Махмут Галяу МӨҺАҖирләР



бет6/13
Дата04.07.2016
өлшемі1.03 Mb.
#178405
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13

Анда кемгә бирергә соң аны?
Бар, бар, шунда сорарсың, – диде яшел ливреяле, йүзен читкә борып, һәм городовой белән үзелгән әңгәмәсен дәвам итте.
Карыйның мондый эре кыяфәтле кешегә яңадан сорау бирергә кыюлыгы җитмәде, һәм ул, кире борылып, баскычка таба атлады. Басмаларга куркып кына басып, астан үскә кадәр сузылган палас юлны таптамас үчен баскыч кырыйлатып кына икенче катка күтәрелде.
Анда Әкрәм карый тагын бер зур, иркен бүлмәгә юлыкты. Бүлмәнең барлык тәрәзара стеналары буйлап шкафлар тезелгән иде. Кайбер ачык калдырылган шкафларның шүрлекләрендә читләре тетелеп беткән папкалар, кәгазь түргәкләре күренә; шкаф үсләренә үелгән шундый ук түргәкләрдән исә ишәк колаклары сыман ертык, таушалган кәгазь чуклары салынып тора иде...
Тәрәзә рамнары инде кыйшайган, буяулары саргаеп, купшыра башлаган. Тузанлы пыялалар аркылы бүлмәгә бакча ягыннан кышкы күннең тонык яктылыгы сирпелә иде.
Ялтыравык түймәле мундирлар киеп, якаларына йолдызлар кадаган ниндидер кешеләр бертуктаусыз керә-чыга йүриләр. Ишек ачылып ябылган арада, күрше бүлмәләрнең дә эчләре күренеп китә; анда да биредәге шикелле үк стена буйларына шкафлар тезелгән, анда да шул ук тәртипсезлек хүкем сүрә, мундирлы шундый ук кешеләр тыз-быз йүри.
Түргә, ике тәрәзә арасындагы стенага яшь патшаның портреты эленгән. Чебеннәр таплап бетергән алтын рамның артында, аралыкта, матәм әләмнәре сыман, пәрәвез җәтмәләре җилферди.
Тынчу һава, кәгазь, каләм кыштырдавы, кереп-чыгып йүрүчеләрнең аяк тавышлары – барысы да мондагы шыксызлыкны күчәйтә, бүлмәне тагы да котсызрак итеп күрсәтә иде.
Уң як стена буендагы озын агач кәнәфидә городовой йокымсырап утыра; аңардан бераз читтәрәк дүрт-биш крәстиән урнашкан иде.
Аларның берсе кулына кәгазь тотып кергән карыйны күреп алды да, түрдәге үстәл артында утырган чиновникка таба кулы белән ишарәләде.
Карый, тавыш чыгармас үчен әкрен генә басып, крәстиән ишарәләгән якка таба атлады.
Чиновник, түбән иелгән башын кырын салып һәм артык тырышудан телен чыгарып, күчәнә-күчәнә нидер язып утыра иде. Өстәл үстендә түрле эш кәгазьләре аунап ята; зур кара савыты дегет чиләгедәй катып, чирканыч бер кыяфәткә кергән; яңа чагындагы түсе уңып, кырыкмаса-кырык җиреннән тишелгән таплы клеенка эскәтер үстендәге кәгазьләр арасыннан шәм түпчеге һәм күмерле сургыч таякчыгы күренеп тора. Җиз шәмдәл түбенә исә, һәммәсе бергә буталып, тәмәке түпчекләре, янган шырпы, күгәргән иске каләм, сынык энә һәм түрле түстәге җеп кисәкләре үелгән иде.
Чиновник борылыбрак утырды, һәм Әкрәм карыйга аның маңгай турысыннан яртылаш чәче коелган такыр башы, күптән юылмаган җыерчыклы муены, керле киҗе-мамык якасы белән кырылып-искереп беткән кара галстугы аермачык күренде.
Бу губернатор түгел иде, билгеле; шулай да, карый уенча, ул түрә кешеләрнең берсе булырга тиеш иде.
Чит кешеләр үендә кулына комган тотып бәдрәфханәгә барып килергә кирәк булганда, карыйның, юлда хатын-кызга юлыкмас үчен, үзенең килгәнен белгертеп ерактан ук тамак кырып тавыш бирә торган гадәте бар иде... Бу юлы да ул шул сыналган алымын кулланырга булды.
Ләкин аның тамак кырып, йүткергәләп торуына түрә кеше игътибар итмәде.
Шул чакны яшь кенә бер егет, үстәл янына килеп, чиновникка ниндидер сорау бирде. Тегесе җавап кайтармагач, егет сорауны тагы да кычкырыбрак кабатлады.
Ниһаять, чиновник, гәүдәсен турайтып, урындык аркасына терәлеп утырды, ручкасын үстәл үстенә ташлады да, ачу белән кычкырып нидер әйтте. Аның күксел салынкы кашлары астыннан акаеп караган күзләрендә нәфрәт чаткылары елтырады, колагына җеп белән эләктереп куелган һәм бер пыяласы чатнаган күзлеге ачудан кечкенә борыны үстендә сикеренде; бозау койрыгыдай озын мыеклары ярсып тырпайды. Кипшергән яфраклы каен себеркесе түсендәге чигә чәчләре белән каймаланган аның йүзе бу минутта күлке дә, куркыныч та иде. «Губернатордан кала иң үлкән түрә шушыдыр ахры», – дип уйлады Әкрәм карый.
Ләкин, шул вакыт ишек яңадан ачылып, бүлмәгә икенче берәү килеп керде, һәм әле генә түкерек чәчеп җикеренгән чиновникның тәкәбберлеге шундук юкка чыкты, бүтен йүзе-кыяфәте ягымлыланып, күндәм, буйсынучан бер түс алды.
Ул җәһәт кенә урыныннан сикереп торды да, ишектән керүче кешенең каршысына йүгереп барып, аңа ихтирамлы күз карашын текәде һәм, тегесе нәрсә турындадыр сүз каткач, килешкәнлеген аңлатып, баш иде.
Әкрәм карый исә, яңа чиновник күренү белән, дәрәҗә ягыннан беренчелекне һич икеләнмичә аңа бирде һәм аны түрәләр арасында губернатор ярдәмчесеннән дә ким кеше булмаска тиеш дип алдан ук күңеленә беркетеп куйды.
Бүлмә эчендәге бүтән һичкемгә игътибар итмәстән, ул ялварулы күз карашын бары шул кешегә юнәлтте, һәм, беренче мүмкинлек чыгу белән, аңа кулындагы кәгазьләрен сузды. Олуг түрә, кәгазьләрне алып, прошениенең урысча тәрҗемәсенә һәм татарчасындагы ахыргы битләрне чуарлаган исәпсез-сансыз тамгаларга күз йүгертеп чыкты да, мыек астыннан гына күлемсерәп нидер әйткәч, бүтенесен Әкрәм карыйга кире бирде.
Урысча бер кәлимә сүз белмәгән мескен хәлфә нишләсен, кулындагы кәгазьләрен җилфердәтеп, яңадан бер читкә китеп басты.
Ул арада олуг түрә бүлмәдән чыгып китте, аның алдында әле генә ялагайланып бүтерелгән баягы чиновник та кире үз урынына барып утырды. Бары шул чакта гына ул карыйдан кәгазьләрне алырга дип кулын сузды.
Кәгазьләрне бик җентекләп, кат-кат укыганнан соң, чиновник Әкрәм карыйга борылып нәрсәдер әйтә башлады. Ләкин карый аның сүйләгәненнән берни түшенми иде. Ниһаять, ул урыс сүзләрен рәхимсез вата-сындыра үзенең татарча гына белгәнлеген аңлатты.
Чиновник озын агач кәнәфидә йокымсырап утырган городовойга таба борылды да:
Кирилыч, бар, Абдулланы чакырып мен! – дип кычкырды.
Кирилыч, утырган җиреннән ялкау гына күтәрелеп, мине ник бимазалыйсыз дигән бер кыяфәт белән, әкрен генә ишеккә таба юнәлде.
Бераздан Абдулла дигәннәре күренде. Бая губерна канцеляриясенә килеп кергәч тә Әкрәм карый күзенә губернатор булып күренгән яшел ливреяле швейцар иде бу.
Ул шундук чиновникның сүзләрен тәрҗемә итеп бирде:
Синең гербовой салымың түләнмәгән икән. Начальник шуны түләргә кирәк, ди.
Карый, бишмәт чабуларын ачып, куеныннан акча янчыгын чыгарды да, тиешле сумманы санап бирде.
Сорачы, туган, эш кайчан хәл ителер икән? – диде ул, Абдуллага мүрәҗәгать итеп.
Түрә кеше Абдулла белән карыйга таба мәгънәле күз карашы ташлап алды да, ниндидер серле сүзләр әйтте. Абдулла бу сүзләрне тәрҗемә итеп:
Майланмаган арба шыгырдый торган була, хәзрәт, аңлыйсыңмы? – диде.
Сүйләшүнең яшерен мәгънәсенә түшенә башлаган Әкрәм карый бишмәт карыныннан тагын акча янчыгын тартып чыгарды.
Шулай итеп, түрә кешегә биш, ә Абдуллага бер тәңкәдән «майлау садакасы» бирелде.
Инде борчылма, хәзрәт, йомышыңны бүген үк губернаторга җиткерерләр, ә иртәдән калмый прошениең патша хәзрәтләренә җибәрелер, – диде Абдулла.
Тагын сора әле, энем, нәтиҗәсе ничек булыр икән? Яхшы булып бетәр ихтималы бармы?
Анысын ул тәгаен әйтә алмый, – дип куйды швейцар эре генә. – Бүтенесе патша ихтыярына бәйләнгән. Ул әле яшь патша, үз кул астында күпме кеше яшәгәнен белергә теләсә дә сәер түгел... Әйтик, күтүче дә үз күтүендә күпме мал барлыгын белергә тиеш бит...
Мәүла Колы авылы крәстиәннәре тарафыннан үз үстенә йүкләнгән зур йомышны Әкрәм карый әнә шулай үтәде.
* * *
Мәдрәсәгә кайткач, Әкрәм карый:
Каладагы эшләр бетте, Әхмәтсафа энем, прошениене бирдем, – диде. – Түн-фәлән дип шикләнмәсәң, хәзер үк кайтыр юлга чыгарга була.
Сафа бу тәкъдимгә шатланды гына.
Нәрсәдән шикләнергә?.. Алла боерса, бернәрсә булмас, – дип җавап бирде ул. – Китәбез, мулла абзый!.. Хәзер, атны гына җигеп керәм.
Исмәгыйль һәм аның шәрикләре белән саубуллашканнан соң, Сафа белән карый авылга карый юл тоттылар. Кала тормышына ияләшеп, бераз ял иткән ат йүгертеп кенә барды. Урамда тыз-быз йүреп торучы конкалар аны инде элеккечә шикләндерми, үркетми иде. Берәвенең яныннан ул хәтта чабып узып китәргә дә курыкмады.
Әкрәм карый чананың бер почмагына кереп посты да, калада башыннан кичергән күңелле һәм күңелсез истәлекләргә бирелде. Мортаза байда булган голәма мәҗлесе, кырыс холыклы Сукыр Каюм, аның фәкыйрь үе, ихтирамлы Гәрәй морза – болар һәммәсе дә аның күңеленнән тагын бер мәртәбә җанланып уздылар.
Сафа да нәрсә турындадыр уйга батып бара иде. Ниһаять, ул тынлыкны бозып, үзалдына әйткәндәй:
Һай, шук та инде бу шәкерт халкы! – дип куйды.
Нигә алай дисең, Әхмәтсафа?
Үз башымнан кичергәнне әйтүем. Без килеп түшкән күнне үк алар миңа кушамат тагып үлгерделәр, каһәрләр! Кая гына бармыйм, һәр жирдә “Йомыкый» дип артымнан кычкырып калалар. Мулла кушкан исемемне онытаммы әллә инде дип торам... Тагын нәрсә уйлап чыгарганнар диген! Беркүнне шулай кич белән атны карап-ашатып кердем дә, эш юклыктан почмакка барып утырдым. Шунда утырган күйгә йоклап киткәнмен бит, хәерсез. Берзаман нәрсә беләндер шап берне баш түбәсенә! Күземнән утлар күренде – аудым да түштем идәнгә. Үлемем шушы икән, мәйтәм... Исемә килгәч кенә белдем: иләмсез калын китап белән сукканнар тегеләр... Ә үзләре белмәмешкә салыша, сораштырган булалар: «Нәрсә булды сиңа, Йомыкый абзый?» – янәсе. Миннән шулай күлүләре инде шайтаннарның! Тагын берәр нәмәрсәкәй эшләмәгәйләре дип, ул түнне бүтенләй йокысыз уздырырга булган идем дә, күпкә түзәлмәгәнмен, кабат йоклаганмын. Бервакыт түчкерәсем килеп уянып киттем. Тотындым шуннан түчкерергә, һич туктап булмый бит, чын менә, мулла абзый!.. Монысында нәрсә эшләгәннәр дисеңме?.. Кәгазьне күпшә сыман итеп түргәннәр дә, эченә түелгән борыч салып, шуны борын тишегенә үрдерткәннәр. Соңыннан әйтәм үзләренә: «Болай шаярырга ярыймыни, – дим, – ялгыш күзгә эләктереп, сукыр калдыруыгыз бар бит», – дим. Тагын күләләр: «Сукыр калсаң соң, мәдрәсәгә суфый итеп куярбыз үзеңне, кала кешесе булырсың, авылга кунакка гына кайтып йүрерсең!» – диләр. Ни дип җавап бирәсең инде аларга?! Икенче бер мәртәбәсендә, иртән ишегалдына чыгыйм дип, кизитегемне кисәм – эче лычма су... Күне буе мич янында кизитекләрем кипкәнне саклап утырдым; сакламас идең – минсез генә үзләре киптерә башлаулары бар. Ул чакта инде күт тә тор: итекләрең күмере түгел, күле дә калмас... Һи, бар шуклыкларын сүйли башласаң, авызыңда сүз җитмәс... Бервакыт тагын, базардан кайтсам, солы капчыгына күл аралаштырып салганнар!.. Безнең ишедән күләргә осталар, әйтәсе дә юк!.. Без кем аларга? Кем булсын – сала мужигы... Кая инде ул безгә кала кешеләре белән тиңләшергә!.. Кабат калада булырга туры килсә, валлаһигазим, мәдрәсә ягына әйләнеп тә карамыйм, постоялый дворга түшәчәкмен... Әле дә ярый, эшебез уңды – прошениене тиешле җиренә ирештердең, мулла абзый.
Әйе, анысы, Аллага шүкер, әйбәт булды, эшнең яртысы эшләнде! Хәзер инде патша әгъзам хәзрәтләреннән уңай җавап килгәнне генә күтәсе калды, – диде карый.
VII
Зуррак эшләр үчен кирәкле әзерлеге һәм мондый чуалышларны түпле бер эзгә салып киңәйтеп җибәрерлек җитәкчеләре булмаган халыкның, берничә түрәне үтереп, якын тирәдәге утарларны талап азрак үч алган түсле булгач, кызуы сүрелде. Чуалыш-кузгалышы зурга китә алмыйча басылды. Йүрәгендә кайнаган ут казанын сүрелдерә алмыйча ярсып җилкенгән, әллә нинди зур-зур теләкләр белән янып, зуррак эшләргә ашкынган Таҗи һәм Фәхри шикелле аерым кешеләр булса да, алар бик аз, диңгездән бер тамчы гына иде.
Түрә-кара пыран-заран килеп, әллә кайларга качып һәм яшеренеп беткәнлектән, чуалышка катнашкан бүтен волостьлар, авыллар һаман да хүкүмәтсез-властьсыз килеш иде әле. Халык урыс патшасының тупас һүҗүмнәреннән вакытлыча котылып, азрак тынычланган түсле дә күренә, әллә нинди шомлы бер якын киләчәкне сизенеп куркынган шикелле дә тоела иде.
Патшага, губернаторга, сенатка, тагын әллә кайларга, әллә кемнәргә прошение биргән авыллар үз прошениеләренә җавап килгәнне күтәләр иде.
Кырлардагы кар бераз басылып, шиңеп, үске ягы кояш нурында пыяла түсле ялтырап күзләрне камаштыра; ызаннар буенча тезелеп үскән былтыргы әрем, алабута һәм тигәнәкләр тигез кар астыннан түртеп чыгып, әллә кайларга – бик еракларга алып китә торган билгесез юлның маяклары шикелле күренәләр; бераз үскәрәк калкып калган ат юллары ак мамык үстендә борылгалап йүргән соры елан түсле тоелалар иде.
Менә беркүнне иртән, яктырып килгәндә, басу капкасы түбендә чана җигелгән атлар, әллә нинди ят кыяфәтле кешеләр күренде. Аларның кайсы юл белән һәм каян килгәнен беркем күрмәде. Әллә җир астыннан килеп чыктылар, әллә күктән иңделәр...
Авыл читендәге үйләрдән берән-сәрән генә чыккалаган кешеләр кулларын каш үсләренә куеп, әсәреп карый башлаганда гына, юл буенча тезелгән олау туктады. Чаналардагы кешеләр олау буенча мәтәлә-кадала йүгереп басу капкасы түбенә җыйнала башлады. Иң арттагылары да килеп җиткәч, җеназа укыгандагы шикелле рәт-рәт булып тезелделәр. Алда ялгыз басып торган берәүсе нидер әйтеп кычкырды. Шуның артыннан ук залп белән атылган мылтык тавышы җилсез, тын һавада бүтен авылны яңгыратты. Карындык тәрәзәләр дерелдәп калтырады. Ындырлардагы һәм каралты түбәләре астындагы каргалар, чәүкәләр, күгәрченнәр ояларыннан тузгып чыгып һавада күтәрелделәр. Ямьсез, котсыз тәбәнәк үйләрдән йүгерешеп чыккан халыкның күзләре тавыш ишетелгән якка түбәлде.
Һайт, два, три! һайт, два, три! – дип бирелгән команда авазлары белән бер үк вакытта күйләп кагылган барабан тавышы яңгырады. Рәткә тезелгән мылтыклы солдатлар күрт ярып, барабан күенә кызу-кызу атлап, бүтен авылны дер селкетеп, урам буенча килделәр дә, капкасына «Староста» дигән язу кадакланган Фәйзулла куштан йорты турысына туктадылар. Артларыннан сузылган олаулары да авыл урамына кереп беткән иде инде.
Туры килгән беренче кием затын бүркәнеп чыккан бер агай, солдатларны күздән уздырып җибәргәч, бу күренешнең нәрсә аңлатканын түшенеп һәм хәзернең эчендә генә үзен чолгап алган әллә нинди тойгыларга бирелеп булса кирәк, үзе шикелле үк берәүгә:
Җәләй күрше, күрдеңме? – дип кычкырды.
Ие! – диде күршесе. – Сыртларны әзерли башларга кирәк булыр... Күт тә тор, менә күрерсең...
Килүчеләр халык телендә «обжор командасы» дип йүртелә торган җәза фиркасе иде.
* * *
Иртәгесен яңа становой да берничә стражникны ияртеп авылга килеп җитте. Сапый старшина белән писарь да, яшеренгән җирләреннән чыгып, Мәүла Колы авылына килделәр һәм үзләрен якларга-сакларга килүче җәза фиркасенең хезмәтенә әзер тордылар. Старшина белән писарь Фәйзулла куштанга урнаштылар. Становой Шәмси муллага, башлык офицерлар Сабирҗан мәзингә урнаштырылды. Солдатлар башка йортларга таратылды.
Тикшерүләр шул күндә үк башланды.
Үтерелгән становойга башлап һүҗүм итүче Таҗи белән Фәхри каядыр качып үлгергәннәр иде. Ә стражникларны арт яктан кочаклап алучылар, мулла, мәзин һәм куштаннар күрсәтүе буенча кулга алынып, аяк-куллары богауланып, шул күндә үк калага озатылдылар.
Аннан соң чуалышка катнашмаган кешеләрнең исемлеге түзелде.
Чуалышның башындарак: «Без ил белән бергә инде, ни күрсәк тә, бергә күрербез!» – дип шапырынган мулла-мәзин һәм куштаннар, сан алырга килүчеләрне куып җибәргәч тә, астыртын гына берәм-берәм волостька барып, үзләрен яздырган һәм сан алу белешмәсен вакытында тапшырып, хүкүмәт боерыгын үтәгән булып чыктылар. Шуның үчен дә алар чуалышка катнашмаган дип табылдылар.
Чуалыш вакытында авырып яткан яки үйдә туры килмәгән кешеләр дә мулла-мәзин һәм куштаннар рәтенә теркәлде.
Шулардан кала бүтен халык чуалышка катнашучы саналды. Болар эченнән дә бояр утарын таларга баручыларны аерып алып үзенә башка бер исемлек түзелде. Утар талауга катнашмый калучыларга унбишәр, тегеләренә егерме бишәр чыбык сугылачак булды.
Кичкә таба бер-ике йүк чи карама чыбыгы да урманнан кайтып, кемнеңдер мунчасында пешекләнеп үлгергән һәм караңгы түшкән вакыттарак кына киезләргә урап китерелеп, каравыл үенең идәненә ташланган иде.
Түн узды. Тагын таң атты, яктырды. Авыл уянды. Кояш күк читеннән үрмәләп югары күтәрелә башлады. Күнбатыш яктан ала-кола болыт түркемнәре килгән түсле күренә, кыйбла яктан күчле җил исә, яфраксыз агач ботакларына каткан ак бәсләрне коя һәм ачык-тишекле каралты түбәләренең калдык саламнарын тузгытып очыра иде.
Десятскийлар, сотскийлар, тагын тәрәзә-ишекләрне шакылдатып:
Җыенга, җыенга! Берәү дә калмаска! – дип кычкырып уздылар.
Икенче түрле курку белән куркып, яңа тойгылар белән күрәшеп азаплана башлаган халык теләр-теләмәс кенә тагын каравыл үенә агылды.
Каравыл үен һәр яктан чолгап алган кораллы солдатлар, андый-мондый хәл була калса, «мәрхәмәтле» патшаның «изге» боерыкларын үтәргә әзер торалар; шул сәбәптән, җыенга дип килгән һәрбер кеше капкынга эләгә – һич кире чыгарылмый, үенә җибәрелми иде.
Түрәләр бүтен үере белән берьюлы килделәр һәм, чарасыздан сыкранып салмак бер күйгә гүжләп торган халык арасыннан узып, каравыл үенә кергәч, алдан билгеләнгән урыннарына тезелешеп утырдылар.
Байлар, куштаннар, мулла-мәзин – барысы да шунда иде. Берничә стражник кереп ишек түбенә басты. Берсе мич буенда торган озын эскәмияне уртадагы бушлыкка китереп куйды. Тагын берсе пешекләгән чи карама чыбыгын кочаклап китереп эскәмия янына салды.
Фәйзулла староста, һәр нәрсәнең кирәгенчә әзерләнеп беткәнен күргәч, алдындагы язулы кәгазьләрнең берсен алды да, үй ишеген ачып:
Шәфигулла Хәсбиулла улы! – дип кычкырды.
Мин!
Әйдәле, энем Шәфикъ! – диде староста. – Монда сиңа тамга саласы бар икән...
«Мин!» дигән егет эчкә керде. Староста, шундагы стражникларга нәрсә турыдадыр ишарәләгәч, тагын үз урынына барып утырды.
Шәфикъны ике яктан ике стражник эскәмия янына түрткәләп китерде, һәм берсе, түксе генә итеп:
Әйдә, сал бишмәтеңне!.. Ят шунда! – дип, эскәмиягә күрсәтте.
Өченче бер стражник идәнгә бүгелеп шомарак, сыгылмалырак һәм суккан чакта сызгырып түшәрлегрәк җилле чыбык сайлый иде.
Шәфикъ стражникның сүзен аңлап җиткермәде. Чүнки ул старостаның сүзен «берәр кәгазьгә тамга саласы бар» дип аңлаган иде. Суктырылачагын белсә дә, беренче таякның үзенә насыйп булуын уйламый иде әле. Шуның үчен дә ул, бераз аптырап, түрдә утырган түрәләргә күзен тутырып карады.
Становой:
Нәрсәгә катып торасың? Әллә ишетмисеңме? – дип, аяк тибеп кычкыргач кына, ул мәсьәләгә тәмам түшенде. Ләкин анда да бишмәтен салырга ашыкмады. Становойның кушуы буенча, стражниклар аны җилтерәтеп чишендерделәр дә, күтәреп алып эскәмиягә йүзтүбән сузып салдылар. Бер стражник башына атланып утырды. Икесе аның ике аягын түбән басып тотты.
Кулына пешекләгән чи карама чыбыгы тотып, Шәфикъның аяк очына баскан дүртенче стражник:
Моңа ничәү? – дип сорады һәм старостадан:
Егерме биш! – дигән җавапны алгач, башта ике учына түкерде, шуннан соң чыбыкны югары күтәреп, һава ярып сызгыртып, җан күче белән Шәфикъның ялангач аркасына берне тартты.
Сукытырылучы яман ачы тавыш белән акырып җибәрде һәм аркасын дуга түсле кәкрәйтеп күтәрде. Шәфикъ тавышын ишетеп, тыштагы халык та гүжләп шаулый башлады. Урамның икенче ягына җыйналган чуп-чуар хатын-кыз, бала-чага түркемендә дә чырылдап кычкырышкан, әрнеп елашкан тавышлар ишетелде.
Солдатлар мылтык чакмаларын чакылдаткалап, команда күткән бер рәвешкә керделәр.
Суктыручы стражник:
Аркаңны күтәрмә! – дип, Шәфикъның аркасына чыбыкның сап ягы белән каты итеп түрткәч, җилләндереп, сызгыртып, тагын бер сукты. Шәфикъ тагы да ачырак итеп кычкырды. Тыштагы тавыш тагы да күчлерәк ишетелсә дә, кан коярга торган ерткыч солдатлар аркасында, бу юлы тәртип бозылмады. Эчтәге түрәләр, куштаннар, бәхетле байлар исә бик тыныч утыралар иде.
Шәфикъка бер унлап таяк сукканнан соң, аның аркасыннан чыккан кара кан аяктан тотып торучылар битенә чәчрәп, каравыл үенең җир идәненә тамчылый башлаганда, становой, урыныннан сикереп торып, эскәмия янына килде дә, стражник кулыннан чыбыкны тартып алып:
Карап торам да, син юньләп суга белмисең икән... Менә кара, икенче юлы минемчә сугарсың. Менә болай сугалар аны! – дип, җан күче белән сукты һәм чыбыкны Шәфикъның аркасыннан алган чагында сыдыртып, ышкып, болай да кара кан агып торган яраларны ертып алды. Ул, стражникны үйрәтер үчен суга торгач, бүтенләй кызып китте булса кирәк, Шәфикъ үлешен үзе тәмамлады.
Староста:
Җитте!.. Түгәл егерме биш булды! – дигәннән соң да, ул:
Монысы пахуты булыр алай булгач, – дип, тагын бер сукты да, чыбыкны идәнгә ташлап, үз урынына китеп утырды.
Бу вакытта инде Шәфикъ кычкырмый, тыпырчынмый, ул әллә кайчан исеннән язган иде. Аны бишмәтенә урадылар да, старостаның җигүле атына салып үенә озаттылар.
Аннан соң тагын берәү чакырылды. Ул да шул рәвешчә суктырылып, истән язган хәлендә үенә озатылгач, башкасы кертелде. Анысының эше беткәч, тагын...
Шулай берәм-берәм чакырылып, ялангач аркаларына канлы тамгалар салынып, үйләренә озатыла торгач, егерме бишлекләр бетеп, унбишлекләргә нәүбәт җитте. Алары да шулай сугылып, үйләренә озатыла башлады.
Түш вакыты узды. Түрдә утыручылар ялкып, сугучылар арып киләләр иде инде. Становой, Сапый старшинага карап:
Егетләрне бераз ял иттереп, үзебез тамакланып алмыйбызмы? – диде.
Ярый! – диде карт старшина. – Тагын берәрсен кертеп чыгарыйк та... Теге егет чыбыгын да яңа алмаштырды бугай... Яңа чыбык әрәм булмасын... Каны катса, эшкә ярамас була.
Фәйзулла староста кәгазен тотып барып ишекне ачты һәм:
Әкрәметдин Мүбин улы! – дип кычкырды.
Бу чакырылучы Әкрәм карый булып, ул гадәттә җыеннарга йүрмәсә дә, бу юлы старостаның атап чакыртуы буенча килгән һәм тыштагы халык арасында чуала иде.
Үз исеме чыгу белән, ул да, суелыр үчен кассапка керә торган аңгыра куй түсле, каравыл үенең тәбәнәк ишегеннән бүгелә түшеп эчкә керде. Канлы эскәмия янына килеп баскач, тилмереп караган күзләрен йүртеп, түрдә утыручыларга карады.
«Чәчеңне алган чакта пәке үтмәс булса да «авырта» дип рәнҗисең бит!.. Шулай ук карап торып суктырасыңмыни?» дип әйткән түсле итеп Сабирҗан мәзингә карады. Ләкин мәзин күзләрен читкә борды.
«Ничә елдан бирле балаларыгызга дин-иман үйрәттем. Үземә терәлгән бүтен ил хезмәтен үтәп килдем. Кызганмыйсызмыни?» дигәндәй итеп, байларга, куштаннарга карады. Болары да аның күзләре белән әйткәнне аңламаганга сабыштылар.
«Шушымы туганлык? Теләсәң, мине бу азаптан, бу хурлыктан коткарырга синең бер сүзең җитә бит!» дип әйтергә теләгән күзләрен туган агасы Шәмси муллага түбәде. Ул да башын иеп, күз кабакларын салындырды.
Становой:
Нәрсә күтәсең тагын?.. Чишен, ят! – дип ачуланып кычкыргач кына, ул бәрән эчле, сатин тышлы намаз тунын салып стена буена идәнгә куйды. Кызыл түймәле әдрәс бишмәтен һәм чулак җиңле бикасап кәзәкиен салып туны үстенә куйды. Озын ак күлмәген муенына хәтле күтәреп, итләч аркасын ачты да, канлы эскәмиягә сузылып ятты.
«Мүбин ахун мәхдүме, Бохара пишкадәме, Коръән хафиз, авылның эчкерсез, күндәм, юаш һәм ярлы хәлфәсе; патшага прошение бирергә барган кеше» дип торучы булмады. Стражникларның берсе карыйның башына атланды. Икесе ике аягыннан тотты. Дүртенчесе, башкаларны “сыйлаган” түсле үк итеп, пешекләнгән чи карама чыбык белән һәйбәтләп, тырышып, күч аямыйча “сыйлады”, аның аркасына да канлы тамга салды. Билгеле, карый да башкалар шикелле үк акырды, бакырды, кычкырды, елады, аркасын дугалады, тыпырчынды, дулады. Җир идәннең вак чокырларына җыйналган җәмәгать каны үстенә үз каныннан да тамчылар үстәп, истән ауды. Аны да бәрән тунына урап үенә озаттылар.

Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет