Махмут Галяу МӨҺАҖирләР



бет5/13
Дата04.07.2016
өлшемі1.03 Mb.
#178405
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13
*[ Гүлнар ханым – түрек-татар телләре белгече, җәмәгать эшлеклесе, публицист Ольга Семеновна Лебедеваның (1854-?) әдәби псевдонимы. Түрек теленә урыс әдәбиятыннан тәрҗемәләре һәм татарлар турында уңай фикерләр әйтеп язган мәкаләләре белән мәгълүм. Ул Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Мәхмудевләр белән аралашкан, К.Насыйриның фарсы теленнән файдаланып язган «Кабуснамә» китабын татарчадан урыс теленә тәрҗемә иткән.] [Шимали – түньяк.]
Каюм ага, читекләрен киеп, ыштан балакларын читек кунычына кыстырды да:
Бар, әйт алайса, керсеннәр, – диде.
Ишектән беренче булып Гүлнар ханым керде. Озын зифа буйлы, алсу иреннәре арасыннан энҗедәй тигез ак тешләре ялтырап торган нәфис йүзле бер хатын иде ул. Аның артыннан Җәүдәт бәй дә күренде. Анысы сакалын кырып, озын кара мыек җибәргән, зирәк күз карашлы кеше иде.
Бүлмә эченә шундук тәмле хушбуй исе таралды.
Болар европача гыйлем-тәрбия алган, купшы киемле, сабыр-нәфис хәрәкәтле, чын мәгънәсендә «зыялы кешеләр» булып, аларның түс-кыяфәтләре бүлмә эчендәге шыксызлыкка, тәртипсезлеккә берничек тә ярашлы түгел иде.
Каюм ага үзенең һәм торак бүлмәсенең кунакларга ничегрәк тәэсир итүен яхшы сизенсә дә, аптырап калмады, исәнләшеп, аларга урын тәкъдим итте.
Кунаклар, пүхтә киемнәре пычранудан яки берәр нәрсәгә эләгеп ертылудан курыккандай шикләнеп, сакланып кына урындыкларга чүктеләр. Беренче татар мәгърифәтчесенең кыяфәте Истанбул сәяхәтчеләрен чын-чыннан таң калдырган иде. Аларның күз карашларында монда килүләре үчен ачыктан-ачык үкенү галәмәте чагыла иде.
Ялыктыргыч бу тынлыкны Җәүдәт бәй беренче булып бозды.
Сез җәнабе галиләргә ихтирамымызы әйләдекемез илә без бик шатмыз. Вакытсыз килгән улсак, гафу итеңез, әфәнде! – диде ул.
Каюм ага аларга рәхмәт әйтеп, үзенең килеш-килбәте үчен гафу үтенде.
Әкренләп әңгәмә башланды. Кунаклар Каюм аганың гыйльми эшләре, язылган һәм язылачак әсәрләре турында сораштылар; Каюм ага бу сорауларга кыска гына җавап бирә барды. Ахырда кунаклар, шушы очрашуның истәлеге итеп, хуҗадан берәр фоторәсемен бирүен үтенделәр.

Рәсемгә түшкәнем булмаганлыктан, үтенечегезне үти алмыйм... Гомумән, рәсемгә түшүне буш һәм кирәкмәс эш дип саныйм, – диде Каюм ага.


Әкрәм карый әңгәмәгә катышмады, Истанбул кунакларын күзәтеп, үзалдына уйланып утырды. «Прошение турында болар белән киңәшеп карасаң, ничек булыр икән?.. – дип уйлады ул. – Сорарга иде, патша түрәләренең безгә күрсәткән гаделсезлекләрен хәлифә* хәзрәтләре белә микән?..»
*[ Хәлифә – диндә: пәйгамбәр урынында калган рухани башлык. Бу урында Түркия солтаны күздә тотыла.]
Ишек яңагына сүялеп, тырыша-тырыша борынын казып торган теге малай да күзен алмый кунакларны күзәтә иде.
Энәсеннән җебенә кадәр бүтенесен җентекләп тикшерүче бу күз карашлары, озын күлмәге астыннан очкыры асылынып торган хуҗа кешенең килбәтсез кыяфәте – болар һәммәсе дә Истанбул кунакларын соң дәрәҗәдә аптырашта калдырган иде.
Шуңа күрә, тагын бераз сүйләшеп, сүз беткән сыман тоелгач, алар, ачыктан-ачык канәгатьләнү белән, «яңа татар мәдәниятенең учагы» булган бу йорттан тизрәк чыгып китәргә ашыктылар.
Каюм ага кунакларны ачык йүз белән озатып калды, бары алар күздән югалгач кына:
Казанны алар Париж дип уйлыйлар, ахырсы!.. Үзләре монда торып эшләп карасалар иде, белерләр иде татар халкына хезмәт итүнең нәрсә икәнен! – дип, эченә җыелган ачуын әйтеп салды.
Тынычланып, элекке халәтенә кайткач, сүзне ул Әкрәм карыйның үзенә күчерде, аның эше-кәсебе белән кызыксынды, шәһәрдәге йомышы турында сорашты.
Әкрәм карый аңа авылда булган фаҗигале хәлләрнең һәммәсен яшермичә сүйләп бирде һәм сүзенең азагында:
Мин синнән киңәш сорарга килдем... Миңа сине һәммә түрәләр белән якын таныш икән дип әйттеләр, – дип үстәде.
Каюм ага, яңадан ачуы кабарып, күңеленнән генә: «Кызык та инде бу кешеләр! Ни кырмакчы булалардыр ул түрәләр белән!» – дип уйлап куйды, ә карыйның үзенә:
Мин сиңа нинди киңәш бирә алыйм?.. Киңәш бирергә адвокат түгел бит мин! – дип җавап бирде.
Миңа сине түрәләр белән дус дип сүйләгәннәр иде, – диде Әкрәм карый, һаман да үз сүзен кабатлап.
Губернатор яисә жандармнар миңа дус кешеләр дип уйлыйсыңмы әллә? Ялгышасың, тәкъсир, андый адәмнәр белән танышлыгым юк минем. Мин голәма дүньясындагы кешеләр белән генә таныш. Бу танышлык та миңа алардан үзем белмәгән нәрсәләрне үйрәнү үчен генә кирәк.
Каюм аганың мондый җавабы Әкрәм карыйга бик сәер тоелды. Аның уенча, урыс кешеләре голәма була алмыйлар иде. «Галим булгач, нигә алар кяфер динендә калганнар, мүселманлыкка күчмәгәннәр?..» – дип гаҗәпләнде ул.
Шулай да ул үзенең бу уен кычкырып әйтергә кыймады, аның урынына Каюм агага яңа сорау бирде:
Син ничек уйлыйсың, мелла Каюм, патшага язган прошениебезнең файдасы булырмы икән?
Ул хакта син адвокат белән сүйләшеп кара.
Үзем дә барырга ниятләп тора идем. Миңа Гәрәй морзаны күрергә киңәш иттеләр; бик әйбәт мүселман адбакаты, имеш...
Урыс адвокатына бару мәслихәтрәк булыр иде.
Урысчаны белмим шул мин, мелла Каюм...
Бүтен бәла дә шунда инде, тәкъсир... урысчаны белмәүдә! Ә кем урыс телен үйрәнүгә теше-тырнагы белән каршы тора? Сез үзегез бит!..
Карый дәшми калуны артыграк күрде.
Менә шулай, тәкъсир, ошбу эштә мин сиңа ярдәм итә алмыйм, – дип дәвам итте Каюм ага. – Шулай да монда килгәнсең икән инде, сиңа берничә сүаль бирергә рүхсәт ит... Кем белә, бәлки, җавапларыңның миңа файдасы тияр... Әйт әле: сезнең авылда кияүгә чыгасы кызны ничек киендерәләр?.. Аннан соң, бәлки, син берәр түрле яңа бәет, җыру яки риваять беләсеңдер?
Әкрәм карый гаҗәпләнүдән тораташтай катты да калды. Урыс патшасын ислам диненә күчкән дисәләр, ул, мүгаен, бу хәтле шаккатмаган, гаҗәпләнмәгән булыр иде.
Ничек җүрьәт итә ул! Әкрәм карыйга – Бохараи шәрифтә белем алып кайткан мәшһүр Мүбин ахун улына, Коръән хафизга, күндәм, юаш табигатьле хәлфәгә ниндидер туй йолалары турында сүйләргә, аннан да бигрәк кычкырып бәет әйтергә, җыру җырларга кушсыннар, имеш!
Әкрәм карый тәмам хурланды: Каюм аганың әллә күләргә теләвеме бу?
Шул чакны аның башына бер уй килде. «Сукыр Каюм дигәннәре, мүгаен, акылын җуйгандыр, башкача булмас!» – диде ул үзенә-үзе һәм бу уеннан шундук тынычланып калды.
Ярар, кадерле вакытыңны алганым үчен мине гафу ит инде, мелла Каюм! Кәрим ахун, барып киңәшеп кайт, дигәч кенә килүем иде, ул сине әлеге прошение турысында ярдәм итми калмас дигән иде. Хәзер күрәм: сине юкка гына борчыганмын икән, – дип, карый бу сәер һәм аңлаешсыз кешенең йортыннан тизрәк чыгып китү ягын карады.
Ә урамда инде язның беренче билгеләре сизелә иде. Кар япмасы саргая, күпшәкләнә түшкән, юлның кайбер сикәлтәле урыннарында бүтенләй эреп, чүп-чар һәм пычрак арасыннан шәрә урам ташлары калкып чыккан иде. Тиздән кояш, язның кайнар кояшы киләчәк; кар һәм чүп-чар катламы нинди генә булмасын, ул кышның барлык юшкыннарын кырып-себереп ташлаячак, юлларны, кырларны киптерәчәк, җир куеныннан яшь табигатьнең яңа үсентеләре шытып чыгачак.
Табигатьтәге кебек, татар халкы тормышында да яшь үсентеләр инде шыта башлаган, һәм аларны хәзер югарыга үрләүдән бернинди Әкрәм карыйлар да, бернинди караңгылык, наданлык күчләре дә туктатып кала алмаячак иде.
V
Ишек тавышсыз гына ачылды да, бүлмәгә күмеш поднос күтәреп, күяз, кыйланчык хәрәкәтле асрау кыз керде. Буы бүркелеп торган бер чокыр кайнар какао һәм тәлинкәгә үелгән вак, йомшак печеньеләрне подносы белән йокы бүлмәсендәге түнге үстәл үстенә тавышсыз гына китереп куйгач, тәрәзә янына килде, тыгыз ефәк пәрдәләрне як-якка шудырып, шторларны күтәрде.
Кырык биш яшьләрдәге Гәрәй морза урын үстендә, күзләрен ачкан килеш, үткән түндә башыннан кичкән хәлләрне исенә түшереп ята иде. Аның йокыдан соң бераз шешенгән, таушалган йүзенә ризасызлык галәмәте чыккан: узган түнне ул карта уенында зур сумма оттырган иде.
Хәер, табигатенә хас җилбәзәклеге, гамьсезлеге аңа бу юлы да кайгылы уйларга тирән чумарга ирек бирмәде. Йокы бүлмәсенең күркәмлеге, какаоның дәртләндергеч хуш исе аңардагы рухи күтәренкелекне яңадан тергезде, һәм кырыну үчен кайнар су күтәреп кабат кергән асрау кыз белән җиңелчә генә шаярткалап та алды.
Гәрәй морза какаоны эчеп, караватыннан җитез генә сикереп түште дә, иңбашына халатын элеп, күзге янына килде һәм үзенең тулы, кабарынкы йүзен бик җентекләп күзгедән карарга кереште.
Ул бик борынгы нәселдән чыккан морза булып, җир-су, утарлар биләп тора һәм бүтен тирә-як түбәкләрдә бердәнбер татар адвокаты булып санала иде.
Дүрес, адвокатлык сәләте зурдан түгел иде аның. Ләкин байлар даирәсендә үз кеше булып саналганлыктан, аны шәһәрнең иң могтәбәр йортларында да бик теләп кабул итәләр, эше буенча берәр уңайсыз хәлгә калган очракларда исә адвокат дуслары аны ничек кенә булса да бәладән йолып калырга тырышалар иде.
Еш кына ул, үзенә тапшырылган эшне алдан ныклап үйрәнмичә, уңай якка хәл ителергә тиешлеге күн кебек ачык дәгъваларны да оттырып куйгалый иде; кайчакта исә эшне шулкадәр бутап ташлый ки, бу буталчыктан чыгу һәм дус адвокатны күлкеле хәлдән коткару үчен, андый чакта судьяларга Россия империясенең шундый ук буталчык законнары арасыннан кирәкле параграфны эзләп күн-түн казынырга туры килә иде.
Бары татар клиентурасы арасында гына аның адвокатлык абруе әле бераз саклана иде.
Шәһәрнең бай йортларында кунак булып, кәеф-сафа кылып йүрүне яратучы Гәрәй морзаның тагын бер мавыга торган нәрсәсе бар. Ул – карта уены. Картада ул зурдан кубып, бүтен җаны-тәне белән бирелеп уйный һәм уен кагыйдәләрен тиешенчә үтәүне намус эше дип саный иде. Дворяннар клубына күңел ачарга йүрүче суд әгъзалары уен вакытында һәрвакыт Гәрәй морзага партнер булырга тырышалар һәм, аның уйнау осталыгын югары бәяләп, шуның бәрабәренә судтагы кайбер вак-түяк эшләрне дә ул теләгәнчә хәл итеп куйгалыйлар иде.
Әйе, карта уйнау гыйлемен бик нык үзләштергән иде Гәрәй морза. Шуңа да карамастан еш кына аның күймәсе дә комга терәлә: җир-судан даими килеп торган шактый зур сума һәм клиентлардан кергән гонорар акчасы бер кич эчендә, ничектер, үзенә дә сизелмәстән, яшел постау җәелгән карта үстәленнән күз ачып йомганчы партнерлары кесәсенә күчә. Андый чакларда Гәрәй морза үйгә бик кәефсез, күңеле тәмам түшкән хәлдә кайтып керә: күндәлек чыгымнар үчен дә акчасы калмаган хатыны, билгеле инде, тавыш куптара, Гәрәй морзага күз яшьләре белән кычкырына-җикеренә дә, башы авыртып түшәккә егыла, икенче күнне дә шулай хасталанып ята. Хәер, ара-тирә булып алган шушы җәнҗалларны исәпләмәгәндә, Гәрәй морзага хатыныннан зарланырлык бүтән сәбәп юк: алар һәркайсы йортның үзенә дигән яртысында аерым яшиләр һәм берсе икенчесенә беркадәр шәхси ирек бирәләр иде.
Күзге каршына басып үзенең килеш-килбәтен җентекләп тикшергәннән соң Гәрәй морза кырынырга тотынды.
Ә күңел түрендә кичәге түннең ачы хатирәләре әле һаман сүрелмәгән иде.
«Дүртлеккә җиткәч, туктарга кирәк булган миңа!.. Теге червине алгач, банктагы акча икеләтә арткан булыр иде!.. Ул чакта нәүбәттәге карта да миңа эләгәчәк иде!» – дип уйланды ул.
Аның уйларын ишектән кергән асрау кыз бүлде:
Гәрәй әфәнде, анда сезне ниндидер бер кеше сорый... Мулла бугай...
Гәрәй морзаны бу хәбәр шундук җанландырып җибәрде. Килүче кеше клиент-мазар булса, Гәрәй морзага вак-түяк чыгымнар үчен бераз акча эшләп алырга җай чыга дигән сүз иде бу.
Шуңа күрә ул, кырынуыннан бүленмичә генә, күр тавыш белән:
Приемныйга керсен дә күтеп торсын, – диде. Гәрәй морза, мәшһүр опереттадагы җыр күенә сызгырынгалап, кырынып, чистарынып бетте дә, чигә-яңакларын хушбуйлап, мыегына фиксатуар сүртеп, аның очларын югарыга таба тырпайтыбрак бүтереп куйды; аннары чәчен рәткә китерергә тотынды. Ахырда, халатын салып, бик пүхтәләп үтүкләнгән күлмәк-чалбарын, лаклы ботинкаларын, фрагын киде һәм күзге каршында тагын бераз күязләнеп, ыспайланып торгач, үз-үзеннән канәгать бер кыяфәт белән күрше бүлмәгә – кабинетына узды.
Анда кергәч, ул иң элек бүлмәдәге әйберләргә күз йүртеп чыкты, үстәл үстендә яткан сигара тартмасын һәм мүселман әһеленә гүнаһлы күренердәй башка нәрсәләрне һәммәсен дә тиз генә ераккарак җыештырып куйды. Шуннан соң модалы фрагы үстеннән чуар бизәкле татар чапаны киеп, җиткән чәчләрен энҗеле бохар түбәтәе астына яшереп, бүлмә эчен тагын бер мәртәбә җентекле күз карашы аша үткәрде дә, мүселманлыгы абруена тап түшерердәй бүтән һичбер нәрсә күренмәвенә тәмам ышанып җиткәч кенә, горур атлап ишеккә юнәлде һәм:
Әйдәгез, хәзрәт, рәхим итегез! – диде. Бүлмәгә Әкрәм карый килеп керде.
Әкрәм карый Гәрәй морзаны моңарчы да сирәк-мирәк күргәләгән башка татар морзалары кыяфәтендәрәк бер кеше итеп, ягъни озын буйлы, чандыр гәүдәле, сынына ятып-ябышып торган формалы мундир кигән, күкрәгенә орден-медальләр таккан, чаларган салынкы кашлары астыннан искитмәүчән битарафлык белән карап торучы нурсыз күзле бер кешедер дип күз алдына китергән иде.
Ләкин чынлыкта киресенчә булып чыкты. Гәрәй морзаның мәһабәт килеш-килбәте, үз-үзен ихтирамлы тотуы, ягымлы мүгамәләсе карыйны тәмам аптырашта калдырды. Шул ук вакытта, аның күңелендә бер үмет чаткысы да ялтырап кабынды. «Мондый мәһабәт, ихтирамлы кеше булгач, аның патша хәзрәтләренә дә сүзе үтә торгандыр, – дип уйлап алды ул. – Менә күр дә тор, халык санын алуны туктату турысында патшаны күндереп тә куяр әле! Ул чакта инде беркем дә Әкрәм карый ил йомышын үтәмәде дип әйтә алмас!»
Карый белән ике куллап күрешкәч, Гәрәй морза, әүвәлгечә кунакчыл чырай белән, аңа ялтырап торган күн тышлы йомшак кәнәфидән урын күрсәтте һәм үзе дә шундый ук кәнәфиләрнең берсенә утырды.
Дога кылынды, исәнлек-саулык сорашылды. Шуннан соң гына сүз дүнья хәлләренә күчте, һәм морза карыйдан кайсы авылдан килүе, ни үчен килүе һәм авылдагы тормыш шартлары турында сораштыра башлады.
Әкрәм карый морзаның барлык сорауларына мүмкин кадәр тулы җавап бирергә тырышты, авылдагы чуалышлар турында озаклап сүйләгәннән соң:
Менә, ил кушкач, патша хәзрәтләренә прошение бирү үчен калага килгән идем әле, – дип, сүзен тәмамлады.
Дин законнарын охранять итү – анысы яхшы эш, хәзрәт, – дип җавап бирде морза, урыс сүзләрен кыстыргалап. – Только сез анда бераз арттырып җибәргәнсез бугай... Бунт күтәрүләр, түрә үтерүләр, утар яндырулар – болар разве чын мүселман кешесенә ярый торган эш?.. Юк, безнең ислам дине боларны эшләргә кушмый... Бик зур гүнаһлы булгансыз, хәзрәт!
Әйтәсе бармы инде, морза әфәнде, бик яман эшләр кылдык, үзебез дә күрәбез. Томана мужик вәсвәсәсе инде... Хәзер менә шуның шаукымыннан ничек котылырга белмибез!.. Халыкның бердәнбер ышанычы – прошениедә. Шуны патша хәзрәтләренә ирештерүдә безгә ярдәм итсәгез иде, морза әфәнде!
Мәсьәлә алай дингә кагылгач, мин ярдәм итми булдыралмыйм, хәзрәт... Прошение үзегез беләнме? – диде Гәрәй морза.
Әкрәм карый ашыга-кабалана бишмәтенең эчке кесәсенә тыгылды да, дүрткә бүкләп түрелгән кызыл яулык эчендәге кәгазьләр арасыннан иң таушалган берсен – имзалар урынына билге-тамгалар белән чуарланып беткән әлеге прошениене алып, морзага сузды.
Гәрәй морза татарча укый-яза белми иде, шуңа күрә ул прошение язылган кәгазьне кулында бераз әйләндергәләп торды да:
Бу прошениенең русча переводын ясатырга кирәк булыр, – диде. – Аннан үземнең исемнән дә прошение язу зыян итмәс. Ә сез аларның икесен дә губернаторга илтеп бирерсез.
Әкрәм карый курка калды.
Ни үчен губернаторга? – диде ул.
Шулай итмичә ярамый! – дип җавап бирде морза. – Прошение ише рәсми кәгазьләр императорга губернатор аша гына җибәрелергә тиеш... Сез алай борчылмагыз, хәзрәт, губернатор үз кешем минем. Аны күргәч тә, сезнең хәлне сүйләп, аңа бүтенесен аңлатып бирермен. Ул үзе дә императорга докладной записка язмый калмас әле. Так што, сезгә тагын бер плюс булыр... Конечно, мин үзем дә яза алам алуын... Правда, императорның үзенә түгел, аның хатыны исеменә... Мин императрица белән бик яхшы отношениедә. Столицага килүемне ишетсә, шундук мине алырга карета җибәртә ул. Сездән яшереп тормыйм, без аның белән үзара хатлар да алышкалыйбыз... Может, миңа да сезнең хакта императрицага хат язып җибәрергәдер, ә?..
Гәрәй морзаның шундый кодрәткә ия булуына, шундый асыл затлар белән танышлык итүенә хәйран калып утырган беркатлы Әкрәм карый сүенеп бетә алмады. Аның ил йомышын уңай якка хәл итү турындагы үмете үскәннән-үсә барды һәм ныклы бер ышанычка әверелде.
Зинһар, ярдәм итә күрегез инде, морза әфәнде! Бу яхшылыгыгыз үчен сезгә гомер буе дога кылырбыз! – диде ул, түбәнчелек белән баш иеп.
Монда баш ватып торасы нәрсә юк, хәзрәт... Дин үчен мин бүтенесен эшләргә әзер. Конечно, бераз расходлар булыр булуын...
Әйтегез, күпме кирәк? Хәлебездән килгәнчә тырышырбыз, – диде Әкрәм карый.
Морза, эре генә кыйланып, түймәләре фил сүягеннән кырып ясалган бәләкәй генә счетны үзенә таба шудырып китерде дә, Әкрәм карыйга ишетелерлек итеп, тотыласы чыгымнарны исәпли башлады.
Прошениенең переводын ясату үчен, пожалуй, илле сум җитәр. Нотариуста доверенность раслату үчен – тагын илле сум... Аннан губернаторга подарок алырга кирәк. Ул һәйбәт сигараларны бик ярата... Моның үчен йүз сум китәр дип уйлыйм... Ну, аннан соң инде, императрицага да бер-ике йүз сумлык подарок-мазар алып җибәрергә кирәк булыр... Болардан башка, минем бу эшкә бәйле расходларым да булачак... Конешно, бер йүз тәңкәдән арттырмаска тырышырмын... Менә күрәсез, сезнең зур, важный бу эшегез нибары биш йүз сумга түшә...
Әкрәм карыйның бүтен тәне буйлап суык йүгерде.
Морза әфәнде, минем ул хәтле акчам юк шул! – диде ул.
Зарар юк, булган хәтлесен бирерсез. Ә калган үлешенә расписка язып, миндә доверенностегызның копиясен калдырырсыз... Авылдашларыгыз исеменнән язылган доверенность бардыр бит? Бик шәп алай булгач! Мин сезне ашыктырмам, кирәкле сумма җыйналып беткәнче сабыр итәрмен... Мүселман кардәшләремә мин рәхәтләнеп ярдәм итәм, аларны рәнҗетергә җыенмыйм... Яныгызда күпме акчагыз бар сезнең?
Ике йүз тәңкәләп булыр, шәт.
Бик яхшы... Эшне башлап җибәрергә шул җитеп торыр.
Морза әфәнде, сезгә алай бар акчамны бирсәм, үзем нишләрмен соң мин? Минем үз чыгымнарым да бар бит...
Илле сум сезгә артыгы белән җиткән, ә йүз иллесен миңа бирегез.
Мондый катгый таләптән Әкрәм карый тәмам югалып калды. Ул күндәм кыяфәттә тагын куенына тыгылды һәм, акча янчыгын чыгарып, йүз илле сумны санады да, морзага бирде. Морза акчаны игътибар белән яңадан санап чыккач, чиста вексель бланкысы алып, карыйдан шул бланкка имза куйдыртты.
Шуннан соң Гәрәй морза йүз илле сум акчаны алуы турында култамга кәгазе язды, аны карыйга бирде дә, прошение белән вәкаләтнамә кәгазен үзендә калдырып:
Бер күннән керерсез, хәзрәт! Барысы да әзер булыр, – диде.
Карый чыгып китте. Гәрәй морза исә үстеннән чапаны белән түбәтәен салып ташлады, сигара кабызды да, биегәндәй җиңел адымнар белән алгы бүлмәгә чыкты.
«Әйе, юләрне чәчеп үстермиләр!» – диде ул, үзалдына күлемсерәп. Ашыкмыйча гына пальтосын, котелогын, замша перчаткаларын киде; күмеш ябалдашлы кул таягын эләктерде дә:
Рекс! Рекс! – дип этен чакырды.
Янәшә бүлмәдән бозау хәтле зур сенбернар* килеп чыкты.
*[Сенбернар – озын йонлы, зур гәүдәле эт токымы.]
Морза, этнең муенсасына чылбыр эләктереп, ишеккә таба юнәлде.
Мари, – диде ул, чыгып барышлый асрау кызга, – без Рекс белән бераз йүреп кайтабыз әле. Берәр кеше килсә яки барыняң сораса, судка китте, кичсез кайтмый, диген. Ну-с, Рекс, әйдә, киттек... Син, шаять, бунтовщик түгелсеңдер?.. Йүреп кайткач, шоколад бирермен үзеңә.
VI
Сүйләшкәнчә, бер күннән Гәрәй морза янына килгән Әкрәм карыйны асрау кыз:
Морза үйдә юк, – дип каршылады. Икенче күнне дә шул ук асрау кыз:
Морза авырый, бер кешене дә кабул итми, – диде. Өченче килүендә дә Әкрәм карый: «Морза үйдә юк!» –дигән җавапны ишетте. Ул аның кайтканын капка түбендә күтеп тормакчы булган иде дә, ләкин үзенең хәлфәлек дәрәҗәсен түбәнсетүдән куркып һәм, аннан да бигрәк, болай арттан калмый йүрүе белән морзаны ачуландырырмын дип уйлап, тиз генә килгән юлыннан кире китеп барды.
Дүртенче тапкыр килүе генә бераз уңышлырак булды.
Морза авылындагы имениесенә кайтып китте, – диде әлеге асрау кыз һәм, Әкрәм карыйга бер пакет тоттырып: – Менә сезгә шушыны калдырды, – дип үстәде.
Пакетка прошениенең урысча тәрҗемәсе белән вәкаләтнамә салынган иде; соңгысының икенче ягында копиясе алыну турында нотариус тамгасы да бар иде.
Карый вәкаләтнамәдән копия алынуның сәбәбен тикшереп-нитеп тормады. Авыл халкы тарафыннан үз исеменә бирелгән вәкаләтнамә морзага вексельдәге Әкрәм карый имзасын законлаштыру, тасдыйк итү үчен кирәк булыр дигән уй бу минутта аның башына да кереп карамады.


Прошениенең татарчасы белән урысча тәрҗемәсенең герблы кәгазьгә күчерелгән икенче нүсхәсен асрау кыз аерым биреп:
Боларын морза губернаторга илтергә кушты, – диде. Морзаның губернатор белән алдан сүйләшеп куюына шиге калмаган Әкрәм карый күз карасыдай кадерле кәгазьләрне яңадан куенына түреп тыкты да, шат, җиңел адымнар белән губерна кәнсәләриясенә карый юл тотты.
* * *
Губерна кәнсәләриясе үч катлы таш йортка урнашкан иде. Парадный ишеге каршында, урамда, күзгедәй ялтыравык лакка буяулы, берсеннән-берсе матур, кечкенә күймәле чаналар тезелеп киткән. Күр, симез атларның сыртларына челтәрле ефәк япмалар капланган. Салкын җил япма чукларын тибрәтә; һәрберсе озын чабулы, киң якалы кайры тунга түренгән кучерлар исә, бияләй кигән кулларын бер-берсенә суккалап, чана күймәләрендәге хәтфә җәюле утыргычларга һәм аю тиресеннән тегелгән аяк япмаларына җил сылаган карны әледән-әле себереп түшергәлиләр иде.
Әкрәм карый авыз эченнән генә догалар укый-укый парадный баскычтан югары күтәрелде дә, йортның аскы катындагы зур, киң вестибюльгә керде.
Вестибюльнең түр почмагында эскәмиядә озын мыеклы, таза гәүдәле городовой һәм аның янәшәсендә алтын түймәле, ука белән чигүле яшел ливрея һәм шундый ук ука тасмалы фуражка кигән җирән сакаллы тагын бер кеше утыра иде.
Аларны күргәч, Әкрәм карый калтырана ук башлады. «Йа илаһым, үзең сакла! Теге ука читле картуз кигәне губернатор үзедер инде! Һич булмаса, аның баш ярдәмчесе сымаграк кешедер!» – дип уйлады ул, һәм бүреген салып култык астына кыстырды да, аяк очларына гына басып атлый-атлый, эскәмиядә үзара нидер сүйләшеп утыручылар янына якынлашты, аннары калтыранган куллары белән кесәсеннән прошение кәгазен чыгарып, яшел ливреяле, җирән сакаллы кешегә таба сузды.
Әмма, җирән сакал урыныннан да кузгалмады. Кыска, юан бармакларын симез корсагы үстенә кушырып утырган хәлдә, Әкрәм карыйның арык гәүдәсенә эре генә бер карап алды да, татарчалап:
Сиңа ни кирәк? – дип сорады.
Ана телендә эндәшкәнне ишеткәч, Әкрәм карыйга җан керде.
Мүселман икәнсең ләбаса! – диде ул. – Ә мин сине урыстыр дип торам тагын. Менә, энем, шушы прошениене патша әгъзам хәзрәтләренә бирергә кирәк иде...
Югарыгы катка мен. Прошениеләрне шунда кабул итәләр.

Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет