өлшемі1.03 Mb.
#178405
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13

Бары тик Таҗига гына андый шәфкать, мәрхәмәт күрсәтелмәде – аны асарга хүкем иттеләр.
Хүкем карарын ишеткәч, ул ирексездән ыңгырашкандай бер тавыш чыгарды һәм аяк-кул богауларын үзәргә омтылган сыман алга тартылып куйды. Ләкин богау чылбырлары нык иде; алар тонык аваз чыгарып чыкылдап кына куйдылар, һәм бу чыкылдауга шундук залда үксеп елаган хатын-кыз һәм бала-чага тавышлары килеп кушылды.
Судьялар, присяжныйлар һәм залдагы халык бер-берсен кысрыклап урамга агылды. Урам як ишегенең баскычыннан түшкәндә присяжныйлардан берсе – күзенә сүрмә тарткан татар агае – кинәт тукталып калды да, баскыч түбендә сүйләшеп торучы бер түркем кешенең сүзләренә колак салды. Бер крәстиән карты, күрәсең, каторгага хүкем ителүчеләрдән кайсынадыр әти тиешле кеше, – үз янындагыларга:
Актык атымны сатып адбакат ялладым, барыбер файдасы булмады, акчасы гына әрәм китте, – дип зарланып тора иде.
Присяжный якынрак килеп:
Гүнаһлы булма, абзый кеше! – дип, крәстиәнне сүздән бүлдерде. – Улың катырак җәзадан котылган үчен рәхмәт әйт. Югыйсә аңа дар агачы тиешле иде, беләсең килсә... Син яллаган мүселман адвокат та, менә безнең ише мүселман присяжныйлары гына аны үлемнән йолып калды... Зарланма, абзый, булганына шүкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтеңне укы! – диде.
Гәрәй морзаның улына язган хаты.
«Кадерле улым Илдерхан!
Иң элек, maman* белн үземнән һәм башка туганнарыңнан сиңа күп сәлам. Барыбыз да исән-саулар, тик әниең генә, гадәттәгечә, бераз баш үянәге белән җәфалана. Шулай да син артык борчылма, әниеңнең холкын беләсең бит: аның ул авыруы бер дә юктан башлана торган. Монысында кер юучы хатын аның капотын үтүк белән яндырган иде, үянәге шуннан башланды. Башка еллардагы тәҗрибәдән чыгып фикер йүртсәк, берәр күннән бүтенләй тазарып җитәр дип уйлыйбыз. Терелгәч, ул сиңа үзенең морза Икрамовларда алып барган сүйләшүләре турында вагы-түягенәчә язып җибәрер әле. Кайбер нәрсәләр хакында хәзер үк хәбәр итә алам: бирнә итеп алар Куш Елга хуторын бирергә уйлыйлар (үч мең дисәтинә җир һәм урман).
*[Maman - анаң (французча).]
Айгыр мәсьәләсендә бераз комачаулык чыкты. Карт морза бик кәҗәләнә, бирәсе килми. Сиңа Акбэкәлне күрергә язмагандыр, ахры. Аңлыйм сине, ул айгырга син Сара туташка кызыкканнан да ким кызыкмый идең, ләкин нишлисең? Үзеңә дә яхшы аңлашыладыр, Куш Елга – майлы калҗа ул, аны капканда йотар чамаңны белеп кабарга кирәк. Монда ниндидер айгырлар белән эшне катлауландырырга һич ярамас шикелле. Әйдә, кадалып китсеннәр айгырлары белән, карт морзаның тамагына тыгылсын! Ә башка мәсьәләләрдә синең эшләр майлагандай бара. Күндәшең, теге фабрикант малае, буш кул белән китеп барды. Сара туташның аны бүтенләй күрәсе дә килми икән, диләр. Синең монда кайткач Икрамовларга визит ясавың бик әйбәт тәэсир калдырды, билгеле. Калганын, шәт, maman түгәлләр. Pour la bonne bounche*, – кәләшеңнең синең хакта әйткән фикере: «Бүтен яклап яхшы нәселдән булганлыгы күренә». Син канәгатьме, mon fils?*
*[Pour la bonne bounche - иң соңында, ахыр килеп дигән мәгънәдә {французча}] [mon fils - Улым (французча].]
Ә хәзер әйдә, бераз фәлсәфә сатып алыйк.
Син үзеңнең соңгы хатыңда кайнар акыллы башлар күтәргән яңа идеяләр турында язасың. Ләкин, дүресен әйтим, мин аларда бернинди яңалык күрмәдем. Аларнъң һәммәсе дә күп мәртәбәләр чәйнәлгән нәрсәләр, һәм, бигайбә, мин аларны инде күптән онытып бетердем. Аңла шуны: народниклык һәм социалистик идеяләр белән саташулар синең белән миңа һич килешә торган эш түгел. Үзеңнең борынгы морзалар нәселеннән икэнеңне онытма. Бу – беренчедән. Икенчедән, үч мен дисәтинә җире, урманы булган Куш Елганы үз кесәңдә дип саный аласың. Ә үченчедән... үченчедән – мин синең үтенечеңне үтәдем: күптән түгел округ мәхкәмәсе рәисе Виктор Иванович белән сүйләшкән идем. Күзен Саратов шәһәренең хүкем палатасында кече прокурор урыны бушаячак икән. Виктор Ивановичның министрлыкта хезмәт итүче туганы бу турыда үзенең хатында язып җибәргән һәм яраклы кандидатура табып куярга сораган. Виктор Иванович бу урынга сине тәкъдим итәргә ышандырды, гәрчә, аның әйтүенчә, тәҗрибәсез яшь кешене андый урынга урнаштыру бик кыен булачак икән. Ләкин мин үзем барысы да җайланыр дип уйлыйм (үзеңә генә әйтәм – Виктор Ивановичның карта уены буенча миңа шактый зур бурычы бар). Бүтен эш хәзер аның министрлыкта сүзе үтү-үтмәү мәсьәләсенә һәм анда эшләүче туганының түрәләр алдында тоткан абруена килеп терәлгән.
Син үз факультетыгызда эшләүче һәм югары даирәләрдә ихтирам ителүче, күренекле профессор белән танышуың турында язасың. Мин бу эшеңне хуплыйм – андый кешенең сиңа киләчәктә бик тә кирәк булуы ихтимал. Аның ышанычын казанырга тырыш. Тик, кара аны, аның алдында соңгы хатыңда язган теге сүзләрне лыгырдый күрмә. Юкса бүтен карьераңны харап итәрсең.
Синең киләчәк язмышыңа комачаулардай тагын бернәрсә бар, ул да булса – синең мүселманлыгың. Ләкин, ахыр чиктә, моны җиңел генә хәл итәргә мүмкин булыр дип уйлыйм. Әгәр карьераң таләп итсә, уйлап-нитеп торма, тот та православие диненә күч. Без maman белән бу турыда берни ишетмәгән-белмәгән булып күренергә тырышырбыз. Хәер, син үзең дә аңлыйсыңдыр: миндәй әтиең алдында сиңа үз атеизмыңны яшерергә һич кирәк түгел. Дин мәсьәләсендә мин һәрвакыт тулы ирекне якладым һәм яклыйм. Котылгысыз хәл килеп чыкканда, моны бернинди икеләнүсез эшләргә кирәк. Әлбәттә, Сара туташ белән алдан сүйләшеп кую мәслихәт. Ул акыллы кыз, бу адымыңның котылгысыз икәнлеген аңламый калмас. Ә менә карт морзаны күндерү читенрәк булыр. Ишеткәч пыр тузачак, карт алаша! Ләкин ничек кенә уйлама, бу мәсьәләләрнең икесе дә бер-берсенә торырлык: үч мең дисәтинәне кулга түшерү никадәр яхшы булса, прокурорлык урынын алу да шулкадәр яхшы. Билгеле, бу ике куян артыннан куганда, иң элек беренчесен эләктерү турында күбрәк кайгыртырга кирәк. Беренчесе эләксә, икенчесе аның кулга үзеннән-үзе килеп керәчәк.
Noblesse oblige – «дворянлык таләп итә» – менә шул кагыйдәне тагын бер кат исеңә түшерер үчен язам мин боларны, Илдерхан! Син морзалар нәселеннән чыккан кеше, онытма моны. Социализм һәм. либерализм юнәлешендәге яшьлек хыялларыңны хәзергә башыңнан чыгарып ташла. Алар качмас, вакыты белән җитешерсең әле. Иң беренче бурыч – карьера һәм җәмгыятьтә ышанычлы урын яулау. «Каһәрләнгән, изелгән халык» файдасына эшләргә, аңа ярдәм кулы сузарга соңыннан да үлгерерсең. «Кече туганнарга» карата булган җан әрнеткеч ул кызгану хисен күптән түгел минем үземә дә кичерергә туры килде. Дистәләгән кеше, ярдәм итәрдәй бердәнбер яклаучыларын тапкандай, ялварулы күзләрен миңа түбәгән иде. Ничек инде шул кешеләргә ярдәм кулы сузудан баш тартмак кирәк? Мин сиңа округ мәхкәмәсендә каралган актыккы эшем турында әйтәм. Әйе, әйе, переписька каршы бунт күтәргән унҗиде мужик – ярым хайван хәлендә яшәүче, кара, надан унҗиде мужик – соңгы үметләрен баглап, ялварулы күзләрен миңа түбәгән иде. Намусыма хилаф китермичә әйтә алам – мең сумлык гонорары да түгел (гәрчә, мең сум – эчне тишми), гаепләнүчеләрнең, очраклы рәвештә һәммәсе мүселман булуы да түгел, ә ниндидер ашкынулы эчке бер илһам миңа судьяларны җиңеп чыгарга күч бирде. Прокурор гаепләнүчеләргә үлем җәзасы таләп итте, ә мин үземнең ялкынлы, тетрәткеч чыгышым белән аларның гомерләрен саклап калдым. Әгәр дә безнең матушка Россиядә Европа илләрендәге кебек мәшһүр адвокатларның нотыкларын стенография юлы белән язып ала торган булсалар, ул чакта, башымны кисәргә бирәм, минем бу чыгышымны, Демосфен яки Цицерон әсәрләрен үйрәнгән шикелле, мәктәпләрдә үйрәнерләр иде.
Хәер, бунтта катнашучыларның берсен суд шулай да асарга хүкем итте. Ләкин бу очракта судьялар хаклы иде.. Үз гомерендә берничә тапкыр кеше үтергән, түсе-кыяфәте белән дә бернинди кызгану хисе уятмый торган, ерткыч сыман бер адәм иде ул.
Хәтердән чыга язган: Рекс тагын авырый. Мари, башы беткере, ишеккә кысып аның аягын сындырды. Ветеринар чакыртып дәваларга туры килде. Марины, әлбәттә, шундук үйдән сүрдем. Гомумән, бәла булды ул асрау кызлар. Күптән түгел яңасын яллаган идек тә, торып китә алырмы, юкмы – билгесез әле, син әниеңнең холкын беләсең бит. «Чибәрме соң?» – дип сорыйсың килә инде синең. Тынычлан – Маридан чибәррәк!
Ярый, сиңа исәнлек-саулык, уңышлар телим, хатны ешрак язып тор, maman борчылмасын!
Сине яратып калучы әтиең Әхмәтгәрәй Алтынбаев».
Борынгы татар морзалары нәселенең соңгы буын вәкиле, Петербург университетының хокук фәннәре факультеты студенты Илдерхан Алтынбаев холкы-гадәтләре, дүньяга карашы белән үзенең җилкуар табигатьле әтисеннән нык аерылып тора иде. Моның шулай икәнлеген Илдерханның әтисенә язган җавап хатыннан да ачык күрергә була.
Илдерхан Алтынбаевның әтисенә язган хаты.
«Кадерле papa*! Хатыгызны алып бик шатландым. Тик mamanньң мигрень белән авырып китүе генә мине беркадәр борчуга салды. Ләкин ул инде терелгәндер дип уйлыйм һәм якын күннәрдә миңа – үзен һәрвакыт ихтирам итүче, яратучы улына – мәхәббәт хисләре белән тулы, назлы бер хат язып җибәрер дип үмет итәм.
*[Papa – әти (французча).]
Кызганычка каршы, сезгә карата, кадерле, papa, ул дәрәҗәдә үк ихтирам сакларга туры килмәстер. Ни үчен дисәгез, сәбәбе шул: сезнең күп кенә фикерләрегез миңа бәхәсле тоелды, ә кайсыбер киңэшләрегезне исә мин ачыктан-ачык кабул итә алмыйм.
Гомумән, соңгы хатыгыз белән сез мине бик нык гаҗәпкә калдырдыгыз. Уңышлы тәмамланган ниндидер бер хүкем процессы гына Әхмәтгәрәй Алтынбаев шикелле үтә азартлы карта уенчысын яшел постау ябулы үстәлдән аерып, аны Бисмарк шүһрәте артыннан куучы бер философка, сәясәтчегә әверелдергәндер дип һич тә ышанасы килми. Юк белән баш ватып маташмыйсызмы икән сез, кадерле рара... Үзегез ук бит хатыгызда: «куп мәртәбәләр чәйнәлгән нәрсәләр һәм мин аларны инде күптән онытып бетердем», – дип язып китәсез. Ә чынлыкта ул нәрсәләр, ягъни народниклык, социализм турындагы мәсьәләләр шактый катлаулы бит, аларны ниндидер «кайнар акыллы башлар» уйлап чыгарган дип кенә карау зур ялгышлык булыр иде. Сез заманнан артта кала барасыз, кадерле papa. Һәм әгәр сезне хүрмәт итүче улыгызга, үз нәүбәтендә, файдалы киңәш бирү хокукы тапшырылса, ул сезгә хәзерге әдәбияттан кайбер нәрсәләр укырга киңәш итәр иде. Хәзерге әдәбияттан дим, чүнки иске классиклар – Тургенев, Гончаров – алар инде үткән дәвер; ә менә Чехов, Максим Горький әсәрләре белән танышу сезгә зыян итмәс иде.
Икрамовлар мәсьәләсе – бик четерекле мәсьәлә, аны хәл итүне тулысынча хатын-кызлар кулына тапшырырга кирәк. Бу мәсьәлә белән maman шүгыльләнсен. Тик монда бер күңелсез моментны гына әйтеп үтәсем килә: сез, артык мавыгып китеп булса кирәк, айгыр белән минем булачак кәләшем арасында урынсыз чагыштырулар ясыйсыз. Бу мине бик рәнҗетте. Андый чагыштыруларның туган әтием хатында китерелүе генә мине хәзер кискен сүзләр әйтүдән тыеп тора.
Инде үч мең дисәтинә җир мәсьәләсенә килик. Монда да мин сезнең фикерләр белән килешә алмыйм.. Ул үч мен, дисәтинә буламы, булмыймы – анысы артык әһәмиятле түгел. Булса – яхшы, булмаса – хәере белән! Минем үчен иң мүһиме – Сара туташ. Миңа ул кирәк, һәм киләчәк язмышымны хәл иткәндә дә ул минем беренче киңәшчем булачак, билгеле. Хезмәт урыны – анысы инде бүтенләй вак мәсьәлә. Сездән Виктор Иванович белән сүйләшеп карарга үтенүем – ул бары гадәттәге бер кармак салу гына, Казан округ мәхкәмәсендә вакансия булмасмы дию генә иде. Әгәр шулай булып, Сара туташтан да ризалык алына икән – мин, әлбәттә, каршы түгел. Әйдәгез, үз улыгызны прокурор ясагыз алайса! Шулай ук мин сезнең карьера белән дин арасындагы мүнәсәбәтләргә кагылышлы фикерләрегезгә дә кушылам. Бу мәсьәләдә мин тулысынча сезнең яклы. Ләкин минем киләчәктә прокурор булып эшләвем халыкка кулымнан килгәнчә ярдәм итү турындагы омтылышларыма һич кенә дә комачауламаячак. Киресенчә, минем рәсми прокурорлыгым социализм юлындагы идеяләремне гамәлгә ашыру үчен зур мәйдан гына ачачак. Сизенәм, сез миннән канәгать түгел, ата кеше буларак, сезнең миңа ниндидер файдалы киңәшләр әйтәсегез килә. Шулай да, калдырыйк без ул үгет-нәсихәтләрне, papa! Ышаныгыз – мин инде үзем үчен үзем җавап бирә алырлык кеше. Бер мисал китерергә рүхсәт итегез. Күптән түгел миңа иптәшләрем алдында «Исламда варислык хокукы» дигән темага доклад ясарга туры килде. Докладның гадәттән тыш уңыш казануын һәм юриспруденциядәге катлаулы мәсьәләләрне хәл итү юлында яңа перспективалар ачуын язып тормыйм – хикмәт анда түгел. Мәсьәләне үйрәнү ысуллары, кулланылган чыганаклар – иң мүһиме менә нәрсәдә, Баязит ахунның Казан мәдрәсәсендә укучы шәкерт улы аша мин «Фәраиз» дигән кызыклы бер китапка тап булган идем. Анда исламның варислык хокукына карата түп карашлары – кагыйдәләре тасвир ителә. Моңарчы без шәкертләрдән күлә генә торган идек, урта гасырның беркемгә кирәксез хикмәтләрен, хорафатларын үйрәнүгә шулкадәр күч, энергия сарыф итүләре үчен аларны кызгана торган идек. Безнең беребез дә моңарчы ул серле дүньяга җентекләбрәк карарга тырышмаган икән. Ә анда безнең күңелне җәлеп итәрдәй нәрсәләр дә бар икән. Мәсәлән, шул ук «Фәраиз» китабы буенча (сүз уңаенда әйтеп үтим: Баязит ахун улы белән без ул китапны урысчага тәрҗемә иттек) тапкырлау җәдвәлен үйрәнергә була. Мәдрәсәләрдә туган телнең грамматикасын үйрәнүгә игътибар ителми, аның каравы анда гарәпчәне яхшы үзләштерергә мүмкин. География, табигать белеме шикелле гимназиядә укытыла торган фәннәр мәдрәсәдә үтелмәсә дә, шәкертнең күндәлек азыгы булган схоластиканы үйрәнү анда тиешле югарылыкка куелган. Ниһаять, анда диалектика укытыла. Мәдрәсәдә ул мантыйк исеме белән йүри. Аны укытуда шактый зур җитешсезлекләр, системасызлык хүкем сүрә сүрүен, шулай да бу чын мәгънәсендә диалектика, ә сезнең, papa, шундый фән турында кайчан да булса ишеткәнегез бар идеме? Ышанып әйтә алам – юк. «Диалектика» сүзе сезнең үчен «Фәраиз» китабы кебек үк, безнең мәдрәсәләребез, шәкертләребез кебек үк чит-ят нәрсә, шулай бит? Ә безнең үчен бу мәдрәсәләр – яшьләрне тәрбияләү урыны. Киләчәктә, татар дүньясы гомуми мәдәният процессына килеп кушылгач, ул яшьләр тарих сәхнәсендә үз рольләрен уйнарлар әле.
Хат шактый озынга сузылды бугай, ялыктырып бетергәнмендер сезне, кадерле papa. Җибәрелгән ике йүз сум үчен зур рәхмәт. Maman аны, мин сораганны да күтмәстән, үз белдеге белән җибәргән, әмма ул бик вакытлы килеп җитте, чүнки тегүчедән яңа мундирымны барып аласым бар иде.
Сезгә сәламәтлек һәм озын гомерләр телим. Тирән ихтирам белән, улыгыз Илдерхан».
Бу хатны алганда Гәрәй морзаның картада зур акча оттырып, кәефе бозылган чагы иде. Хат аның кәефсезлеген тагы да арттырып җибәргәндәй булды. Ул, кабинеты буенча әрле-бирле йүргән хәлдә, улы исеменә ярсулы сүзләр яудырырга тотынды:
Аһ, күчек! Авызыннан ана сүте кипмәгән, үз әтисенә фәлсәфә сата бит... Фәлсәфәдә минем азау тешем чыккан инде, балакай, мине үйрәтәсе юк. Каян килгән социалист! Карарбыз әле: үч мең дисәтинә җир-утарга хуҗа булгач, анда нинди социализм үрчетерсең икән! Бүтенләй икенче күйгә җырларсың әле!
Ул шулай сүйләнә-сүйләнә аш бүлмәсенә чыкты, якын-тирәдә хатыны-мазар йүрмиме дигәндәй, колак салып тыңлап торды, аннары буфеттан коньяк алып, рюмкасын мүлдерәмә тутырды да, ачулы бер тәвәккәллек белән аны авызына каплады, әфлисун кисәге капты, асрау кызны чакырып, аңа:
Мине сорасалар, имениесенә китте диярсең, – диде һәм кире борылып кабинетына керде, диванына чалкан сузылып ятты да, нәфрәт тулы күзләрен түшәмгә текәде.
XI
Таш җәелгән урам уртасыннан түрмәгә таба, богау чылбырларын чыңлатып, чабаталы тоткыннар үстерәлә. Саф артыннан һәм як-яктагы тротуар кырыйларыннан чал чәчле картлар, урта яшьләрдәге ирләр, сабыйларын кулларына күтәргән хатыннар һәм әниләренең итәкләренә ябышкан бала-чага түркеме атлый. Болар – тоткыннарның якыннары, кардәш-ырулары. Алар сафта баручыларга сүз катмакчы булып әледән-әле тоткыннарга якынлашалар, әмма кылычларын ялангачландырып тоткан солдатлар, ачулы сүзләр белән җикеренеп, аларны читкә куа торалар иде.
Урам буйлап үтеп-сүтеп йүрүчеләрнең беришесе, гаҗәеп тамаша күргәндәй, кинәт туктала да, башын чайкап, тоткыннар түркеменә бик озак карап кала, ә беришесе, киресенчә, тоткыннарның богау-чылбырларын үзеп үстенә ташлануыннан курыккандай, адымын кызулый, бу урыннан тизрәк китәргә ашыга иде. Ә тоткыннар ,әйтерсең, аларга игътибар да итмиләр, башларын игән хәлдә бара бирәләр.
Күн аяз, матур, күк йүзеннән кояш җылы нурларын сибә.
Менә алда түрмәнең биек таш стенасы, зур тимер капкасы күренде... Тоткыннар туктадылар. Капка янында сакта торучы солдат, салмак адымнар белән әрле-бирле йүренүеннән туктап, күз кырые белән генә карап куйды, аннары тагын йүренергә тотынды.
Конвойчылардан берсе йодрыгы белән капканы шакыды. Капка тимерендәге бәләкәй тишектән сыңар күз күренде, аннары зур булмаган шакмаклы капкач ачылып, аның уентыгыннан җирән чәчле, сипкел битле надзиратель башы чыкты. Ул конвойчы белән нәрсә турыдадыр пышылдашып алды да, тагын кереп югалды. Шул ук минутта авыр эшермәне шудырган һәм кыңгырау шылтыраган тавыш ишетелде, капканың бер ягы шыгырдый-шыгырдый иңеләй ачылып китте. Тоткыннар белән конвоирлар эчкә уздылар. Алар артыннан капка шапылдап яңадан ябылды.
Ләкин тоткыннар түрмәнең ишегалдына ук кереп җитмәгәннәр иде әле. Алар килеп кергән җир таш бина астындагы гүмбәзле тар аралык булып, аның икенче башында тагын бер бикле ишек бар иде. Күннәр җылы, коры торуга карамастан, монда шактый юеш һәм черек исе аңкый иде.
Югарыдан кечкенә генә электр лампасы сирпегән тонык яктыда тоткыннар аралыкның бер очында дәһшәтле кыяфәттә ике рәткә тезелеп басып торган кораллы надзирательләрне күрделәр.
Бераздан сул яктагы ян ишектән озын гәүдәле, аксыл чәчле, эчкә баткан зәңгәр күзле, сакал-мыегын чиста итеп кырган бер начальник чыкты.
Алып кайттыгызмы? – дип сорады ул, каядыр түшәмгә карап әйткәндәй.
Баягы солдат фуражкасы эченнән бер кәгазь чыгарды да, начальникка сузды.
Тегесе, яктыга таба борылыбрак басып, кәгазьгә күз йүртеп чыкты, аннары:
Таҗетдин Миңлебаев! – дип кычкырды.
Мин!
Ике адым алга!
Таҗи алга чыгып басты. Аның мәһабәт, таза гәүдәсе түрә кешенең игътибарын беразга җәлеп иткәндәй булды. «Мондый таза адәмгә бауның тазарагын сайларга туры килер, ахры, дар агачының да аркылы борысын алыштырасы булыр», – дигән кебек, ул бераз уйланып торды һәм бүтенесенә ишетелерлек итеп:
Монысын ялгыз камерага, калганнарын – элеккеге урыннарына! – дип боерды.
Эшермәләр тагын шалтыр-шолтыр шудырылды һәм эчке капка ачылды. Бер күтү надзирательләр сагы астында тоткыннар түрмә ишегалдына керделәр.
Тимер рәшәткәле кечкенә тәрәзә уентыкларында сакал баскан какча яңаклы ябык йүзләр күзгә чалынды. Рәшәткә тимеренә куллары белән чытырдап ябышкан килеш, алар яңа каторжаннардан күзләрен алмый карап торалар иде.
Кайсыдыр камераның тәрәзәсеннән тоткыннарга эндәшеп кычкырган тонык тавыш ишетелде. Таҗи аңа җавап бирергә дип башын күтәргән иде дә, янәшәдә атлаган әзмәвер надзиратель аның бу ниятен сизеп алып, тимер йодрыгы белән Таҗиның ияк астына сукты. Таҗи, түземен җыеп, бер сүз дәшмәстән, юлын дәвам итте һәм таш баскыч буйлап үзенә билгеләнгән камерага күтәрелә башлады. Менешли ул авыз эченә җыелган канны лач итеп идәнгә түкерде, шул эше үчен надзирательдән тагын бер типке алды. Авыз-борыннан саркыган кан ияге буйлап киеменә агып түште. Таҗи камерага керде, битендәге канны күлмәгенең ертык җиңе белән сүрткәләде дә, үзенең ятагына гүрселдәп ауды. Богау-чылбырлар чыңы һәм шапылдап ишек ябылган тавыш аның йүрәгенә энә булып кадалды.
Каторгага хүкем ителгәннәрне тулай камерага кертеп яптылар. Ишек тыштан чыкылдап бикләнгәч тә, түрле яктан сораулар ява башлады.
Иректә рәхәтме соң?
Туганнарыгыз судта булдымы? Алар белән сүйләшә алдыгызмы?
Ничә ел бирделәр?
Сорауларның күбесенә җавап булмады: кайсылары, нигә сорап торырга инде дигәндәй, кул гына селекте, икенчеләре авыз эченнән нидер мыгырдап ятакларына килеп утырдылар да, башларын игән хәлдә хәрәкәтсез калдылар.
Сезнең үчен бүген ипи бирмәделәр.
Иртәгәгә хәтле сезгә ач торырга туры килер, ахры, – дип, никадәр генә сүйләштерергә тырышып карасалар да, файда булмады. Алар әйтерсең лә тораташка әверелгәннәр иде. Бу минутта аларның колак түбендә ике генә сүз – «гомерлек каторга» дигән коточкыч, рәхимсез сүзләр генә яңгырап тора иде шикелле.
Ятагына йүзтүбән капланып яткан Фәхри янына гомерен караклыкта уздырган бер тоткын килеп утырды.
Ул кадәр бетеренмә әле син, егет. Яшәргә кайда да мүмкин ләбаса. Түрмә тормышы җиңелдән түгел түгелен, шулай да аңа да ияләшеп була. Бер күнеккәч, ата-ана йортыннан бер дә ким түгел ул... Хәтта кайбер кешегә аның файдасы да бар... Күп нәрсәгә үйрәнергә була монда... Кыскасы, күпне түзгән – тимерне дә үзгән...
Ачулы кыяфәттә камера буйлап әрле-бирле киләп сарып йүрүче икенче бер тоткын – ат карагы – кинәт туктады да, әлеге кешене сүзеннән бүлдереп:
Син нәрсә ялган сатасың анда, карт җен! – дип кычкырды. – Бу таш капчыкта алай череп ятасың бик килә икән – ята бир, анысы синең эш! Тик бүтәннәрнең саруын кайнатма, яме!
Ә син ник тыгыласың әле? Мин үз уйлаганымны әйтәм.
Тик торсаң яхшырак булыр!.. Түрмәне мактаганың үчен акча түләмиләрдер ич сиңа?!
Алар янына тагын бер тоткын килеп туктады.
Үлеп тартасы килә... Абдул, синдә бер чеметем генә булса да тәмәке табылмас микән? – дип сорады ул ат карагыннан.
Бер чеметем тәмәке үчен үзем дә җанымны бирер идем... Бүртеге дә калмады. Бүтән кешедән сора...
Ләкин бүтән тоткыннарда да тәмәке юк иде. Тартасы килүдән җен ачуы чыккан Абдулла кинәт тимер ишеккә ташланып, йодрыгы белән аны түяргә тотынды.
Ишек күзеннән надзирательнең:
Син нәрсә, тилебәрән орлыгы ашадыңмы әллә? Я булмаса карцерны сагындыңмы?! – дип җикеренеп кычкырган тавышы ишетелде.
Тәмәке бир... Бер генә суырырлык! – дип ялварды Абдулла.
Ишектәге күзчек шапылдап ябылды. Ярсуы артканнан-арта барган Абдулла исә бүтен күченә аягы белән ишеккә типте дә, нәрсәдән үч алырга инде дигәндәй, беравык як-ягына каранып торды, аннары җан-фәрманга чабып килеп тәрәзә тимеренә сикерде һәм шунда куллары белән асылынып калды.
Камерада шау-шу куптарган һәм тәртипсезлек тудырган үчен надзирательләр соңыннан Абдулланы алып китеп бик каты кыйнап кайтардылар. Кыйнауга ул түзде, әмма камерага кайткач, кара чуклы яшел түбәтәен башыннан алып идәнгә бәрде дә, күңел түбеннән ургып чыккан бер сызлану белән:
Әгәр моннан табан ялтыратмасам, баскан урынымда җир упсын менә! – дип карганырга тотынды. – Бу зинданда бер сәгать артык утыруга караганда үлүең хәерлерәк!
Шушы шау-шу эчендә әбәт җиткәнне белдереп шалтыраган кыңгырау тавышы бүтенләй күмелеп калды диярлек.
Ачкыч-йозаклар шылтырады, һәм сакчы надзиратель ишектән башын тыгып:
Әбәткә әзерләнегез! – дип кычкырды.
Әбәт ашаганнан соң тоткыннарны ишегалдына йүрергә чыгарга чакырып тагын ике тапкыр чаң суктылар.
Фәхри урынында ятып калды. Абдулланы надзиратель чыгармады. Бүтән тоткыннар аз гына булса да саф һава сулап, кояш нурында җылынып керү нияте белән тышка ашыктылар.
Ишегалдындагы кечкенә такыр мәйданчыкны түрле яктан бер-берсәннән икешәр адым чамасы ераклыкта торган надзирательләр сафы чолгап алган иде. Шул мәйданчыкта бер-бер артлы тезелешеп әкрен генә тоткыннар әйләнә. Үзара сүйләшү, сүз кату тыелган. Әгәр сафтагы берәр тоткын адымын әкренәйтсә яки җәһәтрәк атлый башласа, шундук:
Тигез атла! Кая ашыгасың! – дигән ачулы тавыш ишетелә.
Тоткыннардан берәү аяк астында ниндидер ялтыравык нәрсә ятканын күреп түбән иелде. Ләкин ул аны алырга үлгермәде, янәшәдә күзәтеп торучы надзиратель авыр итекле аягы белән тибеп тоткынның берничә тешен сындырды. Ишегалдында тагын шау-шу күтәрелде. Һавада йүрү вакыты әле узмаган булса да, тоткыннарны кире бордылар һәм түрткәли-түрткәли кире камерага кертеп яптылар.

Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет