Махмут Галяу МӨҺАҖирләР



бет9/13
Дата04.07.2016
өлшемі1.03 Mb.
#178405
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13

Таҗи, хат укылганда, үзен бик тыныч тотты һәм тикшерүченең:
Я, ни әйтәсең? – дип соравына:
Болар һәммәсе дә ялган, минем бернинди яман эш кылганым юк, – дип җавап бирде.
Яман эш кылганың булмагач, үзеңне бәлкем бик яхшы кешегә исәплисеңдер? – диде тикшерүче, мыскыллы елмаеп.
Әйе, мин үземне начар кешегә исәпләмим, – диде Таҗи җитди түстә.
Сез, күрәм, әллә нинди тузга язмаган сүзләр сүйли башладыгыз әле, Миңлебаев әфәнде! – дип куйды тикшерүче, усал чырай чыгарып. – Минемчә, яхшы кеше турында аның якыннары мондый гариза язмаслар иде... – Аннары ул, ачудан тавышын күтәрә түшеп, сүзен дәвам итте: – Синең бүтен сүйләгәнең ялган! Телеңне ачтыру үчен сиңа бүтән ысул кулланырга туры килер, ахры. Я, җавап бир: рудникта яки шахтада эшләдеңме син?.. Эшләсәң, ни үчен анда калмадың?
Ошамады, шуңа калмадым.
Тикшерүче кәнәфи аркасына ята түшебрәк утырды да, кысык күзләрен Таҗига түбәде:
Никтер ышанасы килми.
Сорау алу шуның белән тәмам булды. Таҗины яңадан түрмә камерасына озаттылар.

* * *
Түн уртасы якынлашып килә иде. Өстенә тузан кунып соры түскә кергән кечкенә электр лампасыннан камера эченә тонык яктылык җәелгән. Тоткыннар тынычсыз йокыга талганнар. Ара-тирә кайсыныңдыр йокы аралаш авыр ыңгырашуы яки саташып кычкыруы ишетелеп китә дә, камерада яңадан бертүрле шомлы тынлык урнашкандай була. Коридорда сакчы йүри. Аның салмак адымнары бер ерагая, бер якыная. Дежурда торучы надзиратель яныннан узганда, ул, күрәсең, туктап, аның белән нидер сүйләшеп ала, чүнки түрмә тынлыгын бозып, ул яктан әледән-әле ниндидер аңлаешсыз сүзләр ишетелеп куйгалый иде.
Таҗи йокламый. Аны күңелсез уйлар биләп алган иде. Үз әнисе үлеп, аны үйдә дуамал холыклы үги ана – Патый алыштырган күннән башлап хәзергәчә дәвам иткән газаплы тормыш күренешләре күңелендә кабат яңарып, бер-бер артлы күз алдыннан үттеләр. Тормыш аңа бернинди бәхет-шатлык күрсәтмәде. Менә ярты гасырга якын инде ул дүньяда үз хакын даулап берүзлексез күрәш алып бара, күче-сәләтенчә үз тормышын җайга салырга тырыша иде. Ләкин аның тырышлыклары барысы да юкка булды; һичкем аны аңламады, аңларга да теләмәде. Гомере күрәштә узса да, ул үз максатына ирешмәде генә түгел, хәтта тормышта үзенә бер юаныч яки тынычлык та таба алмады.
Шомлы тынлык эчендә түрмә сәгатенең чыңлатып түнге уникене сукканы ишетелде. Тавыш дулкыннары түрмә ишегалды аша йүгереп уздылар да, камера эченә кереп сеңделәр.
Сакчыларны, дежур надзирательләрне алыштыру вакыты җитте.
Таҗи, күзләре ачык килеш, һаман уйланып ята бирде:
«Беләсе иде – гомер сәгате уникене кайчан сугар икән? Бәлкем ул туктагандыр, мәңгегә туктагандыр? Юк, ул туктарга тиеш түгел! Әле яңа алмаш киләсе бар, яңа тормыш таңы атасы бар! Аның нурлары бүтен дүньяны яктыртыр. Моны кочегар Сәйфи әйткән иде... Әйе, яңа тормыш таңы һичшиксез атар, ләкин... Ләкин мин аны күрә алырмынмы?»
Янәшәдә яткан Фәхри кыймылдап куйды.
Син дә йокламыйсыңмы әллә? – дип сорады Таҗи, куанып.
Күзгә йокы керми, уйландыра, – дип пышылдады Фәхри.
Нәрсә уйландыра?
Һаман шул бер нәрсә инде: безнең авылдан җибәрелгән теге гариза тынгы бирми.
Кешеләрнең әшәкелегенә гаҗәпләнмә син! Була торган хәл... Ә менә миңа уйлансам да ярый.
Фәхри Таҗига таба елышарак түште:
Ник алай дисең, Таҗи абзый?
Гаризаның эчтәлеге борчый мине, Фәхри туган. Гаризада мин, имеш тә, ниндидер шикле адәмнәр белән аралашкан, алар белән бергә җинаятьле эшләрдә катнашкан бер кеше итеп сурәтләнәм. Шуңа күрә Вафа энекәш белән авылның башка куштаннары түрәләрдән сорап язалар: Мәүла Колыдан киткәч, янәсе, мин кайда яшәгән дә, ниләр кылып йүргән?.. Менә шуны беләселәре килә аларның...
Соң, белә бирсеннәр!.. Аннан сиңа ни зыян?..
Бүтен хикмәт тә шунда шул – зыяны бар! Үткән белән кызыксынулары минем файдага булмаячак... Эшләр болайга китәр дип күтмәгән идем мин.
Нәрсә сүйлисеңдер, аңламыйм.
Аңламавың да гаҗәп түгел – син минем ни әйтергә теләгәнне белмисең бит әле... Кыскасы, мин гыйбрәтле бер вакыйгага тарыдым. Моңарчы ул хакта һичкемгә сүйләгәнем юк иде югын, хәзер сүйләмичә булмас, ахры. Иртәгә әллә тере, әллә үле дигәндәй, исән чакта күңелдәгене кемгәдер әйтеп калырга кирәк... Менә сиңа әйтмәкчемен шуны... Тик хәзер түгел, иртәгә. Вакыт күп бит әле безнең, иртәгә иркенләп сүйләшербез. Минем хакта чын дүресен белерсең шунда. Ә хәзер әйдә йоклыйк.
Дежур надзирательләрдән кайсыдыр камера ишегенең кечкенә тәрәзәсеннән эчкә күз түшерде. Тоткыннар һәммәсе дә йоклыйлар, камерада тынлык иде.
Иртәгесен Таҗи белән Фәхри, йокыдан уянып, каткан ипи сыныгы һәм җылымса су белән тамак ялгап алдылар да, камераның аулаграк бер почмагыннан җайлы урын табып, шунда кичә түнлә үзелеп калган сүзне дәвам иттеләр.
Хатыным үлгәч авылдан китеп алты ел буе читтә югалып йүргәнемне син хәтерлисеңдер бит? – диде Таҗи, сүзгә башлап.
Хәтерлим, бик яхшы хәтерлим, Таҗи абзый.
Менә шул, алты ел читтә каңгырып йүргәннән соң мин тагын авылга кайттым... Кайтуын кайттым, тик миңа тыныч тормыш насыйп булмады – мин гел шом, курку эчендә яшәдем, кеше күзенә күренергә дә шүрли идем.
Нәрсәдән курка идең, Таҗи абзый?
Хәзер сүйлим, сабыр ит... Тик бу турыда, Фәхри туган, бер кешегә дә әйтәсе булма, үлгәндә дә аны сер итеп сакла, яме?
Мин бала түгел ич, сер саклый беләм.
Алайса тыңла... Авылдан киткәч тә, мин иң элек Мәскәү тирәсендә чуен юлда эшләдем... Җир казыдым анда. Аннары урман эшенә ялланып, сал бәйләп йүрдем... Шул чакта мин бер егет белән дуслаштым. Язын аның белән Нижний якларына китәргә сүз куештык... Әйткән сүз – аткан ук, диләр. Яз җиткәч тә Нижнийга бардык, анда грузчик булып ялландык... Теге егетне әйтәм, бик шәп кеше иде, мескен... Үзе күчле, таза, җитез иде. Тик күче үзенә файдага гына булмады, аны үлемнән коткарып кала алмады... Без икебез бер яшьтәрәк идек, үзара охшашлык та бар, хәтта бала вакытыбыз да бертүслерәк үткән иде. Кыскасы – бүтен яктан пар килгән, ахирәт дуслар кебек идек!
Бервакыт кичен, эштән бушагач, су коенып кайтырга дип Иделнең аргы ягына чыктык. Әйләнә-тирә тып-тын, беркем юк. Күне буе баржадан он капчыклары бушатып бик арыган булганга, үзебез белән бераз аракы да алган идек. Аны эчтек тә, кызмача баштан, коеныр урын эзләргә керештек. Эзләнә торгач, күрәбез: бер урында елга суы ничектер күбекләнеп, бүтерелә-бүтерелә ага, янәшәдә генә кыяташ сыман бернәрсә дә бар. Иптәшемә бу урын бик ошады:
Суы чиста, әйдә, шушында коенабыз! – ди.
Мин риза булдым. Иптәш егетем, күп сүйләнеп тормастан, үс-башын тиз генә чишенеп атты да, башы белән туп-туры шул күбекле суга сикерде. Мин аңышмыйча да калдым. Аннары үзем дә үс-башымны сала башладым. Кинәт: «Батам, батам!» – дигән тавыш ишетәм. Мин су үстенә әйләнеп карадым. Күрәм: әлеге су бүтерелеп аккан урында иптәшемнең башы күренеп китте дә, тагын югалды. Мәйтәм, шаярта гынадыр, шундый таза, күчле кеше алай җиңел генә батамыни, дим. Ә чынында нәкъ шулай булып чыкты. Аны чоңгыл бүтереп алган да, түпкә үстерәгән икән... Шулай итеп, яр буенда берьялгызым бастым да калдым. Иптәшемә ярдәмгә ташланырга ничектер йүрәгем җитмәде шул чакны. Хәер, барыбер коткара алмаган булыр идем, чүнки агымы бик каты иде.
Билгеле, бу күтелмәгән хәл мине шундук айнытып җибәрде. Дустымны кызганып, җиргә йүзтүбән капландым да сабый бала шикелле үксеп еларга керештем. Шул рәвешчә күпме вакыт ятканмындыр – исемдә түгел, мин аягыма торып басканда түн җиткән иде инде. Нишләргә, кая барырга? Торакка кайтып, фаҗигале хәлне сүйләп бирергәме? Ә миңа ышанырлармы соң? Акчасын, байлыгын алыр үчен иптәшемне мин үзем үтергән димәсләрме? Әйе, шулай уйлаулары да ихтимал иде... Андый фаҗига, кеше үтерүләр бурлаклар арасында еш була бит. Димәк, мин үзем үк үз башымны түрмәгә илтеп тыгам булып чыга? Юк, мәйтәм, бер гомерне генә булса да коткарып калырга кирәк! Шулай дип уйладым да, иптәшемнең киемнәрен кидем, ә үземнекеләрне, кесәләрендәге бүтен әйберләре-ние белән бергә бәйләп, таш асып су түбенә батырдым. Аннары, кызу-кызу атлап, туп-туры вокзалга юнәлдем.
Вокзал кассасы янында биш-алты кеше билет алып тора иде.
Билетны кайсы поездга аласыз? – дип сорыйм тегеләрдән.
Харьков поездына, – диләр.
Шунда берьюлы миңа да алыгыз әле, мин әйтәм. Шулай итеп, алар белән бергә поездга утырдым да, Харьков ягына китеп бардым. Юлда үзара танышырга да үлгердек. Алар шахтерлар икән. Миннән: кая барасың, кем буласың, дип сораштыра башладылар.
Менә, шахтер буласым килгән иде. Урнаша алырмынмы-юкмы, белмим әле, – дим тегеләргә.
Араларында минем ишеләре – шахтер булырга әле яңа җыенучылары да бар икән. Алар мине шундук үз компанияләренә алдылар. Сүйләшә торгач, берсе исемемне дә сорап куйды. Чит кеше исеме белән йүрүе никадәр генә ят тоелмасын, шунда мин беренче мәртәбә:
Мин – Хәмзә Бикмуллин, – дип әйтергә мәҗбүр булдым. Минем кесәдә мәрхүм иптәшемнең паспорты ята иде. Ул кайсы як кешесе булгандыр – анысын белмим. Ни генә булмасын, шул хәлдән соң мин дүньяда Хәмзә Бикмуллин булып яши башладым. Соңга таба аның миңа зур файдасы да тиде.
Димәк, сине хәзер әнә шул хәл борчый? Тикшерүче бу хакта сизенгәндер дип уйлыйсың, шулаймы? – дип куйды Фәхри, Таҗины сүзеннән бүлдереп.
Юк, хикмәт анда түгел... Моны мин сиңа болай гына, шуннан соңгы хәлләрне аңларга җиңелрәк булсын үчен генә сүйләдем.
Шулай итеп, Таҗи дигән кеше, ягъни мин, кинәт кенә юкка чыккандай булдым да, аны Хәмзә алыштырды. Хәзер инде Хәмзә белән ниләр булганын тыңла. Бер заман мин, ягъни Хәмзә, шахтада эшли башладым. Уникешәр сәгать җир астында кояш нурын күрмичә бил бүгәсең. Эше коточкыч авыр, ә акчасы бик аз – тамак туйдырырга да җитми. Кыскасы, бүтән шахтерлар ничек яши, син дә шулай: эшләп тапкан барлы-юклы акчаңа аракы белән тозлы балык сатып аласың да, шуның белән үзеңне юатасың. Башка берни кирәкми кебек... Әмма безнең арада Сәйфи дигән бер кочегар егет бар иде. Эчми, тартмый, аның каравы бик башлы малай иде: урысчаны су кебек эчә. Татарча сүйлиме, урысчамы – аның үчен барыбер; теле телгә йокмый, авызыңны ачып тик тыңлап торасың. Кайда гына булмаган үзе! Нимес җирендә дә, Түркиядә дә, Кытайда да булган. Шунда күргәннәре турында тәфсилләп-тәфсилләп сүйли торган иде ул. Шуның үчен татарлар да, урыслар да бик яраталар иде үзен.
Ул берәр нәрсә сүйли башласа, аны шундук шахтерлар чолгап ала. Беркем дә аның белән бәхәскә керми, чүнки ул һәрнәрсәне аңлатып, ышандырырлык итеп сүйли иде. Бик ошады ул безгә. Без, татарлар, аның белән бик тиз дуслашып киттек. Эш бетүгә, һәммәбез дә аның янына җыелабыз да, ул безгә китаплар укый, үз тормышыннан яисә элек үзе укыган берәр китаптан нинди дә булса вакыйга сүйли. Аны тыңлаганда ашау-эчү дә, арыганлык та онытыла торган иде.
Муллалар сүйләп башны катырган нәрсәләр – оҗмах рәхәте яки тәмуг газаплары турында да түгел, ә безнең җирдәге тормыш турында, аеруча ярлы халык белән байгуралар арасында булган каршылыклар турында сүйли иде ул. Берәүләр ни сәбәптән бай яши дә, икенче берәүләр ни сәбәптән ач-ялангач яши – боларның һәммәсен дә ул гади генә итеп түшендереп, дәлилләп сүйли торган иде. Имеш, тормыш гел болай барачак түгел; вакыты җиткәч, имеш, бүтен дүньяда байларга каршы фетнә күтәреләчәк; аннары байлар юк ителеп, аларның мал-мүлкәте халык кулына күчәчәк. Имеш, бар халык бертигез хокукта булыр, берәүләрнең икенче бер кешегә бил бүгеп эшләвенә чик куелыр. Сәйфи тагын шуны әйтә иде: имеш, галимнәр бу турыда китаплар язалар, әлеге фетнәне тизрәк кузгатып җибәрү һәм яңа тормышны якынлаштыру үчен алдан ук әзерлек эше алып баралар. Менә ниләр сүйли иде безгә Сәйфи кочегар!
Алай диген... Минем андый кешеләрне очратканым юк.
Иң хәтәре аның соңыннан булды... Әйткәнемчә, шахтерларга акчаны аз түлиләр иде. Аларга еш кына ач торырга да туры килгәли иде. Бервакытны шулай шахта хуҗалары әлеге барлы-юклы жалуньяне дә кисеп меңнән артык шахтерны бүтенләй кыен хәлгә куймасыннармы! Халык тәмам үметсезлеккә түште. Хәлсезлектән егылып үлсәң дә сине кызганучы кеше юк! Нишләргә? Шулай ни кылырга белми аптырап йүргәндә, бер кичне Сәйфи килеп керде дә әйтте: «Әгәр жалуньягезне кистертәсегез килмәсә, иртәгә эшкә чыкмагыз, – ди. – Урыс шахтерлары шулай карар кылдылар, сезне дә үзләренә кушылырга чакыралар», – ди.
Без башта бу тәкъдимнең хикмәтенә түшенми тордык. «Әгәр иртәгә эшкә чыкмыйбыз икән, безне шахтадан бүтенләй куарлар да, безнең урынга икенче кешеләрне ялларлар», – дибез.
Ә Сәйфи тагын әйтә: «Шахта хуҗалары мең кешене берьюлы эштән куып чыгара алмыйлар, – ди. – Куып чыгарган очракта, шулкадәр эшчене яңадан җыю үчен күпме вакыт кирәк булыр иде аларга? – ди. – Шахта бүтенләй ябылыр, хуҗаларга зур зыян булыр иде, – ди. – Ә алар зыян күрергә теләмиләр, шунлыктан аларны үз таләпләреңә күндерү үчен забастовка ясарга, ягъни бүтен эшчеләр бердән булып эш ташларга кирәк, – ди. – Әгәр без хәзер хуҗалар алдында баш иеп торсак, тиздән алар безнең жалуньяне тагы да киметә түшәчәкләр, – ди. – Әйдәгез, урыслар фикеренә кушылыйк та, алар белән бергә забастовка игълан итик», – ди.
Шулай энәсеннән-җебенә кадәр аңлатып биргәч кенә, без аның белән килешергә, ягъни забастовка ясарга булдык. Шунда ук остазыбыз Сәйфи турында күп лыгырдап йүрмәскә дип үзара сүз куештык. Ә түнлә белән, киңәшмәдә булмаган мүселман шахтерларының үйләренә йүреп, аларның һәммәсен забастовкада катнашырга чакырдык. Алар да бердән риза булдылар.
Иртәгесе күнне беркем дә эшкә чыкмады. Шахтада җан әсәре дә юк иде. Хуҗалар шүрли калдылар. Солдатлар килде. Әмма без үз сүзебездә нык тордык.
Ниһаять, үч күннән соң шахта хуҗалары эш хакын элеккечә күләмдә калдыру турында игълан чыгарып эләргә мәҗбүр булдылар... Ә дүртенче күнне барыбыз да эшкә чыктык.
Бер атнадан кешеләрне кулга ала башладылар. Кулга алынучылар арасында кочегар Сәйфи дә бар иде. Калганнары урыслар. Алары безне артык кызыксындырмады, ә менә Сәйфине кулга алулары җенебезне кузгатты. Аны мүселманнардан кемнеңдер саткан булуы күн кебек ачык иде. Без бу сатлык җанны ничек кенә булса да эзләп табарга сүз бирдек. Иснәнеп йүри торгач, белдек: ул – мулла, приставның әшнәсе икән. Безнең ачу шул дәрәҗәгә җиткән иде, – үенә барып, мулланы шундук җәһәннәмгә олактырудан чак кына тыелып калдык.
Кичен безнең янга бер урыс эшчесе килде. Ул Сәйфине яхшы белә, шулай ук безне дә ихтирам итә иде. «Кулга алынганнарны иртә таңда калага озатыр үчен станциягә алып барачаклар, – диде ул. – Аларны коткару чарасын күрергә кирәк, юкса аннан бу эш мүмкин булмаячак. Конвоирлар күп түгел, урыслардан бер ун кеше тәвәккәлләп карамакчы булдык. Бәлкем, сезнең арада да теләүчеләр бардыр?»
Күп уйлап тормастан, мин риза булдым.
Караңгы түндә без берәм-берәм поселоктан чыктык та, станциягә бара торган юл буена тезелешеп яттык. Күтеп ятабыз шулай тын гына. Менә бервакыт юлда аяк тавышлары ишетелде. Якынлашалар. Башны күтәребрәк карасак, күрәбез: бер унбишләп солдат сагы астында безнең иптәшләр килә. Алар без посып яткан җир турысына килеп җитүгә, сикереп тордык та, дәррәү сакчылар үстенә ташландык. Күтелмәгән бу һүҗүмнән тегеләр тәмам каушап калдылар, без исә, шуннан файдаланып, аларны җиргә егып салып, коралларын тартып алдык та, аяк-кулларын бәйләдек. Аннары, без күздән югалганчы тавыш-тын чыгармаска кушып, алдан билгеләп куелган урыннарыбызга таралыштык. Иптәшләребезнең барсын да йолып алуыбызга карамастан, минем ачу сүрелмәгән иде әле. Ничек кенә булса да мулладан үч аласы килә иде. Шуңар күрә, поселокка кире кайткач, мин туп-туры мулла үенә киттем, ишеген шакып: «Ашыгыч эш белән килгән идем, мулла абзый! Чыгып кына кер әле», – дидем.
Мулла, күзләрен угалап, эчке күлмәк-ыштаннан гына чыгып ишеген ачты да, нинди йомыш белән килүемне сорады. Ә минем кулда – бая бер солдаттан талап алган кылыч. Мулла сүзен әйтеп бетерергә үлгермәде, мин шул кылычны туп-туры аның күкрәгенә батырдым. «Эһ» диде дә, шундук баскычка авып түште. Ә мин тиз генә табан ялтыраттым.
Шуннан соң мин яңадан Таҗи исеме астында Мәүла Колыга кайттым.
Хәмзә Бикмуллин исеменә бирелгән паспорт шахта конторында торып калды. Менә шул паспорт буенча йомгакны сүтә башламагайлары дип куркам...
Дусты сүйләгәннәрне Фәхри зур игътибар белән тыңлап торды һәм хәзер, Таҗиның сүздән туктап уйга батканын күргәч, аны юатып:
Минемчә, сиңа куркырга һич кирәкми, Таҗи абзый, – диде. – Эш монда шундый буталчык – белмим, аны кем генә ачыклый алыр икән. Хәмзәне эзләгәннәрдер, эзләгәннәрдер дә кул селтәгәннәрдер. Ә сине Таҗи Миңлебаев дип беләләр ләбаса, синнән шикләнерлек һичбер сәбәп юк.
Монда эзләүнең икенче юлдан китүе дә бар шул, Фәхри туган... Шахтада берничә мәртәбә рәсемгә түшүемне әйтмәдем бит әле мин сиңа. Менә шул: ул рәсемнәр шунда шахтада калды. Рәсемнәрне Хәмзәнең туган-үскән җиренә җибәреп белешмә сораулары ихтимал, ә аннан, әйтик, бу Хәмзә түгел, ә ниндидер башка берәү дигән җавап килсә, беләсеңме, эшләр кая китәчәк? Ул чакта инде рәсемдәге кешене бүтен ил буенча эзләтә башлаячаклар бит. Патша ул эшне бик шәп оештырган... Мине становой белән стражникларны үтергән дип гаеплиләр... Инде син беләсең: мин мулланы үтердем, кулга алынган шахтерларны коткардым. Боларга тагын, тикшерүченең тырышлыгы белән, Хәмзәнең үлеме дә килеп үстәлүе мүмкин. Менә бит нинди чуалчык хәлгә килеп каптым мин, Фәхри туганкай!..
* * *
Таҗиның барлык шик-шүбһәләре дүрескә чыкты.
Берничә күннән соң аны, аяк-кулларын богаулап, охранкага допроска алып киттеләр. Сорауны бер офицер алды. Тәрҗемәче юк иде. Сорау алу беткәч, Таҗины протокол язмасына кул куярга, ягъни карага манчылган бармагы белән кәгазьгә тамга салырга мәҗбүр иттеләр. Протоколда нәрсәләр язылганын ул, әлбәттә, белмәде. Аннары аны берничә рәвештә рәсемгә түшерделәр, буен үлчәделәр һәм яңадан түрмәгә алып кайтып, ялгыз камерага яптылар.
Таң беленер-беленмәс үк, Казан округ судының шыксыз, зур бинасы янына түркем-түркем кешеләр җыйнала башлады. Аларны бирегә бер үк түрле шомлы уй, уртак борчылу әйдәп китергәнлеген игътибар беләнрәк караган һәркем ачык күрә алыр иде. Котылгысыз рәвештә якынлашып килгән коточкыч бәла инде күз алдында торгандай, аларның һәрбер хәрәкәтендә үметсезлек, сулган йүзләрендә курку чагыла иде.
Арада хатын-кызлар күбрәк иде. Имчәк балалары әниләре кочагында татлы йокыга талганнар; зурраклары исә аларның искереп, уңып беткән күлмәк итәкләренә ябышкан килеш, куркынган кыяфәттә тирә-якка караналар.
Фонарь эленгән багана түбендә бер ир кеше үзенең моңсу һәм берни аңлатмый торган күз карашын бер ноктага түбәп тораташтай катып калган. Икенче берәве җиргә чүгәләп утырган да, ниндидер башваткыч мәсьәләне чишәргә тырышкан сыман, кашларын җыергалый-җыергалый, икмәк катысы кимерә.
Кайберәүләр юл кырыендагы тәбәнәк баганалар үстенә утырышканнар һәм ярым бүгелеп, нечкә чыбык очлары белән асфальтка ниндидер күзгә күренми торган сызыклар сызгалыйлар. Алар бу эшне шулкадәр бирелеп эшлиләр ки, әйтерсең лә ул бизәкләрдән ниндидер яшерен серне белергә телиләр. Бары кайчагында гына берәр узып баручының дүп-дүп баскан җитез аяк тавышына сискәнеп китеп, алар бу эшләреннән туктыйлар һәм башларын күтәреп, ул кеше артыннан бик озаклап карап калалар. Кайсылары шуннан соң, бер-берсенә таба башларын бүгә түшеп, үзара нидер сүйләшеп тә алгалыйлар иде.
Кайдадыр еракта күк күкрәп куйды. Аннары якындагы чиркәү манарасында чаң суккан тавыш ишетелде. Әмма күк күкрәүгә дә, чаң сугуга да җыелган кешеләр арасыннан игътибар итүче булмады.
Ниһаять, хүкем йортының авыр ишеге шапылдап ачылды да, бусагада агара башлаган тузгак чәчле, чигә сакаллы, үстенә җиз очлары зәңгәр кәйтән белән каелган, керле, иске мундир кигән бер кеше күренде. Халык түркеме шундук тынып калды һәм, нәрсә әйтер икән бу дигәндәй, шүбһәле күзләре белән мундирлы кешегә түбәлде. Ишектән чыгучы исә, һичкемгә игътибар итмәстән, кулындагы озын саплы пумала себеркесе белән якында утыручылар үстенә тузан үермәсе туздырып, баскыч басмаларын себерергә кереште. Аннары, себеркесеннән тузанны кагып, җыелган кешеләргә:
Теләгәннәргә керергә мүмкин! – дип белдерде. Халык дәррәү кубып, шаулаша-гүжләшә ишеккә ташланды.
Мундир кигән адәм түрткәләшә-талаша йорт эченә җәһәтрәк керергә ашкынган кешеләр түркеменә таба кырыс күз карашын юнәлтте дә:
Юләрләр! Җылы мич башында рәхәтләнеп бәрәңге ашап кына ятасы югыйсә, ә алар бунт чыгарып йүриләр! Инде хәзер менә суд бусагасын тапта! – дип, үзалдына мыгырданып куйды.
Бүген округ судында татар авылларында булып узган крәстиән чуалышлары һәм түрә үтерүләр турындагы эш каралырга тиеш иде.
Халык, хүкем залына кереп, такталары сыгылып торган озын тар эскәмияләргә утырыша башлады. Кайберәүләр, күзәтү үчен җайлырак булыр дипме, әллә бүтән сәбәптәнме, стена буендагы аралыкларга үелешеп бастылар.
Иң түргә – залның сәхнә сыман калкыбрак торган җиренә – яшел постау җәелгән озын үстәл куелган иде. Өстәл үстендә – сулы графин һәм берничә иләмсез зур кара савыты; аларның уртадагысы мәрмәр булып, аңа әллә нинди хикмәтле сурәт-бизәкләр түшерелгән иде. Янәшәдә шундый ук авыр, салмак шәмдәлләр, пресс-папье, ручка-каләм савыты ише нәрсәләр дә күренә. Стеналар буена утырып ял итәр үчен йомшак кәнәфиләр түзелгән. Һәр кәнәфинең як-ягында янә кечкенә үстәл, ә үстәл үстендә берәр кара савыты белән сулы графин тора. Зур үстәл артындагы түр стенага исә патшаның аягүрә басып түшкән зур сурәте эленгән. Ул үстенә ас тиресеннән тегелгән мантия һәм энҗеләр белән бизәлгән таҗ кигән иде. Аның каушау-курку белдереп торгандай тонык күз карашы залга түбәлгән иде.
Күпсанлы ишекләрнең уң яктагы берсе ихата сыман итеп киртәләнеп алынган: анда гаепләнүчеләр утырырга тиеш. Аңа капма-каршы сул як стена буенда да присяжныйларга утыру үчен шундый ук ихаталы урын әзерләнгән. Гаепләнүчеләр утырган эскәмия каршындагы озын үстәл янында – адвокатлар урыны. Ниһаять, уртадагы зур үстәл каршында мүнбәрне хәтерләткән һәм бүтен ягыннан парча, бәрхет белән тышланган шактый биек ике корылма тора. Аларның һәрберсенә алтын белән бизәп эшләнгән тышлы берәр китап – Коръән белән Инҗил куелган иде.
Вакыт үтә торды. Залда утыручыларның кайберләре инде йокымсырый ук башлаган иде. Почмакларда басып торучылар арасында да сабырсызланып, уфылдап куйган тавышлар ишетелгәләде. Бары имчәк балалар гына, әниләренең сүте кипшергән имиләренә борыннарын түртеп, мышный-мышный тәмле йокыга талганнар иде.
Кинәт залда җыелган халык җиңелчә гүелдәп, җанланып куйды: түрдәге ян ишекләрнең берсеннән кара тужуркасының якасына йолдызлар таккан, түгәрәк сирәк сакаллы, кызыл битле, алтын кысалы күзлек пыялалары артына яшеренгән үткен күзле бер кеше чыкты. Бу – хүкем эшләрен оештыручы кеше – тәртип караучы иде. Ул бер читтәге урындыкка барып утырды да, үзе алып кергән кәгазьләргә карандаш белән ниндидер билгеләр куярга кереште. Залда гүелдәү шундук басылды.
Аннары залга бер-бер артлы присяжныйлар керә башлады. Алдан керүчеләрнең икесе поп иде. Берсе – тәбәнәк буйлы, юан корсаклы, муенына зур алтын тәре такканы – тирләгән симез яңакларын әледән-әле кулъяулык белән сүрткәләп ала; үстенә кигән кара киеменең киң җиңнәреннән аның куе түк баскан итләч беләкләре күренеп-күренеп китә. Икенчесе – озын, арык гәүдәлесе – бүкрәебрәк атлый; кечкенә күзләре яшьле, кызарган, челт-челт итеп гел ачылып-йомылып торалар. Күкрәгендәге тәресе исә, сәгать теле сыман, атлаган саен чайкалып куя. Моның үстенә, ул чукраграк та иде булса кирәк, чүнки сүйләшкән чакта колак яфрагын әңгәмәдәшенең нәкъ авызына ук китереп тота иде.

Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет