Махмут Галяу МӨҺАҖирләР



бет12/13
Дата04.07.2016
өлшемі1.03 Mb.
#178405
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13

Тагын ике тапкыр чаң суктылар. Монысы һавага чыгу үчен башка камераларга нәүбәт җиткәнне белдерә иде.
Түрмә капкасы янындагы түркем әле булса таралмаган иде. Сакчы солдатның әледән-әле куалап торуына карамастан, алар ярсулы бер үҗәтлек белән һаман капкага якынрак килергә тырышалар. Арадан бер үлгеррәге, капка янына ук килеп, кечкенә тимер ишекне әкрен генә дүбердәтте дә:
Әй, дус кеше, әйт әле, туганымны күрергә булыр микән? – дип сорады.
Кит!! Сезнең ишеләр күп булыр монда! – дип җавап бирде эчтән кемдер.
Ә җыелган халык барыбер таралышырга уйламый иде әле. Берәүләр урамның каршы ягына күчеп тәбәнәк таш койма буена тезелешеп утырдылар да, биштәрләреннән ипи, суган ише барлы-юклы ашамлыкларын чыгарып, тамак ялгарга керештеләр. Түнне йокысыз уздырган икенче берәүләр исә бераз ял итеп алмакчы булып җиргә сузылып яттылар.
Әмма тегеләренең тамагына азык үтми, боларының күзенә йокы керми иде.
Фәхринең хатыны Мәфтуха да шушы түркемдә иде. Ул баш яулыгының күз яшенә чыланган бер почмагы белән йүзен каплап тротуар кырыена утырган да, тирән уйга баткан иде. Бәләкәй кызының:
Әти ник чыкмый инде? Аны әле озак күтәрбезме? – дип йүдәтүен ул әйтерсең ишетми дә. Хәер, ишетсә дә, нәрсә дип җавап бирсен?
Ул арада түрмә ишегалдында тагын кыңгырау шылтырады. Капка түбендә торучы сакчылар инде берничә мәртәбә алышынган иде. Ерактан завод гудогы ишетелде. Кичке гыйбадәткә чакырып чиркәү чаңы сукты. Кошлар ояларына кереп постылар. Эңгер куерганнан-куера бара иде. Ниһаять, күн бетеп, түнге караңгылык иңде.
Тротуарда үелешеп утырган крәстиәннәр яныннан карт бер надзиратель узып китте, китешли ул аларга:
Монда ятып сез бернигә дә ирешмәссез. Күрешү үчен атнага ике генә күн билгеләнгән. Постоялый дворга барыгыз да ял итегез... Ә шимбә күнне килерсез, шул чакны кертерләр, – дип әйтеп узды.
Арып, җәфаланып беткән кешеләр үчен бу бүген ишетелгән бердәнбер юанычлы сүз булды.
* * *
Җиргә түнге караңгылык иңде.
Түрмә камераларында барысы да йоклыйлар. Хәтта йокламаганы да юри йоклаганга сабышып ята. Тик коридорда надзирательләрнең ютәлләве, ачкычлар чыкылдавы, сакчыларның таш идәнгә дүп-дүп басып йүрүләре генә ара-тирә бу тынлыкны бозып куйгалый.
Фәхри дә, күзен йомган булуына карамастан, йоклый алмады. Аны тынгысыз уйлар биләп алган иде. Ул, үзенең бүтен тормыш юлын башыннан кичереп, анда булган түрле хәлләрне аңларга, шул хәлләрдән үзе үчен файдалы нәтиҗәләр чыгарырга тырыша иде.
Менә аның сабый чагы... Катыкка буялган үчен әнисе юри генә әрләгән була... Менә ул урамга – иптәшләре янына кузна уйнарга ашыга... Яки менә, язын карлар эри башлагач, гүрләвек суында тактадан ясаган күймә, кораблар агызып уйный... Сабан туе вакытларында үй борынча йүреп күкәй җыя... Кайчакны җиргә кечкенә чокырлар казыйсың да, күкәйләрне шул чокырларга саласың. Аларны аннан тупчын белән ерактан бәреп чыгарырга кирәк. Әгәр күкәй ватылса, исең китми: шундук балчыгы-ние белән алып авызыңа кабасың. Тупчынны алар иске түбәтәй эченә чүпрәк тутырып ясыйлар иде. Андый тупчын белән урамда атышып уйнавы бик күңелле була торган иде...
Сабан туйларында күрәшүләр, ат чабышларында катнашулар – азмыни бала чакта андый күңеллелекләр...
...Яки менә чәчү вакыты... Фәхри тырмага чыга, түннәрен ат сакларга йүри... Түнге учаклар, күлдә пешкән тәмле бәрәңге...
...Күннәр җылына түшкәч, су коенулар башлана. Аннары җиләк-җимеш пешә... Олылар белән бергә печән чабарга, уракка йүрүләр дә күңелле! Күзен Фәхри шаралы уйный, урамның бер очыннан икенче очына кәшәкә таягы белән агач шара куа. Иртәләрен култык астына утын агачы кыстырып Әкрәм карый үенә сабакка йүгерә. Аннан кайткач зырылдавык ясап, аны сарай кыегына менгереп кадаклый да, сокланып карап тора: җил чыктымы – зырылдавык әйләнергә, зырылдарга тотына!
...Каз үмәсенә җыелган кызлар үчен дә берәр шуклык әзерләп куя ул: тазартылган каз куыкларын үреп тутыра да, кеше күрмәгәндә генә аларны сәкегә җәйгән күрпәләр астына тыгып куя. Кызлар аны-моны уйламастан утырыша башлыйлар, һәм шул вакыт шарт-шорт итеп куыклар шартларга тотына. Кызлар оялуларыннан кызаралар, бүтен тирә-якта шаяру, күлү тавышлары яңгырый башлый...
Тик менә, Фәхринең әтисе үлеп китте, шуның белән бергә ваемсыз балачак та артта калды. Тормыш бермә-бер авырлашып, ул батраклыкка ялланырга мәҗбүр булды. Шулай да яшьлек – яшьлек инде ул, һаман үзенекен итә... Эштән никадәр генә арып кайтмасын, Фәхри барыбер урамга – иптәшләре янына ашкынды, тальян моңына кушылып җырлар җырлады, аулак үйләргә йүрде... Аннары качып-посып кына кызлар белән очраша башлады... Малайлар аша алар белән хатлар алышу... Саҗидәгә күзе түшү, аңа булган беренче мәхәббәте һәм күңел кайту. Саҗидә аны яратмады, Сафаны сайлады... Шуннан Мәфтухага ияләшү... Туй, йорт салу мәшәкатьләре...
Аннары коточкыч афәтле ачлык ел килде. Бүтен күч-гайрәт яшәү үчен, бүлгән хуҗалыкны торгызу үчен сарыф ителде... Ачлыкны уздырып, тормышны инде җайга салам гына дигәндә, тагын бәла килеп чыкты – бунт, чуалышлар кузгалды... Түрмә... Хүкем залы., һәм менә нәтиҗәсе – каторга, богаулар... Кызы белән Мәфтуха иректә, ә ул монда – түрмәдә... Ә Таҗины, әнә, үлем үк күтә инде...
Болытлар арасыннан ай калкып чыкты да, күмеш нурларын тәрәзә аша камера эченә сирпеде.
Шул вакыт ишегалдында ниндидер ыгы-зыгы башланды. Кемнәрнеңдер үзара сүйләшкән тонык тавышлары ишетелде. Коридордан таш идәнгә дүп-дүп басып надзирательләр чабып узды. Күрше камерада стена түеп кычкырган ачулы тавышлар яңгырады.
Тавышка йокыдан уянган Абдулла башын күтәрде дә, Фәхринең уяу ятканын күреп:
Ишетәсеңме? Ишегалдында нидер бар, – дип пышылдады. – Әйдә, тәрәзәдән үрелеп карыйбыз. Син җилкәңне куеп торырсың, богаулы килеш барыбер үзең менә алмыйсың бит...
Фәхри, богау чылбырлары шалтырамасын үчен аяк очларына гына басып, тәрәзә каршына килде һәм гәүдәсен ия түште. Абдулла, аның җилкәсенә менеп басып, куллары белән тәрәзә рәшәткәсенә тотынды да, салкын ай нуры яктырткан ишегалдына карады.
Кемнедер асарга алып баралар бугай, – диде ул, ләкин сүзен әйтеп бетерә алмады, астан каты итеп кычкырган тавыш ишетелде:
Хушыгыз, дуслар! Үлемгә барам! Хуш, Фәхри, сау бул!
Бу Таҗи иде.
Тавышка бүтен түрмә уянды, тоткыннар дулкынлана, шаулаша башладылар,
Абдулла, акылдан шашкан кешедәй кызу-кызу атлап, камераны айкап йүренергә тотынды.
Әй, син, урыныңа ят, сукин сын! – дип кычкырды аңа надзиратель, ишек тәрәзәчегеннән борынын күрсәтеп.
Ләкин Абдулла, аның җикеренүенә игътибар итмәстән, һаман киләп сарып йүрүендә булды.
Ә Фәхри боргалана-үзгәләнә идәндә ауный һәм елый иде.
* * *
Таҗи, солдатлар сагы астында түрмә ишегалды аша узып, түрдәге ташландык агач сарайга якынлашты да, эчкә керде. Керосин лампасы белән яктыртылган сарай эчендә шактый салкын һәм тынчу иде. Таҗиның күзе дар агачының аратасына бәйләп куелган бауга түште. Бау, яңа һәм әйбәтләп сабынланган булганга, шоп-шома иде. Ярым караңгы почмакта берничә кеше басып тора, аларның гәүдәләре томан аша күренгән шәүлә сыман бер тәэсир калдыралар иде.
Таҗины дар агачы янына китереп бастырдылар.
Ул үзен тыныч тотты, кушылганның һәммәсен үтәде.
Шул чакны ниндидер тоткарлык булып алды... Таҗи, башын борып, күләгәдә басып торучы кешеләргә җентекләбрәк карады. Түрмә начальнигы белән прокурорны ул бик тиз таныды. Ә менә алтын кысалы күзлек, эшләпә кигәне кем икән? Анысын Таҗи һич кенә дә хәтеренә китерә алмый иде. Шунда, янәшәдә үк, кораллы солдатлар баскан. «Солдат булсам, миңа да шулай кеше асканны карап торырга туры килер иде микән?» – дип уйлап алды Таҗи һәм бу уеннан шундук тетрәнеп китте. Ул, солдатлардан күзен алып, башын икенче якка борды.
Боларның һәммәсеннән читтә, берьялгызы, кызыл сакаллы, эчкә баткан авызлы, үстенә чалма-чапан кигән мулла басып тора иде... Судта шаһитларны шул ант иттергән иде... Ә бирегә нигә килде икән ул? Нәрсә кирәк икән аңа монда?..
Уйга талган Таҗи, ниндидер мыгырдану тавышы ишетеп, башын югары күтәрде һәм башта аңламыйчарак торды.
Хүкем карарын укыйлар икән:
«Россия империясенең император галиҗәнаплары указы буенча... Казан округ суды...»
Сүзләре аңлашылмаса да, карарның мәгънәсенә яхшы түшенде Таҗи. «Бүтенесе хәл ителгән бит инде, нигә укып торырга? Газабы озаграк булсын диюләре микәнни?» – дип уйлап куйды ул.
Шул вакыт каяндыр караңгыдан кызыл күлмәкле, куе күрәк сакаллы, йүзенең югары үлешен кара битлек астына яшергән палач килеп чыкты.
Палачның кушуы буенча, Таҗи дар агачы астында торган урындыкка менеп басты. Боларның барысын да ул тыштан бик тыныч кыяфәттә, түгәл итеп башкарды.
Палач ашыгыч хәрәкәт белән бәз капчыкны тоткынның башыннан кигезде дә, муенына элмәкле бау салды һәм урындыкны тартып алырга дип түбән иелде. Нәкъ шул минутта Таҗи, бүтен күченә талпынып, палачның күкрәгенә аягы белән типте. Палач чайкалып китеп җиргә барып түште.
Кискен хәрәкәттән аяк астындагы урындык та бер читкә тайпылды, һәм Таҗи ике багана уртасында һавада асылынып калды. Соңгы мизгелдә аның:
Канечкечләр!.. – дип кычкырган гырылдавык тавышы яңгырады.
Аннары үлем газабы башланды. Эш тәмам булгач, башына эшләпә кигән баягы кеше асылган гәүдә янына килде дә, кан тамырын тотып карады.
Үле! – дип нәтиҗә ясады ул бераздан.
Алдан әзерләнгән рәсми акт кәгазенә кул куйгач, һәммәсе дә сарайдан чыктылар. Бары палач кына мәеттән чикмәне белән күлмәген салдыра калды.
Каторгага озатылыр алдыннан Мәфтухасы белән күрешкәч, Фәхри аңа беренче сүз итеп:
Таҗи абзыйны астылар! – дип белдерде.
Астылар?! – дип кабатлап сорады Мәфтуха һәм аның елый-елый шешенеп беткән йүзе күзән җыергандай тартышып куйды.
XII
Мәүла Колы авылы бүтенләй диярлек бушап калды. Ерак сәфәргә чыгарлык акчасы яки акча юнәтү үчен сатардай әйберсе булмаган ярлы-ябага һәм күр тормышлы мулла-мәзин, куштаннар гына урыннарыннан кузгалмадылар, калганнар әкренләп һәммәсе китеп беттеләр.
Чыпта-кап сугучылар ярлы-ябага халыктан булганга, Сабирҗан мәзиннең сәүдә эшләре элеккечә шәп бара, чүнки аңа яңа чыптачылар яллау турында кайгыртырга кирәкми иде.
Ә менә Шәмси мулла белән остабикәгә читенрәк туры килде. Авылның иң уңган кызлары – остабикәгә кызыл башлы сүлге-тастымал, эскәтер һәм башка шуның ише нәрсәләр тукучылар – һәммәсе дә Түркиягә күченеп киткәнлектән, моңарчы зур табыш биргән кәсеп кисәк кенә тукталды да куйды. Остабикә хәтта шул кайгыдан авырып китеп түшәккә үк ятты.
Шундый күтелмәгән мәшәкатьләр, борчулы уйлар белән башы каткан Шәмси мулла, уй-фикерләрен билгеле бер тәртипкә китереп булмасмы дип, күннәрдән бер күнне басуга чыгып китте. Инде саргая башлаган һәм яхшы уңыш вәгъдә иткән иген кырларын әйләнде, ындырга кереп чыкты. Күз алдында җәелеп яткан бу хозурлык, байлык гадәттә аны тынычландыра, уй-фикерләренә ачыклык кертә торган иде. Әмма бүген күңел тынычланмады, миендә кайнаган чуалчыклык бетмәде.
Өйгә кайткач та ул нәрсәгә тотынырга белмичә аптырап йүрде, аннары чарлакка менеп, ефәк палас үстенә үеп салынган калып-калын китапларын актарырга тотынды. Бер китапны кулына алып, күзенә чалынган беренче җүмләләрне укырга кереште, ләкин укыганының мәгънәсен аңламады. Шуннан соң ул яңадан түбән түште, чуар бизәкле бохар каләмданыннан камыш каләмен алды, кара савытына берничә тамчы су тамызды да, тез башына куйган калын китап үстенә кәгазен җайлаштырып салып, Бохараи шәрифтә гыйлем эстәүче улына – Барый мәхдүмгә хат язарга утырды.
«Күптин күп» кешеләрдән «чуктин чук» сәламнәр күндергәннән соң хатны түбәндәгечә дәвам итте:
«Мәгълүм булсын: кәрванчылар белән юлламыш мәктубеңне алып укып, синең, иншалла, сәламәт хәбәреңне белеп зиядә мәмнүн булдык.* Фәкать җавап язмак хосусында суңга калынды – әле вакыт булмый торды, әле хатны биреп җибәрер кеше булмады. Сәбәбе – халык арасында зур чуалышлар кузгалудыр. Узган кышны падишаһы әгъзам хәзрәтләре мүселманнарның җан исәбен алырга дип фәрман биргән булган. Бәгъзе яман адәмнәр, шул фәрманга сылтап, безне чукындырырга җыеналар дип, тәшвишле хәбәр таратмышлар. Суңра бик хәтәр чуалышлар башланды, мүселман әһленә хилаф яман эшләр кылынды. Билахир*, акылдан язган мужиклар шуңа барып җиттеләр ки, становой берлән берничә урэтникне үлтереп, бояр утарын яндырдылар, мал-мүлкәтен таладылар. Азагы һәм әйбәт булмады: авылымызга солдатлар килеп тулып, тәрбиядә яшәгән вакытларында анлар халыкның бик күп мал-туарына кимчелек китерделәр, түрле яман эшләр кылып йүрделәр. Фетнәчеләр дә тиешле җәзаларын алды, һәркаюсын чыбык белән суктырдылар, шул җүмләдән абзаң Әкрәм карыйга да эләкте. Шул кирәк аңарга – кушмаган җиргә тыгылмасын! Ул, шайтан коткысына ияреп, безнең аңгыра мужиклардан падишаһы әгъзам хәзрәтләренә прошение бирергә дип, калага барып кайткан иде... Фетнәдә катнашкан бәгъзе адәмнәрне катыр сүрделәр, ә атаманнары Таҗины дарга астылар. Ул дәһри* тиешле җәзасын алды. Яман эшләре үчен Аллаһы Тәгалә аны кыямәттә дә җәзасыз калдырмас әле, иншалла!
*[Зиядә мәмнүн булдык – бик шатландык.] [Билахир – ахырда, ниһаять.] [Дәһри – динсез, атеист.]
Аңгыралыгы илә шундый бәла-казаларга дучар булган халык, Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә сыенып уз язмышына буйсынасы урынга, тәмам акылдан шашты, йорт-җирен, мал-мүлкәтен сатып, хәлифә иленә күчеп китә башлады. Ярабби, Аллаһы Тәгалә үзенең бәндәләрен мәрхәмәтеннән ташламасын! Бәгъдә мәгълүм булсын: күченеп китүчеләрдән мин дә кайбер нәрсәләр сатып алдым. Ни дисәң дә, дин кардәшләребез бит, ярдәмнән мәхрүм итеп булмыйдыр. Аның суңында бәһане дә куп сорамадылар: тугыз аршынлы һәйбәт бурага нибарысы унсигез сум түләдем. Янә ике ат, дүрт сыгыр, егерме баш сарык илә кәҗә, унбер баш умарта алдым. Ходай әҗерен күрергә язсын! Амин! Вәлхаль*, безнең үчен борчулы хәлләр дә бардыр: анаңа сүлге-тастымал тукучы иң маһир кызлар күченүчеләр берлән китеп бардылар. Буның безгә зур зыян китерәчәге мәгълүмдер. Сабирҗан мәзин бу хосуста да хаталанмады – аның чыптачы вә чабатачылары һәркайсы авылымызда калды.
*[Вэлхалъ – шул ук вакытта.]
Суңгы мәктүбемдә мин сиңа җәдитчеләр вә безнең изге Болгар җиребездә тарала башлаган бидгатъ*, фисык-фүҗүр* тугрысында язмыш идем. Янә мәгълүм булсын: ошбу бидгатъ һәмишә җәеләдер, тарафдарлары күннән-күн күбәя барадыр. Пәйгамбәребез Мүхәммәт галәйһиссәламнең: «Сез алдынгы кавемнәр артыннан бер адым да артка калмыйча ияреп барырсыз, һәм әгәр алар туган аналары белән зина кылалар икән, сезнең арада да шуларга иярүчеләр табылыр», – дию сүзләрен зикер итик*. Ошбу сүзләр шул мүртәт җәдитчеләр тугрысында әйтелмәгәнмени? Алар бүтен кылган эшләре илә динебезне хәкарәт итәләр*, хәтта ки кыяфәтләре илә дә кяферләргә охшарга тырышалар. Күбесе туры якалы, яссы түймәле билсез кәзәки киеп йүридер, бәгъзеләре урыс чалбары, шиблит киеп, чәч үстереп йүри, тәмәке тарта, аракы эчә, шашкы-машкы уйныйдыр. Кайда ул намус дигән нәрсә? Кайда картлар сүзен тыңлау? Әлхасыйль, мүселман кардәшләребез тугры юлдан бармыйдыр. Җәдитчеләр безнең хатын вә кызларыбызга да начар йогынты ясыйдыр. Шулар коткысына ияреп, хатын-кызларыбыз оят, күндәмлек дигән сыйфатларын югалта барадыр.
*[Бидгатъ – элеккесенә каршы торган яңа бер эш.] [Фисык-фүҗур – бозыклык.] [Зикер итик – искә түшерик.] [Хәкарэт итәләр – хурлыйлар, мыскыллыйлар.]
Болар үстенә базар шивәсендә язылган бисмилласыз китаплар күпләп нәшер ителәдер. Бу фисык-фәсатның оясы – Галимҗан хәзрәт мәдрәсәседер. Каһәр суксын иде шул мүртәтне, ярабби! Орынбурның Әхмәт бай илә Гани бай, Казанның Әхмәт Ишморатов илә Сафа Хаҗи Галикәев байларның акчалары шунда агыла. Башка җирләрдә дә шундый ысулы җәдидә мәктәпләре ишәя бара. Аларның һәммәсендә шул Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсеннән чыккан шәкертләр хәлфәлек итәдер. Бу мәктәпләрдә укучылар парты дигән ниндидер урыс эскәмияләренә утырып укыйлар, тәре сыман итеп почмакка куелган кара такталарга язалар. Дин сабагы вә дога-намазлар түрки телендә үйрәтеләдер. Гыйлъме хисап вә җәгърафия кеби һич зарури булмаган сабаклар тәдрис ителә*. Хәтта ки бәгъзе авылларда кыз балаларга да дәрес әйтә башлаганнар, имеш.
Изгеләребезнең хәер-догасы бәрәкәтендә вә үзебезнең тырышлыгыбыз илә без, Аллага шүкер, милләтебез башына түшкән бәлаләрдән сакланып калдык. Әлегә җәдитчеләр коткысына да бирешмәенчә киләбез. Фәкать Сабирҗан мәзиннең астыртын мәкерләре генә бераз шүбһә тудыра: ул синең акыллы баш, күндәм Әкрәм абзаңны мәктәптәге хәлфәлек урыныннан алып ташламагае дию куркам. Аңардан инде балаларга кадәр күлә башлады. Мәгәр ул хәлфәлектән алынса, безнең авылда ысулы җәдидә мәктәбе вүҗүткә киләчәге шүбһәсездер. Сабирҗан мәзиннең Хивада вә Перовски дигән калада бай кардәшләре тора икән, аларда акчаның исәбе-хисабы юк ди. Алар мине дә ысулы җәдидәгә үгетләп караганнар иде дә, әмма тугры юлдан чыгар исәбем юклыгын күргәч, кире чигенделәр. Ә сиңа, углым, соң булганчы, мәктәпне уз кулыңа алу мәслихәт булыр иде... Ата-ана йортына кайтырга бик вакыттыр инде. Кайтсаң, һәм әниеңне, һәм мине бик шатландырачаксың. Гыйлем – диңгездер, күпме укысаң да түбен күрә алмассың. Акылым сау-сәламәт чагында сине варислыкка кертеп, ата-бабадан мирас булып килгән вә Аллаһы Тәгалә мәрхәмәте бәрәкәтендә хезмәтем илә ныгытылган михрабымны сиңа тапшырырга дию үмидем бардыр.
*[Тәдрис ителә – укытыла.]
Бәгъдә мәгълүм булсын, күптән түгел Нәгыймә апаң вә җизнәң Мүхәммәт кияү бездә кунак булып киттеләр. Кияү илә безнең арада синең хакта да мосахәбә* булды. Ул безнең планнарны бик мәслихәт тапты вә син мүдәррислек урынын алырга ризалык бирсәң, яңа мәктәп бинасы салдырырга вәгъдә итте. Хәлфә, мүгаллимнәрне Кышкар вә Казандагы Күл буе мәдрәсәсеннән* чакыртыр идек. Ошбу мәдрәсәләр безнең чын терәкләребездер. Җизнәңнең сәүдә эшләре, Аллага шүкер, әйбәт бара икән. Ул безгә үзенең Аустрия дигән мәмләкәттә йүреп кайтуын сүйләде. Анда безнең үчен кирәкле нәрсәләрне бик арзанга алып була ди. Яһүд сәүдәгәрләре шундый нәрсәләрне җыеп, үзләренә зур файда белән безгә саталар икән. Ә безнең товарлар, бигрәк тә кызыл башлы сүлгеләр анда бик кыйммәт йүри ди. Анаң шул тугрыда ишеткәч кияүнең киләсе баруында аңа бер үч йүз дүжинә сүлге биреп җибәрмәкче булды. Алла кушып, эше уңсын инде! Аны суңында, анаң илә кияү тагын бер уртак эш башламакчы булып йүриләр. Әлеге Аустриядә арыш анасы дигән нәрсәне сату итү бик табышлы икән. Шуны безнең мужиклардан җыйдыртмакчылар. Җизнәң хәзер нимес телен үгрәнә, тел белү чит мәмләкәттә бик кирәк була, ди. Бу тарафта игеннәр бик яхшы булыр шикелле. Күченеп китүчеләрдән шактый чәчүлек җирләр сатып алган идек. Ходай Тәгалә гошер дә насыйп итсә – бер йүз йүк чамасы җыелыр. Сугылганыннан тыш янә бер алты эскерт ашлык калыр түсле. Аның суңында тугыз эскерт үткән елгысы бар. Тик менә каһәр суккыры сычканнар гына бимазалыйдыр. Ярар, хәере белән булсын инде, калганы җитәр, Аллаһы Тәгаләдән шуны сорыйк. Ахыр чиктә, бүртегенә кадәр ашап бетерсәләр дә һични әйтеп булмыйдыр. Ачлык елны ни генә ашамадылар – эт, мәчеләр дә сычканнар, хәтта аларның тизәкләренә тикле ашалды!
[*Мосахәбә – сүйләшү, әңгәмә.] [Кышкар мәдрәсәсе – Татарстанның хәзерге Арча районы Кышкар авылында XVIII йүзләрдән 1918 елгача яшәп килгән мәдрәсә. Күл буе мәдрәсәсе – Казанның Кабан күле буенда урнашкан һәм XVIII йүзнең икенче яртысыннан 1918 елгача яшәп килгән мәдрәсә. XIX йүз ахырларыннан аны шулай ук «Касыймия» мәдрәсәсе дип тә атап йүрткәннәр.]
Аллаһы Тәгаләдән сиңа исәнлек-саулык вә хәер-фатиха теләп калучы атаң – Казан вилаяте Мәүла Колы карьясе имамы Шәмсетдин мелла ибне Мүбин әл-Болгари.»
Шәмси мулла хатны пүхтәләп кенә түреп конвертка салды да, тышкы ягына: «Бохараи шәрифтә Казый Гелән мәдрәсәсендә хәтме күтеб ятучы газиз углыбыз Габделбарый ибне Шәмсетдин мәхдүмгә тапшырырга», – дигән сүзләрне язды. Аннары хатны форсат чыгу белән җибәрмәкче булып, вакытлыча калын бер китап эченә салып куйды. Шуннан соң ул остабикәсе янына икенче бүлмәгә керде.
Я, ничек соң, анасы, баш үянәгең бетмәдеме әле?
Бетмәде шул, һаман авырта. Әллә, булмаса, үлчәп карыйсыңмы, атасы? Файдасы тимәсме дим!
Шәмси мулла үшкерү, тәлинкә-чынаякларга язылган догаларны чайкап эчерү кебек түрле им-том, әфсеннәр белән еш кына кара халыкны алдаштыргаласа да, үзе аларның шифасын һич тә тапмый һәм дус-иш арасында үзара сүз чыкканда, андый юк-барга ышанучыларга карата хәтта мыскыллы сүзләр дә ычкындыргалый иде. Әмма хәзер, остабикәсен үпкәләтмәс үчен, ул аның үтенечен кире кагарга базмады. Бер саплам җеп алды да, аны хатынының маңгае турысыннан башына урады, аннары колаклары турысыннан җепкә билгеләр ясап, ике үлешкә бүленгән шул җепнең һәр ике яртысын бер-берсе белән үлчәп-чагыштырып карады. Әсма абыстай калкурак маңгайлы кеше иде, шуңа күрә җепнең маңгай үлеше озынрак булып чыкты.
Менә, күрәсеңме? Башыңның маңгай ягы шешкән булырга тиеш! – диде Шәмси мулла, җепне хатынына сузып.
Остабикәнең тәмам коты алынды.
Атасы, зинһар үшкерә күр мине! – дип ялварып сорады ул, кызганыч тавыш белән.
Хәзрәт, остабикәсе башына сүлге урап, аның очларын каты кысып бәйләде дә, бер кулы белән хатынының авыру башын селеккәләп, ә икенчесе белән әкрен генә аның маңгай турысына суккалап, үшкерү сүзләре пышылдарга тотынды; аннары сүлгене чишеп алды да, сораулы күзләрен хатынына түбәде.
Әсма остабикә, авыртуы бетү-бетмәвен белергә теләгәндәй, бераз вакыт маңгаен сыйпаштырып һәм башын чайкаштырып торды, аннары кыюсыз гына:
Хәзер бераз җиңеләйгән кебек, – дип куйды,
Әле мин, син монда ятып торган арада, Габделбарый углыбызга хат язып ташладым, – диде Шәмси мулла.
Менә анысы әйбәт булган, – дип җанланып китте хатыны. – Тизрәк кайт дип яздыңмы соң, әллә оныттыңмы? Ул анда хафаланып беткәндер инде, мескенем... Мәптек турында да яздыңмы?
Һәммәсен яздым, берсен дә онытмадым, борчылма зинһар!
Ә хатны кемгә биреп җибәрербез икән?
Мортаза Бәхтияров Бохарага җыена дигән иде кияү. Аңарга кушарбыз инде...
Безнең авыл кешеләрен әйтәм әле, кайдадыр җәһәннәм тишегендәге хәлифә җиренә барып йүргәнче, шул Бохарага гына китсәләр соң, дим. Хатны да шулар артыннан гына җибәргән булыр идек.
Сүз күченеп китүчеләргә кагылса, остабикә гел шулай зәһәрен чәчәргә тотына иде.
Шулар аркасында бүтен эшем-тормышым чуалды, – дип дәвам итте ул. – Уракка түшкәнче бер егерме биш-утыз дистә сүлге, тастымал тукытып алмаммы дигән идем. Инде хәзер нишлим? Һәммәсе китеп олакты. Шундый чиста, четерекле эшне Сабирҗан мәзин чабатачыларыннан ничек эшләтмәк кирәк?! Сүлге-тастымал урынына савыт-саба сүртә торган чүпрәк тукып бирерләр, шул булыр. Аннан аны сатуга ничек чыгарасың ди?
Шәмси мулла остабикәне ничек тә тынычландырырга тырыша иде.
Эше булгач, эшләүчесе табылыр әле, борчылма, анасы! – диде ул. – Дүньяда бүтән кәсеп тә бетмәгән ич, Аллаһы Тәгаләдән син әнә шул турыда сора. Киявебез сүлгеләреңнең булган кадәресен Аустриядә сатып кайтса, аздан да зур табыш алырбыз, иншалла. Тик күнче Сабирҗан гына сизенә күрмәсен. Мин әйтәм, әллә безгә дә чыпта кәсебенә керешергә микән? Чыптачылар беркая да китмәделәр, һәммәсе авылда калды... Ә Аустриядә чыпта-кап ише нәрсәләрне кыйммәт бәһадән сатып була диләр. Син ничек уйлыйсың, анасы?..
* * *
Сабирҗан мәзиннең кәефе шәп, күңеле шат. Остабикә белән үзе арасында барган киеренке һәм озакка сузылган сүз күрәшеннән ул, ниһаять, җиңүче булып чыкты. Кул эшенә оста авыл кызларының күтмәгәндә күченеп китүләре остабикәне табышлы кәсептән мәхрүм итсә, Сабирҗанның чыптачылары әүвәлгечә эшли бирәләр һәм хуҗаларын баета баралар иде. Өстәвенә, мәзин күченеп китүчеләрдән шактый зур сумалык мал-мүлкәт тә сатып алган иде. Хәзер әнә ялланган кешеләр шул сатып алынган әйберләрне рәткә салу белән мәшгуль – йортларны, мунча, келәтләрне сүтеп, урнаштырып йүриләр: бүрәнәләрнең утынга дигәннәрен аерып алып, тазаларын ындырга илтәләр, һәрберсенә номер сугып, әрдәнәләп үяләр дә, үстен салам белән каплап куялар.

Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет