Җөмлә кисәкләре. Аергыч. (Татар теле. IV сыйныф.) Фәнүсә Гыйният кызы РӘхимҗанова



жүктеу 50.15 Kb.
Дата09.07.2016
өлшемі50.15 Kb.
Җөмлә кисәкләре. Аергыч.

(Татар теле. IV сыйныф.)



Фәнүсә Гыйният кызы РӘХИМҖАНОВА,

Арчадагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле hәм әдәбияты укытучысы
Максат.

1. Жөмләнең иярчен кисәкләрен өйрәнүне дәвам итү.

2. Аергыч турында мәгълүмат бирү, җөмләнең исем белән белдерелгән кисәген ачыклап, нинди? кайсы? ничәнче? соравына җавап булып килүен ачыклау.

3. Игътибарлылык, чисталык, дус булу, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү.



Жиһазлау. Презентация, интерактив такта, сораулар белән карточкалар, дүртәр кәгазь кисәге, стикерлар, парковка (ишек янында кызыл, яшел, сары кәгазь битләре).

Материал. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Тулыл. 4 нче басма.Казан: Мәгариф, 2009. – 153 б.

Кулланылган сингапур структуралары: Куиз-куиз трэйд, Раунд-робин, Конэрс, Таймд-Пэа-Шэа, Микс-Фриз-Груп.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. Матур язу.

Кыңгырау шалтырады, дәрес башланды!

– Кара-каршы, җилкәгә-җилкә партнерларыгыз белән исәнләшәсез! (Жест белән.)

– Кунакларга елмаеп, тыныч кына утырабыз!

– Күзләребезне йомып, без булдырабыз дип кабатлыйбыз!

Мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә актив булуыгызны һәм яхшы билгеләр алуыгызны телим.



II. Yткәннәрне актуальләштерү.

– Балалар, без сезнең белән узган дәрестә гади җөмләнең җыйнак һәм җәенке төрләрен өйрәндек. Нинди җөмләләрне җыйнак җөмлә дип атыйбыз? 10 секунд уйлагыз.

– Ә хәзер җилкә партнерыгызга шушы сорауга җавап бирегез. Беренче булып А партнерлары җавап бирә. (30 с, кыңгырау.)

– ... җавап бирә. (Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак җөмлә дип атала.)

– Сез бу фикер белән килешәсезме? (Балалар җавабы.) Рәхмәт.

– Ә хәзер Б партнерлары җәенке җөмләләргә аңлатма бирә. (30 с, кыңгырау.)

– ... җавап бирә. (Составында баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләр дә булган җөмләләр җәенке җөмлә дип атала.) Сез бу фикер белән килешәсезме? (Балалар җавабы.) Рәхмәт.

Укучылар, сез үз алдыгызда дүрт карточка күрәсез. Һәрберегез берәр карточка алыгыз. Аны карагыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Бу карточкадагы җөмләнең нинди булуын ачыклагыз. (15 с, кыңгырау.)

– Класста сез ике почмак күрәсез. Берсе җәенке, икенчесе җыйнак. Үз җөмләгез нинди булганга карап, тиешле почмакка барыгыз, үзегез белән карточкаларыгызны алыгыз. (Урыннарыннан торалар, урындыкны этеп куялар.)

– Почмакларда үзегезгә пар табыгыз, аңа «биш» бирегез. Бер-берегезнең җөмләләрендә баш кисәкләрне табыгыз. Сезгә 30ар секунд бирелә. Озынрак буйлы укучы башлый. (30 с, кыңгырау.)

– Икенче партнер. (30 с, кыңгырау.)

– ... үз җавабыңны укып кит. (2 – 3 укучы дөрес җавапка кул чаба.)

– Башка почмактагы укучы белән парлашып басыгыз, аңа «биш» бирегез. Бер-берегезнең җөмләләрендә баш кисәкләрне табыгыз. Сезгә 30ар секунд бирелә. Төймәсе күбрәк укучы башлый. (30 с, кыңгырау.)

– Икенче партнер (30 с, кыңгырау.)

– ... үз җавабыңны укып кит. (2 – 3 укучы дөрес җавапка кул чаба.)

– Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз.



III. Тема өстендә эш.

1. «Туган ягыбыз» шигырен уку. (338 нче күнегү.)

– Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? (Бер укучы җавап бирә.)

Көтелгән нәтиҗә.

– Укучылар, шигырьдәге матур, иркен, саф һавалы, күркәм сыйфатлары, исемне ачыклап, җөмләдә аергыч булалар.

2. Нәрсә ул аергыч? (10 с уйлагыз.)

– Ә хәзер һәр укучы, беренче санда утыручыдан башлап, шушы сорауга 30 с дәвамында җавап бирә. Аннан икенче укучы һ.б. Бу сорауга җавап бирү өчен, без сезнең белән Раунд-Робин структурасын кулландык. (2 м, кыңгырау.)

– Игътибар! (Укучылар кулларын күтәрәләр.)

– Рәхмәт. (Кулларын төшерәләр.)

– Минем сезнең җавапларыгызны ишетәсем килә. 1 нче өстәлдәге 2 нче номерлы укучы, нәрсә ул аергыч? (Укучы җавабы.)

– Рәхмәт, утырыгыз.

3. Укучылар, дәреслектән 339 нчы күнегүне табыгыз. Шигырьне укыйбыз, нокталар урынына тиешле аергычларны куеп, күчереп язабыз.



Укытучы искәртә: Татар телендә, исемне ачыклап, аергыч булып килгән сыйфат төрләнми, кушымчаларсыз кулланыла. Чагыштыру: холодный день, холодные дни – суык көн, суык көннәр. Эшегезне тәмамлагач, төркемегез белән «Фейерверк» күрсәтегез.

4.


– Игътибар! (Укучылар кулларын күтәрәләр.)

– Рәхмәт. (Кулларын төшерәләр.)

– Укучылар, сез үз алдыгызда дүрт карточка күрәсез. Һәрберегез берәр карточка алыгыз. Аны карагыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Карточканың өске өлешендә җөмлә. Сез шул җөмләдәге аергычларны табарга тиеш буласыз, ә карточканың аскы өлешендә дөрес җавап.

Мин әйткәч, барыгыз да торасыз, урындыкларыгызны этеп куясыз. Кулларыгызда карточкалар була. Икенче төркемдәге укучы белән янәшә басасыз һәм аңа «биш» бирәсез. Үз җөмләгезне укыйсыз һәм аңа күрсәтәсез, әмма җавабын ябасыз. Ул җавап бирергә тырыша. Иптәшегезгә булышасыз. Аннары ул сезгә үз җөмләсен укый. Җавап биргәннән соң, карточкаларны алмашабыз. (Бер бала кимендә 5 – 6 карточка алмаштырырга тиеш.)

– (Кыңгырау.) Игътибар! (Укучылар кулларын күтәрәләр). Рәхмәт. (Кулларын төшерәләр.) Иптәшегезгә рәхмәт әйтеп, урыннарга утырабыз.

5.

– Укучылар, дәреслектән 342 нче күнегүне табыгыз. Түбәндәге җөмләләрне, аергычлар өстәп, күчереп языгыз. Эшегез беткәч, төркемегез белән «чиер» күрсәтегез. (Без булдырабыз!)



– Әйдәгез тикшереп китәбез. (Укытучы бастырып сорый.)

6.

– Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк (Микс-фриз-груп.) Мин хәзер көй куям һәм сез класс буенча биеп йөрисез. Музыка беткәч, сез туктап каласыз, шуннан мин сезгә сорау бирәм. Сорауга җавап билгеле бер сан була. Җавапны сез, миңа бер сүз дә әйтмичә, төркемнәргә басып күрсәтергә тиеш буласыз. Ә хәзер барыбыз да торабыз.



1) Татар телендә ничә килеш бар? (6)

2) Без ничә сүз төркеме өйрәндек? (4: исем, сыйфат, алмашлык, фигыль.)

3) Фигыльнең ничә заманы бар? (3)

4) «Кояш» сүзендә ничә хәреф бар? (4)

5) «Юлчы» сүзендә ничә аваз бар? (5)

7. 340 нчы күнегүне табыгыз. Мөстәкыйль рәвештә татарчага тәрҗемә итеп языгыз.

8. Билге кую.

IV. Өй эше. 343 нче күнегү.

V. Рефлексия.

– Укучылар, сез алдыгызда өч төстәге кәгазь битләрен күрәсез. Әгәр сез дәрестә бар материалны аңласагыз һәм сезгә дәрес ошаса, өстәлдәге яшел кәгазьне күтәрегез. Әгәр дәрес материалын аңлап, берәр соравыгыз калса, сары кәгазьне күтәрегез. Әгәр материал авыр булып, сез аны үзләштермәгәнсез икән, кызыл кәгазьне күтәрегез.



– Дәрес шуның белән тәмам. Рәхмәт. Сау булыгыз!


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет