“Имеш, фәлән күндә бүтен тирә-яктагы авыллар бояр утарын таларга баралар...”
Бу хәбәр шул күндә үк бүтен йортларга таралып үлгерде.
– Хәзергә дүнья безнеке әле... Файдаланып калырга кирәк...
– Бояр малын талау язык түгел... Ул мал безгә хәләл, – диештеләр.
Билгеле күндә тирә-як авыллардан түпсез чаналарга түялгән яки балта-сәнәк күтәреп салмак кына җәяүләгән халык бояр утарына таба агылды.
Сан алуга каршы татар авыллары гына баш күтәргән булса да, бояр утарын таларга килүчеләр бик чуар иде. Анда урыс, чирмеш, чуаш, ар һәм керәшеннәр дә күп булып, барсы да уртак дошманнан мал таларга килгәннәр иде.
Боярның матур, биек йортлары алдындагы киң бушлыкка җыйналган халык ашыкмыйча гына, һәркем үзе белгән яки ишеткән хәбәрен сүйләп гәпләшкәндә, эчтән бикле капканы ачып, управляющий килеп чыкты. Аның җилкәсенә асылган, дары белән атыла торган ау мылтыгы ике күбәге белән күккә карап тора; аз гына күтәрелгән чакмалары астыннан елтырап күренгән сары патроннары аның һәр ихтималны күздә тотып әзерләнгән икәнен белдереп торалар. Управляющийга ияреп чыккан каравылчылар да бүтенләй үк буш куллы түгелләр иде.
Аларны күргәч, халык гүжләп китте. Управляющийның бу кыяфәте бүтен халыкка таныш иде. Чүнки, бояр үзе утарда тормаганлыктан, аның бүтен эшен шушы кеше башкара; бояр белән эш итә торган крәстиәннәрнең бүтен йомышлары тик аның кулыннан һәм күзеннән үткәнлектән, файдаланырга җир алганда булсын, күтәчәккә яки җәйге эш исәбенә азык-түлек сораганда булсын – һәрвакыт управляющий алдына барыла һәм бүтен эш аның «мәрхәмәтенә» килеп терәлә иде. Чабынлыкка берәр бозау керсә, игенлеккә каз-үрдәк очып түшсә яки урманнан чыбыркы сабы яки киртә кисеп тотылырга туры килсә дә, крәстиәннәр аны күбесенчә шушы кыяфәттә – җилкәсенә мылтык аскан хәлдә очраталар иде.
Шул сәбәптән, бүген дә аны шул кыяфәттә күрү җыйналган халыкның күңелендәге әллә кайчангы һәм әллә нинди яраларны кузгатты; ул яраларны ниндидер күч үткен тырнаклар белән тырнап әрнетте. Тамырларга тагы да әллә нинди кайнар каннар йүгерде. Күзләр утсыз ялкыннар белән ялтырый башлады. Баштарак бик тыныч түсле күренгән халык диңгезе управляющий һәм каравылчыларга таба укталып, аларны сарып алды.
– Нихәл, картлар! Ни йомыш? – диде управляющий.
– Без үз йомышыбызны беләбез. Менә синең бездә ни йомышың бар иде? – дип сорады бер таза урыс.
– Мин сезнең белән азрак сүйләшим дип чыккан идем...
– Мылтыксыз чыгарга ярамадымыни? Безне һаман да мылтык белән куркытмакчы идеңме?
Управляющий ык-мык итәргә дә үлгермәде, кемдер күчле тавыш белән:
– Тотып бәйләгез үзен, егетләр! Каныбызга күп тоз салды инде! – дип кычкырды.
Ыргактай бармаклы күчле куллар управляющийның якасыннан, кулларыннан һәм озын чәченнән бүтереп алдылар.
– Кибәргә элү мәслихәт булыр! – дип әйтә салды берәү.
Каршы килүче булмады. Бу сүз дә шундагы бүтен халыкның уртак теләге иде бугай.
Кемдер зур капканы ике якка ачып җибәрде, әллә каян гына тигез ишелгән яхшы сүс бау табылды. Бауның бер очын элмәкләп, икенче очын капка түбәсе аркылы эчкә ыргыттылар. Управляющийны күтәреп китерделәр дә, элмәкле бауны муенына кигезеп, буй җиткән хәтле югары күтәрделәр. Ул корбанлык тәкә сыман акыра, җан ачысы белән тыпырчына, тибенә, тартыла, ләкин ычкына алмый иде.
Бауның эчке якка ыргытылган очын бер кеше капка бастырыгы тыгыла торган тимер атламага тарттырып бәйләгәч:
– Эшең бетте, Зүбәйдә! Җибәрегез! – дип кычкырды.
Управляющийны күтәреп торучылар шаркылдап бер күлделәр дә, кулларын ычкындырып читкә тайпылдылар. Управляющий гырылдый башлады. Бик аз гына тыпырчынды. Калтыранган кулларын бугазына таба илткән түсле итеп, тагын түшерде. Аяклары белән тыпырчынды да, кәкрәеп, тартышып, бүгәрләнеп бераз азаплангач, буыннарын бушатып, аяк-кулын сузды. Башы бер якка кыйшаеп, йүзе күгәрә башлады. Күзләре акаеп, авызыннан теле салынды.
Халык, үзенең тагын әллә нинди үчләрен алган түсле булып, үзендә сәер бер кинәнү тоя иде.
Шул арада берәү:
– Әйдәгез! – дип кычкыргач, управляющийның мылтыгын кыйшайган башына элеп куйдылар да, ябырылып йортка, амбарга һәм сарайларга таба кузгалдылар. Управляющийга ияреп чыккан кораллы каравылчылар да инде халык белән бергә иде.
Йозаклы ишекләр ватылып, бояр-алпавытның йорт, амбар һәм сарайлары әрчелде. Йортта табылган нәрсә-кара барысы да чаналарга түялде. Аяклы мал мунчакланып чана артларына тагылды. Шуннан соң зур йорт белән ашлык амбарларына, сугылмаган кибәннәргә ут түрттеләр.
Халык, йүкле чаналарга һәм чана артларына тагылган терлекләргә ияреп, акрын-акрын таралганда, алпавыт йортының хезмәтче һәм каравылчылар урнашкан үлешеннән башкасы тоташтан яна; ике якка ачылып киткән зур капка уртасында асылынып, искән җил белән акрын гына селкенеп торган управляющий, бер караганда, тел-тел булып һавага сузылган ялкынга карап кызына, бер караганда, гүя тарала барган халыкның артыннан мылтык түзи иде.
* * *
Утар талап кайтуның икенче күнендә мулла-мәзин киңәше буенча Фәйзулла староста тагын җыен җыйнады. Бу юлы да халык ялындырмыйча, икеләндермичә килде. Мулла-мәзин белән бай куштаннар да калмаган, Әкрәм карый да шунда иде.
– Инде ни булса булды, – диде староста, – узган үчен үкенеп файда чыкмас. Бу эшләр үчен башыбыздан сыйпамаслар... Котылу җаен кайгыртасы иде бит, ни әйтерсез, картлар?
Җавап бирүче булмады. Умартачы Гыймади карт кына:
– Иелгән башны кылыч кисмәс дигәннәр, – дип, нәрсәдер әйтә башлаган иде дә, берничә кеше берьюлы:
– Әйе, кисмәс! Кисмәгән иде ди моңарчы! – дип кычкырып җибәрде, һәм каравылчы үе тагын гүжли башлады.
– Тавышланмагыз әле, җәмәгать! – диде Шәмси мулла. – Бикәргә тавышланудан ни мәгънә? Менә озакламыйча «абжор командасы» килер; һәммәбезне яткызып сугарлар; кайсы берәүләр Себергә сүрелми дә калмас. Менә шуңардан ничек котылабыз?
– Булсын!.. Ни күрсәк тә ил белән күрәсе! Үлсәк тә үкенмибез! Азрак үч алдык ичмаса!
– Аласы үчләрнең һаман беткәне юк әле...
– Шулаен шулай да, ярый ла эшләр китсә уңайга! – диде Сабирҗан мәзин.
Шәмси мулла сүзен дәвам итте:
– Үч алу дип әйтүе генә ансат. Ә берәүнең дә тик торганнан Себер китәсе килми. Урыс түрәләреннән үчне алып бетерә алмассың! Аларның берсен үтерсәң, аның урынына унавы барлыкка килә. Аннары, үчле кеше бар, ә үчсез кеше күп. Менә минем һичкемнән аласы үчем юк, мәзиннеке, Гыймади агайныкы да шулай уктыр. Без ни үчен җәзаланырга тиеш?
– Сезнеке булмаса, безнеке бар!
– Ындыр тулы иске кибәннәребез утырса, без дә үчләнмәс идек!
Мулла башын чайкады да:
– Хәер, җәмәгать, үзегез беләсез. Мин үз белгәнемне әйттем... – дип туктады.
Арадан берәү:
– Әллә патшага прошение биреп карыйк микән? – диде.
Мондый вакытта очраган бер фикергә иярергә, ни туры килсә шуны эшләргә әзер торган халык бу сүзгә теш-тырнак белән ябыша куйды:
– Бирәбез! Бирергә кирәк!
– Патшага прошение бирик!.. Ул үзе безнең хәлләрне белми дә торгандыр әле.
– Түрәләрнең безгә күрсәткән җәберләрен барысын да языйк!
– Сапый старшинаны да шунда кыстырырга кирәк булыр...
Шундый сүзләр белән байтак шаулашып, шушы фикерне түрле яктан үлчәп караган түсле иткәч, чыннан да, патшага прошение бирергә булдылар.
Бер десятский барып, Шәмси мулланың Бохарадан алып кайткан каләмданын* китерде. Нәфис һәм пүхтә итеп, чуар бизәкләр түшереп катыргыдан ясалган шәрык каләмданының эчендә эреле-ваклы камыш каләм тулып ята; бер башка урнаштырылган кечкенә кара савытының карасы кипкән, кара сүрткеч кечкенә чүпрәге шакыраеп каткан иде.
*Каләмдан – пенал.
Мулла азрак су сорады. Каравылчы картның зур агач комганын китерделәр. Мулла комган борыныннан кара савыты эченә берничә тамчы су тамызды да, бер камыш каләмнең сап ягы белән чүпрәкне изеп йомшартты һәм карасын тигезләде. Шуннан соң камыш каләмнәрнең берничәсен кара савытына батырып сынап карагач, күзләрен тып-тын утырган халыкка түбәп:
– Язабыз алайса, җәмәгать? – диде.
– Язабыз, мулла абзый, язабыз. Аллага тапшырдык, яз!
Каравыл үенең үстәл сымак нәрсәсенә бер иске поднос китереп куйдылар. Каяндыр табып китерелгән керле һәм таушалган кәгазьне шул поднос үстенә җәеп, прошение яза башларга торганда гына, арадан берәү:
– Карагыз әле, картлар! Мулла абзый фәрештәсез каләм белән язмакчы була түгелме соң? – дип куйды.
– Ие, ие! – диде тагын бер карт. – Мондый зур язуны андый юньсез каләм белән язасы түгел иде... Ике яклап фәрештәләр тезелгән каурый каләм белән язу хәерлерәк булыр...
Шәмси мулла ирексездән бераз елмайды.
– Камыш каләм дә изге җирләрдән килгән мүбарәк каләм, – диде ул. – Теләмәсәгез, язмыйм... Каурый китерегез алай булса!
Кемдер каравылчы хатынының мич башында яткан каз канатыннан бер каурый йолкып алды. Берәү матчага кыстырылган чалгы пычакны алып бирде. Шәмси мулла шул каурыйдан каләм ясады да, тамак кырып, поднос үстенә җәелгән кәгазьгә, шытырдатып, әллә нинди күкле-яшелле тавышлар чыгарып, яза башлады.
Тышта һава тын, салкын һәм аяз; бүтен дүньяны баскан ап-ак кар диңгезе якты кояшның салкын нурлары белән ялтырап җемелди, күзләрне камаштыра иде.
Халыкның бер үлеше тышта – каравыл үенең эргә нигезенә тезелгән, кояш нурына чагылган күзләрен кысынкырап, үзара гәпләшәләр. Бер түркеме каравыл лапасы астында җәйдән бирле сусыз торып коргаксыган һәм коршаулары таралган мичкәләр, ватык тәгәрмәчле, сынык тәртәле арбалар, кыйшаеп җирдә яткан күпшәсез насос тирәсендә акрын гына уен-күлке сүйләшә, тәмәке тарта. Карт-коры үй эчендә, прошение язарга булыша иде.
«Олуг мәрхәмәт вә мәртәбә иясе, газаматлу падишаһе әгъзам Икенче Николай бине Александр хәзрәтләренә вә аның ханәданы галиләренә* безки садыйк тәбәгаләрегез* – Казан вилаяте, Казан наһиясе, Чәүкәле булысы, Мәүла Колы карьясе* мүселманнарыннан.
*Ханәданы галиләренә – шул фамилиядәге олуг кешеләргә, патша гаиләсе кешеләренә. *Садыйк тәбәгаләрегез – тугрылыклы буйсынып яшәүчеләрегез. *Вилаят – губерна. Наһия – үяз. Карья – авыл.
Олуг-кечук, ир һәм хатын – барчамыз сез мәрхәмәтлү вә мәһабәтлү падишаһымыз хәзрәтләреннән ялварып сорыймыз: безнең дин вә иманнарымызга тәгаррыз ителмәсә икән*. Ата-бабаларымыз динендә тыныч яшәп, шәригате гарраи исламиядә*, сүннәтле Мүхәммәт Мостафа үзәрендә тереклек итеп, сез җәнабе гали император хәзрәтләренә озын гомер теләп, догалар кыла-кыла, дарелфәнадан дарелбәкага* күчәргә ирек куелса икән. Газиз балаларымызны солдат хезмәтенә бирәмез. Газиз ватанны вә падишаһымызның изге тәхетен эчке вә тышкы дошманнарыннан саклау юлында актык тамчы канымызны коямыз, һич кызганмастан җанымызны бирәмез. Үзебезнең кан һәм дин кардәшләремезгә каршы барырга туры килсә дә, һич баш тартмыймыз. Имана вә башка җәзилләремезне* вакытында түлимез. Гайре әмер вә фәрманнарыңызны да үти киләмез вә бундан суңра да үтәячәкмез. Түрәләр сез падишаһымызның фәрманнарын сез боерганча гаделлек белән үтәмиләр. Бездән хәдсез әза вә җәфалар чиктерәләр. Безне, әлгаязебиллаһи, тәнасер итәргә* күчлиләр, динемездән дүндермәкче булалар. Бу эшләрнең сезнең фәрмане галиләрегез буенча булуына без ышанмыймыз. Түрәләр, сезнең боерыкны хата аңлап яхуд саташтырып, безне нахакка күчлиләрдер дип гүман кыламыз*. Әгәр дә хаталык түрәләрдә булмыйча, сез падишаһымыз хәзрәтләреннән шундый әмерләр садир булган булса*, без аларның кайтарылып алынуын үтенеп, ялварып, аяк баскан туфракларыңызны үбеп сорыймыз...»
*Тәгаррыз ителмәсә икән – катнашылмасын (тыкшынышмасын) иде. *Шәригате гарраи исламиядә – ислам шәригате кушканча. *Дарелфәнадан дарелбэкага – фани дүньядан ахирәткә. *Җәзил – бурыч. *Тәнасер итәргә – таралырга. Гүман – уй, фараз. Садир булган – чыгарылган.
Картлар кулларын йомарлап, болгап, түкерекләр чәчеп үз теләкләрен әйтеп тордылар. Шәмси мулла аларны прошениегә килештереп терки барды.
Шуннан соң кул кую башланды. Язу белгән бер дистәләп кеше «Әхмәдулла Гайнулла углы кулым куйдым», «Сираҗетдин Котбетдин углы кулым куйдым» дип тезеп чыкканнан соң, берничә табаклы кәгазь буенча «Фәлән фәлән углы тамга салдым» дип язылган сүзләр каршысына тырналган сәнәк, ыргак һәм урак түсле тамга билгеләре тезелеп китте.
Иң ахырда Фәйзулла куштан: «Мин, силски староста Фәйзулла Җамалетдин углы, гуаһлап* кулым куйдым һәм таныклап кәҗүнни мүһер бастым», – дип язды да, каравылчы картның бакалы лампасына тотып корымландырылган түгәрәк җиз пичәтен прошениенең ахыргы битенә басты.
*Гуаһлап – шаһит буларак.
Шуның белән патшага бирәсе прошениенең эше тәмам булды.
Инде шушы эш артыннан йүрер үчен кеше генә сайлыйсы калган иде.
– Я, картлар, кемнән үтенәбез, кемне җибәрәбез? – диде староста.
Башка вакытта, ил йомышы белән берәр җиргә барырга туры килгәндә, үзләре кыткылдап торучан куштаннар бу юлы ашыкмадылар. Һәммәсе дә авызларын йомып тик утыра иде.
– Мулла абзыйдан үтеник, картлар!
Бу сүзне һәркем элеп алды:
– Үтенәбез, үтенәбез! – дип, түрле яктан гүжләп кычкырыштылар.
Ләкин Шәмси мулла:
– Миннән булмый, җәмәгать, саулыгым юк, – диде.
Сабирҗан мәзингә дә әйтеп карадылар. Ул да үзенчә бер сәбәп тапкан булды. Куштаннарга да берәм-берәм тукталып үтенделдәр. Ләкин мондый йомыш белән патшага прошение бирергә баруны үстенә йүкләргә теләүче табылмады.
Әле былтыр гына, коронование вакытында сайланып, калага барган һәм бик шәпләп сыйланып кайткан яңа куштанга – ачлык елны баеп калганнан соң авылның куштаны булып киткән Миңлебай Вафасына да әйтеп уздылар. Ул ил йомышы белән йүрүне бик ярата иде. Коронование күнне Казан урамнарында яндырылган плашкаларны, шул вакыттагы кызыкларны, крепость эчендә урам буенча тезелеп киткән мичкәле аракыларны, шуннан теләсә кемнең теләсә нәрсә белән чумырып алып теләгән хәтле эчүен, исерек түрәләрнең шул мичкәләрдән картузлар тыгып чумырып алган аракы белән урамда очраган бер мужикны сыйлап йүрүләрен урыны чыккан саен сүйләп, тыңлаучыларны шаккатыру да аның иң яраткан нәрсәсе иде. Ул әле дә гомергә онытылмаслык шундый берәр истәлек калырына ышана; әмма шулай да, Вафа куштан бу юлы истәлеккә дә алданмады. Үтенечне ул да кабул итмәде.
Кеше таба алмыйча байтак азапланганнан соң, берәү шаяртып кына:
– Әнә, карый хәлфәдән үтеник булмаса. Ул ил хезмәтен үтәп үйрәнгән бит инде, – дигән иде, һәркем, иң муафыйк кешене тапкан шикелле, чын-чынлап:
– Үтенәбез дә үтенәбез! – дип кычкыра башлады. Башкаларның ни үчен бу йомыштан тартынуларын Әкрәм карый аңламый һәм халык үтенечен кабул итмәслек сәбәп тә таба алмый иде. Алай да, тиз генә күнеп куярга килештермичә:
– Мине күчләмәгез лә, җәмәгать! Үзегез беләсез бит: мин тел белмим, ат-туным да юк, – дигән булды.
Ләкин халык һаман да:
– Үтенәбез! – дип кычкыруында булды.
Мулла-мәзин һәм куштаннар, карыйны бу эшкә күндеп булса, шатланачаклар гына иде. Шуңар күрә, алар да карыйны кыстарга керештеләр. Аңа тын алырга да бирмәделәр. Ә ул ансыз да күнеп беткән иде инде.
– Моңарчы да ил хезмәтеннән баш тартканым юк иде, җәмәгать. Әле дә халык теләгенә каршы килә алмыйм. Ярый, хәерле булсын инде алай булгач...
Бу сүзне халык гүжләп, шатлык белән каршы алды.
– Ай, бәрәкалла! Ходай теләгеңне уң кылсын!
Бу мәсьәлә дә чишелде. Әкрәм карый исеменә вәкаләтнамә язылып, аңа да Фәйзулла староста «кәҗүнни мүһер» басты. Патшага прошение бирүнең түрле чыгымнары үчен җан башына ун кадак арыш исәбе белән салым салынды. Мәзин шул исәпкә акчалата бурыч биреп торырга ризалашты.
*Вәкаләтнамә – мандат
Әкрәм карый иртәгәдән калмыйча калага китәчәк булды.
II
Кышкы салкын күннәрнең берсе иде. Талгын гына агылган ак болытлар арасыннан салкын күк йүзенең зәңгәрсу кыйпылчыклары ялтырап китә дә, ак керфекләрен сирпеп кенә алган сихри күзләр сыман, күк яңадан тоташ пәрдә белән каплана. Офык читләре генә баеп барган кояшның кызгылт нурларына манчылган.
Сафаның ачлык елны кырыкмыш тай гына күе алынган арык аты аякларын күчкә үстери; аның ап-ак бәс сарган корсак асларыннан бу күтәрелә. Үрәчәле чанага кырын яткан Әкрәм карый белән Сафаның да каш-керфекләренә бәс кунган, сакал-мыекларыннан боз сүңгеләре салынып түшкән.
Ил йүкләгән эшнең зурлыгы, мүһимлеге Әкрәм карый белән Сафаны юл буе җилкендереп, горурландырып килгән иде. Әмма хәзер, кичке эңгер-меңгер түшә башлаган шәһәр урамына барып кергәч, алар икесе дә ничектер каушап калдылар. Очраган бер кеше аларга түртеп күрсәтәдер дә: «Менә шушылар инде теге җан кыючылар, фетнәчеләр!» – дип әйтәдер түсле тоела иде.
Урамда аларга әледән-әле тәкәббер кыяфәтле ниндидер кешеләр утырган яхшы чаналар очрый торды. Бу чаналар, юлдагы һәр җан иясен таптап изәрдәй булып, Сафалар яныннан выжлап узып китәләр иде.
Ә инде алар каршысына озын мыеклы, усал чырайлы юан бер городовой килеп чыгып, атны йүгәненнән тотып туктаткач, Сафа белән Әкрәм карыйның бүтенләй котлары алынды.
– Әй син, сала мужигы! Үрәчәле чана белән бу урамнан йүрергә ярамаганны белмисеңме әллә? Әнә тыкрыкка борыл! – дип кычкырды городовой.
Сафа белән Әкрәм карый, җиңел сулыш алып, городовой күрсәткән тыкрыкка борылдылар. Шуннан соң алар әллә нинди урам-тыкрыкларда бик озак адашып йүрделәр, ахырда, каланың татарлар яши торган ягына килеп чыгып, үзләренә кирәкле мәдрәсәне эзләп таптылар.
Әкрәм карыйның улы Исмәгыйль шушы мәдрәсәдә укый иде. Унүч яшьтә генә булуына карамастан, ул бик тере, зирәк акыллы һәм сүзгә оста малай булып, аның бу сыйфатлары әнисе Җиһан абыстайдан күчкән иде. Мәдрәсәдә үткән биш ел гомеренең беренче елларында аңа һәрбер ярлы ата баласы үлешенә тия торган җәбер-мыскылларны күп татырга туры килсә дә, соңга таба ул үзенең зирәк акылы, сүзгә осталыгы, җорлыгы белән шәрикләре арасында бертигез дәрәҗәгә ирешкән иде.
Әтисе белән Сафаны күргәч тә, Исмәгыйль мәдрәсә казые янына йүгерде һәм озакламый аңардан кунакларга мәдрәсәдә кунып чыгарга рүхсәт алып кайтты.
Ат тугарылды. Өстенә озын җиңле камзул, аягына агач башмак кигән Исмәгыйль, шаярта-күлә, Сафа белән Әкрәм карыйга чанадан әйберләр бушатышырга кереште. Бераздан азык-түлек түеннәре, атка ашатырга дигән бер капчык солы – һәммәсе Исмәгыйль яши торган бүлмәгә күчерелде.
Кысан һәм тынчу бу бүлмәгә сигез шәкерт урнашкан иде. Күтмәгәндә килеп түшкән мосафирларга шәкертләрнең һичберсе гаҗәпсенмәде, авырсынмады: авылдан балаларын күрергә килүче ата-аналарның мосафирханәләрдә кунып акча сарыф итмәс үчен туп-туры мәдрәсәгә килеп түшүләренә алар инде күптән күнеккәннәр иде.
Әмма бу юлы Әкрәм карый улы янында куна калмады. Ачлык елны калага алып килеп бай сәүдәгәрләргә асраулыкка урнаштырып киткәннән бирле күрешмәгән ике олы кызын да барып күрәсе бар иде әле аның. Улының мәдрәсәдәге укуы, тормыш-күнкүреше турында бераз сораштырып, үзе дә Исмәгыйльгә бер-ике сүз белән авыл хәбәрләрен ирештергәч, карый урыныннан торды һәм тәһарәт яңартып, юлда укылмый калган намазларын укырга кереште. Намаз укылып беткәч, үс-башын тәртипкә китереп, сакал-мыекларын сыйпаштырып, бераз күязләнеп алды да, улы һәм бүлмәдәге бүтән шәкертләр белән ягымлы гына саубуллашып, кызларына дип чыгып китте. Сафа исә мәдрәсә торагында куна калды.
Әкрәм карыйның кызлары инде яшьлек чорын үтеп, икесе дә үзләре асрау булып торган йорт хуҗаларында хезмәт итүче приказчикларга кияүгә бирелгәннәр һәм үзләре дүнья күтә башлаганнар иде. Бала һәм үсмер чаклары ата-ана канаты астында үтсә дә, алар, эштән һич бушамас әниләре Җиһан абыстай тәэсирендә булса кирәк, кечкенәдән үк авыр хезмәткә, тормышның түрле кыенлыкларына күнегеп үскәннәр, ачлык елның мәңге онытылмас авырлыкларын да үз җилкәләрендә татыганнар иде. Шулай ук, аларның каладагы хәзерге тормышлары да бик татлы түгел иде бугай.
Әкрәм карый башта кече кызын күреп чыгарга булды. Әтисе килгәндә, кызы бай хуҗасының аш үендә булашып йүри иде. Хәер, башка торыр почмагы булмаганлыктан, аның бүтен гомере диярлек шунда уза, хәтта әллә нигә бер, усал телле һәм үтә бәйләнчек бай хатыны рүхсәт иткән очракларда, аш үенең идәненә урын җәеп, шунда үзенең ирен дә берничә сәгать түн кундырып чыгаргалый иде.
Әмма әти кеше кызының шундый авыр хәлдә яшәвенә әллә ни хафаланмый, аны гадәти бер күренешкә санап, бай каршындагы күндәм хезмәт иртәме-соңмы үз нәтиҗәсен бирер һәм кызы, хуҗасының хәер-фатихасын алып, киләчәктә үзенә матур, җитеш тормыш корып җибәрер дип ышана иде.
Өлкән кыз да әтисен бай йортының аш үендә каршылады. Исәнлек-саулык сорашканның соңында, Әкрәм карый:
– Кызым, мин синдә куна калырмын, ахры, – дип, туп-туры үзенең ниятен белгертте.
– Бик әйбәт булыр, әткәй, әйдә, үйгә узыйк, – дип җавап бирде кызы һәм әтисен ишегалды аша мунча белән хезмәтчеләр үе арасына кысылып утырган бер кечкенә үйгә таба алып китте. Әкрәм карыйның кызы ире белән шунда яши иде.
Өйгә кергәч, хатын ашыга-кабалана калай лампага ут кабызды да, эш урынында юклыгын байбикә сизеп калмагае дип, кире пешекчеләр бүлмәсенә йүгерде; анда аның әле түн уртасына кадәр җитәрлек эше бар иде.
Өйдә Әкрәм карый берьялгызы калды.
Нигә тотынырга белмичә шулай утыра торгач, ул кесәсеннән тәсбихын чыгарып, аның түймәләрен тарткаларга кереште, аннары авыз эченнән генә бик озаклап дога һәм аятьләр укыды. Шул ук вакытта, ул ишегалдыннан ишетелгән һәрбер аяк тавышына колак сала һәм ишектән кызы яки кияве килеп кергәнен сабырсызланып күтә иде.
Вакыт узды да узды, әмма ишектә һичкем күренмәде.
Әкрәм карыйның иртәдән бирле тамагына берни капканы юк иде, шул сәбәпле аның бик ашыйсы килә башлады.
Шыксыз үй эчендә ул шулай бик озак онытылып утырды. Үзенең шәһәргә нинди йомыш: белән килгәнлеген дә истән чыгарды. Аның күңелен ниндидер аңлаешсыз бушлык, канәгатьсезлек хисе биләп алды, ниндидер сызлаткыч нәрсә йүрәгенә авыр таш булып ятты.
Арыган мидә күңелсез уйлар бер-бер артлы агылды да агылды. Ниһаять, Әкрәм карый сәке үстендәге түшәк-мендәрләр үеменә башын түртеп, үзе дә сизмәстән йоклап китте.
* * *
Мае бетеп, пыскып утырган лампаның ялкын теле кинәт сикереп куйды, һәм шул ук минутта ишек ачылып китеп, үйгә чандыр гәүдәле, сулган йүзле, озын саргылт мыеклы яшь кенә бер кеше килеп керде. Бу – Әкрәм карыйның кияве иде.
Әкрәм карый күзләрен ачты, кияве белән исәнләште дә:
– Эшең бик күптер, ахры, кияү, соң кайтасың, – дип куйды.
– Эшнең аның күн-түн эшләсәң дә бетәсе юк, бабай, – диде кияү кеше, зарланып. – Байда хезмәт итү тәмуг газабы белән бер ул... Ярты түн җитмичә эштән һич бушап булмый.
– Язмыштан узмыш юк, диләр, улым, зарланма... Тырышлыгың, түземлегең буш калмас, хуҗаң кайчан да бер үзеңә хәер-фатихасын бирер, Алла боерса. Ә байның хәер-фатихасын алмыйча, аякка басып булмый...
– Шул хәер-фатихага үмет итеп яшәгән булабыз да инде, бабай... Юкса кайчак муенны элмәккә тыгар дәрәҗәгә җитәсең!
Сүз тукталып калды. Кияү кеше кара тула чикмәне белән бүреген салып чүйгә элде дә, шундый ук кара түстәге кызыл түймәле кәзәкиенең күкрәк кесәсеннән күмеш чылбырлы зур түгәрәк күмеш сәгатен чыгарды, кечкенә бакыр ачкычы белән бик тырышып аның пружинын борды. Шуннан соң тәһарәт яңартып, намазга утырды.
Достарыңызбен бөлісу: |