Махмут Галяу МӨҺАҖирләР



бет10/13
Дата04.07.2016
өлшемі1.03 Mb.
#178405
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13

Поплар артыннан башына ак чалма ураган, юл-юллы ефәк чапан кигән мулла керде. Утырышчы булуы белән горурлануы аның йүзенә үк чыккан иде. Урынына барып утыргач, ул башын күтәреп залдагы кешеләргә вәкарь генә күз йүртеп чыкты, һәм шул вакыт аның чаларган куе сакалы астыннан май тапларына катып беткән бишмәт изүе күренеп китте...
Шуннан соң, тыны бетеп уфылдый-уфылдый, түсе-бите белән уртакул сәүдәгәргә охшаган бер алпавыт керде: түгәрәкләп китәрткән чәч, түгәрәк сакал, бәрәңге борын, елмаеп ерылган авыз. Киеме дә шуңа туры килгән: аягында бүрмә кунычлы лаклы күн итек, үстендә бүрмә билле кәзәки, перәшкәсенә күмеш бизәкләр түшерелгән купшы бил каешы.
Алпавыт белән янәшә бер татар сәүдәгәре урын алды. Ул һич тә тыныч утыра алмый: җептәй нечкә мыек белән каймаланган иреннәре туктаусыз нидер пышылдый, чалара башлаган кечкенә кара сакалы берүзлексез калтырана, дерелди; яки кулын күтәреп дога кылгандай битен сыпырып куя, яисә кесәсеннән шалкан чаклы түгәрәк зур сәгатен чыгара да аны колагына куеп игътибар белән тыңлап тора. Аннары, сәгатьне яңадан кесәсенә тыгып, сүрмәле күзләрен түбән түшерә дә, әүвәлгечә иреннәрен кыймылдатып, кабат нидер пышылдарга керешә.
Присяжныйлар арасында такыр башлы, кара мыеклы яшь кенә бер татар алпавыты да бар; сюртуктан һәм галстуктан булса да, ул башына түбәтәй кигән иде.
Шулай ук монда карт бер генералны, геморрой авыруыннан җәфаланучы чиновникны, чиркәү старостасын, фабрика-завод хуҗаларын, банк директорларын һәм башка шуның ише түрәләрне күрергә була иде... Хәтта асыл сүяктән булган ниндидер дәрәҗәле бер адәм дә бар иде. Шулар белән янәшәдә үк – маклер, подрядчик яки кафешантан хуҗасы...
Присяжныйлар үз урыннарына утырышып беткәч, залга судның үз штатында торучы поп белән мулла керде. Алар, мүнбәр сыман әлеге трибуналар янына килеп, гадәтләнелгән бер үлгерлек белән алларына Инҗил һәм Коръән ачып салдылар.
Ул арада уң яктагы ян ишек артында богау чыңы һәм салмак адымнар белән атлап килгән аяк тавышлары ишетелде. Моңа җавап итеп залдагылар шундук дәррәү гүжелдәп куйдылар. Эскәмиядә утыручыларның кайберләре хәтта аягүрә торып басты.
Солдатлар, кылычларын шәрәләндереп, ишекнең ике ягына тезелеп бастылар. Залдагы гүжелдәү берьюлы тынды. Шул үлем тынлыгы эчендә залга, богауларын чыңлатып, тоткыннар түркеме килеп керде.
Кинәт бүтен залны:
Әти! – дип кычкырган бала тавышы яңгыратты. Залдагылар, сискәнеп китеп, тавыш ишетелгән якка борылып карадылар. Моны, богауланган әтисенең ишектән керүен күреп, Фәхринең кечкенә кызы кычкырган иде. Фәхри үзе дә дулкынлану, әсәрләнү кичергән хәлдә, хатынын һәм кызын сәламләү үчен кулын югары күтәрергә теләгән иде дә, авыр богау ирек бирмәде. Калтыравык богау чыңы гына бу юлы ничектер аеруча моңлы ишетелгәндәй булды.
Тәртип караучы ашыгып Мәфтуха янына ташланды.
Әй, син! Телен тый кызыңның! – дип кисәтте ул.
Дәшмә, кызым, дәшмә! – дип пышылдады курка калган Мәфтуха, кызын күкрәгенә кысып.
Тәртип караучы тын утырган халыкны ачулы күз карашы белән бер сүзеп чыкты да, тоткыннарга борылып:
Баш киемнәрегезне салыгыз! – дип җикерде. Тоткыннар, богау-чылбырларын шалтыр-шолтыр чыңлатып, кулларын күтәрделәр. Чылбырлары кыскарак булган кайберәүләргә баш киеменә үрелеп җитү үчен хәтта бүгелергә туры килде.
Аннан соң залда яңадан тынлык урнашты. Бары тоткыннарның ачу катыш моңсу күз карашлары гына залны айкап, эскәмияләрдә утыручы якыннарын, туганнарын, дус-ишләрен эзли һәм алар белән сүзсез әңгәмә алып бара иде.
Бераздан кыңгырау шалтырады һәм тәртип караучының:
Хүкем килә! Торып басыгыз! – дип кычкырган ачы тавышы ишетелде.
Халык дәррәү аягүрә торып басты. Шунда ук бер як ишектә судьялар белән сәркәтиб, ә икенче якта прокурор күренде.
Хүкемне башлап җибәрү үчен кирәкле гадәттәге рәсмилекләр үтәлеп, гаепләнүчеләр һәммәсе барланып-тикшерелеп чыгылгач, залда утыручылар арасыннан шаһитлар – Сабирҗан мәзин, Фәйзулла староста, Гыймади карт һәм Таҗиның туган энесе Вафа куштан хүкем үстәле янына чакырылдылар. Җирән сакаллы, тешләре коелып беткән Исхак мулла аларның һәрберсеннән ант әйттерә башлады. Шаһитлар бутала-тотлыга, аңлаешсыз сүзләрне исә бүтенләй вата-сындыра тыңкышланып сүйләгән мулланың һәрбер әйткәнен кабатлап барырга тырыштылар һәм иң соңында үзләренең хүкем барышында дүресне генә сүйләячәкләре турында Коръән үбеп ант иттеләр. Шуның белән шаһитлардан ант бирдерү тәмам булды. Аларны шундук махсус билгеләнгән бүлмәгә озатып куйдылар.
Ул арада поп, шаһитларның һәммәсе дә татарлар гына булуны күреп, Инҗилен ябып куйды, күнегелгән кул хәрәкәте белән башындагы бүркәнчеген алып ташлады да, аны каядыр мүнбәре астына яшереп, тавыш-тынсыз гына залдан чыгып китте.
Шуннан соң гадәттән тыш озын, ялыктыргыч гаепләү актын уку башланды. Гаепләнүчеләр үзләренә аңлаешсыз сүз-тәгъбирләрне рәтләп тыңламадылар да диярлек. Алар зал буенча күзләрен йүртеп үзләренең якыннарын эзлиләр, тапкач, аларның яшь тулы моңсу күз карашлары белән очрашып, эчке әрнүдән яңадан күзләрен алалар һәм, нидер үмет иткәндәй, присяжныйларга текәләләр. Тоткыннарның киләчәк язмышы әнә шул присяжныйлар кулында. Белергә иде, аларның кайсы дус та, кайсы дошман икән? Йүзендә шәфкать нуры балкыган әнә теге мулла ярдәм итәр, бәлкем? Әллә менә бу ягымлы йүзле сәүдәгәрме? Бәлкем, теге татар алпавыты ярдәм итәр? Аның кыяфәтендә шундый ялагайлык чагыла, теләсә, ул әллә нинди зур дәрәҗәле түрәнең дә күңелен эретә алыр шикелле. Ләкин присяжныйлар гаепләнүчеләрнең күз карашлары белән очрашырга теләмиләр, башларын түбән иеп, аска карап утыралар... Шуннан соң гаепләнүчеләр ялварулы күзләрен прокурор, судьялар утырган якка күчерәләр иде.
Прокурор исә эшкә чумган: бәләкәй генә сүяк саплы пәке белән тырнакларын кисеп утыра; үз эшен ул бик җентекләп эшли, тырнагын кискәч, һәрбер бармагын әйләндерә-әйләндерә бик озаклап карый. Чәнчә бармагында зур бриллиант кашлы йүзек ялтырый. Прокурорга монда күңелсез икәнлеге күренеп тора: гаепләү актын гына түгел, хүкем карарының нинди буласын да ул инде күптән белә иде.
Ә сәркәтип авыз эченнән мыгырдангандай бертүрле тыңкыш тавыш белән гаепләү актын укуын дәвам итә. Аңлаешсыз сүзләр арасында ара-тирә гаепләнүчеләрдән берәрсенең исеме телгә алына; андый чакта исеме әйтелгән әлеге тоткын тирән йокыдан уятылгандай кинәт сискәнеп китә һәм акайган күзләре белән актны укучы чиновникка текәлә. Бу тыңкыш тавышның турыдан-туры аның үз язмышына бәйле икәнлеген ул аңлый, әлбәттә; шуңа күрә аның күзләрендә ниндидер усал бер очкын кабына; үз язмышын шулай җиңел генә хәл итәргә әзер торган бу алама адәмне ботарлап ташларга теләгәндәй, ул кулларын йодрыклап, алга омтылып куя... Ләкин авыр богаулар, аны кисәткәндәй, шомлы тавыш белән чыңлап куялар, һәм тоткын, үзенең күчсезлегеннән тешләрен шыкырдатып, кулларын түбән түшерә, аның какча яңаклары буйлап яшь бүртекләре тәгәри...
Шуннан ул күзләрен яңадан зал буйлап йүртә башлый, анда утырган якын кешеләрен – хатынын, балаларын, туганнарын эзли... Әмма хатыны, баласы, туганнары аның кызганыч күз карашына түзә алмыйча, яшькә буылып, башларын читкә боралар.
Ялыктыргыч уку ике сәгать дәвам итте. Ниһаять, хүкем рәисе гаепләнүчеләр утырган якка таба башын борып:
Таҗетдин Мүхәммәтсалих улы Миңлебаев! – дип эндәште.
Таҗи урыныннан торды. Тынлыкка чумган залны күзләре белән бер айкап чыкты да, хүкемчеләргә таба борылып басты.
Хүкем рәисе, үстәлгә җәеп салынган кәгазьләрне актаргалап, Таҗига сорау бирде:
Хәмзә Бикмуллин дигән кешене үтерүдә, сакчыларга корал белән һүҗүм итүдә, мулланы үтерүдә, һәм ниһаять, авылга хезмәт вазифаларын үтәү үчен килгән становой белән стражникларны үтерүдә сез үзегезне гаепле саныйсызмы?
Таҗи җавап бирмәде. Аның караңгы йүзеннән берни сизелми иде. Судья, җавап күтеп, кәнәфиенең аркасына ятарак түште. Таҗи һаман дәшми басып торуында булды. Судьяның кабат соравына да ул җавап кайтармады. Прокурор, үстәл аша үрелеп, судьяның колагына нидер пышылдап әйтте.
Судья кыңгырау шылтыратты. Залга җиз түймәле кыска тужурка кигән тәбәнәк, чандыр гәүдәле, кылый күзле, каратут йүзле бер кеше килеп керде. Керүгә үк, ул судьяга таба сораулы күз карашын текәде. Бу – округ суды штатында торучы тылмач иде.
Татарчаны һәм казакъчаны үзара буташтырып, ул Таҗига баягы сорауның мәгънәсен аңлатырга кереште. Үзеннән нәрсә сораганнарын тылмачсыз да яхшы түшенгән Таҗи исә әүвәлгечә дәшми басып торуында булды.
Ахырда судья түзмәде, сорауны икенче түрлерәк итеп куйды:
Миңлебаев, сүйләгез: становой белән стражникларны сез ничек кыйнадыгыз?
Таҗи ачу белән җавап бирде:
Бер үк нәрсәне мең мәртәбә сорыйсыз! Сүйләдем ич инде! Шул җитмәгәнмени?!
Иптәшләрегезгә: «Егетләр, тегеләрен карагыз!» – дип кычкыручы һәм беренче булып становойга һүҗүм итүче сез булдыгызмы?
Әйе, мин.
Ни үчен сез моны эшләдегез?
Становой барыбер бәладән котыла алмас иде. Халыкның ачуы ташып чыккан иде. Мин булмасам, бүтән берәрсе һүҗүм иткән булыр иде аңа... Кешеләрне рәнҗетергә ни хаклары бар аларның?..
Таҗиның җавабы шуның белән тәмам булды. Судья никадәр тырышмасын, гаепләнүче шуннан артык бер авыз сүз дә әйтмәде.
Ахырда Таҗи эшенә бәйле барлык документларны кычкырып укып чыктылар. Бу документлар арасында авыл куштаннары язып җибәргән гариза да, Таҗиның Хәмзә Бикмуллин дигән кешене үтереп, аның паспортын үзенә алуы турында рәсми акт та, гаепләнүченең Бикмуллин фамилиясе астында шахтада эшләгәнен раслый торган белешмә кәгазь дә бар иде. Шулай ук монда сакчылык отрядына һүҗүм итү һәм мулланы үтерү вакыйгаларын сүйли торган башка кәгазьләр дә теркәлгән иде.
Гаепләнүчеләрнең һәммәсе хүкем алдында җавап биреп бетергәч, шаһитлардан сорау алу башланды.
Беренче булып Вафа сүйләде. Ул, үзенең закон алдында буйсынуын ничек кенә булса да күрсәтергә теләп, сорауларга кирәгеннән артык күп сүз белән җавап бирде һәм абыйсын мүмкин кадәр тирәнрәк батырырга тырышты.
Иң ахырда аңардан:
Гаепләнүчеләр әйтә: имеш, урыс түрәләре мүселман диненнән күлеп халыкның ачуын кабарттылар, диләр. Бу хакта сез нәрсә әйтә аласыз? – дип сорадылар.
Түрәләр тарафыннан динне мыскыллау шикелле нәрсәләр булмады, – дип җавап бирде Вафа. – Булган тәкъдирдә дә, аның үчен кеше үтерергә ярыймыни? Андый эшкә менә болар ише, – ул Таҗига таба түртеп күрсәтте, – денсезләрнең генә кулы барса барыр. Ә без, мүэмин-мүселманнар, Аллаһы Тәгалә кушканча яшибез.
Вафадан соң берәм-берәм башка шаһитлар чакырылды, Аларга да бер үк түрле сораулар бирелде. Үз нәүбәтләрендә, бу шаһитлар да Вафа әйткәнне кабатлап, түрәләр тарафыннан бернинди кыерсыту, динне мыскыллау ише нәрсәләр булмаганны исбатларга тырыштылар.
Ниһаять, прокурор сүз алып, сәгать ярымлык нотыгын түбәндәгечә тәмамлады:
Киләчәктә дәүләт иминлеген какшату, яшәп килгән стройга каршы чыгу һәм крәстиән белән алпавыт арасындагы нормаль мүнәсәбәтләрне бозарга тырышу кебек һәртүрле явыз омтылышларга вакытында чик куярга кирәк булыр. Мондый җинаятьләр үчен бүтәннәргә сабак булырдай каты, ләкин гадел җәза куллану зарур. Шуңа күрә, мин Миңлебаев ише аеруча куркынычлы җинаятьчеләрне үлем җәзасына хүкем итүне таләп итәм.
Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, гаепләнүчеләрнең үзләре яллаган адвокаттан да бәхетләре булмады. Язмыш аларга яклаучы итеп Гәрәй морзаны билгеләгән иде. Хүкем алдында тикшерелә торган эшнең бүтен катлаулылыгын ачып салу, татар авылларында әле һаман дәвам иткән чуалышларның асыл сәбәпләрен, аларның иҗтимагый нигезләрен күрсәтү урынына, ниһаять, хүкем һәм присяжныйлар игътибарын тере кешеләргә – ирексездән законга каршы чыккан “җинаятьче»ләрнең язмышын җиңеләйтү юлына юнәлтү урынына – тәмле телле адвокат бер сәгать буена бүтенләй эшкә кагылышы булмаган ят нәрсәләр турында сайрады. Аның тигез агышлы, йокымсыраткыч бу нотыгында ниләр генә юк иде! Башкалада чыга торган либераль бер газетаның соңгы санында басылган баш мәкаләдән үзекләр китерү дисеңме, кайчандыр студент вакытында укылган Рим хокукы курсыннан хәтердә калган аерым «акыллы фикерләр» яки дивар календаренда укылган мәзәк анекдотлар дисеңме – болар һәммәсе Гәрәй морза нотыгында телгә алынды.
Гаепләнүчеләрнең адвокат сүзләреннән ни дә булса аңлый алулары бик шикле иде; һәрхәлдә, алар аны бүтенләй тыңламадылар да диярлек, чүнки аларның үз кайгылары үзләренә җиткән иде.
Адвокат сүйләп бетергәч, гаепләнүчеләргә соңгы сүз бирелде. Тотлыга-тотлыга, ләкин эчке бер инану белән, алар үзләренең гаепсез икәнлекләрен белдерергә тырыштылар. Киң җилкәле, зур, елтыр күзле бер тоткын егет ашкынулы хәрәкәт белән урыныннан сикереп торды да, дулкынланудан тотлыга-тотлыга, таш ыргыткандай, зал үстенә үзек-үзек сүзләр ташлады:
Җир юк... салымнар... алпавыт... камчылар белән суктырдылар...
Күңел түреннән әрнеп чыккан бу сүзләр, тулы мәгънәле җүмләләргә оеша алмаганлыктан, хүкем үстәле тирәсендә утыручы арыган присяжныйларга аз гына да тәэсир итмәде, шуңа күрә егет ачу белән кулын селкеп куйды да:
Э-е! Барыбер!.. – дип сүзен бетерде. Фәхри исә:
Язмыштан узмыш юк, ләкин мин гаепле түгел. Моңа Алла үзе шаһит, – диде.
Таҗи соңгы сүздән бүтенләй баш тартты.
Судьялар киңәш бүлмәсенә кереп киттеләр.
Залдагы кешеләр әкренләп таралыша башлады. Үз эшен беткәнгә санап, яклаучы адвокат китеп барды, тәрҗемәче казакъ та китте, алар артыннан җәһәт кенә Исхак мулла да чыгып югалды. Хүкем залына күн саен «мәзәк» карарга йүрүче тамашачылар да түркемнәре белән ишеккә юнәлделәр. Тик гаепләнүчеләргә кардәш тиешле кешеләр генә, стена буйларына утырышып, түенчекләреннән барлы-юклы азыкларын чыгарып, тамак ялгарга керештеләр. Тоткыннардан да кайберәүләр тын гына икмәк катысы кимерә иде. Адвокатлар үстәле янында исә суд тәртибен караучы бик тәмләп бутерброд ашап утыра иде.
Кичке эңгер-меңгер түште, зал эченә күгелҗем күләгәләр ятты. Судьяларның кайчан кереп, нинди хүкем карары чыгарачакларын һичкем белми иде.
* * *
Мүселман присяжныйлары хүкем барган вакытта казага калган үйлә намазын укып та бетермәгәннәр иде әле, шул чакны эчке бүлмәләрнең берсендә зур үстәлгә бай табын әзерләнде. Присяжныйларның үй җәмәгатьләре тарафыннан курьер белән җибәрелгән түрле сый-хүрмәт һәм тәмле эчемлекләр куелган иде бу табынга. Ишек янындагы кечкенә үстәл үстендә ике чиләк сыешлы самавыр җырлап утыра. Хәтта хадимлек итү үчен каравылчы карт һәм аның кызларыннан махсус кешеләр дә билгеләнгән иде.
Башына түбәтәй кигән татар сәүдәгәре һәм мулла шундук алма бәлеше белән чәйгә ябырылдылар. Өстәлнең икенче ягында аларга каршы утырган татар алпавыты, күзен хәйләкәр генә кысып, муллага эндәште:
Эчми утырсаң, ничектер оят кебек... Без мүселманнар үчен оят. Барыгыз үчен миңа тырышырга туры килер, ахры! Берәр кәсә түшерсәм, Аллаһы Тәгалә мине гафу итәр бит, хәзрәт, шулаймы? – диде.
Бүген күне-вакыты шундый дигәндәй... һәммәбез дә иректән мәхрүм кешеләр инде, ә ирексез кешенең Аллаһы Тәгалә каршында гүнаһысы булмый, – диде мулла. Кәсәләр бер-бер артлы күтәрелә торды. Йүзләргә кызыллык йүгерде, күзләр майланып елтырады, сүз куера түште. Баягы дәрәҗәле адәм, күзенә моноклен куеп, мулла белән татар сәүдәгәрен бик озаклап күзәтеп торды-торды да:
Әфәнделәр, нигә сез эчми утырасыз? Коньякны берәр рюмка җибәрсәгез иде, – диде.
Мин мүселман кеше... Аллаһы Тәгаләнең рүхсәте юк. Харам әйбер... – диде мулла, уңайсызланып.
Ташлагызчы! Бик иске караш ич бу! – дип кыстый бирде дәрәҗәле адәм. – Әнә безнең батюшкадан үрнәк алыгыз: рухани булса да, куркып тормый, ашыйсын ашый, эчәсен эчә! Ә сезнең милләттәшегез, Гани Газизыч соң? Өч йолдыздан баш тартыр идемени? Юкса үпкәләвебез бар, безнең мәҗлесне яратмыйсыз икән дип уйлавыбыз бар...
Мулла белән сәүдәгәр ни әйтергә белмичә аптырап калдылар, ә башына шактый «йүгергән» дәрәҗәле адәм аның саен кыза гына барды, һәм әгәр үстенә бүрмә билле казаки кигән алпавыт белән яшь татар присяжные арага кермәсә, кем белә, бәлки, мулла белән сәүдәгәргә бүген Алла каршында зур гүнаһ эшләргә туры килгән булыр иде.
Өстәл янында күп ризык ашалды, күп эчемлек эчелде, коньяк белән кушып күп яхшы сүзләр сүйләнде. Гадел хүкем үчен дә эчтеләр, патша хәзрәтләре саулыгына да эчтеләр, шулай ук табында утыручы һәрбер кешенең исәнлеге-саулыгы үчен дә аерым-аерым тостлар әйтеп эчтеләр...
Шулай бик озак сыйланып утырганнан соң алар һәммәсе берьюлы үстәл яныннан кузгалып, бүлмәнең түрле почмакларына таралыштылар һәм гадәттәге әңгәмәләрен башлап җибәрделәр. Берәүләр гаять белдекле кыяфәт белән хатын-кызлар турында сүз куерта, ниндидер яңа кафе-шантан җырчысы һәм аның гыйш-гыйшрәт маҗаралары турында гайбәт сата. Икенче почмакта соңгы ат чабышлары турында бәхәс купкан. Кемдер берсе, авызыннан түкерекләр чәчеп, чабышта иң арттан килгән атны мактый, шул ат кына җиңүгә хаклы иде дип ышандырырга маташа. Отставкадагы генерал үзенең янәшәсендә күндәм кыяфәттә басып торучы чиновникка геморрое турында зарлана. Икенче бер урында кайсыларыдыр шахмат һәм шашка уены белән мәшгуль. Ә күрше бүлмәдә бер түркем кешеләр преферанс башлап җибәргәннәр. Мулла белән әлеге татар сәүдәгәре генә, мәҗлестә бозылган тәһарәтләрен яңартып, инде йокларга ятканнар иде.
Гәрәй морза үзенә урын, эш таба алмыйча әле һаман бүлмә буенча киләп сарып йүри иде. Аның йүзе ни үчендер борчулы, серле иде.
Каравылчы картның кызлары табынны җыеп, идәнне себереп чыккач, Гәрәй морзаның йүзе кинәт ачылып китте. Ул үстәл янына килде, кесәсеннән үр-яңа уен карталары чыгарып, аларны шапылдатып үстәл үстенә ташлады да, дәртле, шат тавыш белән:
Әфәнделәр, урын әзер! – дип кычкырды.
Бүлмә эче умартадай гүжелдәргә тотынды. Һәммәсе дә яраткан «шмендефер»ны уйнау үчен озын үстәл янына ашыкты. Шуны гына күткәндәй, бүлмәгә каяндыр бүтенләй яңа кешеләр дә килеп керделәр.
Әһә! Безнең клуб бүген хүкем бүлмәсенә күчкән икән! – дип күлештеләр алар, һәм исәнлек-саулык сорашып, үстәл тирәли утырыша башладылар.
Чыннан да, округ судының киңәш бүлмәсе хәзер күп ягы белән клубны хәтерләтә иде. Тик йоклап ятучы мулла белән сәүдәгәр генә бу күренешкә бераз сәеррәк түс кертәләр иде.
Алтын путалы китапларга тупланган законнар җыелмасы хүкем карарының гадел һәм риясыз булуы үчен кирәкле мәҗбүри шартларны бик катгый рәвештә күрсәтеп үтә. Анда әйтелгәнчә, гаепләнүченең гаепле яки гаепсез икәнлеген присяжныйлар аныкларга тиеш, ә суд, гадәттә, шул аныкланган фактларга таянып, законның теге яки бу маддәсе нигезендә, тиешле җәзаны гына билгели. Присяжныйлар киңәшә торган бүлмә судьялардан бүтенләй аерым булырга тиеш, киңәшмә тәмам булганчы аларның беркем белән дә – прокурор белән дә, адвокат яки гаепләнүченең туган-тумачалары белән дә очрашырга һәм сүйләшергә хаклары юк.
Әмма гамәлдә бу кагыйдәләр үтәлми иде.
Монда да ул шулай булды. Судьялар бүлмәсе белән присяжныйлар бүлмәсе бер-берсенә янәшә һәм тоташ булганлыктан, хүкем карары чыгарылганчы бернинди очракта да очрашырга тиеш булмаган кешеләр, бу кагыйдәне бозып, бик тиз аралашып беттеләр һәм бүтенләй чит-ят эшләр белән шүгыльләнә башладылар.
Хәер, булачак хүкем карары әле игълан ителмәсә дә, алар үчен ул ачык иде инде. «Җинаятьче»ләрнең язмышы үлчәнгән, хәл ителгән. Бары бу комедияне уйнап бетерәсе бар да, шушы бинада тоткынлыкта озын һәм күңелсез бер түн уздырасы гына бар... Шулай булгач, нигә аларга бу түнне бераз җанландырып җибәрмәскә, аны күңеллерәк итеп уздырырга тырышмаска!
Иртән киңәш бүлмәсенә кергәч, хүкем сәркәтибе гадәттән тыш бер тамашага тап булды. Хәер, мондый хәлләрне еш күргәнгә, аның әллә ни исе дә китмәде бугай.
Йокысыз узган түннән йүзләре сулган, күзләре кызарган кешеләр әле һаман үстәл әйләнәсендә карта уйнап утыралар иде, Икесе тәрәзә йүзлегенә терәлеп шахмат уйный; алары да түнне йокысыз уздырганнар. Мулла белән татар сәүдәгәре бер читтә намазлыкларын җәеп намаз укырга утырганнар. Өстәлдәге тәлинкәләр һәм азык-түлектән бушаган башка савыт-саба һәммәсе дә сигара һәм папирос түпчекләренә күмелгән. Идәндә ниндидер ертык кәгазь кисәкләре, савыт-саба ватыклары, буш папирос тартмалары аунап ята. Алар арасында да тәмәке түпчекләре күзгә ташлана. Кыскасы, киңәш бүлмәсе бүген иң пычрак сыраханә сыман котсыз бер түскә кергән иде.
Иртәнге кояш нурлары тәрәзә аша үтеп бүлмәне яктыртканга, сәркәтиб утларны сүндерде дә, карта үстәле янына килде; прокурор алдында яткан бер үем кәгазь акчаларга күзләрен майландырып карап куйды. Акчалар үстендә тагын чек кәгазьләре һәм алтын чылбырлы бер сәгать тә бар иде.
Сәркәтиб, тавышын мүмкин кадәр ягымлырак итәргә тырышып, әкрен генә:
Туктарга вакыт түгелме икән инде, әфәнделәр? Сәгать тугыз тулды бит... – диде.
Аңа беркем дә җавап кайтармады. Уенчыларның үз эшләре эш иде.
Сәркәтиб, тавышын күтәрә түшебрәк, тагын сүзен кабатлады:
Әфәнделәр, әйдәгез, залга чыгыгыз! Болай уңайсыз бит инде! Монда чит кешеләр бар... Бүлмәне җыештырырга да кирәк...
Хәзер, хәзер, Сергей Иванович! – диде, ниһаять, прокурор, телгә килеп. – Каравылчыны чакырыгыз булмаса, җыештыра башласын, ә без икенче бүлмәгә күчәрбез, шунда уйнап бетерербез...
Уенчылар икенче бүлмәгә күченгәч, каравылчының кызлары бүлмәне җыештыра башладылар.
Карта уенында катнашмаганнарның берсе Гәрәй морза янына килде дә:
Уен ничек булды соң, Гәрәй Александрович? – дип сорады.
Ничек дип әйтергә? Начар түгел... Ярыйсы гына карталар чыккалады... – диде Гәрәй морза, сер бирергә теләмичә.
Ахыры начар булмагае диюем, Гәрәй Александрович! Марусенькадан колак кага күрмәгез...
Ул мәсьәләдә безнең адвокатка борчылмаска мүмкин, – диде алар янына килеп җиткән икенче берәү, сүзгә катышып. – Аны бүген бүтенләй чишендерделәр, хәтта портсигары белән сәгатен дә прокурорга оттырды...
Болай фаш ителәсен күтмәгән иде Гәрәй морза, шуңа күрә, нишләргә соң дигән сыман, кулларын гына җәйде һәм бер сүз дә дәшмичә зал ишегенә таба юнәлде.
Сәркәтип бүрмә билле казаки кигән алпавытка ниндидер кәгазьләр тоттырды. Узган түнне киңәш бүлмәсендә могтәбәр присяжныйлар тарафыннан түзелгән дип уйланылган, ә чынында хүкем сәркәтибе берүзе түзегән хүкем карары иде бу.

* * *
Гаепләнүчеләр һәм аларның кардәш-туганнары хүкем залында кичтән нинди рәвештә торып калган булсалар, иртәне дә шунда ук шул рәвешләрендә каршы алдылар. «Вүҗдан боерганча», «закон кушканча» хүкем итүчеләрнең гадел карарын күтеп, алар түннең түн буе урыннарыннан да кузгалмыйча борчылып, шомланып утырганнар иде.
Һәм менә тагын кыңгырау шылтырады, тагын таләпчән аваз ишетелде:
Суд килә, торыгыз!
Хүкем ияләре һәммәсе дә үз урыннарына утырышкач, баягы алпавыт, үз тавышыннан үзе оялгандай, ашыгып һәм аерым сүзләрне авыз эчендә йотып калдырып, хүкем карарын укырга кереште.
Фәлән-фәлән кеше фәлән-фәлән җинаятьләре үчен законның фәлән маддәсе буенча гаеплеме?
Тамак кибүдән аз гына тукталып тору, аннары кыска җавап:
Әйе, гаепле.
Фәлән-фәлән кеше?
Гаепле!.. Гаепле!.. Гаепле!..
Тоткыннарның һәммәсе дә гаепле иде, билгеле, һәм һәр гаепкә законда аерым маддә табыла бара иде. Ә шул маддәләр нигезендә соңыннан аларның һәрберсенә котылгысыз, дәһшәтле хүкем карары үсеп чыкты.
Гаепләнүчеләрнең күбесенә ун елдан егерме елга кадәр түрмә җәзасы бирелде. Биш кеше, шулар исәбеннән Фәхри, гомерлек каторгага хүкем ителде. Аеруча куркынычлы җинаятьчеләр дип табылганнарына прокурор үлем җәзасы таләп иткән булса да, суд, аның белән килешмичә һәм беркадәр мәрхәмәтлек күрсәтеп, үлем җәзасын гомерлек каторга белән алыштырды.

Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет