Махмут Галяу МӨҺАҖирләР



бет7/13
Дата04.07.2016
өлшемі1.03 Mb.
#178405
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   13

Түрдә утыручыларның кайсыберләре: «Патшага прошение бирергә барганын становой белсә, тагын бер унбиш таяк үстәтер иде моңар», – дип уйласалар да, ул турыда сүз кузгатучы булмады.
«Тамгалау» эше карыйдан соң вакытлыча туктатылды.
Түрәләр сыйланырга таралыштылар. Стражниклар ял итте. Сугылу нәүбәтен күтүчеләрдән һичкемне һичкая җибәрмәделәр. Алар аһ орып сыкрана-сыкрана палачларны күтәләр иде...
Зобанилар тамаклану һәм ял итү эшен бик кыска тоттылар. Чүнки аларны башка авылларда да шундый ук хезмәт күтә, шундый ук «изге» бурыч үтиселәре бар. Ашыгалар иде алар...
Яңадан җыйналып, бүленгән эшне дәвам иттерә башлагач, становойның соравы һәм Сапый старшинаның мәгъкульләве буенча, тагы бер эскәмия арттырып, ике урында суктыра башладылар. Стражниклар ике станга җитәрлек булмаганлыктан, аяклардан тотып тору шикелле генә кечкенә эшләрдә булышлык итәргә риза булучылар куштаннар арасыннан да табылды.
Бик тырышып эшләү аркасында гына, сугыласы кешеләрнең саны кичкә таба азайды. Шулай булса да, каравыл үендәге “мунча кертү” эшен караңгы түнгә хәтле сузарга туры килде. Чүнки түрәләр, соңгарак калып булса да, Мәүла Колы авылының эшен бер күндә бетерергә булганнар иде. Берәр сәбәп белән бүген эләкмәгән яки суктыруны сизеп күрше урыс һәм чирмеш авылларына качып котылган кешеләрне тотып, тиешле үлешләрен кирәгенчә тапшыру мәшәкатен авылда каласы башлык офицерлар үз үсләренә йүкләделәр.
Становой, старшина, писарь һәм стражниклар түн уртасы якынлашканда күрше авылга юнәлделәр. Ул авылга да икенче бер фирка килеп, кичәдән бирле становой белән старшинаны күтә иде.
Барабан кагып, мылтык атып, авылга кергән «обжор командасы» – җәза фиркасе урында калды. Солдатлар, рүхсәтсез-сораусыз, эләккән бер әйберне тартып алып теләгәнчә файдаланырга һәм саклык азыгы булмаган йортларның актык сыерын суеп ашаудан да тартынмаска кушылып, йортларга таратылды. Шушы эш үчен атап әзерләнгән солдатлар түрәләрнең боерыгын үтәүдә, билгеле, кимчелек күрсәтмәделәр. Өстәвенә, карт-корыны мыскыллау, хатын-кызны күчләү, урлау, талау шикелле һүнәрләре белән дә халыкны якыннан таныштырдылар.
* * *
Шушы вакыйгадан соң бер атна узгач, Гыйбад писарь тагын үзенең иптәшләре белән сан алыр үчен Мәүла Колы авылына килде.
Халык һаман да ачулы, әүвәлгедән битәр үчле булса да, бу юлы карышучы булмады. Сан алучылар теләгәннәрен эшләделәр. Кирәкле белешмәләрне тоткарсыз алдылар.
Башка йортлар рәтеннән алар Миңлебай Сафасы йортына да кергәннәр иде. Аркасы һаман да түзәлмәгән Сафа солдат, сәкегә йүзтүбән яткан килеш, сан алучыларның сорауларын, хатыны Саҗидәнең аларга биргән җавапларын тыңлый, Саҗидә ялгышкан урыннарда гына түзәткәләп җибәрә иде.
Алар белән эшне бетергәч, Гыйбад писарь түрдәге почмакта тәсбих тартып утырган карчыкка әйләнеп карады да, папкадан башка бер кәгазь алып, карчыкның үзеннән сорашып, аның биргән җавапларын аерым кәгазьгә терки башлады.
Әби, яшең ничәдә икәнен беләсеңме?
Мин барыс елда туган идем, балам, – диде карчык. – Үз исәбем буенча туксаннан күп артык булмаса кирәк иде дә, менә яшьләр исәпләп йүз дә алтыга чыгаралар ич!..
Гыйбад, писарь тагын бер кат Зүһрә карчыкның кыяфәтенә карап, баш чайкап куйды.
Кайда тудың, кайда үстең, әби?
Менә тагын! Әвен базында үсәләр ди микәнни?.. Авылда атам үендә үсмичә!
Атагызның үе нинди урынга салынган иде?
Кояшка каршы, тау башында иде. Өй турыбыздагы зур-зур шомырт агачлары ап-ак чәчәк ата, бакча артыбыздагы карт чыршы агачы түбеннән салкын чишмә кайнап чыга иде... Әй, ул чаклар! Искә түшкәч, елыйсы килә... Хәзерге тормыш тәмуг газабына әйләнде бит инде...
Ярый, ярый, әби, – диде Гыйбад. – Түрлесе булгандыр ул чагында да... Нәрсә ашап үстең?
Бер мин генә имән әкәләсе ашап йүрмәдем инде... Башкалар түсле үк... Ипи белән май... Сосла... Әле ул чакта чәй дигән нәрсә юк иде. Инде генә чыкты...
Гыйбад писарь кәгазьләрен, папкаларын сәкегә куйды да, иптәшен ияртеп, ишек түбенә китеп туктады һәм:
Әйт әле, әби! Без ничә кеше? – диде.
Аның бу эше, үзенчә, Зүһрә карчыкның күзләрен сынау иде. Карчык күчсез тавышы белән кыткылдап күлеп җибәрде.
Әй балам! – диде ул. – Әле мин сезнең ничәү икәнегезне күрү түгел, теләсәм, энә саплап җүй тегәм...
Бу сүзне дә кәгазьгә теркәделәр.
Шул күннең иртәгесен үк Зүһрә карчык авырый башлады һәм, барлы-юклы бер атна чамасы авырып яткач, үлеп тә китте.
Сырты түзәлеп җиткән кешеләр, ил ирке һәм халык азабы белән сату итмичә, илгә нинди генә борчу килсә дә бергә уртаклашып, саф намусы һәм керсез күңеле, ак күкрәге белән дүньядан үткән аксакал Миңлебайның актык түсмере булып торган бу карчыкның җеназасына барып, олылап күмделәр.
Кайсыбер шаянрак кешеләр:
Газраил фәрештә Зүһрә әбине дә эзләп тапты, ахры, – диделәр.
Аңар, мүгаен, Гыйбад писернең күзе тигәндер...
Безнең азапларны күрсәтер үчен генә аны Ходай шушы күнгә чаклы саклаган икән... – дип әйтүчеләр дә булды.
Ләкин ул турыда иң дүрес сүзне Әкрәм карый әйтте:
Үлмәктән калмак юк, бу дүньяда һичбер нәрсә мәңге түгел... Барысы да фани...
Бу аның үз гомерендә беренче һәм ахыргы мәртәбә әйтә алган бердәнбер фәлсәфи сүзе иде.
Әйе шул! Бу дүньяда һичбер нәрсә мәңге түгел. Патша да, аның түрәләре дә, законнары да, камчылары да...
* * *
Мәүла Колыга җәза фиркасе килеп, тикшерүләр башланасы күнне Таҗи белән Фәхри һичкемгә сиздермичә авылдан качып киттеләр. Алар җәзалау-суктырулар дулкыны сүрелгәнче күршедәге урыс авылында күпмедер вакыт яшеренеп яткач, берәр түрле эшкә яллану нияте белән, тагын ары кузгалдылар. Ниһаять, кичке эңгер-меңгер түшкәндә, күне буе аягүсте йүрүдән арып-талып, кечкенә генә бер татар авылына барып җиттеләр.
Кыйшаеп утырган салам түбәле йортларның берсенең болдырында яшь кенә хатын басып торганны күреп, Фәхри:
Киленкәй, без мосафирларга чәй эчертеп чыгармассыз микән? – дип сорады.
Хатын берни дип тә җавап бирмичә, ишектән кереп югалды һәм бераздан кире әйләнеп чыкты да:
Әйдә, керегез, хода бәндәләре, – диде.
Таҗи белән Фәхри аңа ияреп чиста итеп җыештырылган үйгә керделәр. Түрдә, тәрәзә янында олы яшьләрдәге бер хатын җеп эрләп утыра; киез җәелгән сәке уртасында ике бала бик тәмләп катык ашый; сәкенең баш-башларында исә берсе яшь, икенчесе картрак кыяфәтле ике ир кеше йүзтүбән сузылып яткан иде. Болары ишектән керүчеләргә сүзсез генә башларын борып карадылар.
Баягы яшь хатын, кулына чиләк алып, суга чыгып китте, ә олырагы, кабасы яныннан торып, самавыр тирәсендә кайнаша башлады.
Таҗи белән Фәхри юл капчыкларын ишек бусагасы түбенә идәнгә куйдылар да, сәке читенә килеп утырдылар.
Арыгансыздыр, бераз хәл алыгыз! – дип куйды ирләрнең олырагы.
Рәхмәт, – дип җавап бирде Таҗи һәм сүз катучының йүзенә җентекләбрәк карады. – Инде йокларга да яткансыз димме? Эшне бик иртә бетерәсез, ахры?
Эшләсәң эш дүнья хәтле! Ялкауланып ятуыбыз түгел... мәҗбүр булганга.
Бүтен арка теткәләнеп беткән, кымшаныр хәл дә юк... Менә шуңа күрә ятуыбыз, – дип аңлатты яшьрәге.
Сезне дә читләтеп үтмәделәр, алайса?
Үтәме соң, күтеп тор! Бу сый куштаннар белән мулла-мәзиннәргә генә эләкмәде!
Сүз тукталып калды.
Ул арада самавыр кайнап чыгып, сәкегә табын әзерләнде. Мосафирларны ашарга-эчәргә чакырдылар.
Арка түзәлер анысы, – дип тагын сүз башлады ирләрнең олырагы. – Авылда солдатлар калуы гына начар. Яз җитмичә, алардан котылу юк инде. Бүтен авылның астын үскә китереп йүриләр. Ни теләсәләр, шуны эшлиләр. Халыкның актык сарыгына, кәҗәсенә хәтле суеп ашап бетерделәр. Инде сыерларга да кул суза башладылар. Әле дә ярый, Аллаһы Тәгалә ул зобанилардан безнең йортны саклап калды, юкса эшләр харап иде... Өебез кечкенә, җәмәгатебез дә ишле, кая урнаштырасың аларны монда!.. Бердәнбер сыерыңны талап алсалар нишләрсең? Балаларга нәрсә ашатырсың? Байларга аларга хәсрәтләнер урын юк, бер сыерын алсалар, икенчесе кала! Ә менә безгә кыйты булачак!
Фәхри белән Таҗи аның сүзләренә баш кагып, җүпләп, сүйләшмичә генә утырдылар. Хуҗаның хатыны түзмәде, иренең сүзләренә үстәп әйтте:
Тәкый бабайның әнә башыннан чалмасын тартып алганнар да читәнгә сузып элеп куйганнар, имеш. Инде хәзер шул чалманы ерткалан тегеңә-моңа тоталар, ди.
Ә үткән түнне генә Ибәт абый кызын күчләгәннәр, – диде мич янында кайнашучы яшь хатын.
Аны гынамы, авылыгыздагы барлык кызларны мәсхәрә итеп бетерәчәкбез, дип әйтеп әйтәләр ди әле тагын, – диде ирләрнең яшьрәге, сүзгә катышып. – Монда хәзер, янәсе, без хуҗа, теләсә нәрсә эшлибез, ә сез, җаныгыз исән калсын дисәгез, тыныгызны чыгарасы булмагыз, дип әйтеп әйтәләр, ди.
Шул вакыт ишек ачылып, үйгә озын буйлы, пүхтә киемле бер кеше килеп керде; сәлам биреп, ян сәкегә утырды да, битләрен сыйпаштырып дога кылгач һәм үй эче буйлап күзләрен йүртеп чыккач:
Хәлләр ничек, Биктимер? Саумы, Корбангали! – дип, хуҗаларга сүз катты, аннары Таҗи белән Фәхригә таба борылып: – Кая юл тотасыз, егетләр? Авылыбызга исән-сау гына килеп җитә алдыгызмы? – дип сорады.
Аллага шүкер, рәхмәт, – диде Таҗи. – Ерактан киләбез. Калага эш эзләп баруыбыз...
Ярый, ярый... Биктимер үендә мосафир кешеләр бар дигәч кенә керүем иде... Мәйтәм, берәр яңа хәбәр әйтмәсләрме, кереп чыгыйм әле...
Нинди яңа хәбәр булсын?.. Берни юк, – диде Таҗи.
Кая барсаң да бер үк яңалык, – дип үстәде Фәхри, сәкедә яткан егеткә ишарәләп.
Картлар сүзен тыңламагач, шулай була ул, – диде яңа кергән кеше. – Нихәтле үгетләдек үзләрен: «Патша хәзрәтләре кушканны үтәргә кирәк, баш тартсаң, барыбер күчләп үтәтәчәкләр», – дидек. Мулла абзый белән мәзин дә шуны ук әйттеләр. Тыңламадылар бит... Үзләренчә эш йүртәләр, янәсе... Шуның аркасында, әнә, хәзер һәрбер йортта күз яше дә аһ-зар... Җитмәсә, бүтен авылга солдатлар килеп тулды...
Шул рәвешчә тагын бераз сүйләнеп-сукранып утырганнан соң, ул саубуллашып чыгып китте. Аның артыннан ишек ябылуга, сәкедә яткан егет, яралары сызлауга да игътибар итмичә, урыныннан сикереп торды да, ачу белән сүйләнергә тотынды:
Менә нинди сатлык җан бит ул! Башта халыкны котыртып йүргән булды, кабахәт, һәр урам чатында бугазын киереп: «Ассыннар, суйсыннар – без үз динебездән кайтмыйбыз, ата-баба динен ташламыйбыз!» – дип әтәчләнде. Ә үзе ул арада астыртын гына кантурга барып, кирәкле белешмәне биреп кайтырга да үлгергән икән... Тикшерүләр башлангач кына белдек: ул да, аның күршесе дә, мулла-мәзин белән куштаннар да – һәммәсе дә сан алу турындагы боерыкны үтәгән булганнар икән. Түрәләр аларны соңыннан башларыннан сыйпадылар, ә безне эскәмиягә яткызып чыбык белән сыйладылар. Ничек кенә сыйладылар әле!.. Андый эт җанны буып бәкегә салсаң да гүнаһ булмас!
Андый куркыныч сүзләр сүйләмә, улым, – дип бүлдерде аны әнисе. – Тәрәзә түбендә берәрсе тыңлап торса, харап буласың бит! Әллә син аны монда тикмәгә генә керде дисеңме? Котырган эт үере бит алар!
Таҗи белән Фәхри бер-берсенә карашып алдылар.
Чәй эчелеп бетеп, табынны җыярга гына торганда, кинәт ишек яңадан ачылды һәм үйгә ике солдат иярткән офицер белән староста килеп керде.
Паспортларыгызны күрсәтегез! – дип боерды офицер Таҗи белән Фәхригә.
Паспорт капчыкта иде, хәзер табып бирермен, – диде Таҗи, тыныч тавыш белән, һәм бүтәннәргә сиздермичә генә Фәхригә күз кысты.
Алар икесе берьюлы ишек катында идәндә яткан капчыклары янына килеп, әйберләре арасында актарынгандай бер кыяфәт белән бераз чүгәләп тордылар, аннары кинәт үйалдына атылып чыгып, ишекне тыштан келәсе белән бикләделәр дә, үйдәгеләр ыгы-зыгы килгән арада, читән аша сикереп чыгып, тиз генә ындырга таба чаптылар.
Шунда ук бүтен авылны мылтык тавышлары яңгыратты; урамда солдатлар, хатын-кыз, алар артыннан бала-чага күренде. Мылтык тавышыннан үркегән каргалар, чәүкәләр, ояларыннан тузгып, чәрелди-карылдый һавада очып йүри башладылар. Аларга түрле яктан ярсып-ярсып эт үргән тавышлар кушылды.
Солдатлар да ындырлар ягына карап йүгерделәр. Алар артыннан кулларына күсәк-сәнәк тоткан бер түркем ирләр – суктыру җәзасыннан котылган авыл куштаннары иярде.
* * *
Кич җитте. Урам чатларында, капка түпләрендә түркем-түркем булып җыелып торган хатын-кыз, бала-чага таралышырга теләмәде, һәммәсе бу вакыйганың ахыр нәтиҗәсен күтә иде.
Менә бервакыт ерактан – ындырлар артыннан гүжләгәндәй ниндидер тонык бер тавыш ишетелде. Бу тавыш торган саен якыная һәм күчәя бара иде. Ниһаять, авылга таба бер түркем кешеләр килгәне күренде. Икесе алданрак атлый, арттагылары аларны бертуктаусыз түрткәләп, типкәләп килә иде.
Каравыл үе турысына җиткәч, түркем туктады. Каршы алучылар арасында басып торучы сирәк сакаллы, симез битле һәм үстенә яхшы кама тун кигән бер кеше, алгарак чыгып, старостага эндәште:
Ничек, Ибрай ага, эләктердегезме асыл кошларны?
Эләкми кая китсеннәр?! – дип җавап бирде староста, горур тавыш белән. – Бездән ерак кача алмаслар. Берсе әвенгә кереп утырган иде, икенчесе – салам чүмәләсенә. Карышып маташтылар, күч белән алырга туры килде. Шактый азапландык... Менә бу юлбасары бер солдатның бармагын тешләп чәйнәде.
«Юлбасар» дигәне Таҗи иде. Аның үс-башы ертылып, тетелеп беткән; Фәхринең киеменнән дә чук-чук булып чүпрәк кисәкләре асылынып тора. Моның үстенә, икесенең дә күз түпләре күгәреп чыккан, авыз-борыннары канаган, шешенгән. Кыскасы, алар кеше танымаслык, кызганыч бер кыяфәттә иделәр.
Симез битле баягы кеше Таҗиның йүзенә бик җентекләп карап торды-торды да, кинәт:
Җәмәгать! Бу Мәүла Колы авылының Миңлебай карт малае лабаса! – дип кычкырып җибәрде. – Күптән яманаты чыккан Таҗи!
Дүрес, нәкъ үзе! – дип кушылды икенче берәү. – Баядан бирле баш ватып торам: кайда күрдем икән мин бу таныш йүзне, мәйтәм. Чыннан да, Таҗи икән ләбаса!
Әйе, зур җинаятьчене эләктердек! Станавайны үтерүчене! – дип аңлатты староста һәммәсенә. – Качып котылмакчы иделәр дә, булдыра алмадылар!
Таҗи белән Фәхрине, аяк-кулларын богаулап, шул ук түнне калага озаттылар. Ә становойга зур җинаятьчеләрнең тотылуы турында ашыгыч хәбәр белән атлы чапкын җибәрелде.
VIII
«Обжор командасы»ның җәбер-золымнары чиктән ашты. Бер генә йортта, хуҗалыкта да күзгә күренерлек терлек-мал калмады – сарык, сыерларга кадәр һәммәсе суелып ашалды. Орлыкка калдырыласы ашлык та шул ук солдатларны ашату үчен тотылып бетте. Чакырылмаган кунакларның комсыз теләкләрен канәгатьләндерү үчен кайбер ярлырак хуҗалыклар хәтта үзләренең кием-салым, каралты-кура шикелле нәрсәләрен дә сатарга мәҗбүр булдылар. Солдатлар күрше авылларга чыгып керү сылтавы белән крәстиәннәрдән күн саен олау таләп итәләр, атларны иртәдән кичкә кадәр кирәккә-кирәксезгә куалап, җикмәс хәлгә китерәләр, ябыктырып эштән чыгаралар иде. Боларга тагын бер бәла килеп кушылды: утар талаганда күрелгән зыянны крәстиәннәрдән түләтү турында югарыдан боерык килде. Үтерелгән управляющий, становой һәм стражникларның гаиләләрен тәрбияләү бурычы да бунтта катнашкан авыллар үстенә йүкләнде. Иң ахырда, теге вакытны бүтен авыл исеменнән Гәрәй морзага Әкрәм карый биргән вексель буенча акча түләүне таләп итеп каладан язу килеп түште.
Кыйналу-сугылулардан болай да соңгы чиккә җитеп алҗыган, каһәрләнгән халыкка бу хәлләр бүтенләй котылгысыз булып тоелдылар. Һәркемне шомлы бер уй биләп алды:
Бу «обжор командасы»ннан ничек котылырга?
Яңа салымнарны түләү үчен каян акча табарга?
Кемнән ярдәм, мәрхәмәт сорарга?
Патшага һәм башка олуг түрәләргә бирелгән прошениеләрнең берсенә дә әлегәчә хәбәр килгәне юк, һәм күрәсең, киләчәк тә түгел иде. Халыкның үмете шулай кабыныр-кабынмас яңадан сүрелде.
Түрле крәстиән чуалышларыннан соң моңарчы ничек булган булса, хәзер дә авыл халкы үз алдына килеп баскан бу авыр мәсьәләне уртага салып үлчәп-тикшереп карады, һәм ниһаять, озак сүз күрәштерү, шаулашулардан соң уртак бер фикергә килгәндәй булды:
Түркиягә күчеп китәргә кирәк!
Изге хәлифә җирендә тормыш яхшырак та, җиңелрәк тә булырга тиеш!
Хәлифә үзенең мүселман кардәшләрен кыерсыттырмас!..
Шулай итеп, халыкның барлык теләк-омтылышлары бер максатка юнәлде. Һәркемгә хәзер котылу юлы табылгандай, бәхетле тормыш якын һәм мүмкин булып тоелды.
Җил кай якка иссә шул якка борылучан икейүзле байлар, куштаннар һәм мулла-мәзиннәр халыктагы бу омтылышны түрлечә кыздырырга тырыштылар. Ә надан, тиз ышанучан мужик, хәлифә илендә, янәсе, үзләрен күтәчәк бәхетле тормыш белән үметен канатландырып, хыял диңгезендә йүзде. Базарда яки каравыл үендә, мәчеттә намаздан соң яки инешкә ат эчерергә түшкән җирдә, яисә табында ашап-эчеп утырганда сүз һаман шул бер мәсьәлә – Түркиягә күчеп китү тирәсендә әйләнде. Яше-карты, олысы-кечесе – һәммәсе чит мәмләкәтнең хыялда гына туган сихри матурлыгы белән яшәде, шуңа табынып һәм шуңа гына бүтен үметен баглап, каһәрле Россия җирен тизрәк ташлап китәргә ашкынды. Аларны бу кысыр хыялларыннан айнытырга сәләтле беркем дә табылмады.
Ул арада күченүгә бәйле дәртләндергеч хәбәрләр күчәйгәннән-күчәя һәм ишәя бардылар:
Күрше авыл сәфәр чыгарга әзерләнеп тә беткән, ди.
Ә фәлән-фәлән авыл инде күченеп тә киткән икән.
Хак булса, күчеп китүчеләргә бернинди тоткарлык булмаячак ди. Пашпортларны бик тиз бирәләр икән. Пашпортны теләгән кеше монда, теләмәгәне юлда җайлый ала икән...
Кояшлы Түркия илендә аларны күткән шул иркен, мул тормыш турындагы хыял әйләнә-тирә чынбарлыгын элеккедән дә битәр ямьсезрәк, котсызрак итеп күрсәтте. Кичерелгән җәбер-золымнар һәммәсе искә түшеп, кешеләрдә туган-үскән җирне ташлап китү теләге күчәйгәннән-күчәя бара иде.
Сабан туйлары вакыты иде. Ләкин алдагы елларда бүтен халык катнашы белән үтә торган бу күңелле язгы бәйрәмдә быел бик аз кеше катнашты. Алары да, башлыча, күченеп китәргә җыенучылар түгел, бәлки бүтәннәрне күченергә үндәп-үгетләп тә үзләре монда калучылар иде. Күпчелек исә, бәйрәменә-ниенә карамый, бүтен дүньясын онытып, ерак сәфәргә әзерләнә иде.
Хүкүмәт күченеп китүчеләргә тоткарлык итмәячәк дигән озынколак хәбәре тора-бара, чыннан да, дүрескә чыкты. Бу турыда күченү шартларын белешер үчен калага барган илчеләр кайтып сүйләделәр. Алар Казанда бер хаҗи янында булганнар икән. Хаҗиның әйтүенчә, Одессада бик күп мүселманнар яши ди, һәм алар күченеп китүчеләргә паспорт алуда булышырга вәгъдә биргәннәр, ә хаҗи үзе ул Одесса мүселманнары белән нык бәйләнештә тора ди.
Аллага тапшырып, юл хәстәрен күрә торсыннар, – дип әйтеп әйткән ди хаҗи. – Сәфәр кузгалу белән мин Одессага телеграм сугармын, – дигән ди. – Анда аларны бик хүрмәтләп каршы алырлар һәм озатып җибәрерләр, – дигән ди.
Мондый хәбәрләр ишетелгәч, халыкның шатлыгы эченә сыймады. Халык шау килде:
Тизрәк җыенып бетәргә кирәк! Үзебезнең мүселман мәмләкәтенә китәбез!
Җитәр, патша-түрәләрнең җәбер-золымына күп түздек!
Яңа җирдә тормышыбыз тыныч, тамагыбыз тук булыр ичмасам!
Күңелләре күтәрелгән кешеләр үз тормышларында туачак мүһим бу үзгәреш таңын әнә шулай куанып тәбрикләделәр. Мулла-мәзин һәм куштаннар исә аларның сүзләрен җүпләп, китүчеләргә яхшы теләкләр теләделәр, хәер-фатихаларын үләштеләр, шул ук вакытта, үзләре җайлап-ипләп кенә җирләрен сукалап чәчтеләр.
Менә, ниһаять, сәфәр чыгар күннәр дә якынлашты.
Беренче булып аз җәмәгатьле гаиләләр кузгалырга булды. Ишле гаиләләр юлга күзен чыгарга булдылар. Байлар белән куштаннар да:
Уңышны җыйгач, без дә әзерләнә башларбыз, Алла боерса, – дип, юл чыгу вакытын җәй азагына күчерделәр.
Авылда мал-мүлкәт сату ыгы-зыгысы башланды. Йортлар, каралты-кура, чәчүлек җирләр, сакланып калган мал-туар, хуҗалык кирәк-яраклары – барысы да сатуга тәкъдим ителде.
Сатучылар күп, ә алучы аз булганлыктан, бәяләр бик тиз түбән тәгәрәде.
Авылның бары иң ярлы катлавы – чыптачылар белән чабатачылар гына сату-алу ыгы-зыгысына катышмадылар; аларның, беренчедән, сатар әйберләре юк, икенчедән, ерак сәфәргә чыгарлык акчалары булмау сәбәпле, кая да булса китәргә дә җыенмыйлар иде.
* * *
Башкалар кебек үк суктырылып, истән язган хәлендә үенә озатылган Миңлебай Сафасы бик озак авырып ятты. Аркасындагы канлы яралар бертуктаусыз әрнеп яна, кымшанган саен энә чәнечкәндәй сызландыра, ыңгыраштыра иде.
Хатыны Саҗидә иренең бу хәлен авыр кичерде. Ул кулыннан килгәнчә Сафаның газапларын җиңеләйтергә тырышты һәм җан ачуы белән түрәләрне, солдатларны сүкте. Шул ук вакытта, аның күз алдында тагы да зуррак борчу-михнәтләр вәгъдә итүче шомлы киләчәк шәүләләнде. Авылда торган солдатларның, иген басуына ябырылган саранчадай, тиздән саклыктагы бүтен азык-түлекне кырып-себереп ашап бетерәчәге күн кебек ачык иде. Җитмәсә, утар талаудан күрелгән зыянны каплау һәм үтерелгән түрәләрнең гаиләләрен асрау үчен һәркемгә яңа салымнар салыначак ди. Шуннан соң ни күтәргә кала?.. Гомер буе тир түгеп, бүртекләп торгызылган хуҗалык инде таркалып бара, алда бүлгенлек, ачлык теш ыржайтып тора. Юк, ниндидер чара күрергә кирәк, бәхеткә ирешү үчен ниндидер башка юл табарга, эзләнергә, күрәшергә кирәк!
Саҗидә күңеленнән әнә шулай уйлады, һәм хәлифә җиренә күченеп китү турында сүзләр тарала башлагач та, һич икеләнмичә, китү фикерен хуплаучылар ягына кушылды. Ул да, башкалар кебек үк, ерактагы изге хәлифә җирендә үзләрен күткән матур, бәхетле тормыш турында хыялланды, һәм шул хыяллар үермәсе эчендә тәмам исереп, ирен дә шунда китәргә күндерергә тырышты.
Сафа башта карышып маташты:
Андый зур эшкә уйламыйча гына тотынырга ярамый... Монда бүтенесен югалтып, анда да берни тапмый калсак нишләрбез? – диде.
Саҗидә һаман үзенекен тукыды:
Без икебез дә, аллага шүкер, яшь, таза. Эштән курыкмыйбыз. Мондагыдан да яманрак булмас. Анда әйбәт кенә тормыш корып җибәрербез, алла боерса. Кешеләр китә ич... Безгә дә куркырга кирәкми, тәвәккәллик, Сафа.
Шулай кызып-кызып дәлилли торгач, Сафа күнде һәм ерак сәфәргә әзерләнә башлады.
Йорт йүз сумга күрше авылның бер чирмешенә сатылды.
Бәхете бар икән бу Әхмәтсафаның! Өтек кенә үенә йүз тәңкәне каерды! – диештеләр авылдашлары.
Сафа үзенең аты белән сыерын да чагыштырмача яхшы гына бәягә сатып җибәрде. Ерак авылдан килгән бер кеше алар үчен түп-түгәл илле сум чыгарып бирде. Аның каравы, хуҗалыктагы башка әйберләр, чәчүлек һәм каралты-кура бик очсыздан китте.
Мәсәлән, чәчүлек җире юк кына бәягә Сафаның үз абыйсы – Вафа куштан кулына күчте. Ә каралты-кураны бик кыстата-кыстата мәзин сатып алды.
Бу черек каралты нәрсәгә миңа? Утын итеп яксаң гына инде! – дип сүйләнде ул.
Башка чыккан улы үчен сука, тырма, дирбия ише хуҗалык әйберләрен сайларга килгән умартачы Гыймади карт та бик озак сатулашып маташкан булды.
Миңа юньрәк бәягә дә бирмәкчеләр иде... Мәрхүм Миңлебай кордаш хакына гына алуым инде... Улыма үз байлыгымнан да үлеш чыгара алган булыр идем, – диде ул.
Мал-туарны, «мәрхәмәт йүзеннән», Шәмси мулла белән Фәйзулла староста үзара бүлештеләр. Авылның башка куштаннары, йорттагы бүтән калдык-постык әйберләр үчен үзара кычкырыша-кычкырыша талашсалар да, бик зур яхшылык эшләгән кешеләр сыман, Сафага тиеннәр сузып, еламсык тавыш белән аның алдында акланып маташкан булдылар:

Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   10   ...   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет