– Бабай, әйдәгез, хезмәтчелүр үенә барып килик, Ходай биргәне белән тамак ялгап алырбыз, – диде ул, намазын укып бетергәч.
Хезмәтчеләр үендәге озынча үстәлдә аларны табак белән аш күтә иде. Табын әйләнәсенә приказчиклар утырышкан. Әкрәм карыйны, кунак буларак, түргә утырттылар һәм аңа кашыкның да зуррагын, яңарагын сайлап бирделәр.
Аш аз һәм әчи башлаганрак булса да, Әкрәм карый бик яратып, тәмләп ашады. Ул хәтта янында үзе кебек үк карыны ачкан кешеләр утыруын һәм алар үчен пешерелгән ашны ашавын да онытты. Хәер, приказчиклардан берсе дә Әкрәм карыйга моны сиздермәде.
Ашап-эчеп беткәч, Әкрәм карый белән кияү кеше яңадан үз бүлмәләренә юнәлделәр.
Кияү белән дүнья хәлләре турында сүйләшеп утырган арада, карыйның кызы да кайтып җитте.
Бүтен түс-кыяфәтеннән арыганлык, газап билгеләре сизелеп торган бу хатында хәзер элеккеге чаялыкның, калага килгәнгә кадәр булган шат күңеллелекнең, кайчандыр күзләрендә елтырап торган яшьлек дәртенең әсәре дә булмыйча, алар урынына сулган йүз, эчкә баткан моңлы күз карашы, хәсрәттән алсулыгын югалткан салынкы иреннәр генә торып калган иде.
Әкрәм карый кызындагы бу үзгәрешне әллә күрмәде, әллә күреп тә, хатынның йүккә узуына юрап калдырды, – һәрхәлдә, аның йүзендә бернинди борчылганлык, пошыну сизелмәде.
Йокларга ятар вакыт та җитте. Ләкин тар сәкедә үч кеше йокларлык урын юк иде, шул сәбәпле кияү кеше, чикмәне белән мендәрен күтәреп, хезмәтчеләр үенә юнәлде Кызы белән ялгызы гына калгач, Әкрәм карый:
– Ничек соң, кызым, эшең бик авыр түгелме? Арымьйсыңмы? – дип сорады.
– Арымаган кая инде ул?! Күнозын эштән бушамыйсың, кич кердеме – билне бүгәр хәл дә юк... Байның ашы да агу кебек бит аның, шундук кире чыга... Белсәң иде, шундый авыр, шундый кыен, әткәй, кайчакларны дүнья йүзен дә күрәсе килми башлый... Эшне ташласам да куркам – минем аркада иремне дә куып чыгарырлар, дим... Аннан нишләмәк кирәк?
– Ирең белән ничек торасыз соң? Татумы?
– Татумы дип, минем аны күргәнем дә юк диярлек. Күрсәм дә шул түн җиткәч кенә күрәм... Анда да сүйләшергә вакыт тими, тизрәк йокларга карыйсың; икебез дә эттәй арыган булабыз... Чит-ят кешеләр кебек яшибез... Үз ихтыярың, үз иркен, булмагач, нинди тормыш ди инде ул?
– Сүзләрең, бәлки, дүрестер дә, кызым, тик син байның хәер-фатихасы турында да онытма инде. Хуҗаңның хәер-фатихасын алмасаң, һичкайчан аякка баса алмассың, һичкайчан үз ояң булмас, – диде Әкрәм карый.
Кызы әтисенең сүзләрен җавапсыз калдырды.
Урын җәелгәч, алар йокларга яттылар.
Әмма шушы сүйләшүдән соң Әкрәм карыйның кызы түне буе керфек какмый чыкты, бары таң сызыла башлаганда гына күзләрен йомды.
Иртәгесен пешекчеләр бүлмәсенә килеп керүенә үк, байбикә аны:
– Шушы күнгә тикле йоклап ятмасаң ярамагандыр шул! – дип, гадәттәге җан әрнеткеч сүзләр белән орышып, ачуланып каршы алды. – Атаң килде дигәч тә, эшләмичә йоклап ятарга да ярый дип белдеңме әллә? Иреңнән аерыла алмыйсыңмы? Бигрәк узынып киттегез! Мин үзем дә байда асрау булып торган кеше; таң әтәче кычкырганчы ук торып, бүтен эшне бетереп куя торган идем. Байлар кергәндә инде барысы чиста, идәне себерелгән, савыт-сабасы юылган була иде... Ә хәзер һәрбер бетле хәерчесе әллә кем булып кылана, хуҗасы кереп уятмыйча урыныннан да кымшанмый.
Байбикәгә карышып тору файдасыз иде, шуңа күрә Әкрәм карыйның кызы бер сүз дә әйтмичә үз эшенә тотынды.
Ул арада Әкрәм карый бай йортыннан чыгып мәдрәсәгә юл тотты. Исмәгыйльләр бүлмәсенә барып кергәндә, улы белән Сафа бергә чәйләп утыралар иде. Әкрәм карый да, алар яныннан урын алды.
– Апаларыңның иртән чәй эчү гадәтләре юк икән, – дип куйды ул, зарлангандай.
– Алар анда рәтләп йокы да күрмиләр, ә син чәй сүйлисең тагын, – дип җавап бирде Исмәгыйль.
Элек-электән кул хезмәте белән танышлыгы булмаган һәм табигате белән ялкау Әкрәм карый үз кызлары үлешенә тигән авыр язмышның сәбәпләрен белми генә түгел, бу турыда уйлап та карамый иде. Исмәгыйль исә, киресенчә, күп нәрсәне инде аңлый, чамалый, тормышның теге-бу яклары турында үзенчә фикер йүртә башлаган иде. Чүнки ул үзе дә ким-хурлыкны аз күрмәгән иде. Аның әле дә хәтерендә: ачлык елны авылда чагында ул, карыны бик ачкач, мәзин малае Кәрим белән икәүләп балчыктан әвәләгән «күмәчләрнең» берсен ипи итеп ашаган иде. Икенче бер тапкыр, Шәмси муллалар үендә рүхсәтсез ипи сындырып алганы үчен, Әсма остабикә сугып кулын авырттырганны да яхшы хәтерли иде. Шулай ук мәдрәсәгә беренче килгән елларында күргән җәбер-золымнар да аның хәтерендә бүгенгедәй аермачык сакланалар иде.
Чәй эчелеп беткәч, Әкрәм карый дога кылып урыныннан торды да, мәдрәсә дәмулласы Кәрим ахун белән күрешеп, фатихасын алырга дип, бүлмәдән чыгып китте.
* * *
Кәрим ахун мәдрәсәгә улын күрергә килгән Әкрәм карыйның ишле бала-чагалы ярлы бер хәлфә икәнлеген алдагы күнне ишеткән иде инде. Шуңа күрә ул аңардан нинди дә булса бүләк яки садака үмет итмәде һәм хәлфәне сыйсыз-чәйсез тиз генә озатырмын дип уйлады. Ул Әкрәм карыйны ишек бусагасыннан чыгып каршы алды. Куллар бирешеп, аягүсте генә дога кылгач, Әкрәм карый әйтә куйды:
– Менә, хәлегезне белеп чыгыйм дип кергән идем әле, исән-сау гына торасызмы, тәкъсир? Безне дә хәер-догадан калдырмагыз... Хосусан, углым Исмәгыйль турында берәр сүз ишетеп булмасмы диюем. Андый-мондый хилаф эшләре юктыр бит?
Кәрим ахун Исмәгыйльне белми иде. Үзенең шәхси эшләреннән һәм түрле кунак-мәҗлесләргә йүрүдән бушамаганга, ахун мәдрәсәдә бик сирәк күренә һәм андагы йүзләгән шәкерт арасыннан Исмәгыйль шикелле ярлы бер шәкерт турында хәбәрдар булуны үзе үчен кирәкле дип тә санамый иде.
Шулай да ул аны бик белгән кеше шикелле җавап бирде:
– Углың бик тәүфыйклы, инсафлы күренә, хәлфә, мүгаллимнәре дә мактый, сәләтле, тырыш шәкерт, диләр. Бигрәк тә моназарада зиһенле, диләр. Алла боерса, галим булыр углың. Голәма арасына кергәч, синең белән мине дә догасыннан калдырмас, иншалла!
Күзгә карап болай ялган җавап бирүенә Кәрим ахун үзе һич тә уңайсызланмады; киресенчә, тиешле урында шулай юата белүне ул мүдәррис кешегә хас бер күркәмлек, осталык дип саный иде.
Аннары сүз дүнья хәлләренә күчте. Ахун Әкрәм карыйдан калага ни үчен килүен сорагач, тегесе бер-ике сүз белән генә аңа йомышын сүйләп бирде.
– Әйе, сездәге ул чуалышлар, үтерешләр турында без дә бераз ишеткән идек, – диде ахун. – Ата-баба динен яклау бик мәгъкуль эш, анысы. Тик Коръән безгә түрәләрне ихтирам итәргә, аларның әмерләренә буйсынырга куша бит. Ихтимал, Аллаһы Тәгалә сезнең түземлекне, тугрылыкны гына сынап карамакчы булгандыр... Ә сез мүселманнарга тап түшерердәй хурлыклы гамәл кылгансыз... Түрәләрдән алай узып эш итәргә ярамый, хәлфә...
– Мужик халкы белән эш итү кыен икән шул, тәкъсир! Бер дуласа, туктатырлык түгел икән аны, юлындагы һәммә нәрсәне вата-җимерә башлый икән ул. Кем хаклы да, кем хаксыз – аларга барыбер... Һич тыяр әмәл юк... Ә мин инде халык ихтыярына каршы килә алмадым.
– Син, карый, Бохараи шәрифтә укып, зур гыйлем эстәп кайткан кеше, сиңа ул надан халыкны бераз тыярга, законга каршы барудан туктатып калырга, үгетләргә кирәк булгандыр.
Беркавым сүзсез торганнан соң, Кәрим ахун, йүзенә итагатьле бер кыяфәт чыгарып:
– Шулай да син Гәрәй морзаны күреп сүйләшеп кара әле, – дип куйды. – Ул безнең бердәнбер мүселман атбакатыбыз. Түрәләр аны бик ихтирам итәләр, үенә кунакка килеп йүриләр, аның үзен дә үйләренә чакырып кунак итәләр... Аннан соң Сукыр Каюм* белән дә сүйләшеп узу зыян итмәс. Аны да урыс-улак белән аралаша дип сүйлиләр. Аит бай йортында тора бугай... Сорашырсың – күрсәтерләр. Ә инде соңыннан, кирәге булса, урысның үзенә дә барып килерсең.
*[Сукыр Каюм – Каюм Насыйри (1825 – 1902), күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, фәнни белемнәрне пропагандалаучы мәдәният эшлеклесе.]
– Яхшы киңәшегез үчен зур рәхмәт сезгә, тәкъсир. Аллаһы Тәгалә озын гомерләр бирсен! – ди-ди, Әкрәм карый китәргә җыенганда, ахун, аны туктатып:
– Бүген үйлә намазына мәчеткә кил, – диде. – Аннан бергәләп Мортаза байларга барырбыз. Анда бүген голәма мәҗлесе җыйналачак.
Әкрәм карый ахунның тәкъдимен тирән канәгатьләнү белән кабул итте.
III
Авызда түкерекләр кибә торган эссе күннәрнең берсе. Каспий диңгезеннән алып Кытай чикләренә хәтле җәелгән казакъ очсыз-кырыйсыз сахрасы. Эч пошыргыч бушлык, йокыга талдырырдай тынлык иде. Түбә-түбә булып тезелеп киткән ком үемнәренең гел бердәй күренеше күзләрне талдыра. Ком диңгезен каплап торган соргылт-зәңгәр күк йүзендә берьялгызы йүзгән кояш зур ут шары шикелле кыздыра, яндыра, күйдерә. Аның эсселеге мидән алып табан астына хәтле бүтен тамырлар буенча йүреп, әллә нинди ару-талчыгу тойгысы бирә, эленке-салынкы бер хәлгә түшерә, буыннарны йомшарта...
Берсе артына икенчесе тагылып кыр казлары түсле тезелгән илле үч дүяле кәрван шушы серле һәм тын бушлык эчендә бер күйгә салмак кына йүзеп алга бара – Үргәнечтән Оренбурга кайтып килә иде.
Менә бермәлне борынтык агачының сүс бавы тартылып борыннары авырткан дүяләр ямьсез тавыш белән акырып җибәрделәр. Ул да булмады, уртадарак барган бер дүя үстенә утыртылган күймә эченнән бер егетнең:
Киләдер лә кәрван, әй, киләдер,
Бохарадан түгел лә – Хивадан,
Абау, гүлкәем...
Безнең болай йүрүебез
Бәндәләрдән түгел лә – Ходайдан,
Абау, гүлкәем... –
дип җырлаганы ишетелде.
Каратут йүзле, сирәк кара сакаллы, уйнаклап торган үткен кара күзле, яланаяклы һәм башына ак яулык бәйләгән кушчы казакъ, озын кәрван буенча бер баштан икенче башка йүгерә-йүгерә дүяләрне куып бушаган арада, моңлы тавыш белән сузып-сузып кына үләң әйтергә кереште. Ул да үз иркәсен – башына укалы кызыл чаркат кигән кыйгач кашлы сахра кызын мактый иде.
Бу тавышлар һәммәсе бергә буталып киң һәм тын бушлыкка таралалар, ераклардан тагын кайтарылып яңгырыйлар иде. Ләкин аңа карап табигать үзенең моңлы гармониясен югалтмады, тавышсыз-тынсыз моңын дәвам иттерде. Авызындагы чүбеген күшәп, як-ягына каранып барган дүяләр кәрваны узып киткәч, киң һәм буш сахра тагын үзенең серле һәм моңлы тынлыгында тирбәнә калды. Ишелеп-коелып торган ком дулкыннары үстендә тезелеп киткән вак-вак чокырлардан торган дүя эзләре генә андагы гармонияне бозарлык түгел иде.
Ул арада алдагы дүя үстендәге күймәнең арткы як чүпрәген берәү ачты да, үз артына сузылган кәрван буйлата, ачы тавыш белән:
– А-у-у-у-у! – дип кычкырды.
Бу кеше кәрванбаш Вахит булып, аның болай кычкыруы кодыкка* җиткәнне белдерә иде.
*[Кодык – кое (казакъча).]
Кайбер дүяләр үстендәге күймәләр эченнән дә кеше башлары сузылып, кәрванбаш әйткән сүзне кабатладылар, һәм шулай итеп, Вахитның тавышын ишеткәнлекләрен белдерделәр. Бу сүзнең мәгънәсен дүяләр дә аңлады булса кирәк, алар да, муеннарын алгарак сузып, ялкау адымнарын тизләтә түштеләр.
Бераз баргач, моннан элекке кәрваннардан калган чүп-чар һәм дүя тизәкләре белән бераз каралган уйсу җир күренде. Шул тирәдә бер югары, бер түбән таба очып кайнашкан эреле-ваклы чуп-чуар кошлар күтүе кәрван якынлашкан саен сирәкләнде, азайды һәм бүтенләй таралып бетте. Бу уйсу җир – әлеге кодык иде.
Кәрван туктады. Дүяләр чүктерелеп, сыртларындагы йүкләре җиргә түшерелде. Кушчы казакъ аларны алдан әзерләнгән чи камыр белән сыйлый башлады. Кәрванчыларның берсе йүктән чуен казан белән тимер таганны чишеп алды. Берәүсе икенче бер дүя йүгеннән саксаул агачлары алып килде. Башка берәүсе тире чиләк белән сай кодыктан су алып, казан асты. Берәүсе казан астына ут ягып чәй кайната башлады. Кәрванбаш Вахитның күймәсе эченә әзерләнгән табынга сохарилар, какланган итләр, җимешләр, үрекләр, крендель, майда пешкән күлчәләр, бавырсаклар китерелде.
Кушчы казакътан башка тагын җиде кеше булып, берсе әлеге кәрванбаш Вахит, икесе кәрвандагы бүтен малның ияләре – Казан байлары, калган дүртесе аларның хезмәтчеләре иде.
Алар, уйнап-күлеп, шаярышып, мәзәкләр сүйләп, күннең эсселегеннән зарланышып, чәй эчәргә керештеләр. Дүяләрне ашаткач табынның бер читенә килеп чүгәләгән кушчы казакъка да бер крендель, берничә сохари һәм бер кәсә чәй бирелде.
Тамак туйган, сусын басылган иде инде. Кояшның кыздыруы сүрелгәнче, дүяләр бераз хәл алганчы, алар үзләре дә ял итә торырга булып, үз күймәләренә таралыштылар. Һаман да пыскып утырган учак янында кушчы казакъ кына дүяләрне күзәтә калды.
...Юлчылар тирән йокыга талганнар иде. Шулвакыт кәрван тирәсендә кинәт әллә нинди шау-шу купты. Ят тавышлы ят сүзләр яңгырады. Кушчы казакъның:
– Уйбау ау!.. Җылдам торыңдар!.. Җау килеп калды!* – дип кычкыруына кәрванчылар, йокыдан уянып җитәр-җитмәс, сикереп аякка бастылар да, атылып тышка чыктылар.
*[Тизрәк торыгыз!.. Яу килде! (казакъча).]
Кәрванны ат менгән егерме бишләп кеше чолгап алган иде.
Башкалар ни әйтергә, нәрсә эшләргә белмичә таң калып торганда, эшне бик тиз аңлап алган кәрванбаш Вахит күймәсеннән чыкмыйча гына рәттән ике тапкыр мылтыктан атып җибәрде. Ләкин һичкемгә тигезә алмады. Кайсыбер дүяләр генә бераз әсәреп аякка бастылар да, койрыкларын бот арасына кыстырып, муеннарын суздылар.
Вахит мылтык күбәгенә яңадан дары салып, ашыга-ашыга чүбек түйгечләп азапланганда, теге атлыларның берсе җиргә сикереп түште дә:
Һәй, атаңа нәләт нугай урыс! Утчакпаң бенән безде шошытаен дипмә идең?* – дип килеп, кәрванбашны бүтереп алып җиргә тәгәрәтте; кулындагы иске мылтыкны җилтерәтеп тартып алып, җиргә бәреп сындырды да, күчле куллары белән читкә – җанланып, тирбәлеп торгандай күренгән ком дулкыннары эченә ыргытты...
*[Мылтыгың белән безне атып үтермәкче идеңме әллә?]
Кәрванбаш Вахит куркып, каушап калган иде. Ул, ни әйткәнен үзе дә белеп җиткермичә, калтыранган тавыш белән:
– Синдәргә ни кирәк?.. Ни җирлек, кай ыру буласыңдар? – диде.
– Белсәң адаең*, белмәсәң кодаең без, – диде атлыларның берсе.
*[Адай – казакъның бер күчмә ыруы.]
– Кедертпәй җылдам айтыңдар: малма, җанба?* дип үстәде икенчесе.
*[Тизрәк әйтегез: малмы, җанмы?]
Мәсьәлә бик ачык иде. Мал яки җан сораган баскынчы казакъка җавап бирүче булмады. Кәрван малын баскынчыларга үз кулың белән тоттырып җибәреп, илсез чүлдә – ком сахрасында каңгырып калып ачтан үлүгә караганда сугышып үлү артык. Шуннан башка юл юк иде. Моны һәркем шулай аңлады. Шуңар күрә дә, кәрванбаш Вахит ияк кагу белән, юлдашлары кулларына беренче эләккән күсәк-таякларын күтәреп, кайсы тәкбир әйтеп, кайсы яман сүгенеп, җан ачысы белән атлыларга ташландылар.
Тимерчыбык катып үрелгән камчылар белән коралланган егерме биш атлы кеше үчен җәяүле җиде бәндәне җиңү бәрәңге ашаудан да җиңел иде, билгеле. Шуңар күрә, алар кәрванчыларны бик тиз бүгәрләп салдылар, кулларын артка каерып бәйләделәр. Шуннан соң үзләренең киң түпле тире чалбарларын салып, тоткыннарны шул чалбарлар түбенә бүгәрләп тыктылар да, чалбар бүрмәләрен тартып бәйләп, аяк астына ташладылар. Бу эш беткәч, кәрван дүяләрен яңадан йүкләделәр. Казанга алып кайтырга дигән Үргәнеч маллары бүтен кәрваны белән Адай иленә юнәлде...
Кушчы казакъ та, Оренбурга барасы урында, кәрванбаш Вахитның күймәсе эченә кереп кырын яткан килеш, дүя үстендә акрын гына тирбәлеп, Адай иленә карый юл тотты.
Кәрванчылар, тире чалбарлар түбенә бәйләп салынган хәлдә, ыңгырашып, сыкранып, тамаклары беткәнче кычкырып, әҗәлләрен күтә калдылар.
Ләкин язмыш аларга әҗәл әзерләмәгән икән әле. Икенче күнне кичкә таба кодык янына тагын бер кәрван килеп туктады. Аның кешеләрле мескен тоткыннарны җәфалы үлемнән йолып алып, тәрбияләп, Оренбурга алып кайттылар. Шунда байтак вакыт дәваланып ятканнан соң гына алар Казанга – үз үйләренә кайта алдылар.
Бу кәрванчы байларның берсе – Үргәнеч белән Казан арасында кәрван йүртеп сату итүче, эчке Русиядән Үргәнеч һәм Хивага кызыл мал, китап, Коръән, савыт-саба, тимер һәм чуен әйберләр шикелле фабрик һәм завод маллары илтеп, аннан ефәк, каракүл, илтер, җимеш һәм дүге шикелле нәрсәләр алып кайтып кәсеп итүче атаклы һәм данлыклы Мортаза бай иде.
Башка юлдашлары яхшы ук савыксалар да, Мортаза бай шул вакыйгадан соң имгәнеп калды. Чалбар түбенә бүгәрләп салынган чакта аның әллә кайсы тамырлары үзелеп, арка җекләре имгәнеп, аяк-кулы йүрмәс булган иде. Шул сәбәптән аны күтәреп яки кечкенә арбага утыртып йүртә башладылар.
Ул үзе кәрван белән йүри алмас булса да, сәүдәсен, кәрван йүртеп Хива һәм Үргәнеч белән алыш-биреш итүен һаман туктатмады. Таланса да, байлыгы кимемәде. Уңышлы сәүдәләр, туктаусыз йүреп торган кәрваннарның бәрәкәтле Урта Азия малын Казанга ташып торулары аркасында, аның дәүләте артканнан-арта барды.
1897 елгы сан алу мәсьәләсен сылтау итеп бунт чыгарган татар авылларын коточкыч зур җәзалар күткәндә, Мәүла Колы авылы крәстиәннәре исеменнән патшага прошение бирер үчен Казанга килгән ярлы һәм юаш хәлфә – Әкрәм карый әнә шул Мортаза байга голәма мәҗлесенә барачак иде.
* * *
Мортаза байның күзгедәй ялтырап торган паркет идәннәренә хәтфә келәмнәр җәелгән, зур-зур кәндилләр, киң һәм биек күзгеләр белән бизәлгән иркен заллары халык белән тулы иде. Анда бүтен шәһәрнең, якын-тирә авылларның атаклы дәмулла һәм ишаннары, мәзиннәр, хәлфәләр, сорыкортлар, сукыр суфилар, Коръән хафизлар, пүркиләр – һәммәсе дә бар; ул заманның голәмасы барысы да шунда булып, арада Әкрәм карый шикелле болай гына туры килүче мосафир «гыйлем әһелләре» дә күп иде. Мәхәлләнең мәчет картларыннан алып, шәһәрнең күзгә күренгән сәүдәгәрләре, хаҗилары, хәтта аз-маз халыкка билгеле морзалары да шунда җыйналган иде. Бу соңгылары, озын чәчләрен башларына ятышмый торган энҗеле түбәтәйләр астына яшереп һәм фрак үстеннән генә киелгән озын һәм киң чапаннарына уралып, идәнгә чүккәннәр; чалбар тезләре чыгуга да илтифат итмичә, каткан аякларын азапланып бүкләп, сакта чагында табигый йомышка кысталган солдат түсле кәкрәеп, җыерылып тезләнгәннәр; аяклары ычкынып китеп күлкегә калудан курыккан сыман бер кыяфәт беләнутыралар иде.
Дәмулла Кәрим ахун белән Әкрәм карый Мортаза байның матур пыялалар белән чуарлап эшләнгән парадный ишегеннән керделәр дә, туннарын салып хезмәтчегә тоттыргач, чапан җиңнәрен җыергалап, хәтфә келәмнәр җәюле ак мәрмәр баскычтан югары менеп киттеләр.
Анда кунакларны каршы алып, һәркемне үзенә тиешле табынга озатып торучы башка бер хезмәтче, кулындагы кәгазенең Кәрим ахун исеме язылган турысына билге салгач, яңа килүчеләрне кайсы залга кертәсен янындагы малайга ишарәләде. Теге малай аларны:
– Әйдәгез, хәзрәт, менә монда рәхим итегез! – дип ияртеп, чалмалы халык белән тулы бер залга кертте.
Кәрим ахунның мәһабәт гәүдәсе ишектә күренү белән, залдагы чалмалыларның дәмулла булып җитмәгән муллалары урыннарыннан кузгалып юл бирделәр – ахун белән карыйны түргә уздырдылар. Тагын һәркем үз урынына утырды.
Дога укып бит сыпырганнан соң, ахун да, карый да мәҗлестәге кешеләргәнең һәрберсенә ияк кагып:
– Исәнме, саумы, сәламәтме! – дип сорашып чыктылар.
Халык җыйналып беткән түсле, идәнгә әзерләнгән табыннар тәмам тулган иде. Шул чакны эчтәге бүлмәләр ягыннан чыр-чыр иткән әллә нинди ямьсез тавыш ишетелде. Муллалар, азрак түзәтенгәләп, тамак кыргалап алып, ниндидер бер мүһим эшкә әзерләнгән кыяфәткә керделәр.
Янтыктагы бер ишек ачылып китте. Башына кара чуклы кызыл түбәтәй кигән, җиңсез кара кәзәкиле, ак күлмәкле, кәҗүл читекле бер малай чыбыктан үреп ясалган, резин тәгәрмәчле кечкенә һәм матур бер арба тәгәрәтеп чыгарды. Арбада кечкенә гәүдәле, зур башлы, йонлач битле бер карачкы утыра иде. Малай арбаны тәгәрәтеп залның бер почмагынарак китерде дә, күпер сымак бер биек урынга менгезде, кесәсеннән бер ак яулык чыгарып, теге йонлач битнең авыз-борынын, атылып чыгардай акаеп торган ямьсез күзләрен сүртеп алды.
Бака тавышы түсле ямьсез тавыш тагын ишетелде.
– Исән килдегезме, хәзрәтләр?
Бүтен чалмалыларның берьюлы, тәкбир әйткәндәй гүрләтеп:
– Әлхәмделилла, Мортаза абзый! – дип җаваплавы киң, биек залда беравык яңгырап торды.
Теге вакытта юлбасарлардан таланып һәм имгәнеп калган Мортаза бай үзе иде бу.
Исәнлек-саулык сорашып, бит сыпырып алгач, Мортаза бай табынга карап ияге белән ишарә ясагандай итте. Өстенә озын кара җүббә, башына гарәп чалмасы кигән бер коръән хафиз мисыр мәкаме белән күйләп коръән укыды. Чалмалылар табынындагы һәркемгә берәр сум садака үләшенде. Тагын дога кылдылар.
Аннан соң табынга аш килә башлады. Һәр табынның берәр мәзине яки мәзин урынына утыручысы, чапан җиңнәрен сызганып, аш бүләргә кереште. Ашау белән бергә, муллалар табынында моназара башланды.
Иң беренче сүз тоз кабу турысында булды.
– Тозны аштан элек кабаргамы, соң кабаргамы? Яисә элек кабу да, соң кабу да сүннәтме?
Голәма үчкә бүленде. Бер түрлесе элек кабу сүннәт дисә, икенчеләре аштан соң кабу фарыз дип ныкышты. Тагын бер як: “һәр икесе мүстәхәб*, ни эшләсәң дә ярый, бер дә капмасаң да зарар юк”, – дип бара иде.
*[Мүстәхәб – шәригать күзлегеннән: эшләнсә яхшы, эшләнмәсә зарары-гүнаһы булмаган эш.]
Әүвәлгеләре бу соңгы түркемне:
– Кяфир, зиндикъ, фасикъ! – дип сүктеләр. Болары тегеләрне:
– Ахмак, надан! – дип атады.
Һәр түркем үз сүзен куәтләр үчен әллә нихәтле аять һәм хәдис укып күрсәтте. Әллә ничаклы гаклый һәм нәкъли дәлилләр* китерелде. Әллә ничә мәшһүр китап, борынгы дин галимнәре телгә алынды.
*[Гаклый һәм нәкъли дәлилләр – акыл белән уйланылган һәм традицион дәлилләр.]
Шулай да бу мәсьәлә һаман чишелмәгән килеш калып, моназара башка мәсьәләләргә күчте.
– Намазда әттәхият укыганда, «әшһәде» дип әйткән чакта уң кулның шәһадәт бармагын күтәрергәме, юкмы?
– Җомга намазы белән бергә үйлә намазын да уку ярыймы, юкмы?
– Шәфәкъ батмый торган кыска түннәрдә ястү намазын уку фарызмы? Әллә биш вакыт намаз дүрткә каламы?
Шуның шикелле мәсьәләләр бер-бер артлы чыга торды. Берсен чәйнәп бетермәс борын икенчесенә күчелде. Һәр мәсьәләдә чалмалылар әллә ничә түркемгә бүленеп кычкырыштылар, сүгештеләр, хурлаштылар, күфер пичәте басыштылар. «Ля нүсәллим! Лима ля йәҗүз?»*ләр мең кат әйтелде. Ләкин мең елдан бирле чишелмәгән даулы мәсьәләләр шул килеш кала бирде.
*[«Ля нүсәллим! Лима ля йәҗуз?» – «Күнмибез, риза түгел! Ник дүрес булмасын?»]
Бүтән вакытлардагы шикелле бу юлы да бүтен мәсьәләләр баягы үченче түркемне сүгүгә кайтып кала иде. Бүтен талашларның йомгагы «җәдитчеләр» дип йүртелә торган шушы түркемне мыскыллап, “җәһәннәм түбенә олактыруга” кайтып калды. Беруңайдан, татар дүньясы үчен күп кенә яңа мәсьәләләр күтәреп, үзеннән соң байтак гыйльми әсәрләр калдырып күптән түгел генә үлгән Мәрҗанине, Сукыр Каюмны, Фәезханов белән Гаспринскийны, яңа гына атагы чыга башлаган Галимҗан мулла Барудины, урам телендә татарча әдәби китаплар язып чыгара башлаган яшьләрне – барысын бер җепкә тезеп “җәһәннәмгә аттылар”.
*[Мэрҗани – Шиһабетдин Мәрҗани (1818 – 1889), татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең идеологы, атаклы тарихчы һәм дин галиме. Фәезханов – Хүсәен Фәезханов (1828 – 1866), мәгърифәтче галим-филолог, тарихчы һәм педагог. Гаспринский – Исмәгыйль Гаспралы (1851 – 1914), мәгърифәтче, түрки-татар телендә беренче күндәлек матбугат басмасы – «Тәрҗеман» гәзитәсенең (1883 – 1918) нәшире һәм мүхәррире, мәктәп-мәдрәсәләрдә яңа метод – ысулы җәдид белән укытуны башлап җибәрүчеләрнең берсе. Галимҗан Варуди (1857 – 1921), дин һәм җәмәгать эшлеклесе, җәдитчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле, Казандагы атаклы «Мүхәммәдия» мәдрәсәсен нигезләүче һәм аның мүдәррисе, 1917 елдан Диния нәзарәте мүфтие.]
Достарыңызбен бөлісу: |